Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иң МАТУР ЖЫР

Шул уңышларын төяп, салкын яңгырларын сибеп һәм саргылт яфракларын коеп алтын көз килде. Болын-кырлар белән күксел урманнар киңлеген куе томаннар баса, иркен күк йөзен каплап салынкы болытлар агыла. Табигать ничектер тыныбрак, моңсулана төшебрәк калды. Озын төннәрнең ерак юллары буйлап сүрән җилләр сәяхәт итә... Ел саен була торган гадәти күренеш бу. Ләкин без көзләрне шундый итеп күрергә күптән күнеккән булсак та, күңел күзләребезгә ул һич тә алай күренми. Аның салкыннары да сизелми, яңгырлары да артык борчымый кебек. Әйтерсең, безнең баш өстебездә, күзләрне чагылдырып, һәрвакыт чалт аяз, һәрвакыт кояшлы күк балкый. Без яз сулышын сулап яшибез. Йөрәкләргә бүгенге кызу көннәр яктысы һәм гүзәл киләчәгебез маякларының нурлары ташып тула. Күңелләрдә искиткеч зур һәм истәлекле бәйрәм хисе — эшлекле һәм дулкынландыргыч хисләр!.. Шундый эшлекле һәм тантаналы бәйрәм итеп без партиябезнең XXII съездын көттек. Илебездә һәркем шуны уйлап, шуның турындагы тирән хисләрне кичереп яши. Без, Коммунистлар партиясенең сыналган җитәкчелегендә, марксизмленинизм байрагы яктысында үзебез көрәшеп төзегән социалистик Ватанның уллары һәм кызлары, бик күп кыенлыкларны җиңеп үтелгән юлларыбызны, бик күп корбаннар биреп яулаган җиңүләребезне күздән кичерә-кичерә, илебездә коммунизм тантанасын тизрәк булдыру өчен башкарырга тиешле зур эшләребез турында тирән итеп һәм кайгырту- чан хис белән уйланабыз. Партия безне кичәге һәм бүгенге көннәргә һәрвакытта да иртәгәге көн бурычлары югарылыгыннан карарга өйрәтә. Без хәзер коммунизмның кайчандыр Европа өстендә йөргән шәүлә генә булмавын, кайдадыр йөрәкләр тирәнлегендә яткан бер матур өмет кенә түгел икәнен, «ә хәзерге заманның иң зур көченә, җир шарының гаять зур киңлекләрендә төзелә торган җәмгыятькә» әйләнгәнен үз күзләребез белән күрәбез. Аның кояшы җирдә Тынычлык, Хезмәт, Азатлык, Тигезлек һәм Бәхет яклы булган барлык кешеләргә дә балкый. Урак- чүкечле данлыклы байракны ул, җитез искән сафландыргыч җил булып, инде бик күп якларда яңадан-яңа илләрдә җилфердәтә. Коммунизмны илләрнең Һәм хезмәт ияләренең уртак максатка юнәлдерелгән конкрет эшләре тудыра. Коммунизм ул — безнең кулларыбыз, безнең йөрәкләребез һәм безнең талантыбыз эше. Беренче булып үз илебездә М 16 коммунизм төзи башлап күп милләтле бердәм халкыбыз бөтен кешелек дөньясы алдында бөек һәм мактаулы интернациональ бурычны үтәргә алынды, хезмәттә һәм тынычлыкны яклау көрәшендә тиңсез батырлыклар эшли, дөньяга иң яхшы үрнәкләр күрсәтә. Бу бөек бурычны без һичшиксез үтәрбез! Чөнки безне киләчәккә үткер күз белән карый белгән, көчләребезне туплаган, эшләребезгә дөрес җитәкчелек итә торган, алга хәрәкәтебезне фәнни нигезләп, планлы оештыра торган көчле һәм какшамас партиябез — идея һәм оешу ягыннан нык тупланган Коммунистлар партиясе алып бара. Без илебезнең иң матур, иң