Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРДӘМ ҺӘМ ДУС СЕМЬЯДА

Халык бик хаклы рәвештә коммунизм манифесты дип атаган партиябезнең яңа Программасы проектын киң катлау хезмәт ияләре чын күңелдән хуплап һәм яклап каршы алдылар. Эпохабыз өчен искиткеч әһәмияте булган бу документның һәрбер җөмләсен укыганда күңелләребез Ватаныбыз өчен горурлану һәм коммунистик төзелешнең юлбашчысы һәм җитәкчесе Коммунистлар партиясенә кайнар мәхәббәт хисләре белән тула. КПСС Программасы проектын өйрәнгәндә Бөек Ватаныбызның үткәне, бүгенге көне һәм гүзәл киләчәге күз алдында тагын да ачыграк сурәтләнә. Программаның «Партиянең милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге бурычлары» дигән бүлегендә күп милләтләрне берләштергән Советлар Союзы дәүләте үсешенең гаҗәп бай тәҗрибәсенә йомгак ясала, ленинчыл милли политиканың практикада тормышка ашырылуы, элекке заманнарда артта калган милли окраиналарның экономикалары һәм культураларының күтәрелүе, халыклар дуслыгының куәте һәм ныклыгы, интернационализмның һәм туганнарча ярдәмләшүнең тагын да ныгуы бурычлары, милләтләрнең бер-берсенә тагын да якынаюы һәм тулы бердәмлеккә ирешүе гаҗәп җыйнак, ачык һәм анык итеп әйтелә. Социализм шартларында милләтләр чәчәк ата, аларның суверини- теты ныгый, барысы да тигез хокуклы булган милләтләр бердәм социалистик нигездә тормыш коралар, һәр халыкның материаль һәм рухи ихтыяҗлары бер дәрәҗәдә канәгатьләндерелә. Гомуми тормыш интереслары белән бердәм семьяга берләшкән барлык милләтләр бергәләп уртак максатка — коммунизмга баралар. Никита Сергеевич Хрущев, социализм халыкларны берләштерә һәм туганлаштыра, ди. Бу положениенең тормышчаилыгын һәм тирәнтен дөреслеген, аның совет кешеләре алдында искиткеч зур перспективалар һәм киң горизонтлар ачканын безнең Татарстан мисалында да күрергә мөмкин. Партиябез һәм бөек Ленин ихтыяры белән территориясендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылган элекке Казан губернасында хәзерге заман мәгънәсендә алганда промышленность бөтенләй булмаган. Монда авыл хуҗалыгы җитештергән чималны эшкәртүче примитив предприятиеләр генә эшләп килгән. Х Ю Крестьян хуҗалыклары чын-чыннан хәерчеләрчә көн кичергәннәр, алар- нын өчтән берсенең аты, 21 процентыннан артыгының сыеры, ә ^процентының гомумән бернинди терлеге булмаган. 200 мең крестьян хуҗалыклары ни барысы 320 мең десятина җир, ә 835 эре хуҗалык (алпавытлар, байлар) ярты миллионнан артык десятина җир биләгән. Халыкның һәрбер 1000 нән 821 е укый-яза белмәгән, бөтен губернада ни барысы 1 массовый китапханә, 11 клуб учреждениесе, 9 киноустановка эшләгән, аның каравы губернада 1437 кабак, 680 чиркәү, 1890 мәчет булып, һәрбер 800 кешегә 6 поп һәм мулла туры килә торган булган. Ленинчыл милли политиканы тайпылышсыз үткәрә барган партиябез элек артта калган милли окраиналарның факттагы тигезсезлеген бетерү буенча искиткеч зур эш башкарды. Бишьеллыклар чорында Татарстан промышленностеның үсеш темплары Бөтенсоюз темпларыннан өч тапкыр артык булды. Беренче бишьеллыкта республиканың халык хуҗалыгына ел саен капитал салу 178,9 миллион сумга җитсә, икенче бишьеллыкта ул — 271 миллионга, өченче бишьеллыкта — 303 миллионга, дүртенче бишьеллыкта — 499 миллионга, бишенче бишьеллыкта — 2 миллиард 34 миллионга, ә 1958 елда 3 миллиард 455,6 миллион сумга җитте. Жан башына промышленностьның валовой продукция җитештерүе 1926 елгы 5 сум 80 тиеннән 1960 елда 687 сум 60 тиенгә хәтле үсте. Промышленность эшчеләре