Логотип Казан Утлары
Роман

Утызынчы ЕЛ

 Колхоз идарәсенең актив белән катнаш утырышы ярты төнгә чаклы дәвам итте һәм шактый гына җилле-давыллы булды. Көн тәртибенә берсенәберсе капма-каршы ике мәсьәлә—колхоздан чыгаруны һәм колхозга алуны сорап бирелгән гаризаларны карау мәсьәләсе куелган иде. Бу капмакаршылык кешеләрнең фикерләрендә дә чуарлык китереп чыгарды. Колхоз председателе Гафи Җиһангиров иң элек үзе, давыллы көнне киң дәрья уртасында җилкәнсез калган көймәдәй, чайкалырга тотынды. Мәсәлән, ул, Бытбылдык Әхмәтҗанның колхоздан чыгаруны сорап биргән гаризасын кулга алу белән, бик каты кызып, бар кешедән элек үзе сөйләп китте. — Безнең арада, иптәшләр, төрле кеше бар, менә, әйтик, Бытбылдык Әхмәҗҗанны алып карыйк,—дип башлады ул, беренче сүзләрендә үзен шулай да сабыррак тотарга тырышып. Ләкин аның сабырлыгы шул беренче сүзләрдән дә артмады, — җил аз гына теге яктан иссә, теге якка ятарга тора, җил бу якка авышса, бу якка сыптыра. Ачыктан-ачык аппартунизм, әгәр «контра» дип үк әйтмибез икән. Колхозга кереп пычагымны да кырганы булмады, бүгенгесе көндә менәтерәк безнең кулыбызда аның колхоздан чыгаруны сорап биргән заявлениесе. Кыяклый, икенче төрле әйтсәк. Ник кыяклый? Душасы шундый, кулак ягына каера. Әле җитмәсә нишли башлаган диген? Көпә-көндез, мин сиңай- тим, ат җигеп барып, колхоз амбарларын таларга керешмәкче булган. Кулак калдыгы түгел диген син аны. Янәсе, чәчүлек орлыкларын янәдән тутырып алып китмәкче. — Үзем биргәнне алам, әгәр дә мәгәр мин сабан-ашлык җирләремне чәчмичә калдырсам, минем балаларымны кем туйдырыр икән соң?— дип, кыяр-кыймас кына сүз кыстырды Әхмәтҗан. Кем туйдырырмы? — тагын да ныграк кыза төшеп, тизрәк тегенең авызын томаларга ашыкты Гафи, — хөкүмәт туйдырыр балаларыңны, яшь буынны әрәм итәргә ирек бирмәс, ник дисәң, без төзеп җиткерә алмаган социализмны яшь буын төзеп җиткезергә тиеш. Әмма синең үзеңә, сүздән әйтик, Галләм хаҗи артыннан Соловкига китеп туенырга 1 Дәвамы. Башы 7, 8. 9 саннарда. К 40 туры килмәгәе. Ни дисәң, ачыктан-ачык аппартупизм методын куллану бу. Имеш, көпә-көндез ат җигеп бар да колхоз келәтеннән колхозның язгы чәчүгә дип әзерләп куйган чәчү орлыкларын тутыра башла. Әле ярый, безнең Җаббарова кебек каты куллы активларыбыз үз вакытында синең кулыңа сугып өлгергәннәр. Инде килеп, иптәш Сталинның уңыштан башы әйләнеп чыккан статьясын кулга төшерүгә, исән-сау гына тррасыңмы, кодагый, тиз генә гариза әвәләп китерә. Янәсе, торырга теләмим мин сез торган колхозда, чыгарыгыз мине. Озын сүзнең кыскасы, бу турыда минем категорически решением тик бер генә: Бытбылдык Әхмәжжанны йә колхоздан төбе-тамыры белән йолкып, йөз дә җи- денче статья буенча, как злостный сабатажник, авылдан озатырга, йә колхозда калдырып, менә бу кәгазь кисәге белән, — ул Әхмәтҗанның гаризасын баш очында бер-ике тапкыр селкеп куйды, — бөтен колхоз алдында аны арт ягын сөртеп ташларга мәжбүр итәргә. Гафи председательнең бик кызып сөйләгән бу рече, кайбер кешеләрне бераз уйландырса да, күпчелеккә әллә ни тәэсир ясый алмады. Шул җөмләдән, Бытбылдык үзе дә бер дә өрк^п төшкән кешегә охшамый иде. — Халхоз ихтыярый нәрсә- ул, — дип үзалдына мыгырданып куйды Әхмәтжан, — телим икән, — керәм, теләмәсәм, — аерым хуҗалык булып калам, кешеләрне куркыту астында халхоз итәргә дигән закон бер җир- дә дә юк, иптәш Сталин үзе дә алай дип бер жирдә дә әйтмәгән. Чынлап та, Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» дигән мәкаләсе, шуның белән бер тирәдәрәк чыккан Үрнәк устав, Үзәк Комитетның колхоз хәрәкәтенә карата ясаган күрсәтмәләре гади генә кешеләрнең дә аңына ачыклык керткән, колхозның көчлек эше булмаганлыгын хәзер инде барысы да белә, әгәр Гафи председатель шулай да «тимерне кызу чагында сугып калырга» дип бара икән, бу аның мәсьәләне аңламавыннан түгел, ә бәлки сукмый калмагаем дип ашыгуыннан гына иде. Кайбер мәсьәләләрдә аның шулай бер яккарак сөрлегеп китүе Маһибәдәрнең колхозга алуны сорап биргән гаризасын тикшергәндә дә үзен сиздерде. Монда инде ул, үтә саклык күрсәтергә тырышып, бераз уңайсыз хәлдә калды. Ләкин бәхәс ничек кенә кызып китмәсен, хәл ителергә тиешле мәсьәләне хәл итмичә туктамадылар. Бытбылдык Әх- мәтжанны Соловкига һич жибәрмичә генә колхоздан чыгарырга, аңарга басу читеннән, колхоз кырларының аргы ягыннан «өлешенә тигән көмешен» кисеп калдырырга булдылар, инде колхозның жәмәгатьләш- терелгән милке булып әверелгән атын һәм сбруйларын тоттырып жи- бәрергә шулай да бик ашыкмадылар. «Моны мин югарыдагылар белән, волком Батталов иптәш белән киңәшмичә эшли алмыйм, башым җитмәгәнне эшләп, төрмәгә кереп утырасым килми!» дип, Гафи тешетырнагы белән каршы килгәч, хәзергә калдырып торырга булдылар. — Син инде, Әхмәтжан абзый, теге вакыттагы өчен миңа күңелеңдә кер саклама, яме, — дип, беркадәр шаярта төшеп, сөйләнә калды Гайния, кешеләргә сырты беләнрәк борылып, чыгып баручы Бытбылдык Әхмәтжан артыннан, — дөрес, ул чагында мин законны белеп эшләмәдем, капчыкның кечерәген алып килгән булсаң, алла сакласын, томана баштан тутырып та жибәргән булыр ием, күпме кирәк минем ише Кәҗә Гайниясен кәкере каенга терәтергә. Син анда капчыкның бик зурын күтәреп килеп, жен ачуларымны чыгардың, гомердә дә онытасым юк. Бытбылдык Әхмәтжан Гайниянең бу сүзләренә колак та салмады, аның үз хәле хәл иде. Кинәт ул үзен ниндидер бер зур гаебе өчен