Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ЕЛМАЮ ТУРЫНДА •беләсеңме, дустым, елмаюдан Ямьсезнең дә йөзе ямьләнә; Бик сөйкемсез була күрер күзгә, Елмаймаса, матур бәндә дә. Тик елмаю — керсез хис билгесе, Би.к шаярма аның белән син; Иреннәрең белән генә түгел, Елмай бөтен җаның белән син. АЗАПЛАМА /1 үңелең керсез икән — битлек япма, Сөйләш-серләш ачык йөз белән; Телең хәнҗәр икән — кис, туракла, Азаплама чәнчеп без белән. АЛЛА ТӘҮБӘСЕ (И. Тобольскийдан) -ь-'ер көн алла үзенең галәмендә Тыныч гизеп йөргән икән ди; Шунда ракетада очып менгән Гагаринны күргән икәм ди.. — Әстәгъфируллаһи! — дигән алла, — Кеше менгән минем күгемә; Хуҗа булып йөри, оят кайда?! Күренәме әллә күземә?.. Шулай дигән дә ди, күк читеннән Безнең чорга ул күз ташлаган; Аннан кереп качкан җәннәтенә һәм кешегә табына башлаган. ҮПКӘ ■* уфан язды Урал эскизларын, Чын күңелдән: «Бик шәп!» дидек без; Тик соңыннан Урал картинасын Язар диеп .көткән идек без... Юллар анык хәзер, маяклар күп, - Ватан буйлап тезеп китәрлек: Соңгы мамонт кебек дәү булсаң да, Илһам өчеи азык җитәрлек! Аз язасың, Туфан, ник тагын да Ярларыңнан ташып акмыйсың; Ник генерал түгел син көрәштә, Ник рядовой булып атлыйсың?