Логотип Казан Утлары
Публицистика

АГРОНОМ

Ә. ИШКӘЕВ


Быел кыш кар бик аз булды. Декабрь ахырларында башланып киткән салкыннар озакка сузылды. Шуна күрә март бураннары уйный башлагач, гәрчә ул уйламаган җирдән әллә никадәр мәшәкать тудырса да, Шөгер кешеләре шатланып бетә алмадылар.
— Ипи ява, ипи!—диделәр алар.
Моңа агроном Минсафа Ыасый- рова да бик канәгать иде. Ләкин шуның белән бергә, ул бу көннәрдә үзен беркадәр борчулы сизде. Амбарларның түбәләре бик нык ябылган, стеналары яхшы итеп эчтән- тыштан сыланган булса да, ул чәчү-лек орлыкларга кар кермәгәнме икән дип шикләнде.
Әйе, чәчүлек орлыклар өстенә кар керүг бик хәтәр нәрсә. Кыш көне тагын бер хәл: орлыкның карланган өлешен өстән генә сыпырып аласың да вак иләккә салып илисең, бөртек өстә кала, кар аска коела. Ә бит язгы якта көнгә ышанып булмый, бүген салкын, иртәгә җылытып җибәрә. Җылыттымы— орлыкны кардан аралап кара. Кар эреп, аның дымлану, чыгышы түбәнәю куркынычы бар. Күпме көч куеп хәзерләнгән, кыш буена күз алмасы кебек сакланган байлыктан колак кагуың мөмкин.
Менә шуңа күрә дә көн азрак аязып, җил басылу белән Минсафа амбарлар янына барырга ашыкты. Өстенә сырган фуфайка кигән таза гәүдәле кладовойчы кыз — Асия Сафина амбар алдына өелгән көртләрне көрәп азаплана иде.
— Карамадыңмы, орлыкларга кар кермәгәнме, Асия?—дип сорады .агроном.
— Юк, апа, мин дә әле генә килдем, дип җавап кайтарды кыз,— хәзер карыйбыз.
Алар башта кырыйдагы амбарның ишеген ачтылар. Аның бер як стенасына сары гәрәбәдәй эре һәм чиста бодай өеп куелган, ә икенче яртысы бөтенләй буш иде.
— Коры юл белән агулый башлаган идек, эшне бураннар бүлде,— диде агроном, бодайның болай тәртипсез өелүенең сәбәбен аңлатырга теләп.
Аннары Асия күрше амбарның ишеген ачты. Анысының да ишегенә, кар кермәсен өчен, эчке яктан яхшы итеп капчыклар корып куелган иде. Бу амбарның да бер як стенасы кырыена бодай салынган, ә уртасында дүрт аяклы станокка куелган мичкә- сыман әйбер — орлык агулау машинасы тора иде.
— Буран бөтенләй туктау белән кешеләргә хәбәр итәргә кирәк булыр! — диде Насыйрова.
Алар тары, борчак, карабодай, киндер орлыгы салынган амбарларны ачып карадылар. Барысы да бик әйбәт сакланган, аз гына да кар кермәгән. Моңа агроном да, амбарчы кыз да куанды. Аларның шатлыгы үзара ягымлы сөйләшүләреннән үк сизелеп тора иде.
Ләкин орлыклык солы салынган ахыргы амбарның ишеген ачып җибәргәч, алар күңелсез генә бер- берсенә карашып куйдылар. Минса- фаның коңгырт түгәрәк йөзендәге ягымлы елмаю кинәт югалды. Амбарның ишеге эчке яктан чүпрәк белән яхшылап капланмаган, солы өстенә шактый күп кар кергән иде.
(7
39
— Буш капчык булмады, апа! — диде кладовойчы кыз, гаепле тавыш белән.— Буран туктау белән чистартырмын.
Асия агроном ачуланыр дип курыкты. Агроном бит шул турыда атлаган саен колакка тукып тора. Чәчүлек орлыкларны чистарту, кондициягә китерү өчен агрономның төн йокыларын йокламавын да Асия яхшы белә.
