Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

М. МӨНИР
ГӨЛКӘЕМ
(Лирик җыр)
Хуш ис аңкып җирдә тирбәлә Чәчкәләре нәфис гөлләрнең. Хисләремне сиңа җибәрәм Канатына язып җилләрнең.
Яз җилләре искәндә Талпына күңелкәем. Көн дә саен төшләрдә Сине күрәм, Гөлкәем.
Бөдрәләнде инде урманнар, Яфрак белән яфрак сөйләшә. Бакчаларда сайрый кошкайлар, Минем йөрәк сиңа эндәшә.
Яз җилләре искәндә Талпына күңелкәем, йөрәгемдә бүтәнгә Урый бирмәм, Гөлкәем.
Ерак дисең безнең аралар, Сирәк килә дисең хатларың. Кил, биредә иркен далалар, Яратырсың Алтай якларың.
Яз җилләре искәндә Талпына күңелкәем.
Таң нурлары төшкәндә Көтәм сине, Гөлкәем.
ТӨНГЕ МАРШ
Чатырларда изерәп йоклаганда Уяндык без таныш тавышка. Приказ булды укчы роталарга, Чыгып киттек төнге маршка.

— Алга! Минем арттан!—диде комбат, Ротныйларны дәшеп үзенә.
Зур походлар ясый шулай солдат Йокы керми аның күзенә.
Янәшә дә юл бар, ә без менә Сазга бата-бата барабыз, Якынайсын дибез бик тиз генә Привал белән безнең арабыз. Мөмкин иде менә елганың да Күпереннән чыгып китәргә... Туры килде поход юлларында «Күпере юк» сулар кичәргә. Кыска привал. Җирдә ятабыз без Ял булсын дип талган иңнәргә. Маскировка саклап тартабыз без Тәмәкене яшереп җиңнәргә. Көчле яшен болытларны ерып, Айкаганда елтыр кылычын, Торып киттек алга, окоп калды, Калды саклап солдат җылысын.
ШАМИЛ ШӘКҮРОВ

КАЕН
Авыл читендә зәңгәр күл, Каршында ялгыз каен. Талпына йөрәгем аның Яныннан үткән саен, йөзәм уйлар диңгезендә Мин шул каенга карап... Яшьлек мәхәббәтем монда Чыгарган иде канат. Иркәмне беренче тапкыр Очраткан идем монда. Сүз куешкан идек мәңге Бергә булу турында. Хәзер ул Ватан чигендә... Ә каен шаулый, гүя: «Борчылма, килер вакыты — Ул кайтыр, кайтыр»,— дия.

39