Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЭТИК ОСТАЛЫК ТУРЫНДА


ФОРМА ТУРЫНДА СӨЙЛӘРГӘ КИРӘКМЕ?
Иң элек бу сөйләшүебезнең максатын ачыклыйк.
Билгеле булганча, әдәбиятта, димәк — поэзиядә дә, үзмаксат итеп куелган форма бурычы юк. Форманы һәрвакыт эчтәлек билгели һәм сәнгатьтә соңгысы һәрвакыт беренче урынга куела. Теге яки бу әсәрне язу өчен без башта «социаль заказ» алабыз — ягъни үз сыйныфыбызның, үз җәмгыятебезнең теләкләрен һәм та-ләпләрен өйрәнәбез, шуны аңлыйбыз, шуны йөрәктә хис итеп, үз алдыбызга идея бурычы куябыз. Бары тик шуннан соң гына шул эчтәлеккә ярашлы, шул идеяне укучыга бөтен тулылыгы белән җиткерә алырлык форма эзләү башлана.
Әдәби әсәрнең художестволылыгы (укучы югары художестволы әсәрләр көтә!) шул ике төшенчәнең — идея эчтәлеге белән әдәби форманың аерылгысыз бердәмлеге тәэмин ителгән булуда. Поэтик осталык шул бердәмлеккә ирешә алу сәләте ул.
Бөек Пушкин шигырьне тылсымлы авазларның, хисләрнең һәм уйларның аерылгысыз, бердәм союзы дип атады.
Безнең сәнгать армиябез шундый союз булдырырлык осталыкка ирешергә— яңа художество формаларын бертуктаусыз эзләргә һәм эшләргә, аны революцион эчтәлек белән кушарга, осталык дошманына — формализмга каршы көрәшергә чакырылган.
«Форма турындагы мәсьәлә, —дип язды Маяковский, — шигырь ясауга шундый караш турында мәсьәлә ул: шигырь минең, йөрәкнең анда башка бернинди юл белән дә кереп булмый торган, бары тик поэзия белән генә керергә мөмкин булган участогына үтсен. Форма турындагы мәсьәлә— иң мөһим мәсьәлә.
Яшел тармаклар сирәк әле хәзергә, Әдәбият кәүсәсендә яшеллек сирәк. Ныклы тармак булу өчен—шагыйрьгә Осталыкны ныгытырга кирәк».
Осталык таләбе — идеяле булу, ал-дынгы идеаллар өчен көрәшү, тормышны өйрәнү һәм аңлау, үз заманыңның сулышын тоеп яшәү, тәҗрибәңне һәм рухи байлыгыңны өзлексез үстерү таләбе ул.
Осталык таләбе — сайлаган темаңны хәл иткәндә сурәтләү чараларын оештыра белү, язучылык технологиясенең бөтен детальләрен үзләштергән булу, камилләштерелә барган поэтик форма таләбе ул.
Димәю без форма турында язарга да, сөйләргә дә тиешбез. Бу безгә осталыкка өйрәнү, поэтик тәҗрибәләрне уртаклашу өчен кирәк.
Дөресен әйтик, бездә поэтик форма турында, шагыйрьнең иҗат процессы, иҗат лабораториясе турында аз языла, аз сөйләнелә. Әдәби үсешнең мөһим бер ягына мондый игътибар- сызлыкны бик күп фактларда күрәсең.
Теге яки бу поэтик продукция турында сөйләгәндә безнең тәнкыйтьче иптәшләребез дә, ара-тирә тәнкыйть язгалаган шагыйрьләр дә гадәттә әсәрнең бары тик материалына анализ ясыйлар, бары тик тема тирәсендә сүз куерталар. Шигырьдә поэ-
91
тика — шагыйрьнең осталык үзенчәлеге, форма алымнары, тел материалын эшкәртү стиле, шигырь язуның поэтик техника һәм «поэтик тел үзенчәлекләреннән килеп чыккан специфик яклары (образ, ритм, рифма һ. б.) исә гомумән онытыла. Кайбе-рәүләр, әһәмиятле тема үзе үк форма бурычын өстән төшерә дип уйлап күрәсең, шагыйрьнең поэтикага булган игътибарына хәтта кимсетеп карыйлар.
«Мәңгелек шигырьләр» исемле бер мәкаләсендә, мәсәлән, без Мөхәммәт Садри иптәшнең шундый раславын укыдык: «Коточкыч авыр шартларда, фашистлар төрмәсендә, кулына богау салынган килеш язылуына карамастан, Муса Җәлил шигырьләре үзләренең эчтәлекләре белән генә түгел, сәнгатьчә оста э ш- л ә н е ш л ә ip е, поэзиянең иң гүзәл җәүһәрләре булу ягыннан да игъти-барны биләп алалар». Безнеңчә, биредә ялгыш аңларга урын калдырган фикерләр бар. Янәсе, нинди шартларда язылуына карап, шигырьнең эчтәлеге һәм эшләнеше турында аерым гына да сөйләргә мөмкин, янәсе, шигырь үзенең эчтәлеге белән генә дә поэзиянең иң гүзәл җәүһәре була ала (?!)
Белинскийны истән чыгармаска кирәк иде — аның таләбе бөтенләй башка бит: «Теләсә нинди художество әсәренең иң мөһим шартларыннан берсе — идеянең форма белән, форманың идея белән гармоник бәйләнеше һәм аның органик бердәмлеге санала...»
Менә икенче мисал. «Диңгез ясалган якта» исемле шигырьләр җыелмасының авторы «буларак, миңа из- дательстводан рецензия алырга туры килде. Рецензентның кем икәнлеге билгесез — издательствода, ни өчендер, ул әйтелми, ләкин кем генә булмасын, аның шигырь турында кайбер фикерләре белән килешергә һич мөмкин түгел иде. «Автор болай уйлый, — дип яза рецензент: — куплетта һәр сүз, һәр буын нинди дә булса бер фикер әйтсен... имештер, һәр сүз үз бурычын үтәсен... мәгънә тыгыз, •сүзләр кысылып-кысылып төялә, куплет шартлап китәргә тора». Рецензент уйлавынча, боларның бөтенесе — ялгыш позиция, аныңча, «аз сүз белән күп әйтәм дип, сүзләрне дыңгычлап төямәскә... кыскалык, тыгызлык өчен көрәшмәскә» кирәк.
