Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДАГЫ РУС ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ИҖАТЛАРЫ ТУРЫНДА

К. ЛЕБЕДЕВ
Совет әдәбияты, коммунизмның бөек идеяләре белән рухланган хәлдә, совет кешеләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә Коммунистлар партиясенең актив ярдәмчесе ролен уйный. Аның бурычлары мактаулы һәм җаваплы: ул совет җәмгыятенең күпкырлы, кайнап торган тормышын чагылдыра, иҗтимагый тормыштагы үсәргә җирлеге булган яңа күренешләрне алга сөрә һәм искереп тузган, үләргә хөкем ителгән, алга үсәргә комачаулый торган якларны рәхимсез рәвештә төбе-тамыры белән йолкый, ул гади совет кешесенең олы рухи сыйфат-ларын, аның характерындагы типик I сызыкларны яктырта, аларны кеше-ләребезгә үрнәк булырлык якты об-разларда тасвирлый. Бу совет әдә-биятының төп бурычлары, әлбәттә, Татарстанның яшь язучыларына да кагыла.
Яшь язучыларның беренче кон-ференциясеннән соңгы биш ел вакыт эчендә яшьләре буенча да, әдәби стажлары буенча да нигездә яшьләрдән торган рус секциясенең тормышында нәрсә үзгәрде соң, нинди яңалыклар булды?
Дөресен әйтергә кирәк, безнең эштә кимчелекләр күп булды, ләкин шуның белән бергә Татарстанның рус язучылары беренче конференциядән соңгы чорда шактый гына уңышларга да ирештеләр. Безнең язучылар яшь язучыларның икенче бөтенсоюз съездына, Волга буе язучыларының конференция- | сенә, өлкә альманахлары редакторларының бөтенсоюз киңәшмәсенә катнаша алдылар. 1948 елга хәтле «Литературный Татарстан» альманахының бары бер генә саны чыкты һәм ул да укучылар каршында уңышка ирешмәде. Ә хәзер инде секция альманахның сигезенче санын чыгарды һәм чираттагы тугызынчы санын хәзерли. Рус секциясенең членнары Казанда гына түгел, ә бәлки башкала издатель- стволарында басарга кабул ителгән яки басылган зур күләмле әдәби әсәрләр иҗат иттеләр.
Бу шатлыклы күренешләр соңгы елларда рус секциясе көчләренең шактый уңышка ирешүен күрсәтәләр. Секциянең күренекле членнарын — Тихон Журавлевны һәм Иван Заботннны башлап язучы, хәтта яшь язучы дип исәпли алмыйбыз — алар инде үз әдәби стильләрен формалаштырган, үз тавышларын булдырган, җитлеккән язучылар. Тихон Журавлевның әсәрләре үзәктәге матбугат тарафыннан уңай бәя ал-дылар һәм халык демократиясе илләрендә дә тәрҗемә ителеп басылдылар.
1950 елда «Советский писатель» издательствосында Тихон Журавлевның «Рядовой Антипов» исемле беренче повесте басылып чыкты. Бу әсәр, «Правда» газетасы күрсәткәнчә, Ватан сугышы турындагы әдәбиятның буш калган урынын тутырды. Бу әсәр тормышны, партия бурычларын тирәнтен аңлавы һәм үзенең рухи үсеше буенча югары торучы гади совет солдаты турында сөйли.
98
Т. Журавлев иҗатындагы җитди реалистик алым, образ тудыру өчен тормыш детальләрен һәм фактларын сайлый белү, телгә карата сизгер мөнәсәбәт бу елларда ук инде аның зур иҗтимагый әһәмияткә ия булган әсәрләр иҗат итә алуына ышаныч тудырды.
Узган ел «Новый мир» журналында Тихон Җуравлевның «1\ом- байнерлар» исемле повесте чыкты. Бу повесть укучылар тарафыннан да җылы каршы алынды, аңа әдәби тәнкыйть тә уңай бәя бирде. Бу әсәрнең төп уңышы социалистик авылдагы яңа кешеләрнең җанлы образларын, авыл хуҗалыгы меха-низаторлары коллективының тырыш хезмәт белән тулы тормышын укучылар күңеленә ятышлы рәвештә сурәтләп бирүдә.
