Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ҺАДИ ТАКТАШ ДОНБАСС ШАХТЕРЛАРЫ ЯНЫНДА


атарстан дәүләт музеенда татар совет язучылары иҗатына багышланган бер бүлек бар. Анда Һади Такташның китаплары, блокнотлары белән бергә, шахтер лампасы — ике кат сеткалы бензинка да саклана.
Музейга килүче яшьләрдән кай-берләре шагыйрь иҗаты белән ту- рыдан-туры бәйләнеше булмаган бу лампаның ни өчен монда куелуына гаҗәпләнеп калгалыйлар.
— Шагыйрьгә Донбасс шахтерлары бүләге ул, — дип аңлаталар андыйларга музей эшчеләре.
Шахтаны күрмәгән, шахтерның эш шартлары белән тиешенчә таныш булмаган кешенең шахтер лампасына эш урынын яктырту өчен кирәкле булган гади бер әйбер дип кенә каравы мөмкин. Ләкин Донбасс шахтерларының шагыйрьгә кәйлә яисә башка бернәрсә түгел, ә нәкъ менә шахтер лампасы бүләк итүләренең үзенә күрә сере дә бар. Илле, йөз метрдан алып ике мең метрга кадәр тирәнлектә күмер чабучы забойчыдан башлап, күмер төяүче, вагон йөртүче, крепельщик һәм башка бик күп һөнәр ияләренең барысы өчен дә эш коралларының иң кирәклесе шахтер лампасы булган. Бензинка шахтерның эш урынын яктырткан, җир астында җыела торган зарарлы газларның күләмен үлчәүче прибор хезмәтен дә башкарган. Бу лампа — шахтерның үзен, аның узгандагы тормышын язучының күз алдына китереп бастыра торган, Такташның үзен генә түгел, бәлки башка язучыларны да шахтерлар тормышы турында да язарга чакырып, искәртеп тора торган бер истәлек ул.
s $
Һади Такташ Донбасска 1930 елның җәендә килде. Шагыйрь Донбассның татарлар күбрәк эшләгән шахталарында булды. Аның Рут- ченково, Смолянинове, Ветка һәм башка шахталарда татар шахтерлары белән очрашу кичәләре турында кайбер мәгълүматлар матбугатта кыокача гына булса да яктыртылган иде (Хәсән Хәйринең 1949 елда чыккан «Һади Такташ» исемле монографиясе, Шәйхи Маннурның «Совет әдәбияты» журна-лында басылган мәкаләләре һ. б.).
Ә менә Һади Такташка бензинка бүләк итү — шагыйрьнең шахтерлар белән саубуллашу кичәсе турында бернәрсә дә диярлек язылмады.
Шагыйрь белән саубуллашу кичәсе Макеевка шәһәрендә уздырылды. Кичә үткәрелә торган зур клуб Һади Такташны күреп, ишетеп калырга теләүчеләр белән шыгрым тулы иде. Бу кичәдә Макеевка тирәсендәге «София», «Италия», «Капитальная», «Ханженково», «ТТТРГ- ловка» шахталарында эшләүчеләр, шәһәрнең металлургия һәм торба ясау заводлары эшчеләренең вәкилләре, һөнәр күтәрү курсларында укучылар, профсоюз эшчеләре, Ма- кеевкадагы җидееллык татар мәктәбенең 6 7 нче класс укучылары катнашты.
Кичә ачылды. Башта шахтерлар сөйләде. Алар, Донбасска килеп,.
