Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР

^Әдәбиятыбызга килә торган һәр- ^оер яңа исемне укучы зур кызыксыну белән каршы ала. Нинди багаж белән килә ул, нәрсә белән ■сөендерергә тели укучыны? Г. Мөхәммәтишының «Яз башы» 1 .исемле кыска хикәяләр җыентыгын кулга алганда, бездә дә шундый сораулар туды. Карап карыйк, нинди темалар һәм геройлар белән килә икән Г. Мөхәммәтшин? Җыентыкта аның 8 хикәягсе урнаштырылган. Хикәяләрнең күпчелеге авыл тормышын, аның Кешеләрен сурәтли. Аларда ‘автор мәхәббәт, дуслык, тәрбия, әхлак һ. б. шундый бүгенге көн өчен актуаль булган мәсьәләләрне күтәрергә һәм аларны әдәби тасвирлау чаралары .аша чишәргә омтыла. Г. Мөхәммәтшии — яшь язучы. Шунлыктан күп кенә хикәяләрдә яшьләр тормышы тасвирлануы бик.табигый. Җыентыкны «Унсигез яшь» исемле хикәя ача. 'Анда бүгенге авыл яшьләре сурәтләнә. Хикәянең үзәгендә бер-берсеи чын мәхәббәт бе- $ лән сөюче ике яшь — сыер савучы .Сөембикә һәм колхозчы егет Фәрит образы тора. Яшь язучы алар аркылы урта мәктәпне тәмамлап зур тормышка яңа аяк басучы колхоз яшьләренең уңышлы гына эшләнгән образларын бирә. Үзе тасвир итә торган тормышны яхшы белүе, сурәтләү чараларын шактый урынлы һәм оста гына куллануы яшь авторга геройларын тормышчан, җанлы итеп, аларның үзара мөнәсәбәтләрен, эшләрен табигый һәм укучыны кызыксындырырлык итеп күрсәтергә ярдәм итә. Мисал өчен шундый бер детальне алыйк. Беркөнне Фәрит су буенда- очратып, Сөембикәгә хат бирә. Кыз, берни аңламыйча, гаҗәпләнеп: — Почта кайтып та җиткәнмени? Хангәрәй абыйдан алдыңмы? Ник үзе өләшми? — дип сорый. Фәритнең шуннан соңгы үз-үзеи тотышын автор менә ничек сурәтли: «Фәрит кып-кызыл булды. Кулларын кая куярга белми: бер кесәсенә тыга, бер ала, күкрәк өстенә чалыштырып куеп карый. Аяк башы белән чирәмне казып-казып торды да, Шәргыя түтиләрнеңчабзар түбәләренә карап: — Хангәрәй өләшә торган хат түгел бу. Бу... Әй, үзең белерсең әле... — диде». (5 бит.) Бу юлларны укыганда укучы Сөембикәгә гашыйк булган оялчан Фәритне, чыннан да, җанлы итеп күз алдына китерә. Сүз Сөембикә исеменнән алып барылганлыктан, хикәядә лиризм шактый көчле. «Унсигез яшь» хикәясендә саф мәхәббәт һәм аңа омтылучы яшьләр турында сүз барса, «Зәңгәр күзләр» хикәясендә, киресенчә, кешенең бу изге хисенә мещаннарча караш фаш ителә. Мещанка Зәйтүнә Яз башы. Хикәяләр. Татарстан китап нәшрияты. 1961. Тиражы 6000. Бәясе 10 тиен. 152 образына аңа гашыйк булган өч eFgT — Марс, Вәли һәм Гәрәй! образлары каршы куелган. Бу өч егет өчен мәхәббәт кешене яхшылыкка, матурлыкка өндәүче, аңарда иң яхшы тойгылар уятучы көчле хис булса, зәңгәр күзле чибәр Зәйтүнә өчен ул бары тик шәхси һәм вак интересларга хезмәт итүче бер чара гына. Бу хакыйкатьне, белү әлеге өч егеткә бик авыр, ләкин айныткыч тәэсир итә. Нәтиҗәдә аларның Зәйтүнәгә булган мәхәббәт хисе соңыннан аңа карата нәфрәт хисенә әверелә. «— Күңелегезне төшермәгез, дуслар. Мин Зәйтүнәне сөйдем, хәзер дә сөям. Ләкин ул минем кешелегемне һәм иң нечкә сөю хисемне мәсхәрәләгән икән, мин аны беркайчан да кичермәячәкмен. Моңа кадәр ике ел буена мине җылытып, эшемне алга этәреп килгән бу хис үләргә тиеш. Шулай бит?» (71 бит)—ди Зәйтүнәне ташлап киткәндә геройларның берсе, укытучы Гәрәй, иптәшләренә. Зәйтүнә образында тышкы матурлык белән күңел азгынлыгы капма- каршы куелган. Тик бу образ әле тиешенчә, укучыны ышандырырлык итеп эшләнмәгән. Без аның белән бары хикәянең ахырында гына танышабыз. Зәйтүнә образы тулырак ачылса, ул хикәя үсеше процессында күрсәтелеп, шул үсеш процессында геройлар тарафыннан фаш ителсә, образ моннан бик күп откан булыр иде. Ә моның урынына ул бары эпизодик рәвештә генә бирелгән. «Ялдан кайтканда» хикәясе укучыда матур тойгы калдыра. Аның идеясе — гади совет кешесенең үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге, җәмәгать интересларын шәхси интереслардан өстен куюы. Хикәянең үзәгендә мәктәптә хезмәт дәресләре укытучысы Сафихан абзый образы тора. Иң беренче чиратта җәмәгать интереслары турында кайгыртуы (мәктәпкә бик кирәк булган хезмәт коралларын булдыру өчен Сафихан абзый бердәнбер кызы Гөлфиягә күлмәк алырга дигән акчаны да кызганмый), шул ук вакытта гадәттән тыш тыйнак, башкалардан ярдәм сорарга оялчаи булуы белән (юлга акча сорату нияте белән ул мәктәп директоры Саматка берничә тапкыр шалтырата, ләкин берсендә дә үтенечен әйтергә батырчылык итми) ул укучының игътибарын җәлеп итә, аңарда үзенәихтирам һәм мәхәббәт уята. Җыентык яшь язучының иҗади йөзен ярыйсы гына яктырта. Ул авторның беренче иҗади уңышлары белән беррәттән, аның кимчелекләрен, уңышсызлыкларын да күрсәтә. Авыл турында күп сөйләсә дә, Г. Мөхәммәтшпн бу темага багышланган кайбер хикәяләрендә бүгенге авылның хезмәтчел йөзен, анда бара торган бөек үзгәрешләрне, аның данлы кешеләрен тулы күрсәтә алмый, кайбер очракларда аларны, хәтта, ничектер, читләтеп үтә. Бары тик «Унсигез яшь» хикәясендә генә бүгенге колхоз авылы һәм аның кешеләре тулырак күренә. Шул ук вакытта яшь язучыга тормыш хакыйкатен ачып бирүдә әдәби осталык һәм тәҗрибә җитмәве бик нык сизелә. Менә «Каклаган каз» хикәясе. Автор анда теманы, образларны ачуда, безнеңчә, ялгыш юлдан бара. Бу хикәядә әдәбиятыбыз өчен бик мөһим булган мәсьәлә — балаларның атааналар алдында җавап- лылыгы мәсьәләсе күтәрелә. Ачык әйтик: бу — соңгы елларда әдәбиятта бик аз яктыртылган тема. Ул турыда күренекле рус совет драматургы А. Арбузов та үзенең бер чыгышында ачынып әйтеп киткән иде. Аның күптән түгел язылган «Югалган малай» пьесасы нәкъ әнә шул темага багышланган да. Г. Мөхәммәтшинның бу юнәлештә эшләргә омтылуы, һичшиксез,, куанычлы факт. Тик менә, кызганычка каршы, ул бары тик омтылу гына булып калган әле; хикәядә тема тиешле дәрәҗәдә ачылмаган. Хикәядә бердәнбер улы ташлап киткән ялгыз ана Зөләйха образы бирелә. Зөләйха апа улы Алмазны сугыш елларында бик зур авырлыклар белән үстергән, аны кеше итү өчен көчен кызганмаган. Алмаз аның бердәнбер ышанычы, таянычы. Ләкин чынлыкта ана уйлаганның бөтенләй киресе килеп'чыга. 153 Алмаз, армиядән кайткач, анасы белән рәтләп сөйләшеп тә тормый, Урал якларына, урман эшенә китеп бара. Зөләйха апа менә инде ике ел аның кайтуын көтә, ләкин Алмаз кайту түгел, ичмасам, аңа бер генә хат та язып