Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА КОНКУРС


ТАССР Мәгариф министрлыгы, Татарстан Совет язучылары союзы: һәм Таткнигоиздат, татар балалар әдәбиятын үстерү максаты белән, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен иң яхшы художество әсәрләренә конкурс игълан итәләр.
Конкурсның срогы бер ел; 1954 елның 1 нче июненнән 1955 нче елның 1 июненә кадәр.
Конкурсның тематикасы түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
Совет халкының коммунизм төзүдәге бөек иҗади хезмәте, авыл хуҗалыгының тагын да үсүе, совет кешеләренең материаль шартларының тагын да яхшыруы, җәмгыятебезнең алга үсешенә комачаулый торган кайбер искелек күренешләре белән көрәш, хезмәткә аңлы караш, коммунистик мораль тәрбияләү.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясе — совет халкын коммунизм төзүдә рухландыручы һәм оештыручы.
Советлар Союзы халыкларының дуслыгы.
Бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәш.
Советлар Союзында балалар һәм яшьләр тормышы, совет мәктәбе, комсомол һәм пионер оешмаларының тормышы; балаларда җаваплылык, дуслык һәм иптәшлек мөнәсәбәтләре.
Туган якның байлыгы, аның табигате, экономикасы, техникасы, фәне һәм культурасы.
Конкурсның бурычларына җавап була алырлык башка — ирекле темалар.
Түбәндәге премияләр билгеләнде:
Романнар һәм повестьлар өчен беренче премия (бер) 15000 сум; икенче премия (ике) 10.000 сум; өченче премия (ике) 5.000 сум.
Хикәяләр, поэмалар һәм шигырьләр өчен беренче премия (бер) —4.000 сум; икенче премия (ике) —3.000 сум; өченче премия (дүрт) —2.000 сум.
Пьесалар өчен беренче премия (бер) — 15.000 сум; икенче премия (ике) — 10.000 сум; өченче премия (ике) —5.000 сум.
Конкурска дигән кулъязмалар машинкада 2 экз. басылып, авторның исем-фамилиясе һәм адресы күрсәтелгән булырга тиеш.
Кулъязмаларны җибәрү өчен адрес:
Казань, ул. Баумана, 19. Дом печати, Таткнигоиздат, «На конкурс»-