Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯРУЛЛА СОЛДАТ ЛЕГЕНДАСЫ

Минем тәрәзәмнән еракта, шәһәр йортларының исәпсез-хи- сапсыз түбәләре артында, реактив самолетның күктә калган эзе кебек тар гына аксыл сызык булып Идел, аның аръягында карасу-яшел Ослан таулары күренеп тора. Кояшлы, аяз көннәрдә Идел көмеш тасма кебек җем-җеАм ялтырый, яр буйлары, тау башлары, күк — һәрберсе ап-ачык булып, бер-берсеннән аерылып күренәләр. Идел өстеннән калын тавыш белән сузып кычкырган ап-ак пароходларның узып китүләре бигрәк тә ямьле. Болытлы соры көннәрдә Иделгә күз салсаң, ул бөтенләй башка: соры күк белән бергә то- ташкансыман, пароходлар гүяки шунда кереп югалгандай булалар. Ослан таулары да төтенсу сорылык эченнән беленер-беленмәс кенә күренәләр. Мондый чакларда бу Ослан таулары миңа ерак Заполярьеның томан эчендәге караңгы чырайлы шәрә тауларын хәтерләтә. Шул күренешләргә карап мин уйга калам. Хыял канатларының җитезлеге искитмәле бит. Күз ачып йомган арада алар сине әллә кайлар- га, әллә кайчангы заманнарга илтеп ташлыйлар. Син инде бөтенләй башка бер дөньяда яшисең. Әйләнә-тирәңдә дә бөтенләй башка бер мохит. ...Без, сугышчан иптәшем Ярулла белән, Заполярье тавы башында утырабыз. Мең-мең еллар буена Баренц диңгезе ягыннан искән салкын җилләр бу таш тауның йөзен ашап, җыерчыкландырып бетергәннәр. Биредә тау ярыкларына кысылып үсә торган яшькелт мүктән һәм ташка сырышкан кәрлә каеннардан башка һичбер үсемлек заты юк. Кайсы гына якка борылып карама, бер-берсенә охшаган, дөя өркәчләредәй калку сыртлы шәрә таулар калкып торалар. Шул шәрә таулар өсген- нән юеш «корсаклары» белән аларга ышкыла-ышкыла, ташларның үткер кырларын шомарта-шомарта соры болытлар агыла. Җил кузгалма- са, бу болытлар атналар буе шулай томрап ага бирәләр. Җил чыкса, аларны бик тиз өзгәли, пран-заран китереп тузгыта башлый һәм күк йөзенә колагыннан тартып чыгаргандай кояшны чыгара. Кояш яктысында инде Заполярьеның караңгы чырае да яхшы ук яктыра. Ул хәтта яңа күлмәк кигән карт хатын кебек үзенчә матурланып та китә. Елның бу вакытында, июнь — июль айларында, монда төн бөтенләй булмый, ятсаң якты, торсаң якты. Сагынганда карар өчен генә дә күктә бер йолдыз җемелдәми, хәтта башка җирләрдә йолдызны көндез дә күрә ала торган иң үткен күзле егетләр дә монда аларны күрүдән М 30 гаҗиз. Ай исә тулып килгән чакларында күренә, ләкин ул шундый нурсыз, шундый төссез була, аңа берәү дә күтәрелеп карамый. Ул ятим кыз кебек оялып тау сыртларына тияр-тимәс кенә тора да кызганучы, караучы, иркәләүче булмагач, шыпырт кына китеп югала. Тау артларына посып, төннәр җиткәнен көтеп пышык-пышык җылый һәм төшләрендә ак тынлыкка чумган иксезчиксез кар дөньясы өстендә бер үзе балкып йөзгән чакларын күрә булса кирәк. Бәлки, юатыр өчен янына йолдызлар белән төньяк балкышы да килә торгандыр да, күрмәгәч, әйтеп булмый. Ә түбәндә дулкыннарын кыяларга бәреп күбекләр чәчрәтә-чәчрәтә диңгез шаулый. Ачулы һәм ярсулы ул Баренц диңгезе. Сулары боз кебек салкын аның. Чумсаң — «куырылып» чыгасың. Шуңа күрә анда, Кара диңгез буендагы кебек, үзләре теләп су керүчеләр бөтенләй булмый диярлек. — Әй, үзебезнең Иделгә кайтып бер коенсаң иде!