авылыннан куылган кешесыман сизде. Әйтик, Галләм хажи, кибетче Шакир кебек сөрмәсеннәр дә, шулай да ул хәзер менә иле белән түгел, бүтәннәргә яраган юл аңа ярамады, башкасы кадалып китсен иде, менә жи- гәргә аты калмады. Җитмәсә тагын җирне дә җәһәннәм астыннан калдырырга булдылар. Бөтен кеше шау-гөр килеп, күмәк көч булып эшләп 41 йөргәндә, син генә менә, арык хатыныңны, бер итәк балаларыңны ияртеп, әллә кайдагы — басу түрендәге кызыл балчыклы җиренә лырык- лырык жәяүләп чап инде. Бу минутта аның башы гажәп бер тизлек белән эшли һәм киләчәктәге тормышы күз алдына гел күңелсез, ямаулы яклары белән генә килеп тора иде. Аннары тагын, торып-торып, Гафи председательнең бер кисәтүе хәтеренә килә: «Кара аны, Әхмәжжан, исеңә төшәр, үзең үк йөгереп килерсең, ләкин дә ул чагында инде без синең белән сөйләшеп тә тормабыз». Шулай ук булырмы икәнни? Тукта әле, тукта! Кай якка китеп барасың, белеп барасыңмы өоң син, Әхмәтжан? Кыскасы, бу идарә утырышыннан бер Бытбылдык Әхмәтжан гына •түгел, шулай ук Гафи председатель үзе дә бик уйчан, борынын салындырыбрак кайтып китте. Чөнки утырышта аның адресына да байтак кына тәнкыйть сүзе булды. Теге вакытта Сталин мәкаләсе басылган газетаны яшереп куюын да исенә төшерделәр, кешеләр белән тупас сөйләшүен дә әйтеп үттеләр, хәзергә колхозга кермәгән, ләкин якын киләчәктә колхозчы булачак, һичшиксез колхозчы булачак аерым хужа- лыкчыларга карата «үрә каткан таяк» кебек торуын да яратмыйча телгә алдылар. — Безгә сабак алырдай күп нәрсә булды бу жыелышта, Гафи абый,— дип нәтиҗә ясап куйды Вафин, совет йортында алар икәве генә калгач. — Булды, булды, — дип мыгырданды Гафи, авыз эченнән бутка пешереп. Күңелендә берьюлы тузгып кузгалган тынгысыз уйларына каршы килә алмыйча, зәһәрен тавышына чыгарып, ниһаять, өстәп куйды,— тырыша торгач, килеп җиттек: йомырканың тавыкны өйрәтер заманнары шушыдыр инде. Шушыларның барысыннан да соң, төннең икенче яртысында, аяз һавага чыккач бераз җиңеләеп калгандай, күкрәк тутырып сулыш ала- ала, ләкин чынлыкта төнге идиллиядән бер дә исермичә, киресенчә, әле генә булып узган жыелышта кузгатылган кискен сүзләрне яңадан бер кат, өзе.к-өзек булса да, хәтереннән үткәзеп, кешеләрнең һәм дөньяның аңлап бетермәслек катлаулылыгы турында кечкенә башын ватып уйла- на-уйлана, әнә инде Вафин үзенең фатирына кайтып бара. Төнге жил-бураннан тәрәзәләре салам көлтәләре белән капланган кечкенәкечкенә өйләр урамны ике яклатып тезелеп утырганнар, берсендә бер тычкан утыдай ут күрмәссең. Әйтерсең, барысы берьюлы сүз берләшеп мәрткә киткәннәр. Тик менә мәчет буендагы Галләм хажи өендә генә... алай дисәң контр сөйләү булыр, Галләм хажилар юк бит инде хәзер. Вафинның күңелен кинәт нидер тырнап узгандай булды. Кинәт Наҗия исенә төште егетнең. Әнә вагон тәрәзәсенә чат ябышкандай, туган якларыннан күзләрен ала алмыйча, Наҗия китеп бара. Китеп бара, әмма ләкин алданрак аяк киенгәндә аны җибәрмәскә, үзенеке итеп алып калырга булдыра алган булыр иде Вафии. Мөмкин иде шулай эшләргә. Эшләнмәде, димәк, хәзер ул турыда баш ваттың ни дә, ватмадың ни! Вафин, кинәт исенә төшкән бу үкенечле уйлардан арынырга теләгәндәй, икенче нәрсә турында баш ватарга тотынды: «Болай соңга калып... нишләп Сәрвәр өендә ут бар?» Шундук шикләндерә торган икенче сорау: «Аның утымы соң бу?» Гадәттә, Сәрвәр тора торган өйнең уты болай сүрән булмый торган иде. Гадәттә, Сәрвәр тора торган өйнең тәрәзәләреннән сузылган нурлар, урамны үтәли кисеп, каршы яктагы куянчы Миңнуллаларның җил капкаларына төшә һәм, анда әллә ни эләгеп калыр урын булмагач, эчкәрәк үтеп, ишек төбендә өйгә кертүне сорап дерелдәп торган бурзай белән беогә калтыранып торгандай7 күренә иде. Ә бүген... 42 Вафинның уйлары кинәт өзелде, чөнки каршы яктагы койма буена- рак ышыклана төшеп ике шәүлә шуышып бара иде. Берсенең өстендә башлыклы чикмән, икенчесе капчык бөркәнгән, үзләре урамга аркаларын бирә төшеп, тизрәк тыкрыкка, аннан ындыр ягына тайдылар. Вафинның шәйләп калганы шул булды: ике җилкә, башлыклы чикмән. Капка бикле түгел иде. Вафин ашыгып ишек алдына керде. Сәрвәр өенең тышкы ишеге дә төбенә чаклы ачык, баскычта карлы эзләр ярылып ята. Димәк, әле генә койма буйлатып ындыр ягына таба сыпырткан кешеләр монда булганнар. Әмма хәзер инде алардан җилләр искән. Вафин шушы чаклы зур һәм ташландык өйдә Сәрвәрнең ялгыз үзеи генә калдыруларын, моңа кадәр берсенең дә бу турыда башына килмәвен тик хәзер генә исенә төшереп, күңеленнән үзен тиз генә шелтәләп алды: «Без соң... атны урлатмыйча торып, азбарны бикли беләбезме?» Ашыгы-п өй ишегенә килде, кабаланып кагарга тотынды. Ләкин эчтән тавыш бирүче булмады. Егетнең шикләнүләре көчәя төште. Кинәт өйдән дәррәү хәрәкәтләнә башлау ишетелде, ахырысы, ауган-егылганны бераз тәртипкә китерүләре булды булса кирәк: урындык алып куйган, шыгырдатып кием шкафын ачкан тавышлар ишетелде. Вафин ишекне катырак итеп кабаттан шакыгач һәм, шуңа өстәп тагын, үзенең кем икәнен дә белдергәч, ишекнең эчке ягыннан «Котдус, чынлап та сезме ул? Ходаем, сез дә бармыни әле дөньяда?» дигән йомшак кына сүзләр ишетелде. Дөресен генә әйткәндә, сүзләре ачык кына ишетелмәде, гаҗизлек катыш аптырау белән тулып чыккан үзенә бер төрле өзгәләнү генә иде бу. Тик Вафин гына .