Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

«ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫ
ОЧЕРКЛАРЫ»Н ТИКШЕРҮ
Узган елның 29 ноябрендә Татарстан язучылары
союзы идарәсенең һәм тәнкыйтьчеләр секциясенең
берләштерелгән утырышы булып үтте. Анда язучылар,
әдәбият белгечләре, газета һәм журнал редакцияләре
эшчеләре, шулай ук күп санлы укучылар катнашты.
Утырышның көн тәртибенә «Татар совет әдәбияты
тарихы очерклары» дигән китапны тикшерү куелган иде.
Докладны Казан дәүләт педагогия институты доценты Г.
Сайганов ясады. Ул. «Татар совет әдәбияты тарихы
очерклары»ның басылып чыгуы республикабыз
культура тарихында зур вакыйга булуын әйткәннән соң,
бу китапның уңышлы һәм кимчелекле якларына шактый
киң тукталды.
Доклад буенча фикер алышуда катнашкан С.
Мортазин гражданнар сугышы чорындагы һәм
егерменче еллардагы татар әдәбияты турында сөйләде.
Язучы Ф. Хөсни «Татар совет әдәбияты тарихы
очерклары»ның фактларга бай булуын, фәнни
эзлеклелектә язылуын әйтеп, андагы уңышлы
мәкаләләрне һәм монографияләрне күрсәткәннән соң,
китапның кимчелекле якларына тукталып уза. Бу
гыйльми хезмәткә тупланган очерклар аратында, ди ул,
әдәби әсәрләрнең үзенчәлекләрен тиешенчә ачып
җиткерми торганнары да очрый. Аларда, кызганычка
каршы. фактларны коры санап чыгу өстенлек ала.
Утызынчы еллар поэзиясе турындагы очерк бигрәк тә
йомшак язылган. Анда X. Туфан, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур
һәм башка шагыйрьләрнең иҗат йөзләре бер үк төсле
итеп сурәтләнә, аларның иҗатларына хас булган
үзенчәлекле яклар бик тонык яктыртыла. Шул ук елларда
җыр жанры өлкәсендә актив рәвештә эшләп килгән Ә.
Ерикәй, М. Садри һәм поэзиядә үз тавышы булган С.
Баттал, ни өчендер, бу очеркка кертелмәгән.
Г. Шамуков үзенең чыгышын драматургиябез
турында язылган очеркларга анализ ясауга багышлады.
Бу бүлеккә кертелгән очеркларның күбесе, диде ул,
гомуми төстә язылган күзәтү характерындагы мәка-
ләләрне хәтерләтәләр. Ә нигезле, гыйльми очерклар аз.
Үзләренең әсәрләре белән тамашачыларның ихтирамын
яулап алган драматургларның иҗат үзенчәлекләрен киң
планда ачып бирү җитми. Аннан соң китапта бер үк әсәр
турында капма-каршы фикерләрдә очрый. Очеркларда
образларның, геройларның индивидуаль яклары ачылып
бетми. Безнеңчә, мәкаләләрдә мисал итеп алынган
әсәрләргә тирән анализ ясарга, алардагы яңалыкны
күрсәтергә, үстерергә кирәк иде. Җыентыкта гомуми тән-
кыйть күп, ә тәнкыйтьләнгән әсәрләрнең исемнәре
әйтелми, һәр бүлек башында бирелгән кереш сүзнең
озын булуы да үзен аклап бетерми.
Н. Исәнбәт шундый гыйльми хезмәтнең басылып
чыгуын озак көтеп алынган шатлыклы күренеш дип
бәяли һәм укучыларны татар совет әдәбияты белән
таныштыруда бу китапның зур роль уйнаячагын әйтә.
Киләчәктә китапны тагын да яхшырту буенча
тәкъдимнәр кертә.
Язучыларның иҗатлары турында гомуми белешмәләр
биреп китү белән генә чикләнергә ярамый, ди ул, укучы
китаптан һәр язучының иҗат үзенчәлеге хакында тулы
бер мәгълүмат алырлык булсын.
