Логотип Казан Утлары
Публицистика

КПССның XXII СЪЕЗДЫ ИСЕМЕНДӘГЕ БРИГАДА 1

 Мең шәмле лампалар белән яктыртылган биек һәм иркен залдан, сәхнәгә таба төбәлгән кешеләр өстеннән ашкындыр- гыч музыка агыла. Быргылар һаваны бораулый, барабаннар гасырның йөрәк тибешен кага, скрипка кыллары, әнә шул дәртле марш көенә күңел кузгаткыч нәфис авазлар үреп, назлы яз җиле булып йөрәкләргә кагыла. Әйе, кеше хезмәтенә, кеше бәхетенә, кеше талантына гимн булып, музыка яңгырый, алкышлар ява. Әнә шул алкышлар, әнә шул ашкындыргыч музыка кем исеменә яңгыраган булса, шул кеше сәхнәгә килеп чыга. Уртача гына буйлы, аксыл түгәрәк йөзле гап-гади бер авыл малае. Залның бер генә мәлгә кәефе киткәндәй була, музыканың, алкышларның шушы гади кеше исеменә булуына ышанырга теләмичә, зал кинәт тынып кала, хәтта күмәк күкрәктән бер көрсенеп тә куя. Әлерәк кенә сәхнәгә пионерлар чыккан иде, ут янып торган кызыл галстуклы балалар, яңгыравыклы яшь тавыш ' белән слетны котлап, үзләренчә беркатлы, үзләренчә самими теләкләрен әйтеп биргәннәр иде. Инде менә сәхнәгә ул чыкты: слетның иң зур бүләген алган, иң күп мактау сүзен ишеткән кеше, бораулау мастеры Юнир Мөхәр- метов чыкты. Пионерлардан соң чыккангамы, әллә үзе шулай яшь идеме, ул әнә шул пионерлар төркеменнән аерылгандыр да сәхнә артында кызыл галстугын салып кына калдыргандыр кебек тоела иде... Олы мактауга, хөрмәт һәм данга ирешкән кешене без моңарчы гел олылар арасыннан, чәчләренә чал кергән мөхтәрәм кешеләр арасыннан эзләргә күнегеп киткән идек. Исеме данга күмелгән бораулау мастерының бик яшь чырайлы булуы безгә сәеррәк тоела иде. Ләкин ныклабрак уйлап карасаң, моңа сәерсенер урын да юк ич. Тормышның бик җаваплы өлкәләрендә, меңләгән кешеләрнең язмышы белән бәйләнгән зур гына постларда утыз яшькә дә җитмәгән кешеләребез эшли бит. Бу, күрәсең, зарури нәрсә, чөнки яшь организм яңаны, яктыны тизрәк тоя, яшь организм салкыннарга, авыр йөкләргә чыдамрак була. ГражМ 121 даннар сугышы чорында, күмәк хуҗалык төзү чорында, ниһаять, Бөек ватан сугышы чорында алгы сызыкта яшьләр барды. Нигә алар хәзер алда бармаска тиеш? Беренче буынның, ягъни гражданнар сугышы фронтларында кан койган буынның, революция өчен янган кайнар йөрәгеннән, тәвәккәллегеннән башка берние дә юк иде бит, вакыйгаларның кая таба барганын, тормышның ничек үзгәргәнен аңа адым саен аңлатып торырга кирәк иде бит, хәзерге буын яшьләр инде җитәкче постларга килгән чакта ук институтлар тәмамлап, югары белем алган, теорияне тирәнтен белгән кешеләр булып, өстәвенә практик күнегүләр дә алып киләләр. Бу — аларга революция казанышлары биргән, социалистик строй биргән өр-яңа сыйфат. Юнир Мөхәрметов та әнә шундый югары белем алган, белемен хезмәттә ныгыткан яңа буын кешесе. Юнирның эшләгән эше зур, эшләгән эше яшьләргә үрнәк булырлык, шуңа күрә аңа бирелгән бүләк тә, аны данлы