Логотип Казан Утлары
Повесть

Язның БЕРЕНЧЕ КӨНЕ

 минә язып бетергән хатын конвертлаганда бүлмәгә бер яшь егет килеп керде. Аны Хәбиб алып керде. Күренеп тора: егет купшыланыбрак килгән. Өстендә кыска чабулы бобрик пальто. Пальтосының каптырмаган изүеннән ефәк күлмәгенең якасы күренә. Күпләр кебек галстук бәйли белми, күрәсең, төене эрбет чикләвеге төсле кечерәеп калган. Әминәнең беренче игътибар иткәне шул галстук төене булды. — Доктор, менә, танышыгыз, комсомол секретаребыз була бу егет,— диде Хәбиб һәм тегенең өчен өстәп тә куйды, — Мадрид Закиров. Әминә кашларын күтәреп гаҗәпләнде: — Мадрид?! Кайсы?.. Испаниядәгеме? — Нишләп Испаниядәге булсын... Ташлытауныкы дим ич... Өчесе дә бердән көлеп җибәрделәр. — Гаҗәп исем. Беренче ишетәм. — Җисеме дә исеменә туры килгән аның. Әйбәт егет ул безнең, — дигән булды Хәбиб, ләкин комсомол секретареның хәзерге хәлен аның кызара барган чыраеннан абайлап, сүзне башкага борды, — йомыш белән килгән ул сезгә. Сүзгә Мадрид үзе кушылды. — йомыш дип... Мин Баһау мәсьәләсе буенча килдем, доктор. Ул бүген сездә булып киткән икән... — Әйе, булып китте. Нәрсә? Әллә минем заключениемнән риза түгелме?.. — Сезнең заключениедән колхозда бары бер кеше генә риза түгел — ул да булса председателебез Җамалый агай. — Ни өчен? — Ул моны аның эшенә тыгылу дип карын. Ләкин, сез борчылма- гыз> — диде Мадрид, Әминәнең чынлап та борчыла башлавын күреп, — ул үзе болай яхшы кеше... Җамалый агайны әйтәм. Башта, шулай, һәр эшне үзенчә аңлап, тузына торган гадәте бар аның. Тик озакка бармый. Тузына да суына. Әйтәм ич, яхшы күңелле кеше ул. Безне анысы түгел, безне икенчесе кызыктыра әле. Ну, безне дип, менә башта минем үземне комсомол оешмасы секретарен. Сез беләсезме нәрсә булганын? Әминә Мадридның дулкынлана барып сөйләвен күзәтеп торса да, нәрсә әйтергә җыенганын берничек тә уена китерә алмыйча аптыр'ады. Нәрсә булган соң? 2 Ахыры. Башы 8, 9 нчы саннарда. Ә 78 __Сез бит, доктор, бик зур эш эшләп куйдыгыз. Прәме «Комсомольская Правда»’га басып чыгарырлык, билләһи... Әминә түзмәде: — Нәрсә булган сон? — Баһау хезмәткә кайта бит... — Әйе. Мин аңа шундый киңәш бирдем. _ Тыңлаган! Тыңлаган киңәшегезне!! Моңарчы бар авыл инвалид дип йөреде бит үзен. Үзе дә шуңа ышанып килде. — Ничек булды соң ул? — Ничек булуын сөйләп бирмәдемени? Сөйләмәс шул. Әминә аңламыйчарак торды. — Нәрсәне сөйләмәс! — Май басу тарихын. Мадридның бу сүзләре Әминә өчен көтелмәгән хәбәр булып яңгырады. Ул, бар нәрсәне онытып, Мадридның сөйләвең көтте. — Гаҗәп хикмәтле тарих ул, — дип ялгап китте Мадрид сүзен; — моннан дүрт-биш ел элек, колхозларда төзү эшләре җәелеп киткән бер көннәрдә, авылыбызның таш ятмаларын тирә-як колхозлары ала башлагач, безнекеләр «ташсыз калабыз» дип аврал оештырдылар. Колхозчыларның барысына да таш кисү эшенә чыгарга дип правление карар кабул итте. Ә таш кисү ул, механизмсыз кул белән эшләгәндә, ай-яй авыр эш. Каторга диярсең... Әминә елмайды. — Ашыкмагыз елмаерга, мин сезгә аңлатырмын ул «каторга» сүзенең ничек килеп чыгу тарихын, — диде Мадрид. — Дөрес, таш кисү комбайнына заказ биргән идек бирүен. «Җибәрербез» дип ышандырдылар да. Ну бит үзегез беләсез: һәр ышандырган эшнең вакытында эшләнеп тормаганы да бар бездә. Көтәргә кушалар. Син көтәсең дә [бит, башкалар көтми, ташыпмы-ташыйлар. Шулай булгач нишләп без авыз ачып торыйк. Авыл комсомоллары бу эшне беренче булып башлап җибәрдек, безгә ияреп калганнар да... Баһау ул чагында комсомолец булып санала. Эшлибез бер вакыт. Таш кисәбез, чүкибез, ташыйбыз. Хезмәт сөеп бетермәгән кайберәүләр эһ-меһ итә башлады. Шундыйларның кайсысы өчендер каторга хезмәтедәй булып күренә бу. Икеөч көн эшләүгә Баһауның да йөрәге кыса башлый. Кыса бит моның йөрәге. Гыйсми карчыгы ниндидер тамыр кайнатып эчергән диләр дә бит, күзең белән күрмәгәч, шаһитларың булмагач, нишли аласың? Давай доктордан справка! Ул чагында безнең пунктта Хәсәншин абый эшли иде. Любой справка сорап бар — бирә дә чыгара. Хәтер саклый, янәсе. Шулай итеп, Баһауны таш эшеннән бушатырга туры килде. Шуннан сон беркадәр вакыт авылда шәләй-вәләй килеп йөрде бу. Аннары, Җамалын агай тотты да: «Ичмасам файдаң тисен, колхоз ипиен тикмәгә ашама, инвалит эшләрлек эш» — дип кошлар фермасына каравылга куйды. Шуннан апарага куйган камыр кебек кабара башлады егетебез. Элек ялкаулык басты моны, аннары май... Әминә ул кадәресен белми иде әле. Ул аны кызганган кебек тә, анык өчен борчылган кебек тә сизде үзен. — Нишләп чарасын күрмәдегез соң? Комсомолецыбыз иде дисең түгелме? —- Күрдек! Күрмибезме икән, комсомолдан чыгардык без аны. Башка чара юк идемени? — Башта без аңа шелтә бирдек. Аннары ул бөтенләй ялкауланып китте. Комсомол җыелышларына да йөрми башлады. Взносларын да вакытында китереп түләми. Андый күшәп яткан бирәннәрнең комсомолга ни кирәге бар. Яше дә чыгып бара җитмәсә... Аянычлы, бик аянычлы вакыйга булып күренде бу Әминәгә. Әнә нинди фаҗигале икән ул егетнең «авыру тарихы»... V «Коммунизмга» колхозы урта кул хуҗалыкларның берсе. Аны алдынгылар рәтенә куеп мактап булмаган кебек, артта өстерәлүчеләрдән санап яманлап та булмый. Җыелыш, конференцияләрдә исеме телгә алынмас, ә инде, алына калса бары тик председательнең исеме генә, анысы да тәнкыйтьләп түгел, ә күбесенчә берәр мәзәк мисал, я тиңләштерү тәртибендә, стенограмма теле белән әйтсәк «залда күңелле җанлану» ясап алу өчен генә алына. Моның үзенә күрә сәбәпләре бар, әлбәттә. Әүвәл шунысы: колхоз тапшырылган эшне артык та, ким дә итмичә үтәп килә. Күршедәге хәлләргә сокланып күз текми. Күршенең тавыгы да күркә булып күренә дигән мәгълүм бер фикергә таянып, үз җаена салмак кына бара да бара. Район җитәкчеләре дә күнегеп -беткән үзенә. Чөнки, колхоз районның «урта» күрсәткечләренә әллә ни өстәп файда китермәгән кебек, зарар да китермәгәч, шул зарар китермәвен үзе бер файда дип карыйлар. Аннары, колхоз председателе Җамалый агай пенсия яшенә җитеп килгән хөрмәтле берәү, ихлас күңелле дә үзе, явызлык саклый белмәс, хәзер кабынып, хәзер суына торган җан иясе. Бер кимчелеге бар барын: (җанлы кеше бит!) тәнкыйтьне яратып бетерми. Ләкин, тәнкыйть яратмауның ярамаган сыйфат булуын яхшы аңлый, аңлаганга күрә яраткан булып күренергә тырыша. Ә тырышканда булдырасың аны. Кыскасы, «Коммунизмга» колхозы председателе Җамалый агай үзе турында авылында гына түгел, ә бөтен районда, шулай, бәхетле бер язмыш кушкач таралып өлгергән уңай фикер буенча диекме инде, «ярыйсы гына председа- тель»ләрдән исәпләнә. Анысы да ярый аның! Бар кешегә дә «По.чет тактасы»нда ялтырарга дигән закон юк лабаса. Андый закон була да алмый. Әнә, кулындагы биш бармагыңны гына кара — бишесе биш төрле: берсе имәндәй тәбәнәк юан, икенчесе нарат кебек буйга киткән, өченчесе үсә алмыйча нечкәреп калган... Ә бит барысы да үз урынында һәм бөтен бер таза кул булып бер үк эшне башкара. Барысы да кирәк. Адәм баласы да шулай. Берсенең түшендә Алтын йолдыз балкый, икенчесенең — орден. Шулар арасында медальлесе дә күп аның, ә медаль- сезе тагы да күбрәк. Эшлә генә. Эшләп яманатың гына чыкмасын... Бу Җамалый агай фикере. Шул фикереннән чыгып, ул үз Юолхозы- ның бүгенге хәленә шулай булырга тиешле табигый хәл дип карый. Мондый караш ияләрен тудырган һәм тудырып кына калмыйча, яшәтеп тә килгән өченче бер бик тамыр җәйгән сәбәп тә бар иде: Җамалый агай колхоз председательлегенә сайлаганга кадәр Райпотребсоюз идарәсе председателе булып эшләде. Бу җаваплы эшкә балалар йорты директорлыгыннан күчерелгән Җамалый агай, миллион сумнар белән әйләнеш ясап тиененә дә хыянәт итмәде, кем әйтмешли,— бал тотып бармагын яламады. Ләкин сәүдә эшендәге җитәкче кешегә болар гына җитми икән. Намус белән бергә тагы каты кул һәм үткен күз дә кирәк икән. Җамалый агайда бу соңгылары булмады. Үзе турылыклы булса да, системасына күп кенә «кәкре куллы»лар оялады. Дөрес, район җитәкчеләре моны үзләре дә белеп килделәр, ләкин никтер «чарасын күрмәделәр». Ә инде кәкре куллыларның махинацияләре бер-бер артлы ачыла башлагач, ягъни чара күрү вакыты җиткәч, Җамалый агайны: «Сәүдә эшенә йомшак» дип эшеннән бушаттылар да, «Коммунизмга» колхозына председательлеккә тәкъдим иттеләр. Тегендә дә председатель, монда да председатель булгач әллә ни хәтере калмас диделәр. Авылдашлары — Җамалыйның намусы сафлыгына ышанган Ташлытау- лылар бертавыштан сайлап та куйдылар үзен. Дөрес, район җитәкчеләрендә «Коммунизмга» колхозы председателен район күләмендәге җитәкче эшкә кую фикере булса да, рәтле урын табылмагач, бу фикер шулай кала бирде. Башкача мөмкин түгел иде. Ничек инде гел җитәкче урында эшләп килгән кешене түбән эшкә күче79 80 пепгә? Bv бит күчерү түгел, төшерү дигән сүз. Кешене эшли белмәве өчен эшеннән төшерәбез дип дәрәҗәсен дә төшереп булмый бит. Кайда күренгәне бар мондый хәлнең?! "Райондагы җитәчке абзыйларның кайберләре бу эшкә шулай карады. Мондый караш язылмаган законга әйләнде. Җамалый агай мондый законның көчен үз язмышында нык сизгән кебек, башкаларга да шуны сиздереп килде., Менә ни өчен Җамалый агай яңа докторның каравылчы Ьапауны башка эшкә күчәргә «өйрәтеп» җибәрүен, колхоз белән бернинди бәйләнеше булмаган берәүнең аның эшенә тыгылып авторитетына кизәнү дип санады. Санап кына да калмады, ә андый «тайгак юлга» басмаска киңәш биреп, азрак «өйрәтеп» алу өчен яңа докторны кич идарәгә чакыртты. Әминә Гайникамал апа хәзерләгән ашны мактый-мактый ашап туйгач та, председатель чакыргач, колхоз идарәсенә чыгып китте. Юлда аңа тагы кичәге кызчык Тәнзилә очрады. Бу юлы алар иске танышлардай елмаешып күрештеләр. Тик .Әминәгә кызчыкның елмаюы көчәнеп елмайгандагыча ясалма күренде... — Менә, тагы очраштык. Кая барасың? — Кибеткә. — Кибеткә? Нишләп болай кич? — Әти йомышы... — Әтиең кем соң синең? — Почтальон Сәмигулла. — Почтальонмыни? — Почтальон иде. Хәзер заведещи булып эшли. — Кайда? — Район почтасында. Район почта бүлеге мөдире Сәмигулла моннан өч-дүрт ел элек, Җамалый агайны Ташлытау колхозына председатель итеп сайламас борын, үзе шул урынга чамалап йөргән кеше иде. Эшләр ул чамалаганча килеп чыкмагач, рядовой колхозчы булып авыр эштә бил бөгәсе, үз теле белән әйтсәк, «Җамалыйга баш иясе» килмәде аның. Гыйсми карчыгы «дарулары» ярдәмендә йөрәк сикертеп, тын кысылдырып, авыр эшкә ярамаучы булып беркадәр вакыт колхоз икмәген ашап йөрсә дә, бара торгач нәфсе дигәне моны гына азсынды, күрәсең, район элемтә бүлегенә почтальон булып эшкә керде. Җиңел хезмәт турында хыялланган кеше почтальон булып та уңдырмады: әле тегесенең хатын, әле монысының газета-журналын югалтты, югалтмаса соңлатып тапшырды. Нәтиҗәдә жалу өстеиә жалу яуды һәм көннәрдән беркөнне аңа, приказ теле белән, почтальон сумкасын икенче кешегә тапшырырга куштылар. Сәмигулла моңа аны мәсхәрә итү дип карап, Райбашкарма председателенә дәфтәр тутырып гариза язды. Гаризасында жалу ияләренең күбесен «шәхси дошманлык»та гаепләде һәм әгәр дә чара күрелмәсә «Совминга кадәр барып җитәчәген» әйтеп кисәтте. Ләкин эш Совминга барып җитмәде. Бер-ике ай эшсез йөргәч тә, «җәза буларак шул җиткәндер инде» дигән фикердән чыгып, район элемтә бүлегенә мөдир итеп куйдылар Әминә «әти йомышы»ның ни булуын бер күргән иде инде. Балалар йомышы булмаган эш артыннан йөрүче бу кызчык турындамы, әллә инде шундый «йомыш»ларны балаларына кушучы оятсыз аталар турындамы, кыскасы, нәрсә турындадыр Әминә бераз вакыт үйланып барды. Аннары, бердән: Башка йомышы юкмыни әтиеңнең? — дип ачулангандай итеп сорады. Тәнзилә, гаебе ачылган кеше төсле нинди җавап бирергә дә белмичә, дәшми эчтән генә көеп барды. ‘ ‘ by чынлап та шулай иде. Кызчыкның хәзерге кичереше аны еларлык дәрәҗәгә җиткереп хурландырган, тик ул аның өчен чиксез авторитет булган «доктор апасы»ннан оялганга, шулай эчтән көеп дәшмичә бара. Дөрес, ул элегрәк тә мондый «әти йомышы» артыннан йөрүне ошатып оетермәсә дә, тик бу «йомыш» юлында доктор апасыдай зур кеше очрап тормагач, бик читен булмады аңа. Ә хәзер... Кичә булса кичә, бүген булса бүген! Иртәгә дә очраса?! Алар кибет ишеге төбенә килеп җиттеләр. Әминә кызыйга «Әтиеңә әйт, андый ярамаган йомышка йөртмәсен» димәкче булган иде, ләкин болай дип «баланы атага каршы» куюны ошатып җиткермичә, бу уеннан кире кайтты... Тәнзилә кибеткә кермәде. Доктор апасы чатка җитеп күздән югалуга, ачу катыш гайрәт белән борылды да кайтып та китте. Хәзер инде кыз баланың ачуы гына түгел, кү,з яше дә тулышып мөлдерәгән иде. Шулай, балаларча авызын турсайтып, хурлануыннан еларга җитеп кайтып керде ул өенә. Керде дә учындагы акчасын әтисе алдына китереп куйды. Сәмигулла моны башта аңламады. — Нәрсә?! Ябыкмы әллә? — Кермәдем. Миңа моннан ары андый йомыш кушма!.. — Кара, кем өйрәтеп кайтарган моны?! — Доктор апа, —i диде кызчык, шулай әйтсә әтисе куркыр дип уйлап. — Әй, җаным, бигрәк уңган җан икән! Әйткәннәр иде шул. Бик әйбәт эшләгән! — диде казан тирәсендә аш-су белән әвәрә булган әниләре. Аннары ул акаеп иренә карады һәм мондый уңай жай чыгудан бик риза кыяфәттә бер җикерде: — балаларын аракыга йөрткән синең ише дуракларны әйтер идем бер... Сәмигулла аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде: — Үз балама үзем хуҗа түгелме әллә мин?! Вот тебя на! — Кычкырма, сантый! — дип тагы бер җикерде әниләре. Әминә килеп кергәндә, идарә эче кичәгедәй халык белән тулы иде. Хәтта бу юлы Әминәгә бүлмәдәге тәмәке төтене кичәгедән куерак булып күренде. Мондый күренешкә күнекмәгән Әминәгә тын алу читен иде. Ачы һәм сасы тәмәке төтене тамак төбенә сырышты аның, күзенә керде. Хисапчы кызларның берсенә тәрәзәне ачарга кушкач, ул колхоз председателе янына килде. Җамалый агайга бу ошамады. Алдына килеп баскан докторны башта игътибарсыз калдырырга һәм, шулай итеп, үзенең кемлеген танытырга теләп, идарәдәгеләргә бер кычкырды. — Тавыш! Бу аның «Тавышланмагыз!» дигәнне аңлатып кычкыруы иде. Идарә эче бердән тынды. Шуны гына көткән Әминә сүз башлады: — Ничек эшли аласыз сез мондый сөрем эчендә? — Колхоз шул монда, доктор, колхоз! — диде Җамалый агай, гади хакыйкатьне аңламаучыга аңлаткандай итеп. Тыңлап утыручылардан берничәү председательнең җавабын хуплагансыман чырык-чырык көлешеп алды. Монысы ошады Җамалый агайга: үз егетләр, сынатмыйлар. Әминә дә сизде моны һәм шул борчыды да аны. Юк, болай борчылып утыру җитми монда. Әгәр кул кушырып авыз ерганнарын карап утырсаң, үзеңнең көлкегә калуың бар. Бу уйлары өркетеп тә алды Әминәне. Димәк, нәрсәдер эшләргә кирәк. Нәрсә эшлим икән? — дип уйланып утырыр чакмыни хәзер... 