Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЮЛДА

М. ШКЕТАН

Без район җир бүлеге мөдире Темиров белән Куэнур авыл советына барабыз. Такыр шома юл өстендә урыны-урыны белән ком сибелеп ята. Район җир бүлегенең җирән айгыры, башын чайкап, җиңелчә генә юырта. Тарантас әкрен генә шылтырый. Темиров, әледән-әле дилбегәсен селтәп, атны куалый, авызын очлайтып чөнгереп куя.
Куэнур авыл советы район үзәгеннән егерме биш километр ары иң ерак бер почмакка урнашкан. Бу авыл советына караган авыллар куе урман эченә яшеренгән. Ул авыллар безнең районга кергән булсалар да, минем аларда беркайчан да булганым юк. Хәзер мине Куэнурга мәктәп эшләре буенча РОНО җибәрде. Юлда мин сөйләшми йөри белмим. Темиров артык сөйләшергә ярата торган кеше түгел-түгелен, шулай да мин аны кузгатып җибәрә алдым. Сүзне башта чәчү турында башлап җибәрдек. Тирә-юньдә эш кайный: колхозчылар җир сөрәләр, чәчү чәчәләр. Иртә чәчелгән җитен шытып чыккан инде, күзгә күренерлек булган. Көннәр аяз, җылы.
Бара-тора безнең сүз социалистик җәмгыять темасына күчте.
— Хәзер инде бернәрсәдән дә куркасы юк,— дидем мин, Темировның кылын тартып карар өчен, — кулаклар бастырылды хәзер.
Темиров миңа таба борылып елмаеп куйды, дилбегәне кузлага бәйләде дә кесәсеннән папирос чыгарды.
Темиров белән безнең беренче очрашуыбыз, ул мине бөтенләй белми иде әле. Миңа туры карап, ул кинәт кенә сорап куйды:
— Нинди мәктәптә укыдың син?
— Семинариядә.
— Кайсы елны бетердең?
— Унбишенче елны.
— М-м... Ә мин ул елны штабс-капитанның лакее булып хезмәт иттем. Шулай да мин сиңа әйтергә тиешмен, әгәр син чыннан да, кулаклар турында шундый фикердә икәнсең, димәк политиканы бөтенләй белмисең дигән сүз. Укуын күп укыгансың, ә сыйнфый көрәш мәсьәләсен начар аңлыйсың.
Мин аның шундый туры сүзле, акыллы булуына гаҗәпләндем. Белеме зур булмаган кеше өчен (ул миңа шулай тоелды) сыйнфый көрәшнең .асылыи начар аңлау түгел иде бу.
Темиров минем гаҗәпләнүемне сизде, күрәсең:
— Мин унсигезенче елга кадәр денщик булып хезмәт иттем, —диде.
— Кайчан гына политиканы аңларга өлгердең соң син?
40
— Революция ул, туганкай, өйрәтер. Аннан соц мин үзем әле узган елны гына комвуз бетердем. Шуца күрә нәрсәнең нәрсәгә барганын беләм Кулаклар турында сөйләгәндә, бик зур ялгыш җибәрдең син. Әле хәзер дә чын кулакларны очратырга була.
— Китсәнә, булмаганны! — дип, бу юлы чын күңелдәй каршы килдем. Кулак чыгышлары, билгеле, күп әле... Ә менә кулакларның үзләренең булуына шикләнәм мии...
— Мин фактлар китерә алам.
— Сөйлә булмаса, иптәш Темиров. Кызык бит. Сөйләшкәч, вакыт узганы да сизелми кала.
— Сөйләсәң озак инде... Унбишенче елдан ук башларга кирәк. Ну, ярар алайса...
