Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

МИКЛАЙ КАЗАКОВ Сталин премиясе лауреаты

ОКТЯБРЬ ТУРЫНДА ҖЫР
Халыкларның шат җыр диңгезенә Кушыла мари җыры ташкыны. Сүзгә саран, көе тигез генә, Тик бар аның сүнмәс ялкыны. Ул җырда бар бөек кояш көче, Төннәрне ул ера аркылы, Аңарда бар алсу таңнар төсе, Октябрь нурларының балкуы. Чишмә кебек якты, саф үзе, Ул — мариның чын йөрәк сүзе.
Дан сиңа, Октябрь! Җылы кояш кебек:
Өшегән күңелләрне җылыттың! Иске Россиядә газап чигеп, Татып тәмен ачлык, кытлыкның, Яшәдек без. Алда — бары упкын, Канлы яшьтән үлән чыланды. Көчсез халыкларны синең дулкын Караңгыдан көнгә чыгарды. Бетмәс төсле иде нәләт төн, Син ак таңга безне юнәлттең.
Балаларның якты күзләрендә Синең яшьлек көчен тоябыз. Завод, кырда, елга үзәнендә Без үзебезгә бәхет коябыз. Ишетелсә миллион йөрәк тибүе, Кыр яңгыратып кызлар көлсәләр, Җир тетрәтсә тыгыз сафлар килүе,. Көлеп чыңгылдаса гөсләләр,— Бел, бу сиңа кайнар рәхмәт, дан Үз бәхетен тапкан маридан.
Җырда гына хыяллана идек Элек ефәк, атлас турында, Хәзер мари кызын кара килеп, Күзең чагылыр ефәк нурыннан. Бай йортына карый идек йотылып,. Яшьләнә иде әрнеп күзебез.

Хәзер үзебез мәңгелек бәхет йортын,. Коммунизм йортын төзибез.
Мең ел тордык караңгылыкта, Хәзер фән безнең юлны яктырта.
Октябрь! Син — халык бәхете, ирке, Сиңа — сөю җыры халкымның.
Зәңгәр күктәй ул җыр саф һәм иркен, Ул — иртәнге кояш ялкыны.
Ул — иң матур ефәкләрнең төсе, Саф чишмәдәй ага, яңгырый ул. Данлый ул җыр партиянең көчен, Ленин — Сталинны данлый ул. Бөркеттәй җәеп канатын, Киләчәккә илтә ил данын.
СИНЕ САГЫНА
йолдыз белән йолдыз очрашыр Сыек зәңгәр күктә.
Гүя берсе, куенын ачып, Икенчесен көтә.
Карый күрше күршесенең Якты, матур күзенә. Гүя җирдәге тормышны Мактый сүзсез генә.
Тирә-якта тынды бар да, Таулар, сулар тынды. Син дә хәзер йолдызларга Карый торгансыңдыр.
Бел син, күңеле белән очып Шул йолдызлар ягына Ерак җирдә яшь сугышчы Сине сагына, сагына.
Әнвәр Давыдов тәрҗемәләре.