« ■
Т
121
шахтерлар тормышы белән кызык-сынуы, матур шигырьләр язуы өчен Һади Такташка рәхмәт әйттеләр, башка татар язучыларына үзләренең үтенечләрен тапшыруын сорадылар. Ниһаять, трибунага Такташ күтәрелде. Аның йөзендә, хәрәкәтләрендә зур шатлык, Донбасска килүенә, шахтерлар белән очрашуына бик канәгать булуы сизелә иде. Җылы каршы алулары, кунак итүләре өчен шахтерларга рәхмәт әйткәч, шагыйрь әсәрләрен укырга рөхсәт сорады. Такташның шигырь укуы көчле дә, тәэсирле дә, ягымлы да, ялкынлы да, мөлаем да һәм күңелгә ятышлы да иде. Шахтерларның бөтен игътибары Такташка — татар совет әдәбиятының ялкынлы трибун-шагыйренә юнәлде. Залда шигырь укучы бер Такташ кына бар, ә калганнар барысы да бер фикер, бер тойгы белән шагыйрь иркенә бирелгәннәр.
Һади Такташ «Мокамай»ын укый, ә без аның һәр сүзен йотлыгып тың-лыйбыз. Үзе белән шагыйрь безне дә Тамбов урманнарына, аның шаулап торган усаклары, мәһабәт карт имәннәре янына алып керде. Шуннан соң патша Россиясенең караңгы бер авылы Сыркыдының каен башларына үрмәләп үскән «ике штансы'3 малае» белән таныштырды.
Дусты Мокамайга карата булган мәхәббәт хисләрен тасвирлаган юл-ларны Такташ мөлаем һәм ягымлы тавыш белән әкрен генә, ләкин һәр-кемгә ишетелерлек, йөрәкләргә җи-тәрлек итеп укыды. «Кәкре аяклы дустым, җан кисәгөм»не ул шундый тирән хис, зур ягымлылык белән әйтте ки, үз дустыңда булгач, кәкре аяк та җитешсезлек түгел, ә сине үзенә тарта торган матурлык иде.
Тик менә аның дусты югарыга, яктыга менә алмаган... югалган. Шагыйрь, «Ник соң болай булды әле?» соравын тагын да көчәйтеп, түбәндәге юлларга күчте:
Ник соң бу болай булды әле, Ничек һәлакәтең күрмәдең, Ник, Мокамай, соң син тормышыңны Чабатаңдай матур үрмәдең!!
«Әллә нишләдең!.. Син адаштың»,— дигән ике җөмлә шагыйрь авызыннан адашкан өчен Мокамай-
Донбассның «София» һәм «Капитальная» шахтерлары Һади Такташка бүләк иткән лампа.
ны үзен гаепләү түгел, бәлки аны кызгану, аның язмышы өчен башка бер явыз көчкә — изүчеләргә хөкем карары булып яңгырады.
«Мокамай»ны укуы белән Һади Такташ үзенең яңа дусларын капи-тализмга каршы бөтен фронт буйлап һөҗү.мне көчәйтергә, Мокамай кебек меңнәрчә бәхетсезләрне тормыш баткаклыгыннан коткарып калу өчен капитализм калдыкларын бөтенләй юк итәргә, җирдә матур тормыш төзүдә актив катнашырга чакырды. Шахтерлар аны нәкъ шулай аңладылар да. Алар үзләренең бу чакыруга кушылуларын һәм шагыйрьгә чиксез зур рәхмәтләрен бөтен залны тетрәткән көчле алкышлар белән белдерделәр.
Бу урында, сүзне бүлеп булса да, һ. Такташ «Мокамай»ны укыганда аудиториядә булып алган, ләкин Такташны бүлдермәгән, ә соңыннан саубуллашу кичәсенең эчтәлеген та-
122
гын да баетып җибәргән кечкенә генә бер вакыйга турында әйтәсе килә. Шагыйрь «Ә син, менәлмадың. калдың, югалдың» дигән сүзләргә җиткәч, залда зәгыйфь кенә бер ят тавыш ишетелде. Кайдан чыкканлыгы беленгәнче үк, ул тынды да. Шигырь беткәнче бу тавыш яңадан кабатланмады. Такташны котлап кул чабулар башлануга, без утырган рәтнең артындагы урыннарның берсеннән әлеге тавыш яңадан ишетелде. Әйләнеп карадык. Унбер- унике яшьләрдәге бер кыз бала үзе үкси, ә үзе, зурлардан калышмаска тырышып, кул чаба. Аның сипкелле бит алмалары буйлап күз яшьләре тәгәри. Ул күз яшьләренә бөтенләй игътибар да итмичә, күзләрен, ахыры чиккә кадәр киң ачып, шагыйрьгә текәгән. Әйтерсең, үксеп елаучы бөтенләй ул да түгел. Шул ук яшьле күзләрдә зур шатлык чаткылары балкый, һич шик юк ки, бу кыз бала кайгыдан түгел, ә шатлыгыннан елый иде.