Аннан соң Н. Исәнбәт алдынгы рус әдәбиятының
татар әдәбиятына зур һәм уңай йогынтысын, рус
әдәбияты белән татар әдәбияты арасындагы тыгыз
бәйләнешне инкарь итәргә маташты. Партиябезнең
әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге политикасын тормышка
ашыруда РАППның эшчән-
156
леген аңла .чаганлыгын күрсәтте. Җыелышта
катнашучылар җавапсыз бу чыгышны бердәм һәм кискен
рәвештә кире кактылар.
Утырыш көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча
чыгып сөйләүчеләрнең барысы да «Татар совет әдәбияты
тарихы очерклары»- ның уңышлы һәм җитешсез
якларына мөмкин кадәр киңрәк тукталырга тырышты-
лар.
X. Госман һәм М. Әмир татар совет әдәбияты
үсешендәге төп этаплар, аерым язучылар турындагы
монографияләр китапта шактый киң яктыртылганын
әйттеләр. Уңышлы язылган урыннар итеп, мәсәлән, Ф.
Бурнаш һәм М. Фәйзи иҗатларын тикшерүгә
багышланган бүлекчәләрне санарга мөмкин. Ләкин
җыентыктагы барлык бүлекләр дә шулай әйбәт язылган
дип булмый. «Утызынчы елларда әдәби хәрәкәт» дигән
бүлек бик тонык язылган. Анда жанрлар социологик
принцип нигезендә бүленгән. Бары тик тема ягыннан
гына карап бүленгәнлектән, художество эшләнеше бик
йомшак әсәрләрне дә уңышлы һәм зур әһәмияткә ия
булган әсәр итеп күрсәтү очраклары бар. Аның каравы
«Тапшырылмаган хатлар» шикелле югары художество-
лы, тирән эчтәлекле әсәрләр өстән-өстән генә телгә
алына. Бер үк әсәр турында әйтелгән фикерләрне
берничә урында кабатлауны да китапның уңай ягы дип
булмый. Бу бүлекнең теле коры, кереш өлеше
кирәгеннән артык озын.
Г. Кашшаф китаптагы мәкаләләрдән Г. Иб- раһимов,
М. Җәлил иҗатларын анализлаган мәкаләләрне уңай
яктан телгә ала. «Татар совет халык иҗаты» дигән
бүлектә бәет жанрының үзенчәлеге ачылмаганлыгын әй-
тә. Аннан соң ул җыентыктагы бүлекләрнең стиль
ягыннан да, фикер тирәнлеге ягыннан да бер үк дәрәҗәдә
эшләнмәгән- леген, мәкаләләрдә бер-берсенә каршы фи-
керләрнең булуын, китапка балалар әдәбияты турында
бер генә мәкалә дә урнаштырылмавын тәнкыйть итте.
3. Мәҗитов Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятын
яктырткан мәкаләләрдә фактик материалның бай
булуын, кереш бүлектә гомуми фонның әйбәт бирелүен
әйтеп, кайбер кимчелекләрне санап узды. Бу чор әдә-
бияты үсешендәге характерлы моментлар җитәрлек
ачылмаган. Социалистик реализмның эволюцион үсеше
турында да бер сүз дә әйтелмичә кала. Проза бүлегендә
әсәрләрнең исемлеге генә саналып кителә, ә төп
уңышларны, кимчелекләрне күрсәтү юк, хронологик
тәртип сакланмый. Поэзия бүлегендә исә татар
әдәбиятында традиция үсеше мисаллар белән
расланмый, аерым очракларда даталар бутала, цитаталар
күрсәтелми.
Фикер алышуларда катнашкай X. Туфан китаптагы
төгәлсезлекләр, И. Нуруллин җыентыктагы
кимчелекләрне китереп чыгарган сәбәпләр һәм киләсе
басмаларда бу кимчелекләрне бетерү өчен нәрсә эшләргә
кирәклеге турында сөйләделәр.
Утырышта катнашучылар бу гыйльми хезмәтнең
басылып чыгуын хуплап, киләчәктә аны тагын да
яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә фикерләр,
тәкъдимнәр әйттеләр.
