Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАННЫҢ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ТОРЫШЫ ҺӘМ АНЫҢ ҮСҮ ПЕРСПЕКТИВАЛАРЫ

Бәхетле иртәге көнебезне аермачык яктырткан КПСС Программасы проектында, куәтле промышленность белән беррәттән, һәрьяклап үскән һәм югары продуктлы, чәчәк атучы авыл хуҗалыгын булдыру — коммунизм төзүнең мәҗбүри шарты икәне әйтелә. Бу документта бөтен халыкның һәм халык хуҗалыгының авыл хуҗалыгы продуктларына ихтыяҗларын тулы канәгатьләндерү максаты белән, авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләмен 10 елда — ике ярым тапкыр чамасы, ә 20 елда өч ярым тапкыр арттыру бурычы куела. Авыл хуҗалыгын күтәрүнең төп юлы барлык колхозлар һәм совхозларда фән һәм алдынгы тәҗрибә нигезендә игенчелекнең һәм терлекчелекнең югары культурасына ирешүдән, хезмәт һәм средстволар тотуга барлык чаралар белән экономия ясап, һәр гектардан продукция чыгышын арттырудан тора. Авыл хуҗалыгында хезмәтнең җитештерүчәнле! е ун ел эчендә ким дигәндә—ике ярым тапкырга, ә егерме ел эчендә — биш-алты тапкырга күтәреләчәк. Авыл хуҗалыгын тагын да механикалаштыру Һә1й электрлаштыру шуңарга хезмәт итәчәк. Авыл хуҗалыгын техник яктан яңадан коралландыру хезмәтне һәм производствоны оештыруның иң прогрессив формалары һәм методлары белән, авыл хуҗалыгы производствосы хезмәт ияләренең культура-техник дәрәҗәсен һәрьяклап күтәрү белән бергә бәйләп алып барылачак. Колхоз авыллары шәһәр тибындагы эреләндерелгән торак пунктлар итеп үзгәртелеп төзеләчәк, аларда яхшы торак йортлар, коммуналь хезмәт күрсәтү, көнкүреш предприятиеләре, культура һәм медицина учреждениеләре булачак. Хезмәтнең характеры һәм җитештерүе ягыннан да, шулай ук. халыкның культуракөнкүреш шартлары ягыннан да шәһәр белән авыл арасында бернинди дә аерма булмаячак. Болар барысы да ерактагы хыял түгел, бәлки безнең бик якын булган перспективабыз. Аларны социалистик төзелешнең бртен барышы хәзерләде. Җитештерү көчләре үсеше югары дәрәҗәгә ирешкән алдынгы колхозларыбыз һәм совхозларыбызның күбесендә коммунизмнын аермачык беленә торган бу гүзәл биЛгеләрен күрергә була инде. Республикабызның авыл хуҗалыгы хезмәт ияләре, бөтен совет халкы кебек үк, коммунизмның ма- териаль-техник базасын булдыруны максат итеп куйган бөек планнарны тормышка ашыру өчен фидакарьләрчә көрәшәләр. Татарстанның колхозлары һәм совхозлары 1953 елның сентябрь Пленумыннан сон үткән чор эчендә, бигрәк тә соңгы өч ел эчендә игенчелек һәм терлекчелек продуктларын җитештерү һәм дәүләткә сатуны шактый үстерделәр, доходларын күтәрделәр, аларБ 141 да авыл хуҗалыгы продуктлары тагып да күбрәк җитештерү өчен кирәк булган бай техника, квалификацияле кадрлар һәм башка барлык средстволар бар. Соңгы елларда республикада вак колхозлар эреләндерелде, совхозлар киңәйтелде һәм күп кенә яңа совхозлар оештырылды. Хәзер Татарстанда 723 колхоз бар. Аларга 2908 мең гектар чәчүлек җир беркетелгән. Уртача алганда .