Логотип Казан Утлары
Пьеса

КАДЕРЛЕ МИНУТЛАР


Пьеса дүрт пәрдәдә, 8 картинада
КАТНАШАЛАР
Ильяс Заманов — туку фабрикасының партбюро секретаре, 28 яшьтә.
Мәрфуга — аның анасы, эшче-пенсионерка, 60 яшьтә.
Рәшидә — Мәрфуга карчыкның төпчек кызы, яшь тукучы, 18 яшьтә.
Суфия Исмәгыйлова — атаклы тукучы, 40 яшьтә.
Әлфия — аның кызы, яшь инженер, 23 яшьтә.
Рөстәм — аның улы, укучы, 12 яшьтә.
Г ы й льмеҗиһ а н — Суфияның каенанасы, 65 яшьтә.
Великанов Борис" Петрович — туку фабрикасы директоры, 50 яшьтә.
Бари Калимуллин— цех начальнигы, 45 яшьтә.
Никола й Смирнов — мастер ярдәмчесе, 24 яшьтә.
Вера Огнева — комсомол оешмасы секретаре, 22 яшьтә.
Валя Королькова — яшь тукучы.
А й с ы л у Сафина — яшь тукучы.
Банат Сафиуллина — яшь тукучы.
Салих җ а н — эшче-пенсионер, гомуми торак коменданты, 70 яшьтә.
Рәшит Мансуров — журналист, 26 яшьтә.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
1 нче КАРТИНА
Кечкенә һәм җыйнак бүлмә. Сул якта — ишек. Арттарак китап шкафы. Унда — гади һәм пөхтә итеп җыештырылган кровать. Кровать янында ук язу өстәле. Өстәлдә — телефон. Каршыда ачык тәрәзә аша җәйге бакча күренә. Айлы кич. Ильяс За м а- н о в тәрәзә аша бакчага карап тора. Аның өстендә җәйге моряк формасы. Ләкин погоннары юк. Бакча эчендә кемнеңдер бик моңлы итеп скрипкада уйнаганы ишетелә. Ильяс тәэсирләнеп тыңлый. Өстәл янына килә. Өстәл тартмасыннан бер- рәсем алып, аңа озак карап тора.
Ильяс. Шулай ук без беркайчан да күрешә алмабыз микәнни?’.. Ә бит сагындырдым., бәгърем, бик сагындырдың!.. Менә шушы уйчан күзләреңне, сөйкемле күз карашларыңны сагындым! (Скрипка моңына кушылып, әкрен генә көйли һәм җырлый.)
Тамыр җәйгән гөлләр кебек, Китмисең йөрәгемнән...
(Тәрәзә янына бара, бакчага карап тора.) Агачларның куе яшеллеге ай яктысында ничек матур булып күренә!.. Диңгез киңлеген хәтерләткән кебек. Эх, ичмаса, диңгездә йөзгән чак түгел!.. Диңгез шау-шуы бәлки йөрәкнең сагышын басар иде!.. (Скрипка тавышы тынып кала.) Бу кадәр моңлы итеп кем уйнады соң әле бу көйне?.. (Рәсемне өстәлгә куя да тәрәзә аша бакчага сикереп төшә. Мәрфуга керә.)
4
Мәрфуга (тирә-ягына каранып). Ильяс! Ильяс, дим, улым! Тукта инде, чыгып киткәне күренмәде ләбаса... (Тәрәзә янына барып карый. Күрә. Көлеп куя.) Бер дә үзгәрмәгән дип әйтимме үзен... һаман яшь чагындагы кебек. Тәрәзәдән сикерә торган гадәтен дә ташламаган икән, балакаем.
Тәрәзә аша И л ь я с күренә.
Кара әле, улым, болан кылануыңны бер дә килештермим. Тәрәзәдән сикерүеңне әйтәм. Күрше-күлән күрер. Әллә ни уйлаулары бар.
Ильяс (көлеп). Бетте, әни, бетте. Икенчеләй алай эшләмәм, сүзен- ие тыңлармын.
М ә р ф у г а. Кечкенә вакытта да син нәкъ шулай дип әйтә торган идең. (Көләләр.)
Ильяс. Әни, синең бит диңгезне күргәнең юк. Ай яктысьпнда диңгез, менә шушы» бакча шикелле, ямь-яшел булып күренә. Эх, әни, белми-
- сең генә!.. Кайтуыма инде ике атна вакыт узды. Ә менә коры җиргә бер дә ияләшеп булмый бит әле.
Мәрфуга. Д\енә мин үзем дә шул хакта сөйләшмәкче идем. Сиңа өйләнергә кирәк, улым. Өйләнгәч, ияләшәсең аны. Күз тотып йөргән берәр кызың бардыр бит, улым?
Скрипка моңы ишетелә башлый.
И л ь я с. Әни, белмисеңме, кем уйный аны?
М ә р ф у г а. Салихҗан карт. Синең мәрхүм атаң беләи гомер буе бергә эшләделәр.
Ильяс. Беләм мин Салихҗан бабайны. Ишетәсеңме, әни, ничек оста итеп уйный ул!..
Мәрфуга. Улым, син үзең дә бик оста итеп сүзне икенчегә борып җибәрдең түгелме соң?.. Әй, балакаем, балакаем!.. Шушы яшеңә җитеп, әллә вәгъдә куешкан кызың да юк инде?..
И л ь я с. Әни, бу турыда икенче бер сөйләшербез әле. (Сәгатенә карап.) Рәшидә эштән кайтыр вакыт җитә. Кичке ашны әзерли башласаң да ярый. Мин хәзер керермен. (Бакчага кереп югала.)
/Мәрфуга (өстәл янына утырып). Аш-суың әзер булсын, килен, Ильяс кайтыр вакыт җитә, дип әйтер көннәрем булырмы, юкмы?.. (Өстәлдәге рәсемгә күзе төшә.) Кызлар рәсеме түгелме соң бу?.. (Рәсемне кулына ала, күзлеген кия.) Күрче, яшь кенә, чибәр генә бер кыз ич. Күзләре дә болай өметле генә күренәсыман. Әллә тагын булачак киленем шушы микән?..
Г ы й л ь м еҗи һ а н керә.
Гыйльмеҗиһан. Зал ягында берәү дә күренмәгәч, сине эзләп монда кердем. Минем күрше, мин әйтәм, бу вакыт җиткәч, кая китте икән дим.
Мәрфуга. Ничә әйтсәң дә бер сүз: улымның исәи-сау кайтуына сөенеп бетә алмыйча йөрим, күрше.
Гыйльмеҗиһан. Үзебездә дә бик зур сөенеч бар әле. Әлфиядән менәтерәк яңа гына телеграм алдык.
/Мәрфуга. Әлфиядән?.. Кемегез була соң ул?
Гыйльмеҗиһан. Ай аллам, әле әйткәнем юк идемени?.. Үзебезнең Әлфия. Киленемнең кызы. Ленинградтан укуын бетереп кайта. Киленнең эшләгән җиренә шалтыратыйм дигән идем. Телефоныгыз төзектер бит?
Мәрфуга. Аның ватылганы да юк, күрше. (Стенадагы сәгатькә карап.) Смена бетәргә дә инде күп калмаган. Болай да кайтып җиткән булыр иде.
Г ыйльмеҗиһа н. Сөенечен алыйм, дим, күрше, сөенечен.

Мәрфуга. Күр әле, Суфияның үсеп җиткән кызы да бар икән ләбаса.
Гыйльмеҗиһан. Нинди генә кыз әле, күрше!.. Хәер, үзеңнекен мактау — бик үк килешә торган эш түгел. Бер уйлап карасаң, мактарлыгы да бар шул. Инстит... Иистут... Институт бетереп кайта бит, күрше. Инженер булып кайта.
Мәрфуга. Шулай укмыни?.. Суфияның үзенә охшаса, төскә-биткә дә чибәрдер.
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Бер генә дә килешмәгән җире юк инде, күрше. Киленнең үзенә охшаган, үзенә! Суйган да каплаган, дип әйтер идем... Ай-Һай, ялгышрак булыр шул. Ни өчен дисәң, күзләре гел әтисенеке. А1аңгае ерак бабасыныкына тартымрак. Чәчләре инде, күрше, әйтмәгәнем булсын, менәтерәк нәкъ минеке шикелле.
М әр фуга (аптырашта калып). Ай, бичара кыз!.. Шулай бик яшьлән чәченә ак төшкәнмени?
Гыйльмеҗиһан. Юк ла, күрше, мин бит кыз чагымдагы чәчләремне әйтәм.
Мәрфуга. Шулай дисәң генә. Кара әле, күрше, минем Ильясымны күргәнең бардыр бит?.. Менә ул да нәкъ әтисе төсле.
Гыйльмеҗиһан. Улын бик акыллы, бик сөйкемле күренә, күрше. Күргән саен, сөбханалла, күз тимәсен, дип сокланып калам.
Мәрфуга. Ничә әйтсәң дә бер сүз: өйләндерәсе иде үзен. Югыйсә, олыгаеп та бара дигәндәй... Үзем исән чакта, дөньясьи түгәрәкләнеп калсын дим.
Гыйльмеҗиһан. Картаебрак киттек шул, күрше. Баламның баласы инде кияүгә бирерлек кыз булды ләбаса. Әлфиябезне әйтәм. Күрше дим, улыңның вәгъдә-фәлән куешкан берәр кызы бармы соң?
Мәрфуга. Булса кирәк, шулайрак сизелә.
Гыйльмеҗиһан. Ай аллам, кызның үзен күргәнең юкмыни әле?
Мәрфуга. Менә, рәсемен генә күреп алдым. Шулдыр дип беләм. үземчә. (Рәсемне күрсәтә.)
Гыйльмеҗиһан (кинәт кычкырып). Мәрфуга күрше!
әр фуга. Чү, чү, әкрен. Я, ни булды?
Гыйльмеҗиһан. Әлфия бит бу, безнең Әлфия!
Мәрфуга (гаҗәпләнеп). Ай-Һай, булмас ла!.. Ничек инде ул?.. Ялгышасындыр, күрше. Яхшылабрак кара әле. (Күзлеген тәкъдим итә.) Мәле, мә, күзлек киеп кара.
Гыйльмеҗиһан (күзлек киеп). Ничә карасаң да шул: Әлфия. Әлфия инде, Әлфия! Әй, күрше, күрше, мин үз баламны, я, ничек инде танымыйм ди?!.
Мәрфуга. Бөтенләй көтелмәгән хәл килеп чыкты ләбасаГ Кара; син Ильясның усаллыгын. Әнисенә берни дә сиздермичә йөрүен күр.
Гыйльмеҗиһан. Безнең дә әле ишеткәнебез юк иде, күрше. Әйтәм, үткән атнада Әлфия хатны бик серле итеп язган иде. «Яңа фатирга күчкәнсез икән», дигән. «Күршеләр белән тату яшәргә тырышыгыз», дип өзелеп-өзелеп әйткән.
Мәрфуга. Минем Ильясым да бүген иртән сүз кузгаткан иде шикелле.
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Китсәнә, күрше! Я, нәрсә ди соң, нәрсә ди?
Мәрфуга. «Күршедәге яңа квартирага ниндирәк кешеләр күчте», дип сораштыргалап алды.
Гыйльмеҗиһан. Кара син аның читләтеп суктыруын!.. Нәрсә дидең соң, күрше?.. «Фабриканың иң алдынгы эшчесе Суфия Исмәгый- лова», дип әйтәсең калган. Булачак әбисенең кем икәнлеген алдан ук белеп торуы яхшы.
Мәрфуга. Үземнеке 'булса да, .әйтим инде: булачак кияве дә алай ким-хур булырлык егет түгелдер бит?

6
Г ы й л ьм e җ и һ а н. Авызыңнан җил алсын! Агач — җимеше белән» адәм — эше белән, дигәндәй, эшен әйт әле син аның, эшен!.. Нинди олы эш тапшырганнар бит үзенә!.. Кияүгә тел тидерерлек урын юк, күрше- Әлфиябез дә, насыйп булса, йөзенә кызыллык китермәс. Килен рәхәтен күрерсең, кодагый.
М ә р ф у г а. Тукта инде, кодагый булып җиткәнебез юк бит әле, күрше.
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Кодагый инде, кодагый, кодагый! (Бакчада Ильясның: «Әйдәгез, әйдә, өйгә рәхим итегез, Борис Петрович!» дигәне ишетелә. Карчыклар тәрәзәдән карыйлар.)
Мәрфуга. Ильясым кунак белән кереп килә ич.
Г ы й л ь м е җ и һ а ш. Кара әле, күрше, директор Великанов түгелме соң?
Мәрфуга. Шул үзе, Борис Петрович.
Г ьь й л ь м е җ и һ а н. Бая ул безгә дә кереп чыккан иде. Эшчеләрнең яңа фатирларын карап йөри икән. «Иртәгә үк телефон керттерәм», диде. (Кинәт исенә төшеп, кычкырып җибәрә.) Күрше, харап булдым бит!.. Телефоннан шалтыратырга онытканмын ләбаса! (Телефон трубкасын алмакчы була.)
Мәрфуга. Хәзер соң инде, күрше. Әнә, сәгатькә кара.
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Ай аллам, килен үзе кайтыр вакыт җиткән икән. (Китә башлый.)
Мәрфуга. Күрше дим!.. (Рәсемне күрсәтә.) Бу эшне хәзергә зинһар сер итеп саклыйк. Берәрсенә ычкындырып җибәрә күрмә дим.
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Юк, юк, ычкындырмыйм, күрше. Тешләрем бул- .маса да, авызымнан сер чыкмый анысы. Биргәненә шөкер!
Чыгып китәләр. Ильяс белән Великанов керәләр.
Илья с. Әйдәгез, түрдән узыгыз, Борис Петрович!
Великанов. Рәхмәт, туган, рәхмәт! Сине бит бүген райком бюросына чакырганнар иде. Я, ничек соң?.. Раслаганнардыр дип уйлыйм.
И л ь я с. Әйе, Борис Петрович, расладылар.
Великанов. Тәбрик итәм, туган! (Аның кулын кыса.) Димәк минем алдымда — яңа партбюро секретаре Ильяс Закирович Заманов! 'Ильяска текәләп карап тора. Әкрен генә көйли.)
Ты, моряк, красив сам собою,
Тебе от роду двадцать лет... (Көләләр.)
Диңгез флотына киткән көнеңне хәтерлисеңме?..
Ильяс. Хәтерлим, Борис Петрович. «Кайтыр булсаң, кире үзебезгә кайт», дигән наказыгызны үтәдем.
Великанов. Менә шуның өчен шатланам да мин. Үзеңне комсорг итеп озаттык, кайтуың белән парторг итеп сайладык. Без дә бит сиңа бик зур хөрмәт күрсәттек, ә?
Ильяс. Әйе, Борис Петрович, партия оешмасы миңа бик җаваплы бурыч йөкләде.
Великанов. Аны аклау инде синең изге бурычың, туган. Безнең бөтен бәла шунда — өченче цех аксый. Ике яклап аксый! Бу мәсьәлә райком бюросы утырышында да каралды. Бюро карары белән танышмадыңмы?
Ильяс. Таныштым, Борис Петрович. Өченче цехны бер ай эчендә лрорывтан чыгарырга кирәк. Карарда шулай диелгән бит.
