Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 ҮЗЕМ СӨЙЛИ БЕЛМӘМ КЕБЕК зем сөйли белмәм кебек, сөйли белмәм... Уйларымны сөйләр сезгә көн яктысы. Шул яктыда гөл йөзенә чык тамса да Балкып китә, гүя, бәхетемнең яртысы. Көн яктысы, чык тамчысы — икесе дә Күңелемә изгелекләр булып иңгән. Кырларыма көн яктысы нурын бирсә, Чык тамчысы мәхәббәтем булып сеңгән. Арышларым шул яктыга үреләләр, Хыялларым шул яктыда күренәләр; Юлчыларны алдап янган ялган утлар Кояш нурың бер күргәч тә сүреләләр. Горурланам мин дә, дуслар, эшем белән., Мин дә шаулы заманымның бер ташчысы. Үзем сөйли белмәм кебек, сөйли белмәм... Уйларымны сөйләр сезгә көн яктысы. БЕЗНЕҢ ТӘРӘЗӘГӘ... С к - ^>абыи чагым... Тәүге сукмагымны €инең кочагыңда узганмын. Яз кояшын күргәч, зәңгәр күктә, Алып бир дип, кулым сузганмын. Әнкәй, әнкәй, чиксез җирнең өстен Улың өчен шулай җылыттың. Үзең җирдә җылыныр җылы барын Мине уйлыйуйлый оныттың. Күңелең инде, әнкәй, узганнарның Әрнүләрен ерак яшерде. Шуңадыр ла кояш нурын күбрәк Безнең тәрәзәгә төшерде. ТАМЧЫЛАР Тамчылар тын гына тамалар. Алар бит шытачак гөлләрне Таш тишеп булса да табалар. ■Мәхәббәт хисенең үзедәй 76 ДАВЫЛДА А*отырынган давыл бәрелгәндә Мәңге горур кыя ташына, Гаҗәпләндем: Бөркет үз баласын Яшермәде канат астына. Каерыла бугай канатлары Бер югары оча, бер түбән... Бөркет әйтә кебек: — Очалмасаң, Сннең ояң түгел тау түбәм. ҮЗЕҢ КҮРГӘН, ҮЗЕҢ САГЫНГАН... «Зәңгәр кыңгыраулар өзәргә Кичтән килдең таныш үзәнгә. Күз йомарга әзер чәчәкләр — Такыялар үрсәң бүтәнгә. Арагызда юллар еракмы, Сагышларың белән уз, диләр, Сагынырлык кешең булганда, Диңгез аша кулың суз, диләр. Килер көнгә булсын елмаю, Кайгыларың калсын үткәнгә... Күз йомарга әзер чәчәкләр — Такыялар үрсәң бүтәнгә. ХЫЯЛЛАРЫМ ҺАМАН ҮЗЕМ БЕЛӘН... w Z 7 *. ирне күреп җиргә гашыйк булдым, Күкне күзләп бик еш уйландым; Җирдә йөреп туймый, соңлап ятсам, Кояш белән бергә уяндым. Таң нурлары тамды бу кырларга. Мин аңардан илһам эзләдем. һәм дөньяның шигъри матурлыгын Шул яктылык аша күзләдем. Кая барсам, мине шул матурлык Каршылады килгән юлымнан. Үзем генә тойган хисләр мине Тауга алып менде соңыннан. ... Монда гына төсле бар матурлык,. Бер чәчәк тә ләкин өзмимен. Тау актарам: Миңа ташлар кирәк, Матурлыкны шуннан эзлимен. Хыялларым һаман үзем белән, Кирәксенмим чакма чаткысын. Күрәсезме, тауның күкрәгенә Алып керәм кояш яктысын.