Логотип Казан Утлары
Публицистика

А. П. ЧЕХОВ ИҖАТЫ


(Үлүенә 50 ел тулуга карата)
«Кешенең бөтен нәрсәсе: йөзе дә, киемнәре дә, җаны да, фикерләре дә — бөтенесе, бөтенесе гүзәл булырга тиеш».
(„Ваня абый“ пьесасыннан Астров сүзе.)
Бөек рус язучысы Антон Павлович Чеховны без, эчкерсез бөек талант иясе булу белән бергә, гаҗәеп тыйнак, үзенә карата чиксез таләпчән, кешеләр белән мөгамәләдә гаять дәрәҗәдә ягымлы, олы җанлы бер кеше итеп беләбез.
•Чехов, чыннан да, бар яктан да гүзәл кеше булган: шәхси тормышында да, иҗатында да. Ул гомере буе алга сөргән югары мораль-этик принциплар Чехов тирәсендә ниндидер күтәренке, дәртле, киң сулышлы атмосфера тудырган; Чехов белән булганда, кешеләр үзләрен иркен тойганнар. Рус әдәбиятының М. Горький, Л. Толстой кебек титаннары Чеховның олы җанлы булуына тиккә генә сокланмаганнар бит! Чеховның кешелек сыйфатларын язучылык эшеннән аерып карау мөмкин түгел, киресенчә, Чеховның бөек иҗатын аның соклангыч кешелек сыйфатлары белән тыгыз бәйләнештә караганда гына тирән аңларга мөмкин. Бу бик табигый. Чөнки үзендә югары мораль-этик сыйфатлар тәрбияләгән язучы гына зур эстетик уңышларга ирешә ала. Бу реалистик сәнгать закончалыкларыннан берсе.
Бары тик буржуаз әдәбиятчылар гына художник иҗатында этик һәм эстетик нормаларның тыгыз бәйлә-нешен кире кага алалар, алар гына художникның шәхси тормышында, имеш, безнең эшебез юк, аның әсәр-ләре турында гына сүз йөртергә кирәк дип авыз суларын корыталар. Декадентчылар мәктәбе художникны мораль нормалардан, югары этик нормалардан азат дип караулары белән, үзләре дә аңламыйча, реакцион мораль тараттылар, рухи гарипләнделәр, аннары иҗатларында череп таркалдылар.
Халыкның намусы булган алдынгы рус әдәбияты, бөтен гомере буе сәнгатьтәге реакцион агымнар белән рәхимсез көрәшеп килде, буржуаз богемачылыкның бозыклыгыннан ачы рәвештә көлде. Узган гасырның 80 нче елларында, Чехов үзенең иҗат эшчәнлеген башлап җибәргән вакытта, патша самодержавиесенең кара реакциясе йөгәнсез котырынып йөргән бер вакытта, буржуаз богемачылык әдәбият мәйданында торган саен ныграк тамыр җәя бара иде. Ул чорда әллә ничаклы талантлар, үзл әрендә реакция коты р ы и у ы н а каршы тора алырлык көч таба алмыйча, мәгънәсезгә һәлак булдылар. Чехов андый югалтуларны әрнү белән, җаны ачып үткәрә. Гаять дәрәҗәдә булдыклы, сәләтле Александр һәм Николай исемле бертуганнарының, талантларын кирәкле эшкә җикмичә, һәлак булулары югары мораль сыйфатлар тәрбияләүнең язучыга никадәр кирәк икәнен Чехов алдына бөтен кискен
76
леге белән китереп куя. Рус әдәбияты традицияләрен дәвам итеп, Чехов язучы исеменең пакьлеге өчен тук-таусыз көрәтә. Чеховның хатлары арасында эчтәлеге белән генә түгел, формасы белән дә гаять дәрәҗәдә кызыклы бер хат бар. Шушы хатта Чехов язучының җәмгыятьтә үзен- үзе тотышы ничек булырга тиешлеге турында яза. Чехов фикере буенча, сәнгатькә бөтен көчен куеп эшләүче чын художниклар «кешене ихтирам итәләр, шуңа күрә алар кечелекле, йомшак күңелле, ягымлы, юл кугачан булалар... Алар шау-шуга да, суыкка да... ачы 'шаяртуларга да... түзәләр. Алар ихлас күңелле һәм ялган сөйләүдән, уттан курыккан кебек, куркалар. Алар хәтта вак- төяк нәрсәләрдә дә алдашмыйлар. Чөнки ялган — тыңлаучыны мыскыл итә. сөйләүчене пычрата. Алар күз буямыйлар: өйдә дә, кеше янында да бертөрле булалар, үзеннән түбәннәр алдында шапырынмыйлар... чып талант ияләре ничек тә булса күр-гәзмәдән читтә, караңгыдарак, халык арасындарак калырга тырышалар... Крылов та әйткән бит: буш мичкә каты яңгырый дигән. Тәрбия юлы белән йогынты ясарга чакырылган булуларын аңлаганга күрә, алар үзләренең таланты белән мәгърур...’
Тәрбияле кешеләр шундый. Үзең килеп эләккән мохиттан түбән тормау, тәрбияле булу өчен Пиквикны укып чыгу һәм Фауст монологын ятлау гына җитми... биредә туктаусыз көне-төне эшләргә, гомер буе укырга, өйрәнергә, ихтыяр көче булдырырга кирәк... Биредә һәр сәгате кадерле».
Нинди кайнар, ярсу вәгазь! Кешеләр белән мөгамәләдә гаять дәрәҗәдә сак һәм ихтирамлы Чеховның һәртөрле вәгазь укулардан, өйрәтү, акыл сатулардан качканын да исәпкә алсак, бу хатның Чехов өчен хас булмаган тонда язылуы бөек художникның язучы этикасына никадәр әһәмиятле нәрсә итеп каравы ачык аңлашылыр. Үзенең таланты белән армый-талмый ' халыкка хезмәт итәргә, авырлыкларны җиңеп, тайпылмыйча алга, үзенең максатына барырга тиешле язучының гүзәл образы Чеховның әлеге хатыннак безнең каршыга ачык килеп баса. Чехов үзе дә шундый язучы иде. Аның тормышы һәм иҗаты «туктаусыз көне-төне эшләү» ул. Чеховка, чыннан да, вакытының «һәрбер сәгате кадерле» иде.