Кызчыкның янәшәсендә утырган шахтерлар аның нигә елавын сизмиләр иде, күрәсең.
— Мокамай язмышы балага бик нык тәэсир иткән, ахры. Я үзенең дә берәр туганы Мокамай язмышына очрагандыр.
— Шулайдыр, берәр якыны исенә төшеп, күңеле йомшаргандыр.
Баланың Такташка текәлгән күзләре читкә тайпылмадылар, күршеләренең сүзләрен ул ишетмәде дә бугай. Ә шахтерлар, турыдан-туры балага мөрәҗәгать итеп, аны юатырга, тынычландырырга тотындылар:
— Тукта, үксемә, сеңелкәш, ела-ма,— диде аның уңъяк күршесе, кул чабулар тукталгач, — күңел ача торган кызыклы шигырьләреннән берсен укуын сорарбыз Һади абыеңнан.
Аның «Һади абыеңнан»ы кызга киресенчә тәэсир итте булса кирәк: ул үксүен көчәйтә төште, ләкин күзләрен Такташтан читкә алмады, кул чабуын да туктатмады.
Залда кул чабулар тукталу белән үк кыз да үксүеннән кинәт тукталды. Тик аның күз яшьләре генә мөлдерәп агуларында булды. Һич шик юк, аның бу кичереше ниндидер бер зур шатлык тәэсире белән барлыкка килгән. Ул үзе шатланып туймыйча, аның күз яшьләре дә кипмәячәк. Ләкин нинди шатлык тәэсир иткән аңа?
Ә кичә дәвам итте. Такташның елмаюлы йөзе, шахтерларга карата көчле дуслык .мәхәооәте белән янган күзләре бу саубуллашу кичәсен бик озакка, хәтта таңга кадәр сузарга, шахтерлар белән барысы турында да сөйләшеп, аңлашып калырга һәм алар белән булган очрашуларны мәңге онытылмаслык итеп истә калдырырга теләвен күрсәтеп тора иде.
Такташ, үзенә тирән мәхәббәт хисләре белән ташып тулган шахтерлар аудиториясенә бик ягымлы гына карап алды да: — «Алсу», — диде, һәм безнең күз алдыбызга табигый шатлыгы ташып торган бай рухлы, бетмәс-төкәнмәс энергияле яшь кыз образын китереп бастырды. Урамда да, үз бүлмәсендә дә, дәрескә хәзерләнгәндә дә, дәрестә дә Алсу һәрвакыт күтәренке күңелле, аның бәхете эченә сыймый. Чөнки Алсуны капитализмның кара көчләре һәм рәхимсез кануннары измиләр. Табигать, җәмгыять һәм бөтен тормыш шартлары аның яшьлегенең бәхетлелеген тәэмин иткәннәр. Шагыйрь аның бәхетле тормышы турындагы строфаларны үзе дә күтәренке күңел, дәртле тавыш белән укыды.
Ул, шигырен укып бетерүгә, ауди-торияне әле генә күргән кебек, берничә секунд хәрәкәтсез торды. Зал шагыйрьне алкышлар гөрелтесе белән күмә иде. Бу вакыт, «Алсу» өчен шагыйрьгә иң югары бәяне биреп, «бис», «бис!» дип кабатлап торган аудитория һәм трибуна артында баскан шагыйрь Такташ үзе мәңге онытылмаслык, һәр кешенең рухын күтәрә алырлык җанлы бер панорама кебек иде. Бу күренеш үзе генә дә, «Алсу» кебек үк, икенче бер яхшы поэма өчен сюжет була алырлык иде.