Темиров, тәмәкесен суырып, сүзен башлады:
— Син минем мондагы түгел, ә Уфа марпы икәнемне беләсеңдер инде. Сугышка кадәр минем бер генә нәрсәм дә юк иде: семьям да, йортым да, мал-туарым да. Башкорт байларының көтүен көттем, ә кайбер елларны сукбай булып та үткәрдем. Бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә туры килде: бүген бер эш, иртәгә икенче. Гомумән, «бер көн эшлә дә — ун көн туен» — дигән мәкаль буенча яшәргә туры килде... Бу бик күңелле хәл түгел иде, билгеле. Әгәр шәһәргә эшкә урнаша алган булсам, лакей да булып йөрмәс идем. Ләкин ул вакытта мин шәһәрдән курка идем, шуңа күрә үзем теләп хәрби хезмәткә китүне артыграк күрдем. Мин Вятка губернасының ниндидер бер шәһәрчегенә һәм шундагы хәрби начальникка денщиклыкка эләктем. Шулай итеп, штабс-капитан /Миронов карамагындагы кеше булып киттем. Ул кадровый офицер һәм округ командующиеның кардәше иде. Шулай булгач, үзеинәи-үзе аңлашыла, ул фронтка бармады, бөтен сугыш буе тылда утырды. Миронов ул, беләсең килсә, либерал булып кылана иде. Безнең шәһәрдә эсерлар оешмасы бар иде. Ул вакытта әле мин төрле партияләрнең программалары турында бернәрсә дә аңламый идем, шуңа күрә дә Мироновка мине эсерлар казанында кайнатып чыгару бик җиңел булды... Ул, минем политик яктан «тәрбияләүчем», большевиклар турында нәкъ «бандитлар шайкасы» турында сөйләгән кебек сөйли иде... Безнең шәһәрчектә промышленность предприятиеләре дә, большевиклар оешмасы да юк; эсерлар теләсә нәрсә сөйли, теләсә ничек кылана ала иделәр.
— Яшереп-нитеп тормыйм, — дип дәвам итте Темиров, — унсигезенче елның май аена кадәр большевикларга карашым яхшы түгел иде минем. Дөресрәге: мин аларны аңламый идем. Демобилизациядән соң да өйгә кайтмадым: штабс-капитан мине кыерсытмый, ашау-эчү яхшы иде, ә авылда минем җирем дә, каккан казыгым да юк... Унсигезенче елның февраленә кадәр шәһәрдә иске власть хөкем сөрде. Ә инде февраль аенда матрослар килеп керде һәм шәһәрдә Срвет власте урнаштырылды. Миронов үз тирәсенә «дружина» җыйды да чыгып сызды, аның белән бергә мин дә качтым. Ләкин тиздән матрослар шәһәрдән киттеләр. Шул вакытта Миронов үзенең дружинниклары белән килеп чыкты да барысын астын-өскә китереп ташлады. Өч көй буена шәһәр штабс-капитан кул астында булды. Шулай да ул шәһәрдә озак калырга курыкты, ахры, казна акчасын эләктереп, Волгага таба юнәлде. Юлда ул миңа: «Синең туган ягыңа барабыз, Оренбург далаларына»,—диде...
Темиров беразга тынып калды, аннан елмаеп, өстәп куйды:
— Ә беләсезме, нинди урыннардан үттек без? Нәкъ менә шушы җирләр, шушы урманнар аша инде...
Мин, кызыксынып, Темировка карап куйдым. Ул бераз эндәшми торганнан соң дәвам итте:
— Унсигезенче елның май аенда мии мондагы кулаклар белән күзгә күз очраштым. Алар Миронов отрядын күтәреп алган күк иттеләр, озата барырга сорадылар, дружинникларны азык белән тәэмин иттеләр... Отряд,
41
үз нәүбәтендә, авылларда тукталган вакытта, кулакларның мал-туарына тими, ә ярлыларның соңгы сарыгын да тартып ала иде. Кайбер авылларда кулаклар Мироновка җир бүленеше турында зарланалар. Андый чакта ул: «Учредительное собраниегә кадәр җирләргә кагылмаска!» дип боерык бирә иде. Кыскача гына итеп әйткәндә, бу игелекле Мироновны байлар гына икмәк-тоз белән каршылый һәм баш иеп озата иделәр... Бу хәл минем игътибарны отрядның байлар һәм ярлыларга карата булган мөнәсәбәтенә юнәлдерде.
