Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ӨЧЕНЧЕ СЪЕЗДЫ
Казанда 24—26 июньдә Татарстан совет язучыларының өченче съезды булып үтте. Съездда СССР совет язучылары союзы делегациясе, Украина, Казахстан, Кыргызстан союздаш республикалары, Башкорт- стан, Чувашия, Удмуртия, Мари автономияле республикалары язучылары, Москва һәм Ленинград язучыларының вәкилләре катнашты.
Съездның көн тәртибенә: 1. Татар совет әдәбиятының торышы һәм бурычлары. 2. Татар совет әдәби тәнкыйте һәм әдәбият белеме. 3. Ревизия комиссиясе доклады. 4. Татарстан Совет язучылары союзы правлениесен һәм ревизия комиссиясен сайлау. 5. Совет язучыларының II Бөтенсоюз съездына делегатлар сайлау мәсьә-ләләре куелды.
Беренче мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Совет язучылары союзы председателе Г. Бәширов чыкты.
Докладчы I Бөтенсоюз съездыннан соң үгкән 20 ел вакыт эчендә Татарстан совет язучыларының ирешкән уңышларына тукталды. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең ялкынлы шигырьләре һәм поэмалары, К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлараы, Ф. Кәримнең шигырьләре һәм поэмалары һ. б. ш. кебек әсәрләрнең совет кешеләренең зур ихтирамын казануын әйтте.
Докладчы татар совет әдәбиятының уңышларын Коммунистлар партиясенең зирәк политикасы белән бәйли. Бу уңышларыбыз өчен, ди ул, без, барыннан да элек, Коммунистлар партиясенә бурычлы. Аның зирәк милли политикасы бөек Ватаныбызның барлык милли әдәбиятларының чәчәк атуын, көчле үсешен тәэмин итте. Бөек рус әдәбиятының уңай йогынтысы татар совет әдәбиятының ныклы үсүенә зур ярдәм күрсәтте.
Г. Бәширов үзенең докладында татар әдәбиятында уңай образ өчен көрәш мәсьәләләренә киң тукталды. Бу юлдагы традицияләрне искә алганда, докладчы татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай иҗатына да туктала һәм аның иҗатында бөтен тормышын һәм барлык көчен биреп халыкка хезмәт итүче, Ватанга — Россиягә бетмәс-төкәнмәс кайнар мәхәббәт күрсәтүче лирик герой гәүдәләнүен әйтә.
Г. Бәширов үзенең докладында партия Үзәк Комитетының 1944 елдагы карарына иҗади җавап итеп язылган әсәрләргә һәм аларның уңай образларына характеристика бирә. К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы, И. Газиның «Онытылмас еллар» повесте, Ә. Фәйзинең «Тукай» һәм «Пугачев Казанда» пьесалары, «Тукай» романының беренче китабы, Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» пьесасы, Г. Әпсәләмовның «Газинур» романы һәм кайбер башка әсәрләргә киң генә урын бирелә.
Шуның белән бергә, докладчы татар халкының тарихын һәм тарихи шәхесләрне күрсәтүдә кайбер язучыларның җитди ял-гышларга юл куюларын әйтеп үтә. Мондыйларга Н. Исәнбәтнең кайбер пьесалары, * М. Гали һәм X. Уразиковның «Каюм На- сыйри» пьесасы керә.
Драматургия мәсьәләләренә тукталып, Г. Бәширов язучыларның бу өлкәдә соңгы вакытта зур гына кимчелекләре булуын, аерым пьесаларда конфликтсызлык, тормышны өстән-өстәи генә чагылдыруның сизелүен күрсәтеп үтә.
