Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ӘМИРХАН ХАТЛАРЫ


15 февраль, 1907 сәнә.
Кардәшем Ризван һәм мөхтәрәмә Фәрхәнә ханым, сезгә сәламнәрем!
Ризван! 28 нче январьда язган мәктүбеңне фәкать 22 нче февральдә алдым, шунлыктан җавапны бу кадәр кичектереп язарга мәҗбүрмен. Язганыңча вакыйгаң ни гаҗәп хәлләр: яз миндә дә әллә нинди хиссиятләр, әллә нинди бәхтияранә тыйфилли шатлыклар 23 кузгата вә шулкадәр калсбемә 24 якын кардәшләрем арасында уздырган бәхетле көннәрне искә төшереп, дөньяның вафасызлыгына (хәзрәтләрчә әйткәндә) бер дә, балалар төсле аркаң белән әйләнеп үпкәләргә вә бер дә бик югартын карап кына мөхкыйранә25 көләргә теләү шикелле гаҗәп теләкләр күңелгә китерә.
Хәзер мәсьәлә кайчан Казанга кайтуда: миңа Заһит26 әфәнде Казанга кайтмыйча үзе белән башка берәр җиргә сәяхәт итәргә киңәш итә (чөнки Казанда калуымнан курка), ләкин мин, Казанга кайтып, бер ай кадәр булса да иптәшләр белән торып килүдән һичбер тәрыйк27 белән отказаться итә алмыйм.
Монда Исмәгыйл 28 килеп бер 2—3 көн торып китте; Казанда майда җыелып компания белән дачага чыгып тору каеды 7 иптәшләр арасында хөкем сөрә икән. Мин үземне һәм сине дә әгъзалардан хисаплап куярга әйтеп җибәрдем.
Уку начар бара, күбрәк вакыт театр вә вечерларда узып китә. Ахыры хәерле булса иде! Амин!!
Моннан газета алдыруны сиңа мәгъкуль күрмим, чөнки почта белән Москвадан газета 13 көн барырга тиеш. Ул вакытта хәбәрләр һәммәсе искергән булалар. Үзегезгә якын берәр шәһәрдәге газетага абүнә язылу минемчә муафигърак, чөнки Дума хәбәрләре һәр шәһәрләргә телеграмм белән хәбәр ителеп торганга күрә, һәр газетада бер вакыттарак чыгалар.
Мәҗәлләнең8 мөндәриҗатинә9 шикаять итәсең, ләкин, кардәшем минем, ул мөндәриҗатны сайлауда һич фикри модахлем 10 юк. Саниян мин аңар акча табып Москвада торырга имкань бирә торган корал дип кенә карыйм.
Казанга кайтырга уйлыйсыңмы? Кай вакыттарак? Үзең генәме, Фәрхәнә ханым беләнме?
Мәктәбеңдә имтихан ясап галәбә иткәнлегеңә хакыйкатән шатландым. Әгәр мәктәбеңнең рәсемени җибәрсәң дәреҗ итәрмез.
Абүнә язылган кешеләрнең акчаларыны җибәргәндә сумына ун тиен үзеңә калдыр һәм хисабыни яз.
Сатарга җибәргән номерлар өчен егермешәр тиен җибәрерсең. Ризван! Гомумән Ачинскида мөселман зыялылары бармы? Ул җәһәттән мәгыйшәт бик коры түгелме?
Мин Казанга май башында кайтам, инша алла! Әллә нәрсәләр язып бетердем, бугай, ну хәерле булсын! Фатих.
‘Бәхтияранә тыйфилли шат- 5 Т ә р ы й к — юл белән мәгьнәсен-
л ы к л а р — бәхетле яшьләрчә шатлык- дә.
лар. 6 Исмәгыйл — Исмәгыйл Аитов.
24 Калебе мә — күңелемә. 7 Каеды — теләге.
25 Мөхкыйранә — мыскыллап. 8 Мәҗәллә — журнал.