Бу әсәрнең беренче һәм иң әһәмиятле сыйфаты — аның тормышны, кешеләрне, чынбарлык материалын тирәнтен өйрәнеп язылуында. Совет армиясеннән демобилизация- ләнгәннән соң, Т. Журавлев, билгеле булганча, шахтада крепильщик булып эшли, ә беренче повестен бастыргач, комбайнга утыра. Бу — «Литературный Татарстан» альма-нахында басылып чыккан «Курган» исемле повесть өчен тормыш материалын бирә. Шактый гына укышлыкларга ия булган хәлдә, «Курган» повесте, әдәби тәнкыйть күрсәткәнчә, җитди генә кимчелекләрдән дә арынмаган. Повестьның сюжеты берникадәр ясалма, уйлап чыгарылган. Сюжеттагы бу ясалмалылык образларның табигыйлегенә тап төшергән. Повестьта күп кенә яхшы сурәтләнгән урыннар булган кебек, шактый гына коры техник белешмәләр дә тулып ята. Гомумән алганда, бу әсәрне авторның зур уңышы дип әйтеп булмый иде әле. Үзенә яңа булган шартлар белән танышкач, автор аларның чын асылына хәтле үзләштермәгән һәм шуңа күрә әсәрендә аларны гомумиләштереп биреп җиткерә алмаган.
Язучының үзен әйләндереп алган тирә-ягы белән мөнәсәбәте, иҗади эше өчен тәҗрибә туплавы гаять әһәмиятле мәсьәлә. Бу аңлашыла да: бернәрсә дә белмәгән кешенең башкаларга сөйләргә сүзе дә юк, башкаларны өйрәтә дә алмый. Яна әсәр тудырганда язучы яңа тормыш материалларын тирәнтен үзләштерергә тиеш. Менә шуның өчен Т. Журавлев авылга китә, менә шуның өчен ул комбайнга утыра дип әйтәсе килә. Ул ныклап күзәтә һәм тормыш материалын җентекләп эшкәртә, аны үзенең фикере, хисләре аша уздыра. Аның менә шушы чынбарлык күренешләрен тирәнтен үзләштерүе «Комбайнерлар» повестеның уңышка ирешүенә китерә дә.
Тормышны белү һәм әсәр өстендә ныклы эшчәнлек — турыдап-туры әйтергә кирәк — бу төп ике сыйфат рус секциясенең һәр членына да хас түгел.
Моңа мисал итеп яшь язучы Юрнй Карев иҗатын алып карыйк. Ул матбугатка 1951 елда үзенең зур булмаган «Урманда» исемле повесте белән чыкты. Повестьта инженер Дубованың кыен шартларда кечкенә генә елга буенча агач агызуны оештыруы сурәтләнә. «Конфликт» тирәсендә төрле кешеләр хәрәкәт итәләр. Бу кечкенә генә әсәрдә автор үзе китаплардан һәм газеталардан гына укып белгән бик күп проблемаларны хәл итәргә тырыша. Карев тормыш материалларын өйрәнмәгән һәм нәтиҗәдә аның әсәре ясалма, тонык схема булып чыккан.
Башлап язучының үзенә таныш булмаган нинди дә булса берәр нәрсә турында язарга омтылуын еш кына очратырга мөмкин. Аңа үзен әйләндереп алган чынбарлык әһәмиятле түгел булып тоела. Чөнки ул бу средага күнеккән һәм бу среда аңа кирәгеннән артык гади, бернәрсә белән дә аерылып тормый шикелле. Аңа үзе белмәгән нәрсә кызык кебек. Менә шуннан уйлап чыгарулар, ясалма ситуацияләр тудыру башлана, һәм нәтиҗәдә, бнк табигый рәвештә, югары художестволы әсәр түгел, уйдырма схема килеп чыга.
Ю. Каревның, үзе тарафыннан яхшы үзләштерелгән чынбарлык күренешләрен сурәтләгәндә, кайбер кечкенә генә әсәрләрендә дә шактый
99
укышка ирешүе моны ачык исбатлый.
«Урманда» повестеннан башка Ю. Карев «Веселые каникулы» исеме астында хикәяләр җыентыгы чыгарды. М. Әмирнең «Батыр исемле малай турында хикәяләр» повестен тәрҗемә итте һәм металл эшкәртү заводы эшчеләре һәм инженерлары турындагы повесть өстендә эшләде. Бу соңгы повестенда ул икенче якка тайпылган: чынбарлыкның җансыз копиясен төшерү белән мавыккан һәм әлеге күзәтүләрен художестволы итеп формалаштырып бетермәгән.
Әлбәттә, Ю. Каревның сәләте бар. Ләкин шуңа карамастан, ул күп вакыт язучының төп бурычы образ тудыру, кешеләрнең үзенчәлекле характерларын сурәтләү икәнлеген онытып җибәрә, производство процессындагы технология белән мавыга, кешеләрне күреп, танып җиткерми.