6. .с. Ә.‘ № ю. 81 82 Әминә көлүчеләрне үзенчә аңлаган булып аларга таба борылды. _ Председатель кабинетын тәмәке тарту сараена әйләндергәч көләрсез дә шул? Көлүчеләр шып тындылар. Бу сүзләрдәге хаклык барысы өчен дә бәхәссез булып яңгырады. Шуңа ахрысы вакыйганың агышы, яңа ерганак тапкан инеш төсле, бердән үзгәрде. Үзгәрмичә. Дөресен әйтә түгелме соң бу кыз?! Колхоз председателен яклап сөйли түгелме соң ул?.. Җамалый агай тешләрен ыржайтып көлеп утыручыларга акаеп каравын үзе дә белми калды. Председательнең мондый карашы нәрсәне аңлатуына бик тиз төшенеп алган колхозчылар тәмәкеләрен табан асларына изеп сүндерергә тотынды, ә ишеккә якынрак торганнары берәм- берәм шыла башлады. Моны күзәтеп торган Әминә үз шатлыгын үзе генә белә иде. Җамалый агайга якынлашкандай, ышанычын казангандай итеп сизде ул үзен бу минутларда. Бик уңай минут иде бу аның өчен, һәм ул икенче адымны да ясарга булды. — Җамалый агай, ул сезнең Сәмигулла ниндирәк кеше? — Район элемтә бүлегенең эше дә «кызыктыра» башладымыни? Сорауга каршы сорау булып яңгыраган бу җавапта Әминә эчке көлүне дә ишетте. — Элемтә бүлеге турында түгел, мөдире турында сорамакчы идем миң... — Кара әле, кызым, сез безгә врач булып килдегезме, әллә безнең эшләргә тыгылыргамы? Элемтә идарәсендә, колхоз эшендә ни калган сезгә?! Бик дорфа ишетелде олы абзыйның мондый сүзләре. Чәнчеп, әрнетеп алды бу сүзләр Әминәне, йөзенә гарьләнү кызылы йөгерде аның. — Мәктәп яшендәге кыз баланы аракыга йөртү колхоз эше булыр дип бер дә уйламаган идем мин, Җамалый агай, — диде ул. Әнә кая төбәп бәрә икән бу доктор кыз. Җамалый агайга уңайсыз булып китте. Сәмигулланың эчкечелеккәсабышуын белә иде ул. Белә иде дә бит... нишлисең?! Аннары шулка- дәресе дә бар бит әле: яхшы түгел. Рас шулай икән, белмәмешкә салышып йөрүең яхшы. Элек-электән, ата-бабадан шулай эшләнә бит инде. Үзенә күрә бер гадәт. Җамалый агай да шул гадәткә буйсынып йөри бирде. Ничә әйтсәң дә авылдаш кеше, район работнигы, җитәкче состав исемлегендәге кеше. Андый кешеләр белән «тимә миңа, тимим сиңа»- политикасын алып бару файдалырак. — Мин инде үземчә колхозыбызга да файдам тисен өчен эшләвем,— диде Әминә. «Тыгылу» сүзе әле дә булса колагы төбендә зыңлый иде аның. Нәрсә ди, нәрсә ди? Ялгыш ишетәме әллә югыйсә Җамалый агай? «Колхозыбыз» ди түгелме соң бу кыз? Көл дә, ела да, билләһи... — Сезгә, доктор, колхоз председателе генә буласы! Җамалый агай, бу сүзләрне шаярып та әйткәнен аңлатырга теләп, тамак төбе беләи гыгылдап көлеп куйды. Менә элек сезнең ише тәҗрибәле кеше кулы астыңда эшләп өйрәним әле. Колхоз председателе булмасам да, колхоз врачы бүла алырмын бәлки... ■ J Кара, нинди акыллы җавап бирде бу кыз! Ошатты, бик ошатты Жд- малын агай аның бу сүзләрен. Нигә була алмассыз икән?.. Буласыз! Менә әйбәтләп эшли генә башлагыз... — Башладым инде, — диде Әминә куанып, — хәзер инде сезнең булышуыгыз да кирәк булачак, Җамалый абзый. Кулдан килгәнне булышырбыз инде анысы. Бары сезнең кулдан гына килә ул, — диде Әминә, — Баһауны- 83 6* физик эшкә күчерәсе иде. Моның колхоз өчен дә, үзе өчен дә файдасы булыр. Мадрид күренде. Ул Әминәнең соңгы сүзләрен ишетеп һәм эләктереп тә алды: — Булмыйча!.. Аңарда бит — ат димим инде, ат көченә тиңләп сөйләү заманы бетте хәзер — бер трактор көче бар. — Бар! — дип килешкәнен белми дә калды Җамалын агай, — аңарда әле аның гайрәт дигәне дә җитәрлек икән. Исем китте үземнең дә. Килеп керде егетең бервакыт... Җамалый агай бая көндез Баһауның ничек аның янына килеп керүен, «моңарчы калкан урынына йөрткән» справкасын ничек аның «борын төбенә шап итеп» чыгарып куюын Баһауның үзеннән дә җиллерәк итеп сөйләп бирде. — Баһауны акылга утырту кирәк анысы. Үзем дә шуны әйтим дип чакыртуым:, — диде Җамалый агай һәм үз ялганын сизенгән төсле Мадридка карады. — Бездә аның ише тир түкмичә икмәк ашарга теләүчеләр бар, — диде ул, сүзен дәвамлап, — Мадрид, син шундыйларның исемлеген докторга төзеп бирче... — Доктор нишләсен андый исемлек белән. Милиционер түгел лә ул, — диде Мадрид. — Милиционер булмаса, колхозыбыз докторы ич, белеп торсын. Әнә, очраткан ич синең егетләрнең дә берсен... качып барганда. Мадрид бердән сүзсез калды. Бу аның авырткан җире, чөнки Рифгать чынлап та, Җамалый агай төрттереп әйткәнчә, аның егетләреннән иде... — Бәйләп куя алмыйбыз инде кешене, не имеем право, — дип ко- тылмакчы иде ул, Җамалый агай тагы эләктереп алды: — Эшсез күшәп ятучы туниятләргә рәхмәт тә әйтә алмыйбыз инде алайса. Янәсе, әйдәгез, дуслар, шулай рәхәт кенә күши бирегез. Коммунизмда моннан да рәхәт булыр. Шулаймы? — Түгел. — Түгел шул! Коммунизмны кем төзер? — Без. — Ә алар күшәп ятарлармы? — Нишләргә кушасың? Юк итәргәме? Җамалый агай бердән аптырап калды. — Әйе, юк итәргә, — диде Әминә. — Күшәп ятучыларны түгел, әлбәттә, ә аларны яшәткән сәбәпләрне. Без медиклар теле белән әйтсәк — микробларны, аңларындагы микробларны... Репродуктордан колхоз радиоузелындагы Мәрьямнең тавышы ишетелде: — Җамалый агай, доктор белән Мадрид сезнең янда диләр. Әйтегез, әле, клубка килсеннәр, көтәләр үзләрен. Клубның ачылуы турында радиоузелның хәбәре бик күпләрне бу кич шунда тартты. Кешеләр аеруча бер кызыксыну белән бардылар бүген клубка. Кызыксынулар төбендә, әлбәттә, Казаннан килгән яңа доктор турындагы хәбәрләр дә ята иде. Күрмәгәннәр күрергә, танышырга, сүзләрен ишетергә дип бардылар. Хәтта һәр кич идарәдә тәмәке пыскытып, ләчтит сатып утырырга гадәтләнүчеләрнең үзләре дә, «нинди кызык бар икән?» дип бая ук клуб ягына таба чыгып киттеләр. Җамалый агай гына чыгып китә алмый. Ул председательлек вазифасы кушуынча һәр кич шулай сәгать ун-унберләргә хәтле идарәдә районнан телефонда шалтыратып язга хәзерлек эшләре буенча сводка алу, сәгатен көтеп утыра. Бүген дә ул үзләре монда булса да, күзләре 84 клубка карагай хисапчы кызларны эштән бушатып җибәрде дә ялгызы КаЛӘнә шул ялгызы калган сәгатьләрендә идарә ишеген каерып ачып Сәмигулла килеп керде. Ул кызмача иде. — Нихәл, годок? Бу аның Җамалымны яшьтәш итеп, аны үз күреп исәнләшергә теләве иде. г . _Безнең хәлләр билгеле инде — колхоз хәлләре..Үзеңдә ниләр оар? _«Барын» әйтием дип килдем мин сиңа. Ул сезнең яңа докторыгыз ниндирәк нәмәстә соң? — Нишләгән? — Кирәкмәгән эшләр эшләгән. Лечит итәргә килгәнме ул безне, әллә мучит итәргәме? Күз яше беләи елап кайтып керде бүген минем Тәнзилә. — Ни өчен елаган соң? •— «Доктор апа» кушты, ди. — Аңлашылмый синең что-то, Сәмигулла брат, аңлашылмый! Сукалыйсың-сукалыйсың, ә буразнаң бер дә ерылмый. Ни дип еларга куша соң аңа доктор апасы? Бәлки еларлыгы булгандыр? — Аңламыйм! — дигән булды туры җаваптан качу юлын эзләгән Сәмигулла. — Салган башка аңламассың да шул! Аңлатыйм алайса, годок. Синең мәктәп яшендәге Тәнзиләң түгел, чал төшкән башым белән мин гарьләнеп утырам әле менә. Син, Сәмигулла, ул кызчыгыңны аракыга йөртүеңне бетер. Не по-советски бу, агай-эне! Кала җирендә мондый эшләр өчен ата-аналарны җавапка тарталар. Сәмигулла шаккатты. Күзләре зур булып ачылды аның. Маңгаена тир бәреп чыкты. Айныгандай булды ул. — Нәрсә сөйлисең син?! Белеп сөйлисеңме? Мине җавапка тартырга?! Ярамаган сүз сөйлисең син, Җамалый! — Ярамаган? Мәктәп яшендәге кызыңнан аракы апкайттырып эчеп утыру, салган башка «Коммунизмга» колхозы председателе кабинетына килеп керү яраган эшмени? Бик нык чәнечте бу туры сүз Сәмигулланы, җан ачулары чыгып йөзенә кан йөгерде аның. — һай, һай, галәмәт тә грамотныйланып киткәнсең икән сии, Җамалый иптәш! — диде ул мыскыллагандагыча иреннәрен кыйшайтып һәм урыныннан торып ишеккә таба атлады, — болай булгач ничу синең белән сөйләшеп тору. Шулаймы? Бусагада баскан хәлендә Сәмигулла җавап көтте. — Айныгач килерсең, шунда сөйләшербез! — диде Җамалый агай. Сәмигулла аягы белән ишекне бәреп ачып чыгып китте. Яңа доктор килгән көннән бирле Зәмзәмия Хәбибнең күзен ачтырмады. Ул моны ирен көнләүдән түгел, ә бөтенләй башка нәрсәдән — ире өчен дә, үзе өчен дә гарьләнүдән эшләде. Әйбәт кенә яшәп ятканда, тотсыннар да имеш башка кеше җибәрсеннәр. Аның Хәбибе кемнән ким? Дару танымыймы, шул черләнкә кыз эшли алганны булдыра алмыймы? Кем кулы беләи эшләнде икән бу эш? Кайсы дошман күпсенде икән аның Хәбибенең пункт мөдире булып эшләвеи? Шул уйлары тынгылык бирмәде Зәмзәмиягә. Ул бу эшләрнең Хәбибнең үз теләге белән эшләнүен белмәү түгел, уена да китерми иде. Тик аны Хәбибнең борчылмавы, янып-көймәве, киресенчә, бик тыиыч күренүе гаҗәпләндерде. — Хәзер кем булып эшләрсең инде?! Башыңа яулык бәйләп сестра • булыпмы? „ —- «Сестра»дан башка «Брат» дигәне дә бар әле аның. Белемсез врач әулганчы, белемле брат булу үзең өчен дә, башкалар өчен цә файдалырак... г 1 I 85 — Башкаларны кайгыртып башың катты инде. Ничә әйттем, үзең зәвидешчи чагында мине дә шунда берәр эшкә кертер идең дидем. Ике зарплат эчеңне тишкән булыр идемени?.. — Семьячылыкта гаепләтер идең шул... — Әй ходаем, семьясын кайгырткан кешене гаепли башласалар... Сине мин, әгәр райком булсам, шуның киресен эшләгән өчен, семьяңны кайгыртмавың өчен гаепләр идем... Аш алдымы, чәй артымы, гел шундый сүзләр, шундый төрткәләшүләр. Хәбиб барысына да риза, тик бу сөйләшүләр шуннан ары уза күрмәсен генә. Бүгенге кичке аш алдында да Зәмзәмия шул бер балык башын чәйнәде. — Үзенең тагы белмәгән эше, тыгылмаган төше юк диләр. Баһау- ның инвалидлык справкаларын ертып аткан ди, Җамалый абыйга «мин сине председательлектән кудырам» ди икән... Колхозда алты яшьтән алып алтмыш яшькә кадәр барысы да эшләргә тиеш, эшләмәгәииәргә ипи дә, дару да бирдертмим дип әйтә икән... Хатынының холкын белгән Хәбиб моңарчы дәшми тыңлап утырса да, әмма «икән-микәинәр» бик ямьсез яңгырый башлагач, түзмәде: — Сине дә әйтер идем инде, Зәмзәмия, юк-бар гайбәтләргә ышанып йөрисең шунда. Зәмзәмия мондый гаепләүне күтәрә алмавын күрсәтеп чәчрәп тузынмакчы булганда гына, Сәмигулла килеп керде. Сәмигулла Хәбибкә баҗа тиешле кеше иде. Шуңа күрә Хәбиб, аеруча Зәмзәмия, аны туганнарча якын күрә. — Әйдә, җизни... Нишләп ялгызың? Апа кая калды? — дип каршылады аны Зәмзәмия. — Кунак булып килмәдем, — диде теге һәм, түргә дә узмыйча, мич янындагы урындыкка утырды, — менә, баҗаны жәлләп кердем әле... Баҗасының бу сүзләреннән Хәбиб бернәрсә аңлый алмаса да, әмма Зәмзәмия җизлисенең тел төбе кая барачагын тиз сиземләде. Бу кеше дә шулай, Зәмзәмия кебек, борчылып килгән күрәсең. Ни шәп булыр иде әгәр шулай булса. — Баҗай, пункттан очкансың дип ишеттем. Шул дөресме? — Кемнән ишеттең? — Кемнән дип... сүз иясе белән йөрми инде анысы... — Ник йөрмәсен. Менә килгән ич. Сәмигулла Хәбибнең кинаясен тиз аңлады, тик ул, ялганы ачылуыннан куркып, аңламаганга салышты. — Ниндирәк нәрсә үзе? Яда килүчене әйтәм. — Доктор. Институт тәмамлаган. Безнең пунктка эшкә җибәргәннәр. — Эшкә җибәргәннәр икән, эшен күрсен иде. Кеше семьясына тыкшынып йөрмәсен иде... Зәмзәмия гаҗәпләнгән булды. — Алла ходаем! — Син әйт аңа, баҗай, безнең халык андый эшләрне өнәтеп бетерми, диген. — Нинди эшләрне? — Тәнзиләне елатып кайтарган бүген. Кибеткә җибәргән идем. Авыл җиренә килеп үз пәрәткеләрен урнаштырып йөрмәсен. — Докторлар алар шулай барысын да күрүчән, барысы өчен дә борчылучан була инде. — Бажай, бала булма! Дилбегә очларын срази тоттырма кулына. Ике тәртә арасына кереп җигелүеңне белми дә калырсың. Ни өчен каланы калдырып килгән дип беләсең син аны? Урын өчен булмаса... 86 Нәрсәсе ярамаган? Эшлидер идең бит әле. Кара аны, баҗай, туган күреп’ әйтүем булсын.„Сиңа давере булмаганга җибәргәннәр аны... ' _ Юкны сөйлисен, баҗай, — диде Хәбиб. — Берәү дә, беркемне дә алай син уйлаганча җибәрмәгән. — Хәбибнең бердән ачуы чыкты. Күз күрә торып, бернинди гөнаһы булмаган кеше турында шундый уйдырмалар... А . __ Пунктка яңа мөдирне мин үзем чакырттым, әгәр белсәң! — Үзең чакырттың?! — Әйе, үзем чакырттым. — Ни дип? — Ни дип булсын... Эшли алмагач... — Вот чудак, ә?! — Сәмигулла чырай сытып елмайды, — кем әйтә эшли алмыйсың дип? — Үзем әйтәм. — Әллә шулай дип заявление дә язып бирдеңме? — Бирдем. — Эшли алмыйм, дип яздыңмы? — Эшли алмыйм дип яздым. — Чынлап та чудак икәнсең син, баҗай! Сүзгә баядан бирле кушыла алмыйча торган Зәмзәмия кушылды. — Хәзер генә белдеңмени син аның чудаклыгын?.. Сәмигулла Зәмзәмияне ишетмәде дә. — Соң иңде, әгәр чудак булмасаң, безнең белән киңәшеп карар идең. — Ә нәрсәсен киңәшергә аның? Врач пунктының мөдире врач булырга тиеш... — Тиеш! Тиеш эшләр күп ул безнең заманда, — Сәмигулла чын- чыннан кызып әйтте моны, — менә минем урында да элемтә техникумын бетергән кеше булырга тиеш. — «Тиеш» сүзенә Сәмигулла аеруча басым ясады... Да-а, кызык булып чыкты әле бу... Үз кулың белән үзен турында «эшли алмыйм» дип язып биргәнсең икән, ә? Хи-хи-хи! Башкаларга сөйлисе булма син бу эшеңне, баҗай, ычкынган бу дип көләрләр үзеңнән, смотри. — Көлсеннәр!.. Еламасыннар гына... — Елавын еламаслар... Сәмигулла нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин Хәбибне ашардай булып карап торган Зәмзәмия җизнәсенең сүзен авызыннан тартып алгандай нтеп әйтте: — ...