48
ВАСИЛИЙ ЧАЛАЙ

ТЕРЕ СУ
Шаулап торганнар анда чыршылар, Тынчып ятканнар черек сазлыклар. Киекләр йөргән кайчак шул төштә,— Түндәкле җирдән җем-җем ялтырап, Бик әкрен генә һаман чылтырап, Тере су тулып аккан бер чишмә.
һәм әкият йөргән гомер-гомергә Зур теләк тотып тирән күңелдә Халык сөйләгән чишмә турында:
— Карурман аша кем барып җитсә, Шул чишмә суын кем алып эчсә, Ул бәхет табар барган юлында.
Ничә гасырлар кичергән урман — һәм чал әкият үзгәрә барган, Ләкин яшәгән халык уенда.
Бәхетен эзләп халык ашкынган Тик тере суны бүре саклаган, Сукмакка ятып чишмә буенда.
Көн уртасында, я кара төндә Мөмкин булса да суны күрергә, Ләкин ураган аны коймалар, Аяк басмаслык сазлык эчендә, Сүзсез сакчылар капка төбендә Ул чишмә суын саклап торганнар.
Заманнар үткән... Ташландык якта Моңлы җыр туган җил искән чакта. Ләкин беркем дә урманга барып Аяз көндә дә, кара төндә дә Бәхет чишмәсен эзләп йөрсә дә, Ул тере суны кайтмаган табып.
Революция уятты безне
Ирекле тормыш безгә китерде.
Мари телендә яңгырый шатлык: Тереклек биргән ул чишмә суын Эзләдек, таптык һәм көчле булдык, Ул чишмәгә юл һәрвакыт ачык.
4. „с. ә.- № 8. 49
Конституция илне нурлады, Яктыртты безнең кара урманны, Кайгы болытын мәңгегә куды. Туган урманда ага чылтырап, Бөек партия исемен җырлап — Безнең бәхетебез — тереклек суы!
ШӘМДӘЛ
Кызу җәй. Балкый кояш нурында Авыл, бакчалар. Ошла буенда Автомобильләр гөрләп шаулыйлар. Экскаватор тауны кисеп бара, Чүмеч белән җирне казып ала, һәм балалар аңа карыйлар.
Җыелганнар алар тау янына Таш кисәген тотып кулларына, Укытучыга сорау бирәләр: «Җирдә инде күпме еллар үткән? Ә мамонтлар әле бармы .икән? Кайсы чорда моннан боз киткән?»
Машинага алар якын иде. Кинәт бер малай җиргә иелде һәм бер әйбер табып килде ул. Марина апа карады көлеп, Шул кечкенә әйберне күреп:
— Бу, балалар, шәмдәл!—диде ул.
— Нәрсә соң ул шәмдәл — өч япьле?
— Ул һәр йортта булган бик
кирәкле.
Утыз биш ел элек бу җирдә Электрик уты әле булмаган, Пыскып янганнар бары чыралар Мариларның ярлы өендә.
Мари кызы орчык эрләгәндә, Яулык читен чигеп бизәгәндә, Кышкы төннәр килгән чагында, Баганага каккан тимер шәмдәл Кул шикелле өч бармагы белән Чыра тоткан аның алдында.
Яшь куллары кызның кабаланган, Төтен кискән аның саф күзләрен, Тамчыгтамчы тамган яшьләре. Мари халкы шулай гомер иткән, һәм бары тик Совет иле биргән . Яктылыкны, азат яшәүне.
Ә балалар карый таш буага: Турбиналар гөрли, ташкын ага, ГЭС бинасы биек һәм ямьле. Нәфрәт әйтеп кайгы мирасына, Диңгез кебек Ошла елгасына Ташладылар алар шәмдәлне.
50
КЫҢГЫРАУ ЧЫҢЛЫЙ
I
Басуда — авыл янында
Кыңгырау чыңлый.
Халык карын олы юлга, Тукталып тыңлый.
Гаҗәпләнмәс соң кем генә:
Нәкъ төш чагында
Яңа тарантас җилдерә Авыл ягына.
Дөп-дөп басып, баш уйнатып
Ашкына атлар.
Дугалары ал чәчәкле, Тасмалар таккан.
Яллары охшый төтенгә
Барганда чабып.
— Бу — Маринаны алырга,— Дип әйтә халык.
— Кем икән ул, ерактанмы?
Булсачы танып.
— Егете бөркет шикелле, — Дип әйтә халык.
— Җитен караучы бер кызны Китмәкче алып!
— Күрербез әле, белербез...— Дип әйтә халык.
Сүз башлый кызның дусларьң
Гөрли тавышлар:
— Ул бит аның сөйгән яры — Күптән танышлар.
II
Урам буйлап пар ат чаба, Оча кош кебек.
Кыңгыраулар чыңлап бара, Борчыла егет.
Менә ул йорт, нәкъ авылмын Урта җирендә.
Пар ат кинәт туктап кала Капка төбендә.
Тәрәзә каршында тополь Җилфердәп тора, Ә Марина бүлмәсендә Кияү утыра.
51
Хәбәр йөри урам буйлап йорттай йортларга.
Председателе колхозның
Авыр уфтана:
«Иртәгә кирәк җыярга, Өлгерде җитен.
Ә монда йөрәк серләре, Хәл бигрәк читен».
III
«Ни әйтерсең, сөйгән ярым, Синнән сүз көтәм.
Нигә эндәшмисең, җаным, Бар, ахры, бүтән?
Утлы шәрап салып бирәм,
Эч әле, дустым.
Туй өчен һәм бәхет өчен
Шул билге булсын.
Сиңҗ миңа — юлыбызда
Киртә тормасын.
Киттек безнең йортыбызга, Вакыт узмасын.
— Ни әйтерсең, таң йолды
зым?.. —
һәм кияү торды.—
Риза булсаң, шушы бокал Калсын коп-коры».
Ә шәрапта ут нурлары...
Кыз эчми тора.
Кияүнең ул җилкәсенә Кулларын куя.
«Сугыштан сине, сөеклем, Мин көтеп алдым.
Син еракта булганда да Йөрәктә калдың.
Бригада белән үстердек Без кырда җитен.
Иң бөек бүләк ул миңа Хезмәтем өчен.
Белергә тиеш син үзең...
Күпме көч куйдык, һәм вакыт инде алырга Уңышны җыеп.
Тик сиңа — антым күңелдәг
Шул минем сүзем:
Матур көзнең бер көнендә Туй булыр безнең».

IV
Кояш батты ал офыкта, Яшь кияү китте.
Кыңгырау тавышы еракта Чыңламый и иде.
Иртә беләи авылдашлар Карый кызларга.
Марина бригада беләи Китте кырларга.
Эх, иркен җитен кырлары, Чыкмассың йөреп! Чыңгылдый җитен башлары Кыңгырау кебек.
Уңган кызлар шушы кырда Хезмәт итәләр.
Туйда биеп җырлашырга Көзне көтәләр.
Н. Дә үл и тәрҗемәләре

53