«Мокамай»ны укыганда елап алган сипкелле кыз бала да «Алсу»-
123
дан соң бөтенләй үзгәргән: эскәмиягә менеп баскан да, ашыга-ашыга кул чаба, ә үзе көлә, шатлана. Күзләрен элеккечә үк Такташка текәгән.
Күптән түгел генә кызны юатырга тырышып азапланган ике шахтер да аңа карап шатланалар. «Алсу» тәэсир итте кызга, дип уйлыйлар булса кирәк.
Тәнәфес игълан ителде. Шахтерлар тәмәке тартырга чыга башладылар. Такташ та сәхнәдән залга төште һәм, тәмәкесен кабызып, фойега атлады. Ләкин ул ишек катына барып җитәргә дә өлгерми, әлеге сипкелле кыз бала аны туктата һәм бик кыю гына сөйләшергә тотына.
— Мин сезне таныйм, Һади абый, — ди кыз.
Бу очрашуга Такташ бер дә га-җәпләнми. Ул, аны җитәкләп ала да, беренче рәттәге урыннарның берсенә барып утыра.
Шагыйрьне китапларындагы рә-семен күреп таныган балалар азмыни? Бу сипкелле кыз да шундыйларның берседер, бәлки.
— Кайда күргәнең бар соң мине, кечкенә дустым? — дип сорый ул баладан, һәм үзе, «китапта күрдем» дигән җавапны көтеп, кызны аркасыннан сөя дә башлый.
— Сыркыдыда, Гөлчирә апа белән бергә кунакка кайткан идегез бит, шунда күрдем.
Такташ бөтенләй .җанланып китә. Кечкенә кыз баланы ике куллап күкрәгенә кыса да, бер-бер артлы сораулар яудыра башлый:
— Син кем кызы? Донбасста күптәнме? Ата-аналарың һәм туган-нарың кайда?
Сипкелле кыз бала башын ирек- сездән түбән ия һәм чак кына ише-телерлек боек тавыш белән:
— Мин кечкенә идем әле. Сез мине ул вакытта да шулай тезегезгә утыртып сөйдегез, конфет та бирдегез, — ди, шагыйрьнең сорауларына туры җавап бирмичә. Ул сүзләрен әйтеп бетерә дә алмый, күзләреннән мөлдерәп яшь ага башлый. Такташ барын да аңлый: ул кыз баланы артык сөйләштереп тормый, аны ияртеп сәхнәгә таба атлый.
Президиумда утыручылар сипкелле кыз балага Такташ яныннан урын бирәләр.
Көтелмәгән бу очрашу уңае белән тәнәфес озаккарак сузыла. Кичә яңадан башланып киткәнче интернатта тәрбияләнүче сипкелле кыз баланың Такташ авылдашы, алай гына да түгел, бәлки шагыйрьнең якыннарыннан берсенең кызы булуы, колактан-колакка йөреп, бөтен залга таралып өлгерә. Болай да шатлыгы эченә сыймаган Такташның рухы тагын да күтәрелеп китә. Ул туктаусыз елмая, янында утыручыларга, арттагыларга әйләнә- әйләнә нәрсәләрдер әйтеп ала, сипкелле кыз белән дә сөйләшеп ала. Зал да, шагыйрь шатлыгын уртак-лашып, гөр килә иде.
Тәнәфестән соң шагыйрь зур кү-тәренкелек белән «Провокатор», «Җырым сиңа булсын», «Габдулла агай әкияте» исемле шигырьләрен, «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасын укыды.
Һади Такташтан соң яңадан шах-терлар сөйләде. Бу чыгышларда алар татар совет әдәбиятында әле шахтерлар тормышы бик зәгыйфь чагылуын, шахтерларның үз шагыйрьләре, үз язучылары булмавын, аларны булдырырга һәм үстерергә кирәклек турында кат-кат әйттеләр.