Кайсына ышанырга: рецензенткамы, әллә поэзиянең төп принцибына — «фикергә иркенлек, сүзләргә кысанлык» принцибынамы? Халык иҗаты үрнәкләре, мәкальләр турында сөйләгәндә, Горький аларның, «бармакларны йодрык итеп кыскандагы шикелле» сүзләрне кысарга өйрәткәнлеген һәм укыганда исә шул «кысылган» сүзләрнең бик күп нәрсәне ачып салырлык булып киң җәелгәнлеген әйткән иде. Кемнән өйрәнергә: халыктанмы, әллә кыскалык яратмаган рецензенттанмы?
Күрәсез, практикабызда кайбер буталчыклыклар, ачыкланып бетмәгән фикерләр юк түгел әле. Димәк, форма турында, аның төп таләпләре һәм аерым элементлары, аларның эчтәлеккә хезмәте турында җентекләп сөйләшергә кирәк.
Еш кына безнең теге яки бу әсәр, поэзиянең теге яки бу принцибы турында чыгышларыбыз теоретик яктан тиешенчә нигезләнми, кирәкле «профессиональ» төс алмый, сөйләшүләр конкрентлаштырылмый, поэтик төшенчәләр үз исемнәре белән атап әйтелмиләр. Биредә классик язучы һәм бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның шагыйрьләргә киңәшен искә төшерү артык булмас: «И угыл, әгәр шагыйрь булып шигырь әйтергә теләсәң, шигырь гыйльмендә йөртелә торган атамаларны яхшы өйрән, шагыйрьләр арасында бәхәсләшергә туры килсә, яки сине имтихан өчен сорасалар, җавапка аптырап калма...»
Димәк, «шигырь гыйльме», поэзиянең жанр буларак үзенчәлекләре, аның теориясе, формасы, техникасы турында сөйләшергә без хаклы. Тәнкыйтьче иптәшләр һәм өлкән шагыйрьләребез, әдәби осталык турында теоретик мәкаләләр язып, үзләренең иҗат тәҗрибәләрен сөйләп чыгышлар ясый башласыннар иде. Моны яшь һәм башлап язучылар да, укучыларыбыз да инде күптән көтәләр.
Яшь язучыларның күптән түгел булып үткән II республика конферен
92
циясе өчен хәзерләнгән бу чыгышта, барыннан да элек, поэзиягә килергә теләгән, аның ишеген шакыган, хәтта бусагасын атлап үткән яшьләргә, үз каләмдәшләремә, поэтик хезмәтнең ни дәрәҗәдә җаваплы һәм авыр хезмәт икәнлеген, шигырьдә югары поэтика таләпләрен аңларга хәлдән килгәнчә булышу максат итеп куелды.
«СҮЗ ГАЗАБЫ». ОБРАЗ ЯСАУ
Поэтик хезмәт, чиксез зур тырышу һәм эзләнүләр процессы, шагыйрьнең «баштанаяк беленмәгән якка юл тотуы» социаль заказ алудан, булачак әсәрнең идеясен, максатын бил гел әү- ,дән башлана дидек.
Моның өчен шагыйрь тормышны күзәтте, материал үзләштерде, фактларны җыйнакландырды, мөһимен мөһим түгелләреннән аерды һәм туларның барысын йөрәге аша үткәреп, тәҗрибәсен, рухи байлыгын өстәп, тормыш материалы эретмәсен хәзерләде. Л. Толстой художникның эчке бу хезмәтен чәчелергә тиешле кырны тирән итеп алдан сөрү дип атый. «Мин пошынам һәм бернәрсә дә яз-мыйм, — ди ул Фетка язган бер хатында. — Ә үзем бик азапланып эшлим, чәчәргә тиеш булган кырымны тирән итеп алдан сөрү буенча бу эшнең миңа ничек авыр икәнлеген күз алдыгызга китерә алырсызмы...»
Хәзер шул хезмәтнең нәтиҗәсе — тормыштан сыгып алынган фактлар, әзер поэтик заготовкалар үзләрен экономияле сүз калыбына салуны, үзләренә генә хас форма киеменә киендерүне сорыйлар. Таләп шундый: формаң савытына коры су тутырма, ә укучы көткән ширбәтне сал (төче сүзләрне түгел, әлбәттә!) һәм факт-ларың, Маяковский әйткәнчә, форма калыбында чалбар эчендәге борча кебек югалып та калмасыннар, артык зур булып, поэтик киемнән тырлаеп та тормасыннар!
Кыскасы, ритм сайлау, булачак шигырьнең ритмик агышын билгеләү, һәм шул ритмны сүзләр белән тутыру, шигырь строфаларын техник эшкәртү — шагыйрьнең форма өстендә эшләве башлана.
Ләкин поэзия букетына теләсә нинди чәчәк ярамый. Букет урынына чәчәкнең рәсемен генә дә биреп булмый — аңардан хуш ис аңкымаячак! Шигырь өчен ачык, аңлаешлы, «Кешелек көченең полководецы» була алырлык сүзләр сайлап «сүз газабы* кичерелмәсә, поэтик хезмәтнең эмоциональ нәтиҗәсе бервакытта да тулы була алмый.
Ы у р и Арсл а нов н ы ң « Ф а ке л л ар» шигыреннән бер генә строфага күз салыйк. Республикабызның нефть үзәге булган социалистик Баулының бүгенге күренеше турында матур фикерле строфа ул:
Баулы шәһәр булып үсеп бара: Тасма кебек — асфальт юллары. Көндез-кичен анда утлар яна, Алар тирән девон утлары.
Ләкин сорау: строфада һәр сүзнең мәгънә нагрузкасы бармы, дежур сүзләр, бушчәчәк сүзләр, бизәк сүзләр юкмы? Сүзләрнең ритмы, эчке музыкасы, аваз ягыннан яңгырашы, фразада урнашу тәртипләре, пунктуациясе ничек — туларның бөтенесе фикергә хезмәт итәме?
