Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАДЕЛЛЕК ҺӘМ ХАКЫЙКАТЬ ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР


Гасырлар буена изелгән Азия
* һәм Африка халыклары азатлык
өчен соңгы көрәшкә күтәрелгән,
колониаль коллык богауларын
мәңгегә өзеп ташлаган бер чорда
Көнчыгыш шагыйрьләренең әсәрләре
тупланган бер китапның XLVII татар
телендә чыгуы — бик шатлыклы
күренеш.
Җыентыкны төзүче Ә. Исхак сүз-
ләре белән әйткәндә, Көнчыгыш
шагыйрьләре җыр һәм шигырьлә-
ренең бөтен эчтәлеген «кешегә, гүзәл
ярга, якты табигатькә, газиз Ватанга,
турылык һәм дуслыкка, азатлык һәм
бәхеткә, гаделлек һәм хакыйкатькә
мәхәббәт; коллык һәм караңгылыкка,
байлык һәм тиранлыкка ялкынлы
нәфрәт» тәшкил итә; Көнчыгыш
шагыйрьләренең гүзәл поэзиясе
«көрәшкә һәм җиңүгә өнди». Китап
зур түгел. Анда 16 ил әдипләренең иң
яхшы әсәрләреннән сайлап 200 ләп
шигырь урнаштырылган.
Җыентык искиткеч бай традицияле,
Корея, Япония, Монголия халыклары
культурасына нык тәэсир ясаган бөек
Кытай поэзиясеннән башлана. Кытай
халкы сәнгате һәм әдәбиятының өч
мең еллык тарихы бар. Кытай
әдәбияты бо- рыңгы поэзиядән —
егерме алты (Әхмәт Исхак
тәрҗемәләре), яңа поэзиядән егерме
сигез әсәр (Зәки Нури тәрҗемәләре)
белән бирелгән.
Тәрҗемәләр, нигездә, уңышлы
чыккан. Тәрҗемәчеләр оригинал-
ларның үзенчәлекләрен, алардагы хис
һәм фикер матурлыгын сакларга
тырышканнар — шигырьләр татарча
яңгырый. Укучы Цзо Янь- иянь, Цюй
Юань, Ван Вэй һәм билгесез авторның
«Я торналар оча, я кыр казлары...» (Ә.
Исхак тәрҗемәләре) кебек
XLVII Көнчыгыш шагыйрьләр е,^ Татарстан кнтап нәшрияты, 1959 ел, бәясе 42 тнен, тиражы 3000 данә.
Төзүчесе Ә. Исхак.
шигырьләрен, беренче мәртәбә уку
белән үк, күңелендә калдырачак.
Яки менә Инь Фуның «Энтузиазм
килде» (3. Нури тәрҗемәсе) исемле
шигырендәге:
Килде менә, миңа килде ул, Күкрәгемә тулды
инде нур — Анда якты, утлы таң атты.
Яшьлек кыю, рухым канатлы, Җан-тән белән
сусап, ачыгып Мин көрәштә атлыйм ашыгып!

шикелле юлларны рәхәтләнеп
укыйсың.
Шуның белән бергә кайбер тәр-
җемәләрдә шактый кытыршы юллар,
хәтта мәгънә бозулар да очрый.
54 биттә Тянь Цзянның «Башмак-
лар» исемле шигыре бар. Русчадагы:
Ты вернись домой, да скажи жене, Как нужна
солдату обувь На войне, —
юлларын 3. Нури
Хатын янына кайт та бүген
Аңлат син болай дип, йөрәк (?): Солдатка
сугышта, диген, Аяк киеме ул бик кирәк, —
дип тәрҗемә иткән. Белмим, солдат
ничек итеп уз йөрәген хатыны янына
«командировкага» җибәрә аладыр?..
Шулай ук оригиналда башмаклар
хакында гына сөйләнсә дә, тәрҗемәче:
«...Тексен башмак һәм итек ул», —
дип тә өстәп җибәрә. Ә монда «итек»
сүзенең бөтенләй кирәге юк: Кытай
халык армиясе солдатлары итек киеп
йөрмәделәр бит.
Тәрҗемәдәге кимчелекләр турын-
150
Да сөйләгәндә бер-ике сүз белән генә
тәрҗемә принциплары мәсьәләсенә дә
кагылып үтәсе килә. Эш шунда ки,
бүгенге көнгә кадәр Көнчыгыш һәм
Көнбатыш язучылар ы- ның әсәрләре
татар теленә нигездә русча текстлары
буенча гына тәрҗемә ителеп киленә.
Тәрҗемә аша тәрҗемә итү
процессында, билгеле, оригиналның
күп генә үзенчәлекләре югалып та кала.