—дип куя Ярулла һәм таш кисәге алып диңгезгә чөеп җибәрә. Әллә кайдан ялгыз акчарлак күтәрелә дә, кыйгач очып, диңгез томанына кереп югала. Ярулланың йөзендә шундый сагыш, гүя урыныннан сикереп торыр да туган якларына йөгереп кайтып китәр төсле. Ярулла күкрәген киереп йөри торган, уртачадан бераз калкурак буйлы, кара тутлы егет. Уйнаклап торган күзләре бер караганда чем-кара була, икенче караганда, чак кына саргылтсуланып күренәләр. Ул чакта солдатлар арасында мыек йөртү киткән иде. Ярулла да мыек җибәргән. Көлгән чакта кара тутлы йөз, кара мыек аның тешләренең аклыгын аеруча ачык итеп күрсәтә. Миңа аның көлүе бик ошый иде. Менә егерме ел вакыт үткән инде ул эшләргә, ә Ярулланың көлүе һаман колак төбемдә шикелле. Ул көлми, гүя кояш чыкканда куанып гөлдерәүче күгәрчен кебек гөлдери иде. Көлгән чакта аның бөтен җаны сөенә кебек. Мондый кешеләр бервакытта да ялганчы һәм мәкерле булмыйлар. Сугыш бара иде ул елларда. Ләкин сугыш дигәч тә гел автомат- пулеметтан атып, граната шартлатып, ура кычкырып тормыйлар инде. Сирәк-сирәк кенә булса да тын һәм тыныч минутлар да була. Шундый чакта берәр кыя башына менеп, кояш күзендә ышыграк урынны сайлап кырын ятасың да тәмәке көйрәтә-көйрәтәме, яки кабарып беткән солдат кулы белән кытыршы ташны сыйпый-сыйпыймы әңгәмә корып җибәрәсең. И ул солдат әңгәмәләре! Туган якларны, сөйгән ярларны, дус- ишләрне, кыр-болыннарны, сабан туйларын барысын-барысын искә төшерәсең, җырлап та аласың, хыял белән киләчәккә дә барып кайтасың. Моңы-сагышы, кайгысы-шатлыгы, өмете-сабыры — күңелеңдә барысы бергә була. Ярулла безнең арада хыялыйрак егет иде. Гап-гади нәрсәләр турында сөйләшеп утырганда да әллә кайдан уратып-уратып китерә дә, бер дә көчәнмичә, ясалмалыкка аз гына да бирелмичә шул ерак киләчәк турында берике сүз әйтеп куя. — Коммунизмда, малай, кешеләр сугышны бар дип тә белмәсләр. Кеше малын, кеше җирен тартып алыр өчен сугышырга теләүче берәү табылса, аны хәтәр бәндә санап бер көн тотмый юләрләр йортына илтеп ябачаклар. Чын менә. Эшлә сии. Җир сөрәсеңме, күмер чыгарасыңмы, машина ясыйсыңмы, йорт саласыңмы, — анысы синең ихтыярың, кайсын җаның тели — шуны сайла да эшлә... Рәхәт тормыш булачак, малай, ул чакта. Тик менә без генә булмабыз. Хәтта исемнәребез дә барып җитмәс ул әйбәт заманнарга. Ерак әле аңарга!.. Икебез дә берничә минут эндәшми утырабыз, диңгезгә карыйбыз. Шаулый, котырына диңгез, тау-тау дулкыннары берсе артыннан икенчесе, бетмәс гаскәр булып, ярга һөҗүм итәргә киләләр. 