В е л и к а н о в. Димәк, син обстановка белән таныш.
Ильяс. Юк, мин алай дип әйтмәс идем, Борис Петрович. Минем /эчен әле прорывның төп сәбәпләре ачык түгел.
7
В е л и к а н о Б. УЛ турыда мин бюрода сөйләдем, туган. Өченче цех әле яз көне генә эшли башлады. Кадрларны бик ашыгыч комплектовать итәргә туры килде. Цехта эшләүчеләр1нең күпчелеге — өйрәнчекләр мәктәбен бетергән яшь кызлар. Димәк, тәҗрибәсез тукучылар... Ә бит башка цехларда эш начар бармый. Тулаем алганда, фабриканың план үтәлеше дә йөздән ашып китә. Хәер, бу турыда сөйләп торуның хәзер мәгънәсе юк. Ничек кенә булмасын, ә өченче цехта прорыв! Утызга якын яшь тукучы айлык заданиене үти алмады. Димәк, егерме биш мең метр чамасы брезент тукылмыйча калган! Бу ни дигән сүз?.. Бу бик авыр хәл бит, туган!
Ильяс. Бу авыр хәлдән котылу чаралары бардыр бит, Борис Петрович?
Великанов. Өченче цехка тәҗрибәле тукучылар бирергә кирәк. Хәзергә бердәнбер чара менә шул.
Ильяс. Ә яшьләрне кая куймакчы буласыз?
Великанов. Бүтән цехларга күчерергә туры килер.
Ильяс. Алар анда ниндидер бер могъҗиза көче белән задание үтәүгә ирешерләрме?.. (Великанов уйга кала.) Борис Петрович, цех начальнигы) Кәлимуллии турында сезнең фикерегез ничегрәк?
В е л и к а н о в. Элек ул икенче цехта иде. Смена мастеры булып эшләде. Аның сменасы планны һәрвакыт арттырып үтәп килде. Шуңа күрә без аны җаваплырак эшкә күтәрдек.
Ильяс. Ә ул сезнең ышанычны акламаган. Шулай булып чыга бит, Борис Петрович?
Великанов. Әйе, асылда шулай булып чыга. Ләкин мин аңа ышанган идем. Алдынгы мастер ч^иде бит ул. Үткән ел үзенә «Почет грамотасы» бирделәр.
Ильяс. Үткән ел к<Почет грамотасы» алган. Ә быел өченче цехны хурлыкка төшергән! Моның сәбәбе нәрсәдә икән соң?..
Телефон шалтырый. Ильяс трубканы ала.
Тыңлыйм... Хәерле кич, Зинаида Васильевна!.. Биредә, биредә... Хәзер бирәм... Борис Петрович, сезне фабрикадан сорыйлар. (Трубканы бирә.)
Великанов (телефонда). Тыңлыйм... әйе, мин... шулаймыни?.. Яхшы, бик яхшы!.. (Трубканы элә.) Шатлан, парторг, шатлан! Фабрикага тагын бер яшь кадр кайта!
Ильяс. Кем ул, Борис Петрович?
Великанов. Әлфия Исмәгыйлова.
Ильяс (кинәт). Әлфия Исмәгыйлова?!
Великанов. Әйе. Сезнең яңа күршегез. Атаклы тукучы Исмәгыйлова кызы. Зинаида Васильевна белән шул турыда сөйләштек бит. Министерстводан телеграмма килгән... Тукта әле, туган, син үзгәреп киттең шикелле. Әллә таныш кызыңмы?
Ильяс. Ничек дип әйтим?.. Күргәнем бар дисәм... Бәлки, ул мин белгән Әлфия түгелдер?.. Сез нәрсәдер әйтмәкче идегез, Борис Петрович?
Великанов. Ул кыз Ленинградта укыды. Туку производствосы буенча инженер. Яшь кадрлар үсә бит туган, ә?
Ильяс (дулкынланып). Әйе, әйе, Борис Петрович, яшьләр үсәләр... (Великанов аның дулкынлануын күрә, ләкин сиздерми.)
Великанов. Я, ярый, туган, миңа инде китәргә рөхсәт ит.
Ильяс. Чәй дә эчмичә китәргә уйлыйсызмы? Юк, юк, Борис Петрович!..
В е л и к а н о в. Чәйне башка вакытта эчәрбез, туган. Миңа хәзер фабрикага барырга кирәк.
8
Ильяс. Алайса, кыстамыйм. Керүегез өчен бик зур рәхмәт, Борис Петрович. (Великанов китә. Ильяс, аны озатканнан соң, бераз сүзсез басып тора.) Әлфия... Әлфия Исмәгыйлова... Ленинград:.. Институт... Әйе, әйе, шул, Әлфия үзе! Моннан ярты сәгать элек аның тылсымлы шәүләсе минем хыялымда гына яши иде. Ә менә тиздән мим аның үзен күрәчәкме^... (Әкрен генә җырлый.)
Чәчләрең кара ефәк күк,
Ефәк бирим үрергә;
Бик сагынгач, бик саргайгач, Килдем сине күрергә...
(Әлфиянең рәсеменә карап тора.) Ә син миңа һаман шикләнеп карыйсың шикелле... ышанмыйсың?.. Шулаймы?.. Юк, син мине кайчан да булса бер аңларсың... Үзеңнең хаксыз икәнеңне аңларсың, Әлфия!
Рәшидә керә. Ул бик күңелсез.
Я. нигә борыныңны салындырдың? (Рәшидә дәшми.) Нигә сөйләшмисең, әллә телеңне йоттыңмы? Ә, әйе, беләм. Нормаңны үти алмаган- сындыр. Шулаймы? (Рәшидә дәшми.) Тукта әле, син бит Кәлимуллин цехында эшлисең?
Рәшидә (кинәт ачуы чыгып). Шунда шул! Кәлимуллин минем хакта берәр сүз әйткәндер әле. Яратмыйм шул кешене!
Ильяс. Ни өчен, сәбәбе бардыр бит?
Рәшидә. Бар шул, нишләп булмасын. Нигә ул безгә адым саен, «фзушниклар» дип кычкыра?!.
II л ь я с. «Фзушниклар»?.. Анысы ни дигән сүз тагын?
Рәшидә. ФЗУ бетергән кызларны шулай дип йөртә. Кимсетеп әйтүе инде үзенчә. План үтәлмәүгә, әйтерсең, без генә гаепле!.. (Елап җибәрә.)
Ильяс. Менә монысы килешми инде, Рәшидә. Син бит комсомолка!
Рәшидә. Булса соң?.. Комсомол уставында «Еларга ярамый» дигән пункт юк ла.
И л ь я с. «ВЛКСМ партиянең актив ярдәмчесе булып тора» дигән пункт бар.
Рәшидә. Бар шул, комсомол — партиянең помощнигы.
Ильяс. Безгә бит елак помощннклар кирәкми.
Рәшидә (үксеп). Мин бит ачуым килгәнгә генә елыйм.
Ильяс. Я, әйт әле, сеңелем, бүген нормаңны күпмегә үтәдең?
Рәшидә (теләр-теләмәс кенә). Сиксән... сиксән җиде... сиксән җиде процентка инде. Нигә, әллә мин генә дип уйлыйсыңмы?.. Бүтән кызлар да үти алмадылар.
Ильяс. Әйе, сеңелем, сезнең эшләр бик шәптәп түгел. Шулай да син күңелеңне төшермә. Максатка ирешү өчен чыдам һәм кыю булырга кирәк.
Рәшидә. Шул кыюлык аркасында миңа бүген эләкте дә инде. Кәлимуллин әйтә: «Телең болай да тел түгел иде, абыең парторг булгач, күзгә чебен булып керерсең инде», ди.
Ильяс. Синең шуңа кәефең кырылып кайттымьнии?
Рәшидә. Кырылган ди. Үзеннән дә катырак итеп әйттем. Күзеңә түгел, борыныңа кереп, төчкертергә кирәк сине, дидем.
Ильяс. Дорфарак итеп әйткәнсең бит, сеңелем...
Мәрфуга керә.
Мәрфуга. Аш-су өлгерде, балалар. Әйдәгез, суындырмагыз.
Ильяс. Әни, мим бер минуттан өстәл янында булам.
9
Сөлге алып чыгып китә.
Мәрфуга. Я, бүген норман тулдымы, ичмасам?
Рәшидә. Әй, кайткан саен шуны сорап җаныма тимәсәнә!
Мәрфуга. Тиярмен! Мин ул фабрикада гомерем буе эшләдем. Ә менә норма тулмаган көнемне хәтерләмим.
Рәшидә. Син бит ул... Ә без — «фзушниклар»! (Өстәлдәге рәсемне күреп, кычкырып җибәрә.) Әни, кем рәсеме бу?
М ә р ф у г а. Чү, әкрен!
Рәшидә. Ә нәрсә булган?
Мәрфуга. Кычкырмый гына сөйләш дим, абыең ишетмәсен.
Рәшидә. Ишетсә соң?.. (Рәсемне әйләндереп.) Артына да берни язылмаган. Кем соң бу?
М ә р ф у г а. йөдәтмә, кызым, әйтмим.
Рәшидә. Әйтмәсәң, абыйның үзеннән сорыйм.
Мәрфуга. Акылсызланма, абыеңа сиздерә күрмә тагын.
Рәшидә. Алайса, үзең әйт.
Мәрфуга. Синнән котылып булмас инде, тәкатемне корытырсың. Әлфия бу, Әлфия! Суфия апаңның кызьн. Абыеңның алачак кәләше. Ә сиңа җиңгә булачак кеше.
Рәшидә. Җиңги?.. (Рәсемгә карап тора.) Ә ни өчен туганым апа түгел?
Мәрфуга. Ярый инде, ярый, синеңчә булсын: «Туганым апа» диярсең. Күр инде, сер итеп кенә саклармын дигән идем, ычкындырып җибәрдем ләбаса!
Ут сүнә.
2 нче КАРТИНА
Вакыйга икенче көнне көндез, смена башланыр алдыннан бара. Партбюро секретаре Заманов кабинеты. Яхшы мебель белән җиһазландырылган зур һәм якты бүлмә. Стенада — юлбашчыларның портретлары. Кабинетта киңәшмә бара. Бари Калимуллин графиннан бер-бер артлы ике стакан су эчә, яулыгы белән битендәге тирен сөртә. Великанов аңардан риза түгел. Ильяс, Кәлимуллинга сынаулы караш ташлап, тыныч кына карап утыра. Огнева, Николай, Валя һәм Рәшидә, Кәлимуллннның кыяфәтеннән сәерсенеп, еш-еш кына бер-берсенә карашып алалар. Суфия ’ И с м ә г ы й л о в а яшьләрдән читтәрәк утырган. Аның янына Банат Сафиуллина елышкан.
Ильяс. Дәвам итегез, иптәш Кәлимуллин.
Кәлимуллин. Иптәшләр!.. (Тамагын кырып куя.) Безнең цех, иптәшләр, әйтергә кирәк, хәзергесе моментта иң артта калган участоклардан исәпләнә. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтькә мин үзем каршы түгел, иптәшләр... (Яшьләр үзара көлешеп алалар.) Ләкин тәнкыйть җитди һәм тирән булырга тиеш. Кайбер иптәшләр, әйтергә кирәк, хәзергесе моментта менә шуны аңлап җиткермиләр. Әйтик, яшь тукучы Валя Королькова әйтте: «Яшьләрнең эш квалификацияләрен күтәрү буенча практик чаралар күрелми», диде. Аннан китереп, ул әйтте: «цехта техминимум түгәрәкләре начар эшли», диде. Болар инде, иптәшләр, абсолютно...
Рәшидә. Абсолютно дөрес!
К ә л и м у л л и н. Абсолютно дөрес түгел бу, иптәш парторг! (Ильясның берәр каршы сүз әйтүен көтеп, аңа текәлеп карап тора.)
Ильяс (тыныч кына). Сөйләгез, сөйләгез, иптәш Кәлимуллин.
10
Кәлимуллин (батыраеп). Сөйләргә калгач, барысын да сөйлим! Цехта план үтәлмәүнең төп сәбәпләре турында әйтмәкче булам мин. (Кесәсеннән блокнотлар чыгара.)
Рәшидә. Уф!.. Таушалып беткән блокнотлар тагып килеп чыкты. Тотыныр инде бездән зарланырга.
К ә л п м у л л и н (блокнотларын актарып). Менә бу блокнотларда, әйтергә кирәк, хәзерге моментта кырыкмаса-кырык төрле сәбәп теркәлгән. (Кычкырып.) Тагын биш сәгать сөйләрлек материал бар!
Рәшидә. Регламент!.. Смена башланыр вакыт җитә.
К ә л и м у л л и н. Әһә!.. Регламентмы?.. Тәнкыйтьтән куркасызмы?!.
Ильяс (сәгатенә күз төшереп). Иптәш Кәлимуллин, сез ул сәбәпләрнең берничәсен генә әйтегез. (Кәлимуллин аптырап кала.) Әйе, әйе, әһәмиятлеләрен генә.
К ә л и м у л л и н. Алар барысы да әһәмиятле, иптәш парторг.
Ильяс. Алайса, сез иң әһәмиятле бер генә сәбәпне күрсәтегез.
Кәлимуллин (суынып). Ярар, алайса, сүзем бетте. Демократияне кысасыз икән, анысы инде сезнең эш. (Блокнотын кесәсенә сала, утыра.)
Ильяс. Беләсезме нәрсә, иптәш Кәлимуллин, сез биредә «кәмит» уйнамагыз. Биредә бит аңлый торган кешеләр утыралар. Сезнең цехнын язмышы турында сүз бара. Әгәр цех начальнигын бу мәсьәлә кызыксындырмый икән...
К ә л и м у л л и н. Рөхсәт итегез, мин сөйлим. (Урыныннан тора.) Иптәшләр!.. (Тамагын кырып куя.) Безнең цехта эшләүче кызларның эш тәҗрибәләре, әйтергә кирәк, абсолютно юк! План үтәлмәүнең төп сәбәбе, иптәшләр, менә шуңа кайтып кала. Аннан китереп, тагын шуны әйтергә кирәк...
Телефон шалтырый. Ильяс трубканы ала.
Ильяс. Тыңлыйм... Исәнмесез... Кайсы газетадан?.. Керегез, иптәш Мансуров... Әйтермен. (Трубканы элә. Икенче телефон трубкасын ала.) Пропусклар бюросын бирегез... Исәнмесез, Сергей Матвеевич!.. Әйе, әйе, Заманов... Газета хәбәрчесе Рәшит Мансуровка пропуск бирегез... Әйе, әйе, Рәшит Мансуров. (Трубканы элә.) Суфия апа, газета хәбәрчесе сезне күрергә тели. Китәргә мөмкин. Бәлки, әйтәсе сүзегез бардыр?
Суфия. Мондый киңәшмәләр бездә бик еш булгалый, иптәш Заманов. Сөйлибез дә таралабыз, ә эштә һаман үзгәреш юк. Күп сөйләүгә караганда, минемчә, күбрәк эшләү файдалырак. (Чыгып китә.)