26 Заһит — Заһит Шамил, «Тәрбиятел 9 Мендәр ижат — эчтәлек,
әтфәл» журналының редакторы һәм на- 10 Модахлем — катнашуым,
шире.
а
106
Казан, 15 сентябрь, 1908 сәнә.
Газизем Ризван!
Менә хәзер генә сезнең хатыгызны алдым. Шушы көннәрдә үзем дә хат язарга уйлап йөри идем дә, ләкин акча булып, култык таяклары алып, әүвәл үз аякларым вә таяклар белән атлаган хәбәремне дә дәреҗ итәргә 29 көн көтеп тора идем. Ике хатка бер генә хат дип ачуланмас- лыкың өчен 25 нче сентябрьдән калдырмый икенче хат та язачак икәнемне әйтеп куям.
Хәзер тәпиләрем, әлхәмделпллаһи раббылгаләмии 30, чибәрләнәләр. Тизлектә таякта өстерәлә башлармын дип ышанам. Анда кайтып яхшы урнашканлыгыгызны белеп рәхәтләндем. Халык белән мөнәсәбәтең яхшы булуы да ишетергә күңелле хәбәр, дәвамы насип булсын!
Исмәгыйл Аитов31 Макарьядән кайтты. Анда бик каты типкән. Ибраһим (берадарем)ны 32 бүген Бәйрүт мәдрәсәи коллиясенә озаттык. Димәк — ике еллык сәфәргә. Озатып җибәрү довольно күңел йомшат- кыч булды.
Борһан Шәрәф «Вакыт» идарәсенең чакыруы белән Оренбургка китте. Аннан бүген генә хат алдым. Казанны сагынам дигән. Монда хәзер Макарьядән кайтышлый сәйях труппа 33 ята. Араларында, ривәят- ләргә бинаэн, довольно сомнительный профессиягә мотәгалликъ34 хатын- кыз да бар икән.
Казанның юньлерәк кызлары киттеләр. Әминә Терегулова35 36, Сафия Коләхметова 3 Петербург гали курсларына киттеләр. Казанлыларның сезнең арттан өреп калулары мине бер дә гаҗәпләндерми. Бик табигый эш. Шул тугырыда «Әльислах»та кечкенә генә бер заметка язып җи- бәрәм.
Сиңа «Әльислах» җибәрелә башлый. Хәзер «Әльислах»ка динче- милләтчеләр белән сугыш башларга тугыры килә. Ахыры хәерле булсын. Амин. Сезнең һәр икеңезне сагынам. Мәгыйшәтегезнең шулай баруын чын күңелдән арзу итәм.
Рәсемнәрне ачкан кешегә, үзенең бик тәрбиясез икәнчелеген аңлатырлык сүзләр әйткәнсең дип күңелемне юатам. Хәзер сау булып то- рыңыз!
Ф а т и х.
’Дәреҗ итү — язарга мәгънәсендә.
30 Әлхэмделиллаһи раббылгаләмии — аллага шөкер мәгънәсендә.
31 Исмәгыйл Аитов — Казандагы Аитовларның өлкән улы.
32 И б р а һ и м — Ф. Әмирханның туган энесе.
33 С ә й я х труппа — Күчмә труппа.
34 Довольно сомнительный профессиягә мотәгалликъ — бик шикле профессиягә бәйләнешле.
35 Ә м и н ә Терегулова — проф. Ә. Терегуловның тормыш иптәше.
36 Сафия Коләхметова — Г. Коләхметовның туганы.
19^-09
Ризван!
йөз мәртәбә гафу телим: бу көнгә кадәр хат язарлык халәттә булганым юк. Хат язарга теләвемнең самими икәнчелеген исбат өчен, мин сиңа уннан артык сиңа дип яза башлап та тәмам ителми калган хатлар күрсәтә алам. Язарга тотынасың. Господи *, нәрсә языйм: дөресне? һәммәсе кайгылы, һәммәсе кара вакыйгалар гына. Ялганны? Ничек итеп балалык иптәшеңә ялган язарга кирәк! Менә хат өзелде дә, нер- валарны кузгатты да, үзе кирәк җиренә бармый да калды.
