Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАДИ БӘЙЛӘНЕШНЕ НЫГЫТЫЙК!

А. КАЛГАН
(Чуваш язучысы)
ИҖАДИ БӘЙЛӘНЕШНЕ НЫГЫТЫЙК!
Чувашстан совет язучылары союзы правлеииесе һәм барлык чуваш язучылары Татарстан язучыларының III съездына үзләренең туганнарча кайнар сәламнәрен тапшырырга куштылар!
Советлар Чувашстаны хезмәт ияләре Советлар Татарстанында барган иҗади хезмәт белән якыннан кызыксынып торалар һәм аның бөек Коммунистлар партиясе җитәкчелеге астында промышленность, авыл хуҗалыгы һәм культура өлкәсендә ирешелгән зур уңышлары белән горурланалар.
Чуваш язучылары һәм укучылары татар язучыларының чынбарлыкны дөрес чагылдырган күп кенә әсәрләрен беләләр. Чуваш тедеда Сталин премиясе лауреатлары Гомәр Бәши- ровның һәм Кави Нәҗминең асарлә- р_е .тәрҗемә ителде. Чуваш хезмәт ияләре үзләренёгг туган телендә Тукайның, Такташның, Муса Җәлилнең үлемсез әсәрләрен укыйлар.
Киләчәктә дә без бөтен көчебезне чуваш һәм татар язучылары, бу ике тугандаш республика язучылары арасындагы иҗади бәйләнешне ныгытуга бирербез.
Бөек Советлар Союзы Коммунистлар партиясенә дан!
М. ПЕТРОВ
(Удмурт язучысы)
КҮМӘК БУРЫЧЛАРЫБЫЗ
Кадерле иптәшләр, сезгә удмурт язучылары исеменнән кайнар сәлам!
Татарстан һәм Удмурт республикалары күп еллар инде промышленность һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә Партия һәм Хөкүмәт куйган бурычларны үтәү өчен, халык көнкүрешен тагын да яхшырту өчен социалистик ярыш алып баралар. Ярыш йомгакларын тикшерү буенча берничә мәртәбә һәр ике яктан вәкилләр җи-бәрелделәр. Ярыш нәтиҗәләре күп
96
пунктлар буенча Татарстан файдасына булды һәм алар газетада, шулай ук радио буенча яктыртылып барылдылар.
Законлы рәвештә сорыйсы килә: чын туганнарча халыклар дуслыгын ныгыта торган бу ярышка без, язучылар, нәрсә белән катнаштык соң?
Радио буенча бер әдәби тапшыру булды... шуның белән бетте. Ә татар һәм удмурт әдәбиятында эшчеләрнең һәм колхозчыларның фидакарь хезмәтен күрсәтә торган яхшы очерклар азмыни? Нишләп соң без шушы вакытка кадәр газета подвалы яки радио буенча ун минутлык тапшыру күләмендә генә булса да татар теленнән удмурт һәм удмурт теленнән татар теленә бер генә дә очерк яки хикәя тәрҗемә итмәдек?
Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыга? Рес-публикабызның колхозчылары һәм эшчеләре дусларча практик көрәш алып баралар, ә без конференцияләрдә котлау чыгышлары сөйләү белән чикләнәбез.
Язучыларның I бөтенсоюз съез-дыннан соң 20 ел вакыт үтте. Шушы. вакыт эчендә без, татар һәм удмурт язучылары, иҗади дуслык ягыннан чыгып караганда, нәрсә эшләдек соң? Кызганычка каршы, бернәрсә дә...