ТУКАЙ ЮБИЛЕЕН ҮТКӘРҮ
КОМИССИЯСЕ
Шушы елның апрелендә татар халкының сөекле
шагыйре Г. Тукайның тууына 75 ел тула. Республикабыз
җәмәгатьчелеге бу зур юбилейны киң рәвештә билгеләп
үтәргә хәзерләнә. Юбилейны үткәрү буенча төзелгән
хөкүмәт комиссиясе составына Татарстан АССР
Министрлар Советы председателе урынбасары Д.
Шакирҗанова (председатель), Татарстан язучылары
союзы идарәсе председателе А. Шамов (урынбасар) ип-
тәшләр кертелде.
МӘСКӘҮДӘ УЗДЫРЫЛГАН ПЛЕНУМДА
КАТНАШТЫЛАР
Күптән түгел илебезнең башкаласында РСФСР
язучылары союзының, Мәскәү һәм Ленинград
язучылары оешмаларының берләштерелгән пленумы
булды. Аида коммунистик тәрбия һәм балалар әдәбияты
турындагы мәсьәлә каралды. Пленумга татар язу-
чыларыннаи Г. Бәширов, Н. Исәнбәт, Г. Гобәй, 3. Нури,
«Ялкын» журналы редакторы Г. Мөхәммәтшин,
Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар
әдәбияты редакциясе мөдире К. Мицлебаев катнашты.
157
МӘХТҮМКОЛЫИ ЮБИЛЕЕНДӘ
I960 елның ноябрь аенда Ашхабадта төрекмән
халкының классик шагыйре Мәхтүм- колыиның тууына
225 ел тулуга багышланган юбилеи үткәрелде. Юбилейгә
катнашу 11(11 атарстан язучылары союзыннан 3 Нури һәм
Ә. Исхак барды.
3. Нури анда Мәхтүмколый иҗатының мә ителеп
басылган шигырьләр җыентыгын бүләк итте.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
26 ноябрьдә Татарстан язучылары союзы каршындагы
тәрҗемәчеләр секциясенең чираттагы утырышы булды.
Аида секция җитәкчесе А. Гумеров тәрҗемә мәсьәләләре
буенча Мәскәүдә үткәрелгән киңәшмә йомгаклары һәм
тәрҗемәчеләр алдында торган бүгенге бурычлар
турында сөйләде. Чыгыш ясаучылардан ЛА. Әмир, Ә.
Камал, Р. Гайнапов, М. Рәфиков һәм башка иптәшләр
безнең әдәбиятыбызда тәрҗемә эшенең торышына, аның
принципларына тукталды? лар. Татар теленнән русчага
тәрҗемә итү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелде.
Киләчәктә бу эшне ныклы план нигезендә алып бару
максатыннан чыгып, секция каршында татар теленнән
рус теленә тәрҗемә итүчеләр группасы төзелде. Аның
җитәкчесе итеп М. Рәфиков сайланды.
Драматурглар секциясенең 9 декабрьдә үткәрелгән
утырышында Г. Зәйнашева- ның «Җылы ояда» исемле
драмасы тикшерелде. Автор үзенең бу пьесасында совет
яшьләренең дуслыгын, эшләрен сурәтләргә омтылган.
Ләкин гаять әһәмиятле бу тема әсәрдә үзенең тормышчан
чагылышын тапмаган. Геройларның эчке дөньясы,
характерлары тиешенчә ачылып җитми, алынган
вакыйгаларда, образларның эшләнешендә ясалмалык
күзгә ташлана. Чыгып сөйләүчеләр әнә шул хакта
әйттеләр.
Шул ук секциянең икенче бер утырышы Казандагы 4
номерлы фабрика эшчесе, башлап язучы 3.
Ибраһимовның «Чуар йөрәкләр» дигән комедиясен
тикшерүгә багышланды. Фикер алышуда Н. Исәнбәт, X.
