Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ШИГЫРЬ УКЫЙМ Гөрләп торган хезмәт учагыбыз — Үзебез төзегән йортлар янында, Шигырь укыйм бүген, дулкынланып. Иптәшләргә төшке ялымда. Әйтәләрдер кебек: — Шигырьләрең Якты уйлар белән янсыннар; йөрәгендә һәрбер төзүченең Ялкын булып дөрли алсыннар. Ә каршымда әрсез, зур краннар Югарыга таба сузыла; Күтәрелә алар, әйтерсең лә, Керер өчен шигырь юлына. ТӨЗЕЛЕШКӘ ТАБА АТЛАДЫМ Тормышымда озын юллар үттем, Күп сукмагын җирнең таптадым; Хисләремне һәр чак юлдаш итеп, Төзелешкә таба атладым. Куркытмады кышның бураннары. Биеп торды кирпеч кулымда. Төзелеш, синең биек краннарың Маяк булды тормыш юлымда. Хезмәтемә шатлык, бәхет өстәп, һәр көнемне минем ямьләдең. Язмышымны шуңа үзем теләп, Гомерлеккә сиңа бәйләдем. Үзебез сузган шпал, рельслардан Вагоннарны күздән үткәрдем. Меңәрләгән тонна авыр йөкне Шушы куллар белән күтәрдем. Горурланам мин үз эшем белән, Борылмалы юллар таптадым. Хисләремне Һәр чак юлдаш итеп, Төзелешкә таба атладым. 73 ЯШЬЛЕК хыялы Палаткага, тузан очкан юлга Алыштырсам җылы почмакны,— Ачуланма мине, тынгысыз дип, Бу көнне мин көттем ничаклы. Пионерда, ал галстук тагып, Ял иткәндә урман-кырларда, — Ишетсәк тә поезд, гудок тавышын, Чума идек татлы уйларга. Күз алдына китерәм ул елларны, Бәхәсләшеп уткән төннәрне... Без кабызган учак сүнгән инде, йөрәкләрдә калган дөрләве. Үз язмышым мине олы юлга — Туры юлга дәшә, еракка. Төзүчеләр, кабул итәрсезме. Сезнең белән басам бер сафка. ТУЛАЙ ТОРАКТА ^ерылуга әле күптәнмени — Ай да түгел, бары бер атна; Сагынып кайтам, киткән юлларымнан, Төзүчеләр күчкән торакка. Дусларымның гади сый-хөрмәте — Кайнар чәе тәмләп эчелә. Хисләр уртак, хәтта җанга тигән Төеннәрең шунда чишелә. Ә кич белән, дуслар эштән кайткач, Ташчы егет суза гармонын; Яз ташкыны кебек яшьлегеңнең, Әйтерсең лә, җыйган бар моңын. Тыңлый аны, тыңлый ләззәтләнеп, Күкрәгендә чиксез даланың — Горурланып, өскә калкып чыккан һәрбер йорты яңа каланың. Кайчан гына килеп керсәң дә син, йөрәгеңә монда җылы бар; Дусларыңның сине һичкайчан да Адаштырмый торган җыры бар. ТӨЗҮЧЕ ҖЫРЫ ■Мин төзүче, дуслар, Уемда да Шагыйрь булу дәрте түгел лә; Тик йөрәктә хезмәт уты янгач. Үзе килә шигырь күңелгә. һәм ул туды миндә, төзелештә Яна йортлар арта барганда. Эштә кайчак, төнге сменада Маңгаемнан тирләр тамганда. Гөрләгәндә җитез моторлары Арсландай көчле «МАЗ»ларның; Киптергәндә элек кул тимәгән, Аяк басмас- баткак сазларны. Күтәрелгән саен биеккәрәк, Агылдылар миндә хисләр дә. Измәләргә кирпеч береккәндәй, Цемент -көче тойдым сүзләрдә. Мин төзүче, дуслар, уемда да Шагыйрь булу дәрте түгел лә; Тик йөрәктә хезмәт уты янгач, Үзе килә шигырь күңелгә.