...Көз көне МТСтан бирегә даими эшкә килү белән үк Ыасыйрова колхоз җитәкчеләре белән сөйләшеп, чәчүлек орлыкларны чистартуга бөтен көчен куйды. Үзләрендәге чистарткычлар белән генә тиешле кондициягә китерә алмагач, Шөгер МТСыннаи ОС-3 маркалы машина кайтару чарасын күрде. Дүрт-биш көнгә генә бирелгән бу машинаны тулы файдалану өчен орлык чистартуны ике сменалы итеп оештырдылар. Минсафа үзе көне-төне амбар яныннан китмәде. Үзе карап эшләтте. Бигрәк тә солыча белән чүпләнгән солыны чистарту авыр иде. Машинадан ике-өч кат үткәрделәр, алай да чистарып җитмәгәч, кулдан чүпләүне оештырдылар. Ике йөз центнерга якын солыны берәмләп чүпләү җиңел булмады!
Кладовойчы кыз • кыяр-кыймас кына Минсафага карады. Аның салкында эшләүдән алсуланып киткән бит алмалары бу вакыт тагын да кызара төште.
Ләкин Минсафа үзен тиз кулга алды:
— Үзең генә башкарып чыга алмассың, ярдәмгә бер-ике кеше бирербез,— диде ул, ышаныч белән.
Аннары Ыасыйрова минераль аш-ламаларның ничек саклануын, анда кар керү-кермәвен белергә теләде. Алар быел ашламаны бик күп кайтарганнар. Аммиак селитрасы һәм хлорлы калий, фосфорит оны һәм грануллы суперфосфат—барысы да вакытында, җитәрлек күләмдә ташып куелган. Агроном вак итеп уылган умачка охшаган күгелҗем төстәге бөртекләрне учында таратып, беренче тапкыр күргән кебек, аңа үзенең кара күзләрен текәде.
— Менә шуның аркасында ашламасыз кала яздык,—диде агроном, көрсенеп, — бу грануллы суперфосфат дигәннәре төн йокыларын качырды, туган.
Ул болай булган икән: үткән елны киндер орлыгына кушып чәчү өчен грануллы суперфосфат кайтарганнар. Чәчүгә керешүдән шактый элек орлык белән ашламаны бергә кушып куйганнар. Ләкин аларны дөрес сакламау аркасында орлык бозылган, киндер сирәк тишелгән. Киндерчелек бригадасы бригадиры Гайнуллин орлыкның бозылуын әлеге «к'а- һәр төшкән» ашламадан күргән. Гранул ашлама турындагы бу начар исем бик тиз халык арасына тарала. Менә шуңа күрә дә ашлама кайтарту турында сүз кузгалгач, бригадир Гайнуллин да, кайбер башка кешеләр дә каршы чыгалар. Колхоз җитәкчеләре бу турыда фикерләрен ачык белдермиләр, юк-бар сылтау табып станциядән ашлама кайтартуны суза башлыйлар. Агрономга бу турыда алар белән күп сөйләшергә һәм хәтта бераз чәкәшеп алырга да туры килә.
Минсафаның тырышуы бушка китми: минераль ашламаларга дөрес булмаган карашта торучы кешеләр үз ялгышларын аңлыйлар, ашламалар план белән билгеләнгәннән күп артык кайтарыла.
Әйе, яңалык беркайчан да тормышта үзенә җиңел генә урын ала алмый. Аның тарафдарлары булган кебек, каршылары да була. Алар яңалыкның тууына һәм үсүенә төрлечә каршы киләләр. Хәлбүки, иртәме-соңмы яңалык җиңеп чыга. Әйтик, кайчандыр, Татарстанда бодай чәчүгә дә кире караучылар шактый күп булган. Бодай безнең җирләрдә уңмый да, юкка көчәнмик, дип, аны чәчәргә теләмәгәннәр. Ләкин әкрен- әкрен булса да бодай үзенең яшәү- чәнлеген күрсәткән, аны колхозлар төзелгәнче үк кайбер хуҗалыклар чәчә башлаган. Ә инде колхоз строе җиңгәч, игенчелектә фән казанышларын файдаланып эш итә башлаганнан соң, бодай чәчү мәйданы елдан-ел киңәя бара һәм ул хәзер безнең җирләрдә, арыштан кала, иң күп игелә торган культура. Җиренә җиткереп эшләгәндә бодай шәп уңа.
Яки менә торф-черемә чүлмәкләрдә яшелчә үстерүне алыйк. Яшелчә-
40
чүлмәк ясау башлана. Кызлар аз гына вакыт эчендә дә йөз мең данәгә якын чүлмәк хәзерлиләр.