иткән дәрәҗә дә аның яшьлеге белән үрелеп, аның матурлыгын тагын да арттырып җибәрә, бораулаучылар җир хәзинәсен ачкан кебек, слетка җыелган халыкка аның күңел байлыгын ачып бирә иде. Шуңа күрә залдагылар, беренче тойгыларын, кәеф китү һәм көрсенү тойгыларын онытып, тагын сәхнәгә төбәлделәр. , Комсомолның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре Олег Данилов яшь нефтьчеләрнең сигезенче слетына җыелган делегатларга түбәндәге юлларны укып бирде: — Бораулау мастеры Юнир Мөхәрметов җитәкли торган комсомоляшьләр бригадасына, коммунистик хезмәт бригадасы дигән данлы исемне яулап алган бригадага, быел скважиналар бораулаудагы зур уңышлары өчен КПССның XXII съезды исеме бирелә. Кеше хезмәтенә гимн булып музыка яңгырый, бәхетле егет исеменә, ул җитәкләгән бригада исеменә алкышлар ява... Ул көн хәтергә әнә шулай кереп калган. 2 һавада көзге болытлар, җилләп-җилләп яңгыр ява. Кыеклап бәргән салкын яңгыр арка-җилкәне чылатып, эчкә үтә, тәннәрне чымырдата. Аяк асты былчырак. Ботинка табаннарына бер олау балчык ябыша, берсең селтәп җибәрергә өлгермисең, шундук икенчесе ябышып, тез буыннарының хәлен ала. Азнакайдан чыгып бераз баргач, юл тауга таба менеп китә. Авыр йөк машиналары, скреперлар, киң табанлы тракторлар, күрер күзгә шактый ук биек тауны урталай ярып, шуннан чыккан балчыкны аска, үзәнгә ишеп, уйсу җирдә ун метр биеклегендәге . гаять киң дамба өяләр. Әнә шул салынып ята торган олы юл буена Юнир Мөхәрметов буровое урнашкан. Илнең барлык якларында коммунизм юлы турында кайнар сөйләшүләр барган бервакытта, бригаданың әнә шулай олы юл буена килеп урнашуында символик мәгънә бар кебек тоела. Буровойда эшнең кайнаган вакыты икән. Забойга су кудырта торган насосның валы ватылган. Конторадан килгән слесарьлар һәм Юнир бригадасы егетләре, җилләп яуган көзге яңгыр астында насосның валын алмаштырып, гигант гайкаларны аш чүмеченә охшаган озын саплы бер ачкыч белән борып яталар: ачкыч сабының үз озынлыгы гына гайка бору өчен яраклы булмагач, аңа тагын сынык торба башы ла ялгап өчесе-дүртесе җыйнаулашып шуңа тотынганнар. Ялтырап торган майлы киемнәреннән кыеклап бәргән яңгыр суы ага, маңгайларына тип бәреп чыккан, кап-кара булып мазутка буялган кулларын тиз-тиз генә киемнәренә сөртеп алалар да тагын ачкыч сабына үреләләр. Мамык сырма өстеннән ике катлап сүс аркан бәйләп куйган озын 122 бумлы слесарь, ямьшәеп беткән кепкасы астыннан бүселеп чыккан бер тота'м җирән чәчен кул аркасы белән сыпырып җибәрә дә, турая төшеп безгә сорау бирә: — Мөхәрметовны мактарга килдегезме, егетләр? — Нәрсә, әллә мактарга ярамыймы аны? — Мактарга ярый аны. Ләкин сез аны мактап вакыт әрәм итмәгез: ул инде болай да данлы кеше. Ә менә безнең теләкләрне Совнархозга җиткерсәгез, без сезгә бик күп итеп рәхмәт әйтер идек. — Я, әйтеп карагыз алайса, нинди сүзегез бар соң? — Әйтәсе