Вахит, И. Нуруллин, Ә. Камал, Б. Гыйззәт, А. Гыйләҗев
һ. б. лар катнашты. Алар, яшь авторның кайбер уңышлы
якларын күрсәткәннән соң, аның иҗатындагы төп
кимчелекләр турында сөйләделәр һәм пьесаны яхшырту
буенча күп кенә киңәшләр бирделәр.
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР СЕМИНАРЫ
Әдәбиятыбызга килә торган яшь көчләрне тәрбияләп
үстерү, аларның иҗат активлыкларын күтәрү буенча
Татарстан язучылары союзы күп кенә чаралар үткәрә.
Шундый әһәмиятле чараларның берсе башлап язучы-
ларның иҗат семинарларын системалы рәвештә уздырып
барудан гыйбарәт.
Яшь язучыларның нәүбәттәге семинары 1960 елның 1
3—1 5 декабрен дә Казанда үткәрелде. Семинарга чит
өлкәләрдән, республикабыз районнарыннан, Казан вуз-
ларыннан һәм предприятиеләреннән 40 ка якын кеше
чакырылып, шулардан проза һәм поэзия өлкәсендә
эшләүче 18 иптәшнең кулъязмасы тикшерүгә куелды.
Кулъязмаларны тикшерүдә М. Әмир, Ф. Хөсни, И.
Гази, X. Туфан, Ә. Еники, Г. Минский, А. Әхмәт, 3. Нури,
А. Расих, С. Сабиров, Г. Хуҗиев, Ш. Мөдәррис, Н. Дәү-
ли, И. Юзиев, Р. Гәрәй һ. б. лар катнашты. Алар яшь
авторларның үзләренә генә хас булган үзенчәлекле
якларын, иҗатларының җәелеп китүенә комачаулый
торган сәбәпләрне шактый тулы яктырттылар.
Яшь хикәячеләрдән А. Ганиев, С. Хөсәе- нов, Д.
Галимов, Р. Зиятдинов, Л. Шәфико- ва әдәбиятка
тапталмаган сукмактан килергә омтылалар. Хәзергә
артык көчле яңгыра- маса да, аларның һәркайсының үз
тавышы, укучыга әйтергә теләгән үз сүзе бар. Ләкин
аларның иҗатында әле тормыштагы вакыйгаларны,
күренешләрне гомумиләштереп, сәнгатьчә тасвирлап
бирү җитми. Ф. Насый- ров, Н. Идрисов, К. Дәүләтшин
хикәяләре һәм очеркларына да шул ук кимчелекләр хас.
Поэзиягә беренче адымнарын ясаучы яшь
авторлардан Камил Мостафин, Фәһим Хәсә- нов, Данис
Хәбибуллин, Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләре актуаль
темаларга язылулары, тормышчан, картиналы, образлы
булулары белән аерылып торалар. И. Сирматов, М. Са-
дыйков иҗатына исә нәкъ әнә шулар җитенкерәми.
киң масса укучылар арасында популяр булуы, аның
әсәрләренең татар укучылары тарафыннан яратылып
укылуы турында сөйләде. Ә. Исхак төрекмәнле
каләмдәш дусларына Мәхтүмколыйның татар теленә
тәрҗе
158
Семинарга килүчеләр соңыннан язучылар союзы
идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар,
Казанның тарихи урыннарында, предприятиеләрендә һәм
төзелешләрендә булдылар.
Башлап язучыларның Мөслимдә уздырылган
семинары бер атнага якын дәвам итте. Анда X. Кашапов,
Р. Галиева, Ф. Латыйпов, Н. Сабиров һәм башка
иптәшләрнең кулъязмалары тикшерелде. Семинар эшенә
катнашу өчен Казаннан шагыйрь Г. Хуҗиев һәм язучы А.
Расих килгән иде. Алар яшь авторларның хикәяләренә,
шигырьләренә анализ ясап, уңышлы һәм кимчелекле як-
ларны конкрет мисалларда күрсәттеләр, әйбәт әсәр язу
өчен тормыш эчендә, халык арасында кайнарга,
күренекле әдипләребез- нең иҗатларын тирәнтен
өйрәнергә, иҗатта кыю һәм үз-үзеңә таләпчән булырга
кирәклекне әйттеләр.
