Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ҖЫРЛЫЙ


Җырлыйк әле, җырлыйк әле» Җырлап ачыла күңел; Җырлап ачылмаган күңел Мәңге ачылачак түгел.
Халык оуыры.
Чыннан да, кеше кайгырса да җырлый, эче пошса да җырлый, күңел ачканда да җырлый. «Җыр кешенең канаты» (М. Горький).
Халык җырны ярата. Ул үзенең бөтен өметен, иң якты хыялларын гомере буена җыр белән аңлатып килде. Бик күп исемсез композитор
122
лар халкыбызга матур-матур җырлар бирделәр. Ләкин элек "җырлар, күбесенчә, кайгы-хәсрәт җырлары иде. Тик Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соц гына безнең илебездә җыр иҗаты киң колач алды һәм бөтенләй башка юнәлеш белән китте. «Яцгырады күп җыр Волга өстендә, тик көе хәзерге булмады; элек җырлар хәсрәт җыры булса, хәзер инде шатлык җырлары» дип без хәзер тикмәгә генә җырламыйбыз.
Коммунистлар партиясенең, зирәк милли политикасы илебезнең барлык өлкәләрендә миллионнарча кешеләрне иҗат эшенә күтәрде. СССР- ның башка халыклары шикелле үк, татар халкы да үз арасыннан композиторлар, җырчылар, артистлар үстереп чыгарды, һәм бу үсеш әле һаман да дәвам итә һәм итәчәк. Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Заһит Хәбибуллин, Мансур Мозаф- фаров, Хөснул һәм Аллаһияр Вә- лиуллиннар һәм башка композиторларның җырларын безнең халкыбыз яратып җырлый һәм яратып тыңлый. Безнең җырларыбызда азатлык, тынычлык һәм демократия идеяләре яңгырый. Безнең компози- торларыбызның җырлары Татарстаннан тыш та киң җәелде.
Безнең халкыбыз үзе чыгарган көйләрне яратып тыңлый һәм җырлый. Соңгы вакытларда халык композиторлары һәм җырчылары бик күп яңа җырлар иҗат иттеләр. Болар арасында халык тарафыннан аеруча яратып җырлана торган «Сарман», «Шөгер», «Арча», «Гөл- мәрфуга», «Әлфия», «Озату», «Рәйхан», «Нурия» көйләре бар.
Шагыйрьләребез композиторлары-бызга һәм халык чыгарган көйләргә бик матур җыр текстлары бирделәр. Сибгать Хәким, Шәйхи Маннур, Әхмәт Ерикәй, Гамир Ыасрый, Мөхәммәт Садри һәм башка иптәшләр бу өлкәдә зур хезмәт күрсәтәләр.
Рус һәм башка халыклар компо-зиторлары җырларына язылган текстларны тәрҗемә итеп татар халкына җиткерү эшендә Әхмәт Исхак, Л1остафа Ногман иптәшләр тырышлык күрсәтәләр.
Татар җырларын русчага тәрҗемә итүнең һәм аларны татарча-рус- ча катнаш башкаруның да зур әһәмияте бар. Моның белән без үзебезнең өлкән агабызны татар халкының җыр жанры белән та-ныштырабыз. Русча текстларга язылган татар көйләрен татар җырчылары гына түгел, бәлки руслар да, шулай ук башка . милләтләр җырчылары да башкаралар.
Безнең аерым җырларыбыз гына түгел, зур гыиа монументаль әсәрләребез дә хәзер рус халкына һәм башка милләтләргә таныш. Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» пьесасының русчага тәрҗемә ителгән булуы һәм Москва сәхнәләреннән, үзәк радиодан еш кына тапшырылуы моңа шаһит була ала.
Халыкның җыр байлыгын бергә тупларга, тәртипкә салырга һәм укучыларга тәкъдим итәргә кирәк иде. Әлегә кадәр бездә тулы җыр җыентыклары булмады. Менә безнең алдыбызда «Халык җырлый> исемле җырлар җыентыгы L Җыентык бүгенге көнне безнең халкыбыз арасында киң таралган татар һәм рус җырларын мөмкин кадәр тулы итеп эченә алган бер китап. Анда барлыгы 290 җыр кертелгән. Монда бик күп төрле җырлар табарга мөмкин. Күңелле һәм моңлы җырлар дисеңме, лирик җырлар дисенме, борынгы һәм хәзерге җырлар дисеңме — бөтенесе бар.