сүзме?.. Слесарь бер генә мәлгә тотлыгып кала, кешеләр эшләреннән туктап, бу тиешенчә әйтеп бирә алыр микән, дигәндәй, аңа төбәләләр. Слесарь мамык сырмасының итәкләрен тарткалап куя, кепкасын басыбрак кия һәм бик җитди тавыш белән сүзен башлый: — Сез аны, туганнар, болай дип языгыз. Без, диегез, «Татбурнефть» трестында эшләүче буровиклар, диегез, алны-ялны белмичә эшлибез, диегез. Кһм. Яздыгызмы? Съезд көненә партия каршында хезмәтебез белән рапорт бирәбез. И шулай булгач, безнең әйтер сүзебез бар. Буровой җиһазларын алганга ун ел үтеп китте, алар туздылар, теше коелган борау кебек яраксызга чыктылар. Без аларны атнага бер мәртәбә ямап-ялгап җибәргән булабыз да тәүлек буена буровойны буш тотабыз. Вакытның әрәмгә китүенә йөрәк бик сызлый, диегез. Без ремонттан курыкмыйбыз, эшче халкы эшләргә дип яратылган, әмма ләкин буровой җиһазлары яңа булса, без тагын да тизрәк бораулый алган булыр идек, нервлар да вакытыннан алда тузмый калыр иде, диегез. Дөрес сөйлимме мин, егетләр? — диде ул, үзенең сүзләрен игътибар белән тыңлап торган бораулаучыларга карап. — Дөрес! — диделәр буровиклар беравыздан. Салынып яткан яңа юлдан бер-бер артлы авыр йөк машиналары күтәрелде. Юнир Мөхәрметов буровоена ныгыту торбалары алып килүче бу машиналарның каты үкерүләре әллә кайдан ишетелеп тора иде. Бераздан алар тиешле урыннарына килеп җиттеләр, алып килгән торбаларын чыңлатып әрдәнәгә өя башладылар, бораулаучы Габсамат Шәрипов, брезент куртка кигән кырыс чырайлы кеше, торбаларны кабул итеп алырга китте. Монда, насос бүлегендә калган егетләр, тракторга корыч аркан тагып, насос тәгәрмәченең бик зур һәм бик авыр капкачын югары күтәртә башладылар. Салмак кына күтәрелүче капкачны алар барысы бергәләп урынына утырттылар, озын саплы чүмечкә охшаган ачкычка торба башы ялгап, берничәсе берьюлы бора башладылар. Җил насос бүлегеннән аркылыга-буйга үтеп йөри, кыеклап көзге яңгыр бәрә, буровой ягыннан торба чыңнары ишетелеп тора, ә брезент киемле сабыр кешеләр, тимерләр өстенә атланып, насос гайкаларын боралар. Юнир Мөхәрметов егетләре ул көнне әнә шулай хәтергә кереп калган. 3 «Татбурнефть» трестының Азнакайдагы бораулау конторасында Юнир Мөхәрметовка кагылышлы берничә приказ саклана. Беренче приказ. Юнир Гобәйдулла улы Мөхәрметовны, Уфа нефть институтын тәмамлаган инженерны, ике атналык дубляж срогы белән бораулаучы ярдәмчесе итеп алырга. Контора директоры Курышев. 29 июль 1957 ел. Икенче приказ. Юнир Гобәйдулла улы Мөхәрметовны икенче номерлы бораулау участогының инженеры итеп күчерергә. Контора директоры Курышев. 22 июль, 1958 ел. 123 Өченче приказ. Юнир Гобәйдулла улы Мөхәрметовны, икенче бораулау участогы инженерын, аена 1500 сум хезмәт хакы белән бораулау мастеры итеп күчерергә. Контора директоры Курышев. 