Менә хат килә. Рәхәтләнеп укыйсың: андагы гыйтап2, үпкәләр дә һәммәсе күңелгә якын. Карар бирәсең — җавап язам, менә хәзер язам. Язарга да тотынасың, яртысына җиткәч, укып карыйсың: фу... гадость3! Коры, караңгы, ямьсез, татсыз... атып бәрәсең...
107
Ну, нәрсә языйм? Әйт зинһар!..,
Үземнең әлегә кадәр йөреми утырганымнымы? Сезнен аны ии,^ гез бер дә килмәгәннән мин бик әмин4 ишетәсе-
..|ымы?сй™„„У5ЫРЛаТЫП' ҮЗеЫ"еК беР ЖИРГЭ ДӘ чыга алмый 11 DI IV1 DI; IY у Ч11 (J J u
Шәмсенисаның 6 авыруын, һәм үләргә хәзерләнеп ятканынмы? Минем өчен аны равнодушно7 язып үтү мөмкин түгел!
Язган вә язачак нәрсәләремнеме? Бик рәхәтләнеп язар, хәбәр биәео идем, ләкин алар да минем башыма бәла генә тудырырга ярыйлар- «Авырулар галәменнән» дигән бер нәрсә яздым, Казанга кайтсам Фәхрелниса Мулюкова 8 дигән бер кыздан хат көтә икән, хатта нәрсәдер дип уйлыйсың? ЛАулюкова туташ эт итеп сүгә. Ник? Чөнки мин гомердә Серноводскида булмаган, бары шул кызның авыруыннан көләр өчен генә ул мәкаләне язганмын, имеш. Башыма бер хыял килеп «Хәкарәт саналган мәхәббәт» дигән бер кыйссачык яздым. Газетада чыгып бер-ике көн узгач Сәгыйт Рәмиев, Фәхрелислам Агиев килеп мине эт итеп сүгәләр. Ник? Чөнки мин ул кыйссада аларның вакыйгаларын язган икәнмен. Чөнки алар гашыйклар икән дә, мин аларның гыйшкыннан көлгән икәнмен.
Мин сорыйм, соң, господа 9, минем язган героем бер генә, кайсыгыз инде ул? Синме, Рәмиев, әллә синме, Агиев? Икесе дә үзләрен күрсәтәләр. һәм шул занга бина итеп 10 мине сүгәләр. «Бәйрәмнәр» дигән кыйсса яздым. Ни уйлыйсың, шуның аркасында бер типкеч бай малае ”, мине язганнар дип, «Әльислах»ка вәгъдә иткән акчасын бирми.
«Фәтхулла хәзрәтнең үлгәч терелүе» дигән кыйсса яза башладым. Әти, Йосыф хәзрәтне тәхкыйрь итәсең 12 дип, башыма кыямәтләр кубара. «Милләт тәрәкъкый иттерү»не язам. Икенче көнне Кули Ибрай 13, Хатип 14, тагын әллә кемнәр килеп, үзләре көләләр, үзләре мине сүгәләр, билахирдә бу муәфәккыятсезлек иң югары ноктасына җитә: Ризван, шул ун еллык иптәш Ризван, шул, мине башкаларның һәммәсеннән яхшырак аңлый дип уйлаганым Ризван, мишәр әфәндене ни өчендер үзенә хәмел итеп, дерр кубарып, Исмәгыйлгә хат яза. Дерр кубып, миңа үпкәли һәм үпкәсен башка кеше аркылы миңа күрсәтә! Господи, инде миңа нишләргә кирәк? Язмаска бөтенләй? Ул бит минем тормышымда бер генә бөртек күңел юата торган эшем. Язарга да, ләкин дөньяда бер дә мисале булмаган, берәүгә дә бер җәһәттән дә охшамаган типлар язарга? Ул бит минем Ярулла Вәли 15 булып китүем дигән сүз. Ул бит, хәяттан алынган нәрсә язмыйча, «җанлы җиназа»лар язып тору дигән сүз!