Май урталарына без Ядек авылына барып җиттек. Ул елга буена, рәсемдәге кебек матур урман эченә урнашкан.
Авылга кичкырын килеп кердек. Миронов үзенә квартираның иң яхшысын сайлады. Безнең хуҗа алай карт түгел, нык, коңгырт чәчле, бөкре борынлы бер кеше иде. Безнең килеп чыгуыбызга ул артык гаҗәпләнмәде, бары тик үзенең соры күзләре белән безнең кем икәнебезне белергә теләп сынап карады. Әмма штабс-капитанның погоннарын күрү белән ул кинәт җайланып китте һәм тиздән аның белән уртак тел дә тапты.
— Фамилиягез ничек? —дип сорады Миронов.
— Яндалов Савелий, ваше благородие!—дип солдатларча җавап бирде хуҗа.
— «Ваше благородие» түгел, ә господин капитан.
— Ни боерасыз, господин капитан?
— Элек ашарга әзерлә, аннан сөйләшербез. Әгәр зуррак казан булса, утыз кешелек итеп әзерлә.
— Бик мөмкин! —дип җавап бирде хуҗа. Бүген генә бозау суйган идем.
Ул тәрәзәне ачып кычкырды:
— Әй, Семен, кая югалдың?
— Мин монда! — дип җавап бирде хезмәтче.
— Дүрт чиләк сыешлы казанда бер пот ит пешер! Тиз бул!
Мин хезмәтченең:
— Кая шулкадәр күп? — дигән тавышын ишеттем. Ул отряд килгәнне белми иде, ахрысы.
— Күп сөйләнмә! — дип ачуланып кычкырды Яндалов.— Куштылармы — эшлә.
Аннан соң ул үз хәлен аңлатырга тиеш кебек санап, безгә таба борылды:
— Хуҗалык зур минем, ә семьям юк. Шуңа күрә хезмәтче тотарга туры килә. Тик хәзерге хезмәтчеләр бик кире — менә шунысы бәла...
Ул вакытта дружинниклар да, бай крестьяннар дЭ Совет властеның ныклыгына ышанмыйлар иде. Мин дә ышанмый идем. Дөресен генә әйткәндә, ышанмый гына түгел, ә штабс-капитанның акылы белән яши идем әле...
Темиров, уйга чумып, сүзсез калды һәм салам кисәген авызында бөтерә башлады. Үткән гомерен исенә төшерде, ахрысы. Мин аны ашыктырмадым, йөзендәге үзгәрешләрне күзәткән хәлдә аның үткән гомер юлы турындагы уйларга бирелдем. Унсигезенче елны бу офицер денщигы надан бер кеше булган, ә хәзер аек, ачык акыллы, җаваплы совет работнигы. Әйе, революция — яхшы мәктәп!
— Әйе,— диде Темиров, әллә үзенең уйларыннан аерыла алмыйча, әллә инде аларга нәтиҗә ясап,— Миронов Ядек авылына кадәр үзенең чын йөзен күрсәтмәде. Бу урыннарга без яшеренеп кенә үтеп кердек. Без алга таба җәяү бара идек, корал кулланырга да безгә рөхсәт ителми иде. Ә инде урманга килеп кергәч, Миронов бөтенләй икенче кешегә әйләнде. Безнең отряд икенче көнне иртүк Волгага таба борылырга тиеш иде. Төнлә Миронов, йорт хуҗасы Яндалов белән бергәләп, Куэнур волость конторасына һөҗүм итү турында план төзегән икән — мин бу турыда соңыннан гына белдем. Иртә белән иртүк Яндалов, кассада
42
акча бармы-юкмы икәнен белү өчен, Куэнурга китте. Ул аннан Мироновка нинди хәбәр алып кайткандыр, белмим, әмма штабс-капитан үзенең егерме дружиннигы белән Куэнурга таба кузгалды. Төи уртасында авыл өстендәге һаваны ялкын шәүләсе чолгады: волость конторасы урнашкан йортка ут төрткәннәр иде. Бу төнне биш кеше үтерелгән, алар арасында ике коммунист та булган. ЛУироновларны Яндалов алып барды. Кире әйләнеп кайтканда да, аның йөзендәге явызлык сүрелмәгән иде әле.