Рус секциясенең иҗади көчләренең үсешен И. Заботин һәм Ян Винецкий әсәрләре дә ачык күрсәтә. И. Заботин гаять продуктив эшли. Ул укучыларга аерым китаплар булып чыккан («Бөркетләр турында хикәя», «Безнең балалар бакчасы») хикәяләре, очерклары белән шактый таныш.
Ләкин аның төп әсәре (шул ук вакытта безнең секциянең хезмәтен күрсәтүче әсәр) күптән түгел басылып чыккан «Лобачевский» романы булды.
И. Заботинның «Лобачевский» романы әлегә матбугатта тиешле бәясен алып җиткермәсә дә, укучыларның бу китап белән кызыксынуы үзепнән-үзе әсәрнең уңышы турында сөйли. И. Заботинның уңышы — иң беренче, әсәрнең темасын сайлый белүендә. Рус фәненең иң күренек-ле вәкилләреннән берсе булган бөек геометр һәм фикер йөртүче Лоба- чевскийның катлаулы образын укучыларга җиткерү, бөек галим яшәгән тарихи чорны сурәтләү — бу җиңел мәсьәлә түгел. Ләкин Заботин кыенлыклардан курыкмаган, бу катлаулы тарихи теманы чишәргә алынган һәм, әйтергә кирәк, үз бурычын уңышлы гына үтәп чыккан.
Заботинның уңышка ирешүенең төп сәбәбе — аның сәләтендә генә түгел, үз өстендә туктаусыз эшләвендә, диалектик материализм теориясен тирәнтен үзләштерүендә. __ *
Бу мәсьәләдә яшь язучыларның күбесенә И. Заботиннан үрнәк алырга кирәк. «Лобачевский» романының дөньяга чыгуы, Татарстан өчен генә түгел, гомумән, бөтен совет тарихи әдәбияты өчен шатлыклы күренеш.
Әлбәттә «Лобачевский» романы кимчелекләрдән азат түгел. Ләкин без И. Заботинны үз өстендә җитди эшләүче, тәнкыйтьне аңлаучы һәм аны дөрес бәяләүче язучы буларак беләбез. Әгәр ул Лобачевский турында кирәкле һәм кызыклы роман тудыра алган икән, андагы кимчелекләрне бетерүне үз өстенә алыр.
И. Заботин тәрҗемәче буларак та укучыларга билгеле. Ул Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повестен, Фатих Хөснинең «Җәй башы», повестен, Мирсәй Әмир хикәяләрен рус теленә тәрҗемә итте һәм алар Таткнигоиздатта, альманахта басы-лып чыктылар.
Ян Винецкий да күп эшләве белән аерылып тора. Аның әсәрләре өчен бернәрсә характерлы: ул үзенә якын булган, үзе тирәнтен белгән темаларга яза. Винецкий үзенең иҗатын кыска хикәяләр язу белән башлап җибәрде. Соңгы елларда инде ул зур күләмле әсәрләре белән дә укучыларга танылды. Композицион характерда булган кимчелекләр һәм кайбер стилистик кытыршылыкларга да карамастан, укучылар аның «Турылык» исемле повестен җылы каршы алдылар. Ләкин моның төп сәбәбе — авторның үз ге-ройлары тормышын, аларның омты-лышларын, эчке кичерешләрен белеп һәм аларны чынбарлыкка ятышлы рәвештә гади итеп сурәтләвендә. Бу уңыш белән канатланган Винецкий повестьны киңрәк җәелдерергә, шул нигездә роман язарга тырышып карады. Бу романда, секция утырышындагы фикер алышу күрсәткәнчә, автор әлегә материалны оештырып җиткерә алмаган, һәм роман композицион яктан төзек булып чыкмаган. Романдагы кайбер образлар тонык һәм теле дә җитди эшкәртүне таләп
100
итә. Хәзер бу роман автор тарафыннан эшкәртелә.
Күптән түгел Ян Впнецкийның «Сандугач» исемле яңа повесте басылып чыкты. Бу әсәрендә ул испан халкының палач Франко режимына һәм аның Америкадагы хуҗаларына каршы көрәшен гәүдәләндерә. Бу — бик актуаль һәм тынычлык өчен көрәшкә турыдан-туры бәйләнешле тема. «Сандугач» повесте көрәш романтикасы белән сугарылган һәм материалны тирән үзләштереп язылган.
Бу әсәрнең дөньяга чыгуы безнең тормышыбызда әһәмиятле күренеш һәм ул авторның иҗади үсешен дә күрсәтә.
Ян Впнецкийның тәрҗемә өлкәсендә дә күп эшләвен әйтеп китәргә кирәк. Татарчадан күп кенә хикәяләрне тәрҗемә итү белән бергә, ул И. Газиның «Онытылмас еллар» повестен тәрҗемә итү өстендә дә куп эшләде.