Удмурт әдәбияты балансында — Муса Җәлилнең бер шигыре — ул да 1933 елда ук тәрҗемә ителгән. Ә бит без тугандаш республикалар язучы- ларының әсәрләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнмибез дип әйтеп булмый. Рус әдәбияты әсәрләре турында сөйләп тә тормыйм, без Тарас Шев- ченконың, Коста Хетагуровның, Га- фуриның күп әсәрләрен, чуваш классигы Ивановның «Нарспи»ын, коми- зырян язучысы Куратовның, Низами, Ян Райнис шигырьләрен һәм башка язучыларның әсәрләрен тәрҗемә иттек. Ә Казан безгә ерак бит — 300 километр! Без I бөтенсоюз съездыннан соң үткән 20 ел эчендә сезгә бер геиә мәртәбә килергә дә вакыт таба алмадык; ләкин сез дә бездә булма- ; ДЫГЫЗ.
Иҗади дуслык турындагы коры сүзләрдән практик эшкә күчү өчен без нәрсәләр эшләдек?
Бүгенге көнне татар телен бик яхшы белүче удмурт шагыйре Гай Сабитов Муса Җәлил шигырьләрен тәрҗемә итәргә кереште. 1954 ел өчен издательство планын төзегәндә без бер проза әсәрен тәкъдим иткән идек. Ләкин издательство эшчеләре: «Ә гонорарны бит ике авторга түләргә туры киләчәк»,—дип җилкәләрен генә кашыдылар.- Главиздат монда гына түгел, башка күп мәсьәләләрдә дә милли издательстволар- ның спецификасы белән хисаплашмый.
Милли форма турындагы мәсьәләгә тукталып китәсе килә. Милли форманың нигезе — тел. Ул көнкүреш, характер үзенчәлекләре һ. б. төрле штрихлар белән тулыландырыла. Ләкин удмурт язучылары арасында аерым кешеләр бар. Алар, минем уемча, милли колорит дигән булып, удмурт әдәбиятын зарарлы юлга — бытовизм, натурализм юлына һәм милли үзьяшәешлеккә кайтарып кал- дырмакчы булалар. Андый кешеләр, әсәрне тикшергәндә, сезнең героегыз удмуртка охшамаган, диләр. Удмуртның аның географик шартлар белән билгеләнгән специфик характеры бар. Әйтик, ул урманга бара, ди. Ләкин ул шунда ук эшкә тотынмый әле. Трубкасын тәмәке белән тутырыр, агачны әйләнеп, һәр ягын карап чыгар, нәрсәдер уйлар, саргайган тырнагына бәреп трубкасын кагар, кулларына төкерер — тик шуннан соң гына агачны кисә башлар. Характерның шундый үзенчәлекләре, янәсе, күзгә бәрелеп торсын. Ләкин бит, иптәшләр, андый удмурт хәзер юк дәрәҗәсендә. Бездә хәзер электропильщик зур һәм юан агачны минут эчендә аудара. Шушы кечкенә геиә мисал да кайберәүләриең милли колорит соусы астында бүгенге яңа удмурт образын узган гасыр удмуртының характеры рамкаларына көчләп кертергә маташуларын ачык күрсәтә. Аларга, бәлки, удмурт элек- тропильщигының көнгә берничә дистә кубометр утын кисүе, удмуртларның фронтта руслар, татарлар һәм башкалар белән бергә разведкага йөрүләре, һөнәр училищесының элекке укучысы— штукатурчының Москва университетының иң югары катына менүе, ә аның дустының Казан
аша Москвага самолет йөртүе ошамый торгандыр.
Менә шушы яңа типтагы, яңа ха-рактердагы удмурт урынына безгә авызына трубка капкан, агачны кайсы ягыннан кисә башларга икәнлеген ярты сәгать уйлап торган удмуртны тәкъдим итәләр. Бу кешеләр милли форманың нигезе — телгә дә килеп ябышалар, аның образлылык тудырудагы үсешен туктатырга азапланалар.
Сезнең уңышларыгыз зур. Сез бөтенсоюз аренасына чыктыгыз. Аерым әсәрләрегезне бөтен совет халкы үзенеке итеп таный.