Безгә ял итәргә ирек бирмәделәр.
— Сәгать биштә — походка!—дип боерды Миронов.— һәрбер дружинник үзенә ат тапсын!
Бу боерык дружииникларга бик ошады, алар Яндалов күрсәтүе буенча крестьяннарның атларын тартып ала башладылар.
— Господин капитан,— диде Яндалов, көлемсерәп,— күп җирле кре-стьяннарның атын алырга ярамый! Аз җирлеләрнекен алырга кирәк, аларга атның кирәге дә юк...
һәм ул Мироновка исемлек китереп бирде, билгеле, анда иң ярлы кешеләрнең исеме теркәлгән иде.
Авылда нинди хикмәтләр генә булмады! Берәүләр елый, кыюраклары сүгенә, зәһәррәкләре сугыша... Ләкин болар берсе дә файда бирмәде, дружинниклар, мужикларны шомполлар белән кыйнап, атларын тартып алдылар. Яндалов авыл кешеләре арасында, крокодил яшьләре коеп, елап йөрде:
— Буйсыныгыз, мужиклар! —дип үтенде ул.— Л^еиә бит минем атымны да алдылар...
Өч атының берсен ул, үзе теләп, капитанга бүләк иткән иде.
— Бүләгем булсын, господин капитан, ал атымны! Тик каһәр суккан советларны гына юкка чыгарыгыз!..
„Миронов үзенә дип Куэнур конторасыннан кара туры айгыр алып кайтты, Яндаловның атын миңа бирде.
Атсыз калган мужиклар хатыннары, бала-чагалары белән урамга ябырылдылар: тавыш купты, ыңгырашу, күз яше...
Мин Миронов янына йөгереп килдем дә:
— Господин капитан, дружинниклар артыгын кыланалар, крестьяннарны шомполлар белән кыйныйлар...— дидем.
Ә Миронов моңа каршы миңа:
— Аз кыйныйлар әле ул ахмакларны!.. Бар, тизрәк кузгалырга боер! — диде.
Бу көтелмәгән хәлдән минем тез буыннарым калтырый башлады: менә кем икән ул эсер Миронов!
Бүгенгедәй хәтеремдә: урам уртасында күлмәкләре аерылган, кыйналган бер мари тора, аннан ерак та түгел — өч бала, барысы да елашалар... Әтиләре такмаклап елый:
— Гомерем буе атсыз җәфа чиктем. Быел актык сыерымны сатып алган атым иде... Бер кабарлык ипиемне дә аның белән уртаклаша идем бит мин...
Дружинниклардаи кемдер аны мыскыллап:
— Улама, коммунистлар килерләр, аргамак бүләк итәрләр үзеңә,— ди. Мариның муен тамырын шомпол ярган, чәчләренә кан оешып каткан... Шушы мужик исемә төшсә, хәзер дә йөрәгем ярсып китә.
Гомумән, Ядек авылында күп нәрсә күрдем мин, шуннан соң бар нәрсәгә дә карашым үзгәрде.
Соңыннан без бу авылдан киттек.
— Ә Яндалов?
— Ул бер утыз чакрымлап безнең белән барды, аннан кайтып китте бугай. Менә күптән түгел мин тагын шул авылга барып чыктым. Сезнең районга килгәнемә бер ай чамасы гына бит әле минем.