карамый. Шуннан чыгып, автор, билгеле, ананы яклый, укучыда аңа карата ихтирам, ә Алмазга карата нәфрәт уятырга тырыша. Авторның әйтергә теләгәне шул: ана үз баласы алдындагы изге бурычын үтәде, димәк, ул укучы ихтирамына лаеклы. Ә бала үзенең анасы алдындагы бурычын үтәмәде, димәк, укучыда аңа карата нәфрәт туарга тиеш. Беренче карашка, бу дөрес. Ләкин укучыда сорау туа: ә нилектән соң Алмаз шундый юньсез булып үсте? Монда бик күп сәбәпләр табарга мөмкин булыр иде. Кешенең үсүе, яшәве төрле-төрле объектив һәм субъектир факторлар белән бәйләнгән. Ләкин кешене тәрбияләү турында сүз барганда бик әһәмиятле бер факторны һич тә истән’ чыгарырга ярамый. Мәсьәлә шуида ки, кеше башлангыч тәрбияне семьяда ата-аналарыннан ала. Бу билгеле бер дәрәҗәдә аның киләчәктә үз-үзен тотышын, нинди юлдай китәсен билгели. Димәк, теге яки бу кешенең кем булып үсүендә башка бик күпләр белән бер дәрәҗәдә аның ата-аналары да җаваплы. «Каклаган каз» хикәясендә кешелексез, җансыз Алмаз турында сүз алып барганда авторга бу моментны бик тә күз алдында тотарга кирәк иде. Ана да гаепле бит. Автор Зөләйха апаны тулы- сынча аклап дөрес эшләми. Бит Алмазны ул артык иркәләгән, дөрес тәрбия бирмәгән һәм нәтиҗәдә улы аңа төкереп караучы юньсез бер бәндә булып үскән. Бу хәл — тормышта, кызганычка каршы, әле очрый торган хәл. Авторга ана образын сурәтләгәндә менә шушы линиядән китәргә, Алмазның бүгенге үз-үзен тотышы бер үк вакытта Зөләйха апаның аңа биргән ялгыш тәрбиясе җимеше итеп тә күрсәтергә кирәк иде. Бу автор әйтергә теләгәннең киресенә, ягъни ана үз баласы алдындагы бурычын үтәмәде дигән логик нәтиҗәгә китерер иде. Авторның үзе күтәргән теманы тиешенчә төшенеп җитмәве, өйрәнмәве, кирәкле тормыш ситуациясен таба һәм тирән итеп сурәтли алмавы зур теманың югалып калуына, хикәянең уңышсыз чыгуына китергән. Әсәрнең темасы белән аны ачар өчен алынган тормыш ситуациясенең туры килмәве җыентыкка кергән башка кайбер хикәяләрдә дә очрый. Менә «Калай түбәле йорт» хикәясе. Анда автор, мөгаен, авыл тормышының яхшыруын, матурлануын күрсәтергә омтылгандыр. Бу, билгеле, бик әһәмиятле. Чөнки соңгы 'елларда партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең авыл хуҗалыгы турында бертуктаусыз кайгыртуы аркасында авыл хуҗалыгы үзенең үсешендә зур уңышларга иреште, колхоз кешеләренең тормышы һәм көнкүреше бик нык яхшырды, матурланды. Бу тарихи үзгәрешләрне әдәбиятта киң һәм тулы яктыртырга кирәк. Г. Мөхәм- мәтшин үзенең бу хикәясендә шуны максат итеп куйган да. Сүз юк, автор матур тема күтәргән, ләкин аны ачарга тиешле тормыш күренешен таба алмаган, һәм тема коры декларация генә булып калган. Бу исә, үз чиратында, хикәянең икенче зур җитешсезлеген тудырган: аңарда эчтәлек ярлыланган, саеккан, авторның игътибары форма матурлыгы булдыруга гына тупланып калган. Хикәянең сюжеты ясалма һәм укучыны ышандырырлык түгел. Биредә сюжет авылга килгән ике журналистның үз танышлары урынына ялгыш икенче кешеләргә барып керүләрен һәм шунда кунак булуларын күрсәтүгә корылган. Автор мондый ситуациянең табигый булуын күрсәтергә теләсә дә укучы аңа ышанмый. Ка