31 — Исем турында сүз җаеннан гына әйтүем, — дип Ярулла шунда ук сүзен ялгап китә. — Шулай килеп чыккан икән, тарих безнең буынга шундый өлеш әзерләгән икән, мин менә, ахыр килеп, шунда башымны салсам да риза, тик менә бу сугышны җирдә соңгы сугыш итәсе иде, кырып бетерәсе иде барлык фашистларны... Киләчәккә токымнары калмасын иде аларның. Ярулла бу сүзләрен бик җитди итеп, чын күңелдән әйтә. Ул каскасын салып таш өстепә куйган, әкрен генә искән җил кара чәчен тузгыта. Күкрәгендә орден-медальләре ялтырый. Бераздан ул, башын селкеп алып, үзалдына елмаеп куя. — Кызык бу кеше дигәнең, малай, ә... Гел киләчәкне, гел яхшыны уйлый. Начарына төкерми дә. Мин менә кичә бер фашистны атып үтердем. Кайчакта мин «ауга» чыккалыйм, — атарга осталыгым бар. Кичәгесе утыз өченче булды инде... Аттым да уйланып куйдым. Ул бит, малай, тумыштан фашист булмаган. Бәлки, кайчандыр, кешечә матур итеп яшәргә нияте дә булгандыр. Ә гомерен канлы пуля белән чикләде... — Син нәрсә, Ярулла, фашистны кызганасыңмы әллә? — дип сорадым мин аның тел төбен төшенеп бетермичә. * Ул көлеп җибәрде һәм кулы белән кытыршы ташны иркәләбрәк сыйпарга тотынды. — Менә шушы ташны кызгансам кызганырмын, әмма фашистны кызганмам! Ләкин, малай, фашистка бер пуля җибәрсәм, кешене фашист итүчеләргә йөзне җибәрер идем! Алары бит аның кешелек өчен бермә-бер хәтәррәк. Ярулла яшькелт мүк сабагы өзеп авызына каба һәм шуны иреннәре белән уйната башлый. Кайдадыр туптан атып җибәрәләр. Таулар яңгырап китә. Тау яңгырашы гаҗәп бит ул, берьюлы йөз тавыш белән үкерүче әкияттәге диюне хәтерләтә. Хәер, без моңа күнеккән инде, артык исебез китми. — Әнкәй минем исемемне бер дә яратмый, — дип Ярулла сөйләвем дәвам иттерә, — әткәйгә гел бәйләнә. Шул күз нурым кебек балама яңачарак берәр исем куша белмәдек, ди. Әткәй, түбәтәй астын кашып, Ярулла ул, беләсең килсә, ярып керә торган егет. Шуңа белеп куштырган, ди. — Бу сүзләрдән соң Ярулла үзе дә елмаеп башын селки. Күз карашы, иреннәренең торышы, хәтта керфек сирпүләренә хәтле аның әтисен яратканын әйтеп торалар. — Мутлана белә картлач. Шулай да мин аның йөзен кызартырга теләмим. Таш ярырлык әлләни батырлык күрсәткәнем юк югын да... Әткәйгә мактанырлык кына даным бар... Менә әле, — ул кесәсеннән бер рәсем чыгарды, — кызый да сорап язган...— Ярулла кыз рәсеменә карап тынып калды. Әле генә йөзендә уйнап торган мут шаянлык сүнеп, күз карашлары бик нык уйчанланып китте. — Җырдагы кебек, малай: хаты килә, сүзе килә, рәсеме килә... сөйләшергә үзе юк, — диде ул һәм көлеп җибәрде. — Багасыңмы? — ул миңа рәсемне сузды. — «Таһир-Зөһрә» китабындагы Зөһрә түгел түгеллеген, шулай да мин аны дөньяда бер кызга да алмаштырмыйм. Авыл кызларына хас бөтен тыйнаклыкны һәм күркәмлекне үзенә җыйган яшь кенә кыз рәсемнән карап тора. Кайдадыр, күз очларында дип әйтимме, ирен почмакларында дип әйтимме, оялчан гына елмаюы да бар, тик оармагыңны авызына куйма, тешләп өзәр! IIIул ук вакытта бөтен торышында болан баласы белән ниндидер үтә уртак охшашлык та бар шикелле: сызгырсаң, син күр дә, мин күр! — Менә шул кызый сорый бит, — дип тагын дәвам итте Ярулла, рәсемне кәгазьгә ипләп төреп кесәсенә салгач, - минем өчен дә бео- ике фашистны дөмектерергә кулыңнан киләме-юкмы? Әллә узем фронтка барыйммы?