Мин Ризванның — ун еллык иң якын иптәшемнең Россиядә булуыннан тарыгам икән! Гаҗәп, бу миңа яңа гыйлем, бу миңа көтелмәгән новость 16!
Мин — гомеремдә дошманымнан да зарыкмаган, тарыкмаган Фатих, бүген Ризваннан тарыга башлаган икәнмен? Бу хакыйкатьтән дә минем өчен үз рухымда беленмәгән һәм беленергә мөмкин булмаган нәрсәне фәтх 17!
Ризван, син шундый гаепләрне миңа иснад итәргә 18 оялмыйсың? Ә син? Бу хакыйкать минем өчен гаҗәп тоела торган нәрсәләрдән берсе! Мин синең бер дә фикерләми-нитми, кабынып китә торган гадәтеңне күптән беләм, ләкин миңа каршы булыр дип уйлый алмаган идем. Ну, бог с тобой 19.
Хат яз!
Ф а т и х.
Фәрхәнә!
Син саумы? Синең һәрникадәр иреңә күп фикердә иштирәк иткәнеңне 20 белсәм дә, минем тугырыдагы дерелдәп кабынып китүенә мөшарә- кәт21 итмәгәнсеңдер дип уйлыйм. Кешенең халәте рухияләрен хатыннар,
108
хосусән синең шикелле пакь хатыннар грубый ирләргә караганда яхшы аңлыйлар. Шуңар күрә мин синнән сорыйм, иреңнең шулай дерр итеп кабыну минутларында һәрвакыт син сүндерә күр!
Ф а т и х.
1 Господи — «Я, алла» мәгънәсендә.
2 Г ы н т а п — шелтә.
3 Гадость — кабәхәт, әшәке.
4 Әмин — тыныч.
5 Скучно — күңелсез.
6 Шәмсениса — Ф. Әмирханга таныш бер кыз.
7 Равнодушно — салкын гына.
8 Ф ә х р е л н и с а Му л юкова — Ф. Әмирханның туганнарыннан берсе.
9 Господа — әфәнделәр.
10 3 а н г а бина итеп — уйга нигезләп.
11 В е р типкеч бай малае — Исмәгыйл Аитов.
12 Посыф хәзрәтне тәхкыйрь итәсең — Йосыф хәзрәтне хурлыйсың.
13 К ү л и И б р а й — журналист.
14 X а т ы й п — журналист.
15 Я р у л л а Вәли — урта кул язучы һәм журналист.
16 Новость — яңалык.
17 Ф ә т х — ачу, табу.
18 Иснад итәргә — тагарга.
19 Б о г с тобой — синең белән алла булсын.
20 Иштирәк иткәнеңне — уртаклашканыңны.
21 Мөшарәкәт—ургаклаш.

19^09
Ризван!
Менә хәзер генә 13 апрель тарихлы мәктүбеңне алдым. Ул «ахмак» белән үпкәләшеп торып булмас инде дип, хатыңны укып чыгу белән җавап та язарга керештем.
Ун еллык иптәш белән ачуланышып, үпкәләшеп торырга мөмкин түгелдер ахрысы?!
Мин ахыргы мәктүбемдә бик резкий сүзләр язган булсам, бераз тәгъдил 1 кылып укыгыз. Дөрес кенә әйткәндә, мин «Милләт тәрәкъкый иттерү»не язганда үз җәмгыятемезне һич хәтеремә дә алмаган идем; бөтен сюжет Шиһап хәзрәт мәдрәсәсе мөтәрәкъкыйләренең тормышыннан алынган «мишәр» әфәнде дә Ризван түгел, бәлки Гайса иде.
