Логотип Казан Утлары
Публицистика

Якты МАЯК

Халкыбызның акылы һәм вөҗданы булган бөек Ленин партиясе, йөрәген байрак итеп күтәргән легепдар Даико каһармандай, безнең юлыбызны армый-талмый яктыртып бара. Алдыбызда горур җилфердәүче бу шанлы Байрак астында без авыр һәм данлы юл үттек. Бу юлның башы, куәтле имән тамырларыдай, чал тарих туфрагында бик тирән тармакланган. Ул тармакларның үз маяклары бар. Капитал дөньясының эченә тетрәткеч шом салып, «Европада якты шәүлә» кабызган 1848 ел... Россиядә «барлык ачлар һәм коллар дөньясын» изге көрәшкә өндәүче куәтле аваз салган 1905 ел... Бөек Таң атуын белдереп «Аврора» залплары яңгыраган мәңге онытылмас 1917 ел... Яңа дөнья төзүнең бөек Ленин акылы белән яктыртылган туры юлын сызган 1919 ел... һәм менә чал тарих тагын бер мәңгелек алтын дата алды: коммунизмның мәһабәт бинасын төзүнең төгәл Программасы туган 1961 ел. Партиябез безнең алда, дөньяның бар халыклары алдында моңарчы балкыган бар маяклардан да яктырак маяк кабыза. Барыр юлыбызның рухландыргыч алгы көне булган, авыр көрәшләре җиңү яулашып килгән кояшлы коммунизмга һичшиксез җитәчә- гебезгә без аз гына да шикләнми идек. Без аны күңел күзебез белән һәрвакыт күреп килдек. Әмма яңа Программа — яңа маяк яктылыгында без ул гүзәл иртә- безне тагын да аермачык итеп, инәсеннән җебенә кадәр күрәбез. Жир йөзендә барлык халыклар өчен Тынычлык, Хезмәт, Азатлык, Тигезлек һәм Бәхет алып килүче тарихи миссиясе белән никадәр бөек ул яңа Программа! Шул ук вакытта, якты иртәбезгә атлау өчен безнең һәркайсыбыз нишләргә тиешлеген, иртәгә безнең көнкүреш-хезмәт шартларыбыз ничегрәк булачагын шундый төгәл итеп, ачык итеп күрсәтеп бирүе белән никадәр садә һәм никадәр йөрәккә ятышлы! Күптән түгел мин якташым Габделбәр Закировларда булдым. ...Габделбәрне тормыш алай иркәләмәде. Әтиләрен Бөек Ватан сугышына озатканда аңа нибары өч яшь, апасы Сәлимәгә биш яшь иде. Салкын өйдә, өстәлдәге салкыи бәрәңге кабыкларын ничәнчедер кат актара-актара, күзләрен яшь аралаш ишеккә текәгән килеш, әниләренең стансага ашлык илтергә киткән җиреннән әйләнеп кайтуын көтеп утырган чаклары күп булды. Әтиләре сугыштан кайтмады. Әниләренең дә сәламәтлеге бик какшаХ 21 ran иде. Габделбәргә яшьтән үк җиңнәрне чын-чынлап сызганырга туры килде. Җәйләрен фермада бозаулар көтте, кышын ферма терлекләренә ат белән су ташыды. Мәктәптә укуны бишенче класстан ук калдырып тормыйча булмады. Совет Армиясендә хезмәт итү Габделбәргә яңа һөнәр дә бирде. Ул армиядән шофер булып кайтты. Бик яратты егет яңа һөнәрен, армиядән кайткач та иң беренче теләге машинага утыру булды. Әмма колхоздагы дүрт машинаның да йөртүчеләре бар иде инде, Габделбәргә яңа машина алганчы көтәргә куштылар. Ләкин Габделбәр көтеп ята алмады, яраткан эшен эзләп нефть районнарына юл тотты. Егетне бу якларга тарткан тагын бер сәбәп бар иде әле. Ул армиядә чакта Түбән очның Зәйтүнә исемле кызы шул якларга эшкә китеп