Докладчы поэзиягә киң урын бирә М. Җәлилнең, Ә. Исхак, С. Хәким, Ш. Маннур,» Г. Хуҗи, М. Садри, С. Баттал,
125
Ә. Давыдов иптәшләрнең уңышлы әсәрләре белән беррәтгән, 3. Нуриның, Г. Латыйпның, М. Хөсәеннең кайбер шигырьләрен хаклы рәвещтә тәнкыйть астына ала. Кайбер шагыйрьләрнең үз-үзләренә таләпчәнлек күрсәтмәүләрен, пассив эшләүләрен һәм редакцияләрне йомшак, эшләнеп бетмәгән әйберләр белән тутырулары турында сөйли. Докладчы шулай ук балалар әдәбиятының хәзерге торышы канәгатьләнер-лек булмавын күрсәтә.
Г. Бәширов әдәби осталык мәсьәләләренә, совет чынбарлыгында сатира һәм юмор жанрының роленә киң туктала. Померан- цевның зарарлы мәкаләсен фаш итә һәм татар әдәбиятында кайбер язучыларның уңай геройны, сатираны дөрес аңламауларын, әдәби осталыкларын үстерү өстендә эшләмәүләрен тәнкыйтьли. Докладчы татар совет әдәбияты үсешендәге кимчелекләр турында, яшь язучыларны тәрбияләп үстерү, рус язучылары секциясенең эше һәм рус әдәбияты әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү, тәрҗемәчеләр кадрлары хәзерләү мәсьәләләре турында сөйләп, барлык язучыларны совет кешеләренең батыр эшләрен, уйларын, омтылышларын, тормышын чагыл-дырган яхшы әсәрләр иҗат итәргә чакыра.
Съездның икенче көне Г. Халитның «Татар совет әдәби тәнкыйте һәм әдәбият белеме» турындагы өстәмә доклады белән башланды. Докладчы, бу мәсьәләнең идео- логия-тәрбия эшенең аерылгысыз өлеше булуын күрсәтеп, алда торган бурычларга һәм бетерелергә тиеш булган кимчелекләргә тукталды.
Ревизия комиссиясе докладын Ә. Исхак ясады.
Докладлар буенча фикер алышуларда С. Хәким, Г. Әпсәләмов, КПСС Өлкә Комитетының фән һәм культура бүлеге мөдире К. Фасеев, М. Әмир, Ф. Хөсни, К. Нәҗми, И. Гази, М. Максуд, X. Хәйри, Ә. Давыдов, КПСС ның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре С. Батыев, «Совет Татарстаны» газетасы редакторы Г. Рябков, һ. б. — барлыгы 28 кеше чыгыш ясады. Съездга килгән кунаклардан Татарстан язучыларын котлап Ю. Либединский (СССР Совет язучылары союзы делегациясенең җитәкчесе), А. Волков (Мари АССР). X. Кәрим (БАССР), А. Калган (Чувашия АССР), К. Баялинов (Кыргызстан ССР), М. Дудин (Ленинград), Г. Мөсрепов (Казахстан ССР), И. Нехода (УССР), И. Сидоренко (Москва), һ. Хөсәенова (СССР Совет язучылары союзы правлениесе вәкиле) иптәшләр чыгып сөйләделәр.
Г. Бәширов һәм Г. Халит иптәшләрнең соңгы сүзләреннән соң съезд карар кабул итте һәм Татарстан Совет язучылары союзы правлениесенең эше канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Шулай ук ревизия комиссиясенең отчеты расланды.
Съезд яшерен тавыш бирү тәртибендә Татарстан Совет язучылары союзының правлениесенә Г. Бәширов, С. Хәким, Г. Кашшаф, X. Хәйри, Ф. Хөсни, Т. Гыйззәт, Ә. Давыдов, Г. Әпсәләмов һәм Б. Зернит иптәшләрне, ревизия комиссиясе составына Ә. Исхак, Ш. Маннур, Г. Хуҗи иптәшләрне сайлый. СССР язучыларының Икенче Бөтенсоюз съездына делегатлар итеп тавыш бирү хокукы белән Г. Бәширов, К- Нәҗми, Т. Гыйззәт, Ф. Хөсни, Г. Кашшаф, Г. Гобәй, Ш. Маннур, Б. Зернит, М. Әмир, С. Хәким иптәшләр һәм киңәш бирү хокукы белән Г. Әпсәләмов сайлана.