Безнеңчә, әле бу строфага кул тыгарга урын калган: беренче юлда «Баулы» белән «шәһәр» сүзләре урыннарын алмаша алалар — ритм шуны таләп итә; икенче юлда «асфальт юллар тасма кебек» диелә, нинди тасма — күз алдына килми, эпитет юк, «кебек» сүзе урынына эпитет табарга мөмкин иде; өченче юлда ник «көндез-кичен» генә дигән сорау туа, тәүлектә «төн-иртә» дә бар бит, — «көне-төне» уңышлырак буласы. Ә «анда» сүзенең нагрузкасы аңлашылмый: әгәр ул урын-җир төшенчәсе итеп алынган булса, шәһәр- Баулыда факеллар яна мәгънәсе ки-леп чыга бит, ә икенче строфада факеллар «җәелгәннәр яшел далага» диелә. Дүртенче юлның «утлары» рифмага куелган, ләкин үзенең эчке яңгырашы белән рифмадаш сүз аңа. алда булмады — икенче юлдагы «юллары» бик ерак аваздаш.
Димәк, бу строфада Толстой кагыйдәсе — әдәби әсәр өчен бердәнбер- сүзне сайлап алу һәм аны әсәрдә, бердәнбер урынга кую таләбе әле ахырынача үтәлеп бетмәгән. Бу «сүз газабы» ахырынача кичерелмәгән дигән сүз.
93
Ә Каюм Насыйри киңәшләре исә менә мондый:
«И угыл, әгәр шагыйрь булып шигырь әйтергә теләсәң, тырыш: шигырьдә сүзең ачык булсын,, авыр, аңлаешсыз сүзләр кертмә, ягъни шигырьдә бер сүзнең мәгънәсен үзен генә белеп, башкалар белмәслек булмасын. Чөнки шагыйрьләр шигырьне үзләре өчен түгел, башкалар өчен сөйлиләр... Халык чәчмәдә начар дип исәпләгән сүзләрне шигырьдә сөйләмә. Чөнки чәчмә — гади халык, ә шигырь — әдәбиятның патшасы, ягъни патшасы урынында...»
Яки менә шагыйрь телендә буш һәм шалтыравык сүзләрдән ачы көлгән Тукайны укыйк:
«...Бер үлчәүдә: кырау, сорау, мияу, мырау, һәм калтырау һәм шалтырау һәм кыңгырау. Вә өркетик, вә беркетик, вә куркытыйк, Бетик, көтик белән сытыйк һәм кыткытыйк...
Менә шигырьдә юл ахырлары вәзен җәһәтеннән дөрес булса да, шигырьнең эчендә мәчеләр кычкырып, тавыклар кытакларга тотынсалар, бер дә күңелле түгел инде».
Күңелле түгел шул, иптәшләр. Тән-кыйтьчеләр безгә һәм без, шагыйрьләр, бер-беребезгә шул күңелсезлек- ләрне булдырмауда булышырга тиешбез.
Ләкин бу нәрсә ритмны тутыру өчен сүз сайлауның бер генә ягы әле. Иң мөһиме шул: ритмны шул сүзләрдән ясалган образлар яки үзләре образ булган сүзләр белән, тирән фикер белән тутырырга кирәк бит. Сүз сайлыйм, сүз тутырам дип, кос-тюм җилкәләренә мамык тутыргандагыча эш итеп булмый.
Образлылык — шигырь өчен төп закон. Образ — шигырьне ачык, аңлаешлы һәм истә кала торган итүче иң зур чара. Л. Толстой образсыз шигырьне бары тик юлларга бүлгәләнгән, рифмалаштырылган проза дип атый һәм аны җир сөргәндә сука артыннан биеп йөрү шикелле сәер бернәрсә белән чагыштыра.
Образ җәүһәрләрен халык үзенең борын-борыннан килгән авыз иҗатында — җырларда, мәкальләрдә, әйтемнәрдә, табышмакларда, әкиятләрдә, сөйләкләрдә тудырган.
Уҗым басуын күз алдына китерү өчен, мәсәлән, табышмакта ике күчерелмә мәгънә — уҗымның ике сыйфаты сурәтләнә:
Кар астында кышлаган, Бүреген яшел тышлаган.
Ялагай, икейөзле һәм явыз кешене мәкаль аның капма-каршы характер сыйфатлары аша күрсәтә:
Ерак торсаң кешнәшер,
Якын килсәң тешләшер.
Әйтик, гашыйк булган берәү үзенең сөйгәнен өзелеп сагына, күз алдында һаман аны күрәсе, бергә буласы килә. Менә шулай туп-туры итеп, без санап чыкканча гына әйтелсә, бу хисләр бер колакка керү белән икенчесеннән чыгып та китәр иде. Шуңа күрә дә халык аны йөрәк-кә үтәрлек образ белән әйтергә тырышкан:
Өй артындагы бакчада
Син тирәк булсаң иде, Шул тирәкнең төпләрендә -Мин җиләк булсам иде.
Читтә, еракта яшәгән дусны сагыну, аңа омтылу, аңа якынлык турында чиксез зур хисләр халык җырларының менә нинди җыйнак һәм кыска юлларына сыя алганнар:
...Хат эчендә барыр идем, Язу карасы булсам.
...Яңгыр тамчылары булып
Алдыңа тамар идем.
...Агып барып кайтыр идем Сулар акмый шул якка...
Нинди гүзәл картиналар, вакыйгалар, җанлы образ булып, күз алдына килеп баса һәм, ичмасам, ник кенә бер «син еракта», «мин сине сагындым», «күрәсем килә» дигән аңлату булсын. Укучы аларны кар-тиналарның, сурәтләүләрнең үзендә күрә! Менә шул инде ул образлы сөйләм, шул инде поэтика, шул инде чын поэзия — фикерләр өчен иркен, сүзләр өчен кысан булган шигырь юллары.