К ә л и м у л л и н. Акыллы кешедән акыллы сүз чыга. Безнең цехта Суфия Исмәгыйлова кебек эшли белүчеләр аз, иптәш парторг. (Яшьләрне күрсәтеп.) Җеп өзелсә, җепнең очын таба алмаган тукучылар белән, бигайбә, план тутырып булмый. Менә шул. Минем сүзем бетте.
Ильяс. Бәлки, сезнең берәр тәкъдимегез бардыр?
К ә л и м у л л и н. Минем тәкъдимем шул: өченче цехка тәҗрибәле тукучылар бирегез, яшьләрне бүтән цехларга күчерегез. Без бу турыда Борис Петрович белән сөйләшкән идек инде. (Кызлар кинәт кабынып китәләр.)
Рәшидә. Кызлар, ишетәсезме, Кәлимуллин безне цехтан кумак- чы була!
Николай. Кумый гына торсын әле!
Валя. Цехтан цехка күчеп йөрергә без фабриканың үги балалары түгел!
Огнева. Ильяс Закирович, мин дә берничә сүз әйтим әле.
И л ь я с. Сөйләгез, иптәш Огнева.
Огнева. Иптәш Кәлимуллин йомгакны ярыйсы гына чуалтты. (Кәлимуллинга.) «Яшьләр өзелгән җепнең очын таба алмыйлар», дид*-
11
гез. Минемчә, башта сез чуалткан йомгакның очын табарга кирәк^ Сез бөтен гаепне яшьләр өстенә, коллективка аударып калдырмакчы буласыз. Ләкин шуны белегез: бездә начар коллективлар юк! Ә менә сезнен кебек начар җитәкчеләрнең булуы бик мөмкин. Цехның эшен тупикка илтеп керттегезме?.. Хәзер инде тартып чыгара да белегез!
Кәлимуллин (сикереп торып). Алайса, прорыв өчен мин генә гаепле булып чыгам. Шулаймы?,. Өченче цехны мин, янәсе, тупикка илтеп керткәнмен, ә?!. Ишетәсезме, иптәш парторг, комсомол секретаре миңа яла якмакчы була!.. Протест белдерәм!
Банат (урыныннан торып). Иптәшләр!.. Минемчә, Бари аганың протесты бик урынльп. Чынлап та бөтен гаепне бер генә кеше өстенә аударып калдырырга ярамый бит. Дөресен әйткәндә, без план үти алмаган өчен Бари ага да, Великанов ага да гаепле түгел. Без үзебез гаепле, иптәшләр. Менә хәзер парторг булып Ильяс ага эшли башлады, резней цех, иптәшләр, Бари ага җитәкчелегендә һәм Ильяс аганың юлбашчылыгы астында...
Рәшидә. Әнкәем! Авызы ни әйткәнне колагы ишетми.
Банат (аңа игътибар итмәстән). Иптәшләр!.. Безнең Бари ага — танылган мастер. Безнең Бари ага — «Почет грамотасы» алган кеше. Безнең Бари ага... •
Рәшидә. Җитте инде сиңа, ялагайланма!
Кә л и м у л л и н. Бүлдермә кешене, сөйләп бетерсен.
Рәшидә. Бетерде ич. «Яшәсен Кәлимуллин!» дип, «Урра» кычкын расы гына калды. (Көләләр. Шау-гөр башлана.)
Ильяс (өстәл шакып). Иптәшләр!.. (Барысы да тынып калалар.) Я, тагын кем сөйләргә тели?
Николай. Рөхсәт итегез.
Кәлимуллин. Син тик кенә утыр әле, энем! Син бит тукучы түгел, мастер ярдәмчесе. Әнә, станокларыңны кара, отводлары яхшырак эшләсен.
Ильяс (кисәтеп). Иптәш Кәлимуллин!
К ә л и м у л л и н. Мин аның әтәчләнәсең алдан ук белеп торам.
Ильяс. Ләкин сез бит тәнкыйтькә каршы түгел... (Яшьләр көләләр.) Сөйләгез, иптәш Смирнов.
Николай. Иптәш Огнева, әлбәттә, катырак итеп әйтте.
Кәлимуллин (кәефләнеп). Син шуны әйтмәкче идеңмени? Әйдә, ■хәйлә, энем, сөйлә. Син юкны сөйли торган егет түгел.
Никола й. Ләкин ул бик дөресен әйтте.
Кәлимуллин. Менә монысы инде, энем, абсолютно юк сүз! Яшьләрнең эшли белмәве өчен...
Николай. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. Безнең кызлар эшкә өйрәнергә телиләрме?.. Телиләр. Аларны эшкә өйрәтүче бармы?.. Юк!
Кәлимуллин. Суфия Исмәгыйлова ничек өйрәнде икән соң?
Николай. Суфия апаны калдырып торыйк. Аның егерме еллык производство стажы бар.
К ә л и мулл и н. Менә шул-шул!
Вал<я (түземлелеген югалтып). Ничек инде, «шул-шул»?.. (Торып баса.)
Рәшидә. Уф!.. Валяны да чыгырыннан чыгардылар.
Валя. Иптәшләр, бу ни дигән сүз? Норма үтәү өчен без тагын егерме ел эшләргә тиешмени?.. Безнең цех үзенең заданиесен егерме елдан соң гына үти башлармыни?!.
Б а н а т. Валя, нигә юкны сөйлисең?! Бари ага алай дип әйтмәде ич. Бари ага...
Рәшидә. Бари агаң ага икән, ага бирсен. Ә нигә син аңа тәлинкә потасың?
12
К ә л и м у л л и н. Иптәш парторг, сүз бирегез әле миңа.
Ильяс. Сабыр итегез. (Великановка.) Әйтәсе сүзегез бармы, Борис Петрович?
Великанов. Смена башланыр вакыт җитә, Ильяс Закирович.
Ильяс (сәгатенә карап). Әйе, ун минут вакыт калган. Киңәшмә- бетте, иптәшләр, таралырга мөмкин.
К ә л и м ул л и н (гаҗәпләнеп). Ничек инде таралырга?! Сез бит әле киңәшмәгә, әйтергә кирәк, йомгак ясамадыгыз. Кем гаепле, кем гаепсез дигәндәй... Борис Петрович та үзенең кискен фикерен әйтмәде.
Великанов. Аның каравы, башкалар бик кискен итеп әйттеләр, иптән! Кәлпмуллин. Таякның юан башы кемгә төшкәнен аңлагансыздыр дип уйлыйм. (Пауза.) Цехның эшендә кискен борылыш ясарга кирәк. Конкрет тәкъдимнәрегезме әзерләгез. Иртәгә минем янга керерсез.
Кәлимуллин. Тәкъдимнән эш калмас, Борис Петрович. Кырыкмаса-кырык төрле тәкъдимем бар минем. (Яшьләргә.) Сөйләгәндә телегез телгә йокмый сезнең. Ай-Һай, кулыгыз да, мин әйтәм, шулай өлгер' булса икән! (Николайга.) Дүртенче станокның отводкасы начар эшли. Кара аны, хәзер үк барып тикшер! Миңа кереп доложить итәрсең! (Китә. Аның артыннан Огнева, Валя, Николай, Баиат һәм Рәшидә китәләр.)
Ильяс. Я, Борис Петрович, сез ниндирәк нәтиҗәгә килдегез?
Великанов. Беренче нәтиҗә шул: яшьләрне гел бер цехка җыйнап, без зур хата эшләгәнбез. Ә аларны өйрәтү эшен Кәлимуллинга тапшырып, үз хатабызны тагын да тирәнәйткәнбез. Димәк, прорывның төп сәбәбен яшьләрнең тәҗрибәсез булуына гына кайтарып калдырырга ярамый.
Ильяс. Дөрес, Борис Петрович. Яшьләрне өйрәтмәгәннәр. Менә төп сәбәп кайда! Кәлимуллин яшь кадрлар белән бөтенләй кызыксынмаган, аларны «ходай язмышына» тапшырган.
Великанов. Кәлимуллин турымда безгә уйлашырга туры килер. Дирекциянең ышанычын аклый алмады ул. Инде яшьләрне өченче цехтан күчерү мәсьәләсенә килгәндә, әйе, мондый чараны мин хәзер бөтенләй урынсыз дип саныйм. Бу — яшь кадрларның рухым төшерү булыр иде. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы бар: без бит бер ай эчендә цехмы про- рывтан чыгарырга тиеш. Ә кемнәр белән?.. Нормасын 70—80. процентка үтәүче тәҗрибәсез тукучылар беләнме?!
Ильяс. Өйрәтергә кирәк аларны, Борис Петрович!
Великанов. Ләкин кайчан өйрәтербез дә, кайчан заданиөне үти башларбыз? Менә бит хикмәт кайда!
Ильяс (уйга калып). Әйе, Борис Петрович, четереклерәк мәсьәлә бу. Ләкин безгә аны ничек тә хәл итәргә кирәк.
Великанов. Уйлый торгач, бәлки, берәр юлы табылыр, ә?.. (Исенә төшеп). Миңа китәргә вакыт, Ильяс Закирович. (Сәгатенә карый.) Инженер Исмәгыйлова килеп җитәргә тиеш. Ул әле бүген генә Ленинградтан кайтып төшкән. Соңымнан сөйләшербез. (Китә.)
Ильяс (дулкынланып). Инженер Исмәгыйлова... Димәк, Әлфия кайтып та җиткән... Мин аның белән бүген очрашырга тиеш... Озак көтелгән минутлар ничек тиз килеп җиттеләр!.. (Тәрәзә янына бара, тәрәзә аша ниндидер бер тамаша күреп, кызыксымым карап тора. Китә башлый. Каршысына Огнева килеп керә.)
Огнева. Ильяс Закирович, бүгенге киңәшмә ничектер очланып бетмәде кебек. Борис Петрович та сөйләмәде. Сез дә үз фикерегезне ачык итеп әйтмәдегез. Прорыв өчен, чынлап та, кем гаепле булып чыга соң?
Ильяс. Мин хәзер керәм, иптәш Огнева. (Ашыгып чыгып китә. Пауза. Әлфия керә.)
Ә л ф и я. Исәнмесез!
О г н е в а. Исәнмесез!
13
Ә л ф и я. Парторг юкмыни?
Огнева. Ул хәзер керер. (Әлфиягә текәлеп карап тора.)
Әлфия. Директор ятына килгән идем дә, очрата алмадым. Бирегә кереп чыгыйм дидем.
Огнева. Гафу итегез, сез Әлфия Исмэгыйлова түгелме?
Әлфия. Сез мине ничек таныйсыз?
Огнева. Суфия апага охшагансыз ич! Таныш булыйк. Комсомол секретаре Вера Огнева. (Күрешәләр.) Сез комсомолкамы?
Ә л ф и я. Әйе, комсомолка.
Огнева. Менә яхшы! Утырыгыз. (Утыралар.) Сез бит инженер. Ә безгә хәзер белгечләр шулкадәр кирәк!.. Беләсезме тау кадәр эшләрне кузгатып җибәрәсе бар. (Телефон шалтырый. Огнева трубканы ала.) Партбюро... Әлфия Исмэгыйлова?.. Әйе, әйе, биредә... Яхшы, әйтермен. (Трубканы элә.) Сезте директор Борис Петрович чакыра. Мөгаен, эш турында сөйләшергәдер.
Әлфия. Алайса, мин китим. Парторг янына соңыннан керермен.
Огнева. Бездә хәзер яңа парторг. Әле бүген генә эшкә чыкты. Бик принципиальный кеше булырга охшый.
Әлфия. Анысы аның яхшы. (Китә. Бераздан Ильяс белән Айсылу керәләр. Айсылуның сул кулы марля белән бәйләнгән.)
Ильяс (Огневага). Тәрәзәдән карыйм, шушы сеңел янына тукучы кызлар җыйналган. Сеңел нәрсәдер сөйли. Ә кызлар шаккатып тыңлап торалар. Әнә, карагыз, бер комсомолкагыз стройдан чыккан, иптәш комсорг!
Огнева (Айсылуга). Нишләттең кулыңны?
Айсылу (теләр-теләмәс кенә). Станоктан шүре ычкынды...
Огнева. Кулыңа тидеме?.. Эх, син!.. Бердән, үзеңне харап итә язгансың, икенчедән, комсомол оешмасына тап!..
Ильяс. Мәсьәлә андамыни, иптәш Огнева?! (Айсылуга.) Яраң куркынычлы түгелме, сеңелем?
А й с ы л у. Юк, юк, абый, зыянсыз.
Ильяс. Кил әле, сеңелем, утыр әле, сөйләшик. (Айсылу утыра.) Станоктан шүре нишләп ычкынып китте соң?
Айсылу. Юк, абый, аны болай гына сөйләп бетерерлек түгел.
Ильяс. Ә син аны болай да, тегеләй дә итеп сөйлә. Иптәш кызларыңа сөйләдең ич.
Айсылу. Сезгә сөйләргә кыенсынам шул, абый. Әллә ничек шунда. Уңайсыз.
Огнева. Айсылу, син бит комсомолка! Үз гаебеңне танудан нигә куркасың?
Айсылу (кинәт урыныннан торып). Вера! Бу ни дигән сүз? (Ильяска.) Ышаныгыз, абый, комсомолларча әйтәм, минем бер гаебем дә юк! Ышанмыйсыз икән, хәзер үк барысын да сөйлим дә бирәм.
Ильяс. Утырып сөйлә, сеңелем. Ашыкмыйча гына сөйлә.
Айсылу (утырып). Мин үзем, абый, өченче цехта эшлим. Кәлимул- лин безне һәрвакыт «фзушниклар» дип кимсетә. Адым саен шелтәле •сүзләр ишетүе безгә дә күңелле түгел бит, абый. Безнең дә бит план тутырасыбыз килә. Беркөнне мин шулай Суфия апа янына бардым. Ике станокта эшләргә телим, дидем. Булдырып булыр микән, дип киңәш сорадым. Ә Суфия апа минем белән сөйләшеп тә тормады. «Тагын егерме ел эшләсәң, бәлки, булдырырсың», дип, кулын гына селекте. Менә шуннан соң инде мин бик хурландым, абый. Ничек кенә булмасын, сүземдә торам, ике станокка күчәм, дидем. Бүген миңа ике станокта эшләргз рөхсәт бирделәр. Гик менә сынаттым шул: шүрене алмаштырганда планкага басарга өлгерә алмыйча калдым.
14
Ильяс. Әйе, сеңелем, күңелсезрәк хәл килеп чыккай икән шул. (Уйга калып.) Ә менә Суфия апагыз ничек өлгерә икән соң?.. Аны бит берьюлы дүрт станокта эшли диләр.
Айсылу. «Алтын куллы хатын», диләр аны. Янәсе, тумыштан тукучы булып туган. Минемчә, бу дөрес түгел, абый. Дөньяда кеше өйрәнә алмаган эш юк. Суфия апа эшләгәндә үзенең бармакларын ут кебек уйната. Ә менә без әле шуның серенә төшенеп җитә алмыйбыз.
Ильяс. Сезгә ул үзенең серен сиздермимени?
А й с ы л у. Сиздерми шул, абый.
Огнева. Ильяс Закирович, ул яшьләрдән серен генә түгел, бармакларын да яшерә.
Айсылу. Бүген ике станокка күчкәч, мин аңардан шүреләрне алыштыру турында киңәш сораган идем...