Үзең еламасаң! — Әйе, үзең еламасаң! — дип җөпләде җизнәсе 'балдызының сүзләрен. Яшьлеккә тынгысызлык хас диләр. Ул, ягъни яшьлек, зур тормыш юлына аяк басканда юлдашка әнә шул тыйгысызлыкны сайлый имеш. Тынгысызлыкның күп төрлеләре бар, ди, ләкин шул барлар арасында икесе аеруча еш очрый икән. Беренчесе — кешенең аякларына, икенчесе — башына тынгылык бирми имеш. Беренчесен юлдашка сайлаучылар гел йөрүдә-гизүдә, теге бер русча җырдагыча «бүген монда, иртәгә тегендә». Апдыйлар күбрәк бәхет кошы аулап йөрүче әкият каһарманнарын хәтерләтәләр, ди. Ә икенчесен сайлаучыларның, киресенчә, аяклары түгел, ә башларындагы уйлары бер урында гына эленеп тора алмый икән: гел эзләнә, актарына, нәрсәгә булса да омтыла, барысын да белергә, барысын да башына сыйдырырга ашкына, кызыксына, дәртләнә, тәвәккәллек итә, кыскасы, рәхәт кенә яши алмый, ди. Мондыйлар, күп хәлләрдә, башка берәүләргә, бигрәк тә инде «рәхәт яшәү»не үзләренә тормыш кагыйдәсе итеп алучыларга бимаза җаннар булып күренәләр ди. Мондыйлар турында гадәттә көлебрәк сөйлиләр, хәтта кайбер 87 -җитдирәк абзыйлар «нинди тыйгысыз җан иясе бу!» дип ачуланырга да үзләрен хаклы саныйлар. Авылга килеп эшли башлавына атна-ун көн узмагандыр, Әминә турында да шулай сөйләүчеләр табылды. Болай сөйләүчеләр күбрәк бары тик үз эшләрен генә белеп, үз дөньяларында (бүлмәләрендә) бикләнеп ятучылар арасында булды. Бигрәк тә бу хәл Әминәнең мәктәптәге санитария кагыйдәләре белән танышып чыкканнан соң куерды. Яна докторның мәктәпкә килеп, аның эчке тәртибе белән кызыксынуы, антисанитария күренешләрен дә эзләп табуы мәктәп директоры Сабировка бик үк ошап бетмәде. Әминә моны үзе дә сизде. Ләкин үз эшеннән чак кына чигенергә дә теләмәде ул. Балаларның өс-киемнәре караңгы чоланда бер-бер өсле өелеп ятуына чын-чыннан каршы булды ул. Мондый хәлнең совет мәктәбе өчен килешмәвен әйтеп, Сабировны оялтты. Чолан стеналарына чөйләрдән кием элгеч җайларга, тәрәзәләргә фор- точкалар ясарга әмер итеп китте. Колхоз фермасына да барып чыкты ул. Кичен бу турыда ферма зоотехнигы Әгъләмов Җамалый агайга бик кәефллнрп үзе сөйләп бирде. — ...Менә бит ул, гади генә нәрсә, ә без кайчагында онытып куябыз. «Сыер савучыларның куллары хирург кулыдай пөхтә, йомшак булырга тиеш» ди. Дөрес әйтә! Ә без сыерның сөте телендә дибез дә — бетте китте. Юк, сыерның сөте савучының кулында да икән ул, әйс. Ә безнең куллар катып беткән. Чөнки сыер җиленен дә, көрәк сабын да бер үк кул белән тотабыз... Җамалый агай башын чайкап көлеп куйды. Бу аның гаҗәпләнүе дә иде. — Син бигрәк тагы... Әллә сыер савучыларыңа көрәк сабы тотар өчен башка куллар асып куяр идеңме? — Нишләп башка куллар?.. Бернинди дә «башка куллар» кирәкми, ■шул ук кулларны саклар өчен фермадагыларга бияләйләр генә бирергә кирәк. — Кара әле, әй, шулай да эшләп була икән ләбаса, ә? — Шуны әйтәм ич... Так что, Җамалый агай, районнан бияләйләр кайтарырга кирәк безгә, булмаса, брезент алып үзебез тегәрбез. Белмәгән эшебез түгел. Әминә уку өендә дә булган. Сәламәт, көнкүреш турында лозунглар язарга киңәш биреп, текстын язуда да катнашкан. Сельпо кибетенә дә кереп чыккан. — Кибетне «закусочный» ясавыгызны бетерегез, — дигән. Үз иркенә эш итеп, тегесен майлап, монысын җайлап өйрәнгән кибетче башта гайрәт чәчеп караган: — Бетермәсәк нишләрсең, асарсыңмы? — Ул чагында миңа үпкәләмәгез, — дигән доктор. — Нишләтер идең — үпкәләтерлек? Кибетне яптырыр идегезме? — Кибеткә берни булмас, кибет үз урынында калыр, — дигән доктор. Тегесе берьюлы аңлаган. Бәхәс шып киселгән. Кыскасы, яңа докторның Ташлытаудагы беренче көннәре кайберәү- ләрнең тын бакчаларында жил-өермә истереп ала. Бу турыда аңа, приказ өчен документларын тапшырырга дип районга барып чыкканда, районның баш врачы Ольга Андреевна да, сүз җаен туры китереп, әйтеп алды. — Авылның да, колхозның да тормышына якын торып эшләвегез яхшы, әлбәттә. Югыйсә, бездә шуның киресе була. «Минем үз эшем бар» диләр дә тиешле сәгатьләрне кабинетларында утырудан башканы белмиләр. Колхоз тормышында катнашуы түгел, елга ике-өч килгән бәйрәм стена газеталарына дәфтәр бите мәкалә язудан да качалар... 88 Олы яшьтәге, тәҗрибәле доктордан хуплау ишетү Әминәнең күңелен күтәрде. Ольга Андреевианың үткен күзләре кыздагы бу кичерешне тиз шәйләде. _ Сез әле яшь врач. Онытмагыз, бер мин генә түгел, ә бик күпләр сезгә шулай «яшь врач» дип караячаклар. Шул күпләр арасыпда ышанмыйча, шикләнүчеләр дә табылыр. Сезнең бурычыгыз: көн саен, сәгать саен, минуты саен халыкның ышанычын казану, иң ышанычлы кешеләренә әйләнү. Ә моны бары тик эшегез белән күрсәтә алачаксыз. Ишеттерделәр: колхозчы Зарифулла Каенлыиың Гыйсми карчыгын куып чыгарган ди... Әминә Гыйсми карчыгы турында авылга килгән көнне Фәниядән ишетсә дә, әмма Ольга Андреевна сөйләгән кадәресеи белми иде әле. — Мин монысын ишетмәгән идем әле, — диде ул гаҗәпләнеп... — Күрдеңме?! Төп сәбәпче була торып та ишетмәгәнсең, ә без читтә яшәп тә ишетәбез. Андый хәбәрләр тиз тарала, — диде Ольга Андреевна һәм сүзен ялгап алып китте, — әлбәттә, бу әйбәт факт: карт Зарифулла алтмыш яшенә җиткәндә өеннән Гыйсми карчыгы кебек «баш бәласен» куып чыгара! Бу хәбәр бер Ташлытауда гына түгел, ә бөтен район авылларында да атом бомбасыннан да көчле яңгырар. Ләкин онытма. Гыйсми карчыгы ишеләр бик тиз генә бирелмәячәкләр. Алар сезнең кечкенә генә ялгышыгызны көтеп торачак... Менә ни өчен мин сезгә халык ышанычы турында сөйлим. Халык ышанса, сине үз итсә — мең Гыйсмиең дә куркыныч түгел. Хәзер аңладыгызмы инде мине?! Халык ышанычы! Нинди гади дөреслек, ә?! Әминә үзе дә белә моны, тик ул бу турыда моңарчы уйламаган. Ник уйламаган? Күрәсең, шулай бик гади дөреслек булганы өчендер... Чынлап та, нинди зур терәк, зур көч ул — халык ышанычы врач өчен. Хәер, врач өчен генәменп?.. Тик бернәрсәне онытырга ярамый — гел исеңдә тотарга кирәк ул көчне. Бер генә минутка, бер генә секундка онытмаска кирәк аны. Шул бөек көчне уйлый-уйлый, әйтерсең лә шундый әйбәт, хикмәтле бер көч янында яшәп килүен әле бүген генә ачкан кешедәй, Әминә Таш- лытауга кайтып керүен сизми дә калды. Әнә аның пункты. Бу иске йорт бүген аңа туган өедәй якын булып күренде. Әминәгә пунктта аны башка бер шатлык та көтә төсле сизелде. Менә ул ашыгып атлый башлады. Атлаган саен әлеге ул өмет иткән шатлык турында уйлап, бармакларын бөгә-бөгә, санап бара. Кайчан язды әле ул Шәрәфкә хат? Дүшәмбе көн иде бугай? Бүген шимбә. Димәк, дүшәмбедән дүшәмбегә — җиде һәм тагы бер, ике, өч, тагы биш көн/ Барысы унике көй. Казанга хат барып, хат килү өчен унике көн җитәдер бит? Рас җитә икән, хәзер ул ишекне ачып керүенә Бәнат апасы аны: «Доктор, менә сиңа хат!» дип каршы алачак. Әминә тагы да ашыгыбрак атлый. Менә ул бусагага да килеп басты, ишекне дә ачты һәм нәкъ ул хыялланганча аңа каршы Бәнат апасы чыкты: — Доктор, сиңа хат! — диде ул, кулындагы конвертны сузды. Конверт маркасыз, авызы ябыштырылмаган иде. Әминә шулай басып торганы хәлендә «тагы да бирмәсме икән» ди- гәп төсле өмет итеп торгач та: — Башка хат булмадымы? — дип сорады һәм, Бәнат апаның җавабын да көтмичә, кабинетына узды. Хатны Мадрид калдырып киткән. Иртәгә, ял көне клубта «Сорау һәм җаваплар» кичәсе булачак. Шунда Әминәне дә катнашырга чакыр* ганнар. Әминә Мадридның запискасыи укыган бу минутларда, район элемтә бүлеге мөдире Сәмигулла да үз кабинетында бүгенге почтада килгән бер хат белән мәшгуль иде. 89 Элемтә бүлеге мөдиренең кулында Шәрәфнең Әминәгә язган җавап хаты. Хат кынамыни аның кулында?! Элемтә хуҗасының кулында зур козырь да бар бүген. Тели икән, шушы минутта утка яга ала ул аны, ерткалап җилгә очырта да ала. Нигә ул андый ярамаган эш эшләсен?! Ул бит Әминә кебек башкаларга явызлык теләп йөри торган кеше түгел. Ул бары тик шундыйларның кемлекләре белән кызыксынучы гына... Ә мопың өчен хатны яндырма да, ертма да, ачып укы да кире урынына куеп иясенә тапшыр. Сәмигулланы Шәрәф хатындагы дилбегә буйлы фәлсәфә кызыксындырмады. Аннары әллә нишләп аңлап та җиткермәде ул аны. Шулай хат өстеннән күз йөгертеп аңлар җирен эзли торгач, бердән күсе күреп сагайган мәчедәй сизде ул үзен һәм тын алмыйча укый да башлады: «...Хәбибне очраткансың икән. Элекке дус дип язгач, ин днем инде. Иске дус яңаның икесенә тора диләр бит. Синең өчен дә шулайрактыр әле? Хатыны сизмәсен тагы. Көнчелек шундый бер чир бит ул. Бу чир каршында без врачлар әлегә көчсез. Хәтта, мин әйтер идем, күп хәлләрдә үзебез дә шул чирнең бациллоносительләре булып саналабыз. Кара аны! Син дә шуңа әйләнмә. Мин бу юлларны синең хатыңдагы: «Хатыны белән таныштырды. Усал да, көнче дә кебек күренә» дигән сүзләрне укыгач язуым. Әйе, әйе, дөрес әйтәсең — узгандагы дуслыкларны аңа белгертмәвегез яхшы булыр...» Бу юлларны укыганда, «күсе» карак мәче Сәмигулланың кулында иде инде. — Менә, әкәмәт, каян килеп чыкты бу эшләрнең очы! — диде ул сер ачучыдай комарланып, — әй-яй, балдыз, эшләр хөрти икән шул синең. Иреңнең зарплатасыннан гына түгел, үзеннән дә колак кагачаксың син болай булгач... Сәмигулла бервакытта да бүгенгедәй үз хәленнән үзе канәгать булганы юк иде әле. Аны барыннан бигрәк Әминәдән үч алу юллары килеп чыгуы куандырды. Тик моны ничек эшләргә? Сәмигулла да бит ул хәтле башсыз кеше түгел. Анысы шулай инде: башсыз кеше түгел, ләкин мондый хәлнең икенче ягы да бар бит әле: мондый эшләрдә башлы булу гына җитми, намуссыз була белү дә кирәк... Тукта, кайтсын әле ул өенә. Бүген шимбә — ярты эш көне бит. Кайтсын әле. Кайтсын да «йөз иллене» салсын әле. Шуннан соң ничек эшләргә кирәклеге үзеннән-үзе килеп чыга ул. «Коммунизмга» колхозында «Сорау һәм җаваплар» кичәсе уздыру фикере тикмәгә тумады. Ил өстендәге, халык тормышындагы шул көннәрнең вакыйгалары китереп чыгарды аны. Партия пленумын лаеклы каршылауга багышлап уздырылган республика киңәшмәсеннән кайткан район җитәкчеләре бу зур мәсьәлә буенча үзләрендә дә җыелып сөйләшеп алырга булдылар. Район киңәшмәсенә күп кеше чакырылды. Таш- лытаудаи колхоз председателе, ферма мөдире, бригадирлар, комсомол оешмасы секретаре һәм мәктәп директоры да бар иде. Киңәшмә чын мәгънәсендә әйбәт узды. Бу табигый иде. Киңәшмәдә чыгып сөйләүчеләр соңгы елда районда идеология эшләренең артта калуын әйттеләр. Бу артта калуны район җитәкчеләре үзләре дә яхшы белүен, белү генә түгел, ә шуның белән килешеп яшәүләрен тәнкыйть иттеләр. Район колхозчылары киләчәккә карап түгел, ә күбрәк «агымдагы» эшләр белән шөгыльләнгәннәр булып чыкты, ил тормышындагы берсеннән-берсе әһәмиятле вакыйгаларны соңга калып белүләре мәгълүм булды. Мондый хәлнең төп сәбәпләре дә ачылды: идеология фронты солдатлары булып саналган пропагандистларны, агитаторларны, район интеллигенциясен колхозларга һәртөрле белешмәләр, сводкалар, до- клад-отчетлар өчен материал җыеп кайтырга җибәрү гадәткә кереп киткән. Бу мәсьәләдә киңәшмәдә катнашучылар районның «Колхозчы тавы- 90 шы» газетасы редакторы белән булган фактны мисал итеп сөйләделәр. Агрономлык белеме, авыл хуҗалыгы эшләрендә тәҗрибәсе аз булуы белән дә псәпләшмәстән, үз эшен бик яхшы белгән бу редакторга: «Массаны күтәр, оештыр һәм җиңүләргә өндә» дип, «сугышчан бурыч» биреп колхозлардан бер дә кайтармыйлар икән. Ә газета чыгаруны райкомның оештыру бүлеге мөдиренә тапшыралар. Басма газета түгел, стена газетасын да чыгарып күрмәгән бу иптәш бер дә аптырап тормый. Аптырап торырлык вакытмыни хәзер?! Шуннан' соң «Колхозчы тавышы» битләрең Казаннан ике-өч көн узгач алынган газета битләрендәге мәкаләләр, указлар, телеграммалар белән тутыра. Шуның өстенә әле «Газета чыгаруның мәшәкате зурдыр дип уйлый идем, ансат икән» — дип тә сөйләп йөри. Киңәшмәнең тагы бер ягын да әйтеп узарга кирәк: Ташлытау колхозы һәм аның председателе Җамалын агай турында бу киңәшмәдә моңарчы булмаганча тәнкыйть яңгырады. Бу юлы инде колхоздагы хәлләр турында сөйләгәндә «залда күңелле җанлану» күренмәде. Хәтта «Обком вәкиле» вакыйгасы һәм шуңа бәйләнешле клубның «ачылу» факты турында сөйләнгәндә дә залда көлүләр урынына күбрәк борчылу сизелде... Менә ни өчен Ташлытаулылар бу киңәшмәдән үзләре дә бик борчылып чыктылар, ә инде кайтырга дип район белән авыл арасындагы олы юлга да төшкәч, сөйләшүләр, бәхәсләр гөлт кабынып китте. Ташлытауда утызга якын члены булган комсомол оешмасы яшәсә дә, авылның өч коммунисты — Җамалый агай, мәктәп директоры Сабиров һәм Хәбиб район үзәгендәге «Халыклар дуслыгы» колхозы партоешмасы хисабында торалар иде. Әле дә булса тәнкыйть көченнән айный алмаган Җамалый агай башын чайкап куйды. — Ничек ишетелә диген шундый эшләр, ә? — Нинди эшләр? — Клуб белән булган хәлне әйтәм... — Ә-ә, аны әйтәсеңмени?! Ишетелә ул! — Яхшы эшләр тиз ишетелә, — диде Хәбиб һәм үзе терсәге белән Мадридка төртеп куйды, янәсе, карыйк — пи дияр икән бу кеше... Бу сүзләр Җамалый агайны чәнчеп алды. «Яхшы эшләр». Янәсе, ул клубны вакытлыча яптырып начар эш эшли дә, кемдер ачтыртып яхшы эш эшли булып чыга... — Ну бит, клубта утырып кына да колхоз эшен алга җибәреп булмый. Ишеттеңме нәрсә диләр: барлык культура-пропаганда эшләрен колхозның көндәлек тормышына бәйләп алып барырга кирәк диделәр. Ә колхозның тормышы клубта гына узмый аның... — Мин анысын күптән ишеткән инде, — диде Хәбиб. Бу сүзләрнең яңгыраешында «...