Хәзерге моментта Винецкий тарихи романнарда көчен сынап карый — күренекле рус очучысы, «үлем элмәге»нең авторы Нестеров турында зур күләмдә әсәр яза. Аңарга бу эшендә уңыш теләргә генә кала.
Бу язучылардан тыш рус секциясе тирәсенә уңышлы гына әсәрләр биргән киң иҗади актив тупланган. Шул исәптән, Г. Паушкин ике тапкыр басылып чыккан «Ерак заставада» исемле повесть язды һәм балалар өчен «Алёшка күгәрчене» исемле зур булмаган җыентык чыгарды. Бу җыентыктагы үзәк урынны биләгән хикәя актуаль темага — тынычлык өчен көрәш темасына багышланган.
Кызганычка каршы, соңгы вакытта Г. Паушкинның иҗади активлыгы түбәнәйде.
Москва издательствосында Б. Че-ремисин «Өченче җәй» исемле зур күләмле повесть бастырып чыгарды. П. Евгеньев безнең республикадагы тарихи вакыйгаларны чагылдырган «Бездна» исемле повесть язды. Шуны әйтеп китәргә кирәк: П. Евгеньев иҗатында безнең күбе-безгә хас булган чир бар — аңарда күрсәтеп, сурәтләп бирү урынына сөйләп бирү зур урынны ала. Урыны-урыны белән бу нәрсә газеталардагы хроника язмаларына охшап кала. «Япон диңгезе буенда» исемле повесть язган Н. Заслонов- скнй иҗаты да композицион төгәлсезлек, теленең җансыз булуы белән чирли.
Н. Елизарова да күзгә күренерлек уңышларга иреште. «Октябрь* журналында аның А. М. Горький турында мәкаләсе басылды. Хәзер ул Горькийның Казандагы тормышын чагылдыра торган пьеса өстендә эшли.
Н. Козлова «Апельсиния илендә» исемле әкият-пьеса язды һәм аны «Живая березка» исемле җыентыкта бастырып чыгарды. Шулай ук ул Ф. Кәримнең «Разведчик язмалары» исемле повестен тәрҗемә итте. Яшь авторлардан Караулов һәм Грязин «Танышларыбыз ни әйтер» исемле комедияләре белән чыктылар.
Соңгы елларда матбугатта хикәя өстендә эшләүче башлап язучыларның исемнәре еш кына күренә башлады. Бу бик шатлыклы факт, чөнки соңгы елларда кайбер язучылар арасында художестволы прозаның бу кыска формасына кимсетеп карау модага кереп киткән иде. Яшь авторлардан Малевинский, Подгор- нов, Карев, Поздеев, Гортинскин һ. б. хикәя жанрына мөрәҗәгать итеп бик яхшы эшлиләр.
«Язучылар алдына куелган иң беренче һәм төп таләп — үз фикерләреңне төгәл һәм кыска итеп бирү, — дип күрсәтелде яшь язучыларның икенче бөтенсоюз киңәшмәсендә. — Бу сыйфатларны тәрбияләүне кыска прозаик әсәрләрдән, беренче чиратта художестволы очерк һәм хикәяләрдән башларга кирәк».
Әдәбиятка беренче тәпи басканда ук зур роман яки берничә томнан торган эпопея тудыруны максат итеп куярга ярамый. Еш кына яшь авторларның беренче романнарында төзек композициянең һәм геройларның үзара ныклы бәйләнештә булмавы күзгә ташлана. Мондый р о м а п н а р н ы 11. сюжеты ге р ой л ар н ы ң характерлары белән бәйләнештә үсми, ә фабуласы геройларның хәрәкәт шартларына нигезләнмәгән була. Шуңа күрә еш кына яшь
101
автор тарафыннан тудырылган зур полотно зур картинаны күз алдына китереп бастырмый. Хикәя өстендә эшләү әдәби осталыкның төп элементын үзләштерүгә, эзлеклелек- кә, характерларга ятышлы рәвештә сюжет төзи белүгә, һәр детальне үз урынында куллануга өйрәтә.
Бары тик хикәя язу сәнгатен үз-ләштергәннән сон, гына, зур полотнолы әсәр язарга керешергә мөмкин. Практика (хәтта Т. Журавлев, И. Заботин, Ян. Винецкий мисалында) романистның кыска формадагы жанрда элек никадәрле ныклы эш алып барса, шул кадәрле осталыкка яхшырак ия булуын күрсәтә.