барган. Болай, алар арасында вәгъдәләшү-фәлән булганы юк иде югын. Яратышу турында да берсеннән-бер ләм-мим сүз ычкынмады. Кая ул! Очраштылармы, берсеннәиберсе уздырышып үртәшә башлыйлар, хәтта сш кына ачуланышуга кадәр барып җитәләр иде. Ә менә солдат гимнастеркасы кигән көннән башлап, шушы кара кашлы чая кыз исә егетнең төшләренә кереп азаплый башлый; туган яклар искә төштеме, шунда ук күз алдына Зәйтүнә килеп баса торган була. Армия срогын тутырып кайтса, авыл Габделбәрне Зәйтүнәсез генә каршылый. Бигрәк әллә ничек икән ич ул, Зәйтүнәсез авыл! Бөтен яменең кайсыдыр чите китек кебек. Өстәвенә, әнә идарәдә аңа яңа машина алганчы көтәргә кушалар... Шулай итеп, алариың юллары Әлмәттә очраша. Зәйтүнә монда шәһәр салып йөри, ни арададыр штукатурчы һөнәрен үзләштереп алган икән. — Бал корты күк чагып ала торган шул ук теле кызыйның, карлыгач канатыдай шул ук кыйгач кашлары, — дип сөйләде миңа соңыннан Габделбәр бу очрашу турында. — Элеккечә үк, башта үртәшеп алдык. Аннары, ялгыш кына кулым кызыйның беләгенә орынып китте. Аннары, ялгыш кына чәчләреннән сыйпап куйдым. Аннары, тагын ялгыш кына бугай, кысып кочаклап алдым да үзен, бит алмаларыннан суырып үптем. Аннары, әллә чыннан, әллә минем кебек ялгыш, Зәйтүнә яңагыма кундырды... Шулай «ялгышкалап» куйсалар куялар, әмма бу очрашу гомерлеккә була. Габделбәр биредә ничә еллар төшләренә кереп азаплаган Зәйтүнәсен дә күрә, эшкә сусаган кулларына күңеле теләгән эш тә табыла — Әлмәт автотранспорт конторасында шофер булып эшли башлый. — Улыбыз булды. Аяк туфрактан чыкты, малай, — дип, якташымның, гадәтенчә колак яны җыерчыкларына кадәр нурлы елмаю белән балкып, бу зур шатлыгы белән уртаклашуына да инде байтак көннәр узды. Әмма, әти кеше булып алгач бушамый башладымы, соңгы вакытларда бер дә күзгә-башка күренмәс булды. Мин исә үземнең эчкерсез-шат якташымны чын-чынлап сагынып та өлгергәнмен икән, беркөнне, түзмәдем, өйләренә киттем. Әлмәт каласының чит-читләрендә җиңел кулдан гына салынган бараклардан торган кечкенә-кечкенә поселоклар бар. Бу баракларда девон тирәнлекләренә беренче юл салучылар, нефть шәһәренең беренче төзүчеләре килеп тора башлаганнар. Хәзер инде бу беренче гвардеецларның күпчелеге таш каланың әйбәт квартираларында яшиләр. Әмма әлеге баракларны да берьюлы сүтеп ташларга иртәрәк. Аларда нефть табуга бәйле күп төрле һөнәр ияләренең соңыннанрак килгәннәре таш калада әлеге бөтен уңайлыклары булган яңа квартиралары өлгергәнче яшәп торалар. I абделбәр белән Зәйтүнәгә дә үзләренең беренче семья учакларын шушы баракта кабызып җибәрергә туры килде. 