ра инде, нинди киң күңелле кеше икән Гөлйөзем! Ул гомерендә бер дә күрмәгән ике ир кешене, алар- ныңкем икәнен дә сорап тормыйча, (дөресрәге, бу мәсьәлә аны бөтенләй кызыксындырмый) зур шатлык белән каршы ала һәм кунак итә. Гаҗәп ясалма ситуация. Шул ук 154 вакытта мәгънәсез дә. Хикәяне укыганда укучы, бары сюжет үсеше артыннан гына күзәтеп бара. Аны геройлар да кызыксындырмый, аннан соң аларның кызыксынырлык җире дә юк ич. Хикәядә барысы да ал да гөл: пөхтә геройлар, мавыктыргыч ситуация! Тик эчтәлек юк, образларның үсеше, ачылышы юк. Хикәядә хәл ителгән төп нәрсә — ул да булса башта геройлар арасында туган ясалма аңлашылмаучылыкның соңыннан ачыклануы. Шундый ук хәлне без «Якташлар» хикәясендә дә күрәбез. Аңарда автор тагын мавыктыргыч -сюжет, икенче төрле әйткәндә, форма матурлыгы өчен эчтәлеккә зарар итә. Хикәя, ничектер, серле башлана. Яна спектакльнең премьерасы барганда тамаша залында ике егет — Илдус һәм Фоат очраша. Стилягаларча киенгән Фоат, гади генә киеменә һәм зур, кытыршы кулларына карап, Илдусны авылдан килгән дип уйлый һәм: — Сез үзегез авылдан ахры? — дип соравына Илдус: — Әйе, авылдан, — дип җавап биргәч, ул үз фикеренә бөтенләй ышана. Ә менә Илдус Фоатны кем дип әйтергә дә кыймый. Шушы мәгълүматлардан башка без хикәя ахырына кадәр геройлар турында башка бернәрсә дә ишетмибез. Бу билгесезлек,, серлелек, әлбәттә, укучыны интригалый. Хикәя дәвам итә. Геройлар сөйләшәләр, ләкин боларның берсе дә укучыны кызыксындырмый, аның игътибарын бары бер сорау били: кемнәр соң бу геройлар, кайда эшлиләр алар? Ләкин автор җавап бирергә ашыкмый. Ул укучыга серле генә итеп әйтә: «Үзең уйлап кара»,—ди. Укучы уйлана-уйлана һәм үзлегеннән геройларны «таный» башлый: Илдус, мөгаен, авылда эшлидер, бәлкем, тракторчыдыр да әле. Ә Фоат инде шәһәр егете булырга тиеш... Шулай уйланып торганда, хикәя ахырында автор, ниһаять, серне ача: хикәя дәвамында үзен бик белдекле кеше итеп күрсәтергә тырышкан Фоат чынлыкта авылдан качып, хәзер шәһәрдә теләсә нинди кәсеп белән яшәүче шикле бер бәндә, ә тыйнак аз сүзле Илдус (менә гаҗәп!) сәхнәдә куела торган пьесаны язган кеше икән. Автор безне менә ничек шаккатырмакчы була, ләкин бүгенге укучыны андый әйберләр белән үзеңә карату бик кыен шул. Автор турыдан-туры персонажларның үзләренә тукталса, алар арасында тормышчан конфликт тудырып (бу очракта ул бик мөмкин һәм табигый булыр иде), һәм шул нигездә, уңай персонаж — Илдус образы аша тискәре персонаж — Фоатны фаш итсә, безнеңчә, бик актуаль яңгырашлы әсәр чыккан булыр иде. «Калай түбәле йорт» һәм «Якташлар» хикәяләрендә яшь язучы иҗаты өчен зарарлы бер күренеш— аның форма белән мавыгуы, эчтәлекнең тирәнлегенә һәм байлыгына .