Минсафа яңа чүлмәкләрне дә сынап карый: яшелчә орлыклары утырта. Ул бу юлы да төннәрен йокламый: тагын начар тишелмәсләрме, йөз мең данә чүлмәк эшкә яраксыз булып чыкмасмы? Ләкин бу юлы эш уңышлы барып чыга. Орлыклар барысы да тишеләләр, күзгә күренеп үсеп китәләр.
Бу турыда сүз кузгалгач, ул күп сөйләп тормады, «хикмәтле» чүлмәкләрнең үсемлекләр өчен җәйге җылы яңгыр кебек файдалы икәнен күрсәтергә теләп, безне үзенең «лабораториясенә» алып керергә ашыкты.
— Д1енә, карагыз, рәхим итегез! —- диде ул, колхоз правлениесе бина-сындагы кечкенә бү^лмәнең ишеген ачып.
Аның шатлыгы урынлы иде. Кырларда кар шыгырдап торган, салкын кыш якаларны күтәреп йөрергә мәҗбүр иткән бер вакытта, правлениенен кечкенә бер бүлмәсендә кечкенә бакча яшәреп утыра. Торф-черемә чүлмәкләргә утыртылган кыяр, кәбестә, кавын ике-өч яфракка киткән; помидор, редис, суган кыяклары көнгә каршы, яктыга таба башын борган, бүлмәдә яшь үсемлек исе аңкый. Шуның тәэсиренә бирелеп, уйлар ерак йөгерә, җәй көне күпереп утырган яшелчә плантацияләре күз алдына килә. Бу вак ящикларда күтәрелеп килгән яшь кыякларга безнең шулай мавыгып каравыбыз Миисафаның күңеленә хуш килде, булса кирәк. Ул тагын да күңеллеләнеп, үзләрендәге тагын кайбер яңалыклар турында сөйләп китте.
Быелга кадәр «Татарстан» колхо-зының бары биш парник чокыры булган. Анда үсенте үстерү өчен язга чыккач кына төрле яшелчә орлыклары чәчә торган булганнар. Ә хәзер биредә парник чокырлары кырыктан арта. Ал арда яшелчә үсентеләре җитештерү генә түгел, иртә өлгерә торган яшелчәләр дә үстерергә җыеналар.
— Быел без яз җиткәнне көтеп тормадык, кайбер яшелчәләрне утырта да башладык инде, вакытыгыз булса, иртән парникка барып чыгы-
ләрне бу ысул белән игү профессор Эдельштейн тарафыннан моннан күп еллар элек инде сынап каралган һәм яхшы нәтиҗә биргән. Аны Москва тирәсендәге алдынгы колхозлар да шактый киң кулланалар. Ләкин ул безнең Татарстанга КПСС Үзәк Ко-митетының сентябрь Пленумыннан соң гына килеп җитә алды.
Билгеле, торф-черемә чүлмәкләрне хәзерләү эше сентябрь Пленумыннан соң да үзеннән-үзе башланып китмәде. Аны оештыру өчен колхоз җитәкчеләренә дә, авыл хуҗалыгы белгечләренә дә шактый зур тырышлык күрсәтергә туры килде. Ул «Татарстан» колхозында да шулай була. 2\\инсафага элек чүлмәк суга торган станок ясату өчен тимерче Хаҗип абый артыннан йөреп, итек табанын байтак шомартырга туры килә. Бер бара, аның вакыты юк, икенче кат бара, тимерченең ашыгыч эше бар, өченче баруда аның үзен очрата алмый... Колхоз правлениесенә чакыртып сөйләшкәннән сон. гына станок ясарга кирәклеге Хаҗип абыйның аңына барып җитә.
Колхозның җир картасында күрсәтелгән урыннардан, кар актарып, кышкы салкыннарда торф ятмаларын эзләү, торф чыгаруны, ташуны оештыру бик ансат эш булмый. Автомашина белән агроном үзе Бө-гелмәгә барып, хлорлы калий алып кайта. Аның каравы чүлмәкләрне ясый башлагач, Минсафа ул мәшәкатьләрнең барысын да оныта, күңеле үсеп, дәрте канатланып китә. Чөнки Мөзәянә Сафина җитәкчелегендә чүлмәк сугучы, кызлар бик уңган булып чыгалар. Алар, үзләре әйтмешли, бу «хикмәтле» чүлмәкләрне көнгә ике мең урынына дүртәр мең данә җитештерә башлыйлар. Берничә мең данә ясагач, Минсафа бу эшне вакытлыча туктата һәм чүлмәкләрне сынап карарга була: төрле яшелчә орлыклары утырта, аларның тишелеп чыгуларын дүрт күз белән көтә. Ләкин нәтиҗә матур булмый, орлыкларның бик азы гына тишелә. Агроном үсенте утыртылган чүлмәкләрен МТСка алып бара, лабораториядә тикшертә. Нәтиҗә торфның ачырак булуын, аңа көлне күбрәк кушарга кирәк икәнен күрсәтә. Тагын
41
гыз,—диде Минсафа. Аннары ул кинәт тынып калды:
—- Гафу итегез, хәтеремнән чыгар-ганмын, фермага чакырганнар иде,— диде һәм ашыгып чыгып китте.