22 Сигезенче номерлы бу барак купкалап беткән шкатурлары астыннан аркылы-торкылы чыралары белән ыржаеп, коридор бусагасын атлауга, какшаган сайгаклары белән шыгырдап, мине шактый ямьсез каршыласа да, өченче бүлмә ишеген ачып керүгә бу шыксызлык шунда ук онытылды. Ап-ак пәрдәле тәрәзә төбендә чәчәк атып утыручы ярап гөле, сап-сары итеп, татарча итеп юылган идән, шул идән уртасында кулына бнләүле бала күтәргән, авызы колагына җиткән әти кеше Габделбәр, мич янында кап-кара кашлы, ап-ак тешле Зәйтүнә — боларның барысыннан да җан җылылыгы бөркелә, әдәп өчен генә, кунак өчен генә дә түгел, тормыш мул булып ташып торганлыгы өчен бөркелә иде. Габделбәрнең кайчан да булса борынын салындырганын, аз гына да кашын-күзен җыерганын мин гомумән дә хәтерләмим. Зәйтүнә дә алай сөмсере коелып йөрүчеләрдән түгел. Шулай да бүген икесенең дә күңелләре аеруча якты икәнлекләре сизелә иде. Тиздән моның сәбәбен дә төшендем. — Бу араларда гел ерак юлларга йөреп, бер дә кулга газета алырга туры килмәгән иде, — диде Габделбәр тазалык-саулык сорашып, әңгәмә дөнья хәлләренә кереп китүгә. — Программа да программа дип гел ишетеп йөрсәм дә үземнең укып бакканым юк иде әле. Бүген Зәйтүнә белән шуны укып утырдык. И, малай, шаклар да каттык! Безнең турыда гына әйткән дә биргән бит. Үзебез турында үзебез дә болай ук иркәләп кайгырта белмәс идек, валлаһи!.. Ә Наил турында кайгыртуларны әйткән дә юк инде. Әнә үзе йоклап та киткән әле, коммунизм гражданы. Мә, әнисе, ипләп кенә илтеп сал үзен. Ул, куллары бушауга, ашъяулык астыннан кесәгә сыярлык итеп бөкләнгән газеталар тартып чыгарды. — Менә бит. Монда болай да бик ачык итеп, зур хәрефләр белән язып куелган, тагын да күренеп торсын дип, мин дә астына сызып куйдым. »Менә: «КПСС дөнья-күләм тарихи әһәмиятле бурыч — капитализмның теләсә кайсы иле белән чагыштырганда Советлар Союзында иң югары тормыш дәрәҗәсе тәэмин итү бурычын куя». Әнә бит ничек! Бу сүзләрнең мәгънәсен дә ап-ачык аңлатып биргән. Менә бит. һәр семьяның яхшы квартирасы булачак. Җитмәсә, акрынлап түләүсез дә булачак. Хезмәт хакларыбыз ике тапкыр, аннары өч тапкыр диярлек артачак. Эш вакыты алты сәгатькә генә кала, соңгарак тагы да кыскара. Эш вакытында түләүсез аш. Автобуста да түләүсез генә йөрербез. Түләүсез ял йортлары, санаторийлар. Пансионатлар, турист базалары да диелгән монда, алары нәрсәдер тагын, тиздән күрербез... Ә Наил яследә, бакчада гына йөрер, бәлки интернат-мәктәптә генә укыр... Әйтәм бит, үзебез турында, балаларыбыз турында үзебез дә болай ук җентекләп кайгырта белмәс идек, валлаһи! Ул арада, Зәйтүнә чәй табыны хәзерләп өлгертте. Чәй янында да сүзебез гел яңа Программа турында булды. Сүзгә мавыгып, абайламый да калганбыз, Зәйтүнә торып та киткән. Әнә шул ишектән зур бер кочак утын күтәреп керде, плитага утын өстәде, табакка чөмәкәйләп өелгән керләр күтәреп, чаршау белән бүлеп куелган почмак якка үтте. Габделбәр дә моңа игътибар итеп утырган икән. — Зәйтүнәнең тавык та чүпләп бетермәс менә бу эшләре турында да бик ачык әйтелгән монда,—диде ул, газетаны яңадан кулына алып. — Арзанлы көнкүреш машиналары, җайланмалар, электр приборлары булдырырга дигән. Ашарга өйдә хәзерләүгә караганда, ашханәдә ашау яхшырак булачак дигән. Тәмлерәк тә, арзанрак ja булачак... Тик менә баягынак бәхәсләшеп