Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАЛЬЯН МОҢЫ


олай да борсаланып, як-ягына әйләнгәләп яткан Сафиулла абзыйның колагына гармонь тавышы кергәч, йокысы бөтенләй качты. Ул башта мендәреннән калкына төшеп кенә тыңлап яткан иде. Әмма еракта — югары очта ишетелгән тальян моңы аны торып утырырга ук мәҗбүр итте. Бер югалып, бер күтәрелеп киткән таныш көйдә әллә нинди сагыш бар кебек иде. Ул Сафиулла абзыйның егет чакларын искә төшерә, замандаш дусларын, кордашларын хәтерләтә. Сугышта һәлак булган замандашы Фәхретдин нәкъ шулай өздереп, йөрәккә үткәреп уйный иде бит, мәрхүм...
Тукта, кем булды соң әле уйнаучы? Әбүзәр дисәң, Сафиулла абзый * аны гармонь тартуыннан ук таный. Югары очның Сәхәп малае дисәң — болай сыздыра белми. Тагын кем бар соң? Фәхри кебек, әмәлен китереп, бөтен күрегенә сузып, өздереп-өздереп уйный.
Юрап-юрап та кемлеген таба алмагач, Сафиулла абзый бер хәбәрсез йоклап яткан хатынына терсәге белән төртте.
— Ишетәсеңме, карчык?
Сәгыйдә апаның бик тәмле төш күреп яткан чагы булды ахры, иренең вакытлы-вакытсыз уятуына ризасызланып, шелтәләп алды:
— Әй, гомергә бетмәде юк белән бимазалавың!..
— йөрәгең дә юк инде үзеңнең, карчык...
Сафиулла абзый түзмәде, гармоньчыны куркытып җибәрмәскә теләгәндәй, йомшак кына басып тәрәзә янына барып утырды.
Гармоньчы бу якка килмәде, әкрен-әкрен генә ераклаша барып тынды. Сафиулла абзыйның колагында моңлы көй озак яңгырап торды.
— Я-я, өздерә бу!—дип, Сафиулла абзый кире урынына барып ятты.
Иртән ул ашыга-ашыга эшкә китте, төнлә уйнаган гармонь, төштә ишетелгән кебек кенә булып онытылды. Башында ул гынамыни ферма мөдиренең! Кырыкмаса кырык эше кырылып ята! Кышка утын әзерлисе, абзарларны карыйсы, силос базларын рәтлисе бар. Барысын да шушы 'бер-ике дистә ферма эшчесе белән башкарып чыгарга кирәк. Исәпләсәң исең китәр...
Бүген Сафиулла абзый, җәйләүдән кайткан кызларны фермага җыеп, әнә шул эшләр турында сөйләшеп алмакчы иде.
Агитаторлар кызыл почмак дип йөртә торган кечкенә өй мөдирнең команда бирүенә кызлар белән тулды. Ашыкмый гына, өч-дүрт ир-ат та килеп кергәч, өйдә энә төртер урын да калмады.
Б
20
Медпр, як-якка карангалап, эшчеләрен барлап алганнан соң, җыелышны ачык дип белдерде һәм сөйли башлады. Шул вакытта урам яктан теге тальян моңы ишетелеп китмәсенме!
Гармонь тавышына үтә сизгер булган кыз-кыркын, бер-беренә карашып. нәрсәдер пышылдашты. Әлегә кадәр тыйнак кына утырган агайлар да. башларыннан бүрекләрен салып тәрәзәгә үрелделәр.
— Җәмәгать, җәмәгать!—дип, Сафиулла абзый колак артына кыстырылган карандашы белән өстәлгә шакылдатып караса да, тиз генә рәт чыкмады. Сыер савучы кызлар һаман гөжлиләр иде.
Арада Тәнзилә генә тыныч калды. Ул кузгалмады. Әйтерсең, аның өчен дөньяда гармонь да, көй дә, моң да яшәми иде. «Бар икән сабыр бала да» дип. әтисе аңа карап куанып алды. Чытлык кызларга ачулану өчен ул Сафиулла абзыйга таяныч иде.