Узган ел Ю. Малевинскийның «Кайнар чишмәләр» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыкты. Җыентыктагы иң яхшы хикәядә дә авторның образлар тудырудагы, геройларны индивидуальләштерүдәге кимчелекләре ярылып ята. Хикәядәге геройларның үз характерлары юк, укыганда аларның исемнәре дә бутала, истә калмый, анда төп юнәлешкә берни дә өстәми торган детальләр тулып ята. Башка хикәяләр моннан да йомшаграк. Бу яктан «Беренче урын» исемле хикәя игътибарга лаеклы. Аның күләме 50 юлдан артык түгел. Әлбәттә хикәядә кыскалык яхшы сыйфат. Ләкин бит ул шул ук вакытта күп нәрсәне таләп итә. Хикәядә мәктәпнең коиь- кида йөрү буенча чемпионы Алик тренировкага бармый һәм шуңа күрә ярышта беренче түгел, ә өченче урынны алуы турында сөйләнелә. Анда, нигездә, бары тик вакыйга сөйләнеп кенә чыгыла, ә геройларны хәрәкәттә күрсәтү юк. Мондый сөйләп чыгу ышандырмый һәм укучы аңардан үз-үзенә бернинди нәтиҗә ясый алмый.
«Вовка чаңгысы» дигән хикәяне дә уңышлы дип әйтеп булмый. Чөнки хикәянең сюжеты уйланып чыгарылган. Вовка яңа чаңгы алу турында хыяллана. Менә ул паркта чаңгы ярышында катнашучының чаңгысы сынуын күрә һәм аңа үзенең чаңгысын тәкъдим итә. Шушы кыска чаңгы белән ул беренче урынны ала. Ә призны — яңа чаңгыны —• Вовкага бүләк итә. Хикәянең темасы _ кирәкле һәм яхшы тема: иптәшләреңә ярдәм итү. Ләкин сюжет табигый түгел. Ярышта катнашучы Вовканың аякка беркетеп булмый торган кыска чаңгысы белән беренче урынны алуы мөмкин булмаган хәл. Укучы моның белән һич тә риза була алмый. Бу ялган ситуация укучының кәефен җибәрә. Шушы табигый булмаган ситуация яхшы гына эшләнгән Вовка образына тап төшерә. Малевинскийның бу хикәяләре шуны ачык күрсәтә: язучыда дөреслекне һәм ялгышны тою хисе югары булырга тиешле.
Малевинскийның альманахта басылып чыккан соңгы хикәясе яхшырак тәэсир калдыра. Никита, Костя, Гуля образлары истә калалар, алар- да үзләренә генә хас характерлар бар. Аларның үз-үзен тотышлары да характерларына ятышлы бирелгән һәм шуңа күрә геройларның хәрә-кәтләре дә табигый. Кыскача әйткәндә, Малевинский бу хикәясе белән кимчелекләрдән арына баруын күрсәтте.
Әле күптән түгел генә әдәбиятка аяк баскан Виктор Поздеев хикәяләренә җылы юмор хас. Ләкин әле аңа үз тавышын булдыру өстендә күп эшләргә кирәк. Аның күп кенә хикәяләре башка язучыларга ияреп язылган була.
Соңгы вакытта матбугатта Зеле- нодольск авторы Василий Подгор- нов исеме күренә башлады. Казаннан читтә булган авторлар белән йомшак җитәкчелек итү — бу безнең секциянең зур кимчелеге. Под- горновның күтәрелеп чыгуы безнең бу гаепне азрак акласа да, әле безгә бу юнәлештә күп эшләргә кирәк.
В. Подгорнов үзенең «Литературный Татарстан» альманахында һәм «Живая березка» җыентыгында басылып чыккан «Медовая река» һәм «Петя» исемле хикәяләрнең авторы буларак билгеле. Альманахның соңгы санында аның, «Урман грамотасы» исемле хикәясе басылды. Подгорнов табигатьне ярата һәм аны тасвирлый да белә. Аның хикәяләре укучылар өчен танып-белү әһәмиятенә ияләр. Подгорнов үз өстендә туктаусыз эшләү белән дә аерылып тора. Ул үз-үзенә нык таләпчән.
102
Подгорнов мисалында республикада талантлы яшьләрнең күплеге ачык күренә. Безнең секция алариы әдәби оешмалардан, түгәрәкләрдән эзләп табарга һәм аларга ярдәм итәргә тиеш. /Мәсәлән, безгә Горбу-нов исемендәге заводта 18 кешедән торган әдәби-нжат группасы барлыгы билгеле, һәм анда Сычов, Фролов иптәшләр яхшы гына шигырьләр язалар. Цех мастеры Пилютик роман өстендә эшли. Бу романның главалары секция утырышында тикшерелде һәм авторның күп кенә уңышлы яклары күренде. Шул ук заводтан Кузнецов эшчеләр турында кызыклы гына хикәяләр яза. Авиация институтындагы 12 кешедән торган әдәби группадан студент Ю. Бондарев студентлар тормышыннан повесть яза. Университетта һәм медицина институтында да әдәбият белән кызыксынучы яшьләр күп. Алар бездән киңәш, ярдәм көтәләр.