Семинар соңында А. Расих һәм Г. Хуҗиев район
культура йортында, китапханәдә, Мөслим һәм Күбәк урта
мәктәпләрендә үткәрелгән очрашуларда булдылар.
ШАГЫЙРЬ ХӘСӘН ТУФАН КИЧӘСЕ
1960 елның декабрендә күренекле татар совет
шагыйре Хәсән Туфанга 60 яшь тулды. Шул уңай белән
язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында шагыйрьнең
иҗатына багышланган тантаналы кичә уздырылды.
Кичәне шагыйрь С. Хәким ачты. X. Туфанның тормыш
һәм иҗат юлы турында докладны Ә. Исхак ясады.
Доклад тәмамлануга, сүз Татарстан АССР Верховный
Советы Президиумы секретаре һ. Галиевкә бирелде. Ул
шагыйрь X. Туфанны тууына 60 ел тулу уңае белән һәм
татар совет әдәбиятын үстерүгә куйган хезмәтләре өчен
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының
Почет Грамотасы белән бүләкләү турындагы указны
игълан итте һәм бу зур бүләкне юбиляргә тапшырды.
Аннары X. Туфанга башка төрле бүләкләр һәм адреслар
тапшырылды, җәмәгать оешмаларыннан, укучылардан
килгән күп санлы телеграммалар, котлаулар укылды.
Кичәнең икенче бүлегендә зур концерт куелды. Анда
җырчылар һәм нәфис сүз осталары шагыйрьнең укучылар
арасында популяр әсәрләрен башкардылар.
ОЧРАШУЛАР, КИЧӘЛӘР,
КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР
3 0 ноябрьдә Мәгариф эшчеләренең үзәк йортында
районнардан килгән мәктәп директорлары һәм уку-укыту
бүлеге мөдирләре «Совет әдәбияты» журналы
авторлары? белән очраштылар. Журналның җаваплы
редакторы А. Гумеров татар совет әдәбиятының бүгенге
торышы, бурычлары турында информация ясады һәм
очрашуга катнашучыларны «Совет әдәбияты» журна-
лының 1960 елдагы эше, быел аның битләрендә
басылачак яңа әсәрләрнең исемлеге белән таныштырды.
Аннан соң шагыйрь Ә. Ерикәй тыңлаучыларга яңа
әсәрләреннән үрнәкләр укыды һәм җыр өлкәсендә ничек
эшләве турында сөйләде. Очрашуга килгән X. Туфан,
үзенең шигырьләрен укыганнан соң, бүгенге поэзиябез
турында кайбер фикерләрен, аерым шагыйрьләр
турындагы истәлекләрен уртаклашты.
25 ноябрьдә язучыларның Г. Тукай исемендәге
клубында шигырь кичәсе уздырылды. Анда Ә. Ерикәй, Р.
Әхмәтҗанов һ. б. лар үзләренең яңа шигырьләрен
укыдылар. Соңыннан Воровский исемендәге клубның
үрешчән сәнгать драмколлективы чыгышы булды.
Казандагы М. Горький исемендәге клуб каршында
культура университеты эшләп килә. Аның 14 декабрьдә
үткәрелгән чираттагы дәресе «Спартак» комбинаты
эшчеләренең яшь язучылар белән очрашуына багыш-
ланды.
Кереш сүзне филология фәннәре кандидаты Н.
Гыйззәтуллин сөйләде. Б. Камалов, Г. Мөхәммәтшин, А.
Салахетдинов, Г. Зәй- нашева һ. б. яшь язучылар
тыңлаучыларны үзләренең яңа әсәрләре белән
таныштырдылар.
8 декабрьдә Дербышка эшчеләр поселогының
культура сараенда «Совет әдәбияты» журналы
укучылары конференциясе булып үтте. Анда 500 гә якын
кеше килгән иде.
Журнал редакторы А. Гумеров үзенең кереш сүзендә
«Совет әдәбияты»нда быел нинди яңа әсәрләр
басылачагы, журнал авторлары белән укучылар
арасындагы элемтәнең, иҗади дуслыкның көннән-көи
ныгый баруы турында сөйләде.