— Кызлар, аю биетәләрме әллә анда?
Кызлар бер мәлгә тынса да. аларның күңелен гармонь каядыр еракка алып киткән иде. Җыелыш ябылу белән, шуны гына көткән кызлар дәррәү кузгалып, ишеккә ташландылар һәм туры клубка чаптылар. Сафиулла абзый алар артыннан баш чайкап калды.
— Әй. бу яшьләр дигәнең...
Кайтканда үзенең яшьлек елларын, күршесе Фәхретдинне исенә төшереп. юксынып кайтты. Бу егет ише генә идеме ул? Гармоне да, кулы да килешкән иде аның!
Гармоньны каян алгандыр, анысын Сафиулла ачык хәтерләми, әмма Котләхмәт мулладан качып, боларның мунчасында өйрәнүе бүгенгедәй күз алдында. Мунча пәриеннән куркып, Сафиулланы үз янына чакыра иде ул. Унике телле тальянны икәүләп, алмаш-тилмәш, төннәр буе кычкырталар иде. Сафиулла булдыра алмый, Фәхретдин ачулана, дустын өйрәтергә тырыша. Күпме генә дәрте булса да, Сафиулладан гар- моньчы чыкмады. Кем белсен, бәлки аны гармоньнан Котләхмәт мулла биздергәндер! Егетләрнең икесен дә таяк белән кыйнап чыгарган мөртәт җиз телле гармоньны аяк астына салып изгән иде шул чакта...
Онытылып бетте дигәндә, әлеге гармоньчы тагын килеп чыкты. Кич тә түгел, төнлә дә түгел — көпә-көндез.
Сафиулла төшкә кайтып, чәй эчеп утыра иде. Урамны яңгыратып, гармонь уйнап баручы егетне күргәч, авызына китергән чынаягын кире куеп, тәрәзәгә үрелде. Картузын кырын салган, маңгай турысыннан бер тотам кара бөдрә чәчен тузгытып җибәргән, таза гына гәүдәле егет көяз генә басып гармонь уйнап бара иде. Сафиулла абзый сагая төште: «Кем бу? Нәрсә калган аңа безнең авыл урамында?»
Егет ярты сәгатьтән урап, тагын монда таба килә башлады. Бу юлы Сафиулла абзый, төргән тәмәкесен дә кабызырга онытып, аңа каршы чыкты.
— Егет, кил әле, — диде кул изәп.
Егет туктады, гармоней шырыйлатып бер кычкыртты да йомып куйды, салмак кына атлап, чакыручы янына килде.
Сафиулла абзый нәрсә дип суз башларга белми, бер гармоньчыга, бер гармоиьга карады, аннан кискен генә итеп сорады:
— Син нәрсә көпә-көндез гармонь кычкыртып йөрисең?
Картның сүзеннән сәерсенеп, егет җилкәләрен җыерды.
— Кычкыртса нәрсә булган?
— Нәрсә булган дип... Килешми! Кеше эштә, ә син...
Егеткә ярамады, үч итеп гармоней сузып җибәрде.
— Кемгә эш, кемгә — нәрсә!
— Менәтерә, мәгънәсез!
Гармоньчы Сафиулланың сүзен ишетмәде, башын артка ташлап га- ярләнеп уйный-уйный китте дә барды.
21
гяп ^унак егете> беР ДӘ башка түгел,— дип фикер йөртте Сафиулла, рмоньчы артыннан фермага таба атлап.— Кемгә килгән бу юньсез?» егет фермага җитәрәк, берәүнең өй сипләргә китергән бүрәнәләре өстөнә утырып, бию көе уйнарга кереште. Аның тезләре сикерә, тез өстемдәге гармоне дә бии. Әйтерсең, картны юри шулай үрти иде. Сафиулла абзыйның күңелендә гармонь моңы урынына үпкә һәм җиңелү тойгысы гына калды.