Образлылыкка өйрәнү өчен безнең әдәбиятның бик бай һәм бик күптәнге традицияләре, сүз осталарыбыз- иың гүзәл үрнәкләре, халык иҗаты-
94
нын бетмәс-төкәнмәс тирән чишмәсе бар.
Шагыйрьнең бурычы — фикерне бертуктаусыз эшләтеп, яңа, матур образлар ясау, поэзия тәнкыйте бурычы исә шул образларны өйрәнү, үстерешү, аларга нигезле* анализ бирү. Ләкин безнең практикабызда еш кына моның киресе булгалый әле. Мәсәлән, Ә. Давыдов иптәшнең бер шигыренә («Мәхәббәт каһарманы») «Чаян» журналы рецензиясендә без образны күрә торып аңламау яки аңларга теләмәү, аны шигырь-дән кысрыкларга маташуны күрдек.
Соңгы вакытларда язган сатирик шигырьләрендә Ә. Давыдовның, тәэсирне арттыру өчен, теге яки бу төшенчәне чамадан тыш арттырып су- рәтләуалымын — гиперболаны шактый уңышлы кулланган очраклары булды. Реалистик сәнгатьнең арттырып сөйләү - хокукы һичшиксез бар. Гипербола кыю фикер нәтиҗәсе булып туган баһадир образ ул, аның ярдәмендә реаль җирлектәге иң фан-тастик вакыйгаларны күрсәтеп була.
Ә менә безнең «Чаян» иптәш ни өчендер «Мәхәббәт каһарманы»н- дагы:
Стаканга зың-зың яңгырау биреп Дөп-дөп тибә завның йөрәге,—
дигән гиперболик төшенчәне, һәм:
Пешереп тора бүлмә һавасы, Хәтта инде
Пәрдәләрдән көек исе килә, Гүя хәзер дөрләп янасы, —
дип аңлы рәвештә арттырып әйтүне, поэтик алым буларак, яшәүгә хаклы санарга, шигырь өчен кирәкле образ дип танырга теләми.
Ә бит образны образ булганы өчен инкарь итәргә түгел, ә аның художество нагрузкасы ни дәрәҗәдә булуы. табигыйлеге һәм ышандыру көче, фикергә хезмәте, экономияле- леге һәм эффектлылыгы, образга карата таләпләргә ничек җавап бирүе турында сөйләргә кирәк иде. Ул таләпләр, безнеңчә, шундый: образ ачык, төгәл, тормышчан, үткен, мак-сатка юнәлдерелгән һәм тирән эчтәлекле булсын, һәрбер поэтик әсәрнең төп образы, ягъни социаль заказга, төп идеягә җавап бирә торган кузаллау образы (мәсәлән, Маяков- скийпың поэзия темасына язган шигырьләрендә төп образ: шагыйрь — эшче, поэзия — хезмәт, шигырь — корал дигән төшенчә) һәм аны. төп образны, үстерә, киңәйтә, конкретлаштыра торган ярдәмче образлары (мәсәлән, поэзия темасына без алда әйткән төп образны үстерү өчен Маяковский тапкан бик күп ярдәмче образлардан: шагыйрь — бәхет эшләп чыгаручы совет заводы, комму-низмга поэзия күгеннән сикерү, каләмне штыкка тиңләштерү,, шигырь сортларын коммуна буенча үлчәү; поэзия — радий эзләү; рифма белән төбәп, ритм белән ярсу; китап курганнары, шигырь юллары тимере, китап битләре гаскәре; поэтик юллар фронты, үткен рифма сөнгеләре һ. б. кебек төшенчәләр) булырга тиеш дибез без. Ләкин ачыклык, тормышчанлык, төгәллек, үткенлек һәм эчтәлеклелек таләпләре бу образларның һәркайсы алдына тигез куелырга тиеш.
КЕМ НИЧЕК ЯСЫЙ?
«Шигырь төзү — ритмлы һәм рифмалы сүз сөйләү дигән сүз генә түгел. Хыялсыз,, тәртипсез, художествосыз шигырь сөйләмә. Метафора, чагыштыру, каршы кую һәм шуларга охшаган бик күп сурәтләү алымнары бар, шуларны куллан...» (Каюм Насыйри).
Чыннан да, шагыйрь карамагында бик күп сурәтләү чаралары бар. Маяковский әйткәнчә, «укучының теге яки бу форма белән ни дәрәҗәдә туенган булуына карап», теге яки бу конкрет идеяне җиткерү өчен кайсы күбрәк эффект бирә алуына карап, ул чараларның теләсәң ниндиен сайлап алырга һәм теләсәң кайсы белән эш итәргә мөмкин.
Барлык образларның да нигезендә төшенчәләрне, сүзләрне һәм сүз әй-ләнмәләрен күчерелмә мәгънәдә куллану ята: шагыйрь үзләренең теге яки бу яклары, билгеләре белән бер- берсенә охшаган ике күренешне чагыштыра, бер күренешнең сыйфатлары белән икенчесенә характеристика бирә, икенче вакыйганы бәяли, икенче күренешне ачык һәм образлы итеп күз алдына китерә.
95
Алар а п-а к балыклар күк Йөзәләр иртән кичеп...
(Г. Тукай)
Күтәрелә төтен һавага,
Әйтерсең лә,
Айны терәп куйган багана.
(Ә. Фәйзи)
Бу мисаллар поэтик троп буларак кулланылган чагыштыру алымына китерелде. (Күрәсез, әгәр чагыштыру реаль җирлектән алынса, чагыштыргыч төшенчә белән чагыш- тырылмыш төшенчә арасында бәйләнеш ачык , конкрет булса, аның ярдәмендә шактый матур, истә кала торган һәм үткен образлар ясап була.
Ә менә М. Хөсәен иптәш:
Безнең балачак имән кебек нык, Каен кебек якты нур чәчә,
дип чагыштыра. Биредә инде образ үз таләпләренә берничек тә җавап бирми: кая монда тормыш төгәлләге һәм мәгънә логикасы? Балачак ничек нур чәчә дә һәм ул нур ни өчен каенныкы кебек икән?