тиешле игътибар бирмәве чагыла. Форма бары тик үз эченә зур эчтәлек алганда гына игътибарга лаеклы. Моны бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый, ә әдәбият дөньясына яңа гына аяк басучыларга бигрәк тә. «Автобус кичегеп килә» хикәясе җыентыктагы уңышлы чыккан хикәяләрнең берсе. Автор анда кечкенә деталь аркылы зур мәгънә бирергә тели. Хикәя Себердә булган бер вакыйганы тасвирлый. Моңа кадәр язучы күпчелек татар укучысына бик таныш булган җирләрне, ягъни татар авылын һәм аның кешеләрен сурәтләгән иде. Ә «Автобус кичегеп килә» хикәясендә ул Себер табигате күренешләрен һәм кешеләрен ярыйсы гына оста итеп күрсәтә алган. Хикәядә станциягә кичегеп килгән автобус шоферының ярты юлда кинәт авырып китүе һәм әле күптән түгел генә аңа ачулары кабарган пассажирларның шоферны үлемнән коткарып калырга омтылулары сурәтләнә. Пассажирлар арасында төрле яшьтәге, төрле характерлы, төрле профессия кешеләре бар. Ләкин автобуста барганда туган җитди моментта аларда совет кешеләренә генә хас булган бер сыйфат — авыр хәлдә калган кешегә ярдәм итү теләге алгы планга баса. Ә менә хикәядә шул сыйфатны ачып бирүдә тиешле эзлеклелек юк. Бу ясакта И. Г аза иптәш «Совет әдәбияты» журналында басылган бер мәкаләсендә бик ачык әйткән иде инде. Ул анда хикәядә шофер авырып киткәнгә кадәр сюжетның һәм образларның табигый, җыйнак, эзлекле һәм укучыны ышандырырлык булып үсүен, ә аннан соң боларның юкка чыгуын һәм автор фикеренең яп-ялангач калуын күрсәткән иде. Шул ук вакытта И. Гази яшь язучы Г. Мөхәммәтшин хикәясенең иң зур кимчелекләреннән берсе — аның төрле-төрле борылмалы ситуацияләр, көтелмәгән ачышлар белән укучыны шаккатырырга омтылу икәнен күрсәтә. Бу хәл «Яз башы» җыентыгына кергән күп кенә хикәяләргә хас. Без инде моны «Калай түбәле йорт», «Якташлар» хикәяләрендә дә күрдек, шул ук нәрсә «Зәңгәр күзләр», «Иван мулла»да да күренә. «Зәңгәр күзләр» хикәясендә Зәйтүнәнең сөйгән егетләрен алдап йөрүе, «Иван мулла»- да элекке «мулла», ә хәзер кошлар фермасы мөдире Ибәтулла белән станциядән бер атта утырып кайтучы кәләпүшле кешенең элек Ибәтулланы алдап «муллалык»та п йөрткән афер-ист икәне шулай ук ' бары тик’ хикәя ахырында гына ачыла. Г- Мөхәммәтшиннең бу хикәяләрендә күренекле Америка новеллисты О. Генри стиле үзен бик сиздерә. Аның новеллалары, гадәттә, борылмалы сюжетларга, көтелмәгән ачышларга корылган. О. Генри тормышны үзенең идея-эстетик программасыннан чыгып сурәтли. Үз новеллаларында ул социаль проблемалардан читкә китәргә, тормыштагы социаль каршылыкларны йомып калдырырга омтыла, һәм моның өчен махсус алымнар куллана. Нәтиҗәдә аның новеллаларында тормыш хакыйкате дөрес ачылмый. Ә менә Г. Мөхәммәтшин аларны турыдан-туры үз иҗатына күчерергә һәм бүгенге совет ч ы н- б арлыгын шулар ярдәме белән сурәтләргә омтыла. Билгеле, без әдәби мирасны файдалануга каршы түгелбез. Тик монда шаблонга юл куелмаска тиеш, аны иҗади файдаланырга кирәк. Шул ук вакытта аңа тәнкыйть күзлегеннән карарга кирәк икәнен дә онытырга ярамый. Кыскасы, «Яз башы» җыентыгы Г. Мөхәммәтшинның әле бик нык өйрәнергә тиешлеген күрсәтә. Хикәяләрдә кызыклы гына темалар күтәрелсә дә, аларны тулы, дөрес һәм укучыны ышандырырлык итеп ачуда авторга әдәби тәҗрибә һәм осталык җитми. Ләкин боларны булдырырга мөмкин. Без киләчәктә Г. Мөхәммәтшин үз иҗатында бу җыентыгына хас булган җитешсезлекләрдән арыныр һәм укучыларга тирән идея эчтәлекле, әдәби эшләнеше тиешле дәрәҗәдә булган әсәрләр бирер дип уйлыйбыз. Моның шулай булачагына чын күңелдән ышанасы килә.