Фермага якынлашканда, койма башларыннан, койма ярыкларыннан этешә-төртешә гармоньчьгны күзәтүче кызларны күреп, мөдирнең җен ачулары чыкты. Ул, капканы ачар-ачмас:
— Бу нинди базар! —дип кычкырып җибәрде.
Кызлар, пырхылдашып көлешә-көлешә, абзарга йөгерделәр.
— Вәт сип, ә? Абзарларны сылап бетерергә вакыт, алар Хәзер га- ләйһиссәләмне күргәннәрмени?
Үз кызы кебек якын итеп йөргән эшчеләренә карата Сафиулла абзыйның күптәннән болай тупас кыланганы юк иде. Кызлары да мөдирне тәмам чыгырыннан чыгардылар. Кич җиттеме — кайтырга ашыгалар, гармонь тавышы ишетелдеме — дөньяларын онытып, эшләгән җирләреннән туктап калалар. Кулда сәнәк булса — сәнәк төшә, көрәк булса — анысы тормый.
Соңгы атнада сөт кими башлавын да әлеге дә баягы гармоньчыдан күрде мөдир.
— Нинди акыллы кызларны бозды, каһәр суккан малай,—дип зарланды ул үз-үзенә.
һәм беркөнне Сафиулла абзый тикшерү үткәрергә булды. Ул, чиләк тоткан килеш, ваклыкның чигенә җитеп, кызлар савып киткән һәр сыерның җиленен капшап йөрде. Бер тамчы да сөт таба алмагач, флягалар янына утырып, кызларны әрләргә ябышты:
— Сыерларга күңел бирмисез, малларга игътибар юк!
«Башыгызда егетләр кайгысы!» — дип чак-чак кына әйтми түзде Сафиулла абзый. Әйтер иде дә, бер гөнаһсыз кызы Тәнзилә бар. Ул башкаларга караганда сөтне дә күбрәк ала, егеткә дә исе китми. Нигә аны рәнҗетергә?
Тик ансы да кызларны яклап маташа:
— Юкны сөйлисең, әти. Сыерлар ташлаткан вакытта сөт арта димени?
— йомырка тавыкны өйрәтми!
Сафиулла абзый кызып китеп, үткән елдагы ведомостьларны шкафтан тартып чыгарды да өстәлгә ташлады.
— Менә, бу вакытта күпме булган, былтыргыны кара!
«Үзең ферма мөдире, шуны да белмисең» дигәнсыман Тәнзилә әтисенә карап торды.
— Әй, әти, әти! Быел бит сыерларның тешәү елы!
Сафиулла абзый җавап бирә алмыйча боргалана башлады һәм сүзсез чыгып та китте. Кызлар чышык-пышык көлеп калдылар.
Әх, кай чагында уйламый-нитми сөйләшүе абруен төшерә дә инде Сафиулланың! Бер елны ревкомиссия председателе итеп сайлаганнар иде үзен. Анда да амбар мөдиренә: «Нигә балың кимегән дә, нигә тозын арткан, нигә киресенчә түгел?» дип бәйләнгән иде. Янәсе, каракның эзенә баса! Балның торган саен кими, ә тозның арту гадәтен соңыннан — аңлатып биргәч кенә төшенде Сафиулла абзый. Төшенде, ләкин кеше көлкесе булып калды.
Инде шуннан соң белер-’белмэс килеш юк-барга тыгылмаска дип үзен куп мәртәбәләр ныгытып куйганы да бар. Ләкин... яңадан нәрсә булса да актарып чыгара да тагын оятка кала.
Кәефе тәмам җимерелеп, эштән кайтып барганда, гармоней иңенә
22
асып килүче егетне шәйләп, Сафиулла туктап калды Һәм гомердә әйтмәгән сүзләр белән тиргәнеп идарәгә китте.
— Я гармонен бәреп ватам, я аягын сугып сындырам мин ул егетнең! Бөтен кызларымны эштән биздереп бетерде, ферманың ямен җибәрде! Я әйтегез, каян килгән эшсез ул? — дип, колхоз председателенә зарлана башлады.
