Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЛОЦМАН

Идел буенда Беркет оясы дигән атаклы бер таш кыя бар., Пароходта барганда, түбәннән башың күтәреп карасаң, ул болытлардан да биек булып күренә. Аның шәрә түбәсенә бер җан иясе дә аяк басканы юк; бары тик кошлар патшасы — горур бөркет кенә, зәңгәр күктә очып арыганнан соң, шунда кунып ял итә, эләктергән корбанын ботарлый икән дип сөйлиләр. Ул кыя итәгендә елга да каракучкылланып һәм һәрвакыт шарлавыктай шомлы шаулап ага. Бер-бер артлы тәгәрәп килгән йөгерек дулкыннар, аның таш күкрәгенә бәрелеп, чәлпәрәмә киләләр, ак күбекләр тузгыта-тузгыта сикереп кайныйлар, Ә җилле-давыллы көннәрдә пароходлар, төрле кәрваннар, бәрелеп һәлак булмас өчен, аны мөмкин кадәр читтәнрәк үтәргә тырышалар. Безнең капитан, үз гомерендә күпне күргән карт волгарь Гариф абзый шушы кыя буеннан үткәндә гел тирән уйга бирелә һәм авыз эченнән моңсу гына көйли башлый. Андый минутларда аның киң һәм калку маңгаендагы җыерчыклары тагын да тирәнәя төшә, салынкы соргылт, кашлары астына яшеренгән уйчан тонык күзләре каядыр еракка төбәлә. Мин моның сәбәбен белергә теләсәм дә, бик озак Гариф абзыйдан сорашырга кыймый йөрдем. Ә менә бүген, кич белән алгы палубада яшь матрослар һәм практикантлар арасында әңгәмә корып утырганда, сүз иярә сүз чыгып, шул турыда карт капитан үзе сөйләп китте. ...Күптән, әйе, бик күптән булган хәл инде бу. Ул җәйне, Кама буйларына ак бандалар бәреп кергән чакта, безнең «Бурлак» Чистай затонында ремонтта иде. Үз ходыбыз белән ычкына алмадык, ихтыярсыз, дошман кулында утырып калдык. Әмма капитаныбыз да, механигыбыз да, мин сезгә әйтим, аптырап тормадылар: аклар, ничәмә-ничә тапкыр юлга чыгарга кыстасалар да, берни эшли алмадылар, Комендатурага да чакыртып карадылар, әмма һаман бер җавап: машина ватык, яңа подшипниклар юк... , Мин, ачык авыз, бу сүзләргә башта үзем дә ышанып йөргән идем. Бактың исә, машинистлар йокламаганнар икән. Яңгырлы караңгы бер төндә, мин сиңа әйтим, пароходка җан керде бит: түбәндә көпчәкләрне әйләндереп карый башладылар. Югарыдан капитан командасы ишетелде: Хәзер кузгалабыз. Ярга чытып чалкаларны ычкындырып тормагыз, кисеп кенә калдырыгыз. И 8* 115 Ләкин безнең теләк үтәлми калды. Арабызда кара йөрәк хыянәтче булган икән. Механик ярдәмчесе безнең яшертен генә әзерләнүебезне комендатурага җиткереп торган. Монысы бераз соңрак ачыкланды. Юлга кузгалырга керешкәндә генә, аяз көнне күк күкрәгәндәй, һич тә көтмәгәндә, пароходка :бер төркем солдат белән яшь кенә поручик килеп керде. Битләрен сакал-мыек баскан карт солдатлар арасында бу поручик нәкъ яшүсмер иде инде. Борын астына рәтләп төк тә чыкмаган. Чөм кара бөдрә чәчләре кабарып тора. Кызларныкы кебек җыйнак кына борыны өстенә алтын чылбырлы пенснэ элгән. Үзе ашыкмыйча, ягымлы гына сөйләшә, приказларын да күбесенчә ымлап кына бирә. Поручикның бик ашыкканлыгы күренә иде. Ул безгә бәйләнеп тә тормады, капитан белән механикны шәһәргә озатырга кушып кулын гына изәде. Машина бүлегенә хуҗа итеп әлеге шымчыны билгеләде. Шул арада, аның, кушуы буенча, пароходка солдатлар тула башлады. Пушка һәм пулеметлар, ящиклар төяргә керештеләр. Үзләре чамасыз ашыгалар, бер-берсен ашыктыралар