Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ТӘҮГЕ ТЫНЫЧ ТӨН

Әнә карт солдатның Тәрәзәсе шаулап ачылды. Уналты ел гәүдәсендә йөрткән Соңгы пуля җиргә очты — әрнү басылды. Тешен кысып, ул барсына түзде: Саташулы һәм йокысыз кара төннәргә; Менә хәзер изрәп йоклап китте Башын куйган иде мендәргә. Җилләр! Туктагыз... Өй янында үскән яшь топольләр, сез дә йоклагыз. I Яшьләр, җырламагыз, тавыш чыкмасын... Сугыштан соң — бүген тәүге тапкыр Карт ветеран тыныч йокласын... БӘХӘСЧЕЛӘР СҮЗСЕЗ КАЛДЫЛАР Атом-ракеталар заманында Лирикага бирелеп йөр икән... Спутник булып күккә менәлмәгәч, Нигә кирәк җырың-лирикац?.. Бәхәсчеләр сүзе «Физиклармы, әллә лириклармы?!» Бәхәсчеләр сүзсез калдылар... һава кораблары кузгалдылар. Кемнәр? Көтәләр... 38 Шулчак ишетәләр: Галәмчеләр җирне урап җырлап үтәләр. Туган җиребезнең матурлыгын Шундый биеклектән күр дә син, — Лирикага Бирелмичә ничек түзәрсең... Иң-иң матур поэмадай булып Ишетелә миңа сүзләре. Хәтта лириканың «дошманнары» Җырлап җибәрмичә түзмәде. Галәмчеләр, батыр очучылар Лириканы канат итәләр; Планеталар яңа физикларны, яңа лирикларны көтәләр. Фәнгә гашыйк булган очучылар Эчтән шигырь ядлап узалар... Бәхәс тынды... Физиклар да, Лириклар да инде ризалар. ШУНДЫЙ БЕЗНЕҢ ЕГЕТЛӘР ///ундый безнең егетләр: Мактануны белмәсләр. Җир әйләнеп кайтсалар да, Күккә борын чөймәсләр. Шундый безнең егетләр: һичкайчан баш имәсләр. Океанны җиңсәләр дә, «Мин кем булдым!» димәсләр. Шундый безнең егетләр: Чиктә керфек какмаслар. Дөнья тыныч булмый торып, Тынычлана алмаслар. Шундый безнең егетләр: Дөнья багълый өметләр. Дошман килсә, ракетадай Атылып китәр кебекләр...