Син дә ишет менә!» дигән тавыш та чагыла кебек иде. Җамалый агай бу тавышны тиз ишетте һәм бәхәснең үз файдасына булмаячагына ышанып, сүзне икенчегә борды: — Я, нәрсәдән башлыйбыз соң эшне, иптәшләр? Меиә шул турыда сөйләгез сез. Ату киңәшмәдән соң аны һәркем — герой! Миндә бер бик интересный фикер туды әле, Җамалый агай, — диде J 1адрид, кемнең булса да шундый сорау бирүен көткән төсле итеп, безгә иң элек авыл халкының олысыннан алып кечесенә тикле нинди теләкләр, нинди таләпләр белән яшәвен өйрәнергә кирәк... Җамалый агайга Мадридның бу сүзләре сәер дә, шул ук вакытта беркатлы да булып ишетелде. Ул хәтта комсомол оешмасы секретареның мондый фикерне унлап табуын һәм шуны «интересный» дип һаваланып әйтүен аның яшьлегенә, хәтта әле чыгып бетмәгән балалыгына хас бер сыйфат дип карады. 91 — «Өйрәнергә» дисеңме әле? һе... чудак син, Мадрид. Нәрсәсен өйрәнергә соң? Я, әйт! Мәктәп сабагы түгел лә ул сиңа, җаным, өйрәнергә. Колхозчыларның нинди теләкләр белән яшәвен газеталарда укып бармыйсыңмыии, радиодан тыңламыйсыңмыни? Коммунизмга бару теләкләре белән яши хәзер безнең халык! Белдеңме?! — Беләбез лә анысын, — диде Мадрид. Җамалый агайның иң гади хакыйкатьне аңлатырга алынуына кәефе кырылды егетнең, — мин ул турыда әйтмим... — Әле генә әйттең ич! — Әйтсәм, мин бүтәнне әйтергә теләдем. Югыйсә, коммунизм төзүне җәелдереп җибәрүебез Советлар Союзы, какой Советлар Союзы гына, бөтен дөнья күләмендәге факт ул. Партиянең егерме беренче съезды карарларында язылган, — диде Мадрид. Мондый җавап бирү уңае килеп чыгуыннан бик риза иде ул хәзер. Югыйсә, колхоз председателе пионер белгәнне өйрәтеп маташа аңа бит әнә. — Мин әйтәсе фикер, — диде ул, — менә шул: коммунизмны төзүдә безнең Ташлытаулылар практически ничегрәк катнашырга телиләр икән?.. Мадридның, яшь әтәчтәй гайрәтләнеп, үз-үзеннән бик риза төстә сөйләп баруын күзәтеп торган Җамалый агай бу сүзләрдән соң рәхәтләнеп бер көлеп алды. — Ну, Мадрид, сине Никит Сергееч тыңлап торса, ә?! Нәрсә дияр иде икән? — Нәрсә дисен?! «Правильно говоришь, товарищ комсомолец!» — дияр. — Чудак димәсә... Мадрид бердән кабынды: — Кызык син, Җамалый агай... — Инде, җаным, кызык булмыйча! Гаҗәп әкәмәт сүзләр сөйлисең бит син... — Ә син — нәрсә? Безнең коммунизм төзүдә катнашуыбызны ничек аңлыйсың?.. Ташлытау авыл клубында уздырылачак «Сорау һәм җаваплар» кичәсенең нигезендә әнә шул сорау торырга тиеш иде. Кичәгә авылдагы барлык эш кешеләрен чакырырга, җаваплар бирү кебек җаваплы эшне авылның үз активына тапшырырга, шул җөмләдән авылда яхшы аты белән исеме тарала барган доктор Әминәне дә катнаштырырга дигән фикергә килделәр. Сәмигулла хатны башта хатынына күрсәтергә, Хәбибрахман белән •Әминә арасындагы «йөрәк серләрен» Зәмзәмиягә аның аркылы җиткерергә дип план корса да, кайтып, гадәте буенча, пилмән алды «йөз .илле» сен түнтәргәч, гайрәт кереп китте үзенә. Ә ул «сыекча» ярдәмендә кергән гайрәт белән кеше әллә ниләр эшләп ташларга да әзер. Шуңа күрә кызыл күргән күркәдәй кабарынган Сәмигулла әлеге уеннан кайтты да аш әзер булганчы үзе барып Зәмзәмиянең күңеленә коткы салырга булды. Аннары шул кадәресе дә бар иде әле: эшне озып-озак сузарга ярамый. Конвертта Казан почтасының да, район элемтә бүлегенең дә аен, числосын күрсәтеп баскан штимпельләре бар. Димәк, хат уз иясе кулына соңлатмый тапшырылырга тиеш. «Йөз илле» өстенә икенче «йөз илле»не каплагач, гайрәте икеләтә арткан Сәмигулла: «Баҗайга әйтәсе йомышым бар, ашыңны өлгертә тор, хәзер кайтам», — дип чыгып китте. Юл буе ул әләкне ничегрәк һәм кай тирәдәнрәк ялгап алып китү планын корып барды. Зәмзәмиягә сөйлисе сүзләрен, роль өйрәнүче артист 92 шикелле авыз эченнән кабатлап барды. Иң элек, әлбәттә инде, ул Зәмзәмиягә читләтеп кенә әйтеп алыр, янәсе син, балдыз, Хәбибрахманның артыннан анымоны сизмисеңме? Тегесе, әлбәттә инде, бәбәген чекерәйтеп, зәһәр чәчрәрдәй итеп аңа карар — «Нәрсә булган тагы?» Нәрсә булсын,—дияр Сәмигулла, тыныч күренергә тырышып,— булган инде. Казаннан яңа доктор килүе тикмәгә булмаган икән. Тамыры тирән икән ул эшнең, дияр. Шуннан соң инде Зәмзәмия, жизнәсенең шулай «салып алгач» шаярту гадәтен белгәнгә күрә, бер тузынып алыр. «Әй, китсәнә,, җизни, мине үртәмәсәң мөгез чыгар дип уйлыйсыңмы әллә?» дияр. Ю.к> — дияр җизнәсе, — мондый эшләр белән шаярмыйлар. Ышанмыйсыңмы? Менә, пажалысты — дияр һәм шалт кесәдән хатны... Үз роленә кереп киткән Сәмигулла хатны чыгарып ук күрсәтү өчен кесәсенә тыгылды... Икенче кесәсенә тыгылды... Түш кесәсеннән дә карады... Менә әкәмәт! Кая куйды соң ул хатны? Уйлана торгач, үзенең ничек өенә кайтып керүен хәтерләде. Кайтты. Керде. Кулында нәрсә бар иде соң аның? Авыл уку өенә килгән «Чаян»... Ә-ә, хәтерләде! Хатны ул шул «Чаян» журналы эченә куйган иде бит. Ах, хәерсез, алырга онытып чыккан бит. Нишләргә? Хатсыз гына барып сөйләсәң — ышанмас. Аннары кызыгы да булмый аның. Ә менә хаттагы сүзләрне укыгач... ничек дигән әле?.. Онытты бит хаттагы сүзләрне... Чү, тиз генә кайтып хатны алып чыксын әле ул... —Әни, әти кайтты дамыни? — диде ишектән керешли Тәнзилә, тегү машинасы кырыендагы яңа «Чаян» журналын күреп. — Кайтты. Хәзер ашым өлгерә. Артык бер яры чыгасы булма! — диде әнисе. Тәнзилә яңа «Чаяи»ны карамакчы булып кулына алды. Шул чакны шып итеп идәнгә бер конверт төште. Тәнзилә конвертны күтәрде һәм иҗекләп адресын да укып чыкты. —И-и, доктор апа хаты ич бу!—диде ул, сөенеп, — әти алып кайткандыр әле. Үзем илтеп сөенечен алыймчы бер... Кызчыкның хатны алып, яраткан доктор апасын куандыру теләге белән, ашыгып чыгып китүен әниләре абайламый калды. Ашыгып Сәмигулла килеп керде дә «Чаян» журналының битләрен берәмберәм ачып карап чыкты. Хат табылмады. Ары бәрелде, бире сугылды, хат күренмәде. Бик тә аптырагач, тагы бер кат кесәләрен капшап чыкты — хат табылмады. Хатыныннан: «Бер хат күрмәдеңме?» дип со- рамакчы иде дә, почтальон булып эшләгән чагындагы хатлар югалту вакыйгасын хәтерләп, һәм хатынының уйлап та тормастан: «Тагы түгеп- чәчеп калдырдыңмы әллә кеше хатларын?» дип бәйләнәсең алдан сизеп, бу турыда авыз ачмаска булды. Сәмигулла кайгыга төште. Әйе, болай булгач, тагы хат югалткан булып чыга инде. Ярый ла берәрсе табып адресы буенча докторга илтеп тапшырса?! Әгәр табыл- маса?! Хат иясе таптырып жалоба язса?! Тикшерсәләр?! Менә шайтан алгыры, кайдан гына уйлап чыгарды әле ул бу җәнҗаллы эшне? Хәзер Сәмигуллада Зәмзәмияне котырту кайгысы түгел, ә югалган хат кайгысы һәм шуңа бәйләп үз кайгысы көчәя башлады... «Өч йөз» грамм белән ярыйсы ук сөремләшкән акылы аңа хат турында беркемгә ләм-мим дә әйтмичә эчтән тынарга киңәш итте... Шуннан соң гайрәте шиңгән Сәмигулла, көтмәгәндә килеп чыккан бу бәлане онытыр өчен дип, шешәдәге калган «ике йөзне» Дә бушатып киттеӘ СУЗЫЛДЫ ДЭ’ ТҮ ШӘМГӘ каР ап уйлана торгач, гырылдап йоклап та Ташлыгау авылы клубына бервакытта да бу тикле халык җыелганы юк иде әле. 93 Кичәне Хәбибрахман ачты. Ул кичәнең ике бүлектән торачагын, беренче бүлектә сорауларга җаваплар, ә икенче бүлегендә драма түгәрәге тарафыннан спектакль куелачагы турында әйткәч, зал гөр килеп кул чапты. Аннары сорауларга җавап бирер өчен билгеләнгән кешеләр сәхнәгә чакырылды. Сәхнәгә колхоз председателе Җамалый агай, мәктәп директоры Сабиров, врач Әминә Саттарова, комсомол оешмасы секретаре Мадрид, ферма мөдире Зиннуров, зоотехник Әгъләмов чыгып утырды. Кичәнең председателен халык үзе билгеләргә тиеш иде. Мәктәп директоры Сабиров председатель итеп сайлангач һәм сайланган председатель үз урынына менеп утыргач, кичәнең беренче бүлеге башланып китте. — Кемдә нинди сораулар бар, җәмәгать? Соравы булган кеше кулын күтәрә, аннары торып үзенең соравын бирә. Теләгән кеше соравын язма рәвештә дә бирә ала, — дип аңлатты кичәнең председателе. Беренче кул күтәреп сорау бирүче табылмыйчарак торды. Председатель тагы залга мөрәҗәгать итте: — Сорауларыгызны көтәбез. Я, кем башлап җибәрә?! Залдагылар, шышын-пышын килеп, бер-берсен кыстый башладылар. — Зарифулла агай, әллә үзең пачин ясап җибәрәсеңме? — диде картның активлыгын белгән Сабиров. Зарифулла агай урыныннан торды. — Минем вопрос бар-барын да, ошатып бетерерсезме икән? Залда көлешеп алдылар. — Ошатырлык булса ошатырбыз! — диде Җамалый агай. — Менә син җавап бир инде алайса, Җамалый кордаш, ни өчен безнең колхоз, — Зарифулла агай әйтәсе сүзен сүз сайлаган төсле әйтә ал- мыйчарак торды: — артка китә дисәң, дөрес булмас, алга да китә алмый? Зал тынып калды. Сәхнәдәге җавап бирүчеләр дә, бу сорауны көтмәгән төсле, бер мәл сүзсез тордылар. Җамалый агай, тыныч күренергә тырышып, елмаймак- чы булды, әмма елмаю килеп чыкмады. Хәбибрахман аңа: «Җавап өчен сүз бирелде бит сиңа, әйдә, көттермә!» — дигәндәй ымлады. Җамалый агай утырган урыныннан гына үзе Зарифулла агайга сорау бирде. • — Ә син белмисеңмени? — Мин беләм дә бит, син дә беләсеңме икән дип соравым. Зал, картның җавабы белән килешкән төсле, җанланып алды. Җамалый агай урыныннан торды. — Ярый, — диде ул, — сорау бирелгән икән, җавабын да бирик инде алайса. Җавап кыска минем. Ике сүздән тора. Эшли алмыйбыз дип гөнаһыгызга каласым килми, ну әйтергә кирәк — тиешенчә эшләмибез. Менә шуның өчен артка да чикмибез, алга да китмибез... Алгы рәттә утырган бригадир Хәнәфи кул күтәрде. — Минем сорау Зарифулла агайга иде. Колхозның алга китмәвен ул үзе ничек аңлатыр иде икән? Зал баягыдан да көчлерәк җанланды. Бу сорау барысын да, хәтта колхоз председателенең үзен дә кызыксындырды. Зарифулла агай урыныннан торды. — Җамалый кордаш җавапны бик үк точно биреп җиткермәде. «Тиешенчә эшләмибез» диде ул, Бу дөрес тә, дөрес түгел дә... Залдагылар көлешеп алдылар. Кемдер: — Ничек була инде ул? — дип сорады. — Ә менә ничек була, — диде Зарифулла агай, — тиешенчә, ягъни борынгыларча әйткәндә — җиң сызганып, бил бөгеп, дәрт биреп эшләү өчен эшнең үзе дөрес куелган булырга тиеш. Ә менә монысы әлегә безнең колхозда юк. Үпкәләмә син миңа, Җамалый кордаш, дөресен әйтәм 94 мин _ Юк! Эшләмибез түгел, эшлибез, дөрес анысы. Ничек эшлибез? дип сорыйм мин сездән. Үзем җавабын да бирәм: дәрт белән эшләмибез Әйе. Янып эшләү юк бездә. Хаклык йөзеннән үз малаемнан башлыйм. Ип сәбәптән ул борын төбендәге үз колхозында икмәк үстермичә- РТСта шофер булып машина куарга тиеш? Бу булды бер. Сукса тимер өзәрлек Сәмигулла ни сәбәптән хатын-кыз эше артыннан йөрергә тиеш?’ Бу булды ике. Арткы рәтләрдән кемдер: _ Әллә синең өчен хатын-кыз эше...— дип каршы сөйли башлаган иде, Зарифулла агай аңа сөйләргә бирмәде. — Хатын-кызның нинди эшләр башкаруын бик яхшы беләбез анысын. Син мине алай бик ансат кына бннаватларга ашыкма. Әйе. Ерак түгел, әнә Чирмешәи буе Тукай колхозының Гөлсем Минһаҗеваны «Алтын йолдызлы кыз» дип китапка да басып чыгарганнар. Шундый китапка язарлык хатын-кыз эше дә бар безнең илдә, җәмәгать! Залпың яшьләр утырган ягы гөрләшеп кул чапты. Зарифулла агайга гайрәт кереп китте. — Мин нәрсә димәкче булам соң? Мин шуны әйтмәкче булам: Сәмигулла эшлисе эшне минем быел унны бетерәчәк кызым Фәния дә эшли ала. Әнә - секретарьләре, — диде ул Мадридка күрсәтеп, — әйтсен дө- х рес булмаса! — Дөрес! — дип кычкырды Мадрид. — Дөрес дисең икән, Мадрид улым, сиңа да бер киңәшем бар. Сүзем юк, әйбәт егет син! Яшьләрне дә ияртә беләсең. Клубта да гөрлисез. Үсеп тә җиттең инде, әнә! Югыйсә, бәбкә чагыңны да беләбез бит безеңнең. Ничек булыр иде икән, мии әйтәм, сиңа үзеңә дә бер бригад төзеп коммуинстическигә әйләндергәндә, ә? Зал умарта оясыдай бердәм мыж килде. Берәүләр хуплады моны, икенчеләр ашыкмады, өченчеләр үзләренең фикерләрен әйтеп бәхәскә керде, бөтенләй каршы килүчеләрнең тавышлары да ишетелде... «Комсомол оешмасын таратыргамыни?» — дип куйды берсе. Кичәнең председателе Сабиров, карандашы белән өстәлдәге гөл чүлмәгенә шакый-ша- кый, залны тәртипкә чакырды. — Сез бит минем сөйләп бетергәнне көтмисез, — диде Зарифулла агай, зал тынгач, — ни әйтәсемме әле белеп җиткермәдегез бит. Менә тыңлагыз инде сүземнең ахырын алайса. Нигә мин моны әйттем? Чөнки Мадрид эшкә дигәндә бик ипле егет. Башкаларны да үз артыннан ияртә ала. Ә безнең колхоз эшендә үз артыңнан ияртә белү бик кирәк ул. Әйе. Кем әйтә комсомол оешмасын таратырга дип? Булмаганны сөйләмәгез! Мадридка бригада бирергә кирәк. Әйе. Өйрәнсен кеше! Җа- малый да, без дә колхозыбыз кебек гел бер урында тормыйбыз бит. Картлыкка таба тәгәрибез. Әйе. Шулай икән, менә алмаш турында да кайгыртырга вакыт. Миң сүземне бетерәм, мине борчыган вопрос шул иде, җәмәгать! Зал гөрләп кул чапты. Залдагыларга сәхнәдәгеләр дә кушылды. Кичә бердән эшлекле төс алып җанланып китте. Зарифулла агай сүзләрендә һәркем үз соравына — моңарчы борчып килгән уйларына җавап ишеткән төсле сизде үзен. Карт колхозчының ихлас күңелдәй әйтелгән кайгысы, үзенең дөреслек көче белән башкалар күңеленә дә үтеп кереп, уртак яңгырашын тапты. Хәзер инде сорау бирүчеләр көттереп тормадылар. Әле теге башта, әле бу очта кул күтәреп сорау бирүчеләр күбәя барды. Алар алдынгы эш тәҗрибәләрен, фән казанышларын колхозда җитәрлек кулланмау турында әйтеп, колхозный, моңа кадәр агрономсыз эшләвен ачынып тәнкыйть иттеләр. Авыл күлен чистарту, спорт командасы төзү, яңа авыл