— Үзең сөйләгән Котләхмәт мулла булдың да куйдың син, Сафиулла абзый. Билләһи! — диде председатель. — Буровой кешесе ич ул! Ишеткәнсеңдер, Тигәнәкле чокырда нефть эзлиләр!
— Буровой кешесе? — дип гаҗәпләнде Сафиулла председательгә карап. — Ә нишләп монда йөри?
— Җизнәләрендә тора.
— Көн уртасында гармонь кычкыртып йөрмәсә булмыймы аңа?
— Берни эшли алмыйсың. Эше сменалы, кайчан буш, шул чакта уйный. — диде председатель.
Сафиулла төшенгәндәй:
— һм-м... — диде, ләкин атна буена җыелган ачуын «һм-м» генә баса алмады. Авыл өстендә гармонь тавышы ишеткән саен сискәнеп китә торган булды ул. Төннәрен торып идән буенча йөрергә, тәмәке тартырга өйрәнеп китте. Буровой егетен генә түгел, гармонь уйнаган авыл егетләрен дә күрә алмый башлады.
Хәзер Сафиулла абзый өчен бер генә чара калды: кайчан буровой бу тирәдән китәр дә, кайчан шул юньсез егетне күзе күрмәс көн җитәр.
Сафиуллага үч иткәндәй, Тигәнәкле чокырдагы разведка кешеләре гиз генә китәргә уйламыйлар иде шикелле, чөнки яңгырлы көннәрнең берендә авылга башка бораулаучылар да күченеп килде. Төркеме белән, машиналары, җиһазлары белән килделәр алар. Имеш, суыкта палаткаларда яшәү кыенлашкан. Бораулаучылар тиз китәчәк түгел, забой бик тирән булачак имеш.
Бораулаучылар авылның төп кешеләре кебек урнаштылар. Кайчандыр ияләре читкә китеп, ялгыз калган өй тәрәзәләрендә утлар балкыды. Үзләренә бораулаучыларны фатир керткән ялгыз әби-бабайлар, яраткан балалары кайткан кебек куанышып, ишек алларында мәш килеп, канатланып йөри башладылар. Томанлы иртәләрдә бакча артындагы тәбәнәк мунчалардан миннек исләре аңкытып пар күтәрелде, урамнарга кызган таба исе. коймак исе таралды.
Карчык-корчыкларның ихатасын рәтләп, койма коеп, нигез җылытып йөрүче чит кешеләрне күреп, инде берәү дә гаҗәпләнми. Биредә нефтьчеләр яшәгәнне хәзер инде бала-чага да белә.
Бораулаучыларның килүе җәй буе диярлек буш утырган авыл клубына да жан өрде. Ишек юлы ябылмый. Клубка яшьләр агыла. Алар арасында Сафиулла абзыйның Тәнзиләсе дә бар. Ул клубка керү белән яктылык күргән ярканат кебек, караңгы почмакка сыена, очкынланып торган шомырт кара күзләрен әвәреп гармонь уйнаучы егеттән алмый. Их. егете дә егете! Бер генә сөйләшсәң икән!..
Баштарак, кызларын көнләп, нефтьче егетләргә кырын карап йөргән авыл егетләре дә күнеп киләләр инде. Кунаклар белән бергә җырлыйлар, бергә бииләр, бергә кызлар янына йөриләр.
Бу арада Сафиулла абзыйның игътибары бораулаучылардан китеп тора иде әле. Сентябрь уртасында ява башлаган вак яңгыр ай беткәч тә туктамады. /Кир тәмам җебеде. Бәрәңге алырга киткән резин тәгәрмәчле трактор комбайны белән батып калды. Комбайнга дүрт ат җиктеләр— тарта алмадылар. Тугарып җибәрергә мәҗбүр булдылар. Яңгыр катыш кар ява башлады.
Көн аязудан бөтенләй өмет өзелгәч, бәрәңгенең кырда калу куркы-нычыннан ут йотып йөргән Сафиулла аозыи, барлык ферма эшчеләрен көрәкләр тоттырып кырга алып чыкты.