алдык әле үзе белән. Әйдә, мәйтәм, быел икебез дә кичке мәктәпкә укырга керик, дим. Икебез дә эшләгәч, икебез дә укыгач, өйдәге эш тә икебезгә тигезрәк төшәр иде... Юк бит, картаеп беткәч нинди уку инде ул, ди. Кара син аны, тумас борын картаеп та өлгергән... — Иң элек мине куып җит әле, аннары сөйләшерсең,—диде Зәйтүнә чаршау артыннан. — Мин инде сигезенчене бетергән, ә син әле җиденчегә генә күчтең. Габделбәр миңа карап күз кысып куйды. — Атны ялыннан тота алмасаң, койрыгыннан тота алмассың, кара аны! — Сыер дуласа аттан яман, — диде Зәйтүнә. Кечкенә Наил уянып, бәхәскә үз авазын салды. Габделбәр белән Зәйтүнә, икесе ике яктан, коравать янына йөгереп килделәр. — Имәр вакыты җиткән аның, белә ул, — дип, Зәйтүнә бәбәйне чаршау артына алып кереп китте. Өйдә бәбәйнең чәпелди-чәпелди имүе генә ишетелеп торган тынлык урнашты. — Сугышы гына башлана күрмәсен инде, калганы барысы да яхшыга гына бара... Әйеме, улым, — диде Зәйтүнә. Аның шап-шап итеп баласын сөйгәне ишетелде. Габделбәрнең елмаюлы йөзендә кырыс бер шәүлә чагылып узды. — Юк инде, сугышны булдырмау турында да бик каты әйтелгән монда. Була калса да, үз башларына булыр. Башлап кына карасыннар!.. Безнең әңгәмә үзеннән-үзе халыкара хәлләргә кереп китте. Океан арты доллар капкорсакларының һәм аларның Көнбатыштагы иярченнәренең безнең бөек иҗади хезмәтебезгә каршы коточкыч һәлакәтле сугыш хәзерләүләре, хәзерләү генә түгел, ачыктан-ачык сугыш белән янаулары, янау гына да түгел, Бонндагы кыйналып бетмәгән канлы фашист калдыкларын төкерек чәчә-чәчә безнең өскә өстереп маташулары бу өйдә — анасының күкрәгенә борынын төртеп сабый бала йоклаган өйдә, иксез-чиксез нәфрәт, ташып торган ачу уятты. Дөньяга күзе ачылуга сугыш җәфасын үз җилкәсендә татып өлгергән, беләкләре аз гына ныгый төшүгә бөтен көннәре хезмәт белән үткән, яше җитүгә биленә солдат каешы буып, намус белән хәрби эшне'дә үзләштереп кайткан эчкерсез-саф күңелле, таза беләкле әти кеше исә, болар турында сөйләшә башлагач, урынында утырып тора алмыйча идән буйлап йөренеп китә, нәфрәтле-нык тавыш белән әледән-әле кабатлый иде: — Башлап кына карасыннар, үз башларына булыр! Башлап кына карасыннар!.. Партиянең яңа Программасы — яңа маяк нуры әнә шулай бездә һәрбер өйгә үтеп керде, әнә шулай һәр йөрәккә яңа ялкын өстәде. Бу маяк җир йөзендәге барлык халыкларга, барлык намуслы йөрәкләргә Тынычлык, Хезмәт, Азатлык, Тигезлек, Бәхет юлын горур яктыртып тора. Бу куәтле маяк яктылыгыннан күзләре чагылган, акылларын җуяр дәрәҗәдә шашып ярсыган капитал капкорсаклары безнең өскә сугыш белән кизәнәләр. — Үз башыгызга котырасыздыр, адәм актыгы хәшәрәтләр! Бөек Ленин партиясе кабызган, безнең һәрберебезнең йөрәгенә, җир йөзендәге барлык намуслы йөрәкләргә яңа ялкын өстәгән бу куәтле маякны сүндерерлек көч дөньяда юк! Якты маяклы гүзәл иртәбезгә таба адымнарыбыз нык, ихтыярыбыз какшамаслык, көч-куәтебез чиксез безнең! Әлмәт. 1961, сентябрь.