мунчасы салу, кибетнең эшен яхшырту, Рифгатьнең авылдан пи өчен китү сәбәпләре турында да сораулар бирделәр. Берәү хәтта: «Көмму- 95 низм кайсы елдарак башланыр икән?» —дип тә сорады, аңа: «Төзелеп килә инде, әгәр тырышып эшләсәң, тиз төзеп бетерербез», — дип җавап бирделәр. Тик бер кеше, әнә җиденче рәтнең аргы башында стенага сөялебрәк утырган бер кеше генә, менә атна-ун көн инде күңелендә тынгылык бирмичә гел үсә, гел көчәя баргаи бер соравына җавап таба алмыйча интегеп утырды. — «Онытмадымы икән ул аны? Ул да аны шулай якын итеп күңеле түрендә йөртәме икән?» «Сөяме?» — дип сорау түгел, уйларга да базмый ул. Андый уйның буш хыял гына икәнен яхшы аңлый ул. Аңлаганга күрә андый изге сүзне үзеннән дә яшерә ул. Юк, юк, «сөяме?» түгел, «дус күрәме?». Менә шундый сорауга җавап ишетәсе килә аның. Ул белә: яхшы дуслыкның күп нәрсәне аңлатуын яхшы белә ул. Шәһәр кызы, шуның өстенә тагы югары белемле врач авылның ун класс тәмамлап шофер булган егетен дус итә алыр идеме? Кем җавап бирә алыр икән моңа? Гарифулланың ашкынган күңелендә әнә шундый сорау дулады. Егетнең үзе өчен бу сорау бик җитди, алай гына да түгел, бик изге, бар нәрсәдән дә якын һәм берничек тә җавапсыз калдырып булмый торгаи сорау булып күренде. Эх, бу сорауга җавабын да шушы сорау һәм җаваплар кичәсендә ишетәсе иде... Шәрәфнең җавап хаты Әминәгә ошамады. Ул аны, кичәдән соң кайтырга чыкканда, тагы бер исенә төшерде һәм юл буе шуны уйлап барды. Алар — Әминә, Фәния, Гарифулла, Мадрид бер якка кайттылар. Бу кайтуда Әминә үз янында әдәп саклаган кебек һәм әдәп саклауны, шулай, авызына су капкан кеше төсле сөйләшмәү дип уйлап ахрысы, тын гына барган Гарифулланың йөрәгендәге давыл тавышын ишетмәсә дә, әмма Фәния белән Мадрид арасындагы чырмавык сабакларыдай үрелеп үсә башлаган нечкә хисләрне тиз сизде. Нинди таныш Әминәгә ул хисләр! Әле дә булса күңелен җилкендерә, төнге йокыларын качыра ул хисләр аның. Әйдә җилкендерсен, әйдә качырсын! Кем рәнҗер аңа? Ах, яшьлек, яшьлек!.. Нинди гүзәл, язгы таңдай якты, даладай киң, баладай гамьсез дә син!.. Кичәдән кайтучылар, ут сүндерелеп, төрлесе төрле җиргә җәелгән урыннарга яткач, Әминә яңадан баягы уйларына әйләнеп кайтты. Уйлары аша тагы бер кат Шәрәфнең җавап хатын укый башлады... «...Әминә! Мин синең бу хатыңны начар спектакльләрдә генә сөйләнүе мөмкин булган монологның язма варианты дияр идем. Мин моның өчен бер дә сипе гаепләргә җыенмыйм. Чөнки мин синең бүгенге хәлеңне яхшы аңлыйм. Син хәзер, без медиклар теле белән әйтсәк, в состоянии психического шока. Әйе, әйе... Син айда үз уйларың астында ялгызың күмелеп калгансың. Сиңа алариы бушатырга, кемгә булса да сөйләргә кирәк. Ләкин, үзең беләсең, андый «Югары материя» турындагы фикерләрне кем эләкте шуңа сөйләп булмый. Моңа интеллект среда кирәк. Әлбәттә, син эшли башлаган һәм сиңа «бик ошаган» Ташлы- тауда әйбәт кешеләр яшәве дә мөмкин. Мин моны бәхәс астына аласым килми. Мәсәлән, син яшәгән өйнең күршесендә бик әйбәт сыер савучы кыз, я булмаса дуңгыз үстерүче новатор, или бер тавыктан биш йөз күкәй алучы кошчы апа һәм башкалар һәм башкаларның булуына мин ышанам. Менә син әгәр миңа язган хатыңны аларга укысаң, әлбәттә инде, аларның минем кебек хатыңны начар спектакльгә тиңләп квалификацияле рецензия бирә алмаслар да, сине реаль тормыштан ерак торган хыял фәрештәсе итеп караячакларына мин больше чем уверен. Чөнки аларның тормыш кайгылары — ферма каралтылары, колхоз басулары, авыр хезмәттән биртелеп кайтып егыла торган тәбәнәк түшәмле, токмач исе аңкыган өй. Кайчандыр әдәбиятта андый өйләр, бигрәк тә аларның «мич башы» кызыктырырлык итеп экзотик буяуларда тасвирлана да 96 •гоогзи иде. А нынче, Маяковский әйтмешли, дела иначе. Космоска юл сузу "һәм атом гасыры башланган көннәрдә, т. е. электр мичләр дәверендә «мич башы» җылысы белән берәүне дә не удивишь...» Әминәнең уйларында Шәрәфнең җавап хаты чагыла. Кызның күзләреннән йокы качкан. Йөрәгендә ниндидер бер авыр төер... Берәү дә, берәү дә комачауламый аңа бу уйлану сәгатьләрендә: чаршау артыннан ишетелеп торган Гайиикамал апасының тын алып йоклавы да, янында яткан Фәниянең төшендә нәрсә беләндер сыйланган төсле авызын чә- пелдәтә-чәпелдәтә йоклавы да — бернәрсә дә уйларын тарата алмый аның. Ул үз уйларына ышанырга да, ышанмаска да белмәгән кешедәй борчыла, газаплана. Шәрәф язганмы соң бу хатны? Ут яндырып хат иясенең имзасын карардай була ул. Аннары барысы да бутала. Ачуы да, гарьләнүе дә, үпкәләү, рәнҗүе дә, барысы да бергә бутала. Еларга җитеп гарьләнә ул. Елый да шикелле!... Тынып калган .караңгы өйдә күзендәге яшь бөртеген күреп булмаса да, йөрәгенә сыеша алмаган сулышын йота-йота сулавына караганда, әлбәттә, елый ул... Шулай тынсыз гына елый-елый, йөрәк тавышын йота-йота, Әминә шактый азапланып ятты. Кышкы төн озын бит ул. Әминәнең уйлары да кышкы төндәй озын, бик озын... Ул бит Шәрәфкә, аны якын итеп, үзенең иң саф хисләрен, ихлас күңелдән булган уйларын язды. Ул бит аңа үзенең иң зур шатлыгын — беренче хезмәт көне шатлыгын сөйләп уртаклашмакчы иде... «Начар спектакльләрдә сөйләнүе мөмкин булган монологның язма варианты...» Нәрсәгә таянып әйтә ул бу сүзне? Ни белән исбат итә ала ул Әминә хатының начар спектакльләрдәге монологтай яңгыравын? Гомумән, якын күргән кешеңә, әгәр син аны чынлап та якын күрәсең икән, шундый мыскыллау сүзләрен язып буламы? Нәрсә бу? Ничек аңларга моны? Уйлары ташыганнан-ташый Әминәнең. Ул Шәрәфнең җавап хатындагы шулхәтле түбән карап язган сүзләрен берничек тә аңлый алмаслык аптырашта кала. Гел бер уй, әлеге бер уй башыннан чыкмый аның: — Шәрәф язганмы бу хатны? Әминә аны газаплаган шул уеннан ничек котылырга белми, һәм шулай газап чигә торгач, бердән бу сораулы уйларына җавап тапкайдай була ул. Әйтерсең лә аның күзе ачыла, күзе ачыла да, бу караңгы бүлмәдә бар нәрсә яктырып күренгән төсле була аңа. Бар нәрсә. Хәтта Шәрәф тә. Шул айнытып, өшетеп җибәрә кызны. Шушы йокысыз узып барган төндә, төн караңгылыгына чумган авыл өендә, яктырганнан-як- тырган уйлары экранында күрә ул Шәрәфне. Беренче кат ача ул аны бүген. Рентгенолог Шәрәф үзе ничек рентген нурлары ярдәмендә кешеләрнең эчләрен яктыртып начар шешне таба алган кебек, Әминә дә Шәрәфнең җавап хаты аркылы аның күңелендәге, психикасындагы зыянлы чирне күрә төсле. Башкалар күрми. Әминә күрә. Чөнки Әминә Шәрәфиең күңеленә үтеп керә алган иң якын кеше... Башкалар күрми. Бу беркадәр тынычландыра кызны. Башкаларның оелмәве ярсуын баса Әминәнең. Ярый әле, үзе моны вакытында белеп алды. Әгәр белмәгән булса?.. „Әминә «Тапшырылмаган хатлар»дагы Галияне хәтерли. Искәндәрдән мәхәббәт рыцарена алданып, бөтен телләрдә яңгыраеш табарлык әсәр иҗат итәргә тема биргән Кутуй Галиясен хәтерли... Мондый хәтерләү үзенә дә ошап куя аның. Галия дә бит Әминә кебек медицина вузын тәмамлый һәм Әминә кебек бер егетне якын итә... («Сөя» дип уйлыйсы килми Әминәнең.) Аннары, нәкъ Галия кебек, авылга эшкә китә. 1 алия Әдрәскә, ә Әминә Ташлытауга. Юк, бераз ялгыша икән Әминә. «Нәкъ Галия кебек...» дип уйлап ялгыша ул. Түгел шул. т, ,с. Ә." № ю. 97 Әминә Галиядән бик күпкә бәхетле бүген. Дөрес, Галиягә дә бәхет килә. Сонга калып булса да килә. Ләкин Әминә үз язмышының Талиянекедәй була язып та була алмыйча калуы белән мең-мең тапкыр аңардан бәхетле бүген. Шул турыда уйлый Әминә. Әйе, моны бары тик бер Әминә генә белә. Әминәдән башка берәү дә белми! Ярый әле белми... Әминә эчтәй сөенә. Шуны уйлап куана. Башкалар белсә, оят булыр идд Әминәгә. Ялгышы|п та, әгәр ялгышыңны үзен, генә белеп бүтәннәр белмәсә, берни түгел икән. Шулаймы соң? Берии түгелме? Ни өчен әле бу уенда төртелде Әминә? Нигәдер бик үк ошап җитмәгән төсле аңа бу уе. «Башкалар белмәсен». Димәк, син үзең генә бәхетсез булма, ә башкалар? Башкаларда кемнең ни эше бар. Әгәр шулай икән, Шәрәф ишеләр күршең булып тыныч кына яши бирсеннәрме? Тормышның синең юлыңа туры килгән бәхетле сукмагы сине Шәрәф ишеләрнең тар дөньяларына илтмичә, зур юлга чыгарып җибәргән икән — шул җиткән сиңа, шулаймы? Ә башкалар? Синең кебек мәхәббәт таңын беренчеләп каршылаучы дус кызларың?! Син бит замандашларыңның сәламәт, бәхетле булулары өчен совет врачы исемен алган кеше!.. Әгәр бу шулай икән, замандашларыңның сәламәт, бәхетле булуы бары тик алар- ның физик якларына гына бәйләнгән дип уйлый алмыйсың сии. Барыннан элек аларның рухи сәламәтлекләре кирәк. Рухи сәламәтлек! Кешенең физик сәламәтлеге дә, бәхетле булуы да шуңа нигезләнгән бит. Әле син үзең бер көн генә, без, совет врачлары, кешеләрнең каннарында гына түгел, ә аңнарындагы микроблар белән дә көрәшергә тиеш дигән фикерне куәтләгән идең. Шулай икән, әйдә, үстер шул фикереңне!.. Оят була 'дип үз намусыңны гына саклап читтә посып калма. Менә шуны, синең читтә посып калуыңны белеп алсалар оят булыр! Шундый ояттан саклан син!.. Әминәнең уйлары агыла да агыла... Янадан-яңа уйлар алдагы юлын яктырткандай булып күренә бара аңа. Кызның күңеле тыныч түгел. Тынгысыз күңел тагын уйлануларга чума... Тәрәзәләр әйтерсең лә төнге караңгылыкка ябышкан. Җил купкан. Буш урамда тузынып исүе, морҗада улавы ишетелә аның. Өй тынлыгын куертып тик-таклап йөргән сәгать, тырылдап, чылбыр бавын төшереп куя. Арткы өйдә Зарифулла агайның ках-кох кахылдап йөткерүе ишетелә. Таң алдыннан суынган өндә өши булса кирәк, Фәния йокы аралаш доктор апасының, җылы йомшак тәненә сырылганнан сырылып, биленнән коча. Таң йокысы рәхәтеннән исергән кызчыкны Әминә үз юрганы эченә күмә. Аннары, Фәниянең тын алуына иярә торгач, үзенең дә йоклап китүен сизми кала. «Кеше каи ягы белән матур?» Бер дә көтмәгәндә әнә шуның ише сорау да туа кеше башында. Шундыйлары да була аларның, кайчагында үзең дә хәйран каласың: кайдан, ни сәбәптән килеп керде әле мондый сорау башка? Акылың идарә иткән физик хәрәкәтләрдән тыш, уй-фикерләреңне тудырган, узган балачагыңны, яисә күп еллар элек күреп оныткан төшеңне кабат исеңә төшергән ниндидер икенче бер көч тә яши ахрысы кеше миендә. Иртә белән эшкә барырга дип пальтосын киеп, мамык шәлен бәйләп урамга чыгуына, Әминәнең башында әнә шундый сораулы уй туды: Кеше кай ягы белән матур? Каян килеп туды әле мондый сорау аның башына? Ул бу турыда уйламый да иде бит. Бөтенләй башка нәрсә турында: пункттагы теге буш бүлмәне аптека бүлекчәсе ясап булмасмы икән дип уйлап чыкты бит әле ул өйдән. Ясап булганда, аптекада эшне куярлык «менә» дигән кешесен дә тапты Әминә. Бик кулай кеше... 98 Уйлары нәкъ шул кулай кешегә килеп җиткәндә генә, каян ■‘килеп чыккандыр, әлеге уй, теге «кулай кеше»не башыннан кысрыклап чыгарды да, үзе аның урынын алды: «Кеше кай ягы белән матур?» Авыл урамы. Тын да, 'ирдан, дә. Төнлә бурап узган йомшак кар түшәлгән авыл аеруча ямьле бу иртәнге сәгатьтә. Әминә, Зарифулла агай йорты капкасыннан беренче сукмакны сала-сала, пунктка таба китте. Башындагы уе да, калышмаска теләп, ияреп бара: «Әйтеп бир белсәң — кеше кай ягы белән матур?». Ничаклы көтелмәгән булмасын: әмма бу сорау Әминә өчен ят түгел иде. Хәтта аңарда мондый сорауның җавабы да бар. Ул җавап аның ошаткан фикерләрне язып барган дәфтәренә теркәп тә куелган. Ул җавап — бөек рус язучысы Антон Павлович Чехов билгеләмәсе: «Кешенең бар җире дә: йөзе дә, киеме дә, җаны да, фикерләре дә матур булырга тиеш». Дөрес, башта Әминә бу сүзләрне язучының үз әсәреннән күчереп алмады. Ул елларда Әминә Чеховның ул әсәре белән таныш түгел иде әле. Әминә бу сүзләрне Зоя Космодемьянскаяның матбугатта китерелгән көндәлек язмаларыннан күчереп алды. Аннары инде, аңа ошаган бу сүзләр аны язучының «Ваня абый» пьесасына алып килде һәм ул мондый тирән мәгънәле сүзләрнең иясе доктор булуын да күргәч, чын-чын- нан дәртләнде. Язучы һәм доктор Чехов иҗат иткән Астровның әдәби образы якты бер идеал булып күренде Әминәгә. Шәрәф тә Әминәгә шулайрак, «йөзе дә, киеме дә, фикерләре дә» матур булып, кайсы ягы беләндер доктор Астровка охшый төшкән берәү булып күренгән иде... Ә-ә-ә, әнә кайлардан бормалап килеп кергән икән әлеге сорау Әминәнең башына. — Исәнмесез, доктор! Әллә танымаска булдыгызмы безне? Әминә, уянып киткәндәй, башын калкытты. Урамны аркылы чыгып килүче Зәмзәмия икән. — Исәнмесез!.. Зәмзәмиянең үзе башлап исәнләшүе ошады аңарга, күңелен күтәреп җибәрде. Шул ук вакытта Әминә бу «усал» хатынның күзләрендә ниндидер бер яшерен ачу, яшерен ризасызлык чагылуын да күрде. — Безнең Хәбибрахманны нишләтергә булдыгыз соң? Шулай үтмәс товар булып калырмы икәнни?.. Зәмзәмия тынгылык бирмәгән бу кайгысын бер дә тартынмыйча,, нәкъ үзе уйлаганча итеп әйтте. Бу шулкадәр ихлас күңелдән әйтелде, хәтта, Әминә үзе дә бер мәл сүзсез торды. — Ни өчен алай дисез? Каян алдыгыз әле андый ямьсез сүзне? «Үтмәс товар». Мин бер 'дә алай уйламыйдыр идем әле, — диде Әмииә’,. борчылып. Зәмзәмиягә Әминәнең җавабы чынлап та борчылып әйтелгәнчә ишетелде. Бу беркадәр аның кайгысын җиңеләйтә төште. — Әле үзем дә бүген Хәбиб иптәш белән сөйләшермен дигән идем. Бер бик файдалы эш килеп чыкты әле, — диде Әминә, баягы «кулай кеше»не хәтерләп. Зәмзәмия ничаклы усал, көнче, дуамал булса да, ләкин кайбер хатыннар кебек әдәп дигәнен онытып чамасызлана торган явыз түгел иде. Ул Әминәне өенә чакырды. Әйдәгез. Өйдә ул. Бер генә чынаяк чәй дә эчәрсез. Эчмәсәгез, өебезне күреп чыгарсыз. Әминә, бу «көнче» хатын белән якынлашу өчен мондый җай чыгуына бик риза булып, Зәмзәмиягә иярде. — Менә, кунак алып килдем, — диде Зәмзәмия Хәбибкә. Хатынының холкы, бер карасаң көзге төндәй, бер карасаң кояшлы көндәй бик