һәрбер колхозга 4000 гектарга якын җир төшә. Бу елның башына уртача алганда һәрбер колхозга 680 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 200 сыер), 700 дән артык дуңгыз, 1070 сарык туры килә иде. һәрбер колхозда шулай ук кошкорт һәм йорт куяннары фермалары оештырылды һәм эшләп килә. Республикабыз колхозларында 7650 трактор, 5870 комбайн, 5630 автомобиль һәм башка төрле күп кенә техника эшли. Уртача алганда, бездә һәрбер колхозга 10 нан артык трактор һәм 8 комбайн туры килә. Авыл хуҗалыгы артельләренең акчалата доходлары, яңа акча белән исәпләгәндә, 1957 елгы 33 миллион сумнан 1960 елда 164 миллион сумга җитте, ягъни 5 тапкыр артты. Колхозларның бүленми торган фондлары шул ук вакыт эчендә 69,7 миллион сумнан 243,5 миллион сумга җитте. Шулай итеп, колхозларыбыз хәзер нык механикалаш- тырылган эре хуҗалыкларга әйләнделәр. Алар җәмәгать терлекчелеген елдан-ел күтәрәләр, янадан-яңа хуҗалык һәм культура-көнкүреш биналары салалар, артельләрнең байлыкларын арттыралар, колхозчыларның материаль тормыш дәрәҗәләрен яхшырталар. Республикабызда барлыгы 55 эре совхоз эшли (ит-сөт промышленносте хуҗалыклары бу исәпкә керми). Уртача алганда, һәрбер совхозга 14200 гектар чәчүлек җир туры килә. Авыл хуҗалыгын үстерүдә совхозларның роле һаман үсә, дәүләткә ашлык, ит, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларын сатуда совхозлар шактый зур урын билиләр. Үткән елда совхозлар дәүләткә ит сатуны# гомуми күләмендә 24 процент, сөт сатуда 28 процент урын алдылар. Бөтен авыл хуҗалыгын тагын да үстерүнең төп буыны, терлекчелекне тиз үстерүнең базасы — бөртекле ашлык җитештерүне тиз күтәрүдән тора. КПСС Программасы проектында бөртекле культураларны тулай җитештерүне егерме елда ике тапкырдан күбрәк арттыру, ә. бөртекле ашлыкларның уңышын бермәбер арттыру күздә тотыла. Алдынгыларның тәҗрибәсе бу бурычны һәрбер колхоз һәм совхоз үти алганын раслый. Әгәр дә республикабызда 1960 елда 10 центнер һәм 1961 елда һәр гектардан 9 центнер чамасы бөртекле ашлык җыеп алынса, алдынгы колхозлармын күбесе/ совхозлар бүлекләре һәм бригадалары зур мәйданнарда һәр гектардан 15— 20 центнер бөртекле ашлык җыеп алуга ирештеләр инде. Кайбер мисалларны китерик. 1960 елда Мөслим районының «Кызыл Октябрь», «Урожай», Карл Маркс исемендәге, Актаныш районының «Изаиль», «Кызыл көч», Әлмәт районының «Знамя», Миизә- лә районының «Красный Курган» колхозлары зур мәйданнарда һәр гектардан 16,2 дән алып 18,3 центнерга кадәр бөртекле ашлык уңышы җыеп алдылар. Мөслим районы «Кызыл Октябрь» колхозының X. Гайнетдинов бригадасы 633 гектардан 22,7 шәр центнер, шул исәптән көзен чәчелгән 272 гектар арышның һәрбер гектарыннан 32,8 шәр центнер уңыш алды. «Красный Октябрь» совхозының А. М. Глушков җитәкчелек итә торган трак- торкырчылык бригадасы бу елны һәр гектардан 23,5 центнер борчак һәм 20 центнер арпа, ә X. Морта- зин бригадасы һәр гектардан 19 центнер бодай җыеп алды. Азнакай районының «Авангард» колхозында Г. Сәйфуллин бригадасы 106 гектар мәйданның һәрбер гектарыннан 23 шәр центнер борчак, «Конезавод № 57» совхозы 640 гектар мәйданның һәр гектарыннан 20 шәр центнер тары, Әлмәт районының «Ярыш» колхозы һәр гектардан 30 ар центнер тары җыеп алды. 142 Шупы да әйтергә кирәк, алдынгы хуҗалыкларда һәм бригадаларда уңышны прогрессив рәвештә күгәрү, бөртекле ашлыкның һәм башка культураларның тулай җыемын арттыру өчен резервлар тиешенчә файдаланылмый әле. Игенчелек культурасын күтәрү буенча бик нык эшлисе бар әле. Җирле шартларга һәм һәр хуҗалыкның специальләнүеңә