Бала телендә каеннарны «ак алъяпкыч кигән апалар» белән чагыштыруга (Ә. Бикчәнтәева) сокланасың, ә Александр Матросов турында: «Фашистларга каршы сугышларда, үткен кылыч булып чыңлады» (М. Садри) образына исә ышануы авыр. Чөнки чагыштыру теманың үзенә ятышлы түгел, халыкта таралган, популяр төшенчәләр ярдәмендә эш-ләнмәгән. Ә бу «бик кирәк бит. Есенин турындагы шигырендә Маяковский чагыштыруларны әдәби тормыш материаллары белән ясый, озынлык, мәсәлән, «Доронин шигырьләре кебек» дип аңлатыла. Нәтиҗәдә алым тенденциоз булып чыга, әдәби агитация коралына әйләнә.
«Сулико» җырының халыкта бик таралган, популяр җыр икәне билгеле. Һәм менә шагыйрь С. Смирнов шул популярлыкны үзенең «Мәхәббәт повесте»нда чагыштыру алымы өчен бик оста файдалана. Сөйгән кызын эзләп азапланган һәм тапмаган минутта аның лирик герое болай ди:
Радиода кемдер Суликоны эзләде, Ләкин, минем кебек үк, тапмады...
Поэтик төшенчәнең санын яки сыйфатын ачыклый, аңлата, характерлый торган сүзләр — э л ите т- л ар н ы иң күп кулланылган образлар дияргә мөмкин. Ләкин шигырь, юлында иҗек санын гына тутырса, фикер һәм мәгънә нагрузкасы бул- маса, тормыш төгәллеген бирмәсә> сыйфатлый торган нинди генә алтын- көмешле сүз дә образ була алмавын «күбебез eui кына онытабыз. Тукайның «Аксакал кыш»ы, Такташның «Нечкә билле җил»е, Гали Хужи- ның фронтта яуган «Тимер яң- гыр»ы — һичшиксез уңышлы, ачык һәм конкрет эпитетлар. Ләкин эпитетка образ буларак «кечкенә нәрсә», «вак-төяк» дип карау очраклары да юк түгел.
«Октябрь» журналы уңышсыз кулланылган бер эпитет турында бик урынлы язып чыкты. Сүз почта ящигының «туемсыз» дип эпитетлан- ган ярыгы турында бара иде. Эпитет үзе матур, почта ящигына карата уңышлы сайланган. Ләкин аны ящикка нибары бер хат салган ке-шедән генә әйттерү авторның бу уңышын юкка чыгарган, чөнки бер генә хат салучы өчен почта ящигы һич тә туемсыз була алмый.
Тирән мәгънәле метафорик эпитетлар («чал диңгез», «бөдрә каен» һ. б.) эзләп һич тә баш ватмыйча, кул астында булган беренче сүзне эләктереп алып, шаблон, тапталган эпитетлар («көләч кояш», «шат елмаю», «бәхетле яшьлек», «данлы ил» һ. б. кебек) ясауга каршы тел күтәрергә бездә дә күптән вакыт инде.
Реаль фактны фантастика белән, куркынычны көлке белән аралашты- рып, кешене яки төшенчәне чамасыз, гадәттән тыш арттырып сөйләү алымнары (гипербола, гротеск), читләтеп әйтү һәм яшерен көлү (а л л е г о р и я, ирония) бигрәк тә сатирик әсәрләрдә аеруча эффектлы булуын безнең Тукай «Кисек- баш»ыннан ук башланган күптәнге поэтик практикабыз күрсәтә. Кызганычка каршы, безнең бүгенге поэзиябез сатирик әсәрләр тудыру өлкәсендә активлык белән артык мактана
96
алмый. Үткен бу алымнарның көчен бөтен тулылыгы белән файдаланасы, көчле, яңа сатирик образларны барлык шагыйрьләребез иҗатында да күрәсе иде.
«Ерак яшерсәң якыннан табарсың», «Кешегә баз казысаң үзең батарсың» кебек чиксез образлы мәкальләр бар. Гомуми телдә, гомуми сөйләмдә булган фикергә капма- каршы итеп, көтелмәгән фикер әйтү яки шуны күрсәтү юлы белән ясалган шундый парадокс образ үрнәген без С. Хәкимнең дүрт юлдан гына торган бер шигырендә («һөҗүмнән соң») күргән идек:
Таң алдыннан барган сугыш тынды кинәт. Иптәшләрнең саны тулмый — иш ким чыга. Исемлеккә теркәп аны утырганда,
— Юк, үлмәдем!—дип чокырдан Шишкин чыга.
Биредә Шишкинның «үлмәдем!»е аны «теге дөнья» исемлегенә теркәүгә парадокс. Совет солдатының үлемсезлеген раслау өчен нинди тирән мәгънәле һәм отышлы чара бу!
Безгә афоризм булып, канатлы фраза булып яңгырый алырлык шундый образлар күбрәк кирәк!
Кискен, контраст, капма-каршы, мәгънәләре белән каршылыклы булган сыйфатлардан ясалган образлар — оксимороннар (мәсәлән, М. Горькийда «кара яшен», безнең кайбер әсәрләребездә «шаулы тынлык», «татлы әрнү», Нури Арсла- новта «бит урталарын кыздыра сал-кын» кебек троплар) турында да шуны ук әйтергә мөмкин.
Яки менә Муса Җәлилнең «Соңгы җыр» контрастлары:
Җир йөзе шундый киң, Күңелле һәм якты!
Тик төрмәм караңгы,- Ишеге йозаклы.
Күктә бер кош оча — Югары, югары. Мин ауныйм идәндә, Кулларым богаулы.
Тышта бер гөл үсә Яңгырга коенып; Мин кибәм, мин сулам Төрмәдә боегып.
«Тар» һәм «караңгы» дип кенә, төрмә тарлыгын һәм караңгылыгын күз алдына ачык китереп булмас иде, — шуңа күрә шагыйрь моны җир йөзе киңлеге һәм яктылыгы фонында күрсәтә; «Бер кош югары оча, бер гөл яңгырга коена» картиналары да шуның өчен үк — тоткынның идәннән күтәрелә алмавын, кибүен, сулуын күрсәтү өчен сайланган отышлы поэтик алым. Отышлы да, экономияле дә!