эшлекле, иң кадерле, иң тантаналы бәйрәмен итәбез. Аны бөтен дөнья тыңлый, аның бөек трибунасы бөтен илләргә күренә. Ул раслаган бөек планнар безнең күп миллионлы дусларыбызның йөрәген җилкендерер. Ул сызган киң юлның маякларыннан безнең дошманнарыбыз күзенә чәнечкеле уклар сибелер. Бу зур бәйрәм, традиция буларак, зур дулкынлану һәм күңел күтәренкелеге белән көтеп алынды. Эшчеләр һәм колхоз кешеләре КПСС- ның XXII съезды хөрмәтенә күтәренке йөкләмәләрне үтәделәр. Космонавт Герман Титовның аңа -багышланган маршруты планетабызны 17 тапкырдан артык урап әйләнде. Бу зур вакыйгага багышлап яңа электр гигантының сүнмәс утлары кабынды. Ул күңелләрдә чиксез зур яңа дәрт уятты. Аны зурлап яңа хисләр ташкыны шаулады, яңа җырлар туды. Менә хәзер дә без, башларыбызны горур тотып, космик корабларыбыз очкан биек галәмгә карыйбыз. Күктәге барлык йолдызлар аеруча үз булып, тиздән без очып үтәчәк космик юлларның маяклары булып күренәләр. Аннары карашлар домналар нуры сибелгән ерак офыкларга, борынгы чирәм җирләрне балкыткан яңа утларга төбәлә — алары йөрәк очкыннарыбыздан дөрләп кабынган йолдызлар. Кая күз салма, шунда — яңадан-яңа җиңүләр китергән дәртле кайнар хезмәт кайный. Бөтен якларда тынгысыз йөрәкләрнең ашкынып тибүе ишетелә, йөрәкләрнең барысы да, шул казанышлар, шул уңышлар, шул омтылышлар турында тагын да куанычлырак, тагын да җиңүлерәк тавыш белән туган партиябезгә мөрәҗәгать итәләр: — Синең бәйрәмеңә без моңарчы тиңе-тиңдәше булмаган хезмәт бүләкләре белән килдек. Синең коммунизм төзүчеләр съезды дип аталачак съездың залларында безнең яңа җиңүләребез рапорты яңгырасын! Киләчәккә зур поход юлларын синең җитәкчелегеңдә армый-талмый үтәргә без һәрвакыт әзер! Без һәр адымда, һәр сулышта синең белән! Җиңеп хезмәттә, җиңеп көрәштә Кыю үтәбез поход юлларын. Безнең күзләрдә, безнең йөрәктә Балкый, партия, синең нурларың. Күрә еракны үткер күзләрең, Менде галәмгә алгы постларың. Ялкын чишмәсе — синең сүзләрең, Чиксез күп синең җирдә дусларың. Балкыт дөньяны, безнең чорыбыз, Шаулат, безнең җыр, җирнең һәр ягын. Яшә, партия, — гүзәл җырыбыз, Коммунизмның якты байрагы. Давыл булып та, яшьнәп-күкрәп тә Дошман күкләрен каплый синең дан. Безнең йөрәкләр — синең күкрәктә, Безнең тамырда тибә синең кан. 17 Партия белән халыкның шундый какшамас бердәмлеген, халыкның партиягә шундый чиксез мәхәббәтен һәм ышанычын -белдергән бу сүзләр хәзер күп миллионнарның бердәм тавышы булып, бик күп телләрдә яңгырый. Бу мәхәббәтне, бу ышанычны Коммунистлар партиясе халыкка һәрвакыт турылыклы булуы белән, үзенең бөтен көчен халык бәхете өчен көрәшкә бирүе белән казанды. Съезд кабул итәчәк яңа Программа проектында әйтелгәнчә, партия халык өчен яши, үз эшчәнлегенең мәгънәсен халыкка хезмәт итүдә күрә. Шуңа күрә заман һәм халык партияне үзенең акылы, намусы һәм вөҗданы итеп саный. Шуңа күрә дә без партия турындагы сүзләрне чиксез олы, изге һәм якын сүзләр