-ди. Үтерә бит, малай! Орден-медальсез генә аның янына кайтып кара инде! Валлаһи, Ярулла фронтта таракан кебек ярыкка кереп гомер үткәрген дпячек. Күз дэ ачь1рмас 32 рәсемгә төшеп җибәрергәме икән үзенә? Иптәш кызлары арасында күңеле булыр иде, ә? Ярулла безнең бригаданың байрак йөртүчесе иде. Башта ул да хәзер мин хезмәт итә торган автоматчылар ротасында булган. (Шуңа күрә ул әле дә безгә еш килеп йөри иде.) Шуннан штаб тирәсенә алганнар үзен. Монысы мин бригадага килгәнче булган эш. Мин бу бригадага күптән түгел генә госпитальдән пополнение булып килдем һәм, бәхетсезлеккә каршы, озак та тора алмадым Ярулладан да аерылдым. Аны соңгы тапкыр күрүегл болай булды. Инде өченче көн өзлексез каты сугыш бара. Кыяларны чокып ясалган ут нокталары эченә кереп поскан немец егерьләре безнең атакаларны берсе артыннан икенчесен кире кайтарып кына торалар. Солдатлар телендә Кечкенә өстәл дип аталган бу кыя тау башына һич кенә менә алмыйбыз бит. Үзәнлекләр, тау битләре үлекләр, яралылар белән тулды. Комбриг үзенең резервын да сугышка кертте, әмма кыя-тауны алып кына булмый. Артиллерия уты валы артына яшеренеп тауның яртысына кадәр менәбез дә, артиллерия атудан туктауга, дошманның кургаш яңгырына чыдый алмыйча, кире тәгәрибез. Тегеләрнең ут нокталарын бер снаряд та җимерә алмый икән. Гранаталарны әйткән дә юк, стенага бәргән борчак кебек кенә. Мине дә яраладылар. Бер кыйпылчык сулъяк кул башымны умырып алды, икенчесе аякны. Хәлсезләнеп таш өстеиә капландым. Шул чакта яңа бер көч белән кычкырган ура тавышы ишетелде. Минем яннан гына байрак тоткан Ярулла иптәшләре белән йөгереп узды. Ташлар артына посып яткан барлык исән солдатлар аларга ияреп күтәрелде. Минем дә алар артыннан йөгерәсем, үрмәлисем килде, ләкин урынымнан да кузгала алмадым. Яралангач еламаган идем, түзгән идем, бу юлы чыдый алмадым, көчсезлегемнән гарьләнеп елап җибәрдем. Яшьле күзләрем белән карап торам: иптәшләр һаман югары үрмәлиләр, сугыш кырында айкалган кара төтен эчендә, төрле шартлаулар арасында әледән-әле кызыл байрак күренеп китә. — Ярулла, Ярулла, ярып кер! — дип кычкырам мин, тиле кеше шикелле. Ләкин мондагы коточкыч гөрелтедә минем тавышым үземә дә ишетел ми. Шуннан соң ниләр булганын һич белмим. Госпитальдә аңыма килдем. Ләкин аңга килгәч тә өч айдан артык кешеләр белән сөйләшә алмадым. Соңыннан белдем, мин яраланып яткан җиремдә кабат яраланып, контужен да булганмын икән. Мине ерак тылга күчергәннәр. Хәл керә төшкәч, яралылар арасында сораштырып карасам да безнең бригададан берәүне дә таба алмадым. Тик күрше дивизиядән берәүне очраттым. Ул миннән шактый соң яраланган булса да безнең бригада хәлләрен белми иде. Тик бер күңелсез хәбәр генә аның колагына кереп калган икән. Безнең бригаданы янәсе таратканнар, чөнки ул сугышта үзенең байрагын югалткан, имеш. — Булмастайны сөйләмә!—дидем мин аңа ачуланып. — Үз дивизиягезнең байрагын югалтмадыгызмы икән! — Җил исми яфрак селкенми,— диде әлеге иптәш эре генә.