Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАНДАШ ТАТАР ХАЛКЫНА ҺӘМ ЯЗУЧЫЛАРЫНА СӘЛАМ!

ИВАН НЕХОДА
(Украин шагыйре)

Кадерле иптәшләр, Совет Татарстаны язучылары, минем чәчәкле Днепрым ярларыннан кайнар сәлам кабул итегез.
Днепро белән Волга, Татарстан белән Украина һәм Советлар Союзының барлык халыклары ирекле һәм •бәхетле яшиләр, безнең барыбызга да дуслык кояшы — туган Москвабыз нурын сибә.
Халыкта шундый бер мәкаль бар: дусны бәла килгәндә беләсең, диләр. Мин моны Бөек Ватан сугышы елларын, немец-фашист илбасарлары минем Украинамны оккупацияләгән елларны истә тотып әйтәм. Татарстан җире шул чакта Украинага дуслык кулын сузды, туган йортында минем сеңелләремә, апаларыма, абый-эне- ләремә сыеныр почмак бирде.
Сәлам сиңа, Татарстан җире, шуның өчен!
Бөек Ватаныбызның башка халыклары белән иңгә-иң куеп немец фашистлары ярмосыинан Украинаны азат иткән Татарстан улларын — Совет Армиясе сугышчыларын Украина халкы һичкайчан онытмас.
Сәлам сиңа, Татарстан, шуның өчен!
Тыныч тормыш белән яшәүче Киев күге өстендә, Казан күге өстендә — бөтен Советлар күге өстендә якты кояш көлә.
Мин борынгы Киев каласыннан Татарстан совет язучыларының III съездына катнашырга дип килдем. Мин бирегә килгәч, Москвада танышкан дустым шагыйрь Сибгать Хәкимне очраттым. Ул, взвод командиры булган кеше, 1943 елда Украинаны фашист илбасарлардан азат иткәндә, Совет Армиясе сафларында минем туган Харьковыма беренчеләр рәтендә килеп керде.
Сәлам тобц Сибгать Хаким, за це!
Безнең Украина халкы Татарстанның сугышчы батырларын гына түгел, каләм батырларын да белә һәм ихтирам итә. Татар халкының сөекле язучылары һәм шагыйрьләрен — бөек Тукайны, атаклы Гафурины, талантлы Такташны, ялкынлы шагыйрь, батыр сугышчы Муса Җәлилне белә һәм ихтирам итә минем халкым...
Укдацн^-Телеңә Сталин премиясе лауреатлары Гомәр Бәшировның «Намус»ы, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр»е тәрҗемә ителде.
Периодик матбугатта Ә. Ерикәйнең, С. Хәкимнең һ. б. татар язучыларының, шагыйрьләренең әсәрләре басылып килә.
Татар һәм украин халыкларының культура элемтәләре көннән-көн ныгый һәм көчәя бара.
Казанда Украинаның иң яхшы хор капеллаларыннан берсе булган «Думка» коллективы чыгыш ясый. Украина җырын бөек Волга ярлары тыңлый. Үз нәүбәтендә татар моңын
110
шашкын Днепро тыңлый — шушы көннәрдә Киевта татар композиторы Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе күрсәтелә башлады.
Мин Казанның гаҗәп матур урамнары буйлап йөрим. Афишалар 8 июльдә Казанга, Москвадагы гастрольләреннән соң, Украинаның Иван Франко исемендәге атаклы драма театры киләчәге турында хәбәр итәләр...
Россия безнең күп милләтле дәү-ләтебезнең халыкларын тугандаш семьяга туплады.
Дан сиңа, безнең туган анабыз — куәтле Россйя!
Дан сиңа, безнең бөек социалистик Ватаныбыз!
Яшәсен безне туганлык семьясына туплаган бөек Коммунистлар Партиясе!