моны ниндидер сүзгә юрап ишеткән кебек булды. Шуның белән бергә, Вафин бу тавышта үзенә карата яшертен киная да ишеткән кебек булды: «Ходаем! Сез дә бармыни әле бу дөньяда? Мин сезне, үз эшегез белән исереп, әллә мине бөтенләй оныттыгызмы дип торган идем». Тик бераздан соң гына эчтән, бу юлы инде шактый ачык һәм бераз терелә төшкәндәй булып, Сәрвәрнең өзек-өзек сүзләре ишетелде. — Бүген... соң инде, Котдус. Аннары минем башым да бик авырта бүген, — диде ул, өзгәләнгән тавыш белән. Кызның үз тавышы түгел һәм, гомумән, аның ниндидер гадәттән тыш бер вакыйга кичергәнлеге хәтта ишек аркылы да сизелеп торган кебек иде. Вафин, артык сүз катып, аны борчырга теләмәде. Шул ук вакытта, билгесез бер шомлану астында, иптәшенең хәлен белмичә, ташлап китүне дә 'күңеле тартмый иде. Нәрсә дип әйтергә дә белмичә, бераз тынып торганнан соң, ниһаять, ишекне соңгы мәртәбә шакып: — Хәлеңне генә белмәкче идем... -алайса мин киттем, алай керергә ярамагач, — дип сөйләнә-сөйләнә, караңгы өйалды аша тышкы ишеккә таба атлады. Кинәт өйалды яктырып китте, өй ишеге ачылып, аннан бер үк вакытта ут яктысы да, куркынган Сәрвәр үзе дә атылып чыкты. — Юк, син китмә... Китмә, Вафин... мин сине җибәрмим. Сәрвәр тыелгысыз бер көч белән Вафинның юлына аркылы төште, ут кебек кызу кулларын аның иңнәренә салып, төнге кунакны өенә таба тарта башлады. Өй эче инде бераз тәртипкә китерелгән, Сәрвәр үзе дә өске күлмәген алыштырып, чәчләрен аннан-моннан гына булса да җыеп, төенләп өлгергән, ләкин әллә кайдан күренеп тора, ул бүген гадәттәге Сәрвәр түгел, йөзеннән ^аны качып, мәеттәй агарып калган, күзләре ничектер иләс-миләсрәк карый, шуның өстенә тагып түгәрәк ак муенында — тырналуданмы, тешләнгәннекеме— кызарып чыккан эзләр күренә иде. Бусына ул үзе игътибар итмәгән булса кирәк. Югыйсә, иңенә салган шәлен чак кына күтәрә төшкәндә, ул шикле эзләрне кешегә күрсәтмичә яшереп калырга, әлбәттә, мөмкин булган булыр иде. Күрәсең, аның бу минуттагы рухи халәте андый тышкы яралар өчен генә алай искитәрлек дәрәҗәдә түгел иде булса кирәк. - 43 Менә ул, кунагының утырып-утырмавы белән һич кызыксынып тор- мастан, иң элек үзе өстәл башына кереп утырды, кинәт өши башлагандай, иңбашларын җыергалап куйды, иңенә салган шәленә ныграк төренә төште, хәзер инде аның йөзе күренми, бары тик киң ак маңгае һәм гажизлек катнаш тилмерү белән тулган яшьле күзләре генә өстәл өстендә асылынып калгандай күренә иде. — Кешеләр түгелдер бу авылда, зверьләрдер... — дип -кинәт, ничектер өйнең почмагына табарак текәлеп, сүз башлады ул. — Шулай, Вафин, эшләр: күрә алмаган бер Сәрвәрегез бар иде, инде менә аннан да котылдыгыз. һәм капылт кына урыныннан торып, Вафинның күкрәгенә килеп ауды. Күз яшенә тыгылган хәлдә, барысын да аңарга түгәргә, барысын да аның белән бүлешергә, мөмкин булса да, мөмкин булмаса да, барыбер бүлешергә тотынды. Башка вакытта бик нечкәләп, бөтен хәрәкәтләрен килештереп эшләүче, тик үзе генә белергә тиеш тапкан эчке серләренә бүтән беркемне дә якын жибәрмәүче, тәкәббер һәм йомык табигатьле бу интеллигент кыз өчен бу минутта гүя бернинди дә ярамаган нәрсә калмаган: ул эшнең ничек булганлыгын, өзек-төтек булса да, барысын да Вафинга сөйләп бирде. Дөресен әйткәндә, сөйләрлек нәрсәсе дә калмаган моның, чакырмыйча килгән кунаклар ялгыз өйдә кызның эшен бетереп киткәннәр. Кыскасы, буласы булган, калганын сөйләдең ни дә, сөйләмәдең ни. Ләкин, башы исән калудан әллә шатланып, әллә һаман исенә килә алмаганлыктан, Сәрвәр һич тә тартынмыйча һәм һич тә яшермичә, кирәген дә, артыгын да берьюлы түгеп ташлады: «Эш белән... авыл советыннан» дип ишекне ачтырганнар да, караңгы өйалдында чакта ук кызның авызын томалап алып, тавыш күтәрергә һич ирек бирмичә, өйгә кертеп кроватена салганнар... «Күп шаулап йөрмә. Колхоз булгач:—колхоз булсын инде» дип, оятсыз сөйләнә-сөйләнә, чыгып киткәннәр. Кызның белеп калганы бары тик шул гына иде. — Күрә алмаган бер Сәрвәрегез бар иде, инде менә аннан да котыласыз,— дип, үзе уйлап чыгарган кирәкмәс тискәрлекне яйдлан кабатлап куйды кыз һәм, Вафинга күзләрен тутырып бер карап алганнан соң, теләр-теләмәс кенә өстәде, — инде моннан соң бу авылда кала Шулай да төнлә булган әлеге шул ерткыч вакыйгадан соң аның күңел күзе ныграк ачыла төшкәндәй булды: «Әле бар икән... Сыйнфый дошманның әле җибәреп бетерелмәгәннәре дә бар икән» дип дөрес нәтиҗә ясады ул. Бер үк вакытта нәкъ әнә шул кешегә сөйләп йөрергә ярамый торган төнге вакыйгадан бирле аның Вафинга булган мөнәсәбәте дә үзгәрде: әнә бит Вафин сөйләнеп йөрмәде. Әнә бит ничек өзеп әйтте теге чакта. Әйтте генә түгел, ничек итеп өздереп бер карап алды. Хәер, күпме генә кирәк соң чит-ят авылда ялгыз баш яшәүче интеллигент кызга. Бигрәк тә кеше әнә шундый авыр кичерешләрдә калганда. '‘nC 6nC n b nph rinnn °пК } К СӨировны авыл советында да, колхозда да председатель итеп утырту Лайда бирмәячәген, колхоз өчен яшьрәкләрдән, дәрте дә һәм чамасы да зуррак булган абруйлырак кешеләр арасыннан берәрсен санларга кирәклеген сөйләп китте. Сүзенең ахырында янә Вафинга текәлде һәм сынаулы караш белән берничә секунд аңарга һич сүзсез карап торды. . Тулаем алганда, менә шушы киңәш өчен чакырттым мин сезне, иптәш Вафин, — ул хәзер рәсми дә түгел, шул ук вакытта шаяртып сөйләшүче кешегә дә охшамый, бу минутта ул, барыннан да элек, кеше һәм иптәш булып сөйләшә иде. — Әтәчледә сез байтактан эшлисез, кешеләрне шәт беләсез булыр. Давай сөйләшик бергәләп, табылырмы колхоз башына утыртып