Антон Павлович Чехов Таганрог шәһәрендә 1860 елның 17(29) янва-ренда туа. Булачак язучының балалык һәм үсмер еллары гаять авыр шартларда уза. Баштарак бу авырлык материаль кысынкылыктан бигрәк, Чеховлар семьясында урнашкан каты, тупас тәртипләрдә, таяк системасында күренә. Чеховның әтисе — тумыштан бик сәләтле, ләкин аз белемле һәм балалар тәрбияләү мәсьәләсендә һичнинди төшенчәсе булмаган кеше, үзенең теләкләренә, капризларына семьяда берсүзсез буйсынуларын таләп иткән. Аның шундый капризларыннан берсе — үзе оештырган һәм үзе җи-тәкчелек итә торган чиркәү хоры була. Чехов үзенең абыйсы һәм энесе белән бергә гимназиядә уку өсте- нә, әтисенең кондитер лавкасында эшләргә һәм чиркәү хорында катнашырга тиеш була. Каршы сүз әйтмә, колларча баш иеп тор! — менә Чеховлар семьясында урнашкан тәртип. Чехов соңыннан язган истәлекләрендә «тамчылап-тамчылап үзеннән коллык буйсынуын сыгып чыгарырга» туры килүен язды, ләкин шундый аяусыз дуамаллык шартларында да Чеховның кол булып калмавы безгә билгеле. Нәкъ менә шул кол булып калмау, үз дәрәҗәңне белеп яшәү аркасында Чехов бала чакта ук, бертуганнары белән бергәләп, әтисенең кимчелекләреннән көлә торган булган, ягыш күңелсез, сүлпән тормышка үзенең шаян көлкесе белән ничектер ямь кертеп җибәргән.
Әтисе тәмам бөлеп Москвага күчү сәбәпле, Таганрогта гимназиядә берүзе укырга калгач, Чехов тормышның рәхимсез кырыс якларын үз җилкәсендә кичерә, үзенең көчен,
77
мөстәкыйль яшәү мөмкинлеген ныграк тоя башлый.
1879 елда Чехов, Москвага күчеп, Москва университетының медицина факультетына укырга керә. Семья-ның авыр хәле аның бердәнбер туй-дыручысы булган Чеховны әдәби эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр итә. Ул шул чактагы «Стрекоза», «Бу-дильник», «Осколки» һ. б. юмори-стик журналларга хәбәрчелек итә. Чехов бик күп яза. Аның төрле псев-донимнар белән кыска-кыска хикәя-ләре, парчалары, сцеикалары юмо-ристик журналларның һәрбер номе-рында диярлек басылып килә. 1887 елдан башлап, Чехов ел саен юмо-ристик журналларга йөздән артык әсәр тапшыра. Билгеле, сәнгать зәвыкларын канәгатьләндерүдән бигрәк, туену, семьяны тәрбияләү максаты белән язылган бу дөнья тамаша әсәрләр арасында шул еллардагы юмористик беллетристикадан бер ягы белән дә аерылмаган чүп-чар да күп була. Ләкин укучы яшь юморист «Антоша Чехонте» әсәрләрендә, ул чорда юмористик журналларны, күмеп киткән арзанлы чүп- чардан, теш ыржайту, юкка авыз чайкаулардан аермалы буларак, яна бернәрсәне бик тиз күреп ала. Үзе анлапмы-юкмы, Чехов шул чорда «Чиновникның үлеме» (1883), «Белешмә» (1883), «Юан һәм нечкә» (1883), «Орден» (1884), «Дәрәҗә алу имтиханы» (1884), «Хамелеон» (1884), «Унтер Прншибеев» (1885) һ. б. кебек сатирик новелла җәүһәрләре бирә.
Бу хикәяләрдә шул заманның юмористик журнал редакторлары таләп иткән нәрсәләр — мавыктыр-гыч сюжет, көлкеле вакыйгалар һәм сәер бетемнәр барысы да бар. Ләкин шул ук вакытта Чеховның бу хикәяләре ваемсыз көлке, арзанлы шаярулардан нәрсәсе беләндер ае-рылып тора. Чеховның көлкесе кү-ңелсез көлү. Бу инде Гоголь әйткән «күз яше аша көлү», иҗтимагый мәсьәләләрдә Салтыков-Щедрппны авыр уйларга батырган көлү, бу инде алдынгы рус әдәбияты традицияләре — Гоголь, Щедрин традицияләре белән тирән багланышка керү иде.
Бу яктан караганда, Чеховның «Мельпомена әкиятләре» (1884) исемле китабына беренче булып ре-цензия язучы, хәзерге вакытта инде исеме ярым онытылган П. А. Сер-геенко, хаклы рәвештә, Чеховның китабы бик кызыклы икәнен, аның Диккеисча юмор белән язылуын: көлке дә, җан әрнеткеч тә булуын әйткән. Рецензент — Чеховны Дик-кенс белән чагыштырганда, әлбәттә, бик үк хаклы түгел, ләкин шулай булса да, ул Чехов юморының үзен-чәлеген дөрес билгеләгән: Чеховның көлүендә, чыннан да, арзанлы ма-выгуга урын юк, киресенчә, анда яшәп килгән иҗтимагый тәртипләр-нең гаделсезлегеннән ачыну һәм кешенең кешелек дәрәҗәсе тапталу-га карата күңел кузгаткыч сагыш сизелә. Менә кайчан Чеховның кече яшьтән үк үзенә һәм башкаларга ка-рата ихтирамлы булуы ачык чагыла..
«Публика зәвыкларына» ярашучы әдәби шарлатаннар җәмгыятьнең иң әшәке чирләрен буш мәзәккә, анек-дотка әйләндерергә маташкан бер вакытта, Чехов анекдот сюжетлары-на тирән иҗтимагый мәгънә сала. Мәсәлән, шул ук «Унтер Приши- беев» үзенең сюжеты белән шул заманда булуы бик мөмкин анекдотик факт. Ләкин Чехов аны ничек биргән? Үзенең фамилиясе белән үк изү, көч куллануны аңлаткан При- шибеевтан автор бөтенесен әйттереп бетерә. Вәхши законнардан тыш, Прншибеев бүтән бернәрсәне дә танымый. «Халыкка тәртипсезләнергә ирек бирү ярыймыни?—ди ул.— Халыкка ирек бирергә дип законның кай җирендә язылган? Мин ирек бирә алмыйм* юк. Әгәр дә аларпы мин таратмасам, мин җәзага тарт- тырмасам, кем эшләр соң аны?» Ул гына да түгел, Пришибеевны хәзерге законнар гына да канәгатьләндерми. Ул тагын да авыррак, тагын да тупасрак һәм мәгънәсезрәк үз законнарын уйлап чыгара. «Алар (крестьяннар. — И. А.) менә җыр җырлаудан тыя дип минем өстән жалу бирәләр... Җырның ни кирәге бар соң аның? Нинди дә булса эш белән шөгыльләнер урында алар җыр җырлыйлар. Ә тагын әле, кичен ут
78
кабызып утыру модасын китереп
79
чыгарганнар. Покыга ятарга кирәк, ә аларда сөйләшү, көлешү».
Ниһаять, Пришибссв әйтер сүзен әйтеп бетерде. Башка әйтер сүзе юк аның. Әмма әйткән кадәресеинән дә аның ахмаклыгы, тупаслыгы, түбән-леге һәм закон каршында тез чүгүе ачык аңлашыла. Хәтта куркыныч булып китә: унбиш ел буе гади рус мужиклары — хезмәт кешеләре ничек шушы тупас, аңгыра унтерның кыланышларына түзеп килгәннәр. Шушы хикәядә Чеховның осталыгы аеруча бер көч белән ачыла: биредә,, көндәлек гади, беренче карашка күзгә чалынмый торган фактлар аркылы чынбарлыкның гомуми, характерлы. типик күренешләре бирелә. 80 нче елларда иҗтимагый реакция чорында, шул чорның алдынгы интеллигенциясе тарафыннан унтер Пришибеев патша самодержавиесенең тупас, явыз күсәге итеп кабул ителә.