саны, 1940 елгы белән чагыштырганда, 2,1 тапкырга артты. Татарстан хәзер Ватаныбызның эре индустриаль районнарының берсенә әйләнде, ул нефть чыгару, мех әйберләре, кинофотопленка эшләп чыгару буенча беренче урында тора. Боларның барысы да халыкның тырышлыгы һәм бөек рус халкының һәм башка халыкларның туганнарча ярдәме, Коммунистлар партиясенең республикабыздагы җитештерүче көчләрне үстерү турында өзлексез кайгыртуы нәтиҗәсендә булдырылды. Менә шуңа күрә дә республикабыз хезмәт ияләре Татарстанның экономикасын һәм культурасын бар яктан да үстерүе өчен партиябез Үзәк Комитетына, Совет хөкүмәтенә, бөек рус халкына чын күңелдән рәхмәт укыйлар. Программа проектында күрсәтелгәнчә, яңа промышленность үзәкләре оешуы, табигый байлыклар ачылып эшкәртелә башлавы халыкны хәрәкәткә китерде, халыкларның үзара аралашуын киңәйтте. Хәзер Татарстанда 44 милләт халкы яши һәм коммунизм төзү өчен фидакарьләрчә көрәшә. Республиканың халык хуҗалыгында 32 милләт халкының уллары һәм кызларыннан гыйбарәт булган югары һәм урта квалификацияле белгечләр эшли. Татарстанның нефть запасларын эшкә кертүгә бөтен ил катнашты. Татарстанның ул чакта нефть чыгару эшен белгән хәзерлекле кадрлары да, хәзерге заман техникасы да, нефть промыселларын үстерү өчен кирәкле гыйльми көчләре дә юк иде. Әгәр Татарстан бу зур эшкә бер ялгызы гына керешкән булса, — иң уңай чакта да — андый базаны .булдыру өчен аңа бөтен бер гасырлар кирәк булган булыр иде. Капиталистик чолганыш шартларында исә Татарстан җир асты чималга бай колониаль илләрнең авыр һәм кызганыч хәленә дучар булыр иде. Бөек Октябрьга кадәр дөньяның нефть «корольләре» безнең як җирләренә кул суза башлаганнары билгеле бит. Баку, Грозный, Уфа, Краснодар, Пермь, Мәскәү һәм күп кенә башка шәһәрләр безнең белән белгечләрен туганнарча уртаклаштылар. Промышленностьның барлык төрләре диярлек безнең өчен менә дигән техника әзерләп бирде. Менә мондый хезмәттәшлек халыкларны тагын да ныграк берләштерә, элекке иске заманнарда бер-берсеннән аерып тотылган һәм һич үтеп булмастай булып тоелган киртәләрне алып ташлый. Барлык милләтләрне берләштерә торган уртак нәрсә беренче планга чыга. Программа проектындагы «Төрле милләттәге совет кешеләренең рухи йөзенең яңа тип иҗтимагый мөнәсәбәтләр тудырган һәм СССР. 11 халыкларының иң яхшы традицияләрен үзендә гәүдәләндергән гомуми билгеләре барлыкка килде» дигән гүзәл сүзләрен без тирән дулкынлану белән укыйбыз. Партиягә, хөкүмәткә бирелгәнлек, бөек оешканлык, аңлылык, фидакарьлек, коллективизм һәм дуслык хисе, интернациональ бурычларны аңлау, бердәм максатка — коммунизм төзүгә омтылу — болар барысы да, алар нинди телләрдә сөйләшүләренә карамастан, Татарстанда яши торган хезмәт ияләренең барысы өчен дә хас сыйфатлар. Коллективның һәрбер члены ана сөте белән үзләштергән үз халкының иң яхшы сыйфатларын һәм традицияләрен үзенең иптәшләре белән уртаклаша. Хезмәттә һәм көнкүрештә совет халыклары рухи яктан баеганнан-байый баралар. Элек татарлар гына яши дип саналган районнардан Әлмәт, Азнакай, Баулы, Ютазы һәм башка районнарда бик характерлы үзгәрешләр туды. Ул районнарда хәзер бик күп милләт халыклары кешеләре — татарлар, руслар, украиннар, чувашлар, мордвалар, марилар, белоруслар, башкортлар, латышлар, таҗиклар, әрмәннәр, балкарлар, кабардалылар, каракалпаклар, кареллар, комилар, осетиннар, адыгейлылар, длтайлылар, еврейләр һәм башкалар яши. Иң зур мех комбинатында унбиш, җитен комбинатында унбер милләт вәкилләре