9 январь 1959 ел. Эш кәгазьләре телендә^ коры һәм кыска итеп язылган шушы документларда Юнирның атаклы бораулау остасы булып күтәрелү юлы ята. Институт тәмамлап эш урынына килгәннең икенче көнендә үк инде Юнир Мөхәрметов бораулаучы ярдәмчесенең ачкычын тотып эшли башлый. Башкалар ничек эшләсә, ул шулай эшләргә тырыша. Буровойдагы авыр физик эшкә күнеккән буровиклар кайбер кыенрак эшләрне аңардан башка гына, үзләре генә башкарып чыгарга тырышкан чакларда Юнир гарьләнеп тә куя, аның көченә, эшли алуына ышанмыйлардыр кебек тоела аңа. Югары белемле булуына ташлама ясарга теләүләрен аңламый ул, иң элек үзе кыен урынга басарга, үзе авырракны күтәрергә әзер тора. Вахта -бетеп, эштән кайткан чакларда алар белән бер машинада котельныйда эшләүче кызлар кайта. Шул кызлар арасында Әкълимә исемлесе дә бар. Ничектер күңеленә кереп калды бит шул кыз Юнирның. Инде бораулаучы булып күтәрелгәч, Юнир тормоз тоткасы янында торган чакларда күңеленең дәртсенеп-дәртсенеп куюын сизә, күңеленә матур уйлар килүен тоя һәм, ни өчендер, үзе дә сизмәстән, Әкълимәнең буровойга килеп чыгуын тели башлый. Килсен иде, күрсен иде аның ничек эшләгәнен, пар турында сорасын иде. Дөрес, пар бик әйбәт килә. Буровиклар: «Юнир вахтада чакта, кочегар кызлар парны кызганмыйлар», — дип юкка гына шаярталар дисеңмени! Мөхәрметовны участок инженеры итеп күтәрү белән аларның «вахтавойда» очрашулары да бетте. Икесе дә, тормышларында нәрсәдер җитмәгән кебек, юксынып йөри башладылар. Аннары аларның икесен берьюлы кинода күрүчеләр булды. Тулай торакка кайтып җиткәнче юл кыска, урамнан бүлмәгә керәсе килми, тынып калган кичке урамнар буйлап алар әкрен генә йөриләр. Юнир авыз эченнән генә җыр көйләп кайта. Әкълимә, аның моңлы тавышын тыңлый-тыңлый, йортларда бер-бер артлы утлар сүнүен күздән кичерә. — Безнең кызлар йокларга яттылар, — ди Әкълимә. — Тагын бераз йөрик инде... — ди Юнир. Кайбер романтика яратучы кызлар әйтәләр: Әкълимә, имеш, сөйгәненә атап җырлар, шигырьләр язган икән, диләр. Ләкин Юнир да, Әкълимә дә үзләре ул турыда әйтмиләр. Булуы бик мөмкин: кайсыбыз соң яшьлегенең зәңгәр хыялларга бай чагында шигырь язып карамаган да, кайсыбыз йокысыз төннәрен үткәрмәгән, Ә яшьлеге үтеп киткәч, ул турыда җае чыккан саен авыр итеп бер көрсенмәгән! Юнир белән Әкълимәнең дә көннәре яшьлек канатларында тирбәлеп, бер-берсен сагынып үтә. Әнә шул көннәрдә контора директоры Николай Иванович Курышев Юнирны чакырып ала: — Әйдә әле, Мөхәрметов, буровой юлларын бер урап керик әле, — ди. Көне буена йөреп, бораулау мастерларының эшләре белән танышып чыкканнан соң, участок инженеры үз участогындагы хәлләрне директорга аңлатып биргәннән соң, алар мастер Долгов буровоена килеп чыгалар. Инженер бу мастерның бик тәҗрибәле икәнен, ләкин, белеме аз булу сәбәпле, теоретик яктан алдыра алмавын, шуңа күрә яңа техниканы кулланып җиткерә алмавын әйтә. _ Төш менә шушында. Буровойны кабул итеп алырсың, — ди