туры китереп, игенчелекнең һәм терлекчелекнең фәнни нигезләнгән системаларын кертү, җирдән нәтиҗәле итеп файдалану, авыл хуҗалыгы тармакларын экономик яктан файдалы итеп бергә бәйләп алып бару, чәчү мәйданнарының иң яхшы структурасын тәэмин итү, аз уңыш бирә торган һәм файдасы күп булмаган культураларны югары уңыш бирә торган кыйммәтле культуралар ' белән алыштыру безнең кичектерелми үтәлергә тиешле бурычларыбыз булып торалар. Туфракны эшкәртү, чәчү һәм чәчүлекләрне яхшы тәрбияләп үстерү һәм уңышны урып-җыю эшләренең срокларын кыскарту һәм эшнең сыйфатын күтәрү бик әһәмиятле. Сонгы ике елның тәҗрибәсе җирне көздән үк тирәннән иртә һәм тигезләп сөрүнең бик файдалы икәнен раслады. Болай эшләгәндә иген уңышы шактый югары була. Җирләре яңгыр белән бик нык юыла торган туфраклы булмаган башка барлык районнарда да бу ысулны кертергә кирәк. Киләсе елдан башлап барлык колхозлар һәм совхозларда да тоташтан сортлы орлыклар чәчүгә күчәргә, ашлыкларның сортларын планлы рәвештә яңарта барырга, чәчүдә прогрессив' ысуллар кулланырга, дөрес чәчү нормалары үтәлешен бик нык күзәтеп эшләргә кирәк. Барлык авыл хуҗалыгы культураларының уңышын күтәрүнең төп резервларыннан берсенә— җирле ашламаларның, шулай ук минераль һәм бактериаль ашламаларның барлык төрләрен туплауга һәм куллануга бик нык игътибар итәргә кирәк, һәрбер хуҗалык тиресне җыю һәм саклауны тәртипкә салырга, торф белән известь хәзерләүне, җирле ашламалар куллануны соңгы 1—2 ел эчендә 3-—5 тапкыр арттыру өчен тирес-туфраң һәм башка төрле компостлар хәзерләүне 4 киң күләмдә оештырырга тиешләр. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Программасы проекты тикшерелү уңае белән, совхозлар Һәм районнар авыл хуҗалыгын тагын да үстерү, авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүне һәм дәүләткә сатуны арттыру буенча конкрет чаралар билгеләделәр. Авыл хуҗалыгы хезмәт ияләре җирдән яхшырак файдалану, буш ята торган җирләрне, продуктларны аз бирә торган тугайлар һәм болыннарны чәчүлекләр өчен эшкәртү, кукуруз, борчак, тары, карабодай, терлек азыклары, шикәр чөгендере кебек күп уңыш бирә торган кыйммәтле культураларны чәчү мәйданнарын киңәйтү чараларын күрәләр. Яткын җирләрне һәм аз продуктлы табигый терлек азыгы җитешә торган җирләрне эшкәртү исәбенә республикабызда чәчүлек җирләрен 300 мең гектарга арттырырга һәм аны 1965 елда 4080 мең гектарга, ә аннан соңгы елларда 4180 мен. гектарга җиткерергә мөмкин. Чиста парларны биләүле парлар белән алыштыру да бөртекле ашлык һәм терлек азыгын җитештерүне үстерү өчен зур резерв булып тора. Әгәр бу елны чиста парлар 242 мең гектар җирне биләсә, алдагы якын еллар эчендә колхозлар белән совхозлар яхшы эшкәртелгән һәм ашламалар кертелгән биләүле парларга кыйммәтле бөртеклекузаклы культуралардан соң уҗым ашлыклары чәчүгә күчәчәкләр. Болар барысы да бөртекле культуралар чәчүлекләре мәйданнарын 400—430 мең гектарга арттырырга, шулай ук техник культуралар (шикәр чөгендере, озын сабаклы җитен, киндер,, мәк һ. б.) чәчүлекләрен шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Чәчүлекләрнең структурасы бик нык үзгәртеләчәк. Төп азык культураларыннан арыш чәчүлекләре ким дигәндә 1 миллион гектарга, сабан бодае чәчүлекләре 800 мен гектар