итеп тыңлыйбыз, аларны иң кадерле, иң матур җыр итеп әйтәбез. Партия — байрак син безнең кулларда, Партия — маяк син безнең юлларда, Партия — бөркет син тауларга менгәндә, Партия — зур көч син яуларда җиңгәндә,— Үлемсез даныңны дөньяга таратып, Җырлыйбыз олылап, җырлыйбыз яратып. Без шулай дибез һәм һәркайсыбыз үзенең партия каршындагы бурычлары турында, партия политикасын тормышка ашырып^ башкарган, башкара торган һәм башкарасы эшләре турында уйлый. Ә бурычларыбыз чиксез зур, җаваплы һәм мактаулы, башкарасы эшләребез гаять күп һәм җитди безнең. Коммунистлар партиясе съездлары һәрвакытта да илебез тормышында һәм халыкара коммунистик хәрәкәт барышында нинди дә булса зур борылыш пунктлары, яңа җиңүләрне раслаган һәм яңа бурычларны билгеләгән этап моментлар, илне коммунистик үзгәртеп коруда яңа биеклеккә күтәргән яңа баскычлар булып килделәр. XXII съезд — чиксез зур борылыш пункты, гаять җаваплы этап момент, чамасыз биек баскыч булыр. Ул безнең илебездә инде тулысынча җиңеп чыккан социализмнан дөньяда иң бай, иң культуралы, иң гадел мөнәсәбәтле җәмгыятькә — коммунизмга күчүебез юлларын сызган данлыклы съезд булачак. Бу съезд безнең барыбызга да кагылган бөек эшләрнең яңа Програмхмасын раслар. Анда, ул Программада, үткән юлларыбыз эзләре дә ярылып ята, киләчәгебез гүзәллеге дә ап-ачык булып күренә, бүгенге көнебезгә дә зирәк караш ташлана. Программаның конкрет юллары, көн кебек ачык итеп һәм реаль җирлеккә бастырып, бик күп миллионнарның уйларынтеләкләрен бергә туплый, омтылышларын берләштерә. Ул — безнең уртак максатыбыз, бергәләп башкарачак эшләребез Программасы. Ләкин шул ук вакытта ул безнең һәркайсыбыз өчен яшәү законы һәм иҗади хезмәт планы да. Анда һәркем үзенә карата конкрет куелган таләпләрне һәм көндәлек эшендә, кешеләр белән мөнәсәбәтендә, шәхси тормышында туарга һәм үстерелергә тиешле яңа сыйфатларны аермачык күрә. Аны тирәнтен аңлау һәм аның принципларына ахырынача турылыклы булу һәркемне яңа заманның яңа кешесе итеп күтәрер, киләчәкнең яңа бәхетеннән тигез өлешле итәр. Кыскасы, безнең Программабыз коммунизм төзүчеләрне һәр эштә алда барырга, кешеләр һәм гомумхалык интереслары өчен янып яшәргә өйрәтә, тынгысыз булырга чакыра. — Яшәсен тормыш, хезмәт, иҗат, дуслык ялкыны! Без моны байракларыбызга алтын\хәрефләр белән язылырга лаеклы сүзләр дип беләбез*. Әгәр син эшче яки игенче икәнсең — бик яхшы сыйфатлы продукцияне күбрәк бир, шагыйрь яки язучы булсаң — замандашларыңны дәртләндереп алга өнди, хезмәттә батырлыкка рухландыра, яңадан-яңа казанышларга әйди, өйрәтә һәм тәрбияли торган югары сыйфатлы сәнгать әсәрләрен зур активлык белән иҗат ит, — дигән сүз бу. 2. »С. Ә.“ № 10. 