Ильяс. Я, я, нәрсә диде соң?
А й с ы л у. Аның әйткәннәрен кабатлавы да уңайсыз инде. «Кулыңнан килмәс эшкә тыгылып йөрмә», диде. Абый, сез минем сүзләрне Суфия апага әйтә күрмәгез. Мине әләкләшеп йөри, дип уйлар.
Огнева. Ә нигә аңардан куркып торырга?.. Яшьләрне кыерсытырга аның ни хакы бар? Ул бит партия кандидаты.
А й с ы л у. Абый, миңа китсәм дә ярыйдыр инде?
Ильяс. Хәзер үк больницага бар, сеңелем. Кулыңны; бик яхшылап бәйләтеп кайт. Тизрәк төзәлсен.
А й с ы л у. Рәхмәт, абый. (Китә.)
Огнева. Менә, күрдегезме, Ильяс Закирович?..
Ильяс. Әйе, күрдем, иптәш Огнева. (Уйга кала.) Мин хәзер цехны прорывтан чыгару юлларын да күрә башладым шикелле... (Уйланып, арлы-бирле йөри.) Суфия Исмәгыйлова... Алтын куллы хатын... Тәҗрибәле тукучы... (Огневага.) «Яшьләрдән серен генә түгел, бармакларын да яшерә», дисезме?
Огнева. Әйе, Ильяс Закирович. Үзен узып китәрләр дип курка, күрәсең.
Ильяс (телефон трубкасын алып). Өченче цехны бирегез... Иптәш Кәлимуллинмы?.. Заманов сөйли... Суфия Исмәгыйловага әйтегез әле„ тәнәфес вакытында минем янга кереп чыксын... Әйе, партбюрога. (Трубканы элә. Рәшит Мансуров керә.)
Рәшит. Керергә рөхсәтме?
Ильяс. Рәхим итегез.
Рәшит (Ильяс белән күрешеп). Газета хәбәрчесе Рәшит Мансуров.
Ильяс. Заманов.
Рәшит. Исәнмесез, иптәш Огнева!
Огнева. Исәнмесез, иптәш Мансуров! (Күрешәләр.)
Ильяс. Утырыгыз, иптәш Мансуров. (Утыралар.) Суфия Исмәгый- лованы күрдегезме?
Рәшит. Күрдем. Мин аның ничек эшләгәнен бик озак карап тордым. Искиткеч эшли, иптәш Заманов, искиткеч!.. Станокларның ничек эшләвен ул күзләре белән күрә, йөрәге белән хис итә шикелле.
Ильяс. Сез аның турында очерк язарга уйлыйсызмы?
Рәшит. Сезнең фикерегез ничек соң?
Ильяс. Әйе, Суфия Исмәгыйлованы бик оста тукучы, дип сөйлиләр. «Алтын куллы» хатын дип мактыйлар. Ләкин кеше бит станок түгел. Кешенең оста куллары, җитез бармаклары турында гына язуның әһәмияте бик аз. Кешене мактаганда, аның кешелеге турында да басым ясап әйтергә кирәк.
Р ә ш и т. Сез бу сүзләрне Исмәгыйловага карата әйтмисездер^ бит?
15
Ильяс. Мин биредә әле яңа кеше. Исмәгыйлова турында үз фике* ремне әйтә алмыйм. Шулай да мин сезгә Айсылу дигән кыз белән сөйләшеп карарга киңәш бирер идем.
Огнева. Суфия апа белән бер цехта эшли. Актив комсомолка.
Суфия Исмэгыйлова керә.
Суфи я. Керергә ярыймы?
Ильяс. Рәхим итегез, Суфия апа. Утырыгыз.
Суфия. Рәхмәт. (Утыра.) Иптәш Мансуров, сез минем фотокарточкамны сораган идегез. (Рәшиткә фотокарточка бирә.) Яшьрәк чакта төшкән рәсемем.
Рәшит. Минемчә, сез хәзер дә карт түгел.
Суфия. Юк, акыллым, минем инде кияүгә бирерлек кызым бар. Художникка зинһар әйтегез: ретушировать иткәндә, карточканы яшәртмәсен.
Рәшит. Яшәртүдән зыян юк ич, Суфия апа.
Суфия. Беләсезме, кайчакта бик сәер хәлләр килеп чыккалый. Быел яз көне минем рәсемемне газетага басканнар иде. Ниндидер бер җилбәзәк егет миңа хат җибәргән. Кырык яшьлек хатынга мәхәббәт хаты язган! (Көләләр.)
Рәшит. Ярый, Суфия апа, үтенечегезне художникка тапшырырмын. (Кузгалып.) Иптәш Заманов, сез әйткән кызны мин ничек күрә алырмын икән?
Огнева. Әйдәгез, мин сезгә булышырмын. (Рәшит белән Огнева китәләр.)
Ильяс. Суфия апа, мин сезнең белән Айсылу турында сөйләшмәкче идем.
Суфия. Айсылу турында?.. Мин ул кызны рәтләп белмим дә шикелле.
Ильяс. Ә ул сезне бик яхшы белә.
С у ф и я. Мине белүчеләр бик күп.
Илья с. Сез аның җәрәхәтләнүе турында ишеттегезме?
Суфия. Ишеттем. Бик гаҗәп хәл! Д1енә мин үзем дүрт станокта эшлим. Ләкин беркайчан да шүренең ычкынганы юк.
Ильяс. Димәк, сезнең эш тәҗрибәгез зур?.. Шулаймы, Суфия апа?
Суфи я. Әйе, бик күп еллар буена тупланган тәҗрибә ул. Утызынчы елны мин авылдан килдем. Нибары дүрт еллык белемем бар иде. Менә шушы фабрикага эшкә кердем. Беренче елларда миңа да, ай-яй, бик авыр булды, иптәш Заманов! Утырып елаган чакларым бар иде. Шулай да түздем, тырыштым һәм, дөресен әйтәм, үземнең теләгемә ирештем. Ә безнең кызлар нишлиләр?.. Бик ансат кына айга менмәкче булалар. Дүртәр-бишәр станокта эшләү турында хыялланалар.
Ильяс. Менә сез туку .операцияләрен бик озак еллар буена үзләштергәнсез. Ни өчен соң яшьләргә дә шуны телисез?
Суфия. Минемчә, җиңел юл белән генә җиңүгә ирешеп булмый. Белмим тагын, сез ничек уйлыйсыздыр?
Ильяс. Әйе, җиңү авыр көрәш аша яулап алына. Ләкин сез бит яшьләргә зур ярдәм күрсәтә аласыз.
Суфия. Гафу итегез, мин бит цех начальнигы түгел. Инструктор да, бригадир да түгел. Мин — тукучы, гади бер эшче.
Ильяс. Юк, Суфия апа, сез гади эшче генә түгел. Барыннан да элек, сез — партия кандидаты. Цехның язмышы сезне дә бик нык борчырга тиеш. Хезмәттә үрнәк күрсәтү — коммунистның изге бурычы бит.
Суфия. Туктагыз әле, мин сезне аңламыйм. Үткән айда мин план
16
нан тыш ике мең өч йөз метр брезент тукыдым. Сезнеңчә, бу нәрсә?.. Хезмәттә үрнәк күрсәтү түгелмени?
II л ь я с. Ләкин ул гына җитми бит, Суфия апа. Аерым рекордлар гына мәсьәләне хәл итми.
Суфи я. Алайса, ник башкалар да рекорд куймыйлар? Кем алар- ның эшенә тоткарлык ясый?.. Мин түгелдер бит?
Ильяс. К>к, мин алай дип әйтергә теләмим. Моның сәбәпләре күп, әлбәттә. Ләкин сез бу эштә үзегезне бөтенләй битараф кеше итеп санамагыз инде. Менә сез яшьләргә ярдәм итмисез, алар белән эш тәҗрибәгезне уртаклашмыйсыз. Бу нәрсә була соң?.. Бу да бит асылда тоткарлык ясау булып чыга.
Суфия. Алайса, мин тоткарлык ясыйм?!. Мин! Гафу итегез, иптәш Заманов, минем бөтен тормышым шушы фабрикага бәйләнгән. Туку фабрикасы — минем туган йортым. Бу йортта мин нахак сүзләр ишетергә гадәтләнмәгән!
Ильяс. Әйтик, сезнең туган йортыгызда яшь кызлар эшлиләр. Дөресрәге, эшкә өйрәнергә телиләр. Әгәр сезгә туган йортыгызның абруе кадерле икән, ни өчен аларга ярдәм кулыгызны сузмыйсыз?..
Великанов белән Әлфия керәләр. Әлфия Ильясны күрүгә кинәт сискәнеп кнтә.
Великанов (Әлфиягә). Менә, безнең яңа парторг. Таныш булыгыз, иптәш Исмәгыйлова.
Илья с. Без инде күптәнге танышлар, Борис Петрович! Күптәнге дуслар, дисәм дә, ялгыш булмас. Исәнме, Әлфия!
Әлфия (эчке кичерешен сиздермәскә тырышып). Исәнмесез, иптәш Заманов’. (Күрешәләр. Великанов түргәрәк уза. Әлфия әнисе янында тукталып кала.) Әни, сиңа ни булды?.. Төсең киткән ич!
С уф и я. Зыян юк, болай гына.
Ә л фи я. Ничек инде болай гына?!
Суфи я. Егерме ел буе мин үземне тукучы дип йөргән идем. Ә менә яңа парторг әйтә: «Син тукучы түгел, син эшкә аяк чалучы», ди. (Чыгып китә. Пауза.)
Ильяс (Әлфиягә). Димәк, Казамга кайтырга булдың?..
Ә л ф и я. Әйе, сезнең фабрикага эшкә җибәрделәр. Ләкин ялгыш уйламагыз. Мин сезнең биредә икәнегезне белеп кайтмадым.
Ильяс. Әгәр белсәң, кайтмаган булыр идеңме?.. (Әлфия дәшми.) Великанов. Безнең фабрикага кайтып бик дөрес эшләгәнсез, иптәш Исмәгыйлова. Сезнең әниегез дә биредә могҗизалар тудыра бит. Без аның белән һәрвакыт горурланабыз. Куллары алтын бит аның, куллары!..
Ильяс. Адым саен кулларын мактап, сез аның йөрәген бозмадыгыз микән, Борис Петрович?.. Суфия апа турында мин әле бик үк яхшы фикердә түгел.
Әлфия. Бәлки, минем әнием булганга күрә, сез аның турында начар фикер тудырырга телисездер?.. Ни өчен кеше ачуын кешедән алырга?!
Ильяс. Синең болай уйлавың бик кызганыч, Әлфия!
Ә л ф и я. Гафу итегез, мин бирегә үземне кызгандыру өчен кайтмадым. Борис Петрович, мин сезне кабинетыгызда көтәрмен. (Чыгып китә.)
Великанов. Көтелмәгәнрәк хәл килеп чыкты», Ильяс Закирович. Сезнең арагыздан кара мәче үткән булса кирәк.
Ильяс. Зыян юк, Борис Петрович... Ничек дип җырлыйлар әле?.. (Көйләп.)
В нашей жизни всякое бывает: Набегает тучами гроза...

(Кинәт җанланып.) Беләсезме, Борис Петрович, сез бая: «Күп уйлый торгач, бәлки, берәр юлы табылыр», дигән идегез. Ә »мин ул юлны таптым, Борис Петрович, таптым! Өченче цехны бер айда прорывтаи чыгарырга мөмкин! (Бик борчылган кыяфәттә Кәлимуллин килеп керә.)
Кәлимуллин. Эшләр харап, Борис Петрович! Суфия Исмәгый- лова ультиматум куйды. «Хәзер үк бүтән цехка күчерегез», ди.
Великане в. Ни өчен? Сәбәп?
Кәлимуллин. Анысын инде, әнә, иптәш парторгтан сорагыз. (Ильяс янына килә.) Цех башына зур хәсрәт бу, иптәш парторг! Әгәр ул китсә, безнең цех абсолютно...
Ильяс. Паника тудырып йөрмәгез, иптәш Кәлимуллин! Сезнең бу хәсрәтегез — абсолютно кысыр хәсрәт! (Кәлимуллин, кулларын җәеп, сүзсез катып кала.)
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
3 нче КАРТИНА
Беренче картинадагы декорация. Вакыйга икенче көнне иртән бара. Ильяс өстәл янында язып утыра. Рәшидә белән А й сылу керәләр.
Айсылу. Исәнмесез, Ильяс абый!
Илья с. Хәерле иртә, Айсылу! Әйдә, түрдән уз, утыр.
А й сылу. Рәхмәт, Ильяс абый, утырып тормыйм. Минем сезгә бер үтенечем бар иде. Иртүк борчып йөрүем өчен ачуланмассыз бит?
Рәшидә. Мондый вакытта иртәсе-киче юк. Әйдә, тизрәк сөйләвеңне бел.
Ильяс. Рәшидә! Кунак кызның хәтерен калдырырсың.
Рәшидә. Ул ниткән кунак булсын?.. Минем иң якын дустым ич ул.
А й сылу. Рәшидә белән без бертуганнар кебек.
Ильяс. Алайса, бик әйбәт! Я, Айсылу, сөйлә, миңа нинди үтенечең бар?
Айсылу. Кичә кич безнең гомуми торакка Кәлимуллин килгән иде. Яшьләрне җыйнап, докладсы-манрак нәрсә сөйләде. Башта халыкаря хәл турында берничә сүз әйтте. Аннан бишьеллык планга күчте. Безнең алда торган бурычларга тукталды. «Без бу килеш барсак, ди, планны абсолютно беркайчан да үти алмаячакбыз», ди. «Шулай булгач, ди, цехның заданиесен аз дигәндә егерме-утыз процентка киметергә кирәк», ди.
И л ь я с. Ничек ди, ничек?!.
Айсьнлу. Без үзебез дә аптырап калдык, Ильяс абый. Янәсе, аныңча, директор безнең цехның заданиесен киметеп, башка цехларга өстәмә план бирергә тиеш.
Рәшидә. Айсылу, Кәлимуллиның соңгы сүзләрен әйтеп күрсәт әле.
А й сылу. Анысы кирәкми лә.
Рәшидә. Нишләп кирәкмәсен ди. Аның бөтен кызыгы да шунда.
Илья с. Әйт, әйт, Айсылу.
А й с ы л у. Кәлимуллин бик кызык кеше бит ул. Цехның заданиесен киметү турында сөйләде-сөйләде дә, «Алга, иптәшләр, яңа җиңүләргә!» дип сүзен бетерде.
Ильяс. Сез бик каты итеп кул чаптыгызмы соң?
А й с ы л у. Кая инде ул кул чабу. Көләргә дә, еларга да белмәдек, Ильяс абьш.
2. .с. Ә.“ № 8.
17

18
Р ә iu и дә. Бригадир Банат «урра» кычкырган ич.
Айсылу. Кычкырса соң?.. Шул ялагайлыгы аркасында бригадир булды да инде ул. Ильяс абый, мин сезнең яныгызга яшьләр исеменнән килдем. Бүген үк директорга кереп әйтегез. Без планның киметелүен теләмибез. Планны киметү — безне дә кимсетү булыр иде. Без бит планны үти алмаслык кызлар түгел. Үтәрбез, Ильяс абый, ышаныгыз, арттырып үтәрбез! Безне тик өйрәтсеннәр генә. Безгә ярдәм итсеннәр.