— Безнең дивизия турында андый сүз йөреми, ә менә сезнең бригада турында йөри. Шушы күзгә күренми торган яра егерме ел буе минем йөрәгемдә йөрде. Иптәшләрем көлгән, җырлаган күңелле мәҗлесләрдә теге яки бу сәбәп белән шушы үткәннәр искә төшсә, мин өстәл яныннан әкрен генә'торып китә идем дә, икенче бүлмәгә чыгып, бер ялгызым тәрәзәгә карап катып кала идем. Тышта төрле чак була: я кар ява, я яңгыр, я җил улый, я аяз, ә мин берни дә күрмим, чөнки минем күз алдымда ерак Заполярьеның караңгы чырайлы шәрә таулары, ут давылы эчендә шул тауларга байрак тотып үрмәләүче Ярулла гына тора... 33 Ниләр булды ул Яруллага? Байрагы кайда аның? Шулай ук теге имешмимешләр дөрес булдымы икәнни? Шул сорауларга егерме ел буе жавап таба алганым юк. Егерме ел буе алар мине газаплап, ачылмас сер булып интектереп киләләр. Теге вакытта Ярулла үзенең кайсы районнан икәнен әйткән булгандыр да, язып куймагач, хәтердә сакланмаган. Фамилиясен дә белмим, чөнки мин аны бары тик исеме белән генә атап йөртә идем. Әйтәләр бит әле: кайда егыласыммы белсәм, мендәр салыр идем, дип. Мин дә шуның шикелле, бу хәлләрне егерме елдан соң да исемә төшерәсемме белсәм; адресын, фамилиясен блокнотыма теркәмәс идеммени. Үкенечкә каршы, бригадада аз булуым сәбәпле—нибары бер ай чамасы — бүтән иптәшләрнең дә адреслары хәтердә калмаган. Вологда ягыннан, Архангельск өлкәсеннән, Ерак Көнчыгыштан иптәшләр барлыгы исемдә дә, алармы хәзер ничек эзләп табасың. Газеталарга бер-ике язып караган идем, хәбәремне басып чыгармадылар. Фронтовиклар белән очрашкан чакларда гел сораштырып торам, ләкин безнең бригада кешесенә түгел, аны ишетә белгән кешегә дә тап булганым юк. Бер җае туры килмәсә килми бит ул. Ләкин күңелемә: «Булмаса, оныт инде боларны!» дип тә әйтә алмыйм. Менә хәзер кичләрен, эштән бушагач, Коммунистлар партиясенең Программа проектын кайта-кайта укыйм. Кешеләр тормышында сугышны бөтенләй булдырмау, бетерү турында әйткән урыннары күңелгә бигрәк тә якын булып тоела. Бәлки, сугышның бәген авырлыгын баштан кичереп, имгәнеп-яраланып беткәнгә шулай тоеладыр инде миңа. Аннары Ярулланың әйткән сүзләре дә гел истә тора. Исән булса, и шатланыр иде дә соң! Коммунизмны ул исеме дә барып житмәс ерак бер хыял дип исәпли иде, ә исән булса, ул үзе дә коммунизмда яши алыр иде әле! Аңа бит хәзер нибары кырык яшь булыр иде. Ир уртасы кеше. Үлгәннәргә хөкем юк, диләр. Ләкин мин кайчагында күңелемнең әллә кай жирендә канәгатьсезләнү сизәм кебек. Частьның байрагын югалтуда Ярулланың да гаебе бардыр төсле тоела. Ләкин үлеләргә яла ягудан да кабахәтрәк эш юк икәнен белгәнгә, бу уемнан шунда ук кире кайтырга ашыгам һәм ничек кенә булса да Ярулланың, бригаданың эзен табарга үз-үземә сүз бирәм. Дөнья мәшәкате артыннан куып, бу эшкә моңарчы ныклап керешә алмавым өчен үз-үземне тиргим. Быелгы жәйие мин Рига тирәсендәге диңгез буенда үткәрдем. Ул якларда моңарчы һич булганым юк иде, бу жирләрнең телгә кергән матурлыкларын үз күзем белән күрәсем килгән иде. Хәзер әйтә алам: Рига янындагы диңгез буеның бөтен гүзәллеге (ял итүчеләр күзлегеннән, әлбәттә) яр буенда икән. Диңгез кырые буйлап, алтмыш-житмеш адым киңлектә ап-ак комлык сузыла. Бер жирдә бер чүп, кәгазь кисәге күрмәссең. Барлык ял итүчеләр, иртә-кич, шул комлык буенча, диңгез кырыеннан диңгезнең сихәтле һавасын сулап, арлы-бирле