Такташ бу чыгышларны зур игъ-тибар белән тыңлады һәм аларның барысының да эчтәлекләрен блок-нотына яза барды. Ахырдан Һади Такташка шахтер лампасы тапшыру церемониясе үткәрелде. «София» һәм «Капитальная» шахталарында эшләүче ударник забойчылар (аларның фамилияләре хәтеремдә калмаган), сәхнәгә күтәрелеп, шагыйрь алдына килеп бастылар. Аларның озын буйлы, таза гәүдәлесенең сөялле кулында файдаланылган, ләкин ялтыратып чистартылган шахтер лампасы — бензинка яна иде. Ул лампалы кулын күкрәгенә кадәр күтәрде. Ә аның ике иптәше берәр куллары белән лампаның ыргаклы тоткасыннан тоттылар, һәм лампаны барысы бергә шагыйрьгә таба суздылар.
— Донбасс шахтерлары үзләрен сагынып килгән, аларны бөек кө
рәшләргә рухландырган сөекле ша-гыйрьләренә — Сезгә, Һади Такташ иптәш, шушы лампаны бүләк итәләр. Сезне хөрмәтләү билгесе һәм шахтерларның социализм өчен көрәш символы итеп кабул итүегезне үтенәбез. Аның якты нурлары Сезгә шахтерларны искә төшереп торсыннар һәм сезнең халыкка хезмәт итү юлыгызда маяк булып хезмәт итсеннәр, — диде уртадагы шахтер.
Бу — язучыларны шахтер хисләрен әдәбиятта чагылдырырга чакыру символы иде. Шагыйрь моны нәкъ шулай дип кабул итте дә. Бүләк тапшыру тәэсире астында ул шунда ук җавап язарга утырды.
...Унбиш-егерме минутлык икенче тәнәфестән соң, җитди йөзле Такташ, аудиториягә тирән мәгънәле караш ташлап, бүләк лампаны кулына күтәргән хәлдә, үзенең җавабын укыды. Такташның бу җавабы хәтеремдә ничек калган булса, шулай бирәм.
Зурладыгыз мине, шахтер дусларым, Бүләк итеп шахтер лампасын, Маяк булыр ул көрәш юлларымда, Төшереп торыр нурлы яктысын.
Шахтерлар шагыйрьне озак кул чабулар белән хөрмәтләделәр. Сау-буллашу кичәсе тәмамланганда таң яктысы беленеп килә иде инде. Клубтан Такташ авылдашы һәм якыны сипкелле кыз бала белән чыкты, ә шахтерларның күбесе шагыйрьне квартирасына кадәр озата бардылар.
Икенче көнне көндезге сәгать 3 кә шахтерлар Макеевка вокзалына ша-гыйрьне Татарстанга озатырга җы-елдылар. Макеевка дан Харцызск станциясенә йөри торган эшчеләр поездының бер вагоны Такташны озата баручылар белән тулды. Сипкелле кыз бала да шунда иде. Шахтер лампасын Такташ үзе утырган купеның өстәленә куйды. Озата баручыларның берсе лампага ут кабызды.
— Юлыгызга нур сибеп барсын, — диде ул.
Паровоз озын итеп гудок бирде. Вагон тамбурына чыгып баскан Так-таш, эшләпәсен өскә күтәреп:
— Хушыгыз, минем якын дусларым! Язып торыгыз! — дип кычкырды.
Озата баручылар, баш киемнәрен һәм кулъяулыклар селкеп:
— Якты юл!
— Тыныч кайтып җитегез!
— Бездән Татарстан хезмәт иялә-ренә, совет язучыларына күп сәлам! — дип калдылар.
Донбасс шахтерларының берсе дә шагыйрь белән бу беренче күрешү соңгы саубуллашу да булыр дип һич тә уйламагандыр.