Логотип Казан Утлары
Хикәя

АГАЧ АЯКЛЫ КЕШЕ


ызык кеше ул безнең Шәриф. «Корсагың буш булса да, күңелең хуш булсын» дигән мәкаль уйлап тапкан. Шуны өндәмә итеп тулай торак ишегенә язып элгән. Үзе бу мәкальгә һичбер вакыт хыянәт итми: аның борын салындырып йөргәнен беркем дә күрә алмас.
Дөрес, студент тормышын күңелсез тормыш дип булмаса да, төрле чак була. Кайберәүләр зарлангалап та куялар. «Яшәү авыр», диләр. «Тормыш баса», диләр. Ә Шәрифкә шул житә кала. Сыкранып утырган иптәшенең жилкәсенә шап итеп суга да: «Бирешмә, туган! Егетләрнең җебегәнен кызлар яратмый», ди. Ни әйтәсең, күтәрелеп бер көләбез дә шуның белән бетә. Беркем дә үпкәләми. Үпкәләрлек тә түгел шул аңа. Тормыш тозын Шәриф башкаларыбызга караганда күберәк татыган кеше бит. Яшьтән үк ятим калып, балалар йортында үскән. Хәзер дә үз көнен үзе күрә. Җәйге каникуллар башлану белән Казанга кайта да станциядә үк тукталып кала. Грузчик-фәлән булып шактый акча әзерли. Я булмаса, чирәм җирләргә барып эшли. Ә иптәшләр өчен дигәндә утка да, суга да керергә хәзер ул. йөдәгәнеңне күрсә, соңгы күлмәген салып кидерер, соңгы кабымын авызыннан өзеп бирер...
Менә шундый кешелекле, юмарт ул безнең Шәриф. Тик бервакыт аның шул юмартлыгы аркасында үзебез оятка кала яздык...
Имтиханнарны тәмамлап, каникулга китәргә җыена идек. Билгеле, туган якларга кайткач, дус-иш арасында сер бирәсе килми. Шуңа күрә, бераз өс-баш яңартуны беренче чиратка куйдык. Икебез дә пардан килешле генә курткалар алып кидек, ялт иткән галстуклар бәйләдек. Смета ягын чамалап, мин Шәрифкә ботинкалар алуны куәтләгән идем, ә ул ни өчендер минем чалбарны ошатмый башлады.
' — Казанга кайткач, Тукай һәйкәле янына иске чалбарлы кеше белән барасым юк, — диде ул бер дә көлми-нит.ми генә.
Мин аңа үз сүзләре белән каршы төштем:
— Бауман урамында тишек ботинкалы кеше белән йөрер хәлем юк!
Ләкин Шәрифне җиңеп буламы соң! Бер-ике җор сүз белән авызны томалап куйды. Үзе мине урамда, чемоданнар янында калдырып, кибеткә кереп тә китте, ялтырап торган шевиот чалбар күтәреп тә чыкты.
Чалбар да булды, ләкин кесә ягы саекты. Поездга билетлар да алгач, кесәдә бөтенләй җилләр исә башлады. Дөресен әйтергә кирәк, мин бераз каушап калдым. Ә Шәрифкә ике дөнья бер.
— Кайгырма, Сәет!—диде ул, гадәтенчә минем җилкәмә сугып, ______
К
27
илдә чыпчык үлми. Өч сум акча бар, чемоданда азык-төлек тә житәп лек. лмиәр-
Шулай итеп, икебезгә өч сум акча белән, юлга чыктык
Мәскәү-Казан поезды, һәрвакыттагыча, халык белән шыгрым тулы иде. Вагонга кергәч, утырыр урын таба алмыйча, орылып-сугы- лып шактый озак йөрергә туры килде. Бәхеткә, бер шәфкатьле абый безне үз янына чакырды:
— Әйдәгез, егетләр, — диде ул үзе кысыла төшеп, — урнашыгыз, күңелегез киң булса, сыярбыз.
Шәриф җавапны алдан хәзерләп куйган кебек, кисеп салды:
— Күңел киңлеге дигәндә — Алтай даласы.
— Шулай укмыни! — дип көлеп куйды әлеге абый.—Алтай егетләреме әллә?
— Икмәген ашаган бар.
— Алайса, табакташлар икәнбез. Таныш булыйк...
Безнең исемнәрне белгәч, абый тагын көлеп җибәрде:
— Сез икегез дә миңа адашлар икән, егетләр: Сәетшәриф исемле мин.
Сәетшәриф абый безнең кем булуыбыз, кая баруыбыз турында со-раштыра башлады. Студентлар икәнлегебезне белгәч, никтер көрсенеп куйды:
— Алай... яшь галимнәр икәнсез. Бервакыт менә минем дә зур өметләр бар иде. Барып кына чыкмады...
