Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОММУНИЗМ БҮГЕННӘН БАШЛАНА

Балачакта без Жюль Верн, Герберт Уэллс һәм башка шуның кебек атаклы язучыларның фәнни-фантастик романнарын уку бәхетенә ирешә алмадык. Бердән, без үскән за- манда бу язучыларның әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителмәгән иде һәм ителми дә иде. Икенчедән, рус телендә булганнары да татар авылларына килеп җитми иде. Хәер, килеп җитсә дә, бөтен авылда „аны укырлык, аңларлык яисә укып чыкканнан соң безгә эчтәлеген сөйләп бирерлек бер генә кеше дә юк иде. Шуңа күрә дә без Жюль Вернның, Герберт Уэллсның һәм башка шуның кебек язучыларның дөньяда барлыгын да, юклыгын да белми үстек. Үзләрен генә түгел, аларның бөтен дөньяны шаулаткан, безнең кебек малайларның күп кенә төн йокыларын калдырырга сәбәпче булган фәнни-фантастик романнарның барлыгын да белми үстек. Шулай да әле бу безнең балалык һәм яшьлек фантазияләребез булмаган, булса да, аларның алсу канатлары безне авылыбызның ындыры артыннан, аның тар басуларыннан ерак алып китә алмаган дигән сүз түгел. Юк. Безнең гөнаһсыз садә күңелләребездә шашкын хыялларның иге-чиге юк иде. Без, күңелебездән канатлы атларга атланып, кулыбызга алмаз кылычлар тотып, кара урманнар аркылы җилдәй чабып уза идек, иделләр, диңгезләр кичеп, дию пәриләре белән, җиде башлы еланнар белән сугыша идек... Ләкин шулай да безгә Жюль Верн һәм Герберт Уэллс романнарының геройлары белән бергә билгесез атаулар эзләп китәргә, су асларында сәяхәт итәргә, Айга очарга, марсианнар белән сугышырга, гаҗәеп дәрәҗәдә хикмәтле вакыт машинасының серле көченнән файдаланып, бик ерак киләчәктәге гасырларда яшәргә туры килмәде. Кыскасы, Бөек Октябрь революциясенә кадәр шактый элек туган меңнәрчә, миллионнарча татар балаларының гомере кебек үк, безнең балачак та фәнни-фантастик романнарсыз гына узып китте. Дөньяда Жюль Верн һәм Герберт Уэллс һәм башка шуның кебек әдипләрнең булганлыгын, алар каләме белән иҗат ителгән дистәләрчә кызыклы романнарның барлыгын мин бары гражданнар сугышы елларында гына белдем. Әле дә хәтердә: 1920 елда, Киевны ак поляк паннарыннан азат иткәннән соң, безнең частьны шәһәр үзәгендәге, элек тәрбияле кызлар институты (институт благородных девиц) булган ярым җимерек бер бинага урнаштырдылар. Кайчандыр анда дворян кызлары укыганнар> Б 1 шунда яшәгәннәр, шунда тәрбияләнгәннәр. Чыннан да тәрбияле, әдәпле кызлар булганнармы алар, әллә юкмы, — анысы турында хөкем йөртә алмыйбыз. Без барып кергәндә инде анда бүлмәләрне тутырган чүп-чарлардан, ашарга таба алмыйча, чинап чабышып йөргән ач күселәрдән башка бер җан әсәре дә юк иде. Хәер, урыны туры килгәндә әйтеп үтик. Бу институтта яшәгән кызларның барысы да әдәпле һәм тәрбияле булып бетмәгәннәр булса кирәк. Максим Горький үзенең «Минем университетларым» исемле мәшһүр әсәренең бер-ике битен Казан шәһәрендәге шул ук исемдәге институт кызларына багышлый һәм аларның үз- үзләрен тотышларындагы кайбер оятсыз гадәтләрен күреп, әрнеп, ачынып яза: начар йортларның йогынтысы монда да килеп җитәме икән- ни? — ди. Актарына