43
Куэнур авыл советында миңа Ядек колхозын бик мактап сөйләделәр. Ул колхозның иң алдынгы булуы, барлык йөкләмәләрне дә вакытында үтәве турында әйттеләр... Авыл советында озак тукталып тормадым, нәрсәдер мине Ядекка тартты. Ни генә дисәң дә, заманында мин шушы авылда дөрес политик юлга баскан идем бит!.. Мин Л4иронов отрядын хәтерләдем һәм: «Күрәсең, теге вакытта Миронов үзенең дружинниклары белән Ядек мариларына тормышта нинди юл сайларга кирәклекне яхшы төшендереп киткән,— аларның колхозы район күләмендә тикмәгә генә алдынгы урында түгел бит...» — дип уйлап куйдым. Шулай итеп, Ядекка барып җиттем. Бер йорт ничектер таныш кебек тоелды, кердем. Килеп керүгә сиздем, хуҗа яратмыйча кырын карый миңа. Мин дә аңа текәлеп карый башладым. Бу кечкенә генә буйлы, көрәк сакаллы, шешемсерәгән күзле бер карт иде. Ул трубкасына ут алу өчен мич янына иелгәндә, муен тамырындагы яра эзен күреп алдым һәм кинәт үзенең аты өчен елаган мужикньк хәтерләдем. Миңа бик уңайсыз булып китте, ул вакытта мин дә Миронов отрядында идем бит...
— Колхоз конторагыз кайда? — дип сорадым мин.
— Тегендә, елга буенда,— дип теләр-теләмәс кенә җавап бирде ул.
Мин аның белән сүзне озайтырга теләдем:
— Исемең ничек синең?
— Мичай диләр. Митрий Иванович.
— Семьяң бармы?
— Бар. Ике улым, бер кызым... Эшкә киттеләр...
— Үзең эшләмисең, ахры?
— Кайда инде ул миңа... Картайдым.. Д^ин үз өлешемне эшләдем инде. Син соң тагын нәрсә каерырга килдең?
— Каерырга?!
— Ну, акча җыяргамы, әллә башка нәрсәгәме?
— Юк, мин болай гына, сезне күреп сөйләшү өчен генә килдем. Мичай мыек астыннан гына елмаеп куйды, бер сүз дә әйтмәде. Контора яр буенда, Яндалов өе каршында булып чыкты. Яндалов
турында сорашу минем башыма да килмәде, чөнки аның белән исәп-хисап өзелгән булуга шик тотмый идем мин.
Конторада өч кеше бар иде. Алар өстәл әйләнәсенә утырышканнар да, өстәл өстенә җәеп салган планнан нәрсәдер карыйлар. Алар арасында чәчен алдырган, шаян күзле берсе үзенең кыюлыгы белән аерылып тора иде. Ул миңа күтәрелеп карады да елмайды. Мин, аңа үземнең исемемне әйтеп, район җир бүлеге мөдире икәнлегемне белдергәч, ул тагын да ягымлырак, нәзакәтлерәк булып китте.
— Кем председатель монда?—дип сорадым мин.
— Мин, иптәш Темиров,— дип җавап бирде ул.— Атта килдегезме, җәяүме?
— Җәяү.
Председатель тәрәзәне ачты һәм бер малайны чакырып алды.
— Ивук, апаңа әйт, хәзер үк чәй хәзерләсен!
— Ярар!—дип кычкырып җавап бирде малай.
— Җәяү йөргәннән соң чәйләп җибәрсәң, яхшы була,— диде председатель, миңа мөрәҗәгать итеп.
Белмим, нигәдер, шушы сөйләшү һәм малайга чәй турында бирелгән боерык миңа күптәнге күренешне, Яндалов үзенең хезмәтчесен ит пешерергә мәҗбүр итү күренешен хәтерләтте. Җитмәсә тавышы да таныш тоелды. Мин председательгә текәлеп карап тордым да, көтмәгәндә кычкырып җибәрдем:
— Яндалов бит син!
— Яндалов шул,— диде ул, каушый төшеп.
Килеп чыккан уңайсызлыкны бетерү өчен мин:
— Юлда арылган... Тавыш та нигәдер карлыккан,— дидем.
44
— Менә кайнар чәй эчеп җибәрерсез, хәзер үтә ул,— диде Яндалов.— Ә сез бик вакытлы килдегез, иптәш Темиров. Мин бүген җыелыш үткәрергә уйлыйм. ЗаехМ турында сөйләшәсе булыр...