аңа директор. Әиә шулай бер көн эчендә участок инженерыннан кинәт бораулау мастерына әйләнә Юнир Мөхәрметов. Ә буровойда эшләр үз җае белән 124 әкрен генә бара. Иртәгә соңгы метрларны бораулап бетерү өчен балчык измәсе әзерләп яталар. Вахталар алмашына. Буровиклар әле килгән иптәшләренә вахта тапшыру белән бергә өр-яна хәбәр дә китерәләр: — Безгә яна мастер килде! — Кит аннан! Кем? Яна мастерның кем икәнен белгәч, ничектер үзалдына тынып калалар, сөйләшмиләр. Юнир монда үзенең бик үк теләп каршы алынмаган кеше икәнен сизә. Хәзер аварияләр бетерүче мастер итеп җибәрелгән Долговны буровиклар яраталар иде бит. Алар аның белән бергә унсигез мең метрдан артык җир бораулаганнар иде. Юниргә авторитет яулап алу авыр булачак, Долгов эшләгәнгә караганда әйбәтрәк эшләргә туры киләчәк. Буровойда тимер чатнарлык суык. Бораулау гөрелтесе кышкы урман өстеннән реактив самолет очкан кебек яңгырап ишетелә. Торбалар буйлап агып төшкән су, әллә нинди бизәкләр ясап, әкәмәт булып ката, ике-өч минут эчендә торба башларындагы ырмаулар боз белән каплана. Пар кирәк, беркайчан кирәк булмаганча күп кирәк. Их, котельный гына эшне бозып куймаса, Әкълимә генә парны тиешенчә биреп торса... Пар туктаса, барысы да бетте: суык коточкыч. Бораулаучы инструментны роторга утырта, обшивка шыгырдап куя, әйтерсең лә корыч каты суыктан ыңгыраша. Әйләнә-тирә апак, әйләнә-тирә тын, салкын барлык җанлы-җансыз нәрсәләрне тын калдырган. Ә монда, буровой эчендә, салкын көчлерәк булган саен, эш кызурак бара. Туктарга, эшләгән эшеңне бозга әйләндерергә ярамый. Буровикларның йөзләре суыктан яна. Эшләве күңелле, салкын тыннарны куырса да, күңелле: скважина тәмамланып килә, алда әле башланмаган ике атна бар. Кышын ун көн вакытны янга калдыру һәм аена ике мең өч йөз метрдан артыграк бораулап үтә алу уен эш түгел ул! Рәттән өч скважинаны срогыннан алда тапшырдылар, ләкин шулай да Юнирның күңеле канәгать түгел иде әле. Өч скважинаның да азаккы метрларын балчык измәсенә күчеп борауларга туры килде. Дүртенче буровойда Мөхәрметов бригаданы җыеп үзара киңәш корып алды, скважинаны азагына чаклы су белән борауларга дигән карарга килделәр. Скважинаны унсигез көндә бораулап бетерделәр. Бригада күзгә күренеп алгы сафка чыгып килә иде инде, Фаил Хәки- мовның комсомол-яшьләр бригадасы белән көч сынашырга ниятли иде, ә бу бригада ел башыннан иң югары темплар белән бораулый башлаган иде. Иң киеренке көннәрдә 4391 номерлы скважина проектта күрсәтелгән юнәлештән кире якка китеп барды. Авышлыкны дүрт тәүлек буена төзәтеп азапландылар. Бу көннәрдә Юнир буровойда кунып ятты. Шул көннәрдә аның кем икәнен буровиклар якыннанрак күрделәр, яңа мастерда аларны тарта торган ниндидер үзгә яклар, матур яклар булуына төшенделәр. Ул, югары белемле кеше, әледән-әле алар белән киңәшеп тора, белмәгән нәрсәләрен сораудан гарьләнми. Гадәттә