ТУГАНДАШ РЕСПУБЛИКАЛАРНЫҢ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАЛАРЫНДА
СССР совет язучыларының Икенче Бөтенсоюз съезды чакырылу уңае белән, һәрбер өлкәдә, союздаш һәм автономияле республикаларда язучыларның җыелышлары, конференцияләре, съездлары уздырыла. Бу — гаять әһәмиятле культура вакыйгасы киң катлау совет җәмәгатьчелеге һәм күрше халыкларның язучылары катнашы белән бара. Чувашстан язучыларының съездында Москва, Горький өлкәсе язучылары, Белоруссия союздаш республикасы, Мари, Башкортстан, Удмуртия язучылары белән беррәттәи, Татарстан язучыларыннан Кави Нәҗми, Әмирхан Еники иптәшләр катнашты. Башкортстан язучыларының II съездында Татарстаннан шагыйрь Ш. Маннур, мари язучыларының республика җыелышларында А. Әхмәт, Г. Кашшаф, Удмуртия язучыларының республика конференциясендә Әнвәр Давыдов катнаштылар.
126
Бу съездлар, җыелышлар һәм конференцияләр күпмилләтле совет әдәбиятының көчен, тугандаш халыкларның үзара- дуслыгын тагын бер кабат демонстрацняләде. Съезд-конференцияләрдә катнашкан тугандаш республикаларның язучылары бер- берсе белән якыннан танышып һәм аралашып, культура мөнәсәбәтләрен, иҗади дуслык җепләрен тагын да көчәйттеләр.
ЯЗУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР
Шушы елның июнь башында татар совет язу чыл арыннан Габдрахман Әпсәләмов, Әнвәр Давыдов, Мөхәммәт Садри, Гали Хуҗи. Мәхмүт Хөсәен, рус шагыйре Анатолий Мелузников совет сугышчылары белән очрашу кичәсендә булдылар. Кичәдә язучыларның яңа язган әсәрләре укылды. Совет сугышчылары язучыларны бик җылы каршы алдылар, аларның совет сугышчылары һәм Бөек Ватан сугышы темасына язган әсәрләрен яратып укулары турында сөйләделәр. Шуның белән бергә язучылардан Совет Армиясенең тынычлыкны саклаудагы роле турында яңа әсәрләр язуларын үтенделәр.
Июльдә Сибгать Хәким, Ибраһим Гази, Әхмәт Фәйзи, Габдрахман Әпсәләмов, Салих Баттал, Мәхмүт Хәсәнов, Җәүдәт Тәрҗеманов Казанның 18 иче номерлы мәктәбендә авыл мәктәпләре укытучылары һәм мәгариф эшчеләре белән очраштылар. Кичәдә Г. Әпсәләмов совет әдәбиятының, торышы турында кыскача кереш сүз ясады. Язучылар укытучыларны үзләренең яңа әсәрләре һәм иҗат планнары белән таныш-тырдылар.
ШАГЫЙРЬЛӘР СЕКЦИЯСЕНЕҢ УТЫРЫШЫ
Июль башында шагыйрьләр секциясенең чираттагы утырышында Зыя Мансурның «Чыклы иртә» исемле поэмасы тикшерелде. Поэма буенча докладны Әнвәр Давыдов ясады. Докладчы, поэманың күп кенә уңышлы яклары булу белән беррәттән,г аның чын художество әсәре булып җитмәгәнлеге турында сөйләде, әсәрдә коры риторикалы, схематик урыннар барлыгын күрсәтеп үтте.