Ялганны, ялагайлыкны, дәрәҗә алдында тез чүгүне, ришвәтчелекне һәм җәмгыять тарафыннан туды-рылган башка бозыклыкларны фаш итсә дә, күптән түгел генә провин-циядән килгән, алдынгы революцион түгәрәкләрдән ерак торган Чехов бик табигый, гаделсезлекне, кешене кимсетү, мәсхәрәләүне ничек бетерү юлларын белми. Менә шуңа күрә аның хикәяләре сагыш белән эретелә, аларда кеше язмышы өчен борчылу сизелә. Бу сагыш, борчылу Чеховта ел саен арта бара. Бервакыт ул, үзенең уңай программасын эзләгәндә, хәтта Толстойиың «явызлыкка көч белән каршы тор- мау» кебек реакцион философиясе белән дә мавыгып ала. Ләкин бу Чеховның рухына ят булган мавыгу иде һәм ул язучының иҗатында сизелерлек * эз калдырмады. Толстой философиясе Чеховны канәгатьләндерми, тынычландырмый, аны сагыштан арындырмый, һәм ул һаман да үзенең иҗатында уңай идеалын чагылдырудан, политик симпатиясен һәм антипатиясен ачыктан-ачык әйтеп бирүдән кача. Әйе, ул аларны ачыктан-ачык әйтә алмаган, чөнки, кабатлап әйтәбез, Чеховның ачык политик программасы булмаган.
Чехов иҗатының бу үзенчәлеге заманында аны тормышка карата пессимистлыкта һәм идсясезлектә гаепләргә юл калдыра. Чехов иҗа-тының идеясезлеге турындагы ялангач легенданы бигрәк тә народниклар, аларның күренекле вәкиле Ы. К. Михайловский бик нык алга сөрә. Ләкин народниклар бөек язучының әсәрләрен аңламыйлар һәм аңлый да алмыйлар, чөнки Чехов алардаи бер баш өстен тора иде. 80 нче елларның азагында һәм 90 нчы елларда язган әсәрләрендә ул аңлы рәвештә төрле-төрле иҗтима- гый-политик агым идеологлары белән бәхәсләшә һәм художество чаралары белән аларның идея-политик карашларының нигезсез икәнлеген исбат итә.
Мисал өчен «Мезонинлы йорт» (1896) хикәясен алыйк. Чын мәгъ-нәсендә шигъри һәм Чеховча тотнаклы лирик хисләр белән тулы бу хикәя югалган бәхет турында сөйли. Хикәяне сөйләүче художникның күңелендә гомер буе онытылмыйча, гөл чәчәгедәй саф, нәфис һәм гүзәл табигатьле бер кыз — Мисюсь яши. Художник белән Мисюсь бер-берсен эчкерсез бер ярату белән яраталар, димәк, аларның, кавышып, бәхетле булулары бик мөмкин. Ләкин, кыз-ганычка каршы, алар кавышу бәхетенә ирешә алмыйлар. Бу күтәренке романтик мәхәббәткә бәхетле булырга Мисюсьнең апасы Лидия Вол- чанинова ирек бирми. Художникның карашлары аның карашларына туры килми. Лидия Волчанииова, бай гына бер алпавытның кызы, прогрессив идеяләр белән мавыгып йөри, халыкка «якынаерга» тырыша. Лидия күрше авылда укытучылык итә һәм земский хезмәттә тора.
Лидия Волчанииова белән худож-ник арасында килеп чыккан прин-ципиаль бәхәс бик характерлы. Лидиянең народниклык эшчәнлеге- нең юкка вакыт әрәм итү икәнен аңлап, художник болай ди: «Минем уемча медицина пунктлары, мәктәпләр, көтепханәләр, аптечкалар— хәзер яшәп килгән шартларда бары тик халыкны коллыкка төшерергә генә хезмәт итәләр. Халык чамасыз озын чылбырлар белән бо
80
гауланган, ә сез ул чылбырларны кисмисез, тик аларга яңа буыннар гына арттырасыз...
Бер Аннаның баладан үлүе әһә-миятле түгел, ә әһәмиятле нәрсә менә кайда ул: әнә шул барлык Анналар, Мавралар, Пелагеяләр иртә таннан алып, караңгыга хәтле бил бөгеп эшлиләр, көч җитмәс авыр эштән авырыйлар, ач һәм авыру балалары өчен гомер буе калтыранып торалар, гомер буе авырулардан куркалар, гомер буе дәваланалар, ләкин вакытсыз сулалар, иртә картаялар, һәм пычракта, сасыда үләләр; аларның балалары, бераз үскәч, шул ук нәрсәдән башлыйлар, йөзләрчә еллар әнә шулай үтә, миллиардлаган кешеләр, бертуктаусыз курку астында яшәп, бер телем икмәк өчен генә, хайваннардан начаррак гомер кичерәләр. Алар хәленең бөтен дәһшәтлелеге шунда ки,— җан турында, үзләренең кеше икәнлекләре турында уйлап торырга аларның вакытлары юк: ачлык, суыклык, хайваннарча курку, бетмәс-төкәнмәс хезмәт, кар таулары шикелле булып, аларның рухани эшчәилеккә омтылу юлларын каплап тора; кешене хайваннан I аеручы һәм дөньяда яшәү кирәклекне әйтеп торучы бердәнбер нәрсә дә нәкъ әнә шул рухани тормыш бит. Сез аларга больницалар, мәктәпләр белән ярдәмгә киләсез, ләкин моның белән аларны богауларыннан коткару түгел, ә киресенчә, тагын да ныграк коллыкка төшерәсез...»
һәм художник болай дип өсти: <Әгәр дәвалыйсың икән, авыруларны түгел, ә аларны тудыручы сәбәпләрне дәваларга кирәк». Народниклар зшчәнлегсн, димәк, аны ярсып яклаган Лидия Волчанпиованың эшчәи- леген кире кагып, художник соңыннан үз карашларын әйтә, социаль утопиягә охшаган теорияне яклый.
Чехов, билгеле, художникның унай программасы белән килешми, әмма ул Лидия белән бәхәстә художник ягында. Хикәядә бу нәрсәне Чехов үзенең Лидиягә карата мөнәсәбәтен туп-туры күрсәтмәсә дә, күрү кыеп түгел. Лидиянең, эшлеклелек күрсәтеп, ыгы-зыгы килеп йөрүен ироник көлү астына куеп сурәтли Чехов.
«... Лидия әле генә каяндыр кайт- кан да, кулына камчы тоткан килеш, крыльцода басып, хезмәтчегә нәрсәдер кушып тора, аңа кояш төшкән, аның гәүдәсе зифа, үзе .чибәр иде. Ул, ашыгып, һәм кычкырып сөйлә- шә-сөйләшә ике-өч авыруны кабул итте, аннан соң зур эше бар кеше шикелле, кайгыртучан төс белән бүлмәгә керде, әле бер шкафны, әле икенчесен ачты, мезонинга менеп китте. Аны төшке ашка чакырып озак эзләп йөрделәр, ә ул без шулпаны ашагач* кына килеп керде».