йөриләр, кайберләре акчарлакларга жим ыргытып хозурланалар. Балтик диңгезе Рига ярлары буенда тубыктан гына икән. Колач салып йөзәм дисәң, ярдан әллә никадәр керергә кирәк. Аның каравы бала- чагалар һәм йөзә белмәүчеләр өчен монда рәхәт. Бату куркынычы бөтенләй юк. Монда илебезнең төрле почмакларыннан килгән әллә нихәтле та- нышбслешеңне дә очратырга мөмкин. Мин иртә-кич меңләгән кешеләргә күз салып йөрим. Әллә инде үзем дә кайчандыр диңгез бригадасында аз-маз хезмәт иткәнгәме, күңелем гел диңгезчеләр янына тарта. ( күршедә генә диңгезчеләр санаторие бар.) Җитмәсә, арадан берсе танышсыман да күренә. Кыска мыегы, каш өстендә яра эзе бар. Дөрес, пляжда бик нык алданырга да мөмкин, ник дисәң, без кешене киеме- салымы осләи хәтердә калдырган булабыз. 3. „С. Ә.- № 10. 34 Беркөнне без Ригага, Туганнар каберлегенә экскурсиягә киттек. Ригалыларда шундый бер әйтем бар икән: Ригада булып та аның Туганнар каберлеген күрми киткән кеше — Риганы күрми киткән кеше,— диләр. Бу әйтемдә дөреслек барлыгын Туганнар каберлегендә булгач, мин дә төшендем. Скульптура, архитектура һәм парк төзү элементларын искиткеч гүзәл рәвештә бергә кушып төзелгән, үзенең скульптура төркемнәре һәм кайгылы ана сыны, террасалары һәм яшел аллеялары белән, ниһаять, һәлак булган көрәшчеләргә — монда латыш укчылары күмелгән — күрсәтелгән олы хөрмәте белән бу мәһабәт һәйкәл-кабер- лек читтән килүчеләрне таң калдырырлык урын икән. Мин тагы менә шуңа да игътибар иттем: рәт-рәт тезелгән каберләр барысы бертөсле яшел үлән белән капланган, баш очларында бары- сыныкы бертөсле кечкенә генә ташлар, язулар. Тик бер ташта гына язу юк. Экскурсантларга аңлатмалар бирүче иптәштән моның хикмәтен сорадым. Әллә биредә берәү дә күмелмәгәнме? — дидем. — Юк, монда да кеше күмелгән. Туганнары аның кем икәнен беләләр, ә халкыбыз аның исемен белергә теләми! — диде ул. — Чөнки аның хыянәтче икәнлеге ачылды. Кылт итеп Ярулла исемә төште һәм күңелем әллә нишләп китте. «Юк, болай ярамый. Үземне дә күп газапладым, аннан да бигрәк сугышчан иптәшнең истәлегенә хөрмәт итәргә кирәк. Кайтышлый Совет Армиясенең Үзәк архивына кагылам әле», дип үз-үземә сүз бирдем. Шул карарга килгәч, күңелем азрак тынычланган иде, карасам, әлеге миңа танышсыман тоелган диңгезче дә каберлектә йөри. Бу юлы ул диңгез полковнигы формасыннан иде һәм мин аны таныдым да булса кирәк. Ләкин, янында хатын-кыз булганга, сүз катарга яхшысынмадым. Аның каравы, икенче көнне диңгез ярында күргәч, бер дә тартынып тормастан, янына бардым да: — Гафу итегез, иптәш полковник, сез 1942 елда төньякта сугышмадыгызмы? — дип сорадым. Ул мине баштанаяк бер күздән кичерде дә, коры гына тавыш белән: — Булган иде шундый хәл, — диде. — Нигә кирәк? — Мин сезне күргән идем кебек. Ялгышмасам, сез безнең бригаданың штаб начальнигы идегез, — һәм мин аңа бригаданың номерын әйттем. Шулай без аның белән таныштык. Ул миннән нинди подразделение- дә кем булып хезмәт итүемне сорашты. Хәзер инде аның тавышындагы корылык һәм сагаю беткән иде. ' — Кызганычка каршы, бик соң таныштык, — диде