буровиклар мастерның кыю булуын, тәвәккәл һәм нык булуын, әйткән сүзендә нык торуын яраталар. Яңа мастерда нәкъ менә шул сыйфатлар бар, димәк, бораулау тизлеге дә үсәчәк, дип уйлыйлар алар. Мастер үзе дә буровикларының тырыш егетләр икәнен, авырлыклардан курыкмауларын аңлый һәм үзенә шундый бер нәтиҗә ясап куя: әгәр дә менә шушы егетләр белән елына егерме мең метр бораулый алмыйм икән, мастер исемен күтәреп тә йөрмим! Егетләр сайлап җыйган кебек. Гик бораулаучы Хәмидуллин гына борчый Юнирны. Бригада егетләре дә Хәмидуллинны өнәп бетермиләр икән. Кулыннан күбрәк теле эшли егетнең, тәгәрмәч арасына тыккан таяк кебек гел комачаулап тора. Юнир аңа кешечә матурлап та әйтеп карады, ләкин Хәмидуллин 125 ишетергә дә теләмәде, башка бригадага китеп барды. Киткән чакта ачу белән әйтте: Чыгырны күпме көчәндерсәң дә бишенче тизлекне таба алмассың! — диде. «Табармын, — дип уйлады Мөхәрметов, — бишенче тизлек чыгырда түгел ул, кешеләрдә». Хәмидуллин урынына мастер Леонид Кривошеевны куйды. Леонид ротор янында да, тормоз янында да бер үк дәрҗәдә әйбәт эшли иде. Элек артта калып барган вахта тизлеген бермә-бер арттырды. Бригада буенча исәпләгәндә дә эшләр тигезрәк бара башлады. Вахталар бер- берсенең эше белән кызыксынырга тотындылар, тиздән бригада Хәки- мовны куып җитеп, аңардан Күчмә байракны алды. Шул көннән башлап бу ике коллектив, ерак юлга чыккан ике батыр кебек, янәшә бара башладылар. Әле берсе алга килеп чыкты, әле икенчесе. Бораулаучылар арасында аңлылыкның да үсә барганын тоеп йөрде мастер. Бервакыт шулай бораулаучы Нурулла Сәетгәрәев инструмент күтәртә иде. — Стоп!—дип, Евгений Антипов кулын күтәрде. Ул ярылган торба барлыгын сизеп алган икән. Үзләреннән соң эшләсе вахтаны авариягә юлыктырмас өчен ярык торбаны алыштырдылар. Хезмәт хакына зыян килә торган мондый эшне бары тик аңлы эшченең генә эшләве мөмкин. Ә бит кайчандыр Антипов турында әйбәт фикердә тормыйлар иде. Элегрәк аның бер гаебе булган, шуңа күрә ул бер бригадада да озак эшли алмаган. Үзенең гаебе барлыгын сизү аңа коллектив белән үзләшеп’китәргә ирек бирмәгән. Юнир эшли башлаганчы, Антипов бу бригадада булган диләр. Юнир Антиповны үзләренә эшкә килгән язгы аяз' көнне бик яхшы хәтерли. Ул чакта алар ачыктан-ачык сөйләшкәннәр иде. ■— Кагылып-сугылып йөрүдән туйгансыңдыр инде, кал бездә, — дигән иде аңа Юнир. Шулай беркөнне, бриг'ада коммунистик хезмәт бригадасы дигән исем алу өчен көрәшкә чыккач, Евгений Антипов культбудкага килеп керде дә тәрәзәләрдән пәрдәләрне салдырып алды. — Каралганнар, — диде ул сабыр гына, — хатынга биреп юдыртыйм әле, син бит әле һаман буйдак егет булып яшисең бугай. Буйдак егет. Менә син, шайтан алгыры. Әйтүен дә бит Антипов нинди гади итеп әйтте, ә күңелдә моңсу уй кузгалып калды. Буйдак егет. Әйе. Өйләнмәгән егет! Әгәр бу сүзләрне Әкълимә ишетсә? Анти- повка