Нинди болганчык эшлеклелек, нинди буш кайгыртучанлык! Бәхәс вакытында художник ачынып әйтеп биргән халык газаплары фонында Волчанинованың шундый эшлекле «кайгыртулары» нинди вак һәм кыз-ганыч булып кала. Юк, Чехов ачык- тан-ачык художник ягында, ул да, художник кебек үк, «әгәр дәвалыйсың икән, авыруларны түгел, ә аларны тудыручы сәбәпләрне дәваларга кирәк» дип саный.
Народниклык идеяләренең иллю-зиясен фаш итү бер «Мезонинлы йорт» хикәясенә генә хас түгел. Авыл турында язылган «Мужиклар» (1897) һәм «Чокырда» (1900) исемле повестьларында Чехов, замандашлары Г. Успенский һәм В. Г. Короленко белән бергә, народникларның социализмга крестьян общиналары аркылы килергә мөмкин дигән легендасын фаш итә.
Чехов үзенең повестьларында патриархаль крестьяннарны идеал-лаштыруга каршы чыга, чөнки ху-дожник патриархаль крестьяннарның социаль катлауларга бүленүен бик яхшы күреп тора.
Чеховны иң каты борчыган нәрсә народниклык идеяләре дип кенә әйтү дөрес булмас иде. Реакция ко-тырынган 80—90 нчы елларда ин-теллигенциягә бер народниклык чире генә йогып калмады, аннары Александр II не үтергәннән соң, на-родниклык белән интеллигенция бик мавыкмый да башлый, хәзер интел-лигенцияне яңа төр «чирләр» чолгап ала. Интеллигенция читтән кергән һәм үзебездә пешеп чыккан
6. -С. Ә." № 7 81
реакцион теорияләр белән мавыга. Чехов шуларның барысын тәнкыйть утына ала. Художник-реалист Чехов һәртөрле реакцион теорияләрнең халыкны самодержавие изүеннән, коллыктан коткармавын сизә.
Чехов «Күцелсез бер тарих» исемле хикәясендә гомере буе үзенең төзек акылы турында уйлап йөреп тә, актыктан, үлем алдыннан хатасын аңлаган кешенең трагедиясен бирә. Хикәянең герое атаклы профессор асрамага алган кызы Катяга үзенең гомер юлы турында сөйли.
«Мин беркайчан кешене хөкем ит-мәдем, очраган берсен гафу иттем, — ди ул. — Башкалар каршы килеп, ачу чәчкән чакта, мин киңәш бирдем, ышандырдым». Профессорның бу сүзләре турында уйлансаң, аның Толстой фәлсәфәсе белән яшәвен күрү кыен түгел. Элек профессор шулай яшәгән. Ә хәзер? «... Хәзер мин күрәлмыйм, нәфрәт- ләнәм, ачуланам, кәефем китә һәм куркам. Хәзер мин чамадан тыш кырыс,, таләпчән, ярсулы, иләмсез һәм шикләнүчән кеше булып киттем...»— ди ул.
Профессор моның нәрсәдән килеп чыгуын үзе дә белми. «Әгәр фикернең үзгәрүе карашың үзгәрүдән була икән, караш үзе ничек үзгәрә соң?—дип сорау куя ул үз алдына һәм болар барысы картлыктандыр, авыруымнандыр дигән шөбһәләренә каршы Катяның шундый җавабын ишетә:
— «Авыруның биредә бернинди катнашы юк, — ди Катя. — Сезнең күз алдыгыз яктыра төшкән, менә шул гына.»
Катя хаклы. Профессорның чыннан да, күзе ачыла, ул үзе ышанып йөргән карашларның тормыштан, чынбарлыктан аны читкә алып китү-ләрен, сукырайткан булуларын аңлый. Ләкин ул бердәнбер дөрес яңа карашка да килә алмый. Шуңа күрә дә Катяның тормыш мәгънәсен аңларга азапланып: «Нишләргә соң миңа?» дип борчылып биргән соравына каршы, профессор каушап: «Пичек дип җавап бирергә соң?» — дип уйлый. «Хезмәт ит» (народниклар лозунгысы. — И. А.) яки «байлыгыңны фәкыйрьләргә өләш», «үз- үзеңне танып-бел» (толстойчылык.— I I. А.) дип әйтү Катяга җавап бирүдән ансат котылу булыр иде һәм нәкъ менә шулай әйтү бик ансат котылу булганга күрә дә профессор ни дип әйтергә дә белми. Ә Катя кабаттан: «Әйтегез инде: нишләргә соң миңа?» — дип соңгы тапкыр өзгәләнеп сорагач,( ул дөресен әйтми булдыра алмый:
— «Чынлап әйтәм, Катя, белмим...» «Мезонинлы йорт» хикәясендәге герой төрле-төрле философик агымнарның мәгънәсезлеген аңлаган кебек, «Күңелсез бер тарих»тагы профессор да бу агымнарның дөрес юлны — «авыруның сәбәбен ничек дәваларга» кирәген күрсәтмәүләрен аңлый.
Әйе, профессор дөрес юлга басты. Әмма ул чор рус интеллигенциясе арасында әлеге профессор кебек ке-шеләр бармак белән генә санарлык була. Интеллигенциянең, күпчелеге томан эченнән бара, чынбарлыктан качып, абстракт философик системалар артына яшеренә.
Халыктан аерылган интеллиген-циянең көпшәклеге, җебегәнлеге, эшсезлеге Чеховның ачуын китерә, ул рәхимсез рәвештә аның ялгышларын камчылый. Бу яктан караганда, Чеховның В. И. Ленинга гаять көчле тәэсир иткән «6 нчы номерлы палата» исемле хикәясе бик гыйбрәтле.
Йомшак күңелле,( кешеләр белән яхшы мөгамәләле доктор Рагин егерме ел инде бер больницаның мөдире булып эшли. Больницаның рәте-чираты киткән, Никита кебек явызлар авыруларны кыйныйлар, больницаны талыйлар. Рагин болар- ның берсенә дә катнашмый, кешене тормышның ыгы-зыгысы басмаска тиеш, дип уйлый ул. Ул да фәлсәфә сата: я Толстой рухында, я бөтенләй реакцион немец философы Шопенгауэр рухында. Ниһаять, менә Ратинның үзен, юләргә санап, 6 нчы номерлы палатага ябып куялар. Рагин башка авырулар хәленә кала, алар кичергән газапларны, интегүләрне кичерә. Никита башкалар кебек үк аны да тукмый. Һәм Рагин, коты чыгып, кинәт бернәрсәне аңлап ала: бу хәлләрнең килеп чыгуында
82
ул үзе, аның либеральлеге, аның пассивлыгы гаепле икән, Рагинның шул йомш а кл ы гы н нан файдаланып, Никиталар үзләренең кара эшләрен эшлиләр икән.