куярлык берәр деловой кеше? Моментны да, әлбәттә, истән чыгармагыз: алда язгы чәчү, колхозда беренче буразналар сызарга җыенабыз. Мондый яңа буразналар кешеләрнең күңелләрендә дә, әлбәттә, сызылачак, аны да истә тотарга кирәк. Семфондның җитешмәгән өлешен табарга, ихтимал, дәүләт тә, без дә булышырбыз, ә кешеләрнең җитешмәгән якларын менә сез, әлеге дә баягы шул сайланачак яңа председатель, менә син, әлбәттә, карт гвардияне дә, ягъни Гафи абзыйны да истән чыгармыйча, менә сез тутырачаксыз. Волком сездән сораячак. Я, киңәш бир, табылырмы Әтәчледә шундый берәр кеше? • — Ник табылмасын икән... чынлабрак эзләгәндә,— дип куйды Вафин уйчан гына. Ул инде шундук күңеле белән эзләнә, кешеләрне берәм- берәм күз алдыннан үткәрә үк башлаган иде. Ләкин Батталов мәсьәләне суытырга ирек бирмәде, тимерне кызуында сугып калырга булды. | —. Ә менә, әйтик, синең үз кандидатураңа тукталсак, ничегрәк карар идең? Вафин кыска гына бер вакытка ничектер аптырабрак калды, телен кузгатып сүз дәшмәде. Аның каравы бу минутта күңеле бик тибеш эшли иде аның. «Ә Гафи абзый моңа ничек карар? Болай да төсен үзгәртебрәк калды» дип уйлады ул һәм шундук үзенә-үзе җавабын да бирде: «Аның ничек уйлавында минем ни эшем бар, волком тәкъдим итеп, әгәр колхозчылар сайлый икән!». Аны иң аптыратканы бу түгел, аны иң аптыратканы икенче нәрсә, әйтергә ярамый торган икенче нәрсә иде: «Әгәр Наҗия мин әйткәнгә күнеп, үз янына мине дә чакырып җибәрсә?». Дөресен әйткәндә, чакырмасын, хат та язмасын, ул аның янына барыбер китәчәк, барыбер эзләп табачак, менә әйткән иде диярсез. Кыюлыгы җитмәгәч, авылда чакта да эзләп тапмады, хәзер кыюлыгы җитә: урм'анда булса — урманнан, тау арасына качкан булса—тау арасыннан эзләп табачак. Бер караганда, ул монда кеше гаеп итәрдәй әллә ни гөнаһы да күрми. Үзе югалтты, димәк, үзе үк эзләп табарга да тиеш. Әмма Котдус Вафин үзенең киләчәк тормышын шул кара күзле йомшак бәбкә каздан, инде әллә кая — билгесез ераклыкларга очып киткән бәбкә каздан башка күз алдына да китерә алмый. Хәтта ул моны Батталовка да шулай әйтмәкче иде. Авызын ачкач, бу сүз урынына икенче сүз атылып чыкты. ™з генә урыныннан UnnLUCll 1 UU/lnl. * Җ и һ а и г и р о в». Кәгазьдән шул сүзләрне укып, Вафин авыз чите белән генә көлемсерәде һәм әле һаман да идән уртасында басып торган Маһибәдәргә утырып торырга кушты. Иске бишмәтле менә бу ябык хатын һәм, бер үк вакытта, Гафи абзыйсының бик тырышып язгаи хаты уйландырып калдырган иде аны. 57 — Йомычка җыеп кына әллә ни җылына алмассың син, Маһибәдәр апа, — дип, өздереп кенә әйтеп куйды ул кинәт һәм, бу сүздән дәррәү аптырап калган хатынны тизрәк исенә китерергә теләгәндәй, өстәде, — лутчы без менә болай итик: колхозчылардан берничә кешене алып, берничә ат белән сиңа урманнан утын кайтартыйк. Урманда коры-сары, ботак-санак бетәсе түгел, хәзергә атларыбыз да буш. Син үзең бара алырсың бит? Шатланудан, капылт кына күңеле нечкәрүдән күзләренә яшь килгән Маһибәдәр үзенә малай булырга яраклы бу яшь кеше алдында елап торуны шулай да арусынмады булса кирәк, читкәрәк борылды, бер тын сүзен әйтә алмыйча, борынын тарткалап торды. — Алай ни... килешерме икән соң ул? Кеше ни әйтер икән? Ягары- на беткән гидай бәндәләр бер мин генә түгелдер ич авылда. — Хәзергә без менә сезне беләбез, — диде Вафин, каршы сүз әйтергә урый калдырмаслык итеп. Алар колхоз идарәсеннән бергә чыктылар. Вафин Маһибәдәргә өендә әзер торырга кушып, үзе шуннан ук конный дворга таба китте. Дөресен әйткәндә, монда Маһибәдәрнең шәхси кайгысыннан яки кемнең дә булса гайбәт сүзеннән зуррак, чагыштырмаслык дәрәҗәдә зуррак, бер эш чыгарга тора, Вафин моны күрә һәм шунлыктан Вафин бу минутта тыелгысыз бер дәртләнү белән бу эшне, үзе башлап йөреп, ерып чыгарга ниятләгән иде. Бит берьюлы ике куян, хәтта өч куян дип әйтерлек, атарга мөмкинлек чыгып тора. Беренчедән, колхозда беренче башлап кеше турында кайгырту күрсәтелә дигән сүз. Фәкыйрьлеккә һәм нужага төшкән кешеләргә ярдәм кулы сузу, аларга бәладән чыгарга бергәләп булышу — киң мәгънәсендә алганда, бу соң бары тик колхоз чыккач кына мөмкин булган зур эшләрнең берсе түгелме? Икенчедән, әле- колхозга керергә кыюлыклары җитмичә, бүрекләре һәм хатыннары белән киңәш итешүдән узмаган, әмма иртәгә, берсекөнгә һичшиксез колхозга керәчәк кешеләрне терәлеп каткан нокталарыннан кымшату өчен бу, шулай ук, менә дигән этәргеч тә булачак. «Әһә! — дип сузып куячак моны күргән крестьян агай-эне, — болар тел белән тегермән тартучылар түгел икән, болар егыла башлаган кешене бергәләп күтәрә дә беләләр икән!». Өченчедән, Маһибәдәр утынлы булып калачак, йомычка теләнеп йөрү гарьлегеннән котылачак. Вафйн моны күңелендә булганынча бөтен тулылыгы белән кешеләргә, әлбәттә, аңлатып бирә алмады. Моның өчен ул әле артык яшь, моның өчен аның теле дә җитмәгән булыр иде. Әмма кешеләр бары тик икенче берәү әйткәнне генә аңлыйлар, үз башлары бёлән бернәрсә дә уйлый алмыйлар, дип кайсы ахмагы әйтер икән? Ике ат дигәннәре дүрт ат булды, биш-алты кеше урынына уннан артык кеше җыйналды. Мондый кызыклы эштән, аннары тагын күңеле якын иткән Маһибәдәр апасына булгач, Гайния дә читтә калырга теләмәде. Күмәк эшнең тел белән әйтеп биреп булмый торган беренче тәэсирләрен күңелләре белән тойган хәлдә, үзара шаулашып, уен-көлке сүзләр әйтешкәләп, атларга колхозда тагылган яңа кушаматлары белән эндәшкәләп, арадай каһ- берәүләре керделе-чыктылырак булса да җырын да сузгалап, ярминкәгә барган төсле, тезелешеп урманга киттеләр. 