торгач, институтның караңгы подвалыннан, таш, кирпеч ватыклары арасыннан берничә ящик китап таптык. Берсендә Герберт Уэллс әсәрләре дә бар иде. Алар бик тиз кулдан кулга таралдылар һәм күптән китап күрмәгән сугышчыларны ашсыз, чәйсез калдырган чаклары да булды. Гаҗәп кызыклы, мавыктыргыч әсәрләр иде алар, безнең фантазиябезнең чикләрен киңәйтеп, аңыбызны еракка, киләчәк заманнарга, фәннең һәм техниканың прогрессына алып китә һәм безгә аның серле пәрдәләрен ача иде. Шулай да без бу язучының «Вакыт машинасы» исемле романын ошатмадык. Ошатмадык дип әйтү генә дөрес булып бетмәс, яратмадык без аны, фальш әсәр итеп таптык. Бу романында ул вакыт машинасы ярдәме белән вакыйгаларны бик ерак киләчәккә, 802701 елга күчерә һәм шул заманда булачак социаль проблемаларны укучыларның күз алдына китереп бастырырга тырыша. Анда әле сыйныфлар бетмәгән. Буржуазия һәм эшчеләр сыйныфы яши. Автор аларның тышкы күренешләрен һәм табигатьләрен генә үзгәрткән. Әмма ул аларның бу сыйфатларын ничек кенә үзгәртмәсен, алар- ны ничек кенә тасвирламасын, аның капиталистлары һаман капиталист булып, пролетарийлары шул ук пролетарий булып калалар. Бертөрле дә социаль үзгәрешләр юк. Аерма тик шунда гына: эксплуататорлар мәгънәсез бер гүзәл җан иясенә әверелгәннәр, ә пролетарийлар, ярым сукыр җан ияләре хәленә килеп, җир астында яшиләр. Без, сугышчылар, буш сәгатьләребездә җыелышып утырып, бу романны кычкырып укып чыкканнан соң, авторның социаль тәкъдимнәренә төшенә алмыйча, аптырап калдык, нәрсә дип әйтергә дә белмәдек. Аның бик ерак киләчәктә дә социаль сыйнфый мәсьәләләрне болай чишүе безнең өчен искиткеч гаҗәп иде. Без сугышларда йөрибез, каи коябыз, акларны, поляк паннарын куып барабыз, бүген яисә иртәгә бөтен дөньяда пролетариат революциясе булуын көтәбез һәм шуңа бөтен җаныбыз-тәнебез белән ышанабыз. Ә ул, буржуй, безгә менә нәрсә тәкъдим итә. Кешеләр укысыннар һәм ышансыннар өчен тәкъдимен китап итеп бастырып чыгарган. Җитмәсә, аны төрле телләргә тәрҗемә дә иткәннәр һәм кемнәрдер аны, ящикларга тутырып, кадаклап, подвалга да яшереп куйганнар. Менә ничек бит ул! Хәзер миңа ул вакыттагы фикер йөртүләребез шул романдагы вакыйгалар кебек кызык тоела. Мин аны елмаймыйча, хәтта шул дәрәҗәдәге садәлегебездән, беркатлылыгыбыздан бераз кызармыйча исемә дә төшерә алмыйм. Безнең арада яшьләр генә түгел, картлар да бар иде. Шундыйларның берсе кызылармеец Никитин. Ул беренче империалистик сугышта да булган, гражданнар сугышының башыннан алып бүгенгәчә фронтларда йөри, берничә тапкыр яраланган, безгә караганда шактый олы яшьтәге зур, калын гәүдәле, куе саргылт мыеклы, аз сүзле һәм гадәттән тыш калын тавышлы бер кеше иде. Бераз уйланганнан соң ул, бер сүз дә әйтмичә, урыныннан торды, китапны кулына алды, аның авырлыгын белергә теләгәндәй, көрәксыман киң учына салып, селкеп карады, аннары гадәттәге калын тавышы белән ышандырырлык итеп әйтте: — Ышанмагыз, егетләр! Бары да ялган! Булмаганны яза. Күрмисезмени, акларны тончыктыру белән үк социализм төзибез. Аннары коммунизмга да ерак түгел. Иптәшебезнең