Ризван мин белгән заманнан бирле религиозный фанатик булганы юк. Шунлыктан «мишәр» әфәнде Ризванга әсас2 фикере белән һич җәһәттән охшамый.
Но, аны калдырыйк, ул узган мәсьәлә! Хәзер сәламәтлегем өметле сурәттә алга барган шикелле күренә, җәй уртасына кадәр йөри башлармын дип өмет итәм. Әлбәттә, бик озак заманнар таяклар белән генә өстерәлергә туры килер. Ж.әй көне Осланга дачага чыгып торырмын дип уйлыйм. Соңгы көннәрдә атналар белән бер җиргә бармыйча өйдә утырам. Укыйм, язам, җоклыйм, тик торам.
Бу көннәрдә «Асылган җиде кешеләр» исемле бер тәрҗемәм басылып дөньяга чыкса кирәк. Л. Андриевның соңгы, бик зур шау-шу күтәргән «Рассказ о семи повешанных» исемле нәрсәсеннән тәрҗемә.
Май башларына «Алмашыну көннәрендә» исемле өч пәрдәле бер пьеса язып тәмам итсәм кирәк. Хәзер өченче пәрдәсенең ярымы язылды инде.
Яшьләрдән бик күп кешеләргә язылган кадәрен укыдым. Ошаталар.
Ж,әй көне берничә «Замана хикәяләрен» мәҗмүга итеп нәшер итәргә уйлыйм.
«Әльислах» аксап-аксап кына бара, җәй буена да шулай итеп алып бара алырбыз дип уйлыйм.
109
Исмәгыйл хәзер Куканда. Адресы: Коканд, (Ферган. обл). Измаилу Сулеймановичу Айтову.
Мине нәрсәгәдер хәзердән Нижний ярминкәсенә чакырып куялар Әгәр таяклар белән яхшы җөрерлек дәрәҗәгә килсәм, барырмын дип вәгъдә биреп куйдым.
Быел Казанда бик зур выставка булачак (июнь, июль дәвам итәчәк). Әтрафтан бик күп кеше килер дип көтәләр. Табигый, татар мәшаһирен- нән 5 (!) күп кешеләр дә килсә кирәк. Шулай итеп, быелгы җәй бик рухлы үтәр төсле күренеп тора.
Бәлки шул арада «Әльислах»ка да рух яхшырак керсә керер. Син белә торган кешеләрдән С. Рәмиев хәзер «Бәянылхак»та секретарь булып тора. Әхмәтҗан бабай өшкереп эченә дин кертте. Хәзер Рәшидне мактап, яшьләрне сүгеп, бик мөхтәрәм мәкаләләр яза башлады. Без барыбыз да дөньяга тагын бер Рәкыйп Рәкыйбов туды бит дип бик куанып торабыз. Хәзер Кәбир Бәкср исемле бер егет белән «Татар мөхәррирләре» гонванлы бер мәҗмүга тәртип итеп ятабыз. Рәсемле булачак. Җәй урталарында басыла башласа кирәк.
Ну, хәзер хуш! Хат яз!
Фәрхәнәгә сәлам. Үзенең хатын алгач, үзем хат язармын.
Фатих.
1 Тәгъдил — йомшартып.
2 Әсас — нигез.
3 Р э в а җ — алга китү.
4 X ө с н е тәүфикъ вә һидаять — күркәм холык һәм туры юл.
5 Мәшаһиреннән — атаклы кешеләреннән.
Газизәм Зәйнәп1.
Бик күп еллар, бик күп айлардан бирле мин сиңа гаять озын бер хат язарга җыенам да, шул «гаять озын» дигән шартны куйганга күрә, һаман язмый калам. Кысканы не стоит дим, озынны менә иртәгә язармын инде дим. Шулай итә торгач, һаман язылмый кала.