/Моңа бәйле рәвештә секция эшендәге оештыру характерында булган кимчелекләргә тукталып үтәсе килә. Безнең оешмада рус телендә иҗат итүче яшь иптәшләр белән эшләр өчен әлегә хәтле әдәби консультантның булганы юк. Ә бу өлкәдә эшләр өчен эш бик күп.
Соңгы биш ел эчендә рус секциясенең эшендә актив катнашучы шагыйрьләрдән Анатолий Мелуз- ников, Бруно Зернит, Тамара Ян, Василий Фирсов, Анатолий Колесников, Борис Нойсс, ГенадийПауш- кин, Николай Головко, Михаил Уткин, Анатолий Коваленков һ. б. ларны күрсәтеп үтәргә кирәк.
Шагыйрьләр арасында үзенең актив эшчәнлеге белән А. Мелузников аерылып тора. Аның бигрәк тә балалар өчен язган шигырьләре игътибарга лаеклы. Мелузников өчен халыктагыча жанлы юмор, теленең гадилеге, хәйләкәр елмаю хас. Аңа бу кыйммәтле үзенчәлекләрен тиешле дәрәжәдә бәяләргә һәм аны үсте-рергә кирәк. Ул оператив буларак та күп яшь язучыларга үрнәк булырга лаеклы. Ләкин ул, .хәзерге көннең әһәмиятле вакыйгалары турында язганда, еш кына үзенә хас булган сыйфатка тап төшерә: үз теле белән язмый, телендәге гадилек югала.
Мелузников татарчадан тәрҗемә итү өстендә дә җитди һәм күп эшли. Соңгы вакытларда Таткнпгоиздатта аның тәрҗемәсендә Бари Рәхмәтнең «Туган илдә», Җ. Тәрҗемановнын «Тату семья», Нур Гайсииныц «Безнең мәктәп» исемле җыентыклары басылып чыкты.
Университет студенты, яшь шагыйрь Виль Ганиев турында да берничә сүз әйтеп китәргә кирәк. Ул урта мәктәптә укыганда ук инде яза башлады. Аның уңышлы ши-гырьләре үзләрендәге лиризм белән, яңалыклары белән, тормыш күренешләрен кабул итүдәге сафлык белән игътибарны үзенә тарталар. Аның «Сыерчык», «Отряд Волгада», «Яңа ел», «Җитди сөйләшүэ исемле шигырьләре шундыйлардан. Виль Ганиев күп өйрәнергә, үз өстендә күп эшләргә тиеш әле. Аның күп шигырьләре әлегә декларатив һәм гомуми фразалардан торалар, укучыга тәэсир итә алмыйлар, дулкынландырмыйлар.
Тамара Ян Идел турында шигырьләр җыентыгы бастырып чыгарды, күп кенә җырлар язды, Муса Җәлилнең «Алтынчәч», либреттосын тәрҗемә итте, Казан университеты студентлары турында поэма тәмамлады. Шулай ук Борис Нойсс, Анатолий Колесников һ. б. лар да ши-гырьләр җыентыгы чыгардылар.
Шулай да рус секциясендә ша-гыйрьләрнең иҗади эше һич тә ка-нәгатьләнерлек түгел. Шагыйрьләрнең күбесе, шул исәптән Бруно Зернит, Борис Нойсс, В. Фирсов һ. б. соңгы вакытта иҗатлары белән сүрәнләнделәр. Колесников белән Уткин исә иҗади эшне бөтенләй туктаттылар. Соңгы елларда про-заикларның эше шактый күтәрелсә, ә шагыйрьләрнең иҗади активлыгы, киресенчә, йомшарды. Бу юнәлештә секциянең эшен көчәйтергә, яшьләр арасыннан талантларга зур игътибар бирергә кирәк.
Б ер е н ч е ко н ф е р е 11 ци я дә н соңгы чорда рус секциясенең көче белән иллеләп китап чыгарылды. Республикадагы иҗади көчләрне язучылар союзы тирәсенә оештыруд3
103
«Литературный Татарстан» альманахы зур роль уйнады. Бу альманахта рус секциясенең күп кенә членнарының беренче әсәрләре басылып чыкты. Шулай ук альманах секция членнары көче белән тәрҗемә ителгән Г. Бәширов, М. Әмир, А. Әхмәт, Ф.. Кәрим, Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, М. Жэлил, Г. Насрый һ. б. әсәрләренә дә зур урын бирде, тәрҗемәчеләр кадрын оештырды һәм аларны тәрбияләде.