чамасына җитәчәк. Туклануга тотыла һәм терлек азыгына 143 кулланыла торган һәм агротехника ягыннан кыйммәтле булган борчак һәм кузаклы терлек азыклары чәчүлекләре бик нык артачак. Агротехника дөрес алып барылганда бу культуралар югары уңыш бирәләр. Бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләрен 1962 елда ук инде 200 мең гектардан кимендә 350 мең гектарга, ә аннан соңгы елларда 650—700 мең гектарга җиткерергә уйланыла. Кыйммәтле ярмалы культуралардан тары белән карабодай чәчүлекләре тагы да артырга, бөртекле кукуруз җитештерү чәчүлекләре елдан-ел арта барырга тиеш. Безнең колхозларыбыз кыйммәте аз булган солыны чәчүлектән чыгаруга курс тотып бик дөрес эшлиләр. Уңыш алуны уртача һәр гектардан 18 центнерга җиткергән хәлдә, чәчүлек мәйданнарын киңәйтү һәм аларның структурасын яхшырту буенча билгеләнгән чаралар тулаем алганда бөртекле ашлык җитештерүне 1960 елгы 2306 мең тоннадан 5130 мең тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Терлекчелекне тагын да үстерү буенча республикабыз колхозлары һәм совхозлары алдында гадәттән тыш зур - һәм җаваплы бурычлар тора. Республикабыз 1961 елда сугым үлчәве белән исәпләгәндә 150 мең тонна ит, 890 мең тонна сөт җитештерергә йөкләмә, алган иде. 1965 елда Татарстан 357 мең тонна ит һәм 1 400 мең тоннага якын сөт җитештерәчәк. Шуның белән бергә, дәүләткә терлекчелек продуктлары сату да шактый артачак. Моның өчен терлекләрнең һәм кош-кортларның саны бик нык арттырылырга, нәселләре яхшыртылырга, продукт бирүләре күтәрелергә тиеш. Терлекчелекнең үсеше нигездә яхшы терлек азыгы базасы булуга бәйләнгән. Республикабызның колхозлары һәм совхозларында терлек азыгы культуралары бик зур мәйданны—970 мең гектардан артык җирне яки барлык сөрү җирләренең дүрттән бер өлешенә якынын билиләр. Ә шул ук вакытта һәр гектар җиргә терлекләр саны бик аз туры килә әле. Бу елның башына республикабыз колхозларында һәр 100 гектар сөрү җиренә нибарысы 14 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 4,2 сыер), 15 дуңгыз, 22 сарык һәм 100 гектар бөртекле ашлык чәчүлегенә 68 баш кош-корт туры килә. Шуңа карамастан, колхозларыбыз һәм совхозларыбызның күбесе ел саен терлек азыгы җитмәүгә зарлана. Бу күпьеллык һәм берьеллык үләннәр кебек аз уңыш бирә торган культуралар чәчү белән мавыгудан, терлек азыгы куль- -тураларын чәчү һәм үстерү агротехникасының сыйфаты түбән булудан, шулай ук терлек азыгы культураларын урып-җыю, саклау һәм файдалануда хуҗасызлыкка юл куюдан килә. Берьеллык һәм күпьеллык үләннәр чәчү мәйданы соңгы ике ел эчендә 570 мең гектарга җиткәнен, ә алардан алына торган- уртача уңышның һәр гектардан 10—12 центнердан артмавын әйтергә кирәк. Бу гектардан алына торган азык берәмлеге нибарысы 5—6 центнер гына дигән сүз бит. Гектардан 300 центнер гына уңыш алганда да, һәр гектар кукуруз 60 центнер терлек азыгы берәмлеге бирә. Икенче төрле әйткәндә, бер гектар кукуруз 10—15 гектар чәчү- ле үләнне алыштыра. Шикәр чөгендере дә — бик кыйммәтле культураларның берсе. Агротехника шартлары яхшы үтәлеп эшкәртелгәндә ул гектардан 300—400 центнер тамыр бирә. Гектардан 200 центнер тамыр һәм 100 центнер яшел сабак алганда да һәрбер гектар шикәр чөгендереннән 7200 азык берәмлеге килә. Шуңа күрә шикәр чөгендерен алдынгы хуҗалыклар бик хаклы рәвештә кукурузның юлдашы саныйлар. Бер үк вакытта аларны чәчү һәм үстерүнең алымнарын һәм методларын камилләштергән хәлдә, кукуруз, шикәр чөгендере, терлек азыгына кулланыла торган кузаклы культуралар чәчүлекләр.