Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ

Татарстан Халык Хуҗалыгы Советының һәм Профсоюзлар Өлкә Советының 1961 ел 22 сентябрь карары белән Казанның 13 номерлы фабрикаJ ? 'тиесе исеме бирелде. ' < битле, коңгырт күзле, төз гәүдәле бу хатын фабриканың хезмәг һәм хезмәт хакы бүлеге начальнигы Инна Константиновна Вовченко. Без аның белән таныш идек инде. Ул мине фабрикага алып керде. Киң асфальт юлның ике ягында да алмагачлар. Алмагачлар арасында рәсемнәр күренә. «Мәгъсүмә Фәйзрахманова. Мастер ярдәмчесе», «Па- •вел Морозов. Мастер ярдәмчесе», «Нәҗип Кәримов. Слесарь», «Пелагея Грачева. Буяучы», «Нина Грудева. Тукучы», дип укып барам. — Безнең фабриканың иң алдынгы кешеләре, ветераннары, — диде Нина Константиновна. — Алма буламы соң? — дип сорадым мин, агачларга ымлап. — Быел бик уңды. Бар уңышыбызны диярлек балалар бакчасына, яслегә тапшырдык. Алма бакчасы артында карлыган, кура җиләге куаклары да бар әле. Җиләк-җимеш тә күп булды! — Кемнәр карый соң аларны? — Үзебезнең эшче-хатын кызлар, фабрика коллективы! Монда элек алабута да кычыткан гына үсә иде. Алабута да кычыткан. Анды-й җирләр миңа таныш. Ә завод яки фабрика ишек алдында алабута белән кычыткан арасында өелеп яткан тимер-томыр, чүп-чар урынына алма бакчасы чәчәк атуы, җиләк- җимеш агачлары үсүе — монысы инде чынлап та яңа кешеләрнең хезмәткә, тормышка, дөньяга яңача карашлары. Алмагачлар яннарыннан түргә үткәч, безнең алга икенче сокланырлык матур күренеш килеп басты. Уңда да, сулда да, алда да — гөлбакча. Нинди генә чәчәк юк монда. Боларны да фабрика эшчеләре үзләре күмәкләшеп утырталар икән. Алда зур гына ап-ак бер бина. Ишектән кергәч, идәнгә карап туктап калдым. Ул шулкадәр чиста, аңа урамнан кергән аяк киеме белән басарга уңайсыз кебек. Ленинградта Кышкы сарайга экскурсиягә бар- Тан чагым исемә төште. Аның залларына үтәр алдыннан, урамнан кергән аяк киемеңне саласың да, өйдә генә йөри торган чүвәк киясең. Монда да шулай итәсе килде, зиннәтле сарай кебек чиста бит! Без бригадалардан бригадаларга, участоклардан участокларга, цехлардан абриканың тимер челтәрле капкасы янында бер хатын басып тора. Планетка тараган коңгырт чә- $ сына коммунистик хезмәт предприя- | чен җил тузгыта. Чандыррак 128 цехларга үтәбез. Монда эшчеләр күп түгел. Зур-зур станок- 9. ВС. Ә." № 10. 129 лар, машиналар үз алларына эшлиләр. Аларның эшен күзәтеп торучы кызлар, вакыт әрәм итмичә, китап, журнал укыйлар. Тәрәзә яннарында кышын-җәен ямь-яшел булып утыра торган де- коратив агачлар, гөлләр күзгә ташлана. Гөлләр арасында: «Монда П. Грачева һәм К. Мөхәммәтҗановалариың коммунистик хезмәт бригадасы эшли», «Монда П. Морозов һәм А. Галимоваларның коммунистик хезмәт бригадасы эшли» дигән язулар күренеп кала. Буяу бүлеге тагын да матуррак булып күренде. Монысын эшчеләр утырткан, иркәләгән агачлар-гөлләр түгел, ә зур коллективның җимешләре: ал, кызыл, яшел, зәңгәр һәм башка бик күп төрле матур төсләр — ишек алдында үстерелгән чәчәклектәге төсләрдән дә матур төсләр, атлас тасмалар бизи. ...Бик кечкенә идем әле, әни мине эшләгән җиренә алып бара торган иде. һич онытылмаган. Башта без, төрле хайван тиреләре өелеп-өелеп яткан сасы ишек алдыннан үтеп, каралы-сарылы, куркыныч бина эченә керә идек. Әни мине ишек янында рак бер читкә тире өстенә утырта иде дә үзе эшчеләр арасына кереп югала иде. Бу бинаның эче томанлы, парлы, идәне пычрак, зурзур чаннардан сулышны кысарлык сасы бу күтәрелеп тора, эшчеләр берберсен рәтләп күрмиләр дә. Беркөнне минем яныма озын буйлы, чандыр, сары йөзле бер абый килде дә, аркама кулын куеп: — Нихәл, энекәш, Гелекин заводын карарга килдеңме? Кара, кара! Эшчеләрне тереләй гүргә кертә торган завод шушы була инде ул, — диде. Аннары кесәсеннән чүпрәккә төрелгән ике телем икмәк чыгарып берсен миңа тоттырды да, — без икмәкне менә шулай эшләп алабыз, акыллым! — дип, пар бөркеп торган казаннар янына китте. Минем тыным кысыла, күңелем болгана, башым әйләнә башлады. Янымда гына, тире алам дигәндә, бер эшче ыңгырашып ауды. Аны эшчеләр бергәләшеп күтәреп ишек алдына алып чыктылар. Ул эшченең аягына түләмә дигән тире авыруы йоккан булган. Ә ул «балаларым ач калмасын» дип егылганчы эшләгән дә эшләгән. Гомумән, түләмә чире эләкми калган эшчеләр монда сирәк булган. - Мин ярым караңгы, юеш, сасы завод эчендә йоклап киткәнмен. — Әйдә, балам! — дигән тавышка күземне ачтым. Әнием, кулымнан җитәкләп, ишек алдына алып чыкты. Аның йөзе тагын да саргая төшкән, үзе көчкә-көчкә генә атлый, тәмам арыган иде. Шуны да хәтерлим: бер тапкыр безгә өч кеше керде, берсенең кулы, икенчесенең яңагы бәйләнгән, өченчесе көчкә-көчкә атлый иде. Алар, әлеге тирече Гелекин- да түләмә эләктергәч һәм эшли алмый башлагач, урамга куылып чыгарылган эшчеләр иде. — Чык, Сәгадәт, — диделәр алар әнигә, — башка берәр эшкә кер, улыңны үстерәсең бар бит!.. Тукай әнә шул безнең әниләр эшләгән завод турында: Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан; Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан, — дип язган. Ә менә мии бөтенләй башка фабрикада йөрим. — Гөлбакча бит бу! — дип, мин шатланып үземә-үзем әйткән сүзләрне тагын бер кабат кабатладым. ...Атлас тасмалар туку бүлегенең ишеген ачып берничә генә адым үткән идем, кызлар шау-шуын ишеттем. Станокларны икегә аерып торган шактый киң коридордан түргәрәк үтеп әйбәтләп карасам, кызлар кемнедер түгәрәкләп сырып алганнар да шау-шу килеп исәнләшәләр, аның битләрен сыйпыйлар, яңагыннан үбәләр. — Мәгъсүмә апа кайткан! — Мәгъсүмә апа, ниләр күрдең, сөйлә! — Тагын да матурлангансың! 130 Әнә шундый тавышларны тыңлый-тыңлый алга үтәм. Шул чакта кичә генә танышып үткән смена мастеры Екатерина Ивановна Белоконь килеп чыкты. Кара чәчле, шомырт кара күзле, уйчан чандыр йөзле, урта оуилы, җитез хәрәкәтле бу хатын әле кызлар сырып алган иптәш белән оик әйбәтләп күреште. Аннары, кызлар янына мине дә чакырып: Таныш булыгыз, фабрикабызның атаклы тукучыларыннан, коммунистик хезмәт бригадасы бригадиры, мастер ярдәмчесе Мәгъсүмә Фәйзрахманова! — диде. Смена мастеры Белоконь кебек үк кап-кара чәчле, кара күзле, үзе янындагы кызлардан шактый калку, Идел буенда туса да, Казагстан далалары кызына охшаган бу тукучы, Кара диңгез суларында коеньгп, Кырымда халыкара пансионатта ял итеп, дөнья күреп кайткан икән. Ул өенә әле кичә кич кенә кайтып төшкән, ләкин түзмәгән, иртә белән иртүк фабрикага, үз бригадасы кызлары, үз цехы тукучылары хәлен белергә ашыккан. — Безне сагындыңмы? — дип сорады кечкенә буйлы бер кыз. — Бик сагындым, җаннарым! — дип җавап бирде аңа Мәгъсүмә. Шул арада әлеге күңелле шау-шулы, гөрләп торган төркем янына озын буйлы, чәченә көмеш бөртекләре йөгерә башлаган, ә үзе яшь чырайлы бер ир кеше килеп басты. Алар дусларча күрештеләр. Ул Фәйз- рахманова белән янәшә эшләүче, коммунистик хезмәт бригадасы бригадиры Павел Морозов булып чыкты. Станокларга җан керде, смена вахтага басты. Мәгъсүмә эшкә тагы ике көннән чыгарга тиеш икән. Кызларны, дусларын күргәч, эш тә башланып киткәч, аңа ты'нычланып кайтып китәргә дә ярый иде. Ләкин ул кайтырга ашыкмады, цехта калды һәм, смена мастеры Белоконь, ярышташы Морозов белән бергә, цех конторасына юңәлде. Фәйзрахманова Кырымда ял итеп кайткан арада, аның бригадасы белән Морозов җитәкчелек иткән икән. Мәгъсүмә ин элек үз бригадасы членнары турында сорашты: Мария Бирюкова белән Мария Карпова һаман шулай әйбәт кенә эшләделәрме? Рәисә Мөхәм- мәтгалиева белән Рәисә Зыятдинова темпларын төшермәделәрме? Әзинә Нәбиуллина алдынгылыкны бирмәдеме? Раиса Козина дүртенче станокка күнегәме? Аннан соң ул Павелның үз бригадасындагы кызлары турында сораштырды. Рокыя Гыймадетдинова, Кафия Хәмидуллина, Елена Чекмарева кебек бик яхшы тукучыларның соңгы күрсәткечләре белән кызыксынды. Декретка чыккан Валентина Серованың сәламәтлеге, хәле ничек икән? Алмалар җыйганда бригада кешеләре катнашканмы? Ул алмаларны ясле һәм балалар бакчасына вакытында тапшырдылар микән? Мәгъсүмәнең сорамаганы, белешмәгәне калмады. Бер ай үткән бит, бер ай! Бер ай эчендә хәзер әллә ниләр була. Әнә Герой очучы _ космонавт Герман Титов бер тәүлек тә алтмыш минутта Җир шарын унҗиде тапкыр әйләнеп, Айга кадәр очып, Зөһрә кызны якыннан күрерлек араны узды! Хәзер заман вакыты ай белән түгел, минутлар, секундлар белән үлчәнә. Бездә дә шулай: бер тукучы, мәсәлән, производствода ел буена һәр көнне бер генә минутына экономия ясап эшләсә дә планнан тыш 100 мең метр тасма бирә ала! Павелның җавапларын тыңлап Мәгъсүмә бераз тынычлангандай булды, ләкин ул тышкы тынычлык кына иде. Чөнки бригадир иптәше аңа алын-гөлен генә түгел, ә бергәләп бетерәсе кимчелекләр турында да сөйләде. Мәгъсүмә бригадасында дүрт станокка күчкән яшь тукучы Раиса Козина, үз көченә үзе ышанмагандай, каушабрак эшли, ритмга керә алмый. Павелның үз бригадасында озак ялга чыккан Серова станокларында эшләргә калган һәм, әле өйрәнчектән генә өч станокка күчкән Мәрьям Җамалиева яхшы гына эшли башлаган. Ләкин аның янындагы дүртенче станок бу сменада тик тора, тизрәк дүртенче станокта да эшләргә өйрәтеп, бу яшь тукучыны да алдынгы итәсе иде! 9. ВС. Ә." № 10. 131 Фәйзрахманова белән Морозов — ике мастер ярдәмчесе, ике атаклы бригадир, ике ярышташ, смена мастеры яныннан әнә шулай дусларча сөйләшәсөйләшә цехка чыктылар. Алар тукучыларның әле берсе, әле икенчесе янында туктыйлар, машиналарның салмак гөрелтесенә колак салалар, кызларның эшләрен, хәрәкәтләрен күзәтәләр. — Әнә берсе туктады, — диде Мәгъсүмә. Ә мин бернәрсә дә ишетмим дә, күрмим дә, аңламыйм да. Алар сосалар беркетелгән кылычсыман зур деталь — батан турында әйтәләр икән. Мәгъсүмә, борылып, сул ягына карады. Бая искә алынган үз бригадасы тукучысы Раиса Козина станогы туктаган икән. Зарар юк, бер оч кына өзелгән. Ләкин, Раиса аны ялгаган арада, икенче станокта да бер жеп өзелде. Мәгъсүмә станокны туктатты да өзекне үзе ялгап куйды. Ике станок та яңадан гөрелди башлады. — Апа! — бу сүзне Козина татарча әйтте, аннары уенчыклары еш ватылып йөдәгән нәни кыз бала шикелле мөрәҗәгать итеп: — Тизрәк килегез, һаман өйрәнеп җитә алмыйм, һаман каушыйм, — дип оялып кына станокларына карады. — Борчылма, сеңелем, хәзер күнегәсең инде! — диде мастер ярдәмчесе аның күңелен күтәреп. Морозов комплекты янына җиткәч, 'алар Мәрьям Җамалиева янында тукталып тордылар. Чыннан да күптән түгел бер станокта да көч-хәл белән, курка-курка гына эшләгән ул кыз, бригадирның һәм алдынгы кызлардан Рокыя Гыйлаҗетдинова, Кафия Хәмидуллинаның дусларча булышлыгы белән өч станокта да әйбәт кенә эшли башлаган. Бригадирлар дүртенче станокка килделәр: — Яхшы станок! Тик торуы гына яхшы түгел. Их, Мәрьямне дә тизрәк шушы дүртенче станокка күчерсәк! — Эшләтербез, бергәләшеп булышырбыз, — диде' Мәгъсүмә, — бригадабыз белән шефка алырбыз! Фәйзрахманова ялдан кайтып эшкә чыккан көнне, аларныЦ бригадалары кичке сменага киләчәк, ә Морозов бу сменага чыга алмый, ул мәктәпкә укырга барырга тиеш икән. — Бик яхшы! Укырга кирәк, Павлик. Кичке сменада синекеләргә булышырмын! Алар саубуллаштылар. Мәгъсүмә, ишек алдына чыгып, ике ягы да чәчәкләр белән бизәлгән юлдан уңга — фабкомга таба юнәлде. Фәйзрахманованы озаттык та яңадан цехка кердек. Морозов әле- /Аәгъсүмә өчен дә эшли, һичбер түләүсез, үзе белән ярышучы алдынгы бригаданың данын төшермәс өчен, коммунистларча ярдәм итү рәвешендә эшли икән. Мин аның белән якыннанрак танышырга теләдем. Ташчы улы, Казан «Швеймехпром»ының тегү машиналары буенча слесаре, Осоавиахим мәктәбендә инде шоферлыкка да өйрәнгән унҗиде яшьлек Павел Морозов 1944 елда үзе теләп Хәрби Диңгез Флотына китә. Кронштадтта махсус отрядта өйрәнеп, торпеда катеры матросы була һәм Көнчыгыш Пруссия ярларында фашистларны тар-мар итүдә катнаша. Сугыш беткәч ул тагын флотта, илебез чикләрендә кала һәм аннан 1953 елда Казанга кайтып, шушы фабрикага килә. Аиы яңа гына оештырылган производствога өйрәнчек итеп алалар. Бара-тора ул туку эшенә өйрәнә. Буш вакытларында фабриканың башка цехлары белән дә таныша. Инде аны тегүчеләр бүлегендә килеп чыккан «аварияләрме бетерү, теге машиналарны рәтләп ходка җибәрү өчен дә чакырып ала башлыйлар. Ә ул һаман өйрәнә. Тиздән, яңа производство үзенчәлекләрен, яңа машиналарда эшләү серләрен яхшырак белеп, өйрәнеп кайтыр өчен аны Мәскәү янындагы туку фабрикасына җибәрәләр. Морозов аннан атаклы мастер Капраловтан бик күп нәрсә өйрәнеп, тәҗрибә 132 алып кайта. Күп тә үтми, Морозов үзенә беркетелгән машинаның җитештеручәнлеген кискен күтәрүгә ирешә. Аны мастер ярдәмчесе итеп билгелиләр. Ике ел буена намус белән эшләү, эзләнү, иҗат итү нәтиҗәсез калмый: аның комплекты фабрикада атаклы Фәйзрахманова комплекты кебек үк таныла. Бригада членнары хезмәт хакын да әйбәт ала башлыйлар, эшләр күңеллеләнеп китә. Фабрикада ике ел эшләгәч Морозов партия сафына алуны үтенеп гариза бирә. — Яхшы иптәш, ялкынлы комсомол, партиягә лаеклы кеше! — диләр аның турында һәм ул КПСС членлыгына кандидат итеп алына. ' Морозов тагын да тырышыбрак эшләргә тотына, күршедәге, ай саен артта сөйрәлүче комплект кешеләре турында да уйлана. — Әйе, артта калган иптәшләргә ярдәм кирәк. Павел Александрович, алар да бит безнең кешеләр. Үз урыныңа Борис Елисеевны — ышанычлы иптәшне куябыз, ә син арттагы комплектны алга тарт,—диләр аңа. Павел Морозов алда барган алтынчы комплекттан арттагы бишенме комплектка күчә. Аның китәсең белгәч, бригада кызлары бик борчылалар. — Кайгырмагыз, кызлар, — ди Морозов, — яныгызда, күрше комплектта гына булам бит. Минем урынга Борис Елисеев килә, бергәләп тырыша-тырыша күршеләрне үргә мендереп булмасмы? Кыскасы, «аврал», кызлар! Бишенче комплектта да өр-яңа станоклар тора. Кызлар да алтын куллы. Ә нәтиҗә? Нәтиҗә — утырып еларлык. Кызларның берсе ике станокта, икенчесе — өч, тик кайберләре генә дүрт станокта эшли. Берберенә булышу, артта калганнарга ярдәм турында беркем дә уйлап та карамый. Хезмәт дисциплинасы түбән. Бракның исәбе-хисабы юк. Хезмәт хакы да аз төшә. Ни эшләргә? Морозов иң элек кешеләрне өйрәнә, аларның һәркайсысы белән кызыксына. Аннары тукучылар белән ачык- тан-ачык сөйләшә һәм хезмәт дисциплинасын ныгыта. Бер кеше эшкә соңга калса яки сәбәпсез эшкә чыкмаса, яки цехка килеп тә рәтләп эшләмәсә, аны бригадада бергәләп тикшерәләр. Ә инде ул — гаепле кеше — алай да тиешле нәтиҗә ясамаса, дирекциядән аңа каты чара күрүне сорыйлар. Бара-тора эшләр юлга салына. Брак кими, беренче сортлы продукция чыгару арта. Кызлар икешәр станоктан өчәргә, өчәр- дән — дүртәргә күчәләр. Бригада инде югары үрмәли. Ә Морозов элекке бригадасын да онытмый, аңа да булыша. Киеренке хезмәт белән атналар, айлар үтә һәм иң артта калып килүче бишенче комплект үргә менә, маяк булып кабына. Морозов партия членлыгына гариза бирә. Фабрикага реконструкция башлана. Цехларга үз илебез заводларында иҗат ителгән яңадан-я,ңа станоклар кайта. Эшчеләр фабриканы киңәйтергә керешәләр: үз көчләре белән яңа корпуслар салалар, әле- дән-әле кайтып торган яңа машиналарны урнаштыралар һәм аларны өйрәнә-өйрәнә ходка җибәрәләр. Яңа станоклар куелган корпусларның берсендә төрле киңлектә атлас тасмалар туку башлана. Ләкин эш авыр бара: яңа станокларны өйрәнгән, белгән кадрлар җитми, брак арты брак чыга. Дөрес, тәҗрибәле тукучы, мастер ярдәмчесе Мәгъсүмә Фәйзрахманова бу яңа производствоны шактый тиз үзләштерә. Ләкин аның үзенә дә күп көч куярга, тукучыларның һәркайсына бик нык булышырга, брак, икенче сорт продукция булдырмау өчен бөтен көчне салырга туры килә. Мондый борылыш, күзгә күренә торган киеренкелек шушы комплектта гына сизелә. Ә башка комплектлар һаман көйгә керә алмый җәфаланалар. Күршедәге сигезенче комплект бригадасы бер дә алга атлый алмый. Ул бик күп брак чыгара. Сигезенче комплект тукыган меңәр метр тасма 133 фабрикага кире кайтарыла. Бу хәл киңәшмәләрдә, җыелышларда, партия оешмасында тикшерелә. Бракны бетерү өчен көрәш башлана. Шушындый авыр көннәрнең берсендә әлеге цехка Павел Морозов килеп керә. Ул яңа производство белән таныша, Фәйзрахманова белән киңәшә дә шушы сигезенче комплектка күчәргә карар итә. Шулай, итеп Морозов сигезенче комплектка килә. Аның хезмәт хакы сизелерлек кими. Кайбер кызлар шаяртып аны «мыеклы Гаганова» дип көлгәләп тә алалар. Ләкин ул елмая гына. Атлас тасма туку эшен җентекләп өйрәнү, яңа машиналарның үзенчәлекләрен белү, брак булдырмау юлларын табу өчен Морозов бик нык тырыша, вакыты белән дә, ялы белән дә исәпләшми. Бригадирның коллектив өчен чын күңелдән янып эшләвен, үзләренә һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер торуын күреп, кызлар да тырыша башлыйлар. Хезмәт дисциплинасын бозучыларга карата каты чара күрелә. Станоклар яныннан китеп, юк-барны лыгырдап вакыт әрәм итүләр бетә, эшкә җитди караш туа. Алар алдына инде чыннан да җитди бурыч: икешәр-өчәр станоктан дүртәр станокка күчү өчен хәзерләнү бурычы куела. 1957 ел Павел Морозов өчен иң авыр, иң борчулы ел була. Бик алҗыган чакларында күрше комплект җитәкчесенең булышкалап китүе, күршедәге кызларның аның бригадасындагы кызлар белән дуслык урнаштырулары, ярдәм итәргә торулары Морозовның күңелен юата. Бер тапкыр ул шулай бер станокта өзелгән җепне таба алмыйча, тукучы кызга булышам дип, шактый озак маташа. Бу хәлне күреп алган Фәйзрахманова алар янына килә дә әлеге өзелгән җеп очын бик тиз ялгап куя. — Барыгыз, иптәш Морозов, — ди ул аңа, — ашап, ял итеп килегез. Кызларыгызга үзем булышып торырмын. Бер сменада Фәйзрахманова бригадасы эшләгән якта, кайдадыр электр чыбыгы өзелә дә, ут сүнә. Берничә станок туктала, простой булу куркынычы туа. Монтер эзләп йөрергә кирәк була. Шул чагында алар янына Морозов килә. Ул өзелгән җирне тиз генә табып ялгый да, станоклар тагын гөрелдәргә керешәләр. Ике комплект кешеләренең дуслыклары ныгуы, үзара ярдәмләшүе, хезмәт дисциплинасының яхшыруы сизелерлек нәтиҗә бирә: Морозов тукучылары берәм-берәм дүртәр станокка күчәләр. Кызлар технология процессларын өйрәнәләр, квалификацияләрен күтәрү турында кайгырталар. Ләкин әле күпләрнең эш сыйфаты ягы аксый, нормалар үтәлми. Алай гына да түгел, фабрикадан чыккан продукцияне Мәскәү, я брак, яки өченче сорт дип, ящигыящигы белән кайтара. 1958 ел башында бу хәл бигрәк тә кабатлана. Партком, дирекция, тукучылар бик уйланалар, Морозов белән Фәйзрахманова тукучылар белән киңәшәләр һәм мондый күңелсез фактларга чик куела, фабриканың бөтен коллективы бракны бетерү өчен көрәшкә чыга. Мәскәү — Сортировочный депосы коллективы башлап җибәргән тарихи хәрәкәт — коммунистларча эшләү, коммунистларча яшәү өчен башланган хәрәкәт Советлар Союзының бер чигеннән икенче чигенә җәелә. Ул Мәскәү елгасы буйларыннан Идел, Кама буйларына — за- вод-фабрикаларда, буровойларда, нефть промыселларында, совхоз һәм колхоз кырларында тамыр җәя. Язгы җил белән бу хәрәкәт тасма туку фабрикасына да килеп җитә. Дөрес, ул хәрәкәтнең тылсымлы көчен әле күпләр тирән аңламыйча аптырап та калалар, аңа кушылып китәргә батырчылык итмиләр. Беренче үрнәкне алдынгы коммунистлар, күпне күргән тәҗрибәле тукучылар күрсәтә, алар сафына комсомоллар, яңадан-яңа көчләр кушыла. Фабрикада коммунистик'хезмәт ударнигы исемен алу өчен ярышны беренче булып ремонт мастеры А. Гусев, слесарьлардан 10. Филиппов, Н. Кәримов, токарь А. Галимов, батанчы И. Балыбердин башлыйлар. Бераздан инде коммунистик хезмәт 134 бригадасы исемен алу өчен көрәш башлана. Коммунистлардан П. Мо розов, Н. Танкеева, А. Федотова да ярышка кушыла. Алар сафына Мәгъсүмә Фәйзрахманова шикелле партиясез большевиклар, оста туку чылар, мастер ярдәмчеләре килә. 1960 елның көзендә коммунистик хезмәт ударнигы исемен алу өчен ярышучы эшчеләр фабрикада инде йөзләп исәпләнә, ә бригадалар саны .кырыкка җитә. Болар белән бергә. Галина Абрамова, Рәисә Гыйлаҗетдинова, Сания Динухова кебек кырыкка якын бик яхшы тукучы, Гаганова үрнәгендә, артта калган участокларга, бригадаларга күчәләр. Оста тукучылардан Александра Генералова, Рокыя Гыйлаҗетдинова, Елена Чекмарова, Әзинә Нәбиуллина җиһазлар җитештерүчәнлегенең 1965 елга билгеләнгән планын 1960 елда үтиләр. Коллектив җидееллыкны алты елда үтәү өчен көрәшкә чыга. Өлкән буын тукучы Мәгъсүмә Фәйзрахманова бригадасы эшләгән урын карап туймаслык бер матур участокка әверелә. Тирә-яклары чәчәк-гөлләргә бизәлгән станоклар барысы тигез ритм белән эшләп торалар. Брак бөтенләй бетерелә. Тукучы кызларның данлы исеме бөтен фабрикага тарала. Фәйзрахманова хезмәтне көннән-көн яхшырак оештыру, станокларны игътибар белән карап, төзек, әйбәт хәлдә сак- , лап, аларның җитештерүчәнлеген күтәрүне тәэмин'итү, бер генә сантиметр да калдык-постык булдырмау турында кайгырта. Алай гына да түгел, ул бик күп кызларны шефка ала, туку эшенең, куп еллык тәҗрибәсе белән уртаклаша. Производствога яңалык саен яңалык керткән бу бригадир үргә менеп торган Павел Морозовка һәм аның тукучыларына да булыша, ярдәм итә. Морозов бригадасы ярышка чыккач иң элек кимчелекләрне бетерү чаралары билгели. Морозов тукучыларыннан станокларын яхшы белүләрен таләп итә, техниканы ныклап өйрәнү һәм өлкән тукучылар тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен махсус укулар оештыра. Күрше бригада тукучылары мондагы яшьләрне шефка алалар һәм алар участогын да үрнәк төскә китерүдә булышалар. Сыйфат өчен, норманы арттырып үтәү өчен көрәш көннән-көн көчәя. Продукция сыйфатын тикшеру хәзер җәмәгатьчелек эшенә әверелә: әзер тасмаларны штат буенча билгеләнгән контролерлар түгел, ә эшчеләр үзара тикшерә башлыйлар. Бу яңа тәртип фабрикага шактый экономия бирә. Шунысы характерлы, әгәр Морозов бригадасы эшендә берәр кыенлык туса, ярдәмгә Фәйзрахманова бригадасы килә, ә Мәгъсүмә участогына ярдәм кирәк булса, морозовчылар ярдәм итә. Алар берсен-берсе куып җитеп артта калдыру турында түгел, бәлки иңгә-иң торып, бер сафта, бертигез атлап бару турында уйлыйлар. Мондый ярдәм, коллективчылык бригададан цехка, цехтан бөтен фабрикага, тукучыларның өйләренә, семьяларына да күчә. Бер тукучы авырса, аның өчен бөтен коллектив борчыла: ул кешенең янына — өенә баралар, ярдәм итәргә тырышалар. Хәтта театрларга да, киноларга да бергә, бер семья булып йёриләр. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, сыйфат өчен көрәш фабрикада җәмәгать эше белән бергә бәйләп алып барыла. Эшчеләр үз көчләре белән .яңа клуб салалар, яслене, балалар бакчасын, -пионер лагерен карыйлар. Алма бакчасы, җиләк-җимеш бакчасы утырталар. Коммунистларча хезмәт, коммунистларча яшәү әнә шулай канат җәя. 1960 елның февралендә, буранлы салкын көндә фабрикага җылы хәбәр килә: 104 эшчегә коммунистик хезмәт ударнигы һәм 28 бригадага коммунистик хезмәт бригадасы дигән мактаулы исем бирелә. Бу шатлыклы хәбәр бөтен фабриканы дулкынландыра. Хезмәттә яңадан-яңа уңышларга ирешү, җәмәгать эшендә активлыкны көчәйтү белән бергә, белем алу өчен дә көрәш башлана. Алдынгы тәҗрибәне уртаклашу мәктәпләре, культура университеты ачыла. Өлкән буын эшчеләр дә, яшь тукучылар да кичке мәктәпләргә, техникумнарга, училище һәм институтларга йөрергә керешәләр. 135 Морозов иптәш бу турыда менә болай сөйли: _ Ундүрт яшемдә җидееллык мәктәп тәмамлаган идем. Аннары укырга туры килмәде. Эшкә кердем. Унҗиде яшемдә үзем теләп Бөек Ватан сугышына киттем. Ә сугыштан соң тагын хәрби хезмәттә калдым. Флоттан кайтып Казанда фабрикада эшли башлагач, укырга керергә оялдым. Ә менә коммунистик .хезмәт бригадасы бригадиры булгач инде, укырга кермичә түзә алмадым. 1960 елда, яшем инде утыз дүрттә булса да, эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә сигезенче классны төгәлләдем, быел тугызынчыда укыйм. Ун классны тәмамлагач тагын укыйм, институтка керәм. Уку бер дә оят түгел икән! Тукучыларның яшь буыны вәкиле кап-кара кыйгач кашлы, йөзендә үзенә бер сөйкемлелек балкып торган бик җитез, чибәр кыз комсомолка Рәисә Мөхәммәтгалиева уньеллык белем алгач, әлеге фабрикага, иптәш Фәйзрахманова бригадасына өйрәнчек булып кергән. Тырышлыгы, мастер ярдәмчесенең булышлыгы белән ул катлаулы туку станогын бик тиз өйрәнгән һәм күп тә үтмәгән, ике станокта эшли башлаган. 1960 елның көзендә, икенче бер бик яхшы тукучы кыз Казан шәһәр Советы депутаты комсомолка Һәдия Гыймадиеваны институтка укырга озаткач, Рәисә аның постына баскан, дүрт станокта эшләргә күчкән. • ' _ Үз эшен бирелеп, янып, ялкынланып эшләү белән бергә, ул тәҗрибә уртаклашу мәктәбендә укый, квалификациясен камилләштерүне дәвам итә. Шулай итеп, коммунистик хезмәт бригадасы семьясында тагын бер яхшы тукучы арта. Рәисә институтка хәзерлек курсларына йөри, ә киләсе елда югары уку йортына укырга керәчәк. Эшчеләр фабрика клубына, культура университетына йөриләр, М. И. Глинка, П. И. Чайковский, А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой, А. М. Горький, Г. Тукай, М. Җәлил, С. Сәйдәшев иҗатларына багышланган лекция-концертлар тыңлыйлар, әдәби конференцияләрдә, диспутларда актив катнашалар. Габдрахман Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» исемле романына багышлап, авторның үзен дә фабрикага чакырып, конференция үткәрәләр, гаҗәп кызыклы, тирән фикерле чыгыш- > лар ясыйлар. Фабриканың директоры, тәҗрибәле тукучы коммунист Иван Иванович Филиппов белән шулай коллективның эшләре, уйлары, хыяллары турында сөйләшеп утырганда, ул бер характерлы фактка тукталды. Фабрикада инде күп еллар эшләп килә торган ике балалы бер эшче хатын, директор янына кереп, ире турында зарлана. — Түзәрлегем калмады, Иван Иванович, көнен-төнен исерек, туктала алмый, пенсиясен эләктерә дә тагын эчәргә китә, өс киемнәрен дә сатып эчеп бетерде инде. Балалар кызганыч. Аны кеше итүдә сез булыша алмассыз микән? Пенсиягә чыкканчы бик оста тегүче иде ул. Тегү • цехына урнаштырып тәрбияләп булмасмы!? Директор уйга кала. — Сөйләшеп карыйк, минем янга килсен, — ди ул. Икенче көнне Филиппов кабинетына култык таягына таянып калты- ранакалтырана сары йөзле, начар гына киенгән бер кеше керә. — Рәхим итегез, иптәш Бомбуркин!