Ләкин әле альманах редколлегиясенең эше укучыларның торган саен үсә килгән рухи таләпләренә җавап биреп бетерә алмый. Еш кына редколлегия йомшак эшләнгән, сай шигырьләргә, очеркларга, повестьларга урын бирә. Альманахта басылып чыккан Уткин шигырьләре, Орешников һәм Заботинның кайбер очерк-лары, Каревның «Урманда» повесте һ. б. моңа мисал була алалар. Шушы көнгә хәтле альманахның поэзия бүлеге, Сталинградта уздырылган Волга буе язучыларының конференциясендә һәм әдәби альманах редакторларының Бөтенсоюз киңәшмәсендә күрсәтелгәнчә, укучыларны канәгатьләндерерлек дәрә-җәдә' түгел. Күп кенә әсәрләрдә тирән эчтәлек, совет кешесенең кү- неленә ятышлы образлар, индивидуальлек юк.
Альманахның тәнкыйть бүлеге турында да шуны ук әйтергә кирәк. Таткнигоиздатта рус телендә чыга торган китапларга тәнкыйть мәкаләләре бик аз языла. Бу өлкәдә төп гаеп редколлегиягә төшә. Чөнки ул үз тирәсенә әлегә хәтле яшь тән-кыйтьчеләр не ту п л а п җиткер гә не юк, бу эшкә Казандагы әдәбиятчыларны, фәнни эшчеләрне тартканы юк.
Альманахның әлегә хәтле башка эшләрдән азат ителгән махсус редакторы булганы юк. Еш кына редактор һәм редколлегия составы алышынып тора. Ә альманахның сигезенче саны бөтенләй редактор катнашыннан тыш редколлегия көче белән генә, бигрәк тә И. Заботин тырышлыгы аркасында дөньяга чыкты. Татарстан совет язучылар союзы идарәсе моңа ныграк игътибар итсә, альманахның сыйфаты да күтәрелер иде, яшь авторлар белән эшләү дә яхшырыр иде.
Татарстан язучылар союзы укучылар конференциясендә альманах турында фикер алышулар оештыру буенча да чара күргәне юк. Язучылар союзы бу эшкә җитди карарга, үз органының эшенә ныграк игътибар итәргә, аңа ярдәм кулын сузарга тиешле.
Рус секциясенең эшен кыскача күзәтү, аны оештыру вакытында күздә тотылган бурычларның берникадәр дәрәҗәдә тормышка ашуын күрсәтә. Секция членнарының иң яхшы әсәрләре үзәктәге журнал битләрендә күренә башлады, басы-лып чыккан китаплары күбәйде. Секциянең берничә члены СССР язучылар союзы членлыгына кандидат булып кабул ителделәр. Без иҗади эшкә, үз-үзебезгә җитдирәк карый башладык. Шуның нәтиҗәсендә басылып чыккан әсәрләрнең сыйфаты күтәрелде. Ләкин шулай да әле безнең эштә йомшак яклар һәм кимчелекләр тулып ята. Әсәрләребез сан ягыннан үссә дә, сыйфат ягыннан күп кимчелекләрдән арынмаган.
Безнең эшебезгә яман аты чыккан конфликтсызлык теориясе дә зур зыян китерде. Секциянең җитәкче көчләре, бу теориядән чыгып, яшьләргә дөрес булмаган юнәлеш биреп килделәр — бу да үзенең тискәре нәтиҗәсен күрсәтте. Волга буе язучылары конференциясендә катна-шучыларның отчетында болай дип әйтелгән иде:
«Безнең әсәрләрнең үзәгендә көчле ихтыярлы кеше, дөресрәге, беренче чиратта, барлык яктан да уңай булган герой булырга тиешле. Ә без еш кына совет әдәбиятын артка сөйрибез... бозык кешеләрне, тискәре геройларны әсәрләребезгә кертәбез. Дөрес, андый кешеләр тормышта очрый әле, ләкин алар типик түгел. Язучы андый кешеләрне сурәтләү белән язган әсәрләрен чүпләсә, үзеннән-үзе нык ихтыярлы совет кешесенә тап төшерә, безнең чынбарлыкны бозып күрсәтә».
Әлбәттә, мондый өйрәтүләр яшь язучыларга тормышны дөрес сурәтләүгә киртә булып тордылар. Алар-
104
ның тамырларын әлегә хәтле йолкып бетергәнебез юк. Без еш кына мәсьәләне кискен куярга икеләнәбез.