Журнал турында фикер алышуда катнашучылар
«Совет әдәбияты» битләрендә соңгы вакытта басылып
чыккан әсәрләрнең уңышлы һәм кимчелекле якларына
шактый киң тукталдылар, һәм теләкләр әйттеләр.
Китапханә эшчеср r w- .
г. Әпсэләмов Ә п Ога,бУЛЛИМ Ф'Х8С"“- пяп ’ Д^в^ов,
С. Хәким 11. б.
ларның журналда басылып чыккан әсәрлә-
I мактап телгә алганнан соң, журналда әдә и
тынкыйтькә, юмор һәм сатирага аз Урын бирелүен
тәнкыйтьләде.
аводта эшләүче М. Гыйльфанова журнал битләрендә
зур язучыларның тормышларын һәм иҗатларын
чагылдырган монографияләр, истәлекләр укырга теләвеи
белдерде. Р. Ибраһимов журнал укучыларына тәкъдим
ителә торган әсәрләрнең сыйфатына, актуальлегенә
аеруча зур игътибар кирәклеген әйтте. Аннан соң ул
журналда «Хезмәт геройлары», «Үзешчән сәнгатькә
ярдәмгә» дигән бүлекләр ачарга, яңа җырларга күбрәк
урын бирергә тәкъдим итте.
Штукатурчы кыз Н. Усманова төзүчеләр тормышын
чагылдырган әсәрләргә журнал битләрендә аз урын
бирелүе турында әйтте.
Конференциягә килгән язучылардан Ф. Хөсни, Г.
Минский, М. Хөсәен, И. Юзи- ев, Р. Гәрәй тыңлаучыларга
үзләренең әсәрләрен укыдылар, Ә. Еники әдәбиятка
кагылышлы кайбер мәсьәләләр турында, запастагы
генерал-лейтенант, Советлар Союзы Герое Г. Сафиуллин
Бөек Ватан сугышы турындагы кайбер истәлекләрен
сөйләде.
Г. КАШШАФ — ФИЛОЛОГИЯ ФӘННӘРЕ
КАНДИДАТЫ
15 декабрьдә В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан
дәүләт университетының тарих-филология факультеты
каршындагы Гыйльми советның чираттагы утырышында
тәнкыйтьче һәм педагог Г. Кашшаф филология фәннәре
кандидаты исемен алу өчен «Татар совет әдәбияты
үсешенең төп этаплары һәм Муса Җәлил иҗаты» дигән
темага диссертация яклады. Рәсми оппонентлар
филология фәннәре докторы профессор Л. Җәләй,
филология фәннәре кандидаты доцент X. Госман
иптәшләр һәм философия фәннәре докторы, профессор
М. Абдрахманов, СССР Фәннәр Академиясенең Казан
филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият
секторы мөдире, филология фәннәре кандидаты Г. Халит,
яшь галимнәрдән — филология фәннәре кандидатлары Р.
Башкуров, X. Курбатов, драматург Р. Ишморат
диссертантның бу хезмәтен һәм гомумән татар әдәби
тәнкыйтен үстерүдәге эшчәнлеген югары бәягә лаек дип
билгеләделәр. Гыйльми совет Г. Каш- шафка
бертавыштан филология фәннәре кандидаты дигән
гыйльми дәрәҗә бирү турында карар чыгарды.
ТЕАТР КАРШЫНДА ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘ
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
каршында драматургларның әдәби берләшмәсе • төзелде.
Ул театр һәм драматурглар арасындагы элемтәне, иҗади
дуслыкны ныгыту, драматургия өлкәсендә каләм көчен
сынаучы яшь авторларның профессиональ осталыкларын
үстерү, аларны тәрбияләү эше белән шөгыльләнәчәк. Бер-
ләшмә составына X. Вахит, Ю. Әминев, А. Гыйләҗев, Ш.
Хөсәенов, И. Юзиев һ. б. лар кертелде.