акыллы сүзе белән без шунда ук килештек. Берничә минут үтмәде, кызылармеец Никитин романның битләрен тәмәке тартучыларга гадел һәм тигез итеп бүлеп бирде. Чөнки роман тәмәкечеләрне кызыктырырлык юка кәгазьгә басылган иде. Безгә ошамаган, безнең реаль хыялларыбызны томалавы, күңелләребезгә шик салуы мөмкин булган романны тәмәке тартыр өчен үзара бүлешеп утырган көннәрдә, Герберт Уэллс, Советлар Россиясенә килеп, безнең шәһәрләребездә йөргән, завод-фабрикаларда һәм фәнни учреждениеләребездә булган икән. Бу вакыйганы мин тик соңыннан, рус матбугаты белән якыннан таныша башлагач кына белдем. Кремльдә ул Ленин янында була, аның белән озак кына сөйләшә, Советлар Россиясенең киләчәге белән кызыксына һәм соңыннан, Англиягә кайткач, «Караңгылык эчендәге Россия» исемле әсәрен яза һәм бастырып чыгара. Бу әсәрендә ул Россия турында күп кенә уңай сүзләр әйтсә дә. Совет хөкүмәтенең илебезне электрификацияләү турындагы планын «утопия» дип, «бай фантазиянең нәтиҗәсе» дип саный, ә В. И. Ленинның үзен «Кремль хыялчысы» дип атый. Кыскасы, бу утопист, фантазер язучы Россиядән ГОЭЛРО планы турында бик скептик карашлар белән китә. 1934 елда ул СССРга тагын бер тапкыр килә. Бу юлы инде ул, безнең уңышларыбызны күреп, Ленинның хыялы реаль хыял булганлыгын танырга мәҗбүр була. Бу вакыйганы мин быел, июль аеның ахыр көннәрендә, илебезнең барлык радиолары Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Программасы проектын тапшырган минутларда тагын бер мәртәбә исемә төшердем. Моңа нәрсә сәбәп булгандыр, белмим. Планнарыбызның фантастик дәрәҗәдә зурлыгымы, әллә моннан бик күп еллар элек, революциянең беренче елларында, Англия язучысының моңа караганда бик кечкенә булган безнең беренче планыбызны утопия дип, бай фантазиянең нәтиҗәсе дип атавымы, — нәрсә генә булмасын, бу минутларда минем күз алдыма Герберт Уэллсның «Вакыт машинасы» һәм «Караңгылык эчендәге Россия» исемле әсәрләре килеп басты. «Әгәр бу талантлы фантазер, бүген исән булып, Программабызның бу проектын укыса, нинди фикергә килер иде икән?» — дип уйладым. Бу юлы инде ул безнең коммунистик җәмгыять төзү турындагы планыбызны бер язучының да фантазиясе җитмәслек реаль план икәнен, реаль фантазия икәнен һичшиксез танырга мәҗбүр булыр иде. Программа проекты радиодан тапшырылып бетү белән үк, квартирама күршемдә яшәүче дустым, карт бер эшче килеп керде. Ул да радиоалгыч яныннан әле хәзер генә кузгалган булса кирәк иде. Дулкынлануы, шатлыклы минутлар кичерүе йөзенә чыккан, хәтта әле күзендәге ирексез яшь бөртекләре дә кибеп бетмәгән иде. Зур тормыш юлы , үткән, үзенең хезмәте белән дан казанган бу карт эшче, гадәттә, әңгәмә вакытында сүзгә оста һәм бай булса да, бүлмәмә килеп кергәч, бер минут чамасы телсез кебек басып торды. Аның нәрсәдер әйтергә теләве, ләкин күңел кичерешләрен аңлатып бирерлек сүз таба алмавы сизелеп тора иде. — Тыңладыңмы? диде ул, ниһаять. — Гаҗәп бит бу, искиткеч га- җәп! Нинди бөек чор кичерәбез без! Гасырлар узар, бик күп гасырлар узар, әмма кешелек тарихы безнең алтмыш беренче елны бервакытта да онытмас. 