Ләкин тәнкыйть тәртибендә әйтергә кирәк: сез моны тагын да элегрәк һәм зуррак масштабта эшләргә тиеш идегез. Мин Москвада язучылар союзы пленумнарының берсендә, сезнең бер вәкилегез үзенең чыгышын «Без, биш миллионльн татар халкы...» дип башлаганын хәтерлим. Бу — үзеңнең халкың өчен законлы горурлык хисе. Ләкин шуның белән бергә ул күп кенә бурычлар да куя. Ә хәзергә әле укучыларның бөтенсоюз диңгезенә бары ике кораблегез плюс бер поэтик катерыгыз гына чыкты. Татар әдәбияты өчен бу һич-шиксез аз.
Шулай да, ничек кенә булмасын, татар язучылары, үзләренең 20 еллык эшләренә йомгак ясап, законлы рәвештә язучыларның II бөтенсоюз съездына «булды, иптәшләр!» дип әйтә алалар.
ГАЛИМ РЯБКОВ
ЯЗУЧЫ ҺӘМ ГАЗЕТА
Татарстан язучылары съезды совет кешеләре промышленностьның алга таба үсеше өчен, авыл хуҗалыгын, халык кулланышы товарлары җитештерүне, халыкның көнкүреш хәлен күтәрү өчен җәелдерелгән көрәш шартларында үтә. Совет кешесе — материаль кыйммәтләр тудыручы кеше турында кайгырту Советлар Союзы Коммунистлар партиясе эш- чәнлегенең төп эчтәлеге булып тора. Бу шартларда тарихны тудыручы, коммунизм юлы буенча алга баручы совет кешесен аның бөтен бөеклегендә күрсәтергә чакырылган совет язучысының роле чиксез зур һәм мактаулы.
Язучы матбугат белән турыдан- туры бәйләнгән. Язучының активлыгы яки пассивлыгы зур әсәрләр тудыру белән генә түгел, ә матбугат органнарында катнашу белән дә билгеләнә. Мин язучының матбугатта катнашуы газета өчен генә түгел, ә күбрәк аның үзе өчен кирәк дип әйтер идем. Бу — бәйләнешнең бер формасы, язучының массалар белән аралашуы. Матбугат, партия коми-тетының оператив органы буларак, Советлар Ватаны хакына хезмәт итүче халыкның теләкләрен чагылдыра торган язучының уйларын киң массаларга бик тиз алып барып җиткерә. Массалар белән аралашмый торып, укучыны теге яки бу күләмдә канәгатьләндерә алырлык әһәмиятле әсәр тудырып булмый.
Бу яктан караганда, безнең өчен рус язучылары үрнәк булып торалар. Бөек рус • язучылары-классик- лар Л. Толстой, А. П. Чехов, безнең Горький, Маяковский һ. б. үзләрен периодик матбугаттан тыш хис итә алмыйлар иде. Танылган рус совет язучылары Шолохов, Сурков, Тихонов, Эренбург, Полевой, Гладков һәм башкалар халыкка зур әсәрләре белән генә түгел, ә үзләренең очерклары, кыска хикәяләре, мәкаләләре һ. б. белән дә билгеле. Алар үзләренең чыгышлары белән совет кешеләрендә коммунизм өчен көрәштә җиңеп чыгуга ышаныч тәрбиялиләр.
Мин татар совет әдәбиятында моңа охшашлы күренешләр юк дип әйтмәс идем. Сталин премиясе лауреатлары К. Нәҗми, Г. Бәширов үзәк һәм республика матбугатында еш кына
7. .С. Ә." № 8.
97
чыгышлар ясыйлар. Г. Әпсәләмов, М. *Әмир, Ф. Хөсни, LLL Маннур Ә. Исхак һәм кайбер башка иптәшләр рус язучыларыннан тормышка актив мөнәсәбәттә булырга өйрәнәләр. Ләкин бу җигәрлек түгел әле.