18 Яна Программа безне, партиянең каләм армиясе солдатларын, коммунизм өчен көрәшнең иң алгы сызыгына куя. Хезмәт ияләрен коммунистик идеяләр белән сугаруда, аларның хезмәткә һәм җәмәгать хуҗалыгына коммунистик мөнәсәбәтен үстерүдә,. кешеләрдә дөньяга яңа карашны тудыру һәм иске гореф-гадәтләрнең калдыкларын бетерү эшендә оптимистик рухлы һәм тормышны раслау- чан совет әдәбиятының тәрбияви роле тагын да арта. Максатыбызны шулай билгеләп, иҗатыбызның дөрес юнәлештә үсүе турында, аның идея-художество дәрәҗәсе турында һәрвакыттагыча даими һәм якыннан кайгыртып торачагын белдереп, партия безне «халык тормышы белән элемтәне тагын да ныгытырга,' социалистик чынбарлыкның байлыкларын һәм күпьяклылыгын дөрес итеп, югары дәрәҗәдә художестволы сурәтләргә, яңа, чын коммунистик булган нәрсәләрне илһамлы һәм гүзәл итеп гәүдәләндерергә, җәмгыятьнең алга барышына комачаулаучы һәм каршылык күрсәтүче бөтен нәрсәләрне фаш итәргә» чакыра. Коммунизм әдәбиятына һәм культурасына синең хезмәтең дә лаеклы бер өлеш булып керсен өчен, ул дөнья әдәбияты моңарчы булдырган барлык яхшы традицияләрне дәвам иттерсен өчен, аларны халыкчанлык һәм партиялелек принциплары нигезендә новаторларча үстерә алсын өчен халык каршында һәм партия алдында нинди зур җаваплылык белән эшләргә кирәк икәнен без бик яхшы аңлыйбыз. Хәзерге таләпчән укучы әдипнең һәр сүзендә, акка кара белән язылган һәр юлында кайнап торган иҗат активлыгы, заманыбызның бөек пафосы, югары әдәби осталык үрнәкләре, иҗат формаларының да коммунизмга хас муллыгы күренүен тели. Аның өчен һәрбер яңа китап яңа бәйрәм булырга, яңа куаныч китерергә, аны яңа биеклекләргә күтәрә торган канат булырга тиеш. һәм белеп торсын ул, әйтик без аңа, үзебезнең хөрмәтле укучыбызга: — Синең аяз һәм илһамлы тормышыңны яңа китап бәйрәмнәре белән бизәр өчен язучы дусларың талантларының бөтен -көчен биреп, бөтен сәләтләрен туплап, армый-талмый эшләрләр. Без синең чиксез бай эчке дөньяңны, уйхисләреңне, тирән кичерешләреңне, шатлык- сагышларыңны, характерыңда көннән-көн тулырак ачыла барган яңа якларны сокландыра да һәм уйландыра да, куандыра да һәм борчый да ала торган кырыс һәм матур буяулар белән сурәтләп күрсәтербез. Безнең күп санлы яңа шигырьләребездә яки поэмаларыбызда, хикәяләребездә яки романнарыбызда, пьесаларыбызда яки җырларыбызда замандашларыбызны хезмәттә тәрбияләү, аларның мораль кодексын раслау, шәхесне һәрьяклап камилләштерү мәсьәләләре, һичшиксез, төп тема булыр. Партия Программасы идеяләрен һәм принципларын югары сыйфатлы художество чаралары -белән пропагандалау — безнең өчен чиксез зур иҗат бәхете ул. Иҗатыбызда пролетар интернационализм һәм социалистик патриотизм идеяләрен тагын да тулырак чагылдыру проблемалары хәзер безне аеруча дулкынландыра һәм уйландыра. Без искиткеч зур, тантаналы һәм фидакарь дуслык чорында, халыкларның уртак байрак — коммунизм байрагы астына ныграк туплана бару чорында яшибез. Коммунизм өчен көрәштә идеяләрнең һәм эшчән- лекнең уртаклыгы төрле илләр һәм төрле милләт кешеләрен бердәм сафларга туплый. Ул сафның байрак йөртүчеләре совет кешеләре булуын хәзер бөтен дөнья күрә. Илебездә төрле милләтләрнең