эшли. Бу барлык предприятиеләр өчен дә характерлы хәл. Буа районының «Коминтерн» колхозында, Октябрь районының «Путь к коммунизму» колхозында татарлар, чувашлар, руслар бергә эшлиләр. «Социалистик Татарстан» газетасы битләрендә әле күптән түгел генә язылганча, рус кызы Мария, татар кызы Нәфисә һәм чуваш кызы Анастасия дуңгыз симертүне яхшырак оештыру буенча ярышалар, тәҗрибәләрен, белемнәрен уртаклашалар, Туган илнең байлыгын арттыралар. Советлар Союзында азчылык милләт халыклары милли яктан янәсе' кысылалар, азчылык милләт халыкларына карата янәсе колонизаторлык миссиясе үткәрелә дип лыгырдаучы төрле буржуаз идеологларның кабахәт ялганнарын без ачу һәм нәфрәт белән кире кагабыз. Әйе, патша Россиясендә колонизаторлык политикасы һәм төрле чикләүләр үткәрелә иде. Патша хөкүмәтенең кодексларында, уставларында, уложениелә- рендә бик күп төрле өлкәләрдә милли изү һәм милли тигезсезлек беркетелә торган 160 тан артык статья булган. Бөек Октябрь социалистик революциясе боларның барысын да юк итте, ленинчыл милли политика, милләтләрнең тигезлек һәм чәчәк ату политикасы тантана итүгә иреште. Коммунистлар партиясе хезмәт ияләрен интернационализм һәм дуслык рухында тәрбияләү, милли кадрлар җитештерү, буржуаз милләтчеләргә каршы, милли чикләнүгә һәм эгоизмга каршы көрәшү буенча титаник эш башкарды. Татар халкының явыз дошманнары — татар буржуаз милләтчеләре, солтангалиевчеләр, сыйнфый аерымлануны инкарь итеп, татар хезмәт ияләре арасында мөселманнарның берләшүенә чакырган, панисламизм һәм пантюркизм идеологиясен таратырга азапланган, татар халкын бөек рус халкыннан аерырга тырышкан чакта, партиябезнең Үзәк' Комитеты шушы дошманнарны фаш итүдә Татарстан партия оешмасына бик зур һәм бик кыйммәтле ярдәм күрсәтте. Татарстанда идеология эшендә булган ялгышларны, үткән заманны идеаллаштыру, байлар-ханнарны мактап җырлаган Идегәй дастанын популярлаштырырга теләү кебек ялгышларны партиябез Үзәк Комитеты зур түземлелек һәм чыдамлылык белән төзәтте. Әле якын еллар эчендә генә татар мәктәпләре эшендә КПССның 1атарстан Өлкә Комитеты юл куйган ялгышларны төзәтүдә дә партиябезнең Үзәк Комитеты эшлекле ярдәм күрсәтте. Шул ук вакытта КПСС Үзәк Комитетының кадрларга булган зур һәм аталарча игътибарына 12 да тукталырга, милләтчелектә һичбер нигезсезгә гаепләнгән шактый язучыларны, башка иҗат эшчеләрен һәм партия-совет эшчеләрен Үзәк Комитетның аклаганын да әйтергә кирәк. КПССның яңа Программасы проекты СССРда коммунизм җиңү белән милләтләр үзара тагын да ныграк якынаячагын, аларның экономик һәм идея ягыннан уртаклыгы артачагын, аларның рухи йөзенең гомуми коммунистик билгеләре көчәячәгеп аеруча басым ясап әйтеп үтә. Ләкин, диелә проектта, милли аермаларның бетүе, бигрәк тә телдәге аермаларның бетүе, сыйнфый аермаларның бетүенә караганда, шактый дәвамлырак процесс. Милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең коммунистик төзелеш барышында туа торган барлык мәсьәләләрен партия, пролетар интернационализм позицияләрендә торып, ленинчыл милли политиканы тайпылышсыз үткәрү нигезендә хәл итә. «Партия, диелә проектта, милли үзенчәлекләрне санга сукмауга да, аларны күпертүгә дә юл куймый». Совет республикаларының туганнарча хезмәттәшлеге һәм ярдәмләшүе тагы да көчәячәк, һәр совет республикасының интересларын бөтен дәүләт интереслары белән бергә дөрес бәйләп, социалистик республикалар хуҗалыклары һәр яктан үстереләчәк. Программа проекты милләтләр арасында аралашу никадәр ныграк, булса, гомуми