Ильяс. Ниятегез бик яхшы, акыллым. Ничек кенә булмасын ярдәм итәргә тырышырбыз.
Айсылу. Рәхмәт, Ильяс абый, рәхмәт!
Рәшидә. Менә, әйттем бит мин сиңа!
Айсылу. Хушыгыз, Ильяс абый! (Айсылу китә. Ильяс өстәл янына бара. Язылган кәгазьләрне пөхтәләп папкага сала. Рәшидә бераз сүзсез басып тора да «уф» дип җиңел сулап куя.)
Ильяс. Я, нигә уфылдыйсың?
Рәшидә. Хатыңны язып бетергәнсең икән дим.
I I л ь я с. Нинди хат?
Рәшидә. Кара, кара, белмәмешкә салына. Таң тишегеннән торып язып утыргансың ич. Әни әйтә: «Без яшь чакта, ди, мәхәббәт хатларын, ди, бер дә алай озын итеп язмый торганнар иде», ди.
Ильяс. Тукта әле, тукта, син миңа «ди-ди» димичә генә сөйлә. Ни өчен син аны мәхәббәт хаты дип уйлыйсың?
Рәшидә. Мин бит әни әйткәнне генә әйтәм.
Ильяс. Әнигә кем әйткән?
Рәшидә. Аңамы?.. Күршедәге Гыйльмеҗиһан әби әйткән.
Ил ь я с. Ә ул каян ишеткән?
Рәшидә. Ул үзе тәрәзәдән карап торган.
I I л ь я с. Алайса, синең ул әбиең бүрәнә аркылы бүре күргән. (Папкадагы кәгазьләрне күрсәтеп.) Мәхәббәт хаты түгел бу. Алдынгы тукучыларның эш методлары турында язылган тезислар. Төшендеңме?
Рәшидә. Конечно, төшендем.
I I л ь я с. Төшенсәң, әбиләр әкиятен сөйләп йөрмә. Син инде үскән кыз.
Рәшидә. Абый, дим, үзеңнән бер сүз сорыйм әле.
Илья с. Я, нәрсә?
Рәшидә. Синең бик якын күреп йөргән кызың бармы?
Ильяс. Нишләп булмасын.
Рәшидә. Булса, я, әйт, кем?
И л ь я с. Менә син. ч
Рәшидә. Абый, мин синең белән шаярып сөйләшмим лә.
И л ь я с. Мин дә бит шаярмыйм. Туган сеңел туган абыйсына бик якын булмыймыни?
Рәшидә. Мин бит синнән, яратып йөргән кызың бармы, дип сорыйм.
Ильяс. У-һу!.. Менә синең нәрсә беләсең килә икән.
Рәшидә. Әйт инде, абый. (Звонок.) Әни кайтты бугай. (Йөгереп чыгып китә.)
Илья с. Яратып йөргән кызым бар минем, бар! (Ачык тәрәзә янына бара. Бакчада кошлар сайраганы ишетелә. Ильяс әкрен генә җырлый.)
С а н ду гачы м, с а й р а -с а й ра, Сайра, үзеңә файда.
Мөмкин булса, әйтеп сайра, Минем сөйгәнем кайда?..
(Бераз сүзсез басып тора. Сәгатенә карый. Шкаф янына бара. Шкаф артыннан икешәр потлы гер алып, тренировка ясый башлый. Бик эшлекле кыяфәттә Калимуллин килеп керә.)
2* 19
Кэл им ул л и и. Бу сезме соң, иптәш парторг?..
Ильяс. Әйдәгез, түрдән узыгыз, иптәш Кәлимуллин. (Герләрне күтәргән килеш, аңа таба бара.)
Кәлимуллин (артына чигенеп). Чү, чү, шәйләбрәк! Кулыгыздан төшеп китмәсен дим. (Ильяс герләрне идәнгә куя. Кәлимуллин аларны күтәреп карамакчы була, ләкин булдыра алмый.) Ай-Һай, көч тә бар икән шул үзегездә! Дүрт пот герне, әйтергә кирәк, хәзергесе моментта уенчык кебек кенә уйнатасыз.
Ильяс. Күнегүдән килә бит ул.
Кәлимуллин. Анысы шулай инде. Аюны да биергә өйрәтәләр., дигәндәй...
Ильяс. Ничек?.. «Аюны да биергә өйрәтәләр», дисезме?
К ә л и м у л л и н. Нигә, әллә хата сүз әйтеп ташладыммы?
И л ь я с. Юк, дөрес сүз. Шуңа күрә дә кабатлап сорыйм.
Кәлимуллин. Сез минем болай иртүк килүемә гаҗәпләнмисезме?
И л ь я с. һич юк, шулай кирәк булгандыр.
Кәлимуллин. Бүген директор янына конкрет тәкъдимнәр белән керәсем бар. Башта сезнең белән киңәш итеп чыгыйм дидем.
Ильяс. Бик әйбәт. Утырыгыз, иптәш Кәлимуллин.
Кәлимуллин (утырып). Мин үзем, иптәш парторг, тәнкыйтькә каршы түгел... Монысы абсолютно дөрес. Тик менә бер начар гадәтем бар: үземне тәнкыйтьли башласалар, шушы җиремә нәрсәдер килә дә кадала. (Йөрәген күрсәтә.) Кычкырып җибәргәнемне үзем дә сизми калам. Кичәге киңәшмә вакытында да, әйтергә кирәк, шуидыйрак хәл булды. Дөрес, соңыннан үкенәм мин үкенүен. Ләкин эш узган була.
Илья с. Кичәге киңәшмәдән соң, сез ниндирәк нәтиҗәгә килдегез?
Кәлимуллин. Мин үз цехым турында аталарча кайгырта белмәгәнмен. Мин хәзер үз хатамны абсолютно дөрес аңлый башладым.
Ильяс. Ләкин аны бит төзәтә дә белергә кирәк.
Кәлимуллин. Анысын да уйладым, иптәш парторг. Әйтик, икенче цехта егерме өч тәҗрибәле тукучы бар. Ә бездә бармак белән генә санарлык. Директор алдында мәсьәләне кабыргасы белән куярга исәп бар. Я миңа тәҗрибәле тукучылар бирсен, я булмаса...
Ильяс. Цехның заданиесен киметсен. Шулаймы?
Кәлимуллин. Абсолютно дөрес! Алайса, сез дә ишеткәнсез икән. Монысы» инде, юк, кысыр хәсрәт түгел, иптәш парторг. Заданиене киметсеннәр генә... Бер атнада мин цехны прорывтан чыгарам.
Илья с. Иптәш Кәлимуллин, сез матур әдәбият укырга яратасызмы?
К ә л и м у л л и н. Ничек дип әйтим... Яшьрәк чакта укыштыргалый идем.
Ильяс. Үгез белән чебен турындагы- мәкальне укыганыгыз юкмы?
Кәлимуллин. Үгез белән чебен?.. Юк, үгезләр турында укыганым юк.
Ильяс. Үгез көн буе сабан сөреп, эштән кайтып килә икән. Аның мөгезенә бер чебен килеп кунган. Шул чебен икенче бер чебенне очраткан да, «Уф, арып-талып эштән кайтып киләм әле», дип, «лаф орырга» тотынган...
Кәлимуллин. Үгез эшләгәнгә ул мактана икән. Кара син юньсез- не!.. (Көлә.)
Ильяс. Менә сез дә бик юньсез эш артыннан йөрисез бит.
К ә л и м у л л и н (кинәт). Ә? Нәрсә?!
Ильяс. Башкалар исәбенә өченче цехны прорывтан чыгармакчы буласыз. Болай булгач, сез әле кичәге киңәшмәдән дөрес нәтиҗә ясый
20
алмагансыз. (Өстәл янына бара. Папкадагы* кәгазьләрне актара. Бер битне кулына ала.) Кичәгенәк мин Суфия апаның эш методлары белән таныштым. (Кәгазьдән карап.) Шүрене өч секундта алыштыра. Экономия — биш секунд. Өзелгән җепләрне унҗиде секундта ялгый. Экономия— унсигез секунд. Ике операция буенча ул һәр сменада сәгатьтән артык вакытка экономия ясый. Экономия ясалган минутлар исәбенә планнан тыш брезент тукый. Димәк, яшь тукучыларны да тизләтелгән эш методларына өйрәтергә кирәк.
Кәлимуллин. Аларны өйрәтү өчен кимендә бер ел вакыт кирәк булачак.
Ильяс. Ни өчен бер ел?.. Әгәр без бу эшне бер ай эчендә башкарып чыксак?..
Кәли муллин. Бер ай! Ай-Һай, бик җиңел уйлыйсыз, иптәш парторг’.
Ильяс. Аюны да биергә өйрәтәләр бит, иптәш Кәлимуллин. Ә сез янып торган яшь кызларның көченә ышанмыйсыз!
Кәлимуллин. Ярый, сезнеңчә булсын, ышандым ди. Ә кем өйрә- тер соң аларны, кем?!
Ильяс. Тәҗрибәле тукучылар. Суфия Исмәгыйлова турында сезнең фикерегез ничегрәк? (Рәшидә кереп тыңлап тора.)
Кәлимуллин. Ай-Һай, белмим, аны күндерә алырсыз микән? Суфия Исмәгыйлова, әйтергә кирәк, бик үз сүзле хатын. Ул хәзергесе вакытта безнең цехта бөтенләй эшләргә дә теләми.
Рәшидә. Харап икән, әйтер идем инде...
Ильяс. Рәшидә!
Рәшидә. Нигә, әйтмәдем ич.
Кәлимуллин. Я, ярый, иптәш парторг, мин китим әле. Калганын фабрикада сөйләшеп бетерербез.
Ильяс. Әйе, безгә бик ныклап сөйләшергә кирәк. Бәлки, чәй эчеп китәрсез, иптәш Кәлимуллин?
Рәшидә. Самовар куярга күмер юк ич. Чолан ачкычы базга төшеп киткән.
Кәлимуллин. Мәшәкатьләнмәгез, иптәш парторг. Мин әле өйдән чәй эчеп кенә чыккан идем. (Китә. Ильяс аны озатып кала.)
И л ь я с. Я, әйт әле, усал кыз, ачкычны базга кем төшерде?
Рәшидә. Нишләп төшсен ди. Юри генә әйттем ич. Кәлимуллин өчен самовар куеп торган юк әле.
Ильяс. Ай-Һай, усаллангансың син, сеңелем! (Тәрәзә аша күреп.) Салихҗан бабай! (Бакчада Салихҗан күренә.) Исәнлек-саулыкмы, Салихҗан бабай?
С а л и х җа и. Бик шөкер, улым. Синең белән әле күрешкәнебез дә юк бит. Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр күрешә барыр, дип әйтеп әйткәндәй...
И л ь я с. Әйдә, әйдә, өйгә рәхим ит, Салихҗан бабай!
С а л и х җа н. Килешеп җитәр микән соң?.. Хәер, без бит синец мәрхүм атаң белән кунакка йөрешеп яшәгән кешеләр. Килешер әле дип әйтүем инде, үземчә.
Рәшидә. Әйдә, кер, кер, Салихҗан бабай! Кунак булырсың. Хәзер үк самовар куеп җибәрәм. (йөгереп чыгып китә. Салихҗан керә.)
Салихҗан. Исәнме, улым! Әйбәт кенә хезмәт итеп кайттыңмы? (Күрешәләр.)
Илья с. Болай сынатмадым шикелле. (Урындык куеп.) Менә шушы йомшак урындыкка бик җайлап кына утыр әле. (Салихҗан утыра.) Я, үзең ни эшләр бетереп йөрисең, Салихҗан бабай?
С а л и х җ а н. Җимерттереп йөрим, дип әйтеп әйтсәм, бик үк дөрес булып чыкмас. Картлык баса башлады, улым, картлык!..
21
Ильяс. Юк, Салихҗан бабай, бер дә картайганга охшамыйсын әле. Өченче көн скрипкада шундый оста итеп уйнадың!..
Салихҗан (дәртләнеп). Шулай дисеңме?! Мәгәр анысына булдырабыз инде! Йөз картайса да, йөрәк картаймый икән, улым. Скрипканы бер сыздырып җибәрсәм, егет чаклар искә төшеп китә. Син юкта үземне, үгетләп-көчләп, дип әйтеп әйткәндәй, пенсиягә чыгарганнар иде. Ел ярым чамасы ары сугылып, бире сугылып йөрдем дә, юк, йөрәк түзмәде, яңадан эшкә кердем.
Илья с. Анысын ишеттем. Фабриканың гомуми торагында комендант булып эшлисең икән.
Салихҗан. Эшләвем эшлим инде анысы. Тик менә эч пошып йөри әле, улым. Гомуми торакта тәртип бозучылар бик күбәеп китте. Кичәгенәк әле синең янга да кереп сөйләшмәкче идем.
Ильяс. Әйдә, алайса, сөйләшик, Салихҗан бабай.
Салихҗан. Гомуми торакта «Эчке кагыйдә» дигән закон бар. Яшьләр менә шул законны санга сукмыйлар. Иң әүвәл китереп, алар вакытында кайтмыйлар. Ярар, кайтмасыннар да. Монысына әле түзеп була. Кайткан шәпкә, ичмаса, җәһәт кенә үз бүлмәләренә кереп китсеннәр иде. Юк, алай түгел шул. Егетләр кызлар янына килеп, кызлары егетләр бүлмәсенә кереп, бер-берсен аздырып йөриләр. Ярар, йөрсеннәр дә. Күз йомып булса да, монысына да түздек ди. Шул яшь җилкенчәкләр фабрикада нишлиләр?.. План тутыра алмыйлар. Менә монысына инде берничек тә түзеп булмый!.. Торган җирләре җылы, яткан урыннары йомшак, дип әйтеп әйткәндәй, я, ни җитми инде аларга?!
Ильяс. Ә менә син үзең ничек уйлыйсың, Салихҗан бабай?.. Яшьләр ни өчен планнарын тутыра алмыйлар икән?
Салихҗан. Эчке кагыйдәне бозалар. Вәт, ни өчен! Вакытында йокларга ятмыйлар. Туяр-туймас йокы белән эшкә китәләр. Шулай булгач, эшнең рәте була димени?..
Ильяс. Гомуми торакта эчке тәртип кагыйдәсе бик нык сакланырга тиеш. Монысын дөрес әйтәсең, Салихҗан бабай! Төнге уникедән соң бүлмәләргә кереп йөрүне категорически тыярга кирәк.
Сал и х җ а н. Категорически тыяргамы?.. Вәт, рәхмәт, улым! Миңа менә шул сүз генә кирәк иде.
Ильяс (сәгатькә карап). Салихҗан бабай, әйдә, залга узыйк. Калганын чәй янында сөйләшербез.
С а л и х җ а н. Килешеп җитәр микән соң?..
Ильяс. Син бит минем мәрхүм әти белән кунакка йөрешеп яшәгән кеше. Килешер әле дип әйтүем инде, үземчә. (Көләләр.)
Салихҗан. Каптырдың Салихҗан картны!.. Вәт, молодец, улым! Простой егет икәнсең. Синең мәрхүм атаң да шулай...