«Көнчыгыш шагыйрьләре» белән дә
шундый ук хәл. Бу китапка кертелгән
әсәрләрнең дә күбесе тәрҗемә аша
тәрҗемә ителгән. Югарыдагы
кимчелекләрнең күбесе нәкъ әнә
шуның белән аңлатыла булса кирәк.
һиндстан, Пакистан, гарәп ша-
гыйрьләрен тәрҗемә итүгә татар совет
шагыйрьләреннән С. Баттал, Ә. Исхак,
Н. Арсланов һәм Г. Латыйп катнашкан.
Китапта һиндстан, Пакистан, гарәп
шагыйрьләре иҗатыннан күп кенә
уңышлы, матур эшләнгән тәр-
җемәләрне күрсәтергә була. Мисыр
әдибе Хафиз Пбраһимовның «Хәйлә
әфиюны» исемле шигырендәге (С.
Баттал тәрҗемәсе):
...Юлларыбыз якты, максат ачык, Бәек шатлык
җылыта йөрәкне, һәм намуслы, якты юлга басып. Без
сайладык авыр көрәшне, — кебек юлларны
укып, гарәп дөньясындагы тарихи
үзгәрешләрнең күләме киңәя баруын
аңлыйсың, колониаль изүгә каршы
көрәшкә күтәрелгән гарәп халкының
көчле авазын ишетәсең.
Иран-таҗик поэзиясе җыентыкта
бергә урнаштырылган. Бу бик табигый
дә. «Таҗик поэзиясе антологиясе» бик
дөрес күрсәткәнчә: «әдәби телнең
гомумилеге, бер үк дәүләт төзелеше
чикләрендәге политик һәм экономик
багланыш, этник яктан якын кардәшлек
һәм күп кенә башка сәбәпләр IX—XV
йөзләрдә таҗик һәм фарсы
әдәбиятының бердәмлегенә шарт
булдылар. Әдәби телнең гомумилеге,
аның киң җәелүе, Урта Азия, Иран,
Азербайҗан һәм Төньяк-Көнбатыш
һиндстан- ның якыннан әдәби элемтәдә
булулары шуңа китерде ки, шул чорда
бу илләрдә яшәгән халыклар үз
әдәбиятларын фарсы телендә иҗат
иттеләр».
Таҗик поэзиясенә нигез салучы
Әбелхәсән Рудәки иҗатына зур урын
биреп, төзүче бик дөрес эшләгән.
Рудәки — галим, философ, шагыйрь. 1
300 мең юллык бап иҗат мирасы
калдырган бу зур әдипне Бохара әмире
һәм аның баш вәзире сарай җырчысы
итәргә дә бик тырышып караганнар.
Ләкин Рудәки андый түбәнлеккә
бармаган. Шагыйрь турылыкны,
шәфкать-гадел- лекне таләп иткән.
Кыска-кыска робагыйларында
халыкның изелеп яшәвен, түрәләрнең
комсызлыгын тасвирлаган. Шуның
өчен әмир аны Бохарадан кудырган.
Алай да тыңламагач, Бохара әмиренең
кушуы буенча Рудәкине
сукырайтканнар. Шул хәлендә дә
шагыйрь яшәргә омтылган, үзенең
нәфрәт тулы шигырьләре белән
көрәшкә чакырган.
Корея, Япония, Вьетнам, Монголия,
Төркия, Индонезия, Бирма ша-
гыйрьләренең тәрҗемәләре дә китапны
бизәп торалар, тагын да ту-
лыландыралар. Шул ук вакытта ни
өчендер «Көнчыгыш шагыйрьләре»
дип исемләнгән бу китапка азатлык һәм
бәйсезлек өчен, колониализм камытын
мәңгегә алып ташлау өчен көрәшкә
күтәрелгән Алжир, Конго
шагыйрьләренең бер генә әсәре дә
кертелмәгән. Шулай ук соңгы айларда
гына колониаль изүдән котылган Гана,
Гвинея, Мавритания һ. б. илләрнең
халыклары поэзиясеннән кайбер
үрнәкләр бирелсә дә, начар булмас иде.
Җыентыкта бөек һиндстан әдибе
Робиндранат Тагор, һиндстан
пролетариатының беренче шагыйре Әс-
Хабиб Әхмәт Вафа, Ин донезиядән
Айдит һәм башка күренекле әдипләр
иҗатын һич югында бер генә үрнәк
белән булса да күрсәтергә кирәк иде. Бу
көенчә китапның исемен «Көнчыгыш
шагыйрьләре» түгел, ә бәлки
«Көнчыгыш шигырьләре» дип атау
дөресрәк булыр иде кебек тоела.
Киләчәктә татар укучыларын
Көнчыгыш поэзиясе белән киңрәк
таныштырырдай бер китап чыгар,
әлбәттә. «Көнчыгыш шагыйрьләре» —
шушы юлдагы беренче карлыгач булып
саналырга тиеш.
Т. ФАИКЪ.