Әйе, агрономның эш колачы бик киң хәзер. Аңа колхоз председателе белән бергә, хуҗалыкның барлык тармаклары: игенчелек өчен дә, яшелчәчелек өчен дә, башкасы өчен дә җавап бирергә туры килә.
Фермада бервакыт шундый хәл була. Сарыкларның йоны коела, тавыклар кабыксыз йомырка сала башлыйлар. МТСның участок агрономы, яки колхозның сорт-сынау участогында агроном булып эшләгән чагы булса, бәлки, Минсафа да, башка агрономнар кебек, аның сәбәбен тикшерү һәм хәлне төзәтү чарасын күрүне участок зоотехнигы эше, дип караган булыр иде. Ләкин хәзер ул колхозда иген уңышы өчен генә түгел, бәлки терлекчелек өчен дә җаваплы работник. Минсафа моны яхшы аңлый. Ул сарыкларның йоны коелуны, тавыкларның җитлекмәгән йомырка салуларын ничек туктатуның сәбәпләрен белергә тели, яңа китаплар укып чыга, МТСның баш зоотехнигы белән киңәшә. Мәсьәлә ачыклана: терлекләр өчен вита-минлы азык җитәрлек бирелми икән. Сарыкларга урманнан яшел чыбык алып кайтып ашаталар, тавыкларга известно бай азык бирә башлыйлар.
Терлекләрне рацион белән ашату, азыкларны эшкәртеп бирү һәм кайбер сыерларны савымга кую кебек эшләрдә дә Насыйрова инициатива күрсәтә. Бу чаралар кышкы чорда, былтыргыга чагыштырганда, сыерлардан сөтне ике-өч тапкыр артыграк савып алырга мөмкинлек бирәләр. Менә шуңа күрә дә, фермада эшләүчеләр берәр кыенлык килеп чыкса, зоотехник килгәнне көтеп тормыйлар, Минсафа белән киңәшәләр.
... Колхозның парнигы авылдан ике километр чамасы ераклыктагы кечкенә бер елга буенда. Ул келәт өрлегенә ябыштырып эшләнгән карлыгач оясын хәтерләтә: елганың көньякка таба, сөзәкләнеп киткән ярына эшләнгән. Аның да сере бар икән:
— Төньяктан исә торган салкын җилләрдән үсемлекләргә ышык була, ә кояш исә аларга туры карый,— ди Насыйрова.
Без килгәндә парникта кызу эш бара иде. Бер җирдә колхозчылар парник чокырларына салу өчен ташып куелган тиресләрне кузгатып өяләр, ә икенче урында бер бабай тирес өемнәрен чокыган да, әвен төсле итеп, берсен-берсенә сөяп утыртылган агачларның асларына ут як-кан.
— Бераз янгач тирес белән күмәбез, аннары пыскып кына яна ул,— ди бабай һәм кулын сузып, берничә көн моннан элек күмелгән һәм пыскып куе төтен чыгарып утыра торган өемнәргә күрсәтә.
Парникка Минсафа иртүк, колхозчылар белән бергә, килгән. Ул пальто өстеннән соры плащ кигән, башына соры мамык шәл бәйләгән. Аның өс- башына күз төшерү белән үк, бирегә озак эшләргә килүен аңлыйсың. Ул тиресне болай яндыруның ни өчен кирәк икәнен сөйләп бирде.
Алар башта тиресне шулай уртасына ут ягып кыздыралар икән, аннары аны кары көрәлгән һәм төбендәге туң балчыгы казып алынган парник чокырына тутыралар. Шулай итеп, чокырның стеналары, анда салынган тирес черемәсе белән кәсле балчык кушымтасы җылынгач, яшелчә утырталар һәм өстен пыялаланган рама белән каплыйлар.