17 Март азакларына таба урманда булганыгыз бармы икән сезнең? Карурманда дим? Сорауны тагын да ачыграк куярга мөмкин: безнең Әтәчле урманында? Кар һәм боз астыннан эреп чыккан ат тизәкләре белән шадраланган, адым саен диярлек ат аягы бата торган, чит-читләреннән чөлдерәп кар’ суы ага башлаган язгы юлдан килеп урманга кергәч, тәнне җиңел- 58 л mm чинатып җибәрүче дымсу һавалы, кышкыга караганда чак кына гаоангылана төшкән, черү һәм яңару нее аңкыган, салкыича урман кппшы ала. Монда әле кышның калдыклары шактый күренә, кары да б-io урыны-урыны белән боз катламы да калын, гөрләвек тавышлары пт' алан чөлдерәп ишетелми. Ләкин шулай да бу инде кышкы урман тугел Исе үк башка, төсе үк икенче. Урманның кышкы яктылыгы югалып," ул ничектер сорылана, караңгылана төшкән. Калын имән ботаклары кышын кигән ак бүрекләрен салып атканнар, төшмичә калган кар кисәкләре эреп купшакланганнар, көндезләрен кояш яктысында, урман эче җылына төшкәч, әле тегеннән, әле моннан дәррәү купшак кар кубып төшкәне тонык кына ишетелеп куя. Агач бөреләре әле ачылырга өлгермәгәннәр, әмма аларда да ниндидер уяну барлыгы сизелә, күперә һәм алкалана төшкәннәр. Кары булса да, аның өсте урыны-урыны белән ярмаланып, аяк баскан җирдән ишелеп качарга тора. Ә бата калсаң, еш кына, аягың суга манчылып чыга — кар астына су т.өшкән, яшеренеп яткан яз үзенең кайда икәнлеген шундук сиздерә. Искәртмәстән генә берәр ботактан урман тавыгы лапылдап очып китә. Аның канат тавышлары колактан югалып өлгерми, икенче яктан тукран агач тукылдата башлый. Агач кайрысы чак кына эресүеп, кайры астындагы эре- ле-ваклы бөҗәкләр ныграк хәрәкәткә килә башладылармы, тукран иртәгә томшыгы авыртачагы белән исәпләшеп тормый. Җитмәсә тагын аның тукылдатуы язгы урманны аеруча яңгыратып, әллә кайлардан иштслә һәм әллә канларга чаклы яңгырап китә... Болай да язгы уяну галәмәтләре белән тулы урманның яшертен музыкасына бүген исә кешеләр дә килешеп кушылды: әле тегендә, әле монда балта чапкан тавышлар яңгырап куя, кычкырып көлүләр, анда- санда ботаклар сынганы ишетелә иде. Дөрес, балта белән бик уйнамаска кушылган иде кешеләргә. Әмма ул авылда чагында әйтелгән сүз. Ә хәзер алар урманда. Урманга кил дә балта кузгатма, имеш. Аннары бит ул кисәтү бүтән кешеләргә, ягъни ир-атка карата ясалды, һәрхәлдә, Гайния ул кисәтүне ир-ат адресына әйтелгән сүздер дип аңлады. Шулай булгач, Гайния менә хәзер, Маһибәдәр апасын чып-чынлап утынлы итәргә теләп, балта белән ирләрчә селтәнеп-селтәпеп кисә икән, ах алла, мондый карурманда аны кем күреп торган, ди. Теге сорхантайлар да, шәт, карга оясы гына җыеп йөрми торганнардыр, әгәр карга оясы белән генә чикләнсәләр, теге яктан да, бу яктан да агачка балта чапкан тавышлар яңгырап ишетелеп тормас иде. Аннары тагын ишетелсә кемнең кемдә эше бар? Урман—колак, кыр— күз, ди татар. Урманда нәрсә генә ишетелмәс тә, кырда ни генә күренмәс. Әнә шундый уенчак күңелле иде бүген Гайния һәм, шуның өстәвенә тагын, беләкләрендә көче ташып торганны сизә иде ул. Хәер, киенүендә, килешекилбәтендә үк ниндидер бер ираиайлык бар иде. Кыска жакеты өстеннән ирләр алъяпкычы ябып куйган, бияләе алъяпкыч күкрәге астында, аягында ирләрчә чалыштырып бәйләгән оек-чабата, башында күн тышлы ирләр бүреге, тик менә кыстырулы итәге астыннан вакыт-вакыт балкып күренеп китә торган кызыл ыштаны гына эшне (. оза. леге шул күн тышлы бүрекне баш түбәсенә генә кыңгыр чөеп куйган, әүрек астыннан чәче бүселеп чыккан, корырак агач күрсә ^пппР гиЛӘТӘр елтЬ|Р атып - ара-тирә сызгыргалап һәм хәтта, теленә кил- йөри урмашш'1 ЛӘ ӘЛЛӘ " И талЬ1Млап тормыйча, балта тотып, әй айкап ипп7?>цэ0 1 ниһаять, п.пАС герелә IWM iKav.uwте1?дәгеР таптышньшӘ ?пӨЛ1 ГерӘ’ 'ЯҢа башаклаР 1Пешә> —** “"“г " д р ышның әле һаман туктаганы юк, җир бу тартышны эндәш- 66 'атып |бәреп, кояш җылыинде терелә һәм калмый . әмма ләкин җир өс- 5* 67 ми тенә тыңлый бирә, тартыш һаман дәвам итә һәм, ихтимал, ул шулай мәңге туктамас та. Тартышларның исемнәре, мәгънәләре, эчтәлекләре алышыныр, ә тартыш үзе «алыр, калачак. 19 Гайния (бүген йокысыннан, сәбәбе 'билгеле булмаган сөенеч тойган кеше кебек, әйтеп бетергесез бер куану белән, гадәттәгедән иртәрәк торды. Хәлбуки, аңа 'бүген алай иртә тормаса да була, өй эшләрен карарга, үзен тәртипкә .китерергә дип кичтән ул сорап киткән иде. Торып миченә якты, кәҗәсенә ашарга салып керде, өй һәм өйалды идәннәрен себерде, шуннан соң, җан сәкегә утырып, бер мәл вакыт уйланып калды. Бүген кичен аның өчен зур вакыйга булачак. Вафинның әйтүенә караганда, Әтәчле колхозы хатын-кызларыннан беренче кеше буларак партиягә керүен исәпкә алып, партячейка утырышын бу авылда уздырырга 'булганнар, күрше авыл коммунистлары да Әтәчлегә киләчәк, бәр сүз 'белән әйткәндә, капкаңны киң ач. Чын булса, хәтта кәнсәләре белән үк (киләчәкләр, имеш. Күрше авыл кунакларының, ихтимал, өйгә дә сугылулары бар дип, Гайния итәкне-җиңне җыеп, таба җылытып, берәр нәрсә пешереп куярга ниятләгән иде. Менә ул урамга карый торган бердәнбер тәрәзәгә күз төшерде, .