ул. — Иртәгә мин китәм.. Мин анардан бригаданың язмышы, байрагы турында сөйләвем үтендем. Үземнең имеш-мимешләр ишетүемне, борчылуымны, егерме ел инде шул турыда берәр нәрсә белергә тырышуымны әйттем. Полковник, гүя минем үтенечемне ишетмичә, диңгезгә карап тора башлады. Күк йөзе болытлы булганга диңгез өсте дә бертөсле генә түгел: бер урыны аксылрак, бер урыны каралжымрак, кояш төшкән урыннары исә тимгелләнеп ялтырап торалар. Ак сыртлы дулкыннар ярга таба юаш кына йөгерәләр дә, вак комнарны шыбырдатып, кире чигенәләр. Еракта борынын югары чөеп, глиссер җилеп узып , бара, аның мотор тавышы бөтен яр буена яңгырый. — Әйе, шундый хәл була язган иде, — диде полковник, тирән итеп көрсенеп. ...Солдатлар телендә Кечкенә өстәл дип йөртелгән кыя таудан бераз арырак Зур өстәл дигән икенче бер кыя тау була. Зур өстәлне бер үк вакытта диңгез капкасының сакчысы дип тә йөртәләр. Шуңа күрә дошман да, безнекеләр дә ул кыя-тауга тешләре-тырнаклары белән ябышалар. Кыя тау берничә тапкыр кулдан кулга күчә. Бригаданың элекке з* 35 составы тулысы белән диярлек шунда һәлак була. Патроннар, гранаталар беткәч, исән калган сугышчылар, дошман кулына тереләй бирелмәс өчен, кыя башыннан диңгезгә сикерәләр. Күпләр имгәнеп, суга батып харап булалар. Тыл подразделениеләре урнашкан җиргә аларның бик азы гына кайтып егыла. Шулай да, югалтулар чамасыз булса даг исәннәр үзләрен җиңелгәнгә санамыйлар, яңадан Зур өстәлгә кайтырга өметләнәләр. Шул чакта байракның да, байракчының да юкка чыгуы беленә. Бу инде хурлыклы җиңелү дигән сүз! Сугышчыларның башлары иелә. Киемнәреннән су ага, яраларыннан кан саркый, ләкин берәү дә моны күрми, сизми. Алар анда, кыяда ятып калган, һәлак булып та җиңелмәгән сугышчан иптәшләре алдында үзләрен гаепле итеп саныйлар. Бу шундый авыр кичереш, аны хәтта үлем ачысы белән дә чагыштырырга мөмкин түгел, диде полковник. Ләкин күпме кайгырып утырырга мөмкин? Булган хәл турында Армия штабына хәбәр итәргә кирәк бит. — Ярулланы күрүче булдымы? — дип сорый комбриг. Штаб тирәсендә дә аны гел исеме белән генә йөрткәннәр икән. Бер сугышчы аның һәлак булуын, Зур өстәлдә гомуми кабердә күмеп калдырылуын әйтә. — Алайса барыгыз, Ярулланы алып кайтыгыз!—дип боерык бирә комбриг. Аны алып кайтмыйча командованиегә хәбәр итмәскә була ул. Ни өчен комбриг үлгән Ярулланы алып кайтырга куша — моны башта күпләр аңламыйлар. Ләкин приказ — приказ ул, аның турында бәхәсләшмиләр, аны үтиләр генә. Бу операцияне җитәкләүне комбриг хәзерге полковникка йөкли. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төндә алар, биш кеше, көймәгә утырып, Зур өстәлгә карап юлга чыгалар. Алар анда барып җитә алуларына да, Ярулланы эзләп табуларына да ышанмыйлар. Шулай да берсүзсез китәләр. Алар кайтмаса, бүтәннәр барачагын да беләләр. Җил сызгыра, кара дулкыннар көймәне йомычка урынына селкетәләр. Җитмәсә өстән яңгыр коя. Егерьләр ярдан әледән-әле ракета чөяләр. Көймәдәгеләр башларын бөгеп хәрәкәтсез утыралар, аннары тагын бөтен көчләре белән ишкәкләренә ябышалар. Бәхеткә каршы, халарны