Кайчандыр Сәетшәриф абый вузга керергә, тау инженеры булырга хыялланып йөргән икән. Сугыш чыгып, бөтен матур уйларын җилгә тузгыткан... Ул беравык уйланып торды да:
— Сугыштан соң эшкә чумдым, — дип куйды. — Тимер юл мастер-скоенда эшлим. Ә үзем сакаллы пионер: өч бала атасы булгач, кичке мәктәпкә йөри башладым. Зур кызым унынчы класста укый, үзем сиге-зенчедә... Менә бит ул ничек...
Адаш абый сүзгә юмарт кеше булып чыкты. Мәскәүдән кузгалып китүебезгә сәгать ярым да вакыт узмагандыр, без бу ягымлы кеше белән бөтенләй дуслашып алдык.
Берничә станцияне узып, урыннар иркенәя төшкәч, Шәриф чемода-ныннан азык-төлек чыгара башлады. «Азык-төлек» дигәне төрле яктан катысы сындырылып беткән кара икмәк белән берничә вак балык икән. Шәриф икмәкне кискәләп, чиста кәгазь өстенә тезеп куйды.
— Әйдәгез, иптәшләр, — диде ул бик кунакчыл төс белән. — Әйдәгез, әйдә! Кыздырылган килька...
Адаш абый читкәрәк тайпылган иде дә, Шәрифнең сый-хөрмәтен күргәч, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп, үзенең юл сумкасына үрелде.
— О, килька! — дигән булды ул, сумкасын бушата-бушата. — Шәп нәрсә ул килька! Диңгез алабугасыннан бер дә ким түгел.
Озакламый Шәрифнең балыклары салкын тавык ите, пәрәмәч, йомырка кебек ашамлыклар астында күмелеп калды. Без, кыздырылган кильканы мактый-мактый, симез тавыкны ботарларга керештек. Шул ■вакыт вагонның аргы башыннан ниндидер сәер җыр ишетелеп китте:
Көзге жил өзде тирәкнең
Соңгы яфрагын, Соңгы яфрагын...
Җыр кинәт өзелде. Вагонда тынлык урнашты. Пассажирлар үрелеп, җыр ишетелгән якка карадылар. Ишек янында, ертык бүрек тоткан кулларын алга сузып, зур гәүдәле, агач аяклы бер кеше басып тора иде. Аның күптәннән тарак күрмәгән пычрак чәчләре чуалып маңгаена төшкән. Җирән сакал баскан йөзе кызганыч чалшайган. Озын кашлары астыннан ялварып караучы тонык күзләре яшьләнеп тора^ Төймәләре ычкындырып җибәрелгән кыска бишмәте эт талагандай
28
теткәләнгән, ертыкларыннан керләнгән мамык бүселеп чыккан. Агач аяклы агай тирән сулап куйды да, күңелләрне әрнеткеч калтыравыклы тавыш белән кычкыра башлады:
— Туганнар, агайлар! Апалар, сеңелләр! Берлин янында аягын югалткан солдатка ярдәм итегез!..
Теләнче, агач аягы белән вагон идәнен тукылдата-тукылдата, алга- рак узды. Кайберәүләр ашыгып кесәләренә тыгылдылар. Картлыктан бөкрәеп, бала зурлыгында гына калган бер әби күкшел тамырлы ябык куллары белән үзенең кечкенә төенен чишә алмый азаплана иде. Агач аяклы кеше аны зур сабырлык белән көтеп торды. Берничә тәңкә чылтырап бүреккә төшкәч кенә, әбигә кат-кат рәхмәтләр әйтеп, яшьле күзләрен кул аркасы белән сөртә-сөртә, вагон буйлап китте:
— Агайлар, энеләр! Аягын югалткан сугышчыга ярдәм итегез!..
Менә теләнче безнең янга килеп туктады:
Көзге жил өзде тирәкнең Соңгы яфрагын...
дип сузды ул ыңгырашуга охшаган тавыш белән.
Өстемә бозлы су койгандай бөрешеп киттем. Кесәләремне кат-кат айкасам да. бер генә тиен дә табылмады. Ә ертык бүрек һаман борын төбемдә тора... Бу авыр хәлдән Шәриф коткарды. Ул, кызарып янган йөзен ни өчендер читкәрәк борып, теләнчегә үзенең соңгы акчасын сузды. Кулдан-кулга йөреп искергән, кешеләргә күп хезмәт итүдән читләре ертыла башлаган өч сумлык кәгазь тирән бүреккә төшеп югалгач, агач аяклы кеше Сәетшәриф абыйга борылды:
— Мәрхәмәтле туганнар! Мескен сугышчыга...
Ләкин адаш абый аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
— Хәсрәт сугышчы! — диде ул, тегенең сүзен кырт кисеп. — Арзанга сатасың сугышчы намусын, хәсрәт солдат!
Якын тирәдә утыручы кешеләр башларын күтәрделәр. Күрәсең,. Сәетшәриф абыйның шушы гарипкә кырыс дәшүе аларны хәйран калдырган иде. Ләкин адаш абый аны-моны абайлап тормады. Ул, ашыга-ашыга китеп баручы теләнче артыннан шактый вакыт карап торгач, әле һаман да ачу белән янган күзләрен Шәрифкә күчерде:
— Ә сез, егеткәем, акчагыз күп булса, аягыгызга ботинка алып киегез!