Җыентыкта җырларны мөмкин кадәр тематика белән бирергә тырышкан булулары аеруча уңышлы дип саналырга тиеш. Ленин — Сталин турында, туган ил, Совет Армиясе һәм тынычлык, намуслы хезмәт, бәхетле яшьлек, мәхәббәт җырлары, уен җырлары, бию такмаклары, шаян җырлар, төрле җырлар, борынгы җырлар, дип җыентыкның шундый бүлекләр белән төзелүен уңай күренеш дип карарга кирәк.
Җыентык Советлар Союзы Гимны белән ачыла, һәрбер тематик
1 Халык җырлый (җырлар җыентыгы) Төзүчесе Зәйнәп Хәйруллина. Афзал Шамов редакциясендә. Издательство редакторы Гөлшат Зәйнәшева. Татгоснздат, 1953 ел, 554 бит, бәясе 8 сум 45 тиен.
123
бүлек азагына диярлек шул темаларга багышланган халык җырлары урнаштырылган.
Халык зирәклегенең иге-чиге юк. Дүрт юллык җыр белән ул үзенең бөтен фикерен әйтеп бирә. Хәтта ул гына да түгел. Бу дүрт юлның да әле беренче ике юлы тыңлаучыны җырның төп мәгънәсен аңлауга хәзерләү өчен чыгарылган кереш юллар була.
Бер кызара, бер аллана Карлыган пешкән чакта. Ленин бабай булсын иде Колхозлар үскән чакта.
Күрәсез, нинди тирән мәгънә/ Бөтенесе җиде сүз!
Заманында В. И. Ленин 100 мең трактор турында хыялланган иде. Хәзер без бу санны күптән узып киттек инде. Тракторлар гына да түгел, бик күп төрле маркадагы һәм бик күп төрле эшләр башкара торган комбайннар һәм башка катлаулы авыл хуҗалыгы машиналары эшли. Хәзерге вакытта Советлар Союзы Коммунистлар партиясе колхозларны, авыл хуҗалыгын текә күтәрү чараларын күрә. КПСС Үзәк Комитетының сентябрь һәм февраль-март Пленумнары карарла-рыннан соң безнең авыл хуҗалыгында инде сизелерлек үзгәрешләр килеп чыкты. Безнең авыл хуҗалыгыбыз көннән-көн үсә, алга бара, күтәрелә. Озакламый илебездә авыл хуҗалыгы продукциясе муллыгы булачак. Бу турыда бөтен бер китап язарга мөмкин. Менә шушы фикер-ләрне халык ике юллык җыр белән аңлатып бирә. Ә элекке заманда ничек җырлыйлар иде?
И ходаем, ни кылаем Болан булуларыма, Бер хәсрәтем ике була Иртә торуларыма, — диләр иде элекке заманда.
Хәзер халык Совет властена, Коммунистлар партиясенә тирән мәхәббәт һәм горурлык белән җырлый:
Бакчада таллар булмаса, Былбыллар кунмас иде; Совет власте булмаса, Безгә көн булмас иде.
Биек тауның башларында Ал чәчәк ата чия; Җиңүләрдән җиңүләргә Алып бара партия.
Халык иске гомерне дә онытмый, чөнки иске гомерне истә тотканда гына яңа гомернең кадерен белергә мөмкин:
Урамнардан гөрләп үтте Колхозчылар җырлашып; Үткән гомер әрәм булган Сука белән тырнашып, —
дип җырлый халык.
ЛАенә ул совет техникасының нә-тиҗәсе! Менә ул Коммунистлар партиясе җитәкчелегенең, совет строеның җимеше! Хәзерге заман совет техникасы шулкадәр көчле, ул крестьянның тормышын шулка-дәр җиңеләйтте, хәтта крестьян (колхозчы) үткән заманда сука белән тырнашып көн иткәненә сызлана.
Хәзер халкыбыз үзенең тормышын яхшырту хакына, коммунизм төзү хакына тырышып эшли. Бу — җырларда да бик нык чагыла.
Тормыш яхшыра. Шулай булгач, күңел дә күтәренке була. Халык шат һәм шаян җырлар җырлый:
Казаннан Мәскәү ничаклы, Бар да зәңгәр чәчәкле; Агачта яфрак ничаклы, Бездә шатлык шулчаклы.
Алма булса, ал булсын, Безгә агы кирәкми;
Булса булсын ударница, Ялкау кызлар кирәкми.
