Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬНЕ


Татар әдәбиятының бай тарихы бар, татар совет әдәбияты үткән унъеллыклар эчендә бай иҗади тәҗрибә туплады. Аның сафлары яшь әдәби көчләр белән тулыланды. Әдәбиятчыларга, тәнкыйтьчеләргә өйрәнәсе, тикшерәсе һәм гомумиләштерәсе нәрсәләр бар, һәм алар бик күп. Ләкин безнең әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть әле һаман да тормыштан һәм халкыбызның, партиябезнең таләпләреннән артта калып бара.
Әле бездә Октябрьга кадәрге әдә-биятның да, шулай ук Октябрьдан соңгы әдәбиятның да фәнни эшләнгән тарихы юк. Билгеле, бу турыда беренче чиратта Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты һәм Татарстан совет язучылары союзьп правлениесе кайгыр-тырга тиеш. Институт күптән түгел үзенең сотрудниклары тарафыннан берничә еллар буенча хәзерләнеп килгән «XX йөз башында татар әдәбияты тарихы буенча очерклар»ын Таткнигоиздатка тапшырды. Хәзер институт тарафыннан татар совет әдәбиятын өйрәнүгә багышланган очерклар җыентыгы» хәзерләнеп ята.
Ләкин яшерми әйтергә кирәк, татар әдәбиятының хәзерге торышын һәм социалистик реализм мәсьәләләрен тикшерүдә Тел, әдәбият һәм тарих институты әдәбиятчылары мактана алмыйлар әле. Институт сотрудникларында тарихка «кереп китү», тарих артына «яшеренү» һәм хәзерге татар әдәбиятыннан читкә тайпылу сизелә.
Бездә хәзергә кадәрле әдәбият белеме һәм әдәбият теориясе буенча кулланмалар булмау һич тә гафу ителмәслек бер факт ул. Шулай ук татар совет әдәбияты буенча ВУЗ- .лар өчен бердәм һәм ярарлык дип табылган программа булмавын да нормаль хәл днп атап булмый, әлбәттә. Казан Дәүләт университеты хәзергә кадәр андый программа булдырганы юк әле.
Без Казан Дәүләт университеты
ҖАНЛАНДЫРУ ӨЧЕН
татар теле һәм әдәбият кафедрасы фәнни эшчеләренең матбугатта чыккан мәкаләләрен бик аз күрәбез. Казан Дәүләт педагогия институты кафедрасы соңгы елларда аеруча пассивлык күрсәтә. Бу өлкәдә Тел, әдәбият һәм тарих институты да бик сүлпән эшли.
Әгәр без татар әдәбият белеменең иң артта калган өлкәсе ул—татар әдәбиятында социалистик реализмның үсешен өйрәнү дисәк, һич тә ялгыш булмас иде. Моңа мисал итеп түбәндәге фактны гына алырга була. Сугыштан соң якланган 19 кандидатлык диссертациясеннән тик 4 диссертация генә совет әдәбиятына багышланган, ә калган 15 диссертация XIX йөз ахырында һәм XX йөз башындагы татар әдәбияты тарихи темалар ынн а н ал ын ып языл га н. Билгеле, без үзебезнең әдәби мирасны өйрәнергә һәм фәнни тикшерергә тиешбез, ләкин, минемчә, мон-дый берьяклылыкка һич тә урын куярга ярамый.
Бу тенденциянең иптәш Халитов докладында да чагылып үтүе характерлы. Ул үз докладының яртысыннан артыгын диярлек әдәби мирасны өйрәнүгә багышлады һәм бу өлкәдә дөрес һәм кирәкле мәсьәләләр белән чыкты. Ләкин Халитов татар совет әдәбиятының торышына бик аз кагылды. Иң мөһим һәм иң үзәк мәсьәлә — социалистик реализм проблемалары Халитов докладында тиешле урынны ала алмадылар. һәркемгә билгеле, безнең моннан берничә ел элек чыккан китапларыбызда һәм мәкаләләребездә социалистик реализмны аңлау мәсьәләсендә ялгышлар һәм буталулар бар иде.
ДУәсәлән, М. Гайнуллин үзенең «Горький һәм татар әдәбияты» дигән хезмәтендә болай . дип язды: «Әле 1906—1907 елларда Г. Коләх- метов, Г. Камал, Г. Тукай кебек демократик рухтагы язучылар Горький художество методын — критик реализм һәм революцион романтизмның
94
органик кушылуыннан барлыкка килгән социалистик реализм методын үзләштерә башлыйлар».
Барыннан да элек. М. Гайнуллин- ның татар революцион-демократ язучылары 1906—1907 елларда ук инде социалистик реализм методын «үзләштерә башлыйлар» дигән положениесе белән килешеп булмый. Bv очракта М. Гайнуллин драматург, марксист-революционер Г. Коләх- метов мәсьәләсендә генә хаклы, лә-кин бу да әле бөтен ачыклыгы белән хәл ителеп бетмәгән.