Өч ел бергә укып, Шәрифнең шулай югалып калганын күргәнем юк иде. Ул үзенең очлары чуртан авызыдай ачыла башлаган ботинкаларына карап, сүзсез калды.
— Намус турында сөйләгән буласыз, — диде ул, ярсудан тыела алмыйча. — Кеше фронтта канын койган, ә сез...
Адаш абыйның куе кашлары җыерылды:
— Ышанмыйм. Туган туфрак өчен кан койган кеше тормышта үз урынын тапмый калмас. Беләм мин андый әрәм тамакларны...
— Ни әйтерсең, — диде Шәриф тагын да ныграк тотлыгып. — Кайбер комсызлар... трофей җыеп кына йөргәннәр.
Бу сүзләр Сәетшәриф абыйны бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Ул ниндидер әрнүле тавыш белән өзгәләнеп әйтеп куйды:
— Авызыңнан әниең сөте кипмәгән, егетем!
Җавап тагын да катырак булды:
— Сакал кәҗәдә дә бар...
Шул вакыт, «җитәр сезгә!» дигән кебек итеп, паровоз гудогы яңгырады. Пассажирлар, авыр чемоданнары белән утыргычларга бәрелә- бәрелә, ишеккә таба уза башладылар. Поезд станциягә туктап, төшәсе кешеләр төшеп бетү белән, вагонда яңадан эч пошыргыч тын булып калды. Әйтерсең, агач аяклы теләнче вак акчаларны түгел, кешеләрнең җылы дуслыкларын җыеп алып киткән иде. Бу күңелсез тынлыктан качып, Шәриф белән без дә шау-шулы перронга төштек, кечкенә бак-
чадагы таш сыннарны карап йөрдек, мине җиңемнән тартып туктатты.
— Сәет,— дип пышылдады ул, ияге белән сатучы өстәле яныня ымлап, — әлеге кеше түгелме соң? а
Борылып карагач, мин дә аптырап калдым. Буфет янында баягы теләнче басып тора иде. Кай арада төшеп кәефләнеп өлгергәндер, аның үгезнекедәй юан муены бүртенеп кызарган, күзләре инде элеккечә ялвару белән түгел, ниндидер усал оятсызлык белән карыйлар...
Шәриф, бер сүз дә дәшмичә, кырт борылып, ашыга-ашыга ишеккә юнәлде. Мин аны перронда гына куып җиттем. Без, тамбурда туктап, тәмәке кабыздык.
— Ни әйтсәң дә, кан койган кеше,—дип куйды Шәриф, озак кына сүзсез торганнан соң. Нервлары бозылган...
Никтер бик рәнҗеп тә, әллә ничек тирән ярсу белән дә әйтелде бу сүзләр. Күрәсең, Шәриф агач аяклы кешене яклаудан бигрәк, үзенең баягы тупаслыгын акларга тырыша иде...
Бераздан безнең юлда яшел ут кабынды. Паровоз авыр вагоннарын кузгатты да, ак ялын җилгә тузгытып, алга чаба башлады. Асфальт перроннар, сары буяулы йортлар берсен-берсе куып кире якка йөгерделәр. Станция артта калды, ә без һаман басып тора бирдек. Вагонга керәсе килми иде. Тик кырлар өстенә кичке эңгер җәелеп, вагоннарда утлар янгач кына эчкә кердек. Без кергәндә Сәетшәриф абый, аркасы белән стенага сөялеп, гамьсез генә йоклап бара иде. Аның алга сузып утырган аяклары аша атлап үтәргә теләп якынрак килгәч, баскан урыныбызда катып калдык: җыерылып бераз өскәрәк күтәрелгән чалбар балаклары астыннан сары күн һәм ялтыравыклы тимер планкалардан эшләнгән протезлар күренеп тора иде...
Әйберләр кую өчен эшләнгән өске киштәгә — башкача әйткәндә, студент плацкартына менеп, йокларга яттык. Төн буе күзгә йокы кермәде. Шәриф тә, борча талаган кеше кебек, як-ягына әйләнә иде. Бик озак сүзсез ятканнан соң, ул кинәт башын күтәрде дә, мәзәк кенә итеп сорап куйды:
— Дөньяда безнең кебек ничә ахмак бар икән, Сәет?
Мин җавап бирмәдем, Шәриф яңадан үзенең такта ятагына капланды. Таң алдыннан гына йокыга киткәнбез. Казанга җитәрәк кенә уяндык. Безнең купе буш иде инде. Сәетшәриф абый төшеп калган. Ә өстәлдә, кичә без ашарга өлгермәгән ашамлыклар өелеп ята. Адаш абый аларны чиста кәгазь белән каплап куйган. Кәгазь өстенә эре хәрефләр белән: «Хәерле юл, егетләр! Мин кайтып җиттем. Хушыгыз!» дип язып калдырган.
Буфет яныннан узганда