Экономияле дигәннән, төшенчәне шулай җыйнак һәм шул ук вакытта мәгънәгә бик бай итә торган башка тропларны да онытмаска кирәк.
Кышкы төннәр әкият сөйлиләр...
(һ. Такташ)
Архитектор портфелендә Зур бер яңа шәһәр ята, Мичуринчы күңелендә Яңа бакча чәчәк ата.
(Ә. Давыдов)
Төшенчәнең исемен әйтмичә, бары тик аңа хас сыйфатларны гына күрсәтеп тә (перефраз) кемнеңдер кышкы төндә әкият сөйләгәнен, архитекторның яңа шәһәр проекты төзүен һәм мичуринчының ниндидер яңа сорт җимешләр чыгару, бакча үрчетү өстендә эшләвен бик матур аңлатып булган.
Бөтен бер төшенчәне аның өлешенә генә хас исем белән, күплекне берлектә яки киресенчә атап сөйләргә мөмкин (синекдоха). Мәсәлән, бездә Москва дип бөтен Россияне, «Идел егете» дип Татарстан улын аңлаткан исемләүләр кулланылганы бар. Шагыйрь Гали Хуҗи- ев Киевта Хмельницкий һәйкәлен һәйкәл дип бөтенләй атамыйча, аны җанлы картина итеп күз алдына китереп бастыра:
Һәм каршылый безие бөек Богдан Менгән килеш бронза атына...
Метонимия куллану — шигырьдә бер төшенчәнең исемен бөтенләй икенчеиеке белән әйтү исә («Тукайны укыдым», «Эшләпәле карт», «Сыңар кул» һ. б.) шигырьне кысу, фикерне җәелдерү өчен шулай ук аеруча игътибарга лаеклы алым.
Поэтик практикабыз биргән катлаулы троплардан берсе метафо- р а и ы ң күплегенә дә, уңышлыла- рына да куанырга мөмкин.
Такташ, «совет сәүдәсе үсәр, спе-кулянтларга, хосусән сәүдәгәрләргә
7. „С. ә.- № G. 97
көн калмас» дигән фикернең күчерелмә мәгънәсен менә ничек бирде:
Базар. Базарда магазиннар.
Сәүдәгәрләр план корып ята таларга. Күршедәге эшче кибетләре Үлем маршы җырлый аларга.
Җыр йөрәктә туарга, шагыйрьнең күңел хисләре белән баетылырга һәм халыкка, илгә хезмәт итәргә тиешле дибез без. Муса Җәлилнең поэтик сөйләмендә шушы фикер онытылмас образда аңлатыла:
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз...
Әхмәт Фәйзинең солдаты өчен:
Бөтен йолдыз — кызылармеец, Ә ай — отделённый командир...
Колхоз председателенең күп төрле, җаваплы эшен, күп кешеләр белән идарә итүен Шәйхи Маннур ике юлга сыйган уңышлы метафора белән күрсәтә:
Йөз тезген аның кулында, Кирәк белеп тартырга...
Аларның уңышы —образлы әйтемне яки сүзне икенче әйбергә яки вакыйгага карата күчерелмә мәгънәдә дөрес куллануда, охшашлыкка яки аерымлыкка дөрес басым ясауда.
Төгәллек, конкретлык таләпләренә җавап бирмәгән метафораның укучыда төрле сораулар һәм гаҗәпләнү генә тудыруы мөмкин:
Узып киткән поезд җиленнән
Яшь урманнар канат кагына.
(3. Мәҗитов)
«Канат кагыну» өчен җил булу ни өчен кирәк һәм урман ничек канат кагына ала? Күрәсез, сораулар туа, димәк, образ аңлашылмый, аңлашылмагач — укучыга аның нигә кирәге бар?
Кешегә хас сыйфатларны җансыз әйберләргә һәм башка төшенчәләргә күчереп ясалган сыйландыр у образы аеруча поэтик киеренкелеккә, философик мәгънәгә ирешү өчен зур мөмкинлек бирә:
Картаеп эштән чыгып көннәр үлә...
Карт тарих башын ияр түбән табан...
(һ. Такташ)
Кирәк очракта берәр берәмлекне, көчне, мөмкинлекне кечерәйтеп, га-диләштереп күрсәтү өчен, хәтта «кире образлылык»та (литота) ясала. Мәсәлән, Маяковскийның «Сугыш һәм тынычлык» поэмасында «череп бара торган 40 кешелек вагонга — нибары 4 аяк бар» диелә. Бу образда дүрт сүзе кырыкның тәэсирен киңәйтми, ә, киресенчә, аны тар рамкаларга кертә.
Ләкин санлы образлар белән без еш кына киресен дә эшли алабыз:
Илле фашист исән калыр иде Әгәр монда килеп үлмәсәм.
(Ф. Кәрим)
Биредә сүзнең тәэсирен кечерәйтү түгел, ә арттырып, зурайтып күрсәтү күздә тотыла.
«Колактан кергән салкын сүз, йөрәккә җитеп боз була» ди халык. Колакка салкын булып кермәсен, йөрәккә җитеп боз булмасын өчен, сүзләрдән ясалган образлардан тыш шигырьнең һәр сүзе, һәр сөйләм әйләнмәсе һәм һәр синтаксик төзелеше үзе дә образлы булырга тиеш. Об- разлыландырылган сүзләр — стилис-тик фигуралар үзләре бик күп төрле була алалар, ләкин аларга карата таләп бары бер генә: ул, поэтик һәм стилистик чара буларак, форма элементы буларак, эчтәлек белән мо- тивлаштырылганмы, образ эчтәлегенә туры киләме, идеяне ачуга һәм укучыга җиткерүгә булышамы, го- мумхалык теле нормаларын һәм за-коннарын бозмыймы?