Сөйләшә-сөйләшә чыгып китәләр. Бераздан Мәрфуга кереп бүлмәне җыештыра башлый. Г ы й л ь м е җ и һ а н керә.
Мәрфуга. Әйдүк, күрше, әйдүк!
Г ы й л ь-м е җ и һ а н. Ул ниткән «күрше» ди? «Кодагый» дип кенә әйтсәңче!
Мәрфуга. Әлфиягезне бик яраттым, күрше. Инсафлы кыз булырга охшый. Шулай да «кодагый» дип әйтергә нигәдер күңелем тартмый әле.
1 ый л ь м еҗи һ а н. Ай аллам, Ильясың берәр яман сүз әйтмәгәндер бит?
М ә р ф у г а. Яманын да, яхшысын да әйткәне юк шул. Аннан соң. Ильясымның әле бик борчулы вакыты бит. Өченче цех, прорывта, ди. Шуңа бик кайгырып йөри инде балакаем. Цехның, эшен рәтли генә күрсә ярар иде.
I ьи й л ь м е җ и һ а н. Рәтләр, күрше, рәтләр. Рәтли алмаслык бул-
22
гач, үзен парторг итеп куймаслар иде. Нәрсә, Әлфия турында бер дә сүз кузгатканы юкмыни?
М ә р ф у г а. Читләтеп тә сорап карадым үзепиәт. Сиздерми бит, күрше, берни сиздерми. Әллә аралары бозылды микән дип тә уйлап куям.
Гыйльмеҗиһан. Юк, юк, күрше, уеңа да китермә. Бая синен Ильясын хат язып утырганда безнең Әлфиябез тәрәзәдән күзен дә алмады. Менәтерәк гел Ильяска гына карап утырды инде. Үзенә язылган хат икәнне мөгаен сизгәндер. Кыз вакытта күңел бик сизгер була бит ул.
Мәрфуга. Син алай дисең дә, күрше, очрашканнары бер дә күренми ләбаса. Хәзер имде иске заманнар түгел. Сездәнме, бездәнме тартынып тормаслар иде.
1 ы й л ь м е ж и һ а и. Алай димә, күрше, очраша торганнардыр. Кичәгенәк безнең Әлфиябез сәгать сигезләрдә бакчага чыгып китте. Әллә син аны япа-ялгыз бер үзе йөргәндер дип уйлыйсыңмы?
М ә р ф у г а. Хәер, кичәгенәк минем Ильясым да чыгып китте китүен...
Г ы й л ьмеҗиһан (җанланып). Менә, күрдеңме?! Яшьләр алар юлын табалар, күрше.
Мәрфуга. Ай-Һай, шулай микән соң?.. Ильяс миңа: «Райкомга барам», дигән иде бит.
Г ы й л ь м е ж и һ а н. Сиңа инде барысын да әйтеп тормас. Андый чакта азрак алдашсаң да гаеп түгел ул. Заманында үз башыбыздан да кичкән хәл бит, күрше.
М ә р ф у г а. Ильясның андый гадәтен бер дә сизгәнем юк шул. Аннан соң, ул бит сигездә түгел, жидедә үк чыгып киткән иде.
Г ы й л ь м е ж и һ а н. Әй, күрше, күрше, шуны да аңламассың икән. «Свидания» дигәннәре шулайрак була инде ул. Егетләре алданрак, кызлары назланыбрак, дигәндәй...
М ә р ф у г а. Белмим инде, күрше, белмим. Ничек уйласам да, ялгыш булыр төсле.
Г ы й л ь м е ж и һ а н. Алай шигең булгач, әйт әле, күрше, әйт, кичәгенәк Ильясың ничәләрдә кайтты?
М ә р ф у г а. Ун тулган иде бугай.
Гыйльмеҗиһан. Менә, менә, әйттем бит мин сиңа!.. Безнең Әлфиябез дә нәкъ сәгать унда кайтып керде. Болан булгач, күрше, икеләнеп-нитеп торасы урын юк. Кичәгенәк очрашканнар, сөйләткәннәрдер дә, аллага тапшырып, вәгъдә куешканнардыр.
М ә р ф у г а. Бик җиңел генә уйлыйсың син, күрше. Кичә вәгъдә . куешкач, бүген нишләп хат язар икән соң?.. Ильясымны әйтәм.
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Хәтерең калмасын, күрше, гыйшык дигән вәс- вәсәне бөтенләй онытып бетергәнсең ләбаса. Заманында безгә дә сөйдергеч хатлары язалар иде бит.
Мәрфуга. Син алай дисең дә, • күрше, Ильясның нәрсә язганын кем белгән?.. Әллә хат, әллә бүтән нәрсә...
Гыйльмеҗиһан. Хат, хат, күрше! Гыйльмеҗиһан карчык сиңа юкны сөйләп йөрмәс. Үзем картайсам да, күңелем минем, биргәненә шөкер, бик сизгер!.. Озын сүзнең кыскасы, дигәндәй, син киленле, без кияүле булдык.
Мәрфуга. Шулай гьпна булса, ни әйттең кана!
Г ы й л ь м е ж и һ а н. Була инде, була! Утыр әле, күрше, утыр. (Утыралар.) Озын гомер, тигез мәхәббәт теләп, әйдә, яшьләргә бер фатихабызны бирик әле.
Ильяс килеп керә. Карчыклар бер-берсенә ымлашып алалар да тиз генә чыгып китәләр. Ильяс язу өстәле янына бара. Рәшидә керә.
Рәшидә. Абый, дим, мин бит синең бертуган сеңелең, әйеме?
23
Ильяс. Әйе.
Рәшидә. Алайса, иик миннән сереңне яшерәсең?
Ильяс. Нинди сер ул?
Рәшидә. Әйт соң, яраткан кызың бармы?
Ильяс. Әйтик, булсын ди. Шуннан соң?
Рәшидә. Син ул кызны өзелеп-өзелеп яратасыңмы?
Ильяс. Алай өзгәләнеп беткәч, мине яңадан кем ялгап куяр?
Рәшидә. Шаяртма әле, абьнй, мин бит сина бала түгел. Белеп сөйлим лә мин.
Ильяс. Үзем дә шуны уйлап торам әле. Мәхәббәт турында син бик күп белә башлагансың. Үзеңә дә мәхәббәт «җене» кагылмады ми- кәи?
Рәшидә. Мәхәббәт, җен шикелле, бик куркыныч нәрсәмени?
Ильяс (шаярып). Җеннән дә куркьпнычрак!
Рәшидә. Шулайдыр шул, шулай булмаса... Ярый инде, әйтмим.
Ильяс. Менә, үзең дә абыеңнан сереңне яшерәсең.
Рәшидә. Әйтәм, алайса. Үзең парторг, ә үзең... Юк, әйтмим. Әни: «Сер итеп сакла», диде. Сиңа әйтмәскә кушты.
Ильяс. Әнигә күрше әбиең әйтмәскә кушканмы»?.. Алайса, монысы да әкият кенә булып чыкты.
Рәшидә. Бер дә әкият түгел. Әлфия апаның кайтканына инде ике көн булды.. Ә си1нең әле хәл белергә дә кергәнең юк. Шул буламы инде ул ярату?!
Ильяс. Тукта әле, тукта, моны сиңа кем әйтте?
Рәшидә. Үзем беләм. Кичәгенәк Әлфия апа безнең цехка кергән иде. Бер күрүдән үк күңелемә ошады. Акыллы кыз икәне әллә каян күренеп тора.
Ильяс. Мин сиңа бернәрсә сөйләр идем. Ләкин сер итеп саклый алырсың микән?
Рәшидә. Саклыйм, абый, саклыйм.
Ильяс. Әнинең серен саклаган кебекме?
Рәшидә. Комсомол сүзе бирәм. Ышанмасаң, ипи тотып ант итәм!
Ильяс. Анысьи нигә кирәк тагын?..
Рәшидә. Ышанмыйсың ич.
Ильяс. Ярый, ышандым ди. (Бераз уйлап тора.) Кронштадтта хезмәт иткән чак иде. Ял көне мин Ленинградка килдем. Шунда бер кыз белән таныштым.
Рәшидә. Әлфия апа беләнме?
Ильяс. Юк, Тәнзилә исемле кыз иде. Кайчандыр Әлфия белән бергә укыган булган. Ләкин бик мәгънәсез кыз булып чыкты. Башта ул: «Мин — студентка», диде. Ә чынында исә ул Әлфияләр институтына танцевать итәр өчен генә килеп йөри икән. Аннан соң, ул: «Аэроклубка укырга кердем, парашютта сикерергә өйрәнәм», дип мактандык Монысы да ялган булып чыкты». Институтны ташлап, аэроклубка буфетчица булып кергән икән ул. Кыскасы, тора-бара мин аңардан бөтенләй кулымны селтәдем.
Рәшидә. Шулай булгач, аны телгә дә алып торасы юк. Син миңа Әлфия апа турында сөйлә.
Ильяс. Ашыкма, сабыр ит. Әнә шул кыз белән институтка танцевать итәргә баргач, мин Әлфия апаң белән очраштым.
Рәшидә. Тора-бара аңардан да кулыңны селтәдеңме?
Ильяс. Фу, тиктормас җан!.. Сөйләп бетергәнне көт.
Рәшидә. Көтәм ич.
Ильяс. Әлфия белән без бик тиз уртак тел таптык. Бер-беребезне яраттык, вәгъдәләр дә бирештек. Чөнки мин аның акыллы һәм намуслы кыз икәнлеген аңладым. Ләкин шул акыллы кызның да психологиясендә
24
бер яман «чир» кузгалды: көнчелек «чире». Адым саен Тәнзиләдән көнләшеп. җаныма тия иде.
Рәшидә. Яратканга күрә көндәшкәйдер.
Илья с. Ләкин көнләшер өчен сәбәп кирәк бит, сеңелем. Яратам дип кенә көнләшү — яраткан кешеңә ышанмау дигән сүз ул. Бер-береңә ышанмагач, нинди ныклы семья тормышы төзеп булсын ди. Менә мин туларны Әлфиягә һәрвакыт аңлатырга тырыштым. Ул инде көнчелек «чиреннән» арына да башлаган иде кебек. Ләкин һич көтмәгәндә шундый бер хәл килеп чыкты...
Рәшидә. Тукта әле, абый, син аңа фотокарточкаңны биргән идеңме?
Ильяс. Сабыр ит инде, сабыр ит! (Рәшидә кулы белән үзенең авызын каплый.) Мин сиңа шул турыда сөйләмәкче булам бит. Бервакыт Тәнзилә минем янга Кронштадтка килде. Килгән кешене ничек куып җибәрәсең. Ярый әле, минем бәхеткә каршы, шул көнне безнең корабль ярдан кузгалды. Без диңгезгә йөзәргә чыктык. Мин шул ук көнне Әлфиягә хат яздым, ләкин Тәнзиләнең килгәнен әйтмәдем. Берничә атна үткәч, без тагын Кронштадтка әйләнеп кайттык. Кайтуыма Әлфиядән жавап хаты килгән. Конвертны ачып карасам, үз күзләремә үзем ышанмыйча торам!.. Конверт эчендә нәрсә иде соң, дип сора син!.. (Рәшидә, авызын каплаган килеш, «дәшмим-дәшмим» дигән мәгънәдә башын селки.) Конверт эчендә — минем фотокарточкам... Кечкенә генә хат кисәге дә бар.
Рәшидә. Ә хатка нәрсә дип язган?!.
Ил ь я с. Мә, укып кара. (Өстәл тартмасыннан хатны алып бирә.)
Рәшидә (хатны укый). «Иптәш Заманов! Фотокарточкагызны* кире үзегезгә кайтарам. Моннан соң миңа хат язмагыз. Безнең арада барысы да беткән дип исәпләгез. Минем фотокарточкамны да кире үземә җибәрегез...» (Укуыннан туктап.) Уф, йөрәгемә капты!.. Кеше укый ала торган хат түгел бу! (Хатны өстәлгә ташлый.)
Илья с. Аңлашырга дип, мин аның янына ике тапкыр бардым. Беренчесендә очрата алмадым, ә икенче баруымда ул инде практикага киткән иде. Язган хатларыма да җавап килмәде.
Рәшидә. Харап икән!.. Абый, дим, син аның фотокарточкасын нигә кире үзенә җибәрмәдең?.. Әгәр мин булсаммы?!. (Стенадагы сәгатькә күзе төшеп.) Энекәем, җиде тулып килә! Сменага барырга вакыт җиткән. (Китә башлый да борылып килә.) Абый, дим, аның икенче бер егете булган. Көнләшкән булып, юри генә кыланган ул. Сине алдаган. А!енә шул. Фотокарточкасын тәрәзәдән ат та бәр! Әнә, балконнары күренеп кенә тора. Барып җитсә — җитәр, җитмәсә — юк! (йөгереп чыгып китә. Ильяс өстәлдән Әлфиянең рәсемен ала.)
Ильяс (рәсемгә карап). Юк, юк!.. Әлфиянең алдакчы кыз булуы мөмкин түгел! Алдый торган күзләр түгел бу... Биредә нинди дә булса бүтән бер сәбәп бар...
Ут сүнә.
4 иче КАРТИНА
Вакыйга шул ук көнне кич, Суфия Исмәгыйлова квартирасында бара. Матур итеп җи- һазландырылган зур һәм якты зал. Каршыда — балконга чыга торган пыяла шнек һә.м тәрәзәләр. Уң якта бүлмә ишекләре. Сулда — тагып бер ишек. Ишек янындагы стенада телефон. Әлфия ачык тәрәзә янында китап укып утыра. Гыйльмеҗц. һ а н аш-су урыны хәзерли. Рөстәм аягын бөкләп диванга менеп утырган да, белер.
белмәс кенә, бертуктаусыз гармонь кычкырта.
Гыйльмеҗиһан. Аз гына туктап торсаңчы, балакаем. Рөстәм (уйлавыннан туктап). Нәрсә дидең, дәү әни?
Г ы й л ь м еж. и һ а н. Колакларыммы тондырып бетердең, дим. Рөстәм. Менә тагын. Сиңа тыңларга кем куша? Тыңлама!
25.
Гыйльмеҗиһан. Ах, хәерсез бала!. Мин бит чукрак түгел. Колак төбемдә генә акыртасың ләбаса.
Рөстәм. Син үзең акырма, яме!
Г ы й л Ь'ме җ и һ а н. Әдәпле генә сөйләш, юньсез! (Телефон шалтырый. Гыйльмеҗиһан телефон трубкасын ала.) Куартир слушыет... Чава, чава?.. (Рөстәм «пырх» итеп көлеп җибәрә.) Ай аллам, кем соң бу?.. Синмени, килен?.. Нәрсә бар?.. (Шатланып.) Китсәнә!.. Чынлап әйтәсеңме, килен?.. Алайса, рәхмәт яусын инде үзеңә!.. Ярый, ярый. (Телефон трубкасын элә.)
Рөстәм (аның янына килеп). Дәү әни, әни сиңа нәрсә әйтте?
• Г ы й л ь м е җ и һ а н. Әниең кайткач, ишетерсең. Бар, бар, сабагыңны әзерлә.
Рөстәм. Җәйге катикул вакытында дәрес хәзерләмиләр. Белдеңме шуны?