Поэма буенча фикер алышуларда Сибгать Хәким, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи, Әхмәт Исхак, Әхмәт Юныс һәм башка иптәшләр катнаштылар, әсәрнең уңышлы һәм кимчелекле якларына кагылып, авторга поэма өстендә эшләү өчен урынлы тәкъдимнәр ясадылар.
ТАТКНИГОИЗДАТНЫҢ ТЕМАТИК ПЛАНЫН ТИКШЕРҮ
Июльнең соңгы яртысында Татарстан Язучылар союзы правлениесе утырышында Таткнигоиздатның тематик планын тикшерү булып үтте. Таткнигоиздатның баш редакторы М. Әхметов, художество әдәбияты редакциясе мөдире М. Хөсәенов, яшьләр- балалар әдәбияты редакциясе мөдире 3. Нуретдинов утырышта катнашучыларны Таткнигоиздатның 1955 елга карата төзелгән тематик планы белән таныштырдылар.
Фикер алышуларда К. Нәҗми, С. Хәким, Г. Әпсәләмов, Ш. Маннур, А. Гомәр, М. Елизарова, А. Шамов, Ә. Еники, Р. Ишморат, Г. Хуҗи, Т. Гыйззәт һ. б. иптәшләр катнаштылар.
УКРАИНА АРТИСТЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ
И. Франко исемендәге Академия театры гастрольләренең соңгы көннәрендә Татар Дәүләт Академия театры бинасында Украинаның атаклы сәхнә осталары Казан культура работниклары белән очраштылар. Бик күңелле үткән бу очрашу-да беренче булып Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе иптәш Сарымсаков чыкты. Украина артистларын котлаганнан соң ул, театрның берничә спектакленә тукталып, аерым артистларның иҗатларына күз салды. Бигрәк тә ул СССРныц халык артистлары Н. Ужвий һәм Г. Юра башкарган рольләргә тукталды.
Кунаклар исеменнән зур речь белән Г. Юра чыкты. Үзенең художникларча оста,

матур мәкальләр һәм әйтемнәр белән бизәлгән
чыгышында Г. Юра Украинаның атаклы
театрының традицияләре һәм хәзерге торышы
турында сөйләде. Аның чыгышын берничә
тапкыр алкышлар бүлделәр. Бу бик табигый дә;
кешенең күңеленә үтеп кергән һәм
дулкынландырган сүзгә рәхмәтне белдермичә
түзеп утырырга мөмкинмени?
Ы. Ужвий чыгышып да халык бик яхшы
кабул итте. Ул болай диде:
— Без бирегә килгәндә кайберәүләр: «Ну,
едете вы в Казань в наказанье» дип әйткәләделәр.
Болар бары тик шаян сүзләр генә булса да, бездә
алар берникадәр борчылу хисе тудырдылар.
Чыннан да безнең телебезне аңларлар микән,
театрыбызга халык барыр микән дигән
сорауларның безнең алда килеп басуы гаҗәп хәл
түгел, чөнки без Казанга беренче тапкыр килеп
чыктык. Ләкин безнең борчылуыбыз урынсыз
булган. Чын сәнгать, әгәр ул чын сәнгать икән,
нинди генә телдә булмасын, аңлашылачак ул. һәм
нәтиҗәдә без бик канәгатьләнеп Казан
тамашачыларына безнең иҗатыбызга игътибар
иткән өчен рәхмәт укыйбыз...
,Г. Юра, Н. Ужвийлардан тыш, фикер алышуда
театр исеменнән Украинаның халык артисты
Никитенко, татар совет язучылары исеменнән Г.
Әпсәләмов, Татарстанның күчмә театры
исеменнән К. Шамиль һәм башкалар
катнаштылар. Барысы да күтәренкелек белән,
Украина артистларына рәхмәт белдереп
сөйләделәр. Гомумән, бу күңелле очрашу СССР
тугандаш халыкларының культура
аралашуларының бәйләнешләре ныгуы турында
сөйли торган бер кечкенә генә, ләкин бик матур
вакыйга' булып истә калды.