1 6 Чыннан да, безнең алтмыш беренче елыбыз карт тарихта бервакытта да кабатланмаган гаҗәеп ел булды. Карлы, буранлы, шул ук вакытта язгы кояш нурлары көчәйгәннән- көчәя барган февраль көннәренең берендә совет галимнәре тарафыннан җибәрелгән планетаара автоматик станция Венерага таба юл алды. Татар халкы Венера планетасын берничә төрле бик матур исем белән атый: Таң йолдызы, Чулпан йолдыз, Зөһрә йолдыз. Моннан башка аның тагын берәр исеме бармы, юкмы, — анысын белмим. Әмма аның мәхәббәт йолдызы икәнен яхшы беләм. Чөнки гашыйклар, саф мәхәббәт белән янучылар, еш кына үзләренең сөйгәннәрен Таң йолдызы белән чагыштыралар, аның матурлыгы, яктылыгы белән тиңлиләр һәм, мәхәббәт ялкынына түзә алмыйча, шул йолдызга карап җырлап җибәрәләр. Шуңа күрә аны Мәхәббәт йолдызы дип атау да бик урынлы. Венера — күктәге иң якты йолдыз. Бик борынгы заманнарда аны тикмәгә генә Люцифер дип, ягъни Якты йолдыз дип атамаганнар. Ул шулкадәр якты, хәтта аны кайбер елларда көндез кояш яктысында да күреп була. Менә шул якты йолдызга быел безнең разведчик ракетабыз җибәрелде. Ул совет фәненең һәм техникасының казанышын иксез- чиксез ераклыкка, Таң йолдызына — Мәхәббәт йолдызына алып китте. Күи тә үтмәде, совет фәне һәм техникасы үзенең яңа уңышы белән бөтен дөньяны таңга калдырды. Совет кешесе, дөньяда беренче буларак, корабльспутникта космоска күтәрелде, беренче күтәрелештә Җир шарын бер тапкыр, икенче күтәрелештә 17 тапкырдан артыграк әйләнеп чыкты, совет фәненең һәм техникасының бер илдә дә булмаганча өстенлеген, совет халык хуҗалыгының гаять зур казанышларын, социалистик стройның дөньядагы иң алдынгы строй икәнен тагын бер мәртәбә бик матур раслады. Моңа кадәр бик күп язучылар, шул ук исәптән, югарыда ихтирам белән телгә алынган Герберт Уэллс та, фантастик геройларның планеталарга очулары турында зур-зур китаплар яздылар, үзләренең мавыктыргыч әсәрләре белән кешеләрнең күңелләрен биләделәр, аларның хыял чикләрен киңәйттеләр. Ләкин ул әсәрләр фантастик әсәрләр булып, геройлары да дөньяда яшәмәгән фантастик геройлар булып кына калдылар. Бу фантазияне тормышка ашыра башлау эшенә бары совет кешесенең, совет фәненең һәм техникасының гына көче җитте. Совет космонавтларының бу очышлары кеше тарафыннан идарә ителә торган космик корабльләрдә Айга, Марска, Венерага планетаара юл салу вакытының килеп җитәчәген күрсәтте. Бу планеталарга беренче булып очучылар, аңа байрак кадаучылар да совет кешеләре булачагына без бөтен күңелебез белән ышанабыз. Алтмыш беренче ел, ниһаять, безгә Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Программасының проектын бирде. Чорыбызның гаять дәрәҗәдә әһәмиятле бу тарихи документы бөтен дөнья хезмәт ияләренә ин дөрес юлны күрсәткеч кулланма булып, аларны бәхетле тормышка өндәүче якты йолдыз булып балкып килеп чыкты. Марксизм-ленинизмның мәңге яшәүчән иҗат рухы белән сугарылган бу документны Советлар Союзы халыклары гаять зур шатлык белән, бөек Ленин тарафыннан тәрбияләп үстерелгән, көрәшләрдә чыныккан Коммунистлар партиясенә булган тирән ихтирахм белән