23
_ МӘЧКӘН” Р'ИЗЬ1КНЫ кар астында калдырып булмас,— дип сөйләнде ул. Мондый көнне кешеләрне эшкә кушканына үзе дә әрнеде, ләкин ни хәл итәсең? Ун-унбиш гектарга сузылган бәрәңге җирен чоку чын- чынлап газапка әверелде.
«Алла биясе» дип йөртелгән ала биягә атланып участокның бер башыннан икенче башына йөргән чакта Сафиулла абзый янына өсте бөркәүле «вездеход» белән бер төркем бораулаучылар килеп туктады. Колхоз председателе дә алар белән иде.
— Менә, Сафиулла агай, сиңа ярдәм итмәкчеләр, — диде ул. Үзе мөдиргә елмаеп күз кысты. Ныграк җик янәсе, егетләр таза.
Мөдир яшьләр җитезлеге белән атыннан сикереп төште дә, нефтьчеләр белән картларча, ике куллап күрешә башлады. Кинәт, утка илтеп тыккандай, кулын тартып алды. Аның каршында гармоньчы егет басып тора иде.
Икесе дә уңайсызланды, тик моны берәү дә сизмәде. Сафиулла абзый нәрсә дип сүз башларга аптырап торды да:
— Кайсыгыз башлык? Әйдә, участокны күрсәтим,— диде.
— Мин старший, — диде гармоньчы егет. Сүзе белән Сафиулланы тагын бөтереп алды.
Сафиулла күзен акайтып, егеткә карады да тигәнәк баскан ызан аркылы участокка кереп китте, һм... Берәр чут чыгармы икән бу стар- шыйдан?
Бәрәңге җиренә килеп кергәч туктап, егетне көтеп алды, аннары әллә кайдагы буразналарны кулы белән әйләндереп күрсәтте дә:
— Менә, иптәш кем, старший, безнең бәрәңге җире шул инде,— диде. — Күрәсезме, теге башта кызлар эшли?
— Күрәм.
— Күрсәң, шунда кадәр.
— Алыргамы? — дип гаҗәпләнде егет.
— Анысы сезнең эш. Килгәнсез икән, тик тормавыгыз яхшы.
— Җирне кызганмыйсың үзең...
«Әйе, бәрәңге алу гармонь уйнау түгел»,— димәкче иде Сафиулла абзый, әйтмәде.
Кайтыр вакыт җиткәч, бәрәңге алучылар, яңгырдан качып, якындагы ябык ындырга җыелдылар. Машина көткән арада берничә урынга учак ягылды, көлгә бәрәңге күмелде. Эшчеләр учак тирәсенә җыелып, өс киемнәрен киптерделәр, көлдән бәрәңге чүпләделәр. Көйгән бәрәңге һәм дөрләп янган учак бөтенесенә берьюлы җан кертеп җибәргәндәй итте. Уен-көлке китте. Сүзгә катнашмый гына утырган гармоньчы егетне дә читтә калдырмадылар:
— Гармонеңны алып килергә иде!
— Бер биетеп алыр идең!
йөгкерә-йөткерә ындырга кереп килүче Сафиулла абзый сүзне өзде. Җирнең шактый өлеше казылып, капчык-капчык бәрәңгеләрнең байтак озатылуын күргәч, мөдирнең күңеле ярыйсы ук хушланган иде: Кызлар белән шаярсалар да урынында мондый егетләргә. Бер гектарны ялт иттергәннәр!
— Була бит, егетләр, була!—дип сөйләнә-сөйләнә ул учак янына килеп чүгәләде.
Шул арада мөдирнең күңеленә бер шик килеп китте. Аның эте Сарбай әле Тәнзилә янына бара, әле гармоньчы егеткә килеп иркәләнә. «Нигә шулай ике арада сырпалана ул?»
Бораулаучылар учак янында тәмәке көйрәтә, ә кызлар әкрен генә җырлыйлар:
... Чөнки яшьлегемнән матур Чәчәкләр табалмадым.