Гыйльмеҗиһан. Былтыргы «койрыкларың» бар бит. Шуларны әйтәм.
Рөстәм. Минем «койрыкларымда» синең эшең булмасын, яме?!.
Гыйльмеҗиһан. Кычкырма, тәүфыйксыз! Укысаң, үзең өчен бит. Башыңда азрак белем-зиһенең артыр.
Рөстәм (үчекләп, такмаклый).
Дәү әни Гыйльмеҗиһан
Башына белем җыйган;
Җыйган, җыйган, җыйган, ди, Картайгачтын җуйган, ди.
Әлфия. Рөстәм! Туктыйсыңмы син, юкмы?
Р ө с т ә м. Туктамыйм мин, юк!
Әлфия. ААәктәбегездә пионер оешмасы бармы?
Рөстәм. Булса соң?..
Ә л ф и я. Пионердамы син?
Рөстәм. Ну, пионерда.
Әлфия. Ә галстугың кайда?
Рөстәм. Аны тикшерергә әллә син пиоиер вожатыемы?
Әлфия. Рөстәм, син кеше төсле генә сөйләшә беләсеңме?
Рөстәм. Нигә, әллә мин кәҗә булып кычкыраммы?
Ә л ф и я. Юк, Рөстәм, синең белән икенче төрлерәк сөйләшергә туры килер. Әгәр яхшылап әйткәнне аңламасаң...
Рөстәм. Китсәнә, бәйләнмә миңа! Әллә мин синнән куркаммы?.. (Бүлмәгә кереп китә.)
Ә л ф и я. Дәү әни, мәктәптә ул үзен ничек тота икән?.. Кызыксынганыгыз бармьп?
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Мәктәптә дә бик тәртипсез кылана булса кирәк. Яз көне укытучы апалары өебезгә килгән иде. Рөстәмнән бик зарланды.
Әлфия. Әни нәрсә диде соң?
Гыйльмеҗиһан. Укытучы белән сүзгә килде бугай. Шулайрак аңлап калдым.
Әлфия. Кыш көне Рөстәм дәрескә хәзерләнә идеме?
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Әйтер хәлем юк, кызым. Күңел салып, сабак укыганын күргәнем булмады. Килен үзенә гармушка алььп биргәннән соң, бала бөтенләй бозылды да китте. Көне-төне шул гармушкасын кыч- кьирта. Дөресен әйткәндә, кызым, ул үзе болай өметсез бала түгел. Күңел бирсә, барысын да булдыра. Сурәт тә ясый белә, җырга да оста,, такмаклар да уйлап чыгара, дигәндәй... Шуңа күрә дә килен үзен артык иркәләбрәк ташлый шул. Килен катырак торса, азрак шүрләгән дә булыр иде ул. (Өс-башып-i алыштырып, бүлмәдән Рөстәм чыга. Аның өстендә яхшы костюм.)
26
Рөстәм. Дәү әни, миңа биш сум акча бир әле. Бакчага барам.
Әлфия. Кич белән балаларны бакчага кертмиләр.
Рөстәм. Нишләп кертмәсеннәр?.. Минем «Заборная книжкам» бар ла.
Әлфия. Нинди книжка дисең?
Рөстәм (иҗекләп әйтә). За-бор-ная к-ниж-ка!
Ә л фи я. Кемнәргә бирелә соң ул?
Рөстәм. Бакчага койма аркылы керүчеләргә. Дәү әни, дим, бир инде биш сум акча’
Ә л ф и я. Рөстәм! Беркая да бармыйсың. Хәзер үк утыр да дәресеңне әзерлә. (Балконга чыгып китә.)
Рөстәм (аның артыннан такмаклап кала).
Минем апа Әлфия, Зәңгәр күлмәген кия; Кия, кия, кия, ди, Исеме Әлфия, ди.
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Нигә син апаңны да үчеклисең? Җырлыйм дисәң, әдәм рәтле җырларың да җитәрлек ләбаса.
Рөстәм. «Безнең дәү әни» дигән җырны әйтәсеңдер әле.
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Шуны әйтәм шул.
Рөстәм. Җырлыйммы?
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Апаң сиңа сабак әзерләргә кушты түгелме * соң?
Рөстәм. Әй, әзерләрмен әле. Җәй озын ич. (Җырлый.)
Безнең дәү әни, Булса да бик карт, һәрвакытта да Аның күңеле шат. Яшьләр кебек ул Бик җитез атлый; Ай, билем, диеп, Сызланып ятмый. Куркытмый аны Эссе һәм салкын; Гел эшләп йөри — Куллары алтын! Куллары алтын, Тешләре көмеш; Юктыр дөньяда Ул белмәгән эш. т
Гыйльмеҗиһан (кәефләнеп). Менә монысы өчен рәхмәт, балам! Сүземне тыңлап, тәүфыйклы гына йөрсәң, үзеңә фатиха бирермен.
Рөстәм. Син миңа лутчы биш сум акча бир.
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Хәзер әниең кайтыр вакыт җитә. Үзеннән сорарсың.
Рөстәм. Әни кайтса, алам инде анысы. Ә кайтып җитмәсә?..
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Җитте инде, сиңа, җитте! Алла хакы өчен тәкатемне корытма!
Рөстәм. Кара, кара, мин сиңа алла хакы өчен җырладыммыни?! (Звонок.)
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Әнә, килен кайтып та җитте бугай. (Ашыгып чыгып китә. Рөстәм, диванга утырып, гармонь кычкырта башлый. Балконнан Әлфия чыга.)
Әлфия. Рөстәм, нигә син дәресеңне әзерләмисең?.. (Рөстәм, ацар игътибар итмичә, гармоньны кычкырта бирә.) Дәресеңне ник әзерләмисең дип сорыйм мин синнән!..
Рөстәм (уйнавыннан туктап). Нәрсә дидең?
27
Әлфия. Рөстәм, синең турыда мин мәктәпкә һәм пионер оешмасына хәбәр итәчәкмен. Синең өйдәге кыяфәтеңне барысы да белеп торсыннар.
Рөстәм. Кайтканнан бирле бәйләнә дә бәйләнә! (Гармоньны диванга ташлый.)
Ә л ф и я. Комод өстеиә илтеп куй. Хәзер үк! Л1енә минем күз алдымда.
Рөстәм. Менә әни кайтсын әле, әни кайтсын!.. (Кычкырып елый- елый гармоньны» комод өстеиә илтеп куя. Суфия, ашың артыннан Гыйльмеҗиһан керәләр. Гыйльмеҗиһанның кулында төргәк.)
Суфия (Рөстәмне кочаклап). Ни булды, күз нурым! Я, нигә елыйсың?
Рөстәм. Әнә, Әлфия апа гармоньны нитте... (Тагын да кычкырыбрак елый башлый.)
Суфия. Чү, чү, әкрен. Елама, күз нурым, елама! (Аны иркәли.)
Рөстәм. Әлфия апага әйт, мине гармонь уйнаудан тыймасын.
Суфи я. Уйна, күз нурым, уйна, рәхәтләнеп уйна.
Рөстәм (елавыннан тыелып). Хәзер инде уйныйсым да килми.
Суфия. Ә нәрсә эшлисең килә?
Рөстәм. Әнием, мин бакчага бармакчы идем.
Суфия. Бик соң түгелме соң?..
Рөстәм. Әнием, мин озак йөрмәм. Бик тиз әйләнеп кайтырмын, яме?
Суфия. Сүземне тыңла, күз нурым, бер сәгатьтән артык йөрисе булма.
Рөстәм. Юк, юк, әнием... Кайчан синең сүзеңне тыңламаганым бар?.. Я, әйт, кайчан?
Суфия. Тыңлыйсың, күз нурым, тыңлыйсың. Азрак акча биримме соң?
Рөстәм. Бая дәү әнидән сораган идем дә... Әлфия апа бирмәскә кушты.
Суфия (акча биреп). Ун сум җитәрме?
Рөстәм. Рәхмәт, әнием, рәхмәт! (Әнисен кочаклап үбә.)
Суфия. Тирә-ягыңа каранып йөр, күз нурым. Таптала күрмә. Начар малайларга иярмә, ярыймы?
Рөстәм. Ярый, әнием, ярый! (йөгереп чыгып китә.)
Г ы й л ым е җ и һ а н (Әлфия янына килеп). Дәү әниеңнең шатлыгын ник уртаклашмыйсың, кызым?
Әлфия. Шатлык?..
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Менә, күрәсеңме?! (Төргәкне чишеп, ак ефәк шәл күрсәтә.)
Әлфия. Күр әле, бик матур шәл ич!
Г ы й л ь м е җ и һ а и. Сөенеч бүләге бу, кызым. Син кайту сөенеченнән әниең вәгъдә иткән иде. Менә, биргәненә шөкер, алып та кайткан.
Әлфия. Бик әйбәт булган, дәү әни. Картлар әйтмешли, үзеңә киеп туздырырга язсын.
Гыйльмеҗиһан. Шулай гына була күрсен, кызым. (Суфияга.) Мине куандырганың өчен, килен, үзеңә дә бөтенләй көтелмәгән "җирләрдән байлык насыйп булсын.
Суфия. Әнкәй, безгә бит байлыкның көтелгән җирдән килгәне дә җитә.
Г ы й л ь м е җи һ а и. Кулларың алтын, бармакларың җәүһәр бит синең!.. Мондый асыл затлы шәлләрне мин төшемдә дә күрмәгән булыр идем. Барысы да бит синең аркаңда, рәхмәт яугыры! (Суфияның аркасыннан сөя.)
28
Суфия. Я әле, әнкәй, бөркәнеп кара. Килешә микән?.. (Гыйльмеҗиһан шәлне бөркәнә.) Килешә, әнкәй, ифрат та килешә!
Ә л ф и я. Дәү әни, бу шәл сине бөтенләй яшәртеп җибәргәндәй булды.
Г ы й л ь м е җ и һ а н (кәефе килеп). Тукта инде, бер йомыш табып, күршеләргә кереп чыгыйм әле. Исләре китсен! «Гыйльмеҗиһан карчык микән бу, әллә түгел микән», дип, шаккатып калсыннар әле. (Чыгып китә.)
С у ф и я. Әлфия, ни өчен син Рөстәмне кыерсытасың?.. Ул бит минем үги балам түгел.
Әлфия. Әни, син аңа: «Начар малайларга иярмә», дидең. Ә мин әйтәм: аның иярәсе калмаган инде. Хәзер ул дәү әни белән булыша. Мине санга сукмый. Ә бер биш елдан соң сиңа да кулын гына селтәячәк.
Суфия. Әлфия! Акылыңа кил! Мин ни әйтсәм шуны тыңлый торган бала бит ул.
Ә л ф и я. Ялгышасың, әни. Ул сине тыңламый. Ул сине, 'әгәр беләсең килсә, хөрмәт тә итми.
Суфи я. Әлфия!
Ә л фи я. Син миңа ышан, әни! Синең алдында ул бары тик ялагайланып кына йөри. Я, әйт, алайса, ни өчен ул мәктәптә тәртип боза?.. Ни өчен ул укылучыларын санламый?
С у ф и я. Анысы инде мәктәп эше.
Әлфия. Өйдә бозылган баланы «мәктәптә тәрбияләве .ансат эш түгел.
Суфия. Бозылган бала?!. Моны әйтергә ничек телең бара синең?! «Әнием» дип өзелеп торган бала турында!..
Әлфия. Әни! Син бит үзеңне үзең алдыйсың! Анасын яраткан бала башкаларны да хөрмәт итәргә тиеш.
Суфия. Синеңчә, ул очраган бер кешегә баш иеп йөрсенмени?.. Юк, мин аның мескен булып яшәвен теләмим. Горур булып, башын югары күтәреп үссен! Суфия Исмәгыйлова малае, диләр аны!
Әлфия. Менә ничек!.. Ә мин сине болай ук дип уйламаган идем. Әни, синең хезмәттәге «мин-мин»легең семья тормышына да үзенең бик начар йогынтысын ясаган.
Суфи я. Тукта әле, тукта, син үзеңнең нәрсә әйткәнеңне аңлыйсыңмы?!.
* Әлфия. Хәтерең калмасын, әни, мин сиңа дөресен әйттем.
Суфи я. Күрәм, яңа парторг үзеңне бик нык чарлап җибәргән. Ул синең күптәнге таныш егетең булса кирәк?..
Ә л ф и я. Әни, син бит «минем иң якын кешем. Газиз ана«м!
Суфия. Белмим, газиз микән?.. Газиз әйбер бик кадерле була бит ул. Ә син минем кадеремне югалтырга телисең.
Ә л ф и я. Күңелеңә авыр алма, әни, син үз кадереңне үзең югалта башлагансың. Мин бит барысын да күреп торам.
Суфия. Болай булгач, син бернәрсә дә күрмәгәнсең, бернәрсәдә ишетмәгәнсең!?. Почет тактасында әниеңнең рәсемен күрдеңме? Әниеңнең рекордлары- турында ишеттеңме? Я, әйт, шул буламы үз кадереңне югалту?!.
Әлфия. Алайса, син дә әйт, ни өчен яшьләрдән эш тәҗрибәңне яшерәсең?
Суфия. Сүз бит ул турыда бармый.
Әлфия. Сүз нәкъ шул турыда бара. Кыйммәтле орлыкны, файда китерсен өчен, җиргә чәчәләр. Бер бөртек орлыктан егермешәр-утызар бөртек орлык үстерәләр. Ә нигә син дә шулай эшләмисең?.. Үзендәге кыйммәтле орлыкны нигә син кабык эчендә генә яшәтәсең?!
29
Суфия. Синеңчә, аны җилгә очырыргамыни?.. Юк инде, рәхмәт! Беренчелек өчен мин юкка гына егерме ел буе көрәшмәдем! Бу кадер- хөрмәт мина бик кыйммәткә төште.
Әлфия. Димәк, син егерме ел буе фәкать шәхси дан өчен генә көрәшкәнсең?.. Фабриканың язмышы сине бөтенләй кызыксьнндырма- гаи?.. Әгәр бу, чыннан да, шулай икән, синең хезмәтеңне «намуслы хезмәт» дип атап буламы соң?..
Суфия. Әлфия! Син минем (намусыма кагылма! (Кайнаган самовар күтәреп, Гыйльмеҗиһан керә. Суфия, өстәл тартмасыннан бер кочак хат алып, аларны өстәлгә китереп ташлый.) Менә алар!.. Менә, мә, кара, укы!.. Бу хатларны совет кешеләре язган. Бу хатларда минем намуслы хезмәтем турында язылган!
Ә л ф и я. Әни!..
Суфия. Җитте, җитте, дәшмә! Кайтуыңа ике көн булмады, йорты- бызмың бөтен ямен җибәрдең!
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Бу нишләвегез инде, балалар?! Күршеләрдән яхшы түгел. Әлфия, син бит әле яшь кеше. Әниеңә азрак юл куй дип әйтүем. Килен, синең дә артык кызьш китә торган гадәтең бар шул. (Звонок.) Ай аллам, кемдер килә. Ят кеше генә булмаса ярар иде. (Чыгып китә.)
Әлфия. Мин бу йортның ямен җибәрергә дип кайтмаган идем. Нишлисең бит... Ярый, әни, рәнҗемә. Аңлыйм бит ми»н, аңлыйм. Ачы хакыйкать синең җан ачуыңны чыгарды.