каршыладылар. «Бөтенесе кеше өчен, кеше бәхете өчен» булган бу тарихи документта Советлар Союзы халыкларының чын тормыш интереслары, иң матур теләкләре, өметләре чагылган. Аның һәр пункты, һәр юлы илебезнең шанлылыгын, куәтлелёген тагын да арттыру, үстерү, аның рухи байлыгын, культурасын тагын да күтәрү, совет кешеләренең бәхетле тормышлары турында тирән кайгырту хисләре белән сугарылган. ' Бөек илебезнең хезмәт ияләре гаять дәрәҗәдә әһәмиятле бу тарихи документны уку, өйрәнү һәм аны чын күңелдән хуплау белән генә чи.к- 7 ләнмәделәр, ә кешелекнең бәхетле таңы булган коммунизмның төзелеп бетү көнен тизрәк якынлаштыру өчен яңадан-яңа хезмәт батырлыклары күрсәттеләр, партиянең XXII съездын лаеклы каршылау өчен социалистик ярышны киң күләмдә җәелдереп җибәрделәр. СССРда коммунизм төзү бөтен кешелек дөньясының искиткеч зур җиңүе булачагын совет халкы бик яхшы белә һәм аңлый. Коммунизмга таба атлаган һәр адымыбыз, аның нигезенә салган һәр ташыбыз, һәр уңышлы эшебез бөтен дөнья хезмәт ияләрен рухландыра, аларның социаль һәм милли азатлык көрәшләрендә гаять көчле һәм ышанычлы таяныч булып -тора, бөтен җир шарында марксизм-ленинизм байрагының тантанасын якынлаштыра. Ул көн киләчәк. Бөтен дөнья халыклары коммунизм байрагы астына тупланачаклар. Чөнки «коммунизм барлык кешеләрне социаль тигезсезлектән, изүнең һәм эксплуатациянең барлык формаларыннан, сугыш дәһшәтләреннән коткарудан гыйбарәт булган тарихи миссияне үти һәм җир йөзендә барлык халыклар өчен Тынычлык, Хезмәт, Азатлык, Тигезлек һәм Бәхет урнаштыра». Юк, моңа кадәр әле бер язучының да, хәтта үзләренең фәнни-фан- тастик әсәрләре белән бөтен дөнья укучыларын таңга калдыручы язучыларның да, андый җәмгыятьне күз алдына китерә алырлык әсәрләр иҗат итә алганнары юк. Бөтен дөнья әдәбиятында күп кенә буржуаз язучылар киләчәкне, хәтта бик ерак киләчәкне төрле буяулар белән бизәп, сырлап күрсәтергә тырыштылар, ләкин аларның берсе дә, хәтта фантазиягә чамасыз байлары да, хосусый милек белән бәйләнешле карашларының чикләрен җимереп үтә алмадылар. Тарих исә бу изге миссияне фәнни-фантастик романнарда түгел, ә чын реаль тормышта, хәзергә Җир шарының иң зур, иң бөек дәүләтендә тормышка ашыру эшен Ленин партиясенә тапшырды. Чөнки бу бөек изге бурычны үтәүгә марксизмленинизмның фәнни теориясе белән коралланган, давыллар, көрәшләр аша үткән, бөтен дөнья хезмәт ияләренең чын мәхәббәтләрен казанган безнең бөек партиябез генә сәләтле булып чыкты. Бары тик бөек Коммунистлар партиясе бөтен дөнья хезмәт ияләрен каты көрәшләр һәм яңадан-яңа җиңүләр аша Тынычлыкка, Хезмәткә, Азатлыкка, Тигезлеккә һәм Бәхеткә алып бара. Мин бу юлларны язып утырганда инде партиянең XXII съездына сайланган делегатлар — партиябезнең һәм халкыбызның турылыклы, ышанычлы уллары, кызлары илебезнең төрле почмакларыннан башкалабызга җыела башлаганнар иде. Күп тә үтмәс, алар чал Кремльдә партиянең тарихи XXII съездын ачып җибәрерләр, коммунизм төзү программасын расларлар. Белмим, Октябрьның ул көне яңгырлы яисә кояшлы булырмы, ләкин ул хәзер үк минем күз алдымда