— Эх гармун да булса! — диештеләр аннан.
Сафиулла абзыйның да кәефе килгән иде.
— Кушылыгыз, егетләр! Кушылыгыз! — дип кычкырды ул.
— Кушылыр идек тә, Сафиулла абзый, җыр, гармонь сөймәгән кешеләр бар бит!
— Кем әйтә?.. Урыны белән ярый ул... — мөдир гармоньчыга тартылды.— Чын, иртәгә алып кил әле син аны. Көн дә ачылырга тора, билләһи, эшләмәссең, уйнап кына утырырсың...
Икенче көнне Сафиулла абзый кызлар арасында, фермада гөж килеп йөрде: имеш, кырга гармонь чыгачак. Тик эшкә гармоней алып килмәде егет. — «Рәнҗеткәнмен егетне», дип борчылып уйлады Сафиулла абзый. Төннәрен гармонь тавышы ишетеп уянганда да бу уй ташламады аны. Бер төнне түзмәде, гармонь тавышын ишетү белән, урыныннан сикереп торды, ашыга-кабалана керза итекләрен кияргә тотынды. «Әйе, гафу үтенергә, күңелдә төер калдырмаска кирәк». Сәгыйдә апа иренең кыланышын яратып бетермәде:
— Яшьләр арасына тыгылып йөрмә инде!
— Әй, син нәрсә беләсең!.. — һәм карт чыгып китте.
Портларда ут сүнгән, һәр җирне караңгылык баскан — урамда төн патшалык итә. Тик югары очта гына, ишетелер-ишетелмәс булып, ялгыз гармонь моң түгә. Бәлки егет куркып, Сафиулла карт ишетмәсен дип, шулай сакланып уйный торгандыр. Менә Сафиулла абзыйсы барыр, әйтер: «Курыкма егет, мин Котләхмәт мулла түгел. Уйна. Рәхәтләнеп, бөтен авылны яңгыратып уйна», — дияр.
Койма буенда шәүлә күренгәч, Сафиулла абзый сакланып кына атлый башлады. Куркып кача күрмәсен тагын. Чү, икәү торалар түгелме? Әйе. икәү — кыз белән. Тәки берсен караткан икән! Тикмәгә генә уйнамаган икән...
Сафиулла абзыйга күрмәмешкә салышып үтеп китүдән башка чара калмады. Кыю гына атлап узып барганда, гармоньчы ягына күз төшерде. Егет читкә борылды, кыз башын аның култык астына яшерде.
Кабат очрашудан шикләнеп, әллә кайсы урамнарны әйләнеп, бакча артларыннан кайтып керде карт. Элгечтә шактый чыланырга өлгергән ике плащ очрашты. Менә кем булган икән!..
Шул көннән соң урамда гармонь тавышы ишетелмәс булды. «Разведчиклар нефть тапканнар да, киткәннәр икән» дип сөйләделәр авылда. Башкалар өчен ничек булгандыр, әмма Сафиулла абзыйга бу хәбәрне ишетү бик тә авыр иде. урамнар оушап, моңаеп калдылар. Клуб таь кайгылы йорт кебек, берничә көн тынып торды.
Сафиулла абзый төн буе йокламый борсаланып чыга: тыңлап ятырга тальян юк. Авыл егетләре сирәк кенә уйнап узган булалар, ләкин алар- ның уены Сафиулла абзыйга ошамый. Уйнау белән уйнау арасы — җир белән күк арасы шул: моңландырмый да, уйландырмый да.
Сафиулла абзый сизә: хәзер Тәнзилә дә клубка чыгам, дип җилкенеп йөрми, кичтән үк йокларга ята. Яисә тәрәзә янында моңаеп, урамга карап утыра. Кызга ямансу. Кызы белән уртак хәсрәтне бүлешәсе: «Кайгырма, кызым, исән булса бер кайтыр әле» дип кызының аркасыннан сөеп, бер юатасы килә Сафиулланың.