Тубылгы агач озын булмас, Тубылгы үтә юл булмас; Кая барсаң да тырыш бул, Тырыш егет хур булмас.
Комсомолка син үзең, Кашыңнан кара күзең; Эшне сөеп үскәнгәме Ай кебек балкый йөзең.
Бөтенесе бар: тормыш шатлыгы да, хезмәткә өндәү дә, мәхәббәт тә!
Шунысы характерлы, халык җыр-ларының зур күпчелеге колхоз темасына багышланган. Ләкин бу — халык җырлары колхозда гына туа дигән сүз түгел. Хәзер авыл хуҗалыгы хезмәте һәм колхоз тормышы белән индустрия хезмәте һәм эшчеләр (шәһәр) тормышы
124
арасындагы аерманы кайбер җырларда сизеп тә булмый: ике арадагы аерма шулкадәр сизелеп югала. Мәсәлән:
Әнә килә автомобиль.
Нигә сез утырмыйсыз?
Ьезнең норма йөздән артты, Нигә сез тутырмыйсыз? —
дигән җырда сүз нәрсә турында,— колхоз турындамы, промышленность турындамы барганлыкны белергә бөтенләй мөмкин түгел. Чөнки хәзер автомобиль шәһәрдә генә түгел, авылда да бар һәм анда ул авыл хуҗалыгы производствосында бик зур роль уйный.
Менә тагын бер характерлы җыр:
Авыллардан авылларга Телефон баганасы
(«сузылган» димәкче була, ләкин әйтегг бетерми, чөнки болан да бик ачык аңлашыла; халык ул озын сөйләргә яратмый, бер-ике сүз белән дә үзенең фикерен аңлата ала),—
Хәзер иске заман түгел, Техника заманасы.
.Менә бу һәм башка бик күп җырлар шәһәр белән авыл арасындагы әһәмиятле аерманың акрынлап бетә баруын раслыйлар.
«Халык җырлый» җыентыгыннан без алган беренче тәэсир, кыска гына әйткәндә, әнә шундый.
Җыентык үзеннән файдаланучыда шундый матур тәэсирләр уята алган икән, хәзерге көндә җырлана торган җырларны мөмкин кадәр тулы бирә алган икән, димәк, ул үзенең алдына куйган максатына гомумән ирешкән дип әйтергә мөмкин.
Дөресен әйтергә кирәк, җыентык кимчелекләрдән азат түгел.
Мисал өчен «Сарман» көен (җырын) алып карарга мөмкин. Бу җырның куплетларында иҗекләр саны бөтенләй буталып беткән. Беренче куплет 8—9 иҗек белән, икенчесе 8—7, ә өченчесе 8—9 һәм 8—8 иҗек белән бирелгән. Шуның аркасында беренче куплетның беренче һәм өченче юлларын сузып, икенче һәм дүртенче юлларын кистереп; икенче куплетны бөтенләе белән сузып, өченче куплетның беренче, өченче һәм дүртенче юлларын сузып, ә икенче юлын кистереп җырларга кирәк була. Музыка теле белән әйткәндә, бу җырда легато һәм стаккато тиешле урыннарында сакланмаган, ягъни җырның музыкаль законын бозганнар.
Шул ук хәл «Рәйхан» җырында да бар. Мәсәлән, дүртенче куплетның соңгы ике юлын Рәйхан көенең икенче куплеты үлчәве белән жыр- лап карагыз: бернәрсә дә чыкмаячак:
Мәхәббәтең йөрәгемнең Иң беренче урынын алган.
Кыскасы, җырның иҗекләре но-таларның үзләренә генә түгел, аларның озыилык-кыскалыкларына музыка законы нигезендә буйсынырга тиеш. Югыйсә бездә шундый хәлләр бар. Җыр радиода һәм сәхнәдә бер төрле сүзләр белән баш-карыла, пластинкада икенче төрле, китапта өченче төрле.
^Мондый кимчелекләрне башка кайбер җырларда да очратырга мөмкин. Композиторлар, музыкантлар, җырчылар дөньясында эшләүче, җыр, музыка әһелләренә һәркемнән дә якынрак торучы 3. Хәй- руллинаның яхшы һәм кирәкле ки-тапта җиңел генә төзәтергә мөмкин булган шундый кечкенә генә ялгышларны төзәтмәвенең сәбәбен аңлый алмадык.