Берәүләр бер үк төрле авазларны кабатлап аллитерация ясый яки аваз ияртеме куллана:
Кар оча, кар себерелә, Кар котырына һәм кар ява...
(Г. Тукай)
Икенчеләр әсәрнең интонациясенә үсә бару яки кимү характерын бирү өчен аерым авазларны гына түгел, сүзләрне, синтаксистик әйләнмәләрне к а б атл ы й л а р:
Ант итәм кайтырга, Ант итәм җиңәргә. Беркайчан, беркайчан, Беркайчан мин үлмәм...
Кабатлауның градация, анафора, с и м п л о к а кебек төрле формалары, образ чарасы буларак, хәтта тавтология дә кулланыла.
98
Сүзләргә басым ясау, сүзләрне аеру яки аларга аерым мәгънә бирү, төшенчәнең хәтта үз аваз үзенчәлекләрен характерлау өчен кирәк алымнар болар. «Кар оча, кар себерелә...» шигырен бәлки кабатланган шул «р»ләр шигырь иткәндер дә! Әгәр «Ант итәм кайтырга...» строфасыннан. «болар артык сүзләр» дип, бер «ант итәм» һәм ике «беркайчан»ны сызып ташласак, интонация һәм мәгънә оттеногы бик күп кимер иде. Безгә шигырьдә «дежур» сүзләр, «буш» сүзләр белән бутап образ-сүз- ләрне сызып ташларга көчәнүләр бе-лән көрәшергә кирәк. Сүзләрне аеру, басым ясап әйтү, гомуми ритмика калыбына кертү өчен грамматик җөмләдә аларны гади тәртипне бераз бозып (ләкин һич тә «чыктым аркылы күпер» ясамыйча!) үзенчәлекле урнаштырган очракларда да шундый ук хәл. ДҮәсәлән, Такташның «Сез бу хатны минем укыганда» дигән шигъри юлы «Сез минем бу хатны укыганда» дип төзәтелсә, аның урынлы и н- версиясе юкка әрәм булыр иде.
Шигырьнең эмоция көчен арттыра, аны «укучы зиһененә якынлаштыра» торган әһәмиятле алымнарның башкаларына да тукталмыйча булмый.
Шагыйрь җансыз нәрсәләргә мө-рәҗәгать итеп шигъри сөйләмне бизәкләр белән баета (апострофа); аерым геройларга, табигать күренешләренә, укучыга кайчакта кат-кат, басым ясап мөрәҗәгать итә; риторик сорау куеп, шул сорауның үзе белән теге яки бу төшенчәне раслый; юл азакларында бер үк төрле аваз төзелешләрен кабатлап, аваз бетемнәре (эпифора) ясый; сөйләмгә үзенә бертөрле син- таксик төзелеш бирү, паузалар, тавыш бүлүләрне оештыру өчен аерым сүзләр арасында теркәгечләрне я бөтенләй төшереп калдыра (асинде- т о п) яки аларны күп итеп куллана (п о л и с и н д е т о п); персонажларын үзара сөйләштереп, аларга сөйләм характеристикасы өчен д и а- л о г л а р бирә.
Шагыйрьне, әгәр ул поэтик арсеналның бу мөмкинлекләреннән киң файдаланмаса, гаепләргә мөмкин, ләкин, әгәр инде ул теге яки бу поэтик чараны эзләгән һәм тапкан икән, ул чараның уңышлы һәм кимчелекле якларына һич тә күз йомып калырга ярамый. Фикерне ахырынача әйтмичә, аны укучының үзенә сизенергә калдыра торган поэтик алым бар. Ул д ә ш м и к а л у (умолчание) дип атала. Шигырь язганда аның бик кирәкле һәм бик уңышлы образ булуы мөмкин. Ә бер-беребезнең иҗатына анализ ясаганда андый дәшми калулар исә бервакытта да шигырьдә сүзләрне генә түгел, һәр авазны — һәр сузыкны һәм һәр тартыкны үз урынына кую өчен җитди тырышлык тәрбияләмәс.
Ике төшенчәнең яки күренешнең я охшашлыгына, я аерымлыгына басым ясап, аларны кискен ител каршы куя яки, киресенчә, параллель рәвештә тасвирлый торган сүз-об- разлар (антитеза һәм парал-лелизм) әдәби телне баету, шул юнәлештә эзләндерү ягыннан аеруча әһәмиятлеләр.
Салкын тыштан өйгә җылы Такташ Килеп керер төсле тоела...
(Ә. Фәйзи антитезасы)
Күзлек — велосипед; күзләр — иллюмина-
торлар; Җил — сыоызгы, җил — морҗа сандугачы. (В. Маяковский, Һ. Такташ параллелизмнары )
Бу уңай белән шагыйрьнең язу ма-нерасы, теле һәм яңа сүзләре турында берничә сүз.
«Язу манерасы, — ди Белинский,— ул талантның үзе, фикернең үзе. Язу манерасы — ул фикернең сизелерлек һәм рельефлы булуы; язу манерасында кеше үзе бар. Шәхес буларак, характер буларак, язу манерасы һәрвакыт оригиналь».
Язу манерасы асылда авторның теле, сүз эшкәртү стиле, аның эш материалы ул. һәртөрле материал, ә тел бигрәк тә, «үзендә булган иң яхшы нәрсәләрне — ачыклыкны, төгәллекне, бизәкле, яңгыравык якларны җентекләп сайлап алуны һәм шул иң яхшы нәрсәләрне тагын да кадерләп үстерүне таләп итә» (М. Горь-кий). Телнең нигезе — төп сүзлек составы һәм төп грамматик строе үзгәрешсез сакланса да, тел үзе гомумән акрынлап үзгәреп тора һәм ул үзгәреш язучы иҗатында да чагылмый кала алмый. Без искергән һәм
7* 99
үлгән сүзләрне (архаизмнар) әдәбиятта кулланудан чыгарабыз, чит ил сүзләренә (варваризм) һәм дорфа сүзләр, әдәби телгә кермәгән ялгыш әйләнмәләрдән (вуль-гаризм), аерым социаль группаларның гына вкусын чагылдырган үзенә бер шартлы сөйләм теленнән, аерым сүзләр һәм әйләнмәләр җыелмасыннан (ж аргон) баш тартабыз һәм, ниһаять, яңа иҗтимагый күренешләребез һәм учреждениеләребезне билгеләү өчен, культура, фән, техника өлкәсендә яңа уңышларыбызны сөйләү өчен яңа мәгънә кабул иткән яки бөтенләй өр-яңа сүзләр (неологизмнар) кулланабыз.
