Логотип Казан Утлары
Очерк

ЗАМАНДАШ АНКЕТАСЫ

Очрашырга теләгән кешеңнең анкетасы. Тик, күпме генә төгәл мәгълүматлар бирмәсен, анкета — анкета булып кала. Шунлыктан, теге яки бу замандашыбыз хакында сөйләргә уйласак, һәр пункты җентекләп тутырылган кәгазьне бер читкә этәреп куйыйк та, тормышның үзенә күз салыйк. Чыннан да: «Нурмачев Вазыйх Ярулла улы. 1936 елда Татарстанда, Буа районының Бикмураз авылында туган. Белеме — 7 класс. ВЛКСМ члены. Механизатор...» дигән юллар гына һәммәсен дә сөйләр дисезме? Кешеләр хакында анкеталар буенча гына фикер йөртү ансат түгел. Алар, ул анкеталар, берәүнең, бормалы сукмаклар үтеп, галим булуын, икенче бер чордашыбызның төзүче-ташчы булып җитешүен, бүтән бер иптәшнең терлекчелек остасы яки уңган игенче булып үсүен барлык төсмерләре белән гәүдәләндерә алмыйлар. Алай гынамы соң, кайчак кешенең үзе белән танышкач та, аның холкындагы нечкәлекләрне байтак гомер төшенеп җитмисең. Әллә кай яклары белән серлесыман булып кала ул. Югыйсә аз сүзле дә димәссең. Сораганыңа җавап та бирә. Анкетага сыярлык итеп кенә түгел, авыз тутырып, җәелеп сөйләшә. