Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

ТАТАРСТАН ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНЫҢ XXX ӨЛКӘ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ 26—27 сентябрьдә Татарстан партия оешмасының XXX Өлкә Конференциясе булып узды. Конференциядә КПСС Программасы проекты турындагы докладны КПСС Өлкә Комитеты секретаре М. 3. Тутаев, КПСС Уставы проекты турындагы докладны КПСС Өлкә Комитеты секретаре П. Р. Аз- букнн ясады. КПСС Өлкә. Комитетының беренче секретаре Ф. А. Табеев партия Өлкә Комитетының отчет доклады белән чыкты. Аннары сүз доклад ясау өчен КПССның Өлкә Ревизия Комиссиясе председателе П. П. Хорьковка бирелде. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча фикер алышулардан соң, КПСС Өлкә Комитетын, Өлкә Ревизия Комиссиясен һәм Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXII съездына делегатлар сайлау булды. КПСС Өлкә Комитеты составына сайланучылар арасында КПСС Өлкә Комитеты секретарьлары Ф. А. Табеев, В. П. Никонов, П. Р. Азбукин, М. 3. Тутаев, М. М. Репеев, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы председателе С. Г. Батыев, Татарстан АССР Министрлар Советы председателе урынбасары Д. С. Шакирҗанова, Татарстан мәгариф министры М. И. Мәхмү- тов, Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы В. И. Ульянов (Ленин) исемендәге Казан дәүләт университеты ректоры М. Т. Нужин, «Советская Татария» газетасы редакторы М. А. Колодин, «Социалистик Татарстан» газетасы редакторы Ш. X. Хамматов, язучы Мирсәй Әмир һ. б. иптәшләр бар. КПССның XXII съездына делегатлар итеп, тавыш бирү хокукы белән: А. А. Аб- дразяков, A. III. Абдреев, Г* С. Әпсәлә- мов, С. А. Айтова, А. И. Әюпов, А. Б. Бә- дыйгов, Н. А. Базаитова, С. Г. Батыев, A. А. Большаков, Г. Е. Боровиков, Г. 10. Вәлиева, Ю. С. Вовк, А. М. Галкин, Г. Г. Гыймазов, В. II. Горшков, О. И. Данилов, B. К. Егорова, Б. Г. Җәләлетдинова, М. Е. Захарова, С. Л. Князев, И. X. Козлов, Г. П. Кудаев, Ю. А. Кузнецов, Ф. П. Макаров, И. И. Максимов, М. К. Мамаков, Т. Ш. Мииазова, Р. Ш. Мингәрәев, Р. М. Мусин, Г. М. Мусина, К. Ш. Иәҗипов, A. И. Николаева, В. П. Никонов, 1Л. Т. Нужин, Т. П. Пушкарева, А. А. • Пырочкин„ С. А. Раздъякоиов, А. С. Садыйкова, Г. К. Сәләхетдинов, X. Н. Сафин, Ф. А. Та беев,. И. В. Тарарииа, С. А. Тимарин, А. Г. Тимченко, М. Т. Троицкий, П. Д. Тунаков,. B. Н. Уваров, И. А. Ухаткина, И. X. Һа- диев, Р. В. Хэлиуллии, М. Ш. Хөсәенов,. М. Ш. Шәйхелгалиев, Л. Р. Шэрифуллин, А. И. Шебунин, А. Т. Шмарев, Ә. Р. Ягъфэ- ров, С. 3. Япеев; киңәш бирү хокукы белән: Л. И. Волостнова, Р. Г. Гайиетдинов,. Г. Г. Гарифуллина, Г. К. Гыйматдинов һәм 10. К. Застела иптәшләр сайланды. СОВЕТЛАР СОЮЗЫНДА МАТБУГАТ Бөтенсоюз Китап Палатасы дәшриятьг «КПССның XX һәм XXII съездлары арасында совет матбугаты» дигән җыентык, чыгарды. Статистик материаллардан торган- бу җыентыкка тупланган саннар һәм фактлар совет халыкларының культура дәрәҗәсе үскәинән-үсә баруы турында сөйли. КПССның XX съездыннан соң СССРда китап бастырып чыгару 41 процентка үскән. Китап чыгару буенча безнең илебез хәзер дөньяда беренче урында тора. Советлар- Союзында һәр көн саен уртача өч миллион дүрт йөз мең данә китап басыла. Илдә газета һәм журналлар чыгару арта бара. Бөтенсоюз газеталарының бер чыккандагы гомуми тиражы, 1955 ел белән чагыштырганда, 1960 елда 1,6 тапкырга күтәрелде. 1961 елның беренче алты ае эчендә исә аларның тиражы 26 миллион данәгәартты. Республика, шәһәр һәм район газеталарының тиражлары да шактый үсте. «ТЫНЫЧЛЫК КӨНЕ» КИТАБЫ Илебезнең китап кибетләрендә һәм кооперация оешмаларында тиздән матбугатта басылып чыгачак «Тынычлык көне» китабына язылу дәвам итә. Мәскәү журналистлары хәзерләгән бу китап «Известия» газетасы нәшрияты тарафыннан чыгарыла.. Җыентыкның барлыкка килү тарихы шуннан гыйбарәт: заманында Алексей Максимович Горький кешелек тормышының бер* көне эчендә булып узган әһәмиятле вакыйгаларны чагылдырган китап иҗат итү идея^ сен күтәреп чыга. Шундый дата итеп 193^- 157 елның 27 сентябре билгеләнә. Хәзер, чирек гасырдан соң, Горькийның бу идеясе икенче чапкыр тормышка ашырыла. «Тынычлык көнеянең яңа китабында да 27 сентяорьдәге, бу юлы инде I960 елның 27 сентябрендәге, вакыйгалар тасвирлана. Сигез йөз бит күләмендәге бу зур җыентыкка дөньядагы барлык илләрдә чыгып килә торган меңәрләгән газета һәм журналларда басылган материаллар, безнең көннәрдә радиолардан тапшырыла торган хәбәрләрдән өзекләр урнаштырыла. Китапка йөзләрчә совет һәм чит ил хезмәт ияләре, шулай ук заманыбызның күренекле язучылары һәм публицистлары катнаша. Китапта берничә бүлек: «Үзара хезмәттәшлек итүче социалистик илләр», «Капиталистик дөнья», «Милли демократия дәүләтләре», «Колониаль һәм бәйле дәүләтләр» дигән бүлекләр бар. Зурлыгына яки картада күренмәслек дәрәҗәлә кечкенә булуына карамастан, һәрбер дәүләтнең тормышы китапта объектив һәм документаль нигездә яктыртыла. Китапның төп жанрын 27 сентябрьдәге вакыйгаларга багышланган һәм газета, журнал битләреннән, радиотапшырулардан алынган информацион хәбәрләр, мәкаләләр һәм комментарийлар билгели. Китапның дүрттән бер өлешен диярлек өч меңнән артыграк фоторәсем алып тора. Бу көндәге төп вакыйга — Генеральный Ассамблеянең совет делегациясенә Н. С. Хрущев җиләкчелек иткән XV сессиясе утырышлары — аерым бүлек итеп бирелгән. «Ике дөнья ярышы», «Капиталга каршы хезмәт», «Атом, күзәнәк, космос», «Олимпиада авазы», «һава торышы һәм күк» дип аталган бүлекләрдәге, шулай ук чирек гасыр дәвердә авиациянең, автомашинаның, архитектура һәм модаларның" үзгәрүләрен чагылдырган һәм «Безнең тирәбездәге тормыш» рубрикасы астында басылган битләрдәге материаллар тематик яктан бергә туплана. Китапта 1960 елның сентябрендә матбугатта чыккан хикәяләрдән, романнардан өзекләр басыла. Анда чит ил авторларыннан Джон Стейнбек, Грэм Грин, Альберто Моравиа, Луи Арагон, Франсуаза Саган һ. б. лар катнаша. «Тынычлык көне» китабы кешелек тормышының киң һәм күп планлы панорамасын сурәтли, ике иҗтимагый система — җиңү- ле рәвештә алга баручы яна социалистик һәм тарих тарафыннан үлемгә хөкем ителгән иске, капиталистик система арасындагы көрәшнең аерым бер моментын күз алдына китереп бастыра. КЫЙММӘТЛЕ ҖЫЕНТЫКЛАР СЕРИЯСЕ СССР Министрлар Советы янындагы Үзәк Архивлар Идарәсе, Октябрь революциясе һәм социалистик төзелеш Үзәк Дәүләт Архивы СССР Фәннәр Академиясенең Г М Кржижановский исемендәге энергетика институты белән берлектә «Россияне эпектрлаштыру буенча Дәүләт комиссиясе хезмәтләре» («ГОЭЛРО Хезмәтләре») дип аталган документаль җыентыклар сериясен дүрт томда бастырып чыгара. Җыелманың Россияне электрлаштыру буенча Дәүләт Комиссиясенең эшчәнлегенә багышланган беренче томы Соцэкгиз нәшрияты тарафыннан 1960 елның декабренда чыгарылган иде. Аның Төньяк районнарны электрлаштыру картинасын чагылдыра торган икенче томы 1961 елның дүртенче кварталында СССР Фәннәр Академиясе нәшриятында басылачак. Калган өченче һәм дүртенче томнарга илнең башка районнарын электрлаштыру турындагы документлар тупланган. Җыентыклардагы материалларда ГОЭЛРО Планын төзүдә һәм тормышка ашыруда В. И. Ленинның җитәкчелек роле шактый киң яктыртылган, күп санлы белдерүләрдә һәм документларда промышленностька, авыл хуҗалыгына һәм транспортка бәйләнешле күп кенә экономик һәм техник проблемалар күтәрелгән. Бу кыйммәтле җыентыклар сериясендә «ГОЭЛРО Пла- ны»н төзүчеләрнең тормыш юлы һәм эш- чәнлеге турында мәгълүматлар бирелгән. ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР КИҢӘШМӘСЕ 27—28 сентябрьдә ВЛКСМ Үзәк Комитетында яшь шагыйрьләр киңәшмәсе булды. Анда Россия Федерациясендә яшәүче яшь шагыйрьләр һәм төрле өлкәләрнең комсомол оешмалары вәкилләре чакырылган иде. Татарстаннан бу киңәшмәгә ВЛКСМ Өлкә Комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире урынбасары В. Аристов, шагыйрьләрдән Ш. Галиев һәм Р. Гәрәй барды. * Докладчы Ярослав Смеляков яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләүдә шагыйрьләр алдында торган бүгенге бурычлар турында сөйләде. Доклад буенча фикер алышулардан соң ВЛКСМ Үзәк Комитетының беренче секретаре С. Павлов зур речь белән чыкты. Киңәшмә эшендә ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретаре Л. Карпинский, СССР Язучылары Союзы идарәсе секретаре Н. Грибачев, РСФСР Язучылары Союзы идарәсе секретарьлары В. Перцов һәм С. Баруздин катнашты. ТАТАРСТАН ЖУРНАЛИСТЛАРЫ * СОЮЗЫНДА Татарстан Журналистлары Союзының сентябрь аенда уздырылган утырышына өлкә газеталары һәм журналлары, радио һәм телевидение редакторлары һәм бүлек мөдирләре чакырылды. Анда Татарстан Журналистлары Союзы идарәсе председателе Ш. X. Хамматов хәбәрчеләр һәм штаттан -тыш бүлекләр белән эшләү тәҗрибәсе турында доклад ясады. Фикер алышуда кат- , нашучылар штаттан тыш бүлекләр, эшче- авыл хәбәрчеләре постлары оештыруның матбугат, радио һәм телевидение өлкәсендә киң мөмкинлекләр ачуын, тематиканы баету һәм жанрларны төрләндерү, киңәйтү өчен уңай шартлар тудыруын күрсәтеп үттеләр. 158 Утырышта җирле матбугат мәсьәләләре белән шөгыльләнүче махсус комиссия составы расланды, штаттан тыш бүлек мөдирләренең республика киңәшмәсен һәм эшче авыл хәбәрчеләренең куст семинарларын үткәрергә карар бирелде. «АЛАР САФТА» ҖЫЕНТЫГЫН ТИКШЕРҮ Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубында яңа китап кичәләре уздыру матур традициягә әйләнеп бара. Сентябрь аенда үткәрелгән шундый кичәләрнең берсе Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар совет язучыларының әсәрләре тупланган «Алар сафта» исемле җыентыкны тикшерүгә багышланды. Кичәнең тантаналы өлешендә подполковник Козлов СССР Верховный Советы Президиумының татар совет язучысы Гадел Кутуйны үзе үлгәннән соң II дәрәҗә «Ватан ’ сугышы» ордены белән бүләкләү турындагы Указын укыды һәм кадерле бу бүләкне язучының тормыш иптәше Галимә Кутуевага тапшырды. Г. Кутуева шушы елның җәендә Польшада, иренең гәүдәсе күмелгән Згеж шәһәрендә булып кайткан иде. Кичәдә ул Польшада алган тәэсирләре