Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРГӘЛӘП, ЯҢА УҢЫШЛАРГА!

КАСЫМАЛЫ БАЯЛИНОВ (Кыргыз язучысы)


Татарстан язучыларының III съездына Советлар Кыргызстаны язучылары исеменнән кайнар сәлам тапшырырга рөхсәт итегез.
Бөек Октябрь революциясе илебез халыкларын изелүдән, хокуксызлык- тан мәңгегә коткарды. Татарстан хезмәт ияләре Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә һәм рус халкының туганнарча ярдәме белән гаять зур уңышларга ирештеләр. Артта калган аграр илдән Татарстан алдынгы ин- дустриаль-колхоз республикасы булып әверелде. Совет власте елларында татар әдәбияты бик нык үсте һәм күп милләтле совет әдәбияты семьясында мактаулы урынны яулап алды.
Татар язучыларының әсәрләре кыргыз теленә дә тәрҗемә ителә һәм иң ерак авылларда да укыла. Безнең халык азатлык өчен көрәшүче, татар халкының омтылышларын, уй-теләк- ләрен җырлаучы бөек Г. Тукайны онытмый. Россиянең турылыклы дусты Г. Тукайның әсәрләре бөтен совет әдәбиятының алтын фондына керде, һәм ул кешеләрнең күңелендә мәңге яшәр.
Без, кыргызлар, Ш. Камал, Г. Ку- туй, Ә. Еники һ. б. әсәрләрен беләбез һәм ихтирам итәбез. Татар язучыларының күп кенә әсәрләре кыргыз телеңә тәрҗемә ителгән. Мәсәлән, күптән түгел Г. Бәшировның «Намус» романы басылып чыкты. К. JHQMMU- нең «Язгы җилләр»е тәрҗемә ителеп ята.
Әмма, дөресен әйтергә кирәк, сездә тугандаш республикалар әдәбиятын тәрҗемә итү буенча җитешсезлекләр бар икән. Бу турыда кичә ЛАари рес-публикасыннан килгән иптәш тә әйтеп китте. Мин, бирегә килгәч, кыргыз язучыларының нинди әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителгән икән дип кызыксындым. Аерым шигырьләрне генә алмаганда, бер генә кыргызча китап та татар телендә чыкмаган. Минемчә, татар китап издательство- сы үзенең эшендәге бу кимчелекне искә алыр.
Кыргыз халкы, күз күреме җитмәс киң илебезнең барлык халыклары белән бергә, татар халкының һәм хуҗалык өлкәсендәге, һәм әдәбият-сән- гать өлкәсендәге уңышларына куана.
Сезнең иҗат эшегездә алдагы көндә дә зур уңышка ирешүегезне телим.