Шулай ук социалистик реализм критик реализм һәм революцион романтизм башлангычларының бергә кушылуыннан барлыкка килгән дигән тезис та дөрес түгел. Мондый аңлатмаларда критик реализм белән социалистик реализмны үзара бәйләнештә карау һәм аларның сыйфат ягыннан аерымлыкларын билгеләү түгел, ә ачыхтан-ачык аларны бер- берсенә каршы кую, бер-берсеннән аеру тенденциясе ярылып ята.
Татар әдәбиятында социалистик реализмга тиешле бәяне биреп жит- кермәү иптәш Халитовның «Үсү юлы» дигән обзор мәкаләсендә дә чагылып үтте. Бик күп ялгыш положениеләрне эченә алган бу мәкаләдә Халитов татар әдәбиятындагы социалистик реализм мәсьәләләренә ялгыш трактовка ясый. Ул, мәсәлән, «Таң атканда», «Матур туганда» романнары мисалында Ш. Камалның социалистик реализм әдәбиятында «беренче омтылышлары, тәҗрибәләре» турында әйткәләп китсә дә, аларны социалистик реализм әсәрләре дип танымый. Тәнкыйтьченең бу әсәрләрне бәяләвеннән, үзе теләсә, теләмәсә дә, социалистик реализм ул — критик һәм тормышның раслаучы башлангычларының механик кушылуыннан туа дигән положение килеп чыга. Әле шунсы да бар, тәнкыйтьче фикеренчә, әгәр әсәрдә кире образлар күбрәк һәм тулырак бирелгән булып, уңай образлар бөтенләй үк уңышлы эшләнмәгән булсалар, андый әсәр социалистик реализм белән түгел, ә барыннан да элек критик реализм белән бәйләнгән була, имеш. Билгеле, мондый буталчыклык социалистик реализмның асылын аңламаудан гына килеп чыгарга мөмкин. Ә инде Ш. Камалның «Таң атканда» һәм «Матур тугайда» романнары турында шуны әйтергә кирәк; ул романнар 20—30 еллар татар әдәбиятында социалистик реализм принципларын үзләштерүдә һәм үстерүдә зур роль уйнадылар.
Безнең әдәбиятчыларыбыз милли совет әдәбиятларының үзара бәйләнешен, беренче чиратта бөек рус. әдәбиятының татар әдәбиятына уңай, йогынтысын җитәрлек тирәнлек һәм конкретлык белән өйрәнмиләр, дип иптәш Халитов дөрес сөйләде. Безнең әдәби тәнкыйтебыз әле әдәбиятыбызны, аерым язучыларның иҗатларын пролетар интернационализм,, халыклар дуслыгы идеяләре күзлегеннән чыгып анализлауга аз игътибар итә. Кызганычка каршы, әле бездә язучыларыбызның рус классикларыннан өйрәнүенә карата ялгыш һәм вульгар карашлар да очраштыргалый. Шундый чыгышларның берсе итеп татар халкының күренекле шагыйре Һади Такташ иҗатын инде берничә еллар кимсетеп килгән язучы С. Батталның «Кызыл Татарстан»да (26 сентябрь,. 1950 ел) басылган мәкаләсен алырга була. Үзенең бу мәкаләсендә Баттал Такташны Пушкиннан, Лермонтовтан һ. б. рус классикларыннан мәхәббәт белән, яратып өйрәнүе өчен гаепли. С. Батталның бу чыгышы РАПП калдыкларының чыгышларын хәтерләтә.
Халитов докладында куелган Ф. Әмирхан һәм татар совет әдәбиятында «гыйсъянчылык» хәрәкәте кебек бәхәсле мәсьәләләргә дә тукталмый булмый. Докладчы «әле хәзергә кадәр Әмирхан өстеннән «кара пәрдә» алынмаган», дип кай- гьи белдерә. Бу очракта үзеинән- үзе «Ф. Әмирханны кем шулай «кара пәрдә» белән капларга тырыша һәм ул «кара пәрдә» үзе нәрсәне аңлата?» дигән сораулар туа. Бу мәсьәләгә иптәш Халитовның үзенең дә катнашлыгы юкмы икән? Ниндидер билгесез кешеләр (докладчы аларның кем икәнен күрсәтми) Ф. Әмирхан исеменә гаеп ташлаганнар, тап төшергәннәр икән. Ә ун
95
ел буена Тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторын җи-тәкләп алып барган Халитовка инде күптән Әмирханның иҗтимагый һәм әдәби эшчәилегеиә ачыклык кертергә вакыт иде.
Мин шулай ук докладчының егерменче еллар татар әдәбиятында, татар совет поэзиясенең башлангычында, гыйсьянчылы-к хәрәкәте булган дигән тезис белән дә килешә алмыйм. Минемчә, бу тик Халитовның уйдырмасы- һәм татар совет поэзиясенең рус классик әдә-биятының реалистик традицияләренә дә, совет әдәбиятына да бернинди мөнәсәбәте булмаган аерым үсеш юлын табарга омтылуы гына.
Безгә һәм беренче нәүбәттә Татарстан совет язучылары союзы правлениесенә сүздән эшкә күчәргә һәм тәнкыйть эшен киң җәелдереп җибәрергә вакыт, һәм бу съезд безнең иҗади эшебездә яңа бер этәргеч булыр дип ышанам.