тиз үзгәрә алуын белеп бетергән Хәбиб көтелмәгән иртәнге кунакка гаҗәпләнмәде. Өй эче дә. кунак килеп керә калганда бит кы 99 7* зартырлык түгел иде. Урын-түшәк җыелган, бүлмәнең һавасы алыштырылган. бар җир ялт иткән. Бу пөхтәлекне Әминә керә-керүенә күрен алды. Күрүе булды, яңадан баягы — аптека турындагы уена кайтып, үзенең ялгышмавын сизде. Чәй алдында Әминә Хәбибкә шул эш турында сөйләде. — Сез фармакологияне беләсез. Бик катлаулы рецептлар булганда район аптекасына җибәрербез. Ә калганнарын — үзебездә, үз көчебез белән хәзерләрбез. Менә, эшләп карагыз әле башта... Мондый яңа тәкъдимгә Хәбибрахман бераз вакыт җавап бирә алмыйча торды. — Ә минем урынга? — Анысын да уйладым. Синең урынга Зәмзәмияне куярбыз. Өйрәнер. Өйрәтерсең. Күр дә тор — менә дигән «сестра» булыр әле. Бераз эшләп күнеккәч, курсларга җибәреп кайтарырбыз. Ул кайткач, сезгә дә укуыгызны төгәлләү турында уйлап карарга ярар... Зәмзәмия бер кызарды, бер агарды. Күзләренә яшь бәреп чыгарлык булды аның. — И-и, доктор җаным, зрә дә шәп була, — диде ул ниһаять. Хәзер инде ул Әминәне ничек кенә хөрмәтләргә, ничек кенә кунак итәргә белми иде. Әминә озак утырмады. Бу семья белән болай якынлашып, үзләшеп китүенә баладай сөенә-сөенә, башка вакытларда да килергә ышандырып, чыгып китте. «Кеше кай ягы белән матур?» Зәмзәмия белән очрашудан өзелеп калган бу сорау әйтерсең Әминәнең чыгуын көтеп торган. Аның күз алдыннан бер-бер артлы таныган-белгәннәре үтә башлады. Тик бер генә кеше — Шәрәф, бик алай тиз генә үтеп китә алмыйча, басып торды. Җаны да, фикерләре дә матур булган кеше шундый хат яза аламы? Хатында язылганча фикер йөртә аламы? Эх, бу сорауны кичәге «Сорау һәм җаваплар» кичәсендә катнашучылар алдына куясы калган... Монысы Әминәнең чарасыздан туган уе, әлбәттә. Пунктка килеп җиткәндә генә Мадрид очрады. Ул тыпырдап-уйнак- лап юырткан алмачуар ат җигелгән үрәчәле чанада килә иде. —•' Әйдәгез, доктор, йөртеп апкайтам үзегезне! Кала таксиларыннан әйбәтрәк бу! — Башка вакытта. Тик онытасы булмагыз, — диде Әминә. — Районга барам әле. Райкомолга да кереп чыгасы бар. — Ни турында? — Комсомоллар бригадасын оештыру турында сөйләшеп карыйм әле. Әминә нәрсәнедер хәтерләгәндәй булды. — Мадрид, безнең чираттагы җыелыш кайчан була? — Теге атнага дип торабыз. Докладчы да сорап кайтам. — Сорама. Үзем сөйлим, — диде Әминә. — Чынлапмы?! — Чын, сөйлим! — Темаң? — «Кешенең матурлыгы» турында. — Кит инде?! Ну шәп тә була! Бу мәхәббәт белән матурлык турында лекция-доклад сорап яшьләр йөдәтеп бетерде прәме. Ул чагында җыелыш димибез аны. Яшьләр кичәсе итеп хәзерлибез. Буламы? — Була. 100 — Ну билләһи, шәп тә бул^! —диде Мадрид һәм мондый әйбәт «мероприятиене» тизрәк барып райкомолга сөйләп азрак мактанып та алырга ашыккан төсле, дилбегәләрен какты: — На-а, малкай! Кемдер тәрәзәгә чиртте. Әминә сискәнде. Ул, бүген приемда булып киткән Нәгыймә атлы хатынның зарына җавап эзләгәндәй, «Йөрәк авырулары» исемле китапны караштырып утыра иде. Шул чакта тәрәзәне чирттеләр. Кем булыр икән? Кем булсын, берәр авырудыр, әлбәттә. — Кем ул?! «Мин» дигән кебегрәк тонык тавыш ишетелде. — Кем син? Әминә тәрәзәгә килде. Тәрәзә пәрдәсен күтәреп тышны карады. Кемдер басып тора шикелле. Тик караңгыда танып кына булмый үзен. — Ачыгыз әле, доктор. Таныш тавыш түгелме соң бу? Әминә барып ишекне ачты. Бүлмәгә әлеге тавыш иясе килеп керде. Әминә керүченең кем булуын берьюлы белә алмыйча торды. Егет үзе дә шуны сизде булса кирәк, гаепле кешесыман үзенең кем булуын әйтте: — Мин... теге... Рифгать булам инде. Хәтерлисездер? Разъездда?.. — И-и, әнә кем икәнсез!.. Әйе, Рифгать шул сез, — Әминә иң якын кешесен очраткандагыча ачылып китте. Бу дөрестән дә шулай иде. Бусагада кыер-кыймас басып торган егет Әминәгә якын туганы кебек булып күренде. Әминәнең яктырып киткән чыраен күрү Рифгатнең дә күңелен күтәрде. — Кайдан килүең? Ничек болай? Әйдә, уз! Менә монда... Рифгать кулындагы төенчеген бусага кырыена куйды да күрсәткән урындыкка килеп утырды. — Казаннан!—диде ул, — туры шуннан кайтуым... Әминә елмайды. — «Кайтыш» икән алайса? Рифгать, теге чакта разъезддагы сөйләшүне хәтерләүдән оялып, аяк очларына карап торды. — Дөресен әйтим, егет, ииктер кайтырсың төсле булган иде миңа... Күңелем шулай сизгән иде. Рифгать шундый дәрәҗәле кешенең бу сүзләренә ышанырга, ышанмаска да белмичә күтәрелеп аңа карады. — Нигә гаҗәпләндең? — Сез бигрәк инде... — Нәрсә — «бигрәк»? — Минем турыда уйлавыгызны әйтәм... — Рифгать, әле дә булса гаҗәпләнеп бетә алмыйча, башын чайкап куйды. — Уйлау түгел, хәтта сөйләдек тә. Рифгать сагайды. Аны куркытканы да шул иде. Әйе, әйе. Сөйләдек! Кайда диген? Клубта, зал тулы халык алдында. J Рифгать бер агарды, бер кызарды. Күренеп тора: каушарлык хәлгә җитте егет. — Борчылма,— диде Әминә, аның хәзерге кичерешен күреп, — яманлап сөйләү булмады. «Бер сәбәпсез генә китмәгәндер» диделәр. Сәоәпсез инде анысы! — диде Рифгать ачынып. Я, ярый, кайтуың әйбәт булган. — Кайттым, доктор. Казанда — эшләр галәмәт анда! Комсомолы да, комсомол булмаганы да — барысы да авылларга, чирәм җирләргә 101 җыена. Мин барып төшкән көнне Муса Җәлил опера театрында яшь- ләр җыелышы икән. Билет таптым да кердем бервакыт. Первый раз керүем. Ну театр да икән... Исем китте. Шуннан җыелыш башланды. Җыелышны ачучы: «Иптәшләр, комсомол путевкасы белән авылларга, чирәм җирләргә китүчеләрнең җыелышын ачык дип белдерәм», дигәч, үземнең нинди җыелышка килеп эләгүемне аңлап алдым. Ярый. Утырам бервакыт тыңлап. Ну сөйлиләр... Әллә ничек шунда бик җайсыз булып китте миңа. Ялгыш эләктем ләбаса мин бу җыелышка, дип уйлыйм эчемнән. Торып чыгып китәр идең — ярамый. Көлкегә калуың бар. Ярый. Утырам бервакыт ахырын көтеп. Ә яшьләр сөйли генә — ут чәчәләр. Менә сүзне профессор Камалиевка бирделәр. Китте бу тезен гыйбрәтле хәлләрне, ягъни ничек фән дөньясына килүен... Аңарчы ничек итеп атсыз-җирсез фәкыйрь авыл тормышыннан качып калага килүен... Патша заманында була бу эш. Башта грузчик булып йөк ташуын, аннары, солдатка алынгач, фронтларда сугышуын, революция булгач, комсомолны оештыруда катнашуын..-. И-и, әйтәм ич, тыңлар булсаң үзе бер роман китабы инде. Профессор бу -хәзер. Түшендә орден-медаль. Депутат значогы да кадаганнар үзенә. Верховный Советныкы. Өстендә әйбәт кәстүм. Ну белә дә инде фәнне! Тагы берничә елдан нәрсәләр буласын, коммунизмда ничек яшисебезне сөйләде дә бирде. Әйтерсең лә шуннан кайтып кына төшкән.. Үзем тыңлыйм, үзем эчемнән генә куанып утырам. Тыңлаган саен күңел күтәрелә, дәрт ташый бара. Дөрес эшләгәнмен икән авылдан китеп, мин әйтәм. Мин дә Камалиев абый кебек булам да булам дигән уйлар килә башыма. Ул бит әнә элекке авыр заманнарда шуңа ирешә алган. Ә хәзер безнең заманда — барлык капкалар ачык синең өчен. Аннары бит әле минем ун класс белем дә бар. Булды гына! Ну вакытлы ычкынганмын да соң авылдан дим эчемнән. Шуннан соң, Камалиев абый, минем ашкынып утырганны белгән төсле, сүзен түгәрәкли башлады. — ...Шундый авыр, михнәтле заманнарны да күреп үстек без, — ди бу. — Миллионнарча атсыз-җирсез крестьян балалары арасыннан минем кебек уку бәхетенә тап килгәннәре бөтен Рәсәеңә берәмләп булгандыр, ди. Революция булмаган булса иде, ди, профессор исемен алуны төштә дә күрмәгән булыр идек, ди. Мин болар өчен бер дә үкенмим, ди. Чөнки, ди, бүгенге бәхетле яшьләрне күрәм дә шатлыгым эчкә сыймый, ди. Дөнья сезнеке хәзер, ди. Сез авылда да, шәһәрдә дә коммунизм төзүчеләр булып үсәсез, ди. Безнең яшьлегебездәге кебек бәхет кошын эзләп авылларын ташлап китүчеләрне күрмәссең бүген, ди. Күрсәң дә берәр аңсызы я инде хезмәт сөймәгәне генә булуы мөмкин, андый әрәмтамаклар да әле бездә бар ди бу... Шуннан соң ни сөйләгәндер — белмим. Шуны гына хәтерлим — кемдер башыма китереп тондыргандай булды. Тәннәрем чемердәп китте, башым әйләнде. «Әнә, әнә, шундыйларның берсе!» дип миңа бармак төртеп күрсәтәләр төсле. Залдагылар, көлә -көлә, миңа карыйлар төсле... Әйтәм ич, барысы асты-өскә әйләнде минем хәзер. Тик бервакыт шапылдап кул чабу тавышына гына үземә килдем. Шуннан- соң инде минем хәлне үзегез беләсез. Шыпырт кына театрдан чыктым. Нишләргә инде хәзер миңа? Тегеләй дә уйлыйм, болан да уйлыйм... Башта райкомолга барып теләгемне сөйләү уем бар иде. Очты хәзер ул уй. Кыскасы, ул көнне «Колхозчылар йорты»на кереп кунып чыктым. Икенче көнне базар, магазин тирәләрен әйләнеп йөрдем. Эшсез йөрү дә бик күңелле түгел икән... Аларын сөйләп тормыйм инде. Кыскасы, өч көн узгач «Колхозчылар йорты»ндагы абзый чакырып алды да: «Энекәш, бездә алай эшләмичә тору рөхсәт ителми. Менә паспортың бар, үз урыныңны тап!», ди бу миңа. Уйладым, уйладым да, акча 102 axassttss*»*» КЫЗӘминәаСРифгатьнең «кыздырмаслармы» сүзен аңламыйчарак торгач булды.^, мнн ӘЙТЭМ> җыелышка куеп тикшермәсләрме икән? — Түзәсең инде! — диде Әминә. __ Түзүдән курыкмыйм-ла мин. Выговор чәпәп куймагаилар ие. — Анысы җыелыш эше инде. __ Шулай инде анысы. Шулай да выговор күтәреп йөрү дә шәп эш түгел ул безнең заманда. — Әйбәт эшләгән кешегә выговор нәрсә ул?! — Эшләвен эшләр идек. — Беләсеңме нәрсә?! Л^адрид яшьләр бригадасын оештыра, шуңа кер син. — Алмас! — Алыр. Мин дә әйтермен... — Доктор апа, әллә мин әйтәм берәр справка кебегрәк әйбер сыз- галап бирәсезме? — Справка?! — Әйе, ну, менә дискет, мин авыру, нервынный система шәптән түгел, ди. — Анысы нигә? — Бәлки кызгана төшәрләр иде. Ә кызгансалар гафу да итәрләр иде... Әминә түзә алмыйча көлеп җибәрде. — Эх, Рифгать... Выговор өчен борчылуың әйбәт анысы... — Нәрсәсе әйбәт аның... — Әйбәт шул... йөрәккә якын аласың дигән сүз. Ә менә ялган справка белән.... Рифгать ашыгып урыныннан торды. — Ярый, бетте, бетте! — Ә хәзер бар кайт, әйбәтләп ял ит, иртәгә сөйләшербез. — Кайтыйм шул. Мин бит, доктор апа, караңгы төшкәнне көтеп авылга керми яттым. — Ни өчен? — Оялдым никтер... Әминәгә якын да, үз дә, иртәнге чык тамчысыдай саф та булып күренде бу «качак» шушы минутларда. Ташлытау авылы урамнары чатларында бик кызыклы белдерүләр күренде. Бу белдерүләрне укучылар врач Әминә Саттарованың кешенең матурлыгы турында сөйләячәк доклады турында төрлесе төрлечә сүз йөртте. Мәсәлән, кайбер шук теллеләр: «Яна докторның кешене матурлый торган даруы бар икән» дип сөйләнгәч, авылның ямьсезе, матуры — барысы да «матурлык өләшкән чакта алдан йөгердеңме әллә» дигәндәй, чынлап та, бу докладка ашыктылар. Әминә докладка бик ныклап әзерләнде. Барлык буш сәгатьләрен шуңа бирде. Күп кенә әдәбият укыды. Көткән көн килеп җитте. һәм нәкъ бу көнне әйтерсең юри иткән төсле пунктта эш бер . дә бетмәде. Килүчеләр өзелмәде. Әминәнең доклады әзер, хәтта, калын дәфтәргә күчереп тә язылган. Ул аны җыелыш алдыннан ялгызы гына бикләнеп укып карамакчы иде. Ләкин, эш артыннан эш килеп чыга торгач, вакытының уза баруын да шәйләмәде ул. Соңгарак, килүчеләр сирәгәеп, эш сәгатьләре бетүгә якынлашканда, пункт ишеге алдына җиңел машина килеп туктады. Бу район маши- 103 насы иде. Әминә аны таный да. Димәк, кем дә булса берәрсе районнан килә. Кем булыр икән? Нәрсәгә килә икән? Әминә тиз-тиз көзгедә өс- башын рәтләде. Ишек ачылды. Шәрәф, керде. Әминә аптырап сүзсез калды. Уйлары чуалды. Шәрәф ич бу! Әйе, әйе, Шәрәф! Кайдан килеп чыккан ул? Ни өчен килгән? Әлбәттә, Әминә янына, аны күрергә дип килгән. Әнә, елмайганнан-елмая барып, күзләрендә шатлык очкынландырып, Шәрәф басып тора һәм кулын суза: — Я, исәнме, доктор иптәш! — ди ул күңелле шаяртып. Кызның кулларын үз кулларына ала, җибәрмичә тотып тора. — Көтмәгән идеңме? Әминә Шәрәфне кая утыртырга, ничек сүз башларга белми. Буталган уйларын берничек тә җыя алмый. Шәрәфнең килүе уйларын гына бутадымыни аның? Ул бит ялгыш уйлап ашыгыч нәтиҗә ясаган. Шәрәф килгән ич әнә! — Хат өчен кәефең китмәдеме? Я, ярый, оныт син аны, яме? — ди Шәрәф. Әллә Әминәнең бу секундлардагы уйларын аның күзеннән күреп әйтәме ул бу сүзләрен? «Оныт» ди. Онытырга куша ул хатны... Онытып булырмы соң?.. Гафу итеп булыр, бәлки... Кем генә ялгышмас. Я> ярый, хәзер бу турыда уйланыр чакмыни. Ахыры күрсәтер әле... Әгәр оныта ала икән — бик тә яхшы. — Кайчан килдең? Әйберләрең кайда? — Бүген көндез килеп төштем. Әйберләр гостиницада. Без икәү •бит. Мин дә, электротехник. Рентген китердек үзегезгә... — Шулаймы? Шәп булган. Бер көн Ольга Андреевна әйткән иде шул, район больницасына яңа рентген аппараты кайта дип. Әле мин сиңа бу турыда хат язып, сине кызыктырмакчы булган идем. — Кара, ничек бик тиз Ташлытау патриоткасына әйләнеп киткәнсең син, — дигән булды Шәрәф һәм бүлмәне ишекле-түрле атлап чыкты. — Синең кабинет инде бу, ә? — Әйе, ә менә каршыда гына квартирам. Әминә сәгатенә карады. — Хәзер эш бетәргә бик аз калган... Аннары мин сиңа квартирамны күрсәтермен. — «Квартира»? Лачужкадыр әле... — Вакытлыча бит ул. Миңа аны бик әйбәтләп җыештырып бирделәр. Ошар әле, менә күрерсең... — Сомневаюсь. — А ты не сомневайся. — Беләсеңме, Әминә, мин бу дырада бер генә көн дә тора алмас идем... Әминә аңлый алмый торды. Шәрәфнең бу сүзләре тагы уйларын бутый башлады аның. — Килгәнсең ич! — Ах, да-а! — днп сузды, эшне аңлаган Шәрәф. — Мин сиңа әйтмәдем бит әле. Сине бу тикле наивная булырсың дип уйламаган идем шул. Син мине эшләргә килгән дип торасыңмыни? Мин бит, дустым, командировка белән килдем. Рентген установкасын алып барырга специалист кирәк булгач миңа куштылар. Аннары сине дә бик күрәсе килгән иде. Долг дружбы дигән нәрсә дә бар бит әле. Мин шулай аңлыйм. Әминәнең чырае сизелер-сизелмәс үзгәрде. «Сине бу тикле наивная булырсың дип уйламаган идем». Нәрсә бу?! Әллә Әминәнең иң изге хисләре белән шаяруны дәвам итүме? Әминә чынлап та шулай көлкегә .