белән уртаклашты. Язучының апасы Зәйнәп Кутуева энесенең балалык еллары һәм аның белән соңгы очрашулары турында сөйләде. Аннан соң чыгыш ясаган Самат Шакир «Алар сафта» җыентыгына әсәрләре кергән фронтовикязучыларның кулъязмаларына, көндәлекләренә һәм хатларына тукталды. Г. Кашшаф, А. Гумеров, Г. Әпсәләмов, М. Әмир һәм сугышта үлгән шагыйрь Габдулла Галиевның абыйсы Шамил Галиев гомерләрен ил бәхете өчен биргән язучылар турында җылы истәлекләр белән чыктылар. Кичәнең художество бүлегендә Казан дәүләт консерваториясе студентлары концерты булды. Анда Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган язучыларның әсәрләре дә башкарылды. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Шагыйрьләр секциясенең 5 сентябрьдә булып үткән утырышы балалар язучысы Г. Нәбиуллин иҗатын тикшерүгә багышланды. Кереш сүзне Н. Дәүли сөйләде. Фикер алышуда катнашкан X. Туфан, Г. Ху- җиев, 3, Нури, Г. Бакир, Җ. Тәрҗеманов, С. Шакир һ. б. лар Г. Нәбиуллинның балаларда табигатькә, хезмәткә, укуга мәхәббәт тәрбияли торган шигырьләренә аерым- аерым тукталып, алардагы уңышлы һәм кимчелекле якларны конкрет мисалларда күрсәттеләр. Киләчәктә балалар психологиясен тагын да ныклабрак өйрәнү, әдәби телне туктаусыз үстерү, бүгенге көй темаларын киң яктырткан әсәрләр иҗат итү буенча авторга күп кенә киңәшләр бирелде. 18 сентябрьдә Казанда яшәүче рус язучылары секциясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда А. Королевның «Нарат турында җыр» исемле повесте тикшерелде. Повесть бүгенге авыл тормышын, терлекчелектә эшләүчеләрнең фидакарь хезмәтләрен яктыртуга багышланып язылган. К. Лебедев, Т. Журавлев, Г. Паушкии, 10. Бе- лостоцкий һ. б. лар бу әсәрнең уңышлы һәм кимчелекле якларына тукталдылар, аны төзәтү буенча конкрет тәкъдимнәр әйттеләр. ••• *?• 21 сентябрьдә Татарстан Язучылары Союзының тәрҗемәчеләр секциясе утырышы- булды. Аида секциянең 1961 елиың дүртенче кварталы өчен эш планы расланды. Утырышка рус теленнән татарчага һәм татар теленнән русчага тәрҗемә итүчеләрдән1 А. Гумеров, Я. Халитов, М. Рәфйков, А. Такташ, Р. Такташева, 3. Халитова- һ. б. лар катнашты. Аларның тәкъдиме буенча киләчәктә секциянең русчадан татарчага тәрҗемә итүчеләр группасында М. Шолоховның «Тын Дон» романының беренче- һәм икенче китаплары (тәрҗемәчеләре- Я. Халитов һәм Г. Ахунов), В. Шишковның- «Хәсрәт елгасы» (тәрҗемәчесе К. Миңлеба- ев), А. Толстойның «Петр Беренче» (тәрҗемәчесе Г. Гобәй) романнарының татарча тәрҗемәләрен, татарчадан русчага тәрҗемә, итүчеләр группасында М. Гафури хикәяләренең 3. Халитова тарафыннан һәм Г. Тукайның II томына кергән әсәрләрнең авторлар коллективы тарафыннан эшләнгән русча- тәрҗемәләрен тикшерү планлаштырылды. Моннан тыш секциянең берләштерелгәнутырышында «Тәрҗемә өлкәсендә осталык, мәсьәләләре» дигән темага теоретик уку ‘ уздырылачак. :?• I * 22 сентябрьдә балалар әдәбияты секциясе утырышы булып узды. Утырышның көн тәртибенә Самат Шакирның шигырьләр җыентыгын укып тикшерү куелган иде. Җыентыкка тупланган шигырьләр турында1 Җ. Тәрҗеманов, Л. Ихсанова, Ә. Бикчән- тәева, Г. Бакиров, Г. Латыйп һ. б. лар сөйләде. Авторның кулъязмасына нигездә уңай бәя бирелде һәм аның «Чәчәкләр сөйләшә» исемле циклы аерым китап итеп бастырып чыгарырга тәкъдим ителде. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР, КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР 7 сентябрьдә язучылар һәм журналистлар Казанда яңа оештырылган киностудиянең баш редакторы Б. Г. Гузанов һәм киностудия директоры А. И. Краев белән очраштылар. Кунаклар аудиторияне киностудиянең эш планы белән таныштырдылар. Аннан соң журналистларның, язучыларның һәм теләгән башка иптәшләрнең сценарий язуда актив катнашуы турында конкрет сөйләшү булды. Мәскәүдәге китап кибетләрендә язучыларның укучылар белән очрашулары практика- га кереп бара. Мондый очрашулар КПСС' ның XXII съездына хәзерлек көннәрендә бигрәк тә еш үткәрелә башлады. 17 сентябрьдә республика, край һәм өлкә нәшриятлары китап кибетендә җырлары белән танылган шагыйрь Әхмәт Ерикәй иҗатына багышланган кичә булды. Кичәне күренекле рус язучысы Михаил Бубеннов ачты. Запастагы генерал-лейтенант Якуб Чанышев коммунизм төзүче совет халкын идеологии тәрбияләүдә язучыларның һәм шагыйрьләрнең роле турында сөйләде. Физика-математика фәннәре докторы, профессор А. Шәфигуллин, Татарстанның халык артисткасы А. Измайлова, композитор А. Фәттах, Халыкара конкурс лауреаты скрипач X. Әхтәмова, РСФСРның халык художнигы Садри Ахун һ. б. лар Әхмәт Ерикәйнең иҗаты турындагы фикерләре белән уртаклаштылар, Мәскәү эшчесе А. Идрисов шагыйрьнең берничә лирик җырын башкарды. Ә. Ерикәй тыңлаучыларны халыклар дуслыгы темасына язылган яңа шигырьләре белән таныштырды. 19 сентябрьдә Казандагы 7 номерлы трестның махсус монтаж идарәсе китапханәсендә Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романы буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциягә автор да катнашты. — Яхшы китап безнең тормышыбызны бизи, хезмәткә рухландыра, — диде фикер алышуда катнашкай инженер Воловик. — «Сүнмәс утлар» романы бик хаклы рәвештә шундый китаплар рәтенә керә. Бу романда мин бердәм һәм тату хезмәт коллективын, ул коллективның җитәкчесе нинди булырга тиешлеген күрдем. Аның сүзен дәвам итеп, хезмәткәр Кәри- мова болай диде: — Бу әсәрдәге күпчелек образлар ышандырырлык һәм тулы канлы итеп эшләнгән. Роман тормышта сине борчыган бик күп сорауларга җавап бирә. Конференциядә шулай ук яшь белгеч Т. Ганиева, слесарь А. Набелкип, электрик М. Талипов һ. б. лар чыгыш ясады. Алар барысы да эшчеләр тормышын киң планда чагылдырган әсәр иҗат иткәне өчен Г. Әп- сәләмовка чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. • 22 сентябрьдә язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында әдәби җомга үткәрелде. Анда килүчеләр татар совет шагыйрьләренең соңгы вакытта язылган шигъри әсәрләре белән таныштылар. * * * Әлмәт әдәби берләшмәсе членнарының композитор Ә. Бакиров белән 25 сентябрьдә үткәрелгән очрашулары җыр ничек туа дигән темага багышланган иде. — Җыр иң элек аның сүзләрен язудан башлана, — диде композитор, әдәби берләшмә членнарына мөрәҗәгать итеп. — Шул сүзләргә без канат куярга тиешбез. Әгәр ул, чыннан да, көчле канат булып • чыга икән, җыр халыклашып китә. Аннан соң Ә. Бакиров җыр текстларының нинди булырга тиешлегенә тукталды, әдәби берләшмә членнары Э. Мөэминова һәм С. Сөләйманова шигырьләренә, җыр текстлары күзлегеннән карап, анализ ясады. Ә. Бакиров яшь язучы Ш. Бикчуринның «Тальян моңы» комедиясенә язган берничә җырын һәм Ә. Маликовның «Нефть эзләүчеләр» текстына язган яна көен ‘скрипкада уйнап күрсәтте.