хә- зергә алай җилкенерлек берни дә күренми иде. Кайчандыр урамга караган бу тәрәзә каршында хәзер кыр гына җәелеп ята. Гайнияләр өе каршындагы ике хуҗалык — Мыек Якуп семьясы 'белән Бүсер Әхмәтшаныкылар юк, алар моннан ике-өч ел элек каядыр Урал ягына күчеп киткәннәр иде. Элек, отпускылары вакытында, әле берсе, әле икенчесе кайткалап, кыландырып теккән кала күлмәкләре күрсәтеп, хром итекләрен 'ялтыратып йөргән булганнар иде. Ниһаять, өйләрен үк сатып, Әтәчле авылы белән араны бөтенләйгә өзделәр. Хәзер инде Гайния өенең әлеге шул әләк урамга караган тәрәзәсеннән Мыекларның чокыраеп калган өй урыннары күренә дә, Бүсер Әхмәтшаныкылар истәлеге булып кәкере-бөкере бер карама агачы гына җилдә .сызгырып утыра. Аннары кыр, урман юлы, Түләмә елгасы, урман үзе, Беракча почмагы... Авыл читендәге ялгыз өйдә бер ялгызы яшәүче тол хатынны инде әллә кайчан туйдырып бетергән пейзаж менә .шул. Яшеренбатырын түгел, 'күршеләреннән күрмәкче, Гайния үзе дә берничә тапкыр, җир читенә дисәләр — җир читенә олагырга әзер булып, алгысып куйгалады. Вербовщикларга язылып, тегеләрнең авансларын да ашаштыргалады, ләкин «итәр көннәр җиткәч ничектер кузгала алмый, монда аның ачылып җитмәгән бәхете торып каладыр, бәхете булмаса да нәрсәдер үзенеке, әйтеп бетергесез үзенеке, җанга газиз нәрсәсе калган кебек була һәм Гайния шундук барып, үзенең кире уйлаганлыгын әйтә, аннары, тавык күкәйләре сатып, ашаган аванс акчасын түләргә тотына иде. Ни сәбәптән «итә алмыйча калганлыгын сорагыз, ул аны ачык кына әйтеп бирә алмас, ләкин факт шул: китмәде, китә алмады. .Күрәсең, шулай инде ул туган-үскән җир. Син аңарга кай җирең белән һәм ни өчен болай нык береккәнлегеңне ачык кына әйтә дә алмыйсың. Әллә ни иркәләмәгән дә ул сине, ләкин кузгалып китәм дисәң, юк, кузгалып булмый, .күзгә күренмәс җепләре белән ул .сине тотып тора... «Хәзер инде китәм дисәң дә тиз генә ычкына алмассың, болай зурлап партиягә үк язып куйсалар... Мыек Якупларның тешсез авыз кебек өй урыны чокырларына карап ялгыз башың картая бир» дип, үзен- үзе мыскыллап уйлап куйды Гайния. Ләкин бу бер минутлык баш әйләнү генә иде, иртәдән үк күңелне иләсләндереп торган әлеге билгесез сөенеч, йөрәкнең үзеннәнүзе алгысып торуы, бәдәннең җиңеллеге ул бер минутлык меланхолияне шундук җиңде. Гайния, кызлар кебек, җиңел хәрәкәтләр белән урыныннан кузгалды, ашыгып өйалдына чыгып китте. Күрәсең, үзенчә бер карарга килүе булды булса кирәк, бөтенләй үк х^чнәсез дә тормаган икән, бераздан ул инде, җиңнәрен терсәктән тиң ™'нып «өлгерсәм генә ярар иде» дигән кебек, ашыгып-ашыгып .ит чаба" башлаган иде. Кечкенә генә өй «дөп-дөп» балта чапканга бөтен сыны белән калтырана, ләкин Гайниянең анда эше юк, ул дөпелдәтүен белә ак беләкләренең мускуллары уйнап тора, мич каршында чуалу- даи бит алмалары кызарган, колак алкасы да кызылланып, тамып торган җиләктәй булып күренә — ак яңак һәм кызыл алка, кызыл алка һәм алсу колак йомшагы. Шуның өстәвенә тагын авыз читләрендә мәгънәсе, бәлки, аның үзе өчен дә билгеле булмаган җиңел чә -бер елмаю. Гүяки әйтә бу авыз чите иске өйгә: «Әй, җимерелмәгәе, ник кадалмыйсың шунда... гомергә шушы кәҗә абзарында черергә димәгәндер. Бусы җимерелсә, яңасы булыр!» Күлмәк итәген ыштан бөрмәсенә җыеп кыстырган, «Мичем буламы?» дип каударланып, әледән-әле янган мичкә борылып карый һәм әнә шулай янган мичкә борылып караганда аның әлеге көләч авыз чите, кызларныкы кебек тыгыз иреннәре, дугаланып киткән кара кашлары, яулык астында кысылып калырга теләмәгән мятур ак колагы һәм колак йомшакларында эленеп торган кызыл алкалары аеруча тыңлаусыз булып күзгә ташлана. Авыл читендәге ялгыз өйдә генә торса да^ мактар һәм иркәләр кешесе булмаса да, яшьлек сакланып калган үзендә, заман табына бирешмәгән. Ләкин шунсы аптыраткыч: менә бу ыгы-зыгылы минутта, болай да калтыранып кына торган менә бу иске өйдә ул «портрет»ны кая «уймак кирәк! Бөтен кешеләр өчен дә җирнең бердәй түгәрәк түгеллеге, язмышның гаделсезлеге, шул ук вакытта кешеләрнең, бу гаделсез язмыш алдында изрәп калмыйча, тормыш өчен, иртәге көннең күңелне иләсләндереп торучы бәхете өчен һәр даим көрәшкә ташланырга әзер торулары — шуның җанлы бер мисалы саклана иде түгелме соң менә бу кечкенә өйдә? Шулай да мичендә өчпочмак яхшы пешә икән. Көн төшкә авышканда инде өй эченә тәмле өчпочмак исе таралып өлгергән, мичтән өйгә җылы бөркелә, бөтен җир чиста, идән-сәке сап-сары итеп юылган, Гайния үзе битен-кулын сабын белән юып, өстенә кешелеккә кия торган күлмәген киеп куйган, чәчен дә тарап үргән, хәзер инде әлеге теге яулык астына сыймый торган кызыл алкалы тыңлаусыз колагы да алай чекрәеп күренми иде. Ләкин шулай да җаны тыныч түгел, күңелендә ниндидер бер җилкенү бар, бер карыйсың, дөньяда синнән дә бәхетле кеше юктыр кебек. Очынасы, кем беләндер шатлыгыңны бүлешәсе, авызны авызга куеп .