Хикәянең мәгънәсе бик тирән: Никиталар, унтер Пришибеевлар, 6 нчы номерлы палатада гына түгел, бөтен Россиядә үзләренең кара эшләрен эшлиләр, ә интеллигентлар, Рагиннар, алар белән көрәшүне «тормыш ыгы-зыгысы»на санап, йөзләрен читкә боралар.
Шулай итеп, Чехов сатирасы самодержавие-крепостиойлык строеның коточкыч якларын ачып бирә.
Шул рәвешчә, Чеховның «идея- сезлеге» (ә Чехов, чыннан да, реакцион идеяләрдән азат иде) аны һәртөрле народниклардан, толстой- чылардан һәм шуңа охшашлы бүтәннәрдән бер баш өстен куйды. Моны беренче булып А. М. Горький сизә һәм Чехов иҗатына дөрес бәя бирә: «Чеховның «Чокырда» исемле яңа хикәясе турында» дигән мәкаләсендә ул болай язды: «Чеховны дөньяга карашы юклыкта шелтәлиләр. Юләр шелтә! Аның тормыш турында үз төшенчәсе бар иде, шуңа күрә ул тормыштан өстен
I күтәрелде». Дөрес, Чехов чынбар-лыкның кычкырып торган каршы-лыкларын революцион юл белән хәл итәргә кирәклекне белмәде, ул идән астында большевиклар партиясе туып ятканны, аның дөрес юлны күрсәтәсен дә сизмәде, шуңа күрә үзенең әсәрләрен җиңелчә сагыш белән төрде,, ләкин бу сагышның бер генә дә якты нуры булмаган тончыктыргыч караңгы пессимизм белән уртаклыгы юк иде, бу сагыш үз эчендә «шартлагыч» революцион көч саклый иде. Бу көч Чеховның халыкка, аның матур киләчәгенә ышаныч белән сугарылган иде. Нәкъ менә шушы юнәлештә Чехов-ның уңай идеаллары формалаштылар да инде. Народниклар һәм башка реакцион төркемнәр Чеховның ул идеаллары белән исәпләшергә теләмәделәр, аларга күз йомдылар. Чехов үз халкын яхшы белә иде. Туган иле буйлап йөргәндә, Сахалин утравына һәм чит илгә сәяхәт иткәндә, язучының күңелендә туган иленең киңлеге, аның бетмәс-төкәнмәс байлыклары һәм көче турында ачык һәм якты хатирәләр кала. Шундый бер сәяхәт нәтиҗәсендә язылган «Дала» (1888) повесте — туган иленең матурлыгына дан җырлаучы гимн булып туды. «Бу — шундый матурлык, шундый тирән поэзия ки, хәтта мин, шашкын соклануымны белдерүемнән башка Сезгә бернәрсә дә әйтә һәм бернинди дә замечание ясый алмыйм.
Сезнең бу әйберегез күңелне яулап ала, һәм мин сезнең алда зур, бик-бик зур киләчәк булуны әйтә алам... Шагыйрьләр, поэтик сиземләве булган художниклар моңа хәйран калырга тиешләр». Танылган шагыйрь А. Н. Плещеев «Дала» повесте турында Чеховка шулай дип язды. «Дала»га карата Плещеевта туган бу шашкын соклану нәкъ менә шушы рус табигатенең шигъри матурлыгын күрсәтү һәм Чехов иҗатында беренче буларак ачык чагылган оптимистик юнәлеш белән бәйләнгән иде.
Чехов үзенең теләкләрен һәрвакыт халык белән бәйли. Гади рус кеше-ләренең хезмәт сөючәнлеге аны сок-ландыра. Алдарак әйткәнебезчә, Чехов бөтен матурлыкның чыганагы итеп иҗади хезмәтне саный.
Горькийдан башка беркем дә Чехов кебек хезмәтнең иҗади көчен шулай ачык сизмәгәндер шикелле. Чеховның геройлары һәрвакыт хезмәт белән, халык белән бәйләнештә сурәтләнәләр. Хезмәт аларны матурлый, рухландыра. Рухи яктан матур, гүзәл кешеләр Чехов әсәрләрендә бөтен бер галерея тәшкил итәләр. Менә тышкы кыяфәте белән сөйкемсез, ләкин үзенең эчке рухи сыйфатлары белән буш куык Абочиннаи өстен торучы тыйнак хезмәткәр Ки-риллов («Дошманнар»—1887). Менә хезмәтендә, иҗатында үз-үзен корбан итүгә кадәр барып җиткән доктор Дымов («Чикерткә»—1892). Менә «Ваня абый» пьесасыннан «кечкенә» кеше Ваня абый һәм доктор Астров, «Чия бакчасы»ннан Аня, «Кәләш» хикәясеннән Иадя. Болар Чеховның яраткан образлары, халык белән бәйләнешләрен
6. -С. Ә." № 7 83
югалтмаган һәм яшәү мәгънәсе итеп иҗади хезмәтне санаган интеллигенция вәкилләре.
Халыкка ышану, хезмәтне иҗат итеп карау, Ватанга булган чиксез мәхәббәт Чехов реализмының туктаусыз үсүенә, аның зур художестволы әсәрләр тудыруына китерде.
Чехов әсәрләренең көче әһәмиятле иҗтимагый мәсьәләләр күтәрүдә генә түгел, бәлки аларның искиткеч зур мастерлык белән язылуларында да. Икенче төрле әйткәндә, Чехов күтәргән иҗтимагый мәсьәләләр югары художестволы формада чагылганга күрә генә шундый зур политик һәм эстетик әһәмияткә ия була алдылар. Реалистик сәнгать вәкиле буларак, Чехов үзенең эстетик принципларын, художество алымнарын тудырды. Ул принциплар һәм алымнар аның үзенчәлекле һәм оригиналь рус язучысы икәнлеген билгеләделәр.
Чеховның хатлары арасында ху-дожество әсәрләренең көчен аңлатуга караган бер ишарә бар. «Хикәяләр өстендә геройлар белән бергә еларга да, ыңгырашырга да, газапланырга да мөмкин. Ләкин, минем уемча, — дип яза Чехов,’ — шулай эшләргә кирәк ки, боларның берсен дә укучы сизмәсен. Объективлык никадәр көчле булса, әсәрнең тәэсир итүе дә шулкадәр көчлерәк була».
Тормыш чынбарлыгы нинди булса, аны шулай итеп күрсәтергә кирәк. Әсәрдә сурәтләнгән тормыш фактлары үзләрениәи-үзләре, авторның бернинди катнашыннан башка, әсәрнең идеясен сөйләп бирерлек булуга ирешергә кирәк. Чеховның төп принципларыннан берсе әнә шундый. Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтәргә кирәк, хикәяләүдәге мондый объективлык, ягъни әсәрдә автор бәяләвенең яшертен бирелүе еш кына очракларда кайбер хәсрәт тәнкыйть-челәрне юлдан яздырды. Чехов хи-кәяләрендәге объективлыкны алар объективизм дип, идеясезлек дип кабул иттеләр. Ләкин Чехов хикәяләренең тормышчанлыгы һәм уңай тәрбияви көче үзе үк бу ялган бәяләрне кире какты.
X11 кә ядәге объекта в л ы кк а Чехов- ничек ирешә иде соң?
Бу сорауга «тормыш материалын җитди сайлау һәм аны тирән итеп гомумиләштерү» белән дип җавап биреп булыр иде.
Чехов, корабль палубасында команданың эшенә комачаулый торган бернинди дә артык әйбер булырга тиеш булмаган кебек, хикәядә дә бөтен нәрсә авторның темасын һәм идеясен ачарга юнәлдерелгән булырга тиеш дип санады. Материал һәм аны тасвирлаучы художество чараларын сайлаудагы бу саранлык һәм таләпчәнлек Чеховны кыска һәм җыйнак язуга алып килде. Аның «кыскаһык — талантның, сеңелесе» дигән сүзләре язучының, тормыш вакыйгаларын типиклаштыруга нинди зур әһәмият биргәнен күрсәтеп торалар. ‘ Ә Чеховның типиклаштыру чаралары искиткеч күп төрле иде. Аеруча эффектлы чараларның берсе итеп язучы диалог формасын санады. Чыннан да, диалог эш — хәрәкәтне турыдаи-туры һәм гаять сиземле итеп бирә. Шул ук вакытта диалог авторга үзенең шәхесен яшерергә дә киң мөмкинлек тудыра. Диалогны бирүдә Чехов искиткеч зур мастер булды. Аның «Хамелеон», «Унтер Пришибеев», «Хи-рургия», «Юан һәм нечкә» кебек шедеврлары диалог һәм кечкенә сценалар формасында язылганнар. Диалог өстендә эшләгәндә Чехов үз персонажларының телен индиви-дуальләштерүгә күп көч куя, бер геройның телен икенчесенә охшатмаска омтыла.
Менә унтер Пришибеев,. мужик, мужикның да иң карасы, артта калганы, тупасы, мәсәлән, шундый сүзләр сөйли: «Мин мужик түгел, мин унтерофицер, отставной каптенармус, Варшавада хезмәт иттем, штабта-с, ә шуннан сон, рөхсәт итегез белдерергә, чистыйга чыккач, пожарный булып эшләдем, ә аннан соң саулыгым сырхау булганга күрә, пожарпыйлыктан киттем дә, ике ел ирләр классический прогимназиясендә швейцар булып тордым.
84
Бөтен тәртипләрне беләм. Мужик ул — простой кете, бернәрсә дә аңламый...»
Бу сүзләр белән Пришибеев үзенең бөтен рухи «байлыгын» ача да сала. Швейцар булу Пришибеев өчен зур дәрәҗә булып күренә. Башкача мөмкинме соң? Начальник ич! Швейцар нәрсә әле, аның Варшавада штабта хезмәт иткән чаклары да булган икән. «Варшавада хезмәт иттем, штабта-с» — ди бит ул. Аның фикер йөртү рәвеше, Пришибеевлык дәрәҗәсе әнә шундый. Укучыга автор бәяләве дә, комментарийлар да кирәкми, При- шибеевның иидивидуальләштерел- гәи сөйләменнән ул аның характерын да, аның төп сыйфаты — тупас законнар каршында колларча баш ию һәм «чинлылар» алдында аумакайлану белән бергә, «начальник» булырга ыргылуын да аңлый. (Аның тәкәбберлек белән «Варшавада хезмәт иттем»,—дип әйткәннән соң, ял а га йл a 11 ул ы нәз а кәтл ек бел ән «штабта-с» дип өстәп куюы очраклы түгел бит.)
Аерым сүз, художество детале Чехов стилендә зур роль уйный.
„Сәнгать әсәренә карата Чехов |әйткән: әгәр беренче бүлектә стенада мылтык эленеп тора икән, ул икенче яки өченче бүлектә һичшиксез атарга тиеш, дигән канатлы сүз художникның сәнгать әсәрендә деталь мәсьәләсенә карата озак уйланулары нәтиҗәсендә генә туган булса кирәк.
Чехов үзенең әсәрләрендә бер генә дә буш деталь, «атмый» торган деталь кулланмый. Үзенең, «начальниклык» эшләрен инде бер тапкыр белдергән шул ук Пришибеев алармы хәтергә төшерү очрагын һич тә кулд а н ы ч к ы 11 д ы р м ы й: « Шул а й Варшавада яисә классик ирләр прогимназиясендә швейцар булып эшләгәндә...» дип кабатлап куя ул беренче мөмкинлек чыгу белән. •Монда детальне кабатлау* Прпши- беев характерындагы төп сызыкны гукучыга калкурак итеп күрсәтү өчен китерелгән.
Художество формаларының һәр компоненты Чехов тарафыннан нык уйланып эшләнә. Языла торган әсәрнең материалыннан, темасыннан чыгып, Чехов шуңа кирәкле алымны сайлый. Бер очракта, хикәяләү автор исеменнән барса («Футлярдагы кеше»,, «Мужиклар»), .икенче очракта, әсәрнең төп герое авызыннан сөйләтү зуррак эффект бирә («Күңелсез бер тарих», «Мезонинлы йорт»). Чехов күп кенә әсәрләрендә вакыйгаларны балаларның, карашы, хисе аша сурәтли («Дала», «Кухарка өйләнә»), хәтта хайваннар фикер йөртүе аша сурәтләүдән дә тартынмый («Акмаңгай», «Каштанка»). Чеховтагы мондый кыюлык художникка күп .нәрсәне йөкли. Чөнки сурәтләү чараларын, телне дә, диалогларны да, пейзажларны да бу очракта сайлап алган позициягә яраклаштырырга кирәк бит. Чөнки моның өчен, әйтик, балалар психологиясен, хайваннарның үз-үзен тотышын тирән белергә кирәк, һәм Чехов боларны өйрәнгән, белгән. Белемен- кирәк урында файдалана да алган. Мәсәлән, шундый бер картинаны алыйк. «Дала» повестенда сигез-ту- гыз яшьлек Егорушка зиярат яныннан узып бара. Шушы моментта Чехов зияратны болай тасвирлый: «Койма эчендә чия агачы астында... Егорушканың әтисе белән әбисе йоклый». Ни өчен «йоклый?» Ни өчен, «күмелгән» яки «үлгән» түгел? Чөнки повестьтагы вакыйгалар Егорушка аңлавыннан чыгып тасвирлана. Әгәр повесть олы кеше күзлегеннән карап язылган булса, Чехов бәлки менә мондый картинаны да бирмәс иде: «әбисе үлгәч, аны тар гына озын гробка салдылар, ябылырга теләмәгән күз кабакларын бишәр тиенлек ике бакыр акча белән капладылар». Олы кеше, бәлки моңа игътибар да итмәс иде. Бу турыда — әбисенең ябылырга теләмәгән күзләре турында — сабый баланың гына шулай гаҗәпләнеп һәм мавыгып сөйләве мөмкин.
Яки менә мисал өчен «Каштан- ка»ны алыйк. Бу хикәя хайваннар тормышын шулкадәр тирән белеп язылган, аны укыганда, кара әле, этләрнең фикер йөртү сәләте булса, алар нәкъ менә Каштанка кебек «уйларлар» иде, дип әйтәсе килә
85
башлый. Ә инде хикәянең икенче «персонажын» 11ваи 11вановичпы искә төшерсәк, безнең күз алдына казларның казларча «хис итүе», «орышуы», казларча «чирләве» килеп баса. Шулай ук Федор Тимофеевичның һәм Хаврония Ивановнаның кыланышларын, хәрәкәтләрен күзәткәндә, без бик ачык итеп күз алдына мәчеләрне, дуңгызларны китерәбез.
Билгеле, Чеховның әдәби осталыгы, аның бай сурәтләү чаралары үзмаксат бернәрсә түгел, алар художникның төп эстетик принцибын тормышка ашыруга, көндәлек гади тормыш күренешләре аша тирән эчтәлекле, әһәмиятле вакыйгаларны чагылдыруга юнәлдерелгәннәр. Чыннан да, Чехов новеллаларының сюжеты гаять дәрәжәдә гади, алар көн дә булып тора торган күренешләргә корылган. Тик аерым очракларда гына Чехов гадәттән тыш вакыйгаларны ала. («Чиновник үлеме», «6 нчы номерлы палата», «Кайгы»), ләкин мондый очракларда да Чеховның игътибары, вакыйгаларның үзеннән бигрәсх, ул вакыйгаларның ничек тууына, аларны тудырган сә-бәпләргә юнәлгән. Аларны тудырган сәбәпләр бик гади, шул ук көндәлек тормыш хәлләре. /Менә шуңа күрә Чеховның гадәттән тыш булып күренгән вакыйгаларны сурәтләп язылган хикәяләрендә дә гадәттән тыш булган бернәрсә дә юк.
Тормышның гомуми күренешләрен көн дә булып торган гади конкрет нәрсәләр аркылы сурәтләү Чехов әсәрләренең гомумиләштерү көчен арттыра. Шуңа күрә Чехов үзенең кыска гына хикәяләрендә дә романнарда һәм повестьларда сурәтләү мөмкин булган эчтәлекне бирә ала. Китап бите белән нибары ике битлек «Унтер Пришибеев» хикәясенең герое Ф а м у совл ар, Г ол овл ев л а р, Хлестаковлар кебек үк нарицательный исемгә әверелде.
А. П. Чехов новелла жанрында чыи-чынлап новатор булды, аның яиадан-яна мөмкинлекләрен ачты, шунын. белән рус һәм дөнья әдәбиятын баетты. Ләкин Чеховның новаторлыгы бер новеллистикада гына түгел. Рус әдәбияты тарихында Чехов драма новаторы буларак та зур урый алып тора. Чехов драмага дг кыска хикәягә куйган таләбен куйды. «Геройның яки героиняның сәхнәдә эффектлы булуын таләп итәләр,— дип язды А. П. Чехов.— Ләкин бит тормышта һәр минут саен атылып яки асылынып үлмиләр, һәр минут саеи мәхәббәтләрен белдермиләр. Шулай ук һәр минут саеи акыллы сүзләр генә дә сөйләп тормыйлар. Алар күбрәк ашыйлар, эчәләр, типтерәләр, буш сүзләр сөйлиләр...»
Чеховның «ләкин»е бик характерлы. Биредә ул «Ләкин бит тормышта...»—ди һәм драматургия өлкәсендә дә ул көндәлек гади тормышны чагылдыру принцибын алга сөрә.
«Пьесаны шундый итеп язарга кирәк, — ди Чехов, фикерен дәвам итеп, — анда кешеләр килсеннәр дә, китсеннәр дә, ашасыннар да, һава торышы турында да гәпләшсеннәр, карта да уйнасыннар... Сәхнәдә дә вакыйгалар, тормыштагы кебек үк, катлаулы һәм шуның беләи бергә гади булсын. Кешеләр ашап-эчкән- дә, бары тик ашап-эчәләр генә, ә шул ук вакытта аларның бәхетләре барлыкка килә, тормышлары үсә...>
һәм Чехов шундый пьесаларны тудырды да. Алар арасында иң кү-ренеклеләре — «Чайка», «Ваня абый», «Өч сеңел» һәм «Чия бакчасы» — рус драматургия тарихында бөтен бер эпоханы тәшкил иттеләр һәм шулай ук К. С. Станиславский һәм В. И. Немирович-Данченко җитәкчелегендә театр сәнгатендә яна юлдан киткән МХАТның иҗади программасы булып хезмәт иттеләр. Чехов драматургиясендәге новаторлык турында А. М. Горький бол ай дип язды: «Мәсәлән, «Ваня абын» һәм «Чайка» пьесаларын драматик сәнгатьнең яңа төре, алардагы реализм тирән җанлаидырылган символ дәрәҗәсенә күтәрелә, диләр. Минемчә, бик дөрес әйтәләр... Башка драмалар кешене реальлектәй философик гомумиләштерүгә китермиләр, ә сезнең пьесаларда бу нәрсә бар».
Чехов пьесалары чынлап та тама-шачыны философик гомумиләштерүгә китерәләр. Чөнки язучы көндәлек гади тормышны чагылдырганда үз
86
1
эпохасының төп социаль күренешләрен художестволы гомумиләштерү белән бирә алган.
Үзенең пьесаларын Чехов 90 нчы елларның икенче яртысында һәм 1900 елларда, ягъни 1905 ел вакыйгалары алдыннан, кара реакция революцион күтәрелеш белән алмашынып килгән чорда яза. Кешелек тарихында яңа матур эра башлануын Чехов сизә, бөтен күңеле белән көтә һәм аның килүен алкышлый. Тормышны раслаучы оптимистик мотивлар әле беркайчан да, Чехов иҗатының соңгы елларында кебек, күтәренке һәм әйдәүчән була алмаганнар иде. Дөрес, бу елларда да политик яктай беркадәр чикләнгәнлек Чеховка давыл хәбәрчесенең конкрет художество образын тудырырга комачаулый. Моңа беренче булып рус әдәбиятында Горький ирешә. Ләкин бу чорда шулай да Чеховның әсәрләрендә давыл якын-лашуын алдан сизү, хис итү ачык чагылды.
Бу хәл, әлбәттә, кинәт кенә килмәде. Революцион атмосфера кызган саен, илдә революцион хәрәкәт киңәйгән саен, Чехов үзенең политик чикләнүеннән арына барды, халыкның тиздән үзенә азатлык яулап ' алачагына тирәнрәк ышанды. Туксанынчы елларның беренче яртысында Чеховның хатларында һәм әсәрләрендә яңа тормышның 100— 200 еллардан соң гына туачагы турында фикерләр очраса, 1898 елда язылган «Практикада булган бер вакыйга» хикәясендә Чехов бу көнне якынрак күрә. «Тормыш бер 50 елдан соң яхшы булыр,—дип яза Чехов, — тик шунысы үкенеч, без генә аңарчы яши алмабыз. Күрсәң кызык булыр иде».
Ә 190i елда язылган «Өч сеңел» пьесасында без инде түбәндәге юл- ларны укыйбыз:
«Шундый заман килде хәзер, чиксез зур көч килә өстебезгә, савыктыра торган көчле давыл килә, *1 әзерләнә, ул давыл кузгалды инде, безгә якынаеп килә, тиздән ул безнең җәмгыятьтәге ялкауларны, ва- ■ омсызларны, хезмәткә булган иәф- с рәтне, эч пошуны пыран-заран туз- дырьпц очырып алып китәр. М*пи эшләячәкмен, ә инде 25—30 елдан соң һәркем эшләр, һәркем!»
Шулай итеп, Чеховның дөньяга карашы өзлексез үсә. Чеховның эво-люциясе бигрәк тә интеллигенция темасының чишелешендә күренә. «Ваия абый» пьесасында доктор Астров, Ваня абый, Соня, Серебря- ксвлар кебек эксплуататорлар белән бәрелештә, рухи яктан һичшиксез алардан өстен булуларына карамастан, җиңелеп калалар, һәм бу пьесада Чехов доктор Астровка теләктәшлек белдерә, аны үз итә. Ә инде «Өч сеңел »дә Астровларга охшашлы. Вершининга һәм Тузенбахка берникадәр ирония белән карый. Чөнки Тузенбах белән Вершинин, Астров- лар кебек үк, киң күңелле булсалар да, либераль теория йөртүчеләрдән бер баш өстен булсалар да, алар эшлексезләр. 1900 еллардагы иҗтимагый күтәрелеш фонында инде мондый кешеләр Чеховта көлү хисе уята. Ә «Чия бакчасы»идагы Гаев һәм Раневскаялар көлке, буш хыял-ланучыларга әверелә. Алар инде Чеховны үзләреннән этәрәләр һәм инде ул алардан ачыктан-ачык көлә.
Чыннан да, әйтик, Гаевиың шкафка багышланган монологы (кадерле, хөрмәтле шкаф...) көлке түгелмени,, иске тормышның традицияләрен, иске йолаларны, тәртипләрне, гадәтләрне Раневскаялар дөньясы тарафыннан тырышып-тырмашып калдырырга маташуы безне көлдермимени? Раневская һәм рында А. П. Чехов интеллигенциясенең шын фаш итә, иске якты, шатлыклы һәм хезмәт дөньясының алмашка килүен күрсәтә, интеллигенциянең Аня кебек алдынгы вәкилләре шушы дөньяда яшәячәкләрен һәм Чехов геройларының күбесе: Астров, Соня, өч сеңел һ. б. лар хыялланган бәхеткә ирешәчәкләрен сурәтли.
Дөрес, әле «Чия бакчасы» драма-сында А н я н ы ң кул ы н нан җт iтәкл әп яңа дөньяга алып чыгучы кеше образы бирелми. Аняга киләчәк турында күп сөйләүче Петя Трофимов — мондый кеше түгел. Петя Трофимов — Горькийның Нилы да, Петр Власовы да түгел, ул ихтыяр
Гаев образла- черек дворян тарихи язмы- дөньяга яңа, дөньяның, көрәш дөньясының
көче булмаган типик бер интеллигент кына. Шулай да киләчәк тормыш темасын чишәр өчен җитәрлек дәрәҗәдә социаль конкретлык бул- маса да, биредә аңа чакыру көче зур. «Чия бакчасы» пьесасында Аия:
— «Яшә, яна тормыш!» — ди.
Чехов үзе сизеп, тоеп яшәгән бу тормышның әле үз әсәрләрендә ачыкланмаган башка якларын да сурәтләр иде, ләкин язучының көче кими бара, авыруы торган саен ныграк сиздерә башлый. Чехоз 1904 елда дәвалану өчен семьясы белән Германиянең Бадепвейлер дигән җиренә китәргә мәҗбүр була. Биредә дә аның сәламәтлеге яхшырмый. 1901 елның 2 (15) июлендә Россия аның үлеме турында ишетә.
Бөек художникларның әсәрләре, вакыт үтү белән әһәмиятләрен югалтмыйлар, ә киресенчә, торган саен үзләренең моңа хәтле күрелмәгән яңа яклары белән укучыларны гаҗәпләндерәләр. Әлбәттә, Чехоз әсәрләрен аның замандашларының тулысы белән аңлауларын күз алдына китерү һич тә мөмкин түгел. Бу — безнең көннәрдә генә тулы- сынча мөмкин булды. Бөек Октябрь социалистик революциясенең каза-нышлары югарылыгыннан торып кына Чеховның үз чорын ни дәрәҗәдә тирән художестволы итеп чагылдыруын күрергә мөмкин. Совет кешеләре, Чехов әсәрләрен укып, үз Ватанының үткәнен беләләр һәм художникның тиңдәшсез осталыгын күреп гажәпләнәләр. Ләкин Чехов әсәрләре совет кешеләре өчен та- нып-белү һәм эстетик яктан гына әһәмиятле түгел, алар хәзерге көндә дә зур тәрбияви роль уйныйлар. Чөнки Чехов әсәрләрендә фаш ителгән искелек калдыклары, хезмәткә, мәхәббәткә, семьяга эгоистик караш, икейөзлелек, тәлинкә тоту, вакчыллык, карьеризм, күзбуяучылык һ. б. шундый күренешләр әле хәзерге көндә дә очрый һәм Чехов әсәрләре безгә бу күренешләрдән арынырга ярдәм итә. Шул ук вакытта алар укучыларда чын кешегә карата их-тирам хисе тәрбиялиләр, аларның хисләрен баеталар, үсешкә этәрәләр.
Үткәннең культура мирасында зур урын биләп торучы Чехов иҗаты бары тик Октябрь революциясеннән соң гына чын-чынлап халыкка якынайды. Безнең илебездә Чехов китаплары миллионлаган тираж белән чыгарыла. Бары тик 1944 елда гына да Чехов китаплары 57 телдә 16 миллион 200 мең данә (революциягә кадәрге санга караганда 25 тапкыр артыграк) басылып чыкты. Ә 1954 елда, Чеховның үлүенә 50 ел тулу көненә 68 телдә басылып чык-кан аның китапларының тиражы G0 миллионга җитә.
Безнең күп милләтле илебездә Чеховның әсәрләре төрле телләрдә яңгырыйлар. Бары тик татар телендә генә дә Чеховның дистәләгән исемдә китапларын табарга мөмкин, һәм бу китапларның саны елдан-ел үсә бара. Чехов әсәрләренең ике томлыгын татар телендә басып чыгару факты үзе генә дә моның ачык мисалы булып тора.
Чеховны укучылар елдан-ел күбәя. Аның үлеменә илле ел тулу көне безнең илдә генә түгел, ә бөтен дөнья күләмендә билгеләнеп үтте. Рус милләтенең, совет халкының даны һәм горурлыгы булган А. П. Чехов үзенең иҗаты белән үлемсез.