Биредә март бураннарына кадәр парникка утыртылган суганнар ямь,- яшел булып шытып чыккан иде инде. Агроном саклык белән генә бер кырыйдагы раманы күтәрде һәм суганнар арасына, туфракка кадап куелган термометрны алды.
—18 градус, әйбәт, суган өчен бу нормаль җылылык,— диде ул, термо-метрга карап.
Төшкә таба, көн аязып, кояш карау белән бер үсмер малай капчык белән суган китерде. Җылытылган һәм туфрак салынган парник чокырын Минсафа башта маркерлап чыкты, аннары хатын-кызлар суганны утыртырга керештеләр. Ике-өч көн үткәч, берничә парникка үсенте үстерү өчен помидор, кыяр, кәбестә һәм башка яшелчә орлыклары чәчте
42
ләр. Кыскасы, парникта эшнең колачы көннән-көн киңәя бара.
Әнә шулай агроном Насыйрова колхозда производство мәсьәләләре белән җитди рәвештә шөгыльләнү белән бергә, колхозчыларның сүзләрен аз гына да хәтереннән чыгармый. Ул артельнең хуҗаларын әле- дән-әле колхоз клубына җыя һәм алар белән агротехник темаларга беседалар үткәрә, лекцияләр сөйли. Көз көне бирегә килеп эшли башлау белән үк Насыйрова авыл хуҗалыгы мастерлары хәзерләү курсын оештырган. Кышкы озын кичләрдә, электр нурлары белән балкыган клубта колхозчылар иген уңышын күтәрүнең алдынгы ысулларын өй-рәнгәннәр. Ерак бригададагы кол-хозчыларны мәшәкатьләп йөртмәс өчен Насыйрова занятиеләрне шун-. да — Үтәмеш авылының үзенә барып үткәрә торган булган. Колхозның үзәге — Иске Иштирәк авылыннан ун километрга якын ераклыктагы бу бригадага Казан лекторлары гына түгел, бәлки район лекторлары да сирәк барып чыгалар. Шуңа күрә занятие буласы көнне Үтәмеш авылы клубына курста укырга язылган ке-шеләр генә түгел, олырак буын кешеләр дә, яшьләр дә күп җыела. Агроном да инде билгеләнгән тема буенча занятиене үткәрү белән кайтып китәргә ашыкмый, колхозчыларны кызыксындырган башка сорауларга да җавап бирергә тырыша. Шулай сөйләшә-сөйләшә алар еш кына Америкага һәм Кореяга, Франциягә һәм Германиягә... «барып кайталар».
— Әгәр дә үзең әйтмәсәң, төннәр буена да утырырга авырсынмыйлар алар,— ди Насыйрова, колхозчыларның бүгенге көн мәсьәләләре белән бик нык кызыксынуларын аңлатырга теләп.
Алар курста алган белемнәрен колхоз производствосында практик эш белән ныгытып баралар. Туфракта дым туплау турында занятие булганнан соң алар көрәкләр күтәреп кырга кар тотарга киткәннәр. Орлыкларны чәчүгә хәзерләү темасын үткәндә амбарларда орлыклар чистартканнар, ә инде бәрәңге һәм яшелчә культураларының уңышып күтәрүгә бәйле темаларны үткәндә маркерлар һәм сабаннар җигеп басуга чыкканнар. Анда кар белән капланган басуны маркерлаганнар һәм квадратлап-оялап «бәрәңге утыртканнар»...
Эшнең яңа булуы һәм агрономның бурычлары киңәюе аркасында Мнн- сафа өчен күп кенә аңлашылмаган мәсьәләләр килеп чыга. Моннан ун еллар элек авыл хуҗалыгы техникумында алган белемнең хәзерге шартларга җавап бирмәвен сизгән ул. Шуңа күрә Минсафа читтән торып уку юлы белән югары белем алырга кирәк, дигән фикергә килә. Ул үзен укырга алуны сорап, Казан авыл хуҗалыгы институтына гариза һәм техникумны отличнога бетерү турындагы дипломын җибәрә. Ләкин бер кечкенә генә аңлашылмау чыгып, аның документларын кире кайтарганнар.