да, мастерның үзенә дә бик күңелле булмас иде. Ә нигә ул пәрдәләрне мастер хатыны, әйтик, мәсәлән, Әкълимә юарга тиеш? Ә нигә соң бораулаучы ярдәмчесенең хатыны юды алай булгач? Культбудка- да ямьле булганын барысы да яраттылар ич. Хикмәт пәрдәләрне кем юуда түгел, кешеләрнең бер-беренә яхшылык эшләвендә, бер-беренең күңелен күтәрә белүләрендә. Җитте буйдак егет булып йөрүләр!.. Декабрьның соңгы көнендә Леонид Кривошеев су белән поддома- ник катлавын ачып, егерме сигез метр бораулады. Ишелү-мазар булмагач, су белән азаккача борауларга карар кылдылар. Әгәр өч көннән соң проект тирәнлегенә барып чыга алсалар, бу инде зур җиңү булачак. Узып киткән елның зур җиңүе булып калачак. Яна борау тагын күпме ала алыр — эшләрнең барышы хәзер шуңа бәйле. Мөхәрметов өенә кайтмады, бораулаучы Нурулла Сәетгәрәев ничә метр бораулар дип көтә башлады. Нурулла алты метр бораулады. Буровиклар үзара карашып алдылар: токымнар бик каты, янәсе! Бәлки, аларны Әхәт Харисов егетләре алдырыр. Әхәт ни барысы өч кенә метр бораулый алды. Су белән үтеп чыгу турында уйларга да ярамый иде. Балчык измәсе белән борауларга команда биреп, мастер бер елның йомгагын исәпләде: 23 548 метр килеп чыкты. Бригададан бәйле булмаган тик торуларны, ут булмаган чакларны исәпләп чыгарды. Әгәр бары сы җитешле 'булса, утыз мең метр бораулап була икән, дигән карарга килде. Яна елны каршыларга шаулашып, уеи-көлке сүзләр сөйләшеп кайттылар. Бер ел эчендә бергә үткәргән тормыш, авыр да һәм матур да тормыш, иң мөһиме — файдалы үткән тормыш барысы өчен дә күңелле иде. Буровик егетләрдән кайсысыдыр уены-чыны белән әйтеп салды: — Егетләр, җанкисәкләрем, мастер бездән бернәрсәне яше;рә бит: өйләнгән бит ул, ә яшерә! — Әйттең сүз. яшерерсең сездән, бар! — диде Юнир, елмаеп. Берсен-берсе бүлдереп, барысы берьюлы сөйләргә тотындылар: — Туй ясыйбыз, туй! Премия алу белән туй ясыйбыз. Кышкы көн аяз иде, кырлар өстендә кояш нуры ята иде, һәм буровойдан кайтучы егетләрнең дә йөзләре сөенечле елмаюдан балкый иде. I * * Без Юнир Мөхәрметовның бораулау мастеры булып эшли башлаганнан бирле узган бер генә елын сөйләп бирдек. Аннан бирле инде өч ел вакыт узып китте. Өч ел эчендә Юнир Мөхәрметов бригадасы, комсо- мол-яшьләр бригадалары арасында беренче урынны яулап алып, ин. алдынгы урынга килеп чыкты. Беренче елны 23 меңнән аз гына артык бораулаган булса, икенче елны 28 мең метр бораулап үтте, ә быел сигез ай эчендә генә 25 мең метр чамасы бораулады. Бригаданың йөкләмәсе партиянең XXII съезды ачылган көннәргә 29 мең метр бораулап узу. Ул турыда буровой вышкасына зур-зур хәрефләр белән өндәмә язып куелган. Шуңа күрә Юнир егетләре җилләп-җилләп яуган көзге салкын яңгырлар астында да эшләрен туктатмыйлар. Юнирның семьясында да яңалык бар. Хәзер яшь әтинең уңышларына алар өчәүләп сөенәләр: Юнир, Әкълимә, багалмасыдай кызлары Гөлнур...