Яндаловка чәй эчәргә киттек. Хуҗа саранланмаган: өстәл өстендә- шикәр дә, ландрин да, бал да бар; тарелкаларда сары май, пешкән күкәйләр... Аша, эч — җаның ни тели, бар да бар. Мин эчемнән генә: «Сыйласаң-сыйламасаң да, тырышуың юкка гына»,— дип уйлап куйдым.
Яндалов бик нык үзгәргән: унсигезенче елны ул кулак бер крестьян иде, ә хәзер күбрәк интеллигентка охшый, ниндидер яңа гадәтләр отып алган, хәтта йөзе дә культуралырак булып тоела. Яңа шартларга җайлана белүе күренеп тора. Ә сөйләшүе гел колхоз хуҗалыгы турында гына...
Әйе... иптәш Сталинның кулак үзенең тактикасын үзгәртте һәм мыштым хәрәкәт итә башлады дигән искәрмәсе тулысынча Яндаловка да кагыла. Ул йөкләмәләрне төгәл үти, план үтәүдә дә артта калмый, ләкин моңа ул ахыр чиктә колхозны җимерүгә илтә торган бөгелешләр ясап кына ирешә. Район җир бүлеге мәсьәләнең бу ягына бөтенләй игътибар итмәгән: план үтәлә, дип уйлаган ул, димәк, эшләр яхшы бара, колхоз алдынгы булып санала... Ә колхоз бу уңышларга нинди юллар белән ирешкән, колхоз членнарының аң дәрәҗәләре ничек, колхоз ничегрәк сулыш ала, моңа район җир бүлеге дикъкать итмәгән. Ә Яндалов колхозчыларга басым ясап, һаман тукып торган: «Әгәр планны үтәмәсәк, башка колхозлардан артта калабыз, ә социализмны кичектерергә ярамый!»
Без инде юлның күп өлешен үттек. Кояш кыздыра. Юл бормаланып калкулыкка күтәрелә. Сабанчылар атларын тугарып җибәргәннәр дә авылга көндезге ашка киткәннәр. Темиров алар белән очрашканда:
— Кайсы колхоздан? Чәчүне тиз бетерәсезме?—дип сораша.
Менә юл калкулык аркылы узды һәм урман эченә кереп китте. Биредә салкынча, дымлы җир исе бөркелеп тора. Мин, эшнең нәрсә белән беткәнен белергә теләп, Темировның хикәясен исенә төшердем.
— Син миңа тын алырга да ирек бирмисең! —диде ул.— Ярый инде алайса, бер башлаганмын икән, сөйләп бетерергә кирәк. Шул... Гомуми җыелыш булды ул көнне. Яндалов икенче бишьеллык заемы турындагы мәсьәләне көн тәртибенә куйды. Җыелышка колхозчыларның барысы да диярлек килгән иде. Соңыннан төшендем мин: җыелышка килмәгән кешенең биш хезмәт көне киселеп алыначак дип белдергәннәр икән... Менә ничек итеп Яндалов колхоз членнарының «аңлы» булуларына ирешкән! Телгә оста, законны белә.
Аның чыгышыннан соң үлем тынлыгы урнашты. Беркем бернәрсә әйтми.
— Нигә барыгыз да тынып калдыгыз? — дим.
— Ә нәрсә әйтергә соң?—ди бер колхозчы,— эшләгез үзегез белгәнчә.
Колхозчыларның йөзләренә җентекләп карадым да, ихтыярсыз уйлап куйдым:
«Бу Яндалов колхозчыларны нинди хәлгә китереп җиткергән, ә?»
— Сездән башка заемны реализовать итә алмыйбыз,— дим мин, җые- лыштагыларны кузгатып җибәрмәкче булып, — чөнки сез кул куячаксыз, сезгә үк акча түләргә дә туры киләчәк бит.
— Акчаны безгә түләргә туры килә, аны без беләбез,— ди шул ук мари,— исемлекне Савелий үзе төзи... Тагын нәрсә юкка вакыт әрәм итәргә?