калырлык беркатлы җан иясеме? йөрәгендәге ярасы бердән ачылып 104 ланырга да йодрыклары ХЕда.™ - ......... - мәде Әминәнең. __ Алайса командировкада икәнсең.''.. _ Дөресен әйтсәм, вер сылтау булды инде ачысы. Мин күрергә теләп килдем, Әминә... — Рәхмәт, менә күрештек... __ Мин сине алырга дип тә килдем бит, Әминә. — Алырга?! Ничек алырга?! — Мин гостиницада бик әйбәт ужинга заказ биреп килдем, киен. Шунда сөйләшеп утырырбыз и вечер проведем. — Мөмкин булмаган эш бу! — Дөньяда мөмкин булмаган бер эш тә юк дигән Наполеон. — Наполеон әйткәндер. Ә минем бүген клуота докладым. — Доклад?! «Рак һәм аның белән ничек көрәшергә»? Шулаймы. — Түгел. Бөтенләй башка темага. — Интересно! — Әгәр интересно дисең икән, кал. Тыңларсың. — Ә ужин? Акча түләнгән бит... — Ужин качмас. Соңыннан кайтып ашарсыз... — Ни өчен «ашарсыз»? Ә нигә «ашарбыз» түгел. — Анысын күз күрер әле. — Әгәр шулай дисең икән, ул чагында мин шоферга әйтәм. Соңгарак килсен. Сәгать 10 нарга килсә буламы? — Килсен... Шәрәф ишек төбендә көтеп торган машина шоферына хәзергә кайтып соңгарак килергә кушу өчен чыгып китте. Клуб залында алма төшәргә дә урый калмаган. Күрше Каенлы, Су- баш авылы комсомоллары да килгәннәр. Алгы ике рәтне PTC механизаторлары биләгән. Шул ук рәттә Шәрәф тә утырган. Басып торырлык та урын калмаган. Зал йотылып тыңлаганга, Әминәнең тавышы ишек алдында өелешеп басып торучыларга да ачык ишетелә. — ... Безне матурлый торган, башкалар күзе алдында матур ясый торган сыйфатлар бик күп. Игътибар итегез: мин «әйберләр» димим, «сыйфатлар» дим. Чөнки безне матурлый торган «әйберләр» дә күп дөньяда. Мәсәлән, зәвык белән тегелгән костюм һәм шуны пөхтә итеп кия белү, әйбәт галстук, җыйнак үстерелгән чәч, хатын-кызда булса — прическа, каш карасы, пудра, ирен помадасы, иннек, сөрмә... Күреп торам, кайберәүләр елмая да башлады. Ләкин, болары да кирәк аның безгә. Ә менә тыштан бар җирең килеп тә, эчтән корт төшкән алмадай черек булсаң? Халыкта әйткәнчә «тыштан ялтырап, эчтән калтырау- чы»лар да бар бездә. Андыйлар хезмәт сөймичә, үзләре ашарлык икмәкне дә таба алмыйча кеше кулына карап яшәргә яраталар. Үзләрен җәмгыятьтән өстен куялар һәм мондый өстенлек башкаларны кимсетүдән тора дип аңлыйлар. Әйтегез, шундыйларны матур кешеләр дип әйтеп буламы. Бу әйткәннәрем коры сүз булып калмасын өчен мин сезгә тормыштагы бер хәл турында сөйләмәкче булам. Бу хәлне сезгә сөйләвемнең тагы шундый ягы да бар. Шушы көннәрдә миң бер иптәш кызымнан хат алдым. Ул үзенең миңа язган хатьшда хәзер мин сезгә сөйләячәк хәл турында фикер әйтүемне үтенгән. ,.,n anrtin ШәоәсЬкә ташланасы килде аның. Таш- китте аның. Бар ачуьд < ярс^г Ф^ төя.төя рәнҗетелгән хисләрне кисәк җилдәй кузгалып килсине Әйдә, 105 Мин иптәшләр ялгызым гына моны эшли алмадым, бу мәсьәләдә сезнең фикерегезне дә» беләсем килде. Менә болай була эш. 1 106 Бу кыз бер егет белән дуслаша. Алар икесе дә бер институтны тәмамлыйлар. Кыз чирәм җирләргә эшкә китә, ә дус егете шәһәрдә кала. Ул үзенең шәһәрдә калуын шул .хәтле оста оештыра, чирәм җирләргә китүче кыз, хәтта, аны кызганып та куя: егет бик теләп китәр иде дә, җибәрмиләр икән, янәсе «син шәһәр өчен бик кирәкле кеше». Әйе, тормышта шуның ише хәлләр дә була. Берәү авыл өчен, икенче берәү шәһәр өчен кирәк. Ләкин бу егет алдый. Шундый зур дәүләт мәсьәләсендә дус кызын гына түгел, башкаларны да алдый. Кыз моны сизми. Билгеле инде сизмәгәч, шәһәрдә «ялгыз» калган егете аның өчең элеккедәй бердәнбер якыны, матур дусты булып йөрәгендә саклана... Арткы рәттән реплика кычкырдылар: — Ә нишләп сез моны белгәч аңа язмыйсыз! —Ашыкмагыз, иптәшләр. Хәзер анысына да килеп җитәрбез, — диде Әминә. Әгәр залдагы яшьләрнең берәрсе шушы минутларда әнә, икенче рәттә, механизаторлар белән янәшә утырган, бик пөхтә киенгән матур егетнең йөзенә күз салыр булса, ул аның йөзендәге әледәи-әле булып торган үзгәрешләрне күреп хәйран калыр иде. Әмма хәзер һәркемнең күзе сәхнәдә, һәркемнең игътибары сәхнәдә басып сөйләүче докторның докладында. — Хәзер мин сезгә, иптәшләр, әлеге кызның беренче хезмәт шатлыгын уртаклашып язган хатына дус егетенең җавабыннан бер өзек укып күрсәтмәкче булам. «... Син анда үз уйларың астында ялгызың күмелеп калгансың. Сиңа аларны кемгә булса да сөйләргә кирәк. Ләкин, үзең беләсең, андый югары хисләрне сөйләр өчен сиңа интеллект среда кирәк. Мин синең күршеләреңнең әйбәт кешеләр булуын бәхәс астына аласым килми. Ләкин аларның бар белгән тормыш кайгылары — ферма каралтылары, колхоз басулары һәм авыр хезмәттән кайтып егыла торган тәбәнәк түшәмле, токмач исе аңкыган өйләре. Менә әгәр син миңа язган «хезмәт шатлыгыңны» аларга да укып күрсәтсәң, алар синең бу хатыңа квалификацияле рецензия бирә алмасалар да, тормыштан ерак торган хыял фәрештәсе икәнеңне күреп хахылдарлар...» Әминә хаттан күзен аерды да залга карады. Тып-тын калып тыңлаган залдагыларның күзләрендә нәфрәткә дә, ачуга да охшаш бер яну чагыла иде... Менә Әминә күз кырыйлары белән генә икенче рәттәге Шәрәфкә карады. Шәрәфиең йөзен күрә алмады ул. Егет башын түбән игән. Әминәнең күзләре аның кызарып бүрткән колак яфракларын гына күрде. — Барыгыз да хатны тыңладыгыз,—дип ялгап китте сүзен Әминә,— нәрсә дияр идегез сез бу хат турында? Берәү дә бер сүз әйтә алмыйча торды. Ләкин бу сүзсезлек ни әйтергә белмәүдән, яисә әйтер сүз таба алмаудан түгел, киресенчә, йөрәктә тулышканны ничек башлап алып китә алмаудан икәнен барысы да яхшы белә иде. Шундый уртак бер эчке кичереш иде бу. Бер генә, тик бер генә кеше бу хәлне аңлый алмыйча газапланды. Нәрсә бу?! Ни өчен Әминә ул хатны укыды?! Әллә юри оештырылган бер тозакмы бу? Әллә үзенә күрә бер үч алумы? Шулай уйлады Шәрәф. — Ачуыннан бер янды ул, бер сүнде. Мондый «комедияне» карап утыруны үзе өчен түбәнлек булуын күрсәтеп чыгып китәргә дә уйлаган иде. Ләкин булдыра алмады. Бу уе башына килүгә бик ошаткан да иде ул («демонстратив чыгып китәргә!»). Ләкин шунда ук куып җибәрде. Болай эшләгәндә Әминәнең залга карап: «Әнә, иптәшләр, шул качып баручы үзе була инде!» дип кычкырачагын уйлап шүрләде һәм шулай шүрләгән хәлендә аска караган килеш утыра бирде. Залдагы тынлык озакка бармады. Кемнеңдер әкрен генә әйткән сүзе ишетелде: 107 — Паразит язган бу хатны! Зал җиңелчә хәрәкәткә килде: кемнәрдер нәрсәдер әйттеләр, күрше күршесенә нидер раслады. Аннары, әйтерсең әлеге сүзнең дәвамың да көткән төслө зал тагы тынды. Әлеге сүз иясе урыныннан торды һәм, бу юлы инде, бәхәсле бер мәсьәләне нсбат иткәндәгечә сөйли башлады. — Паразит диюемне сез тагы буш сүгенү дип уйлый күрмәгез. Берәүне дә сүгәргә уйлаганым юк. Клуб залы сүгенү урыны да түгел. Паразит дип мин аның чын исемен, ягъни кешелек сыйфатын әйтүем. Менә, доктор, сез кешене матурлаган сыйфатлар турында сөйләдегез. Мин дә сезнең сүзләргә кушып кешене ямьсез иткән сыйфат турында әйттем. Шул гына. Кем килешми икән, әйдә, сүзем юк. — Минемчә, эш килешү-килешмәүдә түгел, —диде радистка Мәрьям.— Кешене күрмичә, белмичә торып, алай сразы гына кемлеген әйтеп булмый. Минемчә, бу хатны язган кеше бик нык ялгыша. Ә безнең бурыч ялгышканны дөрес юлга бастыру. Аңар җавап хатында аңлатып язарга кирәк; юк, тәти егет, син бик алай өстән йөзмә. Сыер савучы, дуңгыз караучы, тавык-чебеш үрчетүче колхоз кызлары бүген сөт саву, каз-үрдәк үстерү турында кайгыртып, синең өсбашың бөтен булуы, тамагың тук булуы турында да кайгырталар. Ә сразы «паразит» дип язсак, кем белә, серкәсе су күтәрми торганнардан булып куюы бар. Минемчә, бу егет әле паразит булып җитмәгән. Отсталый кеше,— менә кем ул! — Доктор, бер аңлашылмаган сүз булды. Нәрсә дигән әле? Әллә ниткән среда дигәне ни була соң? — Интеллект среда. Янәсе син доктор икәнсең, синең үзеңә тиң булырлык акыл ияләре кирәк... — Кара син аны, ә? Үзенең акылы булдымы икән соң шул сүзләрне язганда? — Тагы бер сорау бар иде, доктор? — Әйдә, бир соравыңны. — Безнең кешеме икән ул үзе? Зал шаулап көлеп алды. Әминә үзе дә көлде. Ләкин ул шунда ук Шәрәфнең күреп алуыннан яхшысынмыйча, җитди төс ясады. Хәер, бу минутта Шәрәфнең күзенә Әминә күренерлек түгел иде. Әминәне икенче нәрсә борчый башлады: тыңлаучылар хат иясен бу тикле шәфкатьсез хөкем итәрләр дип уена китермәгән иде ул. Эш көтмәгәнчә килеп чыкты. Бу үзенә күрә Әминәдә Шәрәфне кызганып та^кую тойгыларын тудыргандай булды. Шул ук вакытта күңеленең кай гына бер почмагында җиңеп чыгучы канәгатьләнүенә охшаш бер тойгы үсүен дә сизә барды Әминә. Үз фикерләренең тантанасын һәм аны мондый тантанага алып килгән зал тулы фикердәшләрен күреп куанды ул. Ләкин Әминә егылганны кыйнарга теләмәде. — Безнең кеше ул, иптәшләр! Мин аны яхшы таныйм. Бик сәләтле пәм белемле яшь кадр. Тик, сез әйткәнчә, .кешене ямьсезли торган чир ябышкан үзенә. Анысы да бетәр әле... — Ярый ла бетсә! Кибәк төсле коммунизмга үтеп кермәгәе?.. Кермәс. Без бит коммунизмга яңа тормыш аша барабыз Тормыш өйрәтер үзен! — Менә сез, докторлар, шундый чиргә каршы да берәр дару уйлап табасыгыз калган! дип кычкырып әйтте механизаторларның берсе. Зал гөрләп көлде. Зал көлеп туйгач, Әминә җавап бирде. )07 — Уйлап табасы калмаган. Андый дару күптән табылган. Бик әйбәт дару — тәнкыйть диләр үзен. Әминәнең сүзләрен Мадрид ялгап китте. — Шундый әйбәт, әгәр шул «дару» белән бер кыздырып алсаң — сразы юк итә. • Шәрәф, кинәт, юкка чыкты. Моны бары тик Әминә генә белде. Бу югалу бик тиз булды. Егет беркемгә сиздермичә шылды. Танып алып мәсхәрә итмәсеннәр дип шүрләде ул. Бу шүрләү аны шул тикле ашыктырды... Ул үзенең доклад бетүгә, күз ачып-йому тизлегендә клуб залыннан ничек чыгуын, караңгы урамга чыккач, алдына-артына карамыйча китеп баруын белми.дә калды. Тик бераз китеп аягы шоссе юлга баскач кына аңына килгәндәй булды. Яулыгын чыгарып, тирләрен сөртә-сөртә, алда утлары яктырып күренгән район үзәгенә таба ашыкты. Шулкадәр ашыкты ул, хәтта үзен алырга килгән баягы машинаның выжлап узып китүен дә абайламый калды. Ялгызлыкның нәрсә икәнен Әминә белгәне дә, кичереп күргәне дә юк иде әле. Каян белсен, ничек күрсен ул аны. Мәктәп партасы артында утырып узган балачак, аннары яшьлек шуклыгына бай шау-шулы институт еллары, институттан кайтып кергәндә, аяк тавышыннан танып бусагада ук елмаеп каршы алган әнисе, кичке чәй яннарында мавыктыргыч хикәяләве белән сихерләгән әкият телле әтисе, киносына, театрына барса да, бакчасына я Идел буена төшсә дә янында гел юлдаш булган якын дусты, әле менә шушы Ташлытауга килеп төшкәч тә, айга якын вакыт Зарифулла абыйсы өендә, әнисе яшендәге Гайникамал апасы, дус кызына әйләнгән Фәния янында, ишек алды ыгы-зыгысын күреп, каз-үрдәк тавышын ишетеп яшәвенең язып та, сөйләп тә аңлата алмаслык үзенә күрә бер яме — барысы да, барысы да Әминә өчен, ялгызы яши башлагач, кабатланмас төш кебек кенә булып калды. Бер атна инде, Әминә ялгызы үз бүлмәсендә яши. Яңа ел алды киче иде. Эшеннән бушап бүлмәсенә керүенә, Әминәгә әллә нишләп ямансу булып китте. Әллә инде бүлмәдәге куера барган эңгер-меңгерме, әллә инде җанлы эш сәгатьләрен уздырып та ялгыз калуыннанмы, әллә югыйсә туган өен, әти-әнисен сагынып юксынуыннанмы, кыскасы, нәрсәдән булса булды, Әминә моңарчы үзен бер дә бу тикле күңелсез хис итмәгән иде. Кызның бу хәле читтән күзәтеп торучы өчен аеруча күзгә бәрелерлек иде һәм моны, әлбәттә, инде, беренче булып Бәнат апа сиземләде. Баштарак ул докторның бу хәлен эшләп арыганлыктан дип тә уйлаган иде. Көндәге гадәт буенча чәйгә чакырып та, Әминәнең «эчәсем килми» дип теләр-теләмәс әйтүеннән, «авырмыймы икән?»—дип тә уйлады. Шулай уйлаиа-уйлана, бераз вакыт Әминә бүлмәсе ягына колак салып торды ул. Ләкин шылт иткән тавыш та ишетмәгәч чын-чыннан борчылды. Әминәне бер дә мондый хәлдә күрергә туры килгәне юк иде әле аңа. Юк, ярамый болай. Тикмәгә түгел бу. Кызның күңелендә нәрсә булса да бар. Бәнат апа Әминә бүлмәсенең ишегенә килде. Чак кына тыңлап торды: бер тавыш та ишетмәде. Бу тагы сагаерга мәҗбүр итте аны. — Доктор!.. Эчтән җиңелчә хәрәкәт, аннары әкрен тавыш ишетелде: — Бәнат апа, сезме? Керегез! Бәнат бүлмәгә керде. Керә керүенә ул Әминәнең кызарган күзләреннән хәзерге хәлен абайласа да, сиздермәде. 108 — Әллә нишләп күңелсез күрендең бүген, доктор. Ис-мазар тимәгәндер бит? Мичне вакытында япкан кебек тә булган идем?.. — Юк, бодай гына... Арыганмын, күрәсең,— диде Әминә. «Ни өчен күзе яшьләнде икән бу кызның?» дип уйлап кунды Бәнат апа. Никадәр генә уйласа да, белергә теләсә дә Әминәнең күзенә яшь чыгарган сәбәпне белә алмады. Әминә арымаган иде, әлбәттә. Киресенчә, ул бүген, бигрәк тә менә хәзергедән йөрәкне өзгән сәгатьләрдә, ялгызы калмас өчен төн буе эшләп чыгарга да риза. Авыл халкына әйтеп тә, әйттереп тә куйган: көн- ме-төнме, нинди генә вакыт булмасын, доктор бүлмәсе ишеген шакудан бер дә тартынмаска. Әле менә хәзер дә ул ишеген шакып килеп керүче Бәнат апага шул тикле сөенде, әйтерсең кайгысы җиңеләйгән төсле булды. Әмма шулай да ул йөрәгендәге сызлануын яшерде. Әминә бүген Шәрәфне хәтерләде. Хәтерләве булды, йөрәгендә үзен сиздереп иске яра ачылды. Шәрәф белән барысы да бетте, мәңгелеккә китеп югалды, онытылды дип уйлаган иде бит Әминә. Ә ул, Әминә уйлаганча, бик алай ансат кына югалмаган да, онытылмаган да икән. Киресенчә, йөрәктә яра булып калган икән. Мондый йөрәк ярасын доктор трубкасы белән тыңлап ншетеп тә, рентген нурларына яктыртып күреп тә булмый шул. Мондый ярага дучар булган кеше аның йөрәкне телү, бәгырьне өзү көчен үзе генә белә, үзе генә сизә... Әминәнең күзендәге Бәнат апа күргән яшьне дә әнә шул йөрәк ярасы китереп чыгарды. Әминә беренче кат Шәрәфне хәтерләде бүген. Юк, бу андый-мондый гына хәтерләү түгел иде; Бу хәтерләүдә Шәрәф Әминәгә рәнҗетелгән иске дустай булып күренде. Теге вакытны җыелышта «хур» итеп дөрес эшләдеме соң ул?! Әллә гаделсезлек күрсәттеме? Югыйсә, Шәрәф шулхәтле үпкәләп, хәтта саубуллашмыйча ук китеп бармас иде. Димәк, ул моны... гаебе итеп карамаган... Үзе дә әйткән иде бит әле, оныт син барсын да дип... Шулай ук усаллык саклый алырлык шәфкатьсез җан булдымы икәнни Әминә?.. Нәрсәдән бу болай соң? Бәнат апаның, Әминәне якын иткәнгәме инде, әллә кайгысын җиңеләйтү теләгеннәнме, белмәмешкә салышып, кызның кичерешләреннән читтә каласы килмәде. — Әллә сагынасыңмы, доктор?!