Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘСӘРЛӘРЕБЕЗНЕ БӨТЕНСОЮЗ АРЕНАСЫНА ЧЫГАРУ ЮЛЫНДА


Мин съездның игътибарын бары бер нәрсәгә — татар теленнән рус теленә һәм Советлар Союзында яшәгән башка халыклар теленә тәрҗемә итү мәсьәләсенә юнәлтергә телим.
Минемчә, татар совет әдәбиятының төп үсеше татар теленнән рус теленә' һәм Советлар Союзында яшәүче башка халыклар теленә тәрҗемә итү юлы белән дәвам итәргә, һәм бу юл безнең әдәбиятыбызның олы юлы булырга тиеш.
Сез хәтерлисездер, А. М. Горький, әгәр дә без үзебезнең Советлар Союзындагы барлык яхшы әсәрләрне безнең күпмилләтле илебездәге барлык халыклар теленә тәрҗемә итсәк, искиткеч яхшы булыр иде, дип әйткән иде.
Безнең барлык халыкларыбыз да рус телендә сөйләшә беләләр. Шуңа күрә, әгәр без әсәрләребезне рус теленә тәрҗемә итсәк, бу — аларны Советлар Союзында яшәүче барлык халык теленә тәрҗемә итү булыр иде. Ләкин шушы көнгә кадәр тәр-җемә мәсьәләсе белән без очраклы рәвештә генә шөгыльләндек. Әгәр язучы үзе инициатива күрсәтеп Москвага барса, артыннан йөрсә, аның әсәре Госиздат планына эләгеп куюы мөмкин. Әмма безнең республиканың Язучылар союзы яки СССР Совет язучылары союзы- кар-шындагы милли әдәбият комиссиясе эзлекле рәвештә тәрҗемә эше белән шөгыльләнгәне юк. Төрле милләт әсәрләрен тәрҗемә итү белән хәзерге кебек очраклы рәвештә генә түгел, ә планлы., системалы рәвештә шөгыльләнергә кирәк.
Бездә теге яки бу әсәрне рус теленә тәрҗемә итәргә дигән резолюция чыгарып куялар да, шуны инде бик зур эш башкардык дип уйлыйлар. Татарстан Совет язучылары союзы правлениесе шундый карардан ары китмәде, чөнки андый резолюция язу мәсьәләне Москва издатель- ствосы каршында куеп, татар язу- чыларьшың әсәрләрен тәрҗемә итте-реп бастыруга караганда җиңелрәк.
Рус теленә тәрҗемә итү эшен планлы һәм системалы рәвештә алып бара башларга вакыт инде безгә.
Татарстан Совет язучылары союзы һәм Москвадагы милли әдәбиятлар комиссиясе бу эшне оештырып җибәрергә тиеш.
Бу эшнең кыен яклары күп, билгеле. Беренчедән, квалификацияле тәр-җемәчеләрнең булмавы. Гадәттә татар язучыларының әсәрләре подстрочник буенча гына тәрҗемә ителә. Әгәр милли әдәбиятлар комиссиясе аппаратында, милли телләрдән рус теленә тәрҗемә итү эше белән шөгыльләнүче кеше булса, әгәр дә бу комиссия тәрҗемә эшләрен күзәтеп торучы гына түгел, ә бәлки бу эшне оештыручы да булса — хәзергә ко-тылгысыз саналган 'бу кыенлыктан котылу мөмкин булыр иде. Без тәрҗемә итәргә яраклы, яхшы әсәрләрне сайлап алырга, тәрҗемә эшенә яхшы тәрҗемәчеләрне тартырга, ә аннан бу әсәрләрне ДАосква изда- тельстволарына тәкъдим итәргә тиешбез.
Тәрҗемә эшенә урыннардагы рус язучыларын кыю рәвештә тартырга кирәк. Бездә, Татарстанда, яхшы гына тәрҗемә итүче һәм бу эшне теләп эшләүче талантлы гына язучылар бар. Моның өчен Москва изда- тельствосының Москвадагы даими тәрҗемәчеләргә ябышып ятмавы, ә урындагы тәрҗемәчеләр белән договорлар төзешүе кирәк. <
Бу өлкәдә гонорар политикасына да бераз үзгәреш кертми булмас. Чөнки бер язучының әсәре рус теленә тәрҗемә ителә икән, аңа инде әсәрнең икенче басмасыннан башлап акча түләми башлыйлар. Совет язучылары С0ЮЗЫ1 бу мәсьәлә турында уйланырга һәм аны уцай якка хәл итәргә тиеш.
Татар язучыларының әдәби әсәрләрен тагын да югарырак баскычка күтәрергә һәм аларны олы юлга- чыгарырга кирәк.