Менә, мәсәлән, Караулов һәм Грязин «Танышларыбыз ни әйтер» исемле пьеса яздылар. Пьеса кабул ителгән. Ләкин әле ул күп кенә кимчелекләрдән азат түгел. Пьесаның сюжеты В. Минконың «Фамилияләрен әйтмичә генә» исемле комедиясенең кайбер мотивларын хәтерлә-тә. Нина Якушина институтны бетергәннән соң шәһәрдән китәргә теләми. Ул үзенә кияү сайлауда да икеләнә: күз тотып йөргән ике егет бар. Аларның берсе, шәһәрдә яшәүче, авторлар тарафыннан тискәре герой итеп бирелгән Кома, ә икенчесе — барлык яктан да уңай сыйфатларга ия булган, укып бетергәннән соң шәһәрдән китүче — Виктор. Соңыннан Нина Викторны сайлый һәм шәһәрдән китәргә риза була. Бары да яхшы, бары да канәгать: уңай герой җиңеп чыга, тискәре герой тискәрелеге өчен җәзалана.
Тормышны болай итеп сурәтләү чынбарлыкка һич тә ятышлы түгел. Укып бетергәннән соң күп белгечләр жаен табып шәһәрдә калырга тырышалар, һәм аларның дәүләт интересларына зур зыян китереп, теләкләренә ирешүчеләре дә шактый. Яшь авторга төп игътибарны менә шуңа юнәлтергә кирәк иде. Тормышта шәһәрдә калырга теләүче Викторның да очравы бик мөмкин бит.
Ә Минко «Фамилияләрен әйтмичә генә» комедиясендә, шул ук мәсьәләгә тукталып, аны башка юнәлештә чишә. Аның геройларына жәза бирелә, ләкин әле алар тәүбә итмиләр — үз эшләрен дәвам итү ягын карыйлар, үзләренчә яши бирәләр. Мона карап тамашачы уйлана һәм үгзенчә нәтижә чыгара. Ә «Танышларыбыз ни әйтер» пьесасы тамашачыда бу мәсьәлә буенча уйлау тудырмый. Ул караганның иртәгесен үк онытыла. Бокаллар күтәрелә, «дуслык һәм юлында бернинди киртә булмаган яшьлек өчен» эчеп җибәрелә, механизаторлар колхозга китәләр, шуның белән бетте.
Нинаның анасы юкка гына «Та-нышларыбыз инде ни әйтёр», ди. Аларга нәрсә әйтергә? Әйтер сүз һич юк.
В. Минко геройлары бөтенләй бо-зыклар, ә Караулов белән Грязин- ның Нинасы әз генә бозылган һәм шуңа күрә биредә чишелеш тә логик рәвештә шулай булырга тиешле дип әйтүләре мөмкин. Бик дөрес. Ә ни өчен соң пьеса язылган, ав-торлар нәрсәне фаш итәргә телиләр, моның белән нәрсә әйтмәкче булалар? Нинаның авылга китәргә теләмәгән танышлары пьесаны караганнан соң, бер сүз дә дәшмәсләр ҺӘхМ авылга да китмәсләр.
Пьесада кискен конфликт юк. һәм тамашачыда дулкынлану туу мөмкин түгел, шуңа күрә пьесаның тәрбияви әһәмияте юк дип әйтерлек.
Безнең эшебездә күбесенчә әле һәвәскәрчелек хөкем сөрә. Тормышны җитәрлек өйрәнмибез. Т. Жу- равлевтан башка беркем дә авыл хуҗалыгы кешеләренә күз салмый, Ян Винецкийдан башка беркем дә эшчеләр образын сурәтләргә омтылмый. Республикада яңадан-яңа уңышка ирешүче нефтьчеләр тормышын чагылдыру буенча бик аз эш-либез.
Безнең алда яшьләр һәм балалар өчен әсәрләр тудыру, фән эшлекле- ләре, чирәм һәм яткын җирләрне үзләштерү өчен киткән патриотлар, авыл хуҗалыгы механизаторлары турында язу бурычы тора.
Без тормыш каршылыкларын кыю ачарга, тәрбия эшендә тәнкыйть ко-ралыннан уңышлы файдаланырга тиешбез.
Без, совет кешесенең культурасы, рухи зәвыклары үскәннән-үсә баруын, аның югары таләпләрен искә алып, әсәрләребезнең сыйфатын яхшырту өстендә ныклап эшләргә тиешбез,
Без художество осталыгыбызны арттырырга, тормышны тпрәнтеи өй-рәнергә, бөек ватаныбызга, коммунизм төзүдә бөек батырлыклар күрсәтүче халкыбызга, Бөек Коммунистлар партиясенә лаеклы әсәрләр тудырырга тиешбез.