Нотариуста утыручы кыз егете турында уйлапмы, яки орфографияне онлык-тозлык кына белгәнгәме, Мин- сафаның авыл хуҗалыгы техникумын отличнога тәмамлавы турындагы дипломыннан күчермә алганда, отличноны тырнаклар эченә алган. Ул чакта аңа Минсафа үзе дә игътибар итмәгән. Ә инде ахырда шул «хәерсез» тырнаклар аның документ-ларын институттан кире боруга сәбәпче булган. Шулай итеп, Минсафа- ның бер елы әрәм киткән. Ләкин ул моңа карап институтка кереп укудан күңелен сүрелдермәгән һәм хәзер шуның чарасын күрә.
Март бураннары күптән үтте инде. Йомшак канаты белән агачларга, кырларга, елга тугайларына орынып, кышын йокыга талган табигатьне уятып, яз килә. Җир өсте кардан арына башлау белән Минсафа, кыш буена үзен борчыган бернәрсәне — тәҗрибә өчен көздән чәчеп калдырылган сабан бодаеның язмышын белү өчеп басуга китә. Ул юеш туфрактан әле бер җирдән, әле икенче җирдән казып бодай бөртекләре эзли, аларпың ничек саклануын тикшерә. Болай әйбәт күренә үзе, ләкин әле тынычланырга иртә.

— Моннан сон, бодайның язмышы көннәрнең ничек булуына бәйләнгән. Бодай тишелеп чыккач та, каты салкыннар булмый икән, беренче тәҗрибә уңышлы чыкты дигән сүз, ә инде салкыннар булса...
Көннәр җылынган саен, кыр эшләре киңәя бара. Басуда кар сулары чылтырап ага, иген уңсын дисәң, тездән кар ерып, «шифалы суны» тотып калырга кирәк, кыш буена тырышып, күп көч куеп җыйган җирле һәм минераль ашламаларны кырга чыгарырга, уҗым тукландырырга кирәк. Ул эш бетүгә туфрак өлгерә. Чәчү башлана. Бер җирдә былтыр аз уңыш биргән күпьеллык үлән чәчүлеген сөрәләр, бодай чәчәргә хәзерләнәләр, икенче урында туңга ■сөрелгән җирләрне тырмалыйлар. Амбар тирәсендә кеше тавышлары, машиналар гөрелтесе тынмый: ор-лыкларны кояшта җылыталар, яро-войлаштыралар... Парникта да эш бик күп. Минсафага һәр җирдә булырга, һәр эшне агрономия фәне кушканча җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Шул кагыйдәне аз гына боздың исә, уңышны куркыныч астына куюың мөмкин. Бар урында да булу, бар эшкә дә өлгерү өчен агрономга бик аз йокларга туры килә. Менә шуңа күрә дә «Татарстан» колхозы кешеләре Минсафаны яраталар, үз итәләр.
— Безнең Минсафа булсын дип йөри ул,— диләр колхозчылар аның турында.
КПССның Шөгер райкомы секретаре Сафии да бу колхоз турында, аның агрономы турында уңай фикердә.
— Гәрчә «Татарстан» колхозының председателе иптәш Салахов зур укыган кеше булмаса да,— ди. ул,— тәҗрибәле һәм тырыш работник. Аннары анда без иң яхшы агроном иптәш Ыасыйрованы җибәрдек. Быел колхоз турында без азрак борчылабыз.
Ләкин Минсафа Насыйрова үзе бүгенге эше белән һич тә канәгать түгел. Бик аз эшләнгән төсле тоела аңа. Ул колхозның тагын да матуррак киләчәге турында һәм иҗади эш турында уйлый. Иген уңышын күтәрүнең яңа алымнарын производствога кыю рәвештә кертү, киләчәктә парникларны кызган тирес белән түгел, ә пар белән җылыту нигезендә яшелчәләрне иртә һәхм күпләп җитештерү,'сыерларны электр агрегаты ярдәмендә саву, колхозда авыл хуҗалыгы культурасы йорты булдыру турында, тагын башка бик күп нәрсәләр турында планнар кора ул.
Әйе, аның бу планнары, һичшиксез, уңышлы хәл ителер. Чөнки алар авыл хуҗалыгын текә рәвештә күтәрү турында КПСС Үзәк Комитетының сентябрь Пленумы, партия һәм хөкүмәтнең бу турыда аннан соңгы карарлары нигезендә күрелә торган практик чараларга нигезләнгән. Хәзер авылларда әнә шул тарихи карарны үтәү өчен киеренке көрәш бара. Коммунист-агроном Минсафа Насыйрова шул бурычны уңышлы үтәү өчен алдынгылар сафында торып көрәшә.