социаль-политик -бердәмлеге тулы- сынча тәэмин ителүе, төрле халыкларның экономик һәм культура үсешендә тигезләнүләре, алар арасында яңа рухи сыйфатларның барлыкка килүе партия Программасына теркәлә. Хәзер, төрле халыклар ның иң яхшы традицияләрен бергә туплап, милләтләрнең тагын да якынлашуы, үзара дуслыкның тагын да ныгуы, культура, мораль һәм көнкүреш өлкәләрендә төрле халыкларга уртак булган коммунистик сыйфатларның үсә баруы дәвам итә. Җырлар җыры итеп, көр тавыш белән җырланырга тиешле зур һәм мөһим тема бу! Безнең әдәбиятыбыз моны һәрвакытта да игътибар үзәгенә куйды, үзенең яңа әсәрләрендә аны художестволы хәл итү өчен яңа образларны һәм сүзләрне һәрвакыт таба килде. Без халыкларның «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» бергә тормыш кичерүләрен, «бер җепкә бергә теркәлеп» яшәүләрен куанып җырлаган Тукайлар традициясе белән горурланабыз һәм аны үзебезнең иң яхшы әсәрләребездә дәвам итәбез. Халкыбызның үткәндәге тарихын һәм бүгенге көнен, аның милли характерын колоритлы образлар белән сурәтләгән андый әсәрләр халыкара күләмдә танылалар. Әдәбиятыбызда дуслык масштаблары, интернациональ горизонтлар киңәйгәннән-киңәя. Бездә бай традиция дә бар, яхшы үрнәкләр дә аз түгел. Заман бездән аларны тагын да зуррак тырышлык белән үстерүне таләп итә. Бөек рус әдәбиятының, тугандаш халыклар әдәбиятларының яхшы үрнәкләрен үз телебезгә тәрҗемә итү — дуслар йөрәген тагын да яхшырак якынлаштыра. Бездә бу эшнең дә шактый зур тәҗрибәсе һәм бик яхшы үрнәкләре бар. Уңышлы тәрҗемәләр ярдәмендә татар укучылары бик күп халыкларның үзенчәлекле характер сызыкларын һәм күңел хисләре муллыгын белә алдылар, ә безнең әдәбиятыбыз яңа эчтәлек белән, яңа характерларны художестволы сурәтләгән яңа формалар һәм чаралар белән тагын да байый төште. Тугандаш республикалар һәм өлкәләрдәге каләмдәш дусларыбыз белән турыдан-туры очрашулар һәм аралашуларны яңа, яхшы тәрҗемәләр белән тагын да күркәмләтәсе, баетасы бар. Чувашстанда, Башкорт- станда үткәрелгән, Мари республикасында үткәреләчәк әдәби атналарыбыз, чуваш һәм башкорт дусларның иҗат отчеты белән безгә килүләре бу таләпне бик урынлы һәм бик ачык итеп куйды. Дуслык дибез икән, ул нык булсын, эшлекле булсын, конкрет булсын!.. ...Партия съезды һәм партия Программасы турында, иҗат процессыбызның шул җирлектәге яңа яклары һәм бурычлары турында без әле тулырак та, тирәнрәк тә итеп бик күп уйланырбыз һәм бу темага кат- кат әйләнеп кайтырбыз. Илебездә коммунизм төзелешен тагын да уңышлырак алып бару өчен халыкның энергиясен тагын да ныграк тупларга, оештырырга һәм бердәм максатка юнәлдерергә кирәк. Партия бу эштә язучыларны үзенең ышанычлы һәм эшлекле ярдәмчеләре итеп саный. — Синең бу ышанычыңны, партия, без иң матур җыр итеп җырлыйбыз һәм кадерлибез. Без аны ялкынлы иҗат, революцион дәрт, көчле политик активлык белән, идеология фронтының кыю көрәшчеләре буларак әлбәттә акларбыз!