—ди директор, аны каршылап, — хәлләр ничек, әллә эшкә керергә исәпме? Бомбуркин оялып, уңайсызланып кына: — Керәсе иде шул, — ди. — Тегү цехына барып киңәшеп карыйк, тегүчеләр нәрсә әйтер ИКӘН... Тегүчеләр Бомбуркинны начар каршылыйлар. Директор аның шушы цехка эшкә керергә уйлавын әйтеп тә өлгерми, шау-шу китәрелә: Беләбез аны, кирәкми безгә андый исерек баш> — Инвалидлар йортына илтегез! Исереп аунап яткан кешедән нинди рәт чыксын! — Коллектив данын пычраттырмабыз! Суз Бомбуркинга бирелә. Ул үзен эшкә алуларын үтенә, эчмәскә сүз бирә. Тегүчеләр бераз йомшаралар. Бер сәгать чамасы дәвам иткән шау-шудан соң, аны өч ай сынау шарты белән, тәрбиягә алырга булалар. — Кара аны, Бомбуркин, сынатасы булма. Синең тормышың хәзер шушы коллектив белән бәйләнгән! — ди аңа директор. Юрий Бомбуркин тегү машинасы янына утыра. Бер-ике көн ул бик азапланып, калтыранып эшли. Аннары хәле яхшыра төшә. Хезмәт хакын өенә илтеп, хатынына тапшыралар. Шулай бер-ике ай үткәч, өс- башы юньләнә, сәламәтлеге дә әйбәтләнә башлый, эчүен ташлый. Мин аны сынау срогы үткәч, инде бишенче ае эшләгәндә күрдем. — Нихәл, иптәш Бомбуркин? — Әйбәт әле, рәтләнеп киләм, норманы 150 дән кимгә үтәмим. Болар мине нык тоталар. Бер тапкыр, иске гадәт буенча, магазинга барып кергән идем, кулымнан эләктерделәр дә, борып өйгә кайтардылар. Сыната яздым. Чыгарырлар дип куркам, боларның куллары нык, күзләре үткен, — дип сөйләп китте ул. 1960 елның апрель киче. Бәйрәмчә бизәлгән һәм халык шыгрым тулган яңа клуб эче дулкынланырлык минутлар кичерә. Фабриканың эшчеләре, инженер-техниклары коммунистик хезмәт ударникларының, коммунистик хезмәт бригадалары һәм коммунистик цехның көчләренә смотр ясыйлар. Фабриканың данын таГын да күтәрү өчен, аны иң үрнәкле предприятие итү өчен чаралар билгелиләр. Шушы кичтә бу чын новаторлар коллективы коммунизм төзү фронтының алгы сызыгына — коммунистик хезмәт предприятиесе исемен алу өчен көрәшкә чыгу турында тантаналы йөкләмә ала. Коммунистларча эшләү, яшәү, уку өчен көрәш тагын да кызып китә. Фабрика хезмәт күрсәткечләрен көннән-көн яхшырта, халыкка бары тик яхшы сыйфатлы гына продукция бирә. Хезмәт дисциплинасы чын мәгънәсендә үрнәк булырлык дәрәҗәгә күтәрелә. Прогул ясау, эшкә соңга калу, шуңа охшашлы башка кимчелекләр бөтенләй бетерелә. Инженерлар һәм техниклар, үз белемнәрен камилләштерә бару белән бергә, ял вакытларында да цехларга, бригадаларга киләләр, җәмәгать эше алып баралар, эшчеләрнең культура һәм техник белемнәрен күтәрүгә һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр. Советлар Союзы Коммунистлар ^партиясенең яңа Программасы проектын уку һәм тикшерү белән рухланган фабрика коллективы яңа уңышларга ирешә. Киеренке хезмәт белән яулап алган алдынгылык байрагын коллектив кварталдан кварталга нык тота. 1961 елның сентябре фабрикага чиксез шатлык китерде, аның коллективы зур бәйрәм кичерде. Татарстан Халык Хуҗалыгы Советының һәм Профсоюзлар Өлкә Советының 1961 ел 22 сентябрь карары белән бу фабрикага, республикада беренче буларак, коммунистик хезмәт предприятиесе дигән данлыклы исем бирелде. Коммунизм коллективы! Коммунизм фабрикасы! Менә ул бабаларыбызның бабалары гасырларча хыялланып яшәгән, безнең заманда тормышка ашкан бәхет! Менә ул азат хезмәт, тынычлык, дуслык тантанасы! Әйе, Казан тукучыларының яңа буыны — «киләчәк разведчиклары» коммунистларча эшләүнең, яшәүнең һәм укуның иң яхшы үрнәкләрен Татарстанда беренче булып күрсәтәләр. Алар партиябезнең XXII съезды хөрмәтенә зур җиңүләргә ирешеп, алга тагын да кыюрак атлап баралар.