иде. Бу хәлгә хәйран калып карап торган матросларның берсе, үзалдына сөйләнгәндәй, әйтә куйды: — Казанга бармакчылары... Ни пычагыма болай кабаланалар икән? — Койрык астыңа ут кабынса, кабалану түгел, бүре булып уларсың! — Боцман Петрович, ачулы сүгенеп, авызындагы тәмәке төпчеген суга ташлады: — Хәзер анда аларның арт сабакларын укыталар. Ә Идел ягыннан Маркин флотилиясе саңак төпләреннән тоткан. Әнә шунда үз этләренә ярдәмгә ашыгалардыр... Капитан урынына шәһәрдән телсез бер лоцман табып китергәннәр — пароходны шул алып барачак, имеш. Аңа ярдәмгә койрыкчы итеп мине куйдылар. Юлга чыгар алдыннан рубкага менсәм, туганкай гынам, чәчләрем үрә торды: лоцман дигәннәре безнең капитанның бертуган абыйсы, күптән түгел генә Балтикадан контузия алып кайткан диңгезче булып чыкты! Штурвал көпчәгенең бер ягында мин, икенче ягында ул. Чак кына арттарак, икебезне дә саклап,zалыптай зур гәүдәле казак тора. Авызыннан аңкыган аракы һәм тәмәке сасысына чыдар хәл юк. Бу лоцманны яхшы белә идем мин. Элек,ул Идел һәм Кама пароходларында йөргән. Телсез дигәннәре дөрес түгел, чукрак иде ул. Сугышта ике колагының да карындыгын шартлатып кайткач, -пристаньда водолив (элек шкиперларны шулай атыйлар иде) булып эшли, килгән саен безне шатланып каршылый, энесен зарыгып көтеп ала торган иде. Бактың исә, әнә нинди сатлык җан икән ул! Юньле кеше булса, үз абыйсына, халык властена каршы чыкмас иде. Ә үзе, чукрак шайтан, юлны яхшы белә. Су өстендә дә, яр буенда да бер^ генә маяк әсәре күренмәсә дә, төкреп тә бирми: әҗәленә ашыккандай, кудырта да кудырта. Хәтта безне саклап баручы казак та мактап куйды үзен. Озакламыйча поручик та. рубкага менде. — О, сезнең монда нинди җиләс, — диде ул, арткы стена буендагы эскәмиягә утырып. — Чынлап әгәр, җан рәхәте. Ә түбәндә тын алыр хәл юк — тынчу. _ Хәзер кәефенең аеруча әйбәт чагы булса кирәк. Зажигалкасын сызып папиросын кабызгач, сакчы казакның аркасына шап итеп кагып куйды һәм шат тавыш белән: — Додон, күрдеңме, ничек җае килеп чыкты, — диде. — Нишләргә белмичә аптырап торганда, нинди шәп пароход эләктердек. Исеме «Бурлак» булса да, үзе менә дигән! Алып казакның калын тавышы, буш мичкәдән чыккан кебек, көр яңгырый иде: 116 — Аллага шөкер, поручик әфәнде. Лоцманы да шәп туры килде, теге кем әйтмешли, пи җитте капитаның бер читтә торсын. _ Әлеге дә баягы, ярый әле, теге машинист очрады. Югыйсә мондый пароходны төштә дә күргән юк иде. _ Әйе, әйе, поручик әфәнде, аллага шөкер... Димәк, дөньяда намуслы кешеләр бетмәгән икән әле. Димәк, мин әйтәм, тартышабыз әле... — Бераз дәшми торганнан соң, казак тагын сөйләп китте: — Их, тизрәк барып җитәсе дә 'кирәкләрен бирәсе иде... Шул чак мин, үзем дә көтмәгәндә, нык бер фикергә килдем: ничек итеп, нинди юл белән эшкә ашырасын әлегә белмәсәм дә, үлсәм үләрмен, мин әйтәм, әмма мәгәр бу эт җаннарның кара юлларын өзәрмен. * * * Таң атканда «Бурлак» киң Иделгә чыкты. Борынгы мәһабәт елга безне бик караңгы каршылады. Яңгыры булмаса да, күк йөзен һәм сулъяктагы өркәчөркәч биек тауларның түбәләрен кара болыт каплаган. Башта кыюсыз гына кузгалган җил, көчәйгәннән-көчәя барып, тиздән чынлап котырып китте: мачта һәм вантларда ачы сызгыра, су