якты, кояшлы, язгы матур көннәрнең берсе булып килеп баса. Чыннан да, ул нинди генә көн булмасын, кешелек тарихына иң матур, иң якты, иң нурлы һәм иң бәхетле көннәрнең берсе булып кереп калачак. Ул көнне без зур бәйрәм итеп, халкыбызның һәм партиябезнең гадәттән тыш зур тантанасы итеп, рухланып һәм тирән дулкынланып көтәбез. Ул көнне бөек Коммунистлар партиясе үзенең заводлардан һәм шахталардан, колхозлардан һәм совхозлардан, Совет Армиясе һәм Флоты сафларыннан, фәнни учреждениеләрдән һәм совет-партия оешмаларыннан, кыскасы, Ватаныбызның барлык почмакларыннан сайланып килгән вәкилләренең телләре белән бөтен дөньяга тантаналы рәвештә белдерәчәк: «Совет кешеләренең хәзерге буыны коммунизмда яшәр!» — диячәк. Без беләбез, коммунизм төзү эше бездән гаять зур көч куюларны, энергия түгүләрне, үз-үзеңне корбан итү дәрәҗәсендә тырышып эшләүне, кирәк икән, үз-үзеңне корбан итүне дә таләп итәчәк. Безнең изге юлыбызда нинди генә авырлыклар, нинди генә киртәләр булмасын, без аларны Ватаныбызның даны, халкыбызның бәхете өчен җиңен үтәргә хәзер! Без бары тик көрәштән, хезмәттән, батырлыктан һәм изге хисләр белән ялкынланып янудан гына ләззәт һәм тәм табабыз, тормышыбызны шулар белән бизибез. Партия безгә нык ышана: «...Совет кешеләре КПССның яңа Программасын үзләренең иң якын эше итеп, үз тормышларының иң зур максаты итеп һәм коммунизм төзү өчен бөтен халык көрәшенең байрагы итеп кабул итәрләр, — ди. — Партия барлык коммунистларны, бөтен совет халкын — эшчеләрне һәм эшче хатын- кызларны, колхозчыларны һәм колхозчы хатын-кызларны, акыл хезмәте работникларын — Программада билгеләнгән тарихи бурычларны уңышлы үтәү өчен үз көчләрен салырга чакыра». Без, бөтен тормышыбызны, үзебезнең яшәешебезне бөек Ленин эшенә багышлаган совет кешеләре, партиябезнең бу ышанычын намус белән акларбыз, аның җитәкчелегендә, аның данлы байрагы астында коммунистик җәмгыять төзербез. Коммунизм ерак киләчәктә түгел, ул бүгеннән башлана. Ул безнең батыр хезмәтебездә, ялкынлы иҗатыбызда, Ватаныбызга һәм халкыбызга багышланган иң изге, иң саф хисләребездә, шул хисләрне корычка, икмәккә, нефтькә һәм машиналарга әверелдереп, кыскасы, материал һәм рухи байлыкларга әверелдереп, коммунизмның нигез ташларын салуыбызда. Коммунизм бүгеннән башлана! Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә, нинди зур эчтәлек бар! Гасырлар узар, бик күп, бик күп гасырлар узар, чал тарихның йөзләрчә сәхифәләре тоныкланыр, онытылыр, әмма совет кешеләренең хезмәтләренә, Ж.ир йөзендә беренче булып коммунизм төзүче батырларга багышланган сәхифәләр бервакытта да тоныкланмас, онытылмас, аның алтын хәрефләр белән язылган юллары кешелек тарихында мәңге нурланып, ?ләңге балкып торыр. Киләчәк буыннар безнең чор кешеләрен — коммунизм төзүче батырларны легендар геройлар итеп, аларның эшләрен фантастик вакыйгалар итеп күз алларына китерерләр. Коммунизм бүгеннән башлана. Каләм осталары, киң колачлы фантазер язучылар күз алларына китерә алмаган реаль фантастик тормыш бүгеннән башлана. Без коммунизмга, кешелек бәхетенең таңына таба барабыз.