халык бурычларын аңлау дәрәҗәсе никадәр югарырак булса, урынчылык һәм милли эгоизм күренешләре шулкадәр тизрәк бетерелгәнен, культураларның шулкадәр якынайганын, аларның төрләре үзгәргәнен, яңа тормыш шартларына каршы килә торган нәрсәләрдән, барлык искелектән арынганын, барлык милләтләр өчен уртак интернациональ культура үскәнен аеруча көч белән әйтеп үтә. һәрбер халыкның прогрессив традицияләрен яклап, аларны барлык совет кешеләренең казанышына әверелдереп, партия коммунизм төзүчеләрнең барлык милләтләр өчен бердәм булган яңа революцион традицияләрен бөтен чаралар белән үстерә. Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә киләчәктә дә интернационализм принципларын эзлекле үткәрергә, социализмның мөһим казанышларыннан берсе булган халыклар дуслыгын ныгытырга, һәртөрле милләтчелек һәм шовинизм күренешләренә һәм калдыкларына каршы килешмәүчән көрәш алып барырга кирәк. Программа проектында ачык билгеләнеп язылган бу положениеләр милләтчелек, милли чикләнгәнлек, эгоизм ҺӘхМ милли масаюның һәртөрле күренешләренә каршы кискен көрәшкән хәлдә, хезмәт ияләре арасында интернационализм рухында тәрбия алып бару бурычларын бик ачык билгелиләр. Безнең һәр өлкәдәге эшчеләребез дә урынчылыкка каршы кискен көрәшергә, үзләренең һәрбер хәрәкәтен дәүләтнең уртак интереслары белән бәйләп алып барырга, предприятиеләр, колхозлар, совхозларның, һәрбер аерым участокның уңышлы эшендә уртак эшне—коммунизм төзү эшен күрә белергә, урынчылык интереслары рамкаларында бикләнеп калмаска тиешләр. Шундый фактны һич онытырга ярамый: кайбер вакытта аерым кадрларның политик яктан җитлекмәгән һәм чыныкмаган булуы нәтиҗәсендә милли чикләнү тенденцияләре күренә. Ул татар культурасының специфик үзенчәлекләрен күпертү, милләтләр арасындагы уртаклыкка һәм интернационализмга зарар итә торган рәвештә шул үзенчәлекләр белән мавыгу рәвешендә гәүдәләнә. Мәсәлән, кайбер әдәбиятчылар, филологлар, татар теленең сафлыгы өчен көрәшәбез дигән булып, уртак интернациональ терминнарга каршы гарәпчелекне, искергән һәм киң катлау халыкка аңлаеш- сыз терминнарны яклап чыктылар. Алар өчен, нефть диюгә караганда, жир мае дию янәсе матуррак яңгырый. Билгеле, бу чеп-чи архаизм һәм татар телен ул юл белән баету һич мөмкин түгел. Станиславскийның өйрәтүе татар драматургиясенә яраклы түгел, ул янәсе татар теленең сәхнә нечкәлекләренең спецификасын ача алмый дип расларга азап ланулар белән дә очрашабыз без. Татар музыка культурасы турында күптән түгел булып үткән кызу бәхәсләрдә кайбер кешеләр Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетында артистлар аяк бармаклары очына басып биегәнгә күрә, аны татар балеты дип булмый дигән көлке раслауларга җиттеләр. Композитор Нәҗип Җиһановның музыкасында «Сарман көе» моңы булмагач, ул янәсе татар милли музыкасына керә алмый дип сөйләүләр булды. Шундый акыллы башлар искергән рамкалардан чыгуны, татар музыкасының халыкларның гомуми культура байлыклары нигезендә үсүен халыкка хас булган милли формалардан качу дип аңлатырга азапланалар. Чынлыкта исә, безнең күп санлы талантлы язучыларыбыз, композиторларыбыз, художникларыбыз халыкның алдынгы традицияләрен зур хөрмәт белән саклап тагын да үстерәләр, башка тугандаш милләтләр халыклары белән уртак культура хәзинәсенә яңадаи-яңа байлыклар өстиләр. Бездә бит шундый хәлләр дә була: кайбер язучы бик урта кулдагы төссез, бик зәгыйфь кенә әсәр яза да, укучылар мине яратмыйлар, укымыйлар дип зарланып йөри. Шуннан ул татар культурасына янәсе тиешенчә игътибар юк дигән уйдырмалар уйлап чыгара. Идея-худо- жество ягыннан югары сыйфатлы булган, совет кешеләрен дулкынландыра торган чын сәнгать әсәре ул һәрвакытта да укучысын таба. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» СССР халыкларының 26 телендә, ә чит илләрдә 11 телдә басылып чыгуы, Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Габдрахман Әпсәләмовның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, яратып укылуы моны артыгы белән раслый. Чын мәгънәсендә дусларча тәнкыйть, иҗат интеллигенциясенең идея үсеше турында өзлексез кайгырту бу җитешсезлекләрне тизрәк бетерергә ярдәм итәчәк. Ләкин художниклар, композиторлар һәм язучылар үзләре дә үз иҗатларына таләпләрен арттырырга, укучылар һәм тамашачыларның фикерләренә ныграк колак салырга, үзләренә карата тәнкыйть сүзләре ишеткәндә, кайбер художниклар, композиторлар һәм язучылар әйткән кебек, укучылар белән тамашачыларның эстетик хәзерлеге әле минем иҗатым дәрәҗәсеннән түбән, миңа киләчәк буын чын бәяне бирер дип раслау кебек мәгънәсез һәм көлке масаюлардан котылырга тиешләр. Кызык килеп чыга бит: андый язучы, художник яки композитор данны киләчәк буыннан көтә, ә гонорарны хәзерге буын кешеләреннән таләп итә. Милли чикләнү ул язучының, художникның, композиторның яки башка иҗат эшчесенең туган ягын мактап җырлавында түгел, бәлки шул туган якка мәхәббәтнең социалистик Ватанга булган гомуми халык мәхәббәтен, барлык хезмәт ияләренең интереслары уртак икәнен мактап җырлауга кадәр күтәрелә алмавында, җирле милли рамкаларда бикләнеп калуында. Интернационализмның асылы эчтәлектә, югары идеялелектә, идеяне, халыкларның максатын, коммунизм төзү максатын гәүдәләндерә белүдә, заманыбызга лаеклы югары художестволы образлар иҗат итүдә. Рус, совет һәм дөнья классиклары әсәрләренең тәрҗемәләрен бездә төрле милләт халыклары бар җирләрдә дә үз ана телләрендә яратып укыйлар. Ул интернационализм хисләрен тагын да ныгыта, дөньяга карашны киңәйтә, хәзер СССРдагы барлык милләт халыкларының аралашуы һәм 'хезмәттәшлегенең көчле коралына әйләнгән рус теленең ролен тагын да күтәрә. Рус теле төрле милләт халыкларының улларын һәм кызларын туганлаштыра, шуңа күрә халкыбызның, рус телен үзенең икенче ана теле санап, аны үзләштерергә омтылуы бик табигый һәм закончалы хәл. Безгә мәктәпләрдә, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү белән бергә, рус телен өйрәнү эшен яхшырту буенча җитди чаралар күрергә кирәк. Безнец фәнни-тикшеренү институтларыбызга, әдипләребезгә социалистик татар милләтенең оешуы, дуслык һәм интернационализмның ныгуы турында монографияләр, гыйльми хезмәтләр булдырырга кирәк. Андый китаплар яшьләрне тәрбияләүгә зур ярдәм итәр иде. Бездә хәзер «Татарстан партия оешмасының тарихы» дигән очерклар төзелеп ята. Без аңарда Татарстанда татар буржуа милләтчеләрен аяусыз фаш иткән һәм ленинчыл милли политиканы тормышка ашыру өчен барган көрәшнең чын-чынлап эчтәлекле яктыртылуын көтәбез. СССР халыкларының какшамас дус семьясында, бөек Ленин милли политикасын тайпылышсыз тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Татарстанның экономикасы һәм культурасы чәчәк ата һәм үскәннән-үсә бара. Республикабыз хезмәт ияләре сөекле партиябезнең яңа Программасы проектын кайнар рәвештә хуплыйлар, заманыбызның шушы иң зур документында билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру өчен алар бөтен көчләрен, энергияләрен, инициативаларын һәм тырышлыкларын, бирерләр.