Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ХАЛЫК БЕЛӘН БЕРГӘ

Ул кояшка карап яшәрә җир, Җанны сөеп назлы җил исә; Халык белән бергә яшәгән ир Ил бәхетен эзләп ил гизә. КӨЛСЕН КҮЗЛӘРЕМ Иң кадерле сүзләремне Ил теленнән эзләдем. Иң яраткан гөлләремне Буш бизәктәй тезмәдем. Ай караган төннәремдә Ялга ятып түзмәдем; Ялкыным бар, янсын, әйдә, Көлсен, әйдә, күзләрем! БАЛ КОРТЫ КЕБЕК -^ең күңелдән гали хисләр җыеп, Җан җылысы бөркеп барсына,— Көлеп торган гүзәл һәйкәл коеп, Бүләк итә шагыйрь халкына. ГӨЛ БАКЧАСЫ ИТИК Чът кешеләр килә үзе теләп Күтәрергә иң-иң авырны; Ак шәһәрләр кебек ямьгә бизәп, Гөл бакчасы итик авылны. ДАНКОЛАР ^*өрәш, даулаш белән гасыр үтә, Кемнәр китеп, кемнәр килмәде; Ә Данколар үлеп гүргә төшә, Байрак булып кала йөрәге