күрмиләр. Өч кеше бата-чума ярга чыгып ташлар арасына ятып кала, ике сугышчы көймәне кирегә ишеп алып китә. Алар якындагы борылышта яшеренеп боларны иртәгәге төнгә кадәр көтеп торырга тиешләр, чөнки караңгыда каберне тиз генә эзләп табарга мөмкин булмый. Ташлар арасында ятып калучыларга егерьләрнең кайдадыр югарыда мыдыр-мыдыр сөйләшкәннәре ишетелә. Алар читкәрәк шуышып •куышсыман бер җиргә посалар да шунда таңны көтәргә булалар. Кием-, нәре манма су, салкын үзәкләренә үтә, тешләре тешкә бәрелә, күгәреп бетәләр. Көндез алар куыштан чыкмыйча гына тирә-юньне караштыралар, кабергә таба ничек бару юлын билгелиләр. Кабер гитлерчылардан чит- тәрәк, ышыграк урында. Өстәл башындагы күзәтчеләрдән аны тау сырты каплап тора. Монысы бик яхшы инде, ч Алар, миналарга очраудан куркып, кабергә үрмәләгәндә һәр карыш җирне бармаклары белән капшап, кармалап баралар. Миналар булмый, күрәсең, гитлерчылар монда берәрсе килергә батырчылык итәр дип уйламаганнар да. Кабер дигәннәре берәү дә казымаган бер чокыр булып чыга. Үлекләрне шунда тутырганнар, ә өстән ташлар белән аз-маз каплаганнар. I ашларны^тиз генә актарып ташлыйлар. Аннары, кесә фонаре белән пәр үлекнең йөзен яктырта-яктырта, Ярулланы эзләргә керешәләр. Үлекләр актару — коточкыч бер эш. Полковник бу турыда хәзер дә тыныч кына сөйли алмый. Ахыр килеп, алар Ярулланы эзләп табалар. Аның гимнастеркасын күтәреп карасалар, күкрәгенә бригада байрагын ураган. Шушында җиткәч, полковник, аска карап, берничә минут тынып торды. Аннары тәмәке кабызды. Вакыт-вакыт аның йөзе бик сәер үзгәреп куя иде. — Шул байрак астында, — диде ул, тәмәкесен тартып бетергәч,— без Одерга кадәр барып җиттек... Яруллага килгәндә... Беләсезме» аның батырлыгы хәзер бер легендага әверелгән инде. Бервакыт ул легенда сезнең якларга да барып җитәр иде. Мин үзем бу турыда өч тапкыр — Ерак Көнчыгышта, Одессада һәм Архангельск тирәләрендә төрле кешеләрдән ишеттем. Аларның берсе дә безнең бригадада хезмәт иткән кешеләр түгел иде. Билгеле, халык беркадәр башкачарак, романтика өстәп сөйли. Бер урында Ярулланы Егорка дип, икенче урында Яшка дип, өченче урында Юрка дип атаганнар. Егорка, янәсе, егерьләр арасында бер атна торган, штабларына кереп йөргән, үз байрагы белән бергә тегеләрнең дә байракларын чәлдереп алып кайткан, имеш. Барысы да байракчы бүген дә исән әле дип сөйлиләр. Халык бит ул үзенең геройларын һәрвакыт үлемсез итәргә тырыша... Полковник киткәннән соң да мин байтак көннәр Риганың диңгез буенда йөрдем. Кызарып кояш батканда диңгез өсләре алсулана, ә күк йөзенә, әйтерсең, җилфердәгән байрак җәелә. Ярулла саклап алып калган байрак нәкъ шушыдыр төсле тоела миңа. Мин ана бик озак карап торам. Аннары, уйга чумып, диңгез буеннан тын гына кайтам. Кичке кызыл шәфәкъ инде бөтен күк йөзен, бөтен диңгез өстен каплаган. Аякларым янында гына дулкыннар тибрәнәләр. Алар гүя миңа нәрсәдер пышылдый. Ярулла солдат легендасын шулай сөйлиләрме, башкасынмы, әйтә алмыйм. Ләкин алар сөйлиләр, сөйлиләр, бер туктаусыз сөйлиләр. / 1961, август—сентябрь.