ен арттыруны җәмәгать терлекчелегенең азык базасын ныгытуның төп юлларыннан берсе дип санарга кирәк. Үлән чәчүлекләрен кыскарту исәбенә, кукуруз чәчүлекләрен 1961 елдагы 266 мең гектардан 1962 елда 350 мең гектарга, ә якын елларда 485 мсц гектарга җиткерү планлашты- рыла. Киләсе елда терлекләргә азык өчен шикәр чөгендере чәчү 40 мең гектарга, ә перспектив планда ул 60 мең гектарга кадәр җитәчәк. Республикабызда кукуруздан югары уңыш алучы менә дигән осталар үсеп чыкты. ^Механикалаштырыл- ган звенолар звеновойларыннан Мансуров (Актаныш районы «Татарстан» колхозы), Заманов (шул ук районның «Изаиль» колхозы), Милованова (Акташ совхозы), Гайнуллин (Лениногорск районының Мичурин исемендәге колхозы) һәм башка күп кенә иптәшләр үткән елны зур мәйданнарда, кул хезмәтен бик аз гына кулланып, һәр гектардан 1000—1390 центнер яшел масса һәм чәкән уңышы җыеп алдылар. Республика буенча тулаем алганда һәр гектар кукуруздан 312 шәр центнер уңыш җыелды, ә бу елны кукуруз барлык җирдә дә тагын да югарырак уңыш бирде. Кукуруз игү буенча тупланган шул алдынгы тәжрибә республикабызның барлык колхозлары һәм совхозлары милегенә әйләнергә тиеш. Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәт ияләре бөтен илебез алдында бу елны дәүләтебезгә ким дигәндә 53 миллион пот бөртекле ашлык (үткән елгыга караганда 10 миллион потка артык), 135 мең тонна ит (үткән елгыдан 10 мең тонна артык), 435 мең тонна сөт (үткән елгыдан 55 мең тонна артык), 144 миллион йомырка һәм 3750 тонна йон сатарга сүз бирделәр. Бөгелмә, Яка Чишмә, Актаныш, Сарман, Азнакай, Аксубай, Лаеш һәм башка күп кепә районнар колхозлары һәм совхозлары дәүләткә бөртекле ашлык сату йөкләмәләрен срогыннан элек үтәделәр һәм хәзер планнан тыш ашлык саталар. Хуҗалыкларның күбесе терлекчелек продуктлары җитештерү һәм дәүләткә сату эшендә җитди уңышларга иреште. КПССиың XXII съездын лаеклы каршы алу өчен ярышка чыккан колхозларыбыз һәм совхозларыбыз хезмәт ияләре игенчелек һәм терлекчелек продуктларын дәүләткә сату йөкләмәләрен намус белән үтәүне беренче бурычлары саныйлар. Партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең авыл хуҗалыгы органнары эшен яңа таләпләрне искә алып үзгәртеп корды. Шуның нәтиҗәсендә производствога барлык яңа, прогрессив нәрсәләрне кертү өчен иң уңайлы шартлар туды. Безнең һәрбер колхозыбыз һәм тәҗрибә-күр- гәзмә хуҗалык итеп үзгәртеп корылган һәрбер совхозыбыз формаль яктан гына түгел, бәлки чын мәгънәсендә, якты маякка әйләнергә, хезмәтнең, хуҗалыкны алып баруның алдынгы методларын актив урнаштыручы һәм таратучы булырга тиеш. Фәнни учреждениеләребез, тәҗрибә-күргәзмә хуҗа- лыкларыбыз һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгыбызның белгечләре тиз арада игенчелек һәм терлекчелек культурасын күтәрүдә, җирдән һәм техникадан файдалануны яхшыртуда, орлыкчылыкның һәм терлекләрнең, кош-кортларның нәселләре сыйфатын күтәрүдә колхозларыбыз һәм совхозларыбызга зур ярдәм итә алалар һәм ярдәм итәргә тиешләр