Безнең тормышыбыз тарихи әһәмияткә ия булган вакыйгалар белән тулы. Ләкин, шуңа да карамастан, күп кенә язучыларның һәм Татарстан Совет язучылары союзы правление- сенең эшендә, партия куйган бурычларны үтәү ягыннан караганда, бернинди дә үзгәреш булмады дип әйтергә мөмкин. Иптәшләр мине нигилизмда гаепләмәсеннәр. Партия һәм хөкүмәтнең соңгы карарларына бер генә язучының да теге яки бу күләмдә әһәмияткә ия булган эш белән җавап бирмәве аларны кискен гаепләргә хокук бирә.
Моны пассивлык һәм хөкүмәтнең соңгы карарларының әһәмиятен аңламау, колхоз тормышыннан артта калу, авылда булмау, халык ихтыяҗларын белмәү белән аңлатырга була. Безнең халкыбыз яхшы китапны, шулай булгач, аның авторын да ярата. Татарстан язучылары моны исәпкә алмыйлар. Мин аңлыйм: зур эш алай тиз үк эшләнми. Ләкин нишләп зур эшне кечкенә белән бәйләп булмый? Сүз язучыларның периодик матбугатта чыгыш ясаулары турында бара. Укучылар язучылардан нефть промышленносте кешеләре турында, авыл хуҗалыгы алдынгылары һ. б. турында очерклар, фельетоннар һәм кыска хикәяләр көтәләр.
Нишләп А. Шамов, Г. Гобәй, Ә. Юиус, Ш. Мөдәррис кебек язучылар тавышсыз-тьннсыз гына яшиләр? Кайберәүләр А. Шамовны актив рәвештә тәрҗемәчелек итә диләр. Ләкин бу аклану була алмый.
Матбугатта әдәби тәнкыйть турында берничә сүз. Ул бездә бик зәгыйфь. Музыкаль тәнкыйть хәтта яралгы хәлендә дә тормый. Бу жанрның үсешенә шулай ук язучылар үзләре йогынты ясарга тиеш. Газета редакцияләренә тәнкыйтьчеләр ки-рәк. Ләкин алар һавадан төшмиләр, аларны хәзерләргә, элекке буын ка-дрларның эшен яшь, үсә торган тән-кыйтьче кадрлар белән бәйләргә кирәк. Ләкин, кызганычка каршы, «карт» буын тәнкыйтьчеләрнең эше соңгы еллар эчендә торгынлык кичерә. Шундый вакыт бар иде: кайчандыр яшь тәнкыйтьче булган Г. Хали- товның мәкаләләрен күреп шатлана идек. Хәзер аны яшь тәнкыйтьчеләр категориясенә кертеп булмый. Ләкин бүгенге көндә ул бөтенләй тынды. Аңа нинди дә булса тема буенча газетада чыгыш ясарга тәкъдим итеп карагыз,— ул, әлбәттә, вакытым юк дияр. Чыннан да вакыты юк: Тел, әдәбият һәм тарих институты архивына кереп чумган да, мөгаен, якты көнне һәм аның тирә-ягында барган тарихи вакыйгаларны күрми. Г. Халитов — танылган тәнкыйтьче. Аның әдәбият күренешләренә һәм яшь тәнкыйтьче кадрларны үстерүгә бармак аша карарга хакы юк.
Язучылар союзы правлениесе башлап язучылар белән начар җитәкчелек итә. Яшьләрдән бик өметле иптәшләр бар. Алар белән эшләргә, аларны өйрәтергә һәхМ аларга юнәлеш бирергә кирәк.
Татарстан Язучылар союзы прав- леииесенең рус секциясе турында укучылар бик аз беләләр. Моңа язучылар Союзы правлениесе һәм «Совет әдәбияты» журналы гаепле. Алар республиканың рус язучыларын по-пулярлаштыру өстендә бернәрсә дә эшләмиләр. Ә бит бу сексиядә Иван Заботим, Тихон Журавлев кебек талантлы язучылар бар. Партияле матбугатның хатасы шунда, ул Татарстан Язучылар союзы правлениесе эшендәге бу таркаулыкны вакытында күрә алмады.
Татарстан совет язучылары союзы правлеииесенең яңа составы бу жи- тешсезлекләрне искә алыр һәм төзәтер дип ышанабыз.