Язучы, халык белән бергә, м-илли телне үстерешергә, баетышырга тиеш. Бу исә халык сөйләмен, халык иҗатын тирәитен һәм яхшы белергә, яңа сүзләрнең туган тел рухына туры килгәннәрен генә, морфологик һәм грамматик яктан дөресләрен генә куллана белергә кирәк дигән сүз (Ә. Фәйзи: «илне электрлый торган көпчәкләр», Г. Хуҗи: «утырсаң синең арбаңа, еракка китеп булмас» һ. б.).
Бер яфрагына карап агачны танып булган кебек, шагыйрь дә бер сүзеннән үк үзен таныта алырга тиеш. Төрле шигъри почерклар һәм иҗади үзенчәлекләрнең бөтенесен бер калыпка салып үлчәп булмый. Маяков- скийның «яхшы һәм төрле шагыйрьләр күбрәк булсын» дигән таләбе шагыйрьләрнең язу манералары бе-лән төрле булуларын, почерк төрлелеген, иҗади новаторлыкны да эченә ала бит.
Новаторлыкны техник эшкәртү өл-кәсенә генә кайтарып калдыру турында һич тә сүз бармый. Новаторлык барыннан да элек эчтәлектә — халыкның яңа таләпләрен тотып ала белүдә, тормышта яңа күренешләрне аңлау һәм үстерүдә, кешеләр арасындагы яңа мөнәсәбәтләрне дөрес төшенүдә, яңа характер сызыкларын сурәтләүдә күренергә тиеш. Ләкин форма новаторлыгы да моннан аерылгысыз. Үз почергы өчен көрәшеп һәхМ аны яклап шагыйрь шул новаторлыкны яклый.
Мәсәлән, язучы Ф. Хөсни үзенең «Авыл өстендә йолдызлар» повестенда Айдар «сумкасыннан блокнот тартып чыгарды, тиз генә дүрт гамәл белән шөгыльләнеп алды, саннар, исәп-хисаплар ясады...» ди дә, соңыннан «болай дүрт гамәлләп, бөте-несен алдан исәпләп куюның файдасы күренеп тора» дигән җөмләдә бик матур һәм бик табигый килеп чыккан яңа фигыль — «дүрт гамәл- л ә п»не ясый. Ачык һәм үткен бу сүзнең ясалышында халык иҗатына хас күчерелмә мәгънә дә, образ да бар. Менә шул аңа әдәби телебезгә керү хокукын бирә һәм аны букваль тәнкыйтьтән, сызып ташларга мата-шулардан һичшиксез якларга- кирәк.
һәр сүзе, һәр алымы турында тиешле поэтик вкус белән сөйләгәндә генә тауга менүче авторга тагын да югарырак үрләү өчен юл күрсәтергә мөмкин. Юкса аны түбәнгә кире борып төшерүләр булуы ихтимал.
Ләкин бу мәсьәләнең икенче мөһим ягын да онытырга ярамый. Новаторлык бервакытта да «үзмаксат булып тормый, яңа нәрсә һәрвакытта да искедән яхшы булырга тиеш, шулай булмаса аның бернинди мәгънәсе юк» (Жданов). Яңа эчтәлекне ачу өчен кирәге булмаган һәм аңа яраксыз новаторлык белән мавыгулар формализм сазлыгына гына өстерәр.
Шигырьләр р и т м, шагыйрьнең яхшы һәм начар р и ф м алар ы, поэтик әсәрләрнең жанр төрлелеге һәм интонацион ягы турында биредә әле әйтелмәде. Поэтикада мөһим бу элементларның һәрберсе турында киң итеп сөйләшү, поэтик практикабызда аларга игътибарны арттыру исә һичшиксез кирәк. Әдәби осталык турында чыгышларда ша-гыйрь һәм тәнкыйтьче иптәшләр бәлки аларга аерым-аерым тема итеп тә тукталырлар.
Осталык турында, язучылык тех-нологиясенең спецификасы турында мондый чыгышларны әдәби эшнең кагыйдәләрен язу дип беркем дә аңламас, әлбәттә. Маяковский әйткәнчә, шигырь язу өчен бернинди дә кагыйдә юк һәм була алмый, шагыйрь тапкан образлы тасвирлау алымының һәм сүзнең һәркайсы үзе яңа бер кагыйдә ул. Аның максатын безнең көрәшебез, безнең үсешебез таләпләре—поэзияне төссез, начар

халтуралы әсәрләрдән арындыру таләбе билгели.
«/Музаларга хезмәт итү ашыгу һәм кабалануларны яратмый» дигән бөек Пушкин. Безнең Тукан аны: «һич риза түгел үземнән, язганымнан соңра мин» дип кабатлаган. Такташ поэзиядә һәрбер сүзе, һәрбер җөмләсе өчен үзен сыйныф алдында мәсьүл (җаваплы) санады. Поэтик осталык турында сөйләшү барыннан да элек шагыйрьдә үз-үзенә таләпчәнлек тәр- бияләү.аның фикерен даими эзләнүләргә, образлар табуга юнәлдерү, редакциягә үз шигырьләренең беренче вариантын, чиле-пешлеләрен күтәреп килүләрдән кисәтү дигән сүз ул.
Маяковскийның сәнгать армиясенә приказларын, шагыйрьләргә адресланган чакыруын бервакытта да исебездән чыгармыйк: )
Әйдәгез, көнләшүләрсез һәм фамилияләрсез тезик
Коммуна бинасына сүзләр кирпечен! ...Әйдәгез, җиде тир чыкканчы эшлик Санны арттыру, сыйфатны яхшырту өчен.