Ильяс белән Г ы й лъ меҗи һ а н керәләр.
Г ы й л ь м е җ и һ а и. Әйдүк, улым, әйдүк! Төкле аягың белән киләсең.
Ильяс. Керергә ярыймы?
Суфия. Рәхим итегез, иптәш Заманов!
Әлфия. Әйдәгез, түрдән узыгыз! (Урындык тәкъдим итә.)
Ильяс. Рәхмәт. Соңрак кереп сезне борчымадыммы?
Гыйльмеҗиһан. Юкны сөйләмә, улым. Каян килеп соң булсын ди?.. Сәгать әле ун да тулмагае, дигәндәй... Д1енә хәзер бергәләп чәй эчәрбез, боерган булса. Ай аллам, өстәл өстен җыештырасым бар икән. (Өстәлдәге хатларны кочаклап ала.) Әле менә киленгә килгән хатларны караштыргалап утыра идек. (Хатларны өстәл тартмасына илтеп сала.)
Ильяс. Суфия апа, миндә дә сезгә бер хат бар. Дөресрәге, партбюро исеменә язылган хат бу. Ләкин турыдан-туры сезгә кагыла торгаш мәсьәлә. (Хатны бирә.) Алабуга тукучылары сезнең эш методларыгыз белән кызыксыналар. Бәлки, үзләренә җавап язарсыз?..
Суфия. Белмим шул, белмим. Нәрсә дип кенә язармын икән?
Ильяс. Минемчә, язарлык сүзләр бар. Уйлагыз, Суфия апа, уйлагыз. Әлфия дә ярдәм итәр. Мин сезнең белән тагын бернәрсә туры-нда сөйләшмәкче идем. Ләкин хәзер сезнең кәефегез юк шикелле.
Суфия. Зыян юк, сөйләгез, иптәш Заманов.
Ильяс. Бу турыда мин Борис Петрович белән дә сөйләштем инде. Дирекция сезне өченче цехка инструктор итеп билгеләсә, сез каршы килмәссезме?
Суфия. Мине?.. Инструктор итеп?!. Сез нәрсә?.. Мине станоклардан аермакчы буласызмы?..
Ильяс. Киресенчә, цехтагы барлык станоклар да сезнең карамакта булачак. Сез һәр көнне яшьләр белән берничә сәгать практик занятие- ләр үткәрерсез. Аларны тизләтелгән эш методларына өйрәтерсез.
Суфия. Белмим, белмим, хәзер гешә мин берни дә әйтә алмыйм, иптәш Заманов. Сез мине бөтенләй аптырашта калдырдыгыз.
30
Ильяс. Биредә аптырарлык бернәрсә дә юк. Аннан соц, мин сезне ашыктырмыйм. Җавабын иртәгә бирерсез.
С у ф и я. Иптәш Заманов, әйтегез әле, сез ни өчен >миңа тынгылык бирмисез?!. Үземчә эшлисем, үземчә яшисем килә минем! (Бүлмәгә кереп китә.)
Әлфия. Кичә мши, әнине яклап, ахры, шактый ялгышканмын... Хәер, соңгы ике елны миңа кайтырга да туры килмәде шул. Җәйге каникул айларын гел практикада үткәрдем...
Гыйльмеҗиһан. Я, ярый, балалар, сез иркенләп сөйләшегез, серләшегез, дигәндәй... (Ильяска.) Улым, утырып тор... Мин бик тиз генә самоварны яңартып керим әле. (Өстәлдән самоварньи ала.) Килен белән Әлфия сөйләшә башласалар, һич кенә дә сүзләре бетми инде. Пар күгәрченнәр кебек гөрләшәләр. Күр инде, улым, гөрләшә торгач, шаулап торган самоварымны сүндерделәр бит. Кайтуларына дип самоварын кайнаттым, итен пешердем, бәрәңгесен кыздырдым, дигәндәй...
Ильяс. Ә син Суфия апа белән Әлфияне дә азрак кыздыргалап ал. Өлгергән ашны суытмасыннар. Син бит семьяда олы кеше. Хуҗа була бел. Гыйльмеҗиһан әби.
Гыйльмеҗиһан, һәй, улым, улым, минем хуҗа булуым шул бәрәңге кыздырырга гына ярый. (Китә.)
Ильяс. Әлфия, мин бит махсус синең янга дип кергән идем. Мин бүген синең белән... Ничегрәк дип әйтергә соң?.. Әлфия, күңелне борчыган бер мәсьәлә турында сөйләшергә телим мин.
Рөстәм кайтып керә. Аның, чалбары ертылып беткән.
Ә л ф и я. Рөстәм, сиңа ни булды?
Рөстәм (елый-елый такмаклый). Койма башыннан ниттем... Егылып төштем. Чалбар балагы чәнечкеле тимер чыбыкка эләгеп калды. Аягымны тартып җибәрүем булды, чалбарым бөтенләй умырылды да чыкты. Әрәм булды чалбаркаем, әрәм булды!.. (Бөтерелеп йөри.)
Әлфия. Җитте инде сиңа, җитте, шашынма! Икенчеләй менә сабак булыр. (Чалбарын күрсәтеп.) Менә шушымы инде синең «заборная книжкаң»?..
Рөстәм. Кит әле моннан!.. Нигә миңа бәйләнәсең? Мин аны әллә юри ертканмы?!
Ә л ф и я. Ә кем сиңа койма башына менәргә кушты?
Рөстәм. Менсә соң?.. Анда синең ни эшең бар?!.
Илья с. Ай-Һай, усал малай икәнсең!
Рөстәм (күреп). Исәнмесез, Ильяс абый!
Илья с. Минем хәлләр болай ярыйсы гына. Менә син, энекәш, бик «нитеп» кайткансың бит әле. Я, шулай йөрү килешә торган эшме?.. (Рөстәм дәшми.) Мин бит сине акыллы гына малай дип уйлап йөри идем. «Дәү үскәч, корабль капитаны булам», дип тә әйткән идең бугай?
Рөстәм. Нигә? Булам шул!
И л ь я с. Юк, энекәш, бу кыяфәтең белән сине корабльгә кочегар итеп тә куймыйлар. Күр инде, чалбарларыңны нишләткәнсең!..
Рөстәм. Әрәм булды чалбаркаем, әрәм булды!.. (Елый-елый бүлмәгә кереп китә.)
Әлфия. Менә, күрдегезме?.. Аны шулай итеп әни тәрбияләгән.
Ильяс. Әйе, Суфия апа үзенчә эшләргә, үзенчә яшәргә гадәтләнгән. Күрәсең, Рөстәмне дә үзенчә тәрбияләгән. (Пауза.) Әлфия, мин бүген башка нәрсә турында сөйләшмәкче идем. Әллә бераз бакчада йөреп кайтабызмы?
Ә л ф и я. Биредә дә сөйләшеп була ич. Минем дә сезгә бер сүзем бар, иптән! Заманов. Борис Петрович мине өченче цехка смена мастеры итеп куймакчы була. Ацлыйсызмы, әни эшли торган цехка!..
31
Ильяс. Ә нигә?.. Әниең белән бергә эшләү уңайсыз булыр дип уйлыйсыңмы?
Ә л ф и я. Юк, мии бүтән нәрсә әйтмәкче идем. Өченче цех бит про- рывта!..
Ильяс. Димәк, прорывны бетерү өчен, менә сине җибәрәбез.
Ә л ф и я. Туктагыз әле, миңа бит тәҗрибәсез яшь кызлар белән эш итәргә туры киләчәк. Минем әле үземнең дә практикам юк дәрәҗәсендә.
Ильяс. Ә белемең?..
Ә л ф н я. Шулай да сез миңа баштан ук бик җаваплы бурыч йөклисез.
Илья с. Җавапсыз булса, аны «бурыч» дип тә атамыйлар.
Ә л ф и я. Мин үзем җаваплылыктан курыкмыйм. Тик шунысы бар: әни мәсьәләсе мине бик нык борчый. Әгәр дә ул инструктор булырга ризалык бирмәсә?.. Аның нинди карашта булуын сез үзегез дә бик яхшы беләсез бит.
Ильяс. Әйе, беләм. Ләкин без аны күндерергә тырышыйк. Суфия апаның егерме еллык эш тәҗрибәсе бар. Аннан соң, аны «мин-минлек ''чиреннән» арындырырга, коллектив җирлегенә бастырырга кирәк...
(Пауза.) Әлфия, икебезгә генә кагыла торган бер мәсьәлә турында сөйләшик әле.
Ә л ф и я. Беләсезме нәрсә, иптәш Заманов...
Ильяс. Син минем исемне дә оныткансың бугай?..
Ә л ф и я. Юк, онытмадым... Ләкин бу бит икебезгә генә кагыла торган мәсьәлә түгел. Биредә бит өченче кешенең дә катнашы бар.
Ильяс. Өченче кешенең дә?.. Тагын шул Тәнзилә турында сүз бармыйдыр бит?
Ә л ф и я. Белгәч, аны нигә сорап торырга?..
Илья с. Әлфия, бу турыда без бик күп тапкыр сөйләштек бит инде.
Әлфия. Ләкин Тәнзилә Кронштадтка барып кайтканнан соң, сөйләшкәнебез булмады.
Ильяс. Ах, менә ничек!.. Син ул турыда ишеттеңмени?
Ә л ф и я. Нишләп ишетмәскә?.. Булган факт ич? Сез, әлбәттә, ишетелмәс, дип уйлагансыздыр.
Ильяс, һәрхәлдә, ишетелүен теләмәдем. Шулкадәр әһәмиятсез һәм мәгънәсез факт турында сөйләп, сине борчыйсым да килмәгән иде. Болай булгач, сөйләргә туры килер.
Әлфия. Юк, иң элек сез шуны әйтегез: Тәнзиләгә хат язуыгыз дөресме?
Ильяс. Хат?!. Беркайчан да язганым булмады.
Ә л ф и я. Әгәр мин ул хатны үз күзләрем белән күрмәсәм, бәлки, сезгә ышанган да булыр идем.
Ильяс. Әлфия, биредә нинди дә булса бер аңлашылмаучылык бар.
Әлфия. Юк, минем өчен хәзер барысы да ачык. Сезгә үтенечем шул: бу турыда башка беркайчан да сүз кузгатмагыз. Аңлыйсызмы, үтенеп сорыйм!
Ильяс. Әлфия! (Әлфия, яшьләнгән күзләрен яшереп, читкә борыла.) Әлфия, мин бит синең өчен...
Әл ф и я. Дәшмәгез! Газапламагыз мине! Барысын да онытыйк.
Ильяс. Яхшы, онытырга тырышырмын, ләкин... Хәер, сөйләп торуның хәзер барыбер файдасы булмас. Менә нәрсә, Әлфия, минем дә сиңа бер үтенечем бар: киләчәктә без яхшы иптәшләр булып калыйк. Ярый, безнең арада якын мөнәсәбәтләр булмасын ди. Бер-беребезне яратмыйк та, ди. Ләкин безгә иптәшлек мөнәсәбәтен югалтырга ярамый. Гомуми эш интереслары бездән шуны таләп итә. Ярый, миңа китәргә вакыт. (Пауза.) Синең урынсыз көнләшүләрең менә бит нәрсәгә китереп җиткерде!... (Әлфия дәшми.) Борчуым өчен гафу ит, Әлфия... (Китә. Әлфия сүзсез басып кала. Кайнаган самовар күтәреп, Гыйльмеҗиһан керә.)

Гыйльмеҗиһан (тирә-якка каранып). Кунак егете кайда?
Ә л ф и я. Кунак егете китте.
Г ы й л ь м е җ и һ а и. Китте?! Күңелем сизенгән иде аны! (Самоварны «шап» итеп өстәлгә китереп куя.)
Ә л ф и я. Дәү әни!
Г ы л ь м е җ и һ а н (коры гына). Нәрсә?!.
Ә л ф и я. Ильяс китте бит.
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Анысын син әйтмәсәң дә күреп торам.
Ә л ф и я. Юк, дәү әни, күреп җиткермисен, шул. йөрәгемдә кабынган беренче мәхәббәт ялкынын, татлы хыялларымны, ашкынулы хисләремне — барысын да ул үзе белән алып китте. Миңа хәзер бик авыр, дәү әни, бик авыр! (йөзе белән өстәлгә каплана.)
Г ы й л ь м еҗи һ а н. Авы-р булгач, борып җибәрмиләр аны-, юньсез!
Ә л ф и я. Юк, юк, мин ялгыш әйттем... җиңеләеп калдым димәкче идем.
Г ы л ь м е җ и һ а н. Әй, балам, балам, җиңеләя башлагансыңдыр, шул. Югыйсә, мондый акылсызлык эшләмәс идең. (Өстәл янына утыра.) Самоварым гөжләп кайнап тора. Ә өй эчендә кинәт барысы да суынды. ДҮәет чыккан өй шикелле тып-тыи булды да калды.
Ә л ф и я. Дәү әни, күңелсез сүзләр сөйләп утырма әле. Айсыз да йөрәкнең әрнегән вакыты.
Г ы й л ь м е җ и һ а н (сикереп торып). Синдә генәмени йөрәк?! (Йөрәген күрсәтеп.) Монда да бит мунча ташы түгел!
Ә л ф и я. Дәү әни, болай дулый торган гадәтең юк иде бит.
Гыйльмеҗиһан. Сыер дуласа, аттан яман, дигәндәй, ачуым чыкты. Бигрәк тә ягымлы, бигрәк ихлас күңелле егет иде бит. Бер күрүдән үк ошаткан идем үзен. Әнисе дә бик акыллы карчык. Ни өчен генә ачуланыштыгыз соң, балам?
Ә л ф и я. Син аны якыннан белмисең бит, дәү әни. Дөрес, ягымлы да, акыллы да егет ул. Ләкин тотнаксызлыгы белән үзенең кадерен югалта.
Гыйльмеҗиһан. Тәүбә, диген! Тотнаксыз кешене парторг итеп куялар димени?!
Ә л ф и я. Мәхәббәт мәсьәләсендә тотнаксыз ул. Бүген бер кызны сөйсә, иртәгә икенчесенә мәхәббәт хаты яза. Кешенең йөрәк хисләре белән шаярырга ярата.
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Булмас, булмас, ышанмыйм! Дошман сүзе бу!
Ә л ф и я. Белгәнемне, күргәнемне сөйлим мин, дәү әни. Буфетчица Тәнзиләгә язган хатын үзем укыдым. Мин аны беркайчан да гафу итәчәк түгел!
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Ай, аллам, күрәселәрем бар икән! Мәрфуга күрше янына кереп, фатихамны биреп чыккан идем ләбаса. Хур булдым бит, хур булдым!
Бүлмәдән Рөстәм чыга.
Рөстәм. Дәү әни, безгә дигән ашны хәзер үк бүлмәгә керт, яме?
Г ы й л ь м е җ и һ а и. Кит, юньсез! Миндә хәзер аш кайгысы түгел, баш кайгысы!
Рөстәм. Әни кушты.
Әлфия. Әнигә кереп әйт: үзе хәзерләп ашасын! Дәү әни аңа асрау .түгел!
Пәрдә
(Ахыры* киләсе санда)