Менә нәрсәгә нигезләнгән икән Ядек колхозчыларының «аңлылыгы!» Исемлекне Савелий үзе төзи... Шулай булгач, бернинди дә тәрбияви эш юк, бары тик коры администрация генә... Ничек реакцион идеология

көчәймәсен монда? Яндалов менә шуны күз алдында тоткан да инде. Тышкы яктан, форма ягыннан ул алдынгы, ә чынлыкта исә реакционер.
Төнлә, җыелыштан соң, мин тагын көндез күргән Мичай янына кердем.
— Синең бит әле,— дидем мин аңа,— унсигезенче елны аклар атыңны алганнар иде? Кайчан икенчесен алдың соң син?
Мичай миңа гаҗәпләнеп карады:
— Ат? Син аны каян беләсең? Мондагы кеше түгел бит син. Савелий ■сине күптән түгел генә монда килде, диде... Нәрсә дип әйтим сиңа?.. Шул вакыттан бирле шулай атсыз гына тордым инде. Тик менә колхозга кергәч кенә атлы булдым.
Акрынлап гәп куерды. Мичай да миннән тартынмый башлады. Аның белән икәү генә калгач ул миңа:
— Узган елны заемга язылганда Яндалов җыелыш та җыйнап тормады, исемлек кенә төзеде... Хөкүмәткә икмәк сатканны да һичкем белми калды, төяде дә җибәрде. Хезмәт көненә өләшкәндә тотып калды. Миннән биш пот чигерде,— диде.
Барысы да ачык иде. Мин инде башка бернәрсә турында да сорашмадым.
Темиров, ачуланып, читкә төкереп куйды һәм дилбегәне көчлерәк тарткалый башлады... Ат адымын кызулатты һәм тиздән без Куэнур авыл советына барып та җиттек.
— Яндаловны эшеннән алган чакта, тагын бик күп төрле җинаятьләре ачылды әле аның,— дип сүзен бетерде Темиров.
— Иптәш Темиров,— дидем мин,— Яндалов турында барын да сөйләгән кебек булдыгыз булуын, тик бу барысы да түгел бит әле...
— Ә нәрсә җитми соң тагын?
— Миронов отрядының кая киткәнлеген беләсе килә.
— Ә, менә нәрсә! Мин кызылларга бу отрядны тотарга үзем булыштым. Ядектан киткән вакытта мин Миронов белән исәп-хисапны өзәргә үз-үземә сүз бирдем. Берничә көннән без Волгага якынлаштык. Миронов пристаньда бер пароход эләктерергә һәм елга буйлап түбән төшәргә исәп итә иде. Штабс-капитан урман эчендә пристань урнашкан авылга бер өч чакрым кала үзенең отрядын туктатты да авылга ике разведчик җибәрде. Беренчесе булып мин барырга теләдем, ә икенчесе ит сәүдәгәре малае Сальников иде. Ядекта ул крестьяннарны бөтен кешедән дә күбрәк кыйнаган иде.
Авылга без яңа гына пароход белән илле кешелек кызыллар отряды килеп төшкәнне белдек.
— Кире киттек! —дип тәкъдим итте миңа Сальников.
Минем йөрәгем сикерә башлады. «Менә кызылларга хәбәр итәсе иде»,— дип уйладым мин. Без Сальников белән урман читенә килеп җиттек. Моннан Миронов отрядына кадәр өч километрдай ара бар. Ату тавышы ишетелү мөмкин түгел... Мин кесәмнән наганымны чыгардым һәм Сальниковның муен тамырына төзәп атып та җибәрдем. Шул, ә аннан соң ни булганын аңлау кыен түгел инде. Бер генә дружинник та исән калмады. Шул ук вакытта Мироновның үзен дә аттылар. Ә мин кызыллар отряды белән гражданнар сугышына киттем.
...Без кырга килеп чыктык. Күк йөзендә куе кара болытлар кабара, көньяктан дымсу җил исә башлады.
— Яңгыр булачак,—диде Темиров һәм дилбегәсен тартып куйды.
, Л. Сабирова тәрҗемәсе