Моннан башка да җитешсезлек- ләр табарга мөмкин. Бусы инде редакцияләү өлешенә туры килә. Әдәбиятның башка жанрда язылган әсәрләрен бер укыйсың, ике укыйсың, аннары алариы куеп та торырга яки бөтенләй укымаска да мөм-кин. Әмма җыр китабы кешегә бнк күп хезмәт итә. Кеше туры килгән саен аннан файдалана. Шуңа күрә җырлар җыентыгының бер дә ялгышсыз булуы беренче шарт булырга тиеш. Җыентыкта бу шарт үтәлмәгән. Мәсәлән, Ә. Ерикәйнең «Ленин турында җыр»ында «Тайпылмадык даһи сызган юлдан, ал байракны бөек йөрттек без» дигән юллар бар. Бу урында «бөек» сүзе контекстка бөтенләй туры килми, аны редакторлар әлбәттә «биек» дип төзәтергә тиешләр иде. Шул ук

сүз һ. Такташның «Урман кызы» шигырендә дә кабатлана. Анда да «Биеклеккә табан ашам мин» урынына «Бөеклеккә таба ашам мин» дип авторның язганын бозып биргәннәр.
Ә. Ерикәйнең «Гармонь» җырында «Матур кызга гашыйк булсам, гармонь ача күңелемне» дигән җөмлә бар. Моны ничек анларга? Матур кызга гашыйк булгач, күңел сүреләмени һәм, инде сүрелгән икән, шул кыз янына барып күңел ачасы урында, ничек инде гармонь белән күңел ачып утырмак кирәк? Мәгънәсезлек! Моны, әлбәттә, төзәтергә кирәк иде.
Шулай ук халык җырларының да кайбер мәгънәсезләре төзәтеп бирелергә тиеш иде.
Колхоз кыры түгәрәк,
Уйный сары күбәләк;
Матур тормышларны төздек Колхозларда бергәләп.
Юл бирегез, ашлык төяп Кызыл обозлар килә.
Ни өчен «матур тормышларны» дип, берлек белән әйтмичә, күбәйтеп торырга һәм ни өчен «төзедек» сүзен бозарга кирәк? Мөмкин бит, мәсәлән, «Матур тормыш без төзедек» дип төзәтергә. Шулай ук «обозлар» сүзен дә «олаулар» дип төзәтеп бирергә кирәк иде. Мондый үрнәкләрне җыентыкта бик күп табарга мөмкин.
«Май аенда Москва» җыры (В. Лебедев-Кумач; тәрҗемәчесе Ә. Ерикәй) кушымтасының «Кипучая, могучая, никем непобедимая» дигән беренче өлешендәге «Кипучая» сүзе тәрҗемә ителми калганлыктан, җырның бөтенлеге югалган һәм җыр бозылган. Рус мәкале әй-тә: «Из песни слова не выкинешь» ди.
Н. Голодныйның матрос Железняк турындагы җыры тәрҗемәсендә махночыларның телгә алынмаган булуы җырда әйтелгән тарихи обстановками биреп бетерми (тәрҗемәчесе Ә. Ерикәй). Шул ук җырда «Күктә биектә бик оча самолет әйләнеп» дигән сүзләрне ничек аңларга?
Бу, әлбәттә, бездә яхшы җыр тәр-җемәләре юк, дигән сүз түгел. Мәсәлән, украин халкының М. Исаковский эшләнешендәге «Ике лачын» җыры (М. Садри тәрҗемәсе), А. Сурковның Ә. Исхак тәрҗемәсендәге «Сталин турында җыр»ы, М. Светловның Ә. Ерикәй тәрҗемәсендәге «Каховка» җыры матур гына эшләнгәннәр.
Актыгы булмас әле, җыентыкны тагын бер кат, һәм бу юлы инде яңа җырлар белән баетып, басарга туры килер. Шул чагында җыентыкның монда әйтелгән һәм әйтелмәгән барлык кимчелекләре төзәте-лер дип ышанып калабыз.
Ләкин моның белән генә канәгатьләнеп калырга ярамый. Бик яхшы булыр иде ноталы җырлар чыгарылса. Нота укый белсәң, китапны кулга аласың да, дөрес итеп җырлыйсың, башкаларны да өйрә-тәсең. Ә бездә хәзер нота белүче кешеләр күп. Бу, бигрәк тә, сәнгать үзешчәнлеге түгәрәкләренә ярдәм итәр иде.
Г. ТӨХФӘТ.