Мин әле генә ике ай сузылган каты авырудан терелеп киләм. Тәмам үләм дип уйлаган һәм шул фикергә инде ияләнеп беткән, тәмам чын-чынлап васыятларымны әйткән идем инде. Ләкин әлегә үлми калып торам.
Мин синнән төрле вакытларда хатлар һәм күчтәнәчләр алгалап тордым. Алар миңа һаман синең үземне якын күргәнлегеңне, онытма- ганлыгыңны хәтерләтеп тордылар да һәм миндә шул ук хиссиятне дәвам иттерделәр: монысында шөбһә итмә, газизәм!
Гаиләңә ярдәм тарикынча 1 җибәргән нәрсәләрең һәм акчаңның килеп җитүе мине бик куандырды. Мин моннан чын-чынлап һәм бик кызу куандым. Дөрес, бу синең вазифаң гына, монда бер дә вазифадан арттырып эшләгән эш юк әле. Ләкин шуның белән бергә бу^бик хәерле фал. Вазифаны үтәү дә бик зур эш, хәзерге заманда шактый сирәк эш.
Гаиләңнең матди хәле бер дә яхшы түгел. Анаң һәм балалар матди һәм мәгънәви ярдәмгә мохтаҗлар — син моны бер дә оныта күрмә. Дөрес, жалование белән тора торган бер кешенең үзенең дә матди хәле иркен була алмаячак — моны мин бик яхшы беләм. Ләкин өйдәге ач-
Казан яшьләре быел кышны чибәо гена v™n
зрелости имтиханына быел Казан татар 'ЯШЬЛЭПРН^ РГДЬ1ЛАР- МТТЕСТАТ бәлки 2 се тота да алырлар. Р ЯШьләРеннә” 6 кеше керәләр,
Синең мөгаллимлекне ташларга уйлаганлыгыңны белеп нәосә уйлап үйл^ймТЭЛ“' Ниня-И ?" тотыначак "“некие мофссал язарсьщ дип уйлыйм, һәр ни ходай (гыздевәжәл)дан рәваҗз, хесне тәүфикъ вэ һи- даять 4 телим.
лык — уртак булырга тиеш. Алар мәшәкать чигәләр, син дә чигеш, үзеңә бик зарур булган локмәңнең яртысын сындырып алар белән уртаклаш.
Мйнем настроением яхшы түгел. Гомумән тереклектән туебрак, аны авырсыныбрак яшим. Сәламәтлегем дә яхшы түгел, мин дә әтиләр, Нәҗип абыйлар артыннан баруымның мөддәте озак калмагандыр дип уйлыйм. Ләкин хәзер андый настроенисләрне хатка язып торуның вакыты түгел, һәркем юатуга мохтаҗ, караңгы уйлар һәркемнең үз өстендә тиячәгеннән артык. Шуңа күрә бу турыда сүз озайтмыйм.
Син кыш уртасындамы тагын бер мәртәбә гаиләңә акча җибәрә алсаң. бик яхшы булып китәр иде. Аларның мохтаҗы капланып бетәрлек кенә түгел әле. Хәзер гаилә идарәсен Мәхмүт3 сызганып үз кулына алып тора, минем күрүемчә, ул туры бер юл тотып китте. Аның шул юл белән дәвам итүе сезнең гаилә өчен зарур.
Хат көтәм.
Фат и х Ә м и р х а н.
13. X. 21.
1 Зәйнәп — Ф. Әмирханның атасының туганы Нәҗип Әмирханның кызы Зәйнәп ханым Әмирханова, укытучы һәм врач, хәзерге көндә пенсиядә яши.
2 Тар и кынча — юлынча.
3 Мәхмүт—Ф. Әмирханның ерак туганы.
Редакциядән:
Ризван Алушига язылган хатларның оригиналлары СССР Фәннәр Академиясе Казан Филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында, Зәйнәп Әмирхановага язылган хатның оригиналы 3. Әмирхановада саклана.