өстендә чал сыртлы дулкыннар тәгәрәтә башлады. Пароход, әле уң, әле сул якка янтая-янтая, авыр чайкалырга тотынды. Казакның кәефе начармы: һаман саен авызын зур ачып, һәм бөтен йөзен чалышайтып иснәүдән туктамый. Түбәндә нидер булган: кочегарлар пар казанын шартлатмакчы булганнармы, поручикны тиз генә шунда дәшеп алдылар. Безнең сакчы, үз-үзенә сөйләнгәндәй: — Кара син аларны, нишләмәк булганнар, — дип мыек астыннан ачулы мыгырданды. — Менә мин төшкәч, тешләрен коеп кулларына тоттырсам, нибось тилермәсләр. Ә давыл көчәйгәннән көчәя барды. Ишелеп-ишелеп килгән кыргый дулкыннар, Иделне тарсынгандай, ярсып-ярсып текә кыяга ыргылалар, тау итәгендәге ташлар арасына бәрелә-сугыла күбекләнеп кайныйлар, ни эләксә, шуны йотардай булып-’ үкерәләр иде. Алда хәтәр Бөркет тавы. Чукрак лоцман аяк өстеннән йокыга киткән ахрысы, атылган ук кебек, пароход туп-туры таш кыя итәгенә юл тота. Куркыныч якыная барган саен, мин дә үземне исергәндәй хис итәм һәм, чукрак шайтан, кинәт күзен ачып, койрыкны кире бора башласа, бирешмәскә, мөртәт җанны өзгәләп ташларга әзер торам. Әмма шул чак борылып карасам, шаккаттым: лоцманым бер төн эчендә танымаслык булып ябыккан, итләч йөзендә зур борыны һәм яңак сөякләре генә калкып калган. Ә зур ачылган күзләре таш кыя итәгенә текәлгән. Ниһаять, аның ниятен сакчы казак та аңлап алды: — Ни эшлисең, сволочь!.. Хәзер үк уңга борыл... Югыйсә, чәнчим! — дип яман акырып җибәрде һәм, кизәнеп, винтовка түтәсен күтәрде. Мин моны башыма ничек сыйдырырга да белми калдым. Сакчы сугарга өлгермәде, лоцман күз иярмәслек тизлек белән аны билдән түбән ике куллап кысып күтәрде дә ачык ишектән алып чыгып китте. Ә үзе ■ачу катнаш тәвәккәл тавыш белән миңа да кычкырып алды: — Туры ташка тот, ташка! Барысын да дөмектер!.. Сакчы винтовкасын, аякларын хәтәр болгый-болгый җан-фәрманга ычкынырга талпынган арада, лоцман күперчек кырыена барып җитте һәм казак белән бергә түбән ташланды. Гаҗәп, күңелемдә кызгану да, ачыну да юк. Чукрак лоцманның чын кеше булып чыгуы өчен чын күңелдән шатландым һәм аның соңгы васыятен үтәргә ашыктым, тизрәк штурвал көпчәге янына кереп бастым. Шул арада һәлакәт якынаюын түбәндә поручик та сизеп алган булса кирәк. Баскычта ул күренде һәм менгән шәпкә наганы белән изәп, пароходны кире борырга кушты, аннары бер-'бер артлы миңа ата башлады. Ләкин ул миңа эләктерә алмады. Пароход, авыр ■’гөрселдәп, ташка бәрелүгә, поручик чайкалып чак кына егылмый калды, башыннан төшкән фуражкасын давыл очырып алып китте. Ул арада инде яртылай ауган пароход палубасыннан пушкалар, пулеметлар тәгәрәп суга төшә башлады. Елгага ташланган солдатларны кыргый дулкыннар ташка бәрәләр: ак күбекләр арасында аларның кызыл каны гына күренеп калды. Ниһаять, мин дә рубка алдындагы камыш эскәмия алдым да, якты дөнья белән саубуллашып, упкынга ташландым... Әмма дөньяда яшисем булган икән әле, бәхеткә дигәндәй, мин исән калдым. Ташларга бәрелеп харап булудан теге эскәмия коткарды... Ярты сәгать чамасы үткәннән соң, мин, тәмам хәлдән таеп, тау өстенә мендем. Югарыдан караганда түбәндә кырый ауган җимерек пароходтан башка берни дә күренми, ыржайган ташларга бәрелә-бәрелә кыргый дулкыннар гына ярсып кайный иде.