—дип сорады ул. Әйе, Әминә сагына да иде. Тик ул үзенең бу сагынуы башкалардан түгел, хәтта үзеннән дә яшерерлек тирәнлектә дип уйлый иде бит әле... Шуңа, ахрысы, Бәнат апаның мондый соравы кызны сагаерга мәҗбүр итте. — Ник алай дисез, Бәнат апа? — Күреп торам, доктор. Сагыну, әгәр ул чын булса, кешенең йөзенә чыга. Әминәнең дә сагынуы аның йөзенә чыккан икән. Димәк, аның сагынуы чын?! Тол хатын да кызның йөзендәге сагыну сагышын тиз күрде. Хәзер инде ул кызның йөрәк серен дә сиземли ахрысы. — Сезнең яшьтә, доктор, ни эшләсәң дә килешә. Сагынасың да... Сагынып өзгәләнәсең дә... Тере җанны түгел, үлгәнен дә өзелеп сагынасың икән әле менә... Бәнат апа, сүзен әйтеп бетермичә, бер офтанды, аннары бармак очы белән күз төбен сөрткәндәй итте. — Мәрхүм Минсафам белән егерме биш ел гөрләп тормыш иттек. Бигрәк тә сабыр холыклы кеше иде, җаным! Бер сүз әйтмәс. Башын ияр иде дә гаепле бала кебек тик утырыр иде. Мин үзем бераз тынгысыз җан идем. Вакыты узгач кына таныйсың икән үзеңне. Әрләп таш- 109 лаган вакытым да, бер дә хаксызга кимсетеп алган чагым да, тыныч кына ашын ашарга бирмәгән көннәрем дә булмады түгел, булды. Гаделлек ярата иде мескенем. Син, дия торган иде, Бәнат, теләсәң нишлә, теләсәң нинди сүз әйт, ләкин әйткәнең гадел булсын, ди торган иде. Шуннан берәр эш-мазар чыгып биш-уи көнгә читкә китсә, янына очып барырлык булып сагына торган идем үзен, алтынымны. Хәзер дә менә исемә төшкән саен йөрәгем сызлап куя. Артык сүз әйтеп рәнҗетмәдемме икән? Л'Тэгънэсез гаепләр тагып кимсетмәдемме икән? дип уйлыйм да, күзләремә яшь килә. Шуннан соң инде, юк, рәнҗи торган кеше түгел иде ул, әйбәт кешеләр алар барысын да аңлыйлар, дип үз- үземие юаткач, азрак җиңел булып китә. Дөнья шулай бит ул, доктор... Садә бер хатынның, шушы, миченнән җылы бөркеп торган бүлмәдә үзенә бер эчке моң белән салмак кына хикәяләп утыруы Әминәнең йөрәк сызлавын баса төшә. Ул әкрен-әкрен үз хәленә кайта. Әле генә азаплаган эчпошыргыч ялгызлык хисе тарала башлый, яңадан якты теләкләре уяна аның... Шул якты теләкләре Әминәне бердән район почтасына тарта башлый. Хәзер үк, бер минутка соңламыйча яңа ел телеграммасын җибәрергә кирәк. Ничек ул моны баштарак уйламады соң? Кичә әти-әнисен котлап телеграмма биргәндә, нигә инде Шәрәфкә дә җибәрмәгән. Кичә иде шул ул... Кичә үпкәләүләрнең көче зур иде шул. Аларны кинәт кузгалып та кинәт басылган баш авыртуы кебек уздырып җибәрергә кирәк иде шул... Хәзер ул бераз узды ахрысы. Узган икән, бар, тизрәк бар да кичәге үпкәләүләрне юып ташла. Кичәге кичәгедә калсын, яңа елга үтеп кермәсен. Бар, югыйсә, болай уйланып торсаң, Шәрәфнең үзеннән телеграмма килеп төшәр дә, соңга калырсың, ә соң- га калган телеграмма җавапка әйләнеп кала ул. Әминә тиз-тиз өстенә киеп урамга чыкты. Телеграммаларны авылдан район почтасына телефон аркылы тапшырып та була иде. Әминә колхоз радиоузелына керде һәм Мәрьям белән алар, телефон аркылы, район почтасының телеграфчысына Шәрәфкә язылган яңа ел телеграммасының текстын тапшырдылар: «Яңа ел белән котлыйм сине, дускай, узганнар узган елда калсын, артык бер дә кабатланмасын». Ташлытаулылар яңа елны ел саен ике урында каршылыйлар: яшьрәкләр — клубта, олылар — мәктәптә. Бу юлы да шулай булды. Әминә икесенә дә чакырылган иде. Ул башта клубта аралашты, аннары, кайтышлый, мәктәпкә дә сугылды. Бик кызык булды бу. Мәктәпкә килеп керүе Кремль чаңының яңа елга суккан вакытына туры килгәч, аны бәйрәм залына Кыш бабайга ияртеп керттеләр. Янәсе, күрегезче, Кыш бабай безгә нинди Кар кызын алып килә... Күңелле узды яңа елны каршылау кичәсе. Сәгать икенчедә генә таралыштылар. Тышта төнне агартып кар ява. Очкан кар тузынып-ту- зынып буранга әйләнергә чамалый... Күңелле кичәдән бик риза булып кайткан Әминә, Бәнат апасы мичен ягып җылытып куйган бүлмәсенә керде дә, бернигә карап тормастан, чишенеп урынына ятты. Кыз, арып-талган башын ястыкка куюына, йоклап та китте. Ләкин бу йокы озакка бармады. Әминә куркынып уянды. Урам яктан, каядыр, капка каккан төсле дә, ишек шакыган кебек тә бер тавыш ишетелә. Әминә, йокылы башына, тавышны тиз генә тотып ала алмый азаплана. Бер тыңласаң бик якында, шушында, ишектә генә ишетелә төсле, аннары, кинәт, әллә кая китеп олага. Әминә лампасын, шырпысын, сәгатен кровате янындагы урындыкка куеп яткан иде. Җылы урыныннан төшмичә, терсәк очларына гына таянып 110 шырпы яндыргач, сәгатенә карады — дүрт туларга ун минут. Бигрәк вакытсыз чак икән. „ Менә тавыш тагы якыная һәм баягыдай да көчле яңгырый. Әминә тез очларына басып күтәрелә һәм ишек алдын күрергә теләп тәрәзәгә үрелә. Берни күрерлек түгел. Бар җир ап-ак томанга баткандай буранга күмелгән. Үкереп бураган буран тәрәзәгә көрт өйгән. Утынлыкның ишеге әллә ябылмыйча калган инде, әллә ябылып та, җил каерып ачканмы, бертуктаусыз шак та шок сугылып бәрелә. Өй морҗасында җил улый. Аз гына югалып торганнан соң әлеге тавыш бердән көчәя һәм бу юлы инде ишек каккан тавыш белән бергә кемнеңдер ярсып-ярсып, «д-о-к-т-о-р — а-па!» дип кычкыруы да ишетелә. Әминә бик ачык ишетә моны. Ул кроватеннан сикереп төшә дә, өстеиә пальтосын эләктереп, караңгы болдырга чыга һәм ишеккә килә. — Кем ул? — Ачыгыз инде... Доктор апа!.. Бала тавышы. Бик сызланып йөрәктән чыккан тавыш бу. Әминә, артык уйлап-нитеп тә тормастан, ишекнең аркылыга куелган билагачын ала һәм ишекне ачкан арада эчкә тыштагы бурап искән кар белән бергә, бәләкәй бер йомрының да керүе күренә. Ләкин караңгыда Әминә аны әйбәтләп таный алмый һәм үзенә ияртеп бүлмәгә ашыга: «Әйдә! Кем син! Нәрсә бар бу вакытта?..» Бүлмәгә кереп лампа кабызгач кына Әминә ишек төбендә елан торган баланы күрә. — Нәрсә бар?— Ник елыйсың? — Әни үлә... — Чү... Еламыйча гына сөйлә. Хәер, бу бала белән озын-озак сөйләшеп торуның файдасы юк хәзер. Әминә ашык-пошык киенә. Киенгән арада ул беренче ярдәм кирәк-яракларын җыештырырга да өлгерә. Бу эшләрнең барысы да искиткеч тизлектә башкарыла, хәтта, барып керү белән беренче күреләчәк чараны — укол өчен, мамыкка төреп, бер ампул камфора белән шприц тә әзерләп куя. — Әйдә!.. Алар ашык-пошык караңгы болдырга, аннан урамга чыгалар. Биредә сөйләшү түгел, күз ачыр хәл дә калмаган. — Әйдә, син алдан бар. Адашмыйк,— ди Әминә балага. Алар, көрт ера-ера, атлап китәләр. Әминә тәбәнәк ишекнең тузып беткән киез-киндер сәләмәләре арасыннан тоткасын табып ачып эчкә керә. Керә-керүенә ул мич кырыендагы җиделе лампадан төшкән зәгыйфь яктылыкта сәке өстендә тулгак җәфасында ыңгырашып яткан Нәгыймәне күреп ала... — Рая апаңның кайда торуын беләсеңме?—дип сорый Әминә баладан. — Бездән өч йорт аша,— ди бала. — Бар, чап! Доктор апа чакырды диген. Бала чыгып китәргә ашыга. — Керосинкагыз кайда? Бала кирәк нәрсәнең барысын да күз ачып йому тизлегендә күрсәтеп биргәч, Рәисәне чакырырга дип чыгып китә. Бу чагында инде керосинкага җылыныр өчен табак белән су куелган һәм Әминә кулларын әзерли иде... Буранлы төннең нәкъ шушы вакытсыз сәгатьләрендә Ташлытау радиоузелында телефон шалтырады. Төнге дежурда йоклап ятучы Мәрьям сискәнеп уянды. Кем булды икән? Бигрәк вакытсыз шалтыраталар 111 бит. Яңа ел таңы атып килүен исенә төшергәч кенә, Мәрьям вакыйгага төшенгәндәй трубканы алды... — Тыңлыйм! Әйе, Ташлытау! Рәхмәт. Сине дә яңа ел белән! Кем бу! Зиннурмы? И-и, тәре, таң тишегеннән уятып котламасаң, качам дип белдеңме? Нәрсә.... Нәрсә? И-и, кыланчык, «Качырмам» дигән була тагы. Кем бармы дисең? Доктор?! Бар... бар!.. Әминә Саттарова. Аңа телеграмм дисеңме? Давай. Иртә торуына куандырыйк әле бер үзен. Әйдә, диктуй! Мәрьям карандаш-каләм алып район телеграфыннан тапшырылган текстны язарга .кереште. «Казаннан. Тапшырылсын 1 январь көнне иртә белән. Ташлытау врач пунктына Әминә Саттаровага. Нәрсә, нәрсә? Тагы бер кат әйт. Ишетәм дә бит... Әллә нәрсә бу?!. Аңлашылмый!.. «Сез дуслык кадерен белә торган кеше түгел икәнсез. Безнең арада барсы да бетте. Шәрәф». Аңлашылмый мондый текст. «Түгел» дигәне ялгыш түгелме? Ничек итеп инде шундый телеграмма бирергә? Юк, мин принимать итмим мондыйны! Яңадан Казанны ал да тикшер. Ялгыш язмаганнармы?.. Әйт. Ташлытау телефонисткасы: «Мин мондый текстны.кабул итмим. Яка ел телеграммасы түгел бу» дип әйтә диген... Бер сәгатьтән соң район телеграфы тагы шалтыратты һәм текстның нәкъ бая тапшырганча булуын раслады. Тагы район телеграфы дежурные белән Ташлытау телефонисткасы арасында бәхәс купты. Берсе: — Тапшыр. Син службадагы кеше бит. Кешедә эшең булмасын,— дип кычкырды. Икенчесе: — Мин мондый ялгыш телеграмманы тапшыра алмыйм. Докторыбызның нинди әйбәт кеше булуын белсәң, үзеңнең дә яңа ел көнне аңа андый яла ябарга кулың бармас иде,— диде. — Нишләп яла ябу булсын... Аңламыйсың син, кызый... йөрәк хәлләре пахнет монда... — Бер кыбырсыгы язгандыр әле... Зиннур, давай, малай, тапшырмыйк мондый күңелсез телеграммны... Эх, син безнең докторны белмисең?.. Әгәр белсәң... Кыскасы, берсе алай, икенчесе болай ди-ди, текст тагы бер кат тикшерелеп, расланып беткәндә, таң атып, тирә-як яктыра башлаган иде инде. Нәгыймә малай тапты. Тудырган ана өчен генә түгел, тудыручы өчен дә шатлык китерде бу бала: яшь докторның кулында туган беренче җан иясе иде бу. — Мә, ал улыңны — яңа елның беренче кешесен,—диде Әминә. «Үтерсәгез дә «ачмыйм!» дигән төсле күзләрен кысып йомган шәпкә кызарып-бүртенеп, көчәнә-көчәнә, иреннәрен бөтергәли-бөтергәли ими эзләп дулашкан бала, биләүгә биләнеп, әнисе куенына кергәч, «Үз әниемме соң бу?» дигән төсле күз ярыгын гына ачып карагандай итте дә, ими очын кабып алгач имәргә дә башлады. — Уртлары арып бик тиз йоклап китәләр алар, йоклатма. Ашасын бераз,— диде Әминә. Аннары, алар икесе дә — Әминә дә, Рәисә дә, чулык-чулык килеп әнисе имиен имгән баланы беренче күргән төсле, күзәтеп тордылар. — Нинди кызык, ә?!— диде Рәисә. Таң атты. Өйдәгеләр шунда гына мич кырыендагы лампаны сүндерделәр һәм 112 энекәшенең якты дөньяга тууын көтә алмыйча сандык өстенә авып йокыга киткән малайны күрделәр. _ Рәхмәт инде, доктор җаным, бик куркынган идем, үләм дип торам. Әтиебез дә өйдә юк чагы... Әминә, чыгып киткәнче, гел рәхмәт сүзләрен ишетеп торды. Алар урамга чыктылар. Рәисә үз юлына, Әминә үз юлына китеп барды. Юлда Әминәгә әледән-әле авыл кешеләре очрады. —• Яна ел белән, доктор! — Ян.а елыгыз котлы булсын, доктор! — Яиа ел чәенә рәхим итегез, доктор! Әминә ашыга-ашыга атлый. Күңеле тарта. Бик тарта аның күңеле. Әлбәттә өендә аны тагы да кадерлерәк котлау көтә. Төн буена нинди генә хәлләрнең булмавы мөмкин! Әнә Мәрьям кайтып килә. Дежурда булган күрәсең. Белсә ул гына белә инде. Авылга килгән телеграмманы башлап ул кабул итә бит. Мәрьям Әминәне ерактан ук котлап каршылады. — Яңа ел белән, доктор! — Сезне дә яңа ел белән! — Кайдан болай бик иртәләп? — Бәби тудырышып кайтам... Мондый .күңелле хәбәрне ишеткән Мәрьям кычкырып ук җибәрде: — И-и, җаным, чынлап та котларлыгы бар икән? — Бар, бар! —диде Әминә. Ләкин аның үзенең дә телефончы кыздан шатлыклы хәбәр ишетәсе килә иде. — Үзеңдә ниләр бар соң? Мәрьям, ялганы тотылудан курыккан төсле, Әминәнең күзләренә карамыйча әйтте: — Ул-бу юк. Безнең эшне беләсең инде. Төнне йоклап уздырдым. Шуннан соң алар үз юлларына китеп бардылар. «Әйтәмме икән?! Үлсәм дә әйтмим. Шундый телеграмм тапшырып куанычын бозарга дурак түгел лә мин», — ди-ди үзалдына сөйләнеп кайтты Мәрьям. Хәзер инде Әминә дә өенә кайтып керергә ашыкмады. Хәйран бер кышкы йомшак иртә иде. Кояш нурларында җемелдәшкән кар тузаннары күзне чагылдыра. Эх, бер көнге чанасы белән Мадрид килеп чыксын иде хәзер. Шуны уйлап барды Әминә. Бераз баргач, янәшә урам чатыннан шау-гөр килеп чаналарга төялешкән яшьләр күренде. Алдагы киртәләр төялгән чаналарның берсендә Баһау, икенчесендә Рифгать, ярышкандагы кебек дилбегәләрен баш очларында әйләндереп ат куалар. Арткы чаналарда кызлар, егетләр. Араларында Мадрид та бар. Яшьләр Әминәне күрүгә «Яңа ел котлы булсын, доктор!» дип хор белән кычкырдылар. — Бригада бу минем! — дип кычкырды Мадрид, — кар тотарга барабыз! — Язын бик кирәк әйбер ул безнең өчен, — дип өстәде берсе. — Морожныйдан да кадерле!— диде икенчесе. Калганнары урамны яңгыратып шаркылдап көлделәр. Чаналарга җигелгән атлар мондый шау-шудан колакларын чөкрәйтеп, кар тузды- ра-туздыра чабып киттеләр. Бу күңелле күренеш Әминәгә килер язны хәтерләтте. Әллә инде зур хезмәт юлына аяк басканда беренче каршылаячак язы булгангамы, әллә инде бу яна ел иртәсе шундый якты, кояшлы булып тугангамы, киләсе яз бик матур булыр төсле һәм бу январь иртәсе шул киләсе язның беренче көне кебек булып күренде Әминәгә... Беренче китап бетте