пышылдыйсы, киңәш-табыш итешәсе килә. Ул да булмый, күңелгә тәшвишле бер куркыну төшә: «Укымышым-мазарым да юк. Кәҗә Гайниясе башым белән партюнный булып нишләрмен? Кешеләргә мәшәкать тудырып... телгә кереп... Әле җитмәсә кыландыруларын кара, шул Кәҗә Гайниясе өчен бөтен ячәйкәләре белән киләселәр, ди. Кәнсәләре белән ү»к. Кемгә кирәктер шулай зурдан кубарга»,—менә шундый уйлар башына килеп, Гайнияне әледән-әле аптыратып та калдыра иде. Ләкин шундук икенче бер, инде тәмам өлгереп җиткән нык фикере кузгалып, аның күңелендәге һәртөрле икеләнүләрне һәм шикләрне пыран-заран туздырып та ташлый: «Ә мин кешедән «иммени? Бүтәннәр кебек ике аяклы, ике куллы кеше. Бүтәннәр эшләгәнне ^эшләрмен, аның каравы кеше арасында булырмын, собраниеләреиә йөрермен, күңелем ачылыр. Гомер буена бу төннек тишегендә япаялгызым ятмам ич». Шулай да бу әле үзең белән генә сөйләшү, ә Гайниянең кеше белән сөйләшәсе, кешедән ишетәсе килә иде. Кичен, әлеге теге ячейка дигәннәре килгәч, аның белән сөйләшү, әлбәттә, булыр, ә Гайниянең менә хәзер, менә шушы минутта сөйләшәсе килә иде. Аның бу минуттагы эчке халәтен сизгән кебек, чын дөреслектә пешкән әйбер исеп сизеп булса кирәк, төштән соң күршесе Галимә карчык 68 69 килеп көрде һәм керүе 'белән, үтәли күренеп торган кылыч борынын һавада йөрткәләп, сорашырга тотынды: — Берәр килем-китем буласы түгелдер ич? Ни атна, ни шимбә, дигәндәй, таба исе чыгаргансың... — Колхоз утынны бушлай китереп торганда пешерен дә пешерен, әгәр пешерер әйберең булса,—дип, җеп очын тоттырмаска тырышыбрак җавап кайтарды Гайния. Әмма аның күңеле хуш, берәүдән дә бернәрсәне дә яшереп торасы килми, бигрәк тә күршесе Галимә карчыктан яшерми, чөнки бу очлы борынлы карчыктан «яшереп маташуның «мәгънәсезлеген яхшы белә — исеннән сизмәсә, мичеңнән сизәр. — Вак-төяк сөяк-санакларым бар иде, — дигән булып, бу юлы инде мичкә үк сузылды Гайния. Эшнең бу якка таба борылганлыгын күреп, хәер, Галимә карчык та инде, ак-җәймә—көн булып, сүзсез генә көтеп утыра башлаган иде,—шул калдык-постык сөяк-санакны чапкалап, менә өчпочмак иттем. Аш итеп пешерергә ирендем, ничек чыккандыр, әле авыз итеп караганым да юк. Өчпочмак бик шәп чыккан икән, Галимә карчык беренчесен, һич тә фани дөнья сүзе катнаштырмыйча, гел шул өчпочмакны гына мактап аш-ады. Икенчесен башлагач әкренләп дөнья сүзләре дә кыстыра башлады. Картының чабата сатарга дип, Теләче базарына китүен әйтте, зират очы Талчыбык Хәмдия кызының күрше авыл егетенә ябышып чыгуын бик тәфсилләп сөйләде... Ябышып чыгуы гына бер хәл, ябышып чыгуы анысы Әтәчле авылы өчен яңалык түгел: әти-әниләренең җаен көтеп тора алм-аган сабырсыз кызлар, яки, вакытыннан элек шуклыкка бирелеп, шуның сасысы чыкм-агае дип шүрләүче тотнаксызлар анда гел шулай эшлиләр. Талчыбык кызының да буасы әллә кайчан ычкынган. өчме-дүртме айлык корсак белән киткән. Галимә карчык анысын алай исе китеп сөйләми, Галимә карчыкның исе китеп сөйләгәне: чын булса әгәр, егетнең ата-аналары «безгә мондый приданлы кыз кирәк түгел!» дип, тегене өйгә кертмәскә маташканнар, имеш. Тагын бик күп шундый имеш-мимеш гайбәтләрне тезмәкче иде дә, әмма аның болан юкны бушка авыштырып утыруы Гайниянең бүгенге күтәренке рухи халәтенә тәңгәл туры килмәде. «Нишләп соң әле мин бу гайбәт капчыгына пешкән ризыгымны ашатып, аның тузг-а язмаган сүзләрен җүп- ләп, башымны селеккәләп утырам?» дип уйлап куйды Гайния. Кызу канлы кеше, хәтта үзенә үк сизелгәндәй булып, кинәт йөрәге дулый башлады аның. Ирләрнең атка кычкыра торган сүзләре исенә төшкәләп тора, һич тә булмаоа, алдыннан тәлинкәне тартып алыргамы әллә? Тыгынып утырмасын юкны-барны лыкылдап. Иртәдән үк күңеле бик хуш торган Гайния шулай да андый ук тупаслыкка барып җитмәде, үзен тыеп калды. Ягъни, ирләрнең атка кычкыра торган сүзләрен үк кычкырмады дигән сүзебез. Ә шулай да саруы кайный башлаганлыгын сиздерде. — Кайдан җыеп җиткерәсең бу чаклы гайбәтне, Галимә түти. Өеңдә бер дә эшең юк ахры синең, — диде ул, коры гына итеп. Авызына илтә башлвган өчпочмакны ярты юлда туктатып, бераз сәерсенгәндәй, Гайниягә чекрәеп карап торды Галимә карчык. Аның күз кабаклары челт-челт йомыла, иреннәрен ялмаштыруына караганда, өчпочмактан соң тамагы да бик кипкән иде булса кирәк. — Кунакка чакырган буласың, чәй дә куя белмәгәнсең, имәнсез нәстә. Ул моны чын-чынлап шулай әйтте. Күрәсең, Галимә карчык та чыгырыннан чыгып бара, үзенең ис сизеп кергән әрсез алабай икәнлеген оныткан, кунакта утырам дип уйлый, җитмәсә тагын өчпочмакны да байтак кына сөргән, сизелеп тора: хәзер инде аңарга кайнап кына чыккан куе чәй кирәк иде. Әнә шулай чәй көтеп утырганда, Гайниянең ачык кына әйткән туры сүзе бер дә ошамады гайбәт тубалына. 70 — Син дә сөйләнеп торган .булма инде, Гайния... Әллә ни... белми дип_беләсең. ^елсәң .Нишләгән соң мин ул хәтле? Галимә карчык амин урынына битен сыпыргалап, ләкин бернәрсә лә укып тормыйча, тизрәк аякка басты, ишеккә таба атлады. — Ашаткан ризыгың хакын хаклап кына эндәшмим, мәгәр белми 6v дип уйлама. Сәүбәннең башына җитүче кем булды? Әллә белми дип беләсеңме? Инде килеп, теге Шәмсия карчыкларда торучы егетнең ба- шын-күзен әйләндерергә тотынгансың. Утынны әллә тиккә генә китереп аударгандыр дисеңме... Галимә карчыкның кулы инде ишек тоткасында иде, ләкин шулай да ишектән үз аягы белән чыгу насыйп булмады аңарга. Артык түземлеге калмады Гайниянең. Нәрсә булганын да, нәрсә булачагын да уйлап тормады, әллә кайдан шундый көч килде, ормады-сукмады, ишек тоткасына ябышкан Галимәне бер сузылу белән йолкып алды да, утын пуләне урынына култыгына кыстырып, өй һәм өйалды ишекләренә тегенең хәтта бишмәт итәген дә тидермичә, тышка чыгарып атты. Үзе ишекне эчтән бикләп ялт кереп китте. «Бәхетең бар икән, җәһәннәм кисәве, кар эреп беткән чак туры килде. Югыйсә, мин сине башың белән көрткә күмеп куярга да күп алмаган булыр идем» дип, өйгә кергәч тә ярсуы басылмыйча, Галимә карчык белән әрепләшүен дәвам итте ул. Чан кына саксызлык та җитә кешене тетрәтергә. Ә тетрәнгән күңелне яңадан элекке хәленә кайтару өчен күнме көч сарыф итәргә кирәк! Иртән йокысыннан гаҗәп бер рух күтәренкелеге, күңел хөрлеге тоеп уянган Гайния өчен хәзер барысы да ватылган һәм бер дә төзәлмәс кебек күренә башлаган иде инде. Нәрсәләр генә уйлап чыгармый кеше дигәнең. «Имештер, утынны да тиккә генә китереп аудармаганнар!» Ләкин тормыш сөючән бу кешедә һәртөрле күңелсезлекләргә, бәре- лүсугылуларга каршы тору көче дә җитәрлек иде. Бик ачуын китерсәләр, кешеләргә үч итеп, гаделсез язмышына үч итеп, ул менә шушы тынгысыз дөньяда татын ике-өч гомер артыграк яшәргә җыенган кебек күренә, сугышырга әзерләнгән көзге әтәчтәй, кинәт кабарып китә, ничектер күзгә күренеп яшәрә һәм тагын да чаялана төшкән кебек була иде. Бу —бүген дә шулай булды. Ячейка утырышына ул бар булганы белән киеиеп-ясанып, бөтен кешедән элек килеп утырды. Галләм хаҗилардан калган, хәзер комсомол ячейкасы урнашкан өйне пөхтәләп җыйганнар, әлеге теге крестком сепараты әйләндереп торучы кызыл косынкалы кыз монда да ябыштырылган, иң түрдә, икесе ике тәрәзә арасында, Ленин, Сталин портреты, өстәлдә кызыл эскәтер, тик графин белән су гына җитми, шуңа бик борчылган кебек, Әптери бер кереп, бер чыгып йөри иде. Әптери хәзергә бу олы ячейкада ук тормаса да, комсомол ячейкасының башлыгы буларак, үзен алай вак кеше итеп тә санамый, бүген булачак утырышның көн тәртибе белән дә кызыксынган, белә. Графин белән су дип керә-чыга йөрүе дә тиккә түгел, шулай чуалып иөри торгач ничек тә булса арада кысылып калып булмасмы, диебрәк чамалый. Әгәр кала-нитә калса, Гайния апасын партиягә кабул иткәндә, аны мактап, ничек тә булса берәр яхшы сүз әйтеп калу ягын КЫСЬ!ЛЬ1П кала алмады. Күрәсең, тиешле тапмадылар булса ’ J,, к . ии аитеР гә ниятләгән сүзен ул соңыннан булса да барыбер әйтте. Ячейка бүлмәсен дәү абыйлар басып алганнан соң дөресен әйт- көндә, кая барырга белмжә бераз аптырабрак калды Әптери Аулак «иләр да кызга,, „ак түгел, әле кичнен дә башы гына, аннаЛ, тагын яз б“":„Хә™еУ™Р ₽Гб^з,ЫЦ рЭТе ' башы да 6У ЛМЫЙ - Олы-карГсарык бг, әнләгәнне, сыер бозаулаганны көтеп гел өйдә ята, яшь-җилкенчәк, очрашса, тик су юлында очраша да шуның белән вәссәлам. Әти-әнилә- реннән курыкмаганнары, бүтән кичләрне ячейка бүлмәсенә җыелып, газет-мазар караштыргалап, шак-шок домино сугып утыралар иде, бүген андыйларга түгел, ата комсомол Әптеринең үзенә дә урын калмаган. Әмма егет кешегә хәзердән үк кайтып ятырга да иртәрәк иде. Кая барыр урын тапмыйча урамда буталып йөргәндә, Әптери Гайния апасын янә очратты. Туктар-туктамас ук, урамны яңгыратып сорады ул: — Алдылармы, Гайния апа? — Бик тырышып югач, әдәм рәтенә керттеләр тагын... Каралуын бер дә харап каралган икәнмен,'—дип, башта бераз шаярткан булып маташтырса да, соңыннан чынын һәм һич уен-<көлке катнаштырмыйча әйтеп бирде, — кандидат итеп алдылар. Элекке кебек тәртәгә тибүләр бетте хәзер, Әптери, бетте. Әптери, Гайния апасыннан да бигрәк шатлангандай, язгы урамны яңгыратып янә бер шаулап куйды: — Мин бит башта ук әйттем. Алмыйча гына карасыннар. Сине дә аямасалармы? Бу турыда аның өлек тә, кичә дә, беркайчан да, беркемгә дә, бер сүз дә әйткәне юк иде, ул әле менә хәзер генә әйтә, аның каравы урамны яңгыратып кычкырып әйтә һәм хәтта әйтеп кенә дә калмый, Гайния апасына ияреп үк бара башлаган, үзе, борып җибәргән машина кебек, бертуктаусыз сөйләнә иде: — Менә хәзер, алла кушкач, безнең авылда да өч коммунист булды. Өч коммунист нәрсә дигән сүз ул? Белмәсәң бел, Гайния апа, өч коммунист бер ячейка дигән сүз ул. Менә хәзер разный Түбән елгалар, Ямбулат, Кара-үкчә авыллары безнең белән ярышып карасыннар инде. Авылда ике ячейка, мәктәп, кызыл почмак... Стена газетасы чыгарабыз дисәк, разный анда вывескалар язып куярга үзебезнең художнигыбыз бар. Якын арада менә бер клуб та салдырып җибәрсәк... Мин дә гариза биреп куям әле Котдус абыйга. Карый торсыннар шунда үзара. Әти шушы влач өчен гражданнар сугышында үлеп калган, әни ничәмә-ничә еллар мәктәп идәнен юа, сельсовет миченә яга, бер күмер төшергәне, бер пожар чыгарганы .юк, алырлар бит, Гайния апа? Син ничек карыйсың, алырга тиешләр бит? Әгәр, алла кушып, мине дә алсалар, аннары без, үзең беләсең, Әтәчледә дүрт коммунист булабыз. Их, Гайния апа, аннары китә инде безнең эшләр ходка. Әптеринең ялкынланып, очынып-очынып сөйләп баруы Гайниягә кызык та һәм, бер үк вакытта, аны чак-чак кына куркыта да иде: «Тагын шулай нинди дә булса берәр озын теллесе күреп калса... хәзер инде, ячейкага язылганнан соң, бигрәк тә». — Бар инде, син борыл, Әптери. Мин кайтып җиттем, — диде ул, өенә кайтып җитәргә әле бер чат кала ук. Әптери кинәт туктап, ничектер аптырабрак калды. «Әле шулай да булдымыни соң? Мин бит сөйләр сүземнең әле чиреген дә сөйләп бетермәдем» — сөттәй ай яктысында Әптеринең күзләре әнә шулай дип, ялварып караган кебек карый иде. Сүз тыңлаучаи бала кебек, «борыл» дигәч, шундук борылды Әптери, тизтиз атлап, үз очына таба кайтып китте. Калганын, әйдә, алар өчен без дәвам итик: күңелдә әйтер сүзең булуы кирәк, әгәр шул булса, көне дә, вакыты да табыла. Юлның очына әле беребезнең дә барып чыкканыбыз юк, юл дәвам итә, шул исәптән Әптери белән Гайниянең дә юллары дәвам итә. Нәрсәләр генә булмас алда! Ләкин шулай да... шулай да мин үзем аларның, әлеге шул апрель төнендә, сөттәй ай яктысында бергәләп сөйләшеп барулары кебек, гомер буена гел шулай бергә сөнләшеп-серләшеп баруларын теләр идем.

(Ахыры киләсе санда)