Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ


Алтай сахралары черем итә, Ефәк юрганнарга төренеп. Ефәк юрганнарга төренеп түгел, Бөдрә кылганнарга күмелеп.
Алтай сахралары җәйрәп ята, Иксез-чиксез келәм ябынып.
Чиксез келәм ябынып кына түгел, Алтын куллыларны сагынып.
Ә ерактан айкап киң кырларны Дулкын килә, ташкын, җил килә. Юк, ул дулкын түгел, ташкын түгел,; Патриотлар җыры ишетелә.
Җырлый алар: «Данлы эшкә килдек, Яз китерде безнең сафлар,—дип.
Юк, алай да түгел, — буш яткан җир Бакча кебек чәчәк атар»,—дип.
Тамчылы гөл кебек керфекләрең, Карашыңда әллә нинди моң. Кемне юксынасың, әйт, чибәрем, Кемне шулай өзелеп сагындың?..
Әллә егетең шахта төпләрендә Батырларча күмер чабамы? Әллә ерак Алтай җирләрендә Яңа буразналар саламы?
Әллә ямьле Идел буйларында Тизләтәме диңгез тууын?
Әллә Яңа-Писмән юлларында Көчәйтәме алтын чыгуын?
19
Әллә сакчы булып ерак чиктә Туган илгә хезмәт итәме?
Әллә юлы аның чиксез күктә Йолдызларга тиеп үтәме?
Әллә болай гына моңландыңмы: «Бәлки гомерем зая үтәр» дип? Әллә яз турында уйландыңмы: «Ул килер дә, тагын китәр» — дип?
Тамчылы гөл кебек керфекләрең, Карашында синең тагын моң. Кемне юксынасың, әйт, чибәрем,. Нинди бәхетлене сагындың?..

* ❖
Ак алъяпкычлы каеннар, Яшел яулыклы таллар Әйлән-бәйлән уенына Болынга җыелганнар.
Күл буенда ярга баскан Яшь камыш белән җикән. Әйлән-бәйлән уенына Чыгарсың микән, иркәм?
Күктә йолдыз сигнал бирә Җыелырга кошларга.
Ә усаклар хәзер тора Кемнедер алкышларга.
Баш ияләр төсле шунда Шомыртлар шомыртларга.
Нигә син, иркәм, йөрмисең Әйлән-бәйлән уйнарга?
Синең юлыңа чәчәктән Маяклар куяр идем. Үзәнлектә синең белән Таңны каршылар идем.
Былбыллы кич аяз күккә Алсу байрагын җәйгән. Мин барам иркәм янына, Күңелемдә якты бәйрәм.
Рушан йолдыз балкып чыккан Күренеп бар дөньяга.
Ай да юл тоткан ахырсы Иркәм йортына таба.
20
Мин киләм бакча каршына, Дулкынлану хис итәм: Чибәремнең тәрәзә ачып Кул болгаганын көтәм.
Мин көтәмен... челтәр пәрдә Айкалсын иде тизрәк. Читлектәге кошчык кебек, Талпына минем йөрәк.
ҮПКӘЛӘШҮ
Алар кинәт үпкәләште...
Сер итеп әйткән кебек:
Башка кызга өйләнәм, дип, Әйтеп ташлады егет.
Бик нык хәтере калды кызның, Сиздермәскә тырышты.
Хәйлә белән елмайды да, Сүзгә каршы сүз кушты:
— Эшнең шулай булачагын Алдан ук сизгән идем...
Мин дә таптым үземә тиңне...
Әйтим — дип килгән идем.
Артык ләм-мим диелмәде, Шуның белән сүз бетте. Кыз да юнәлде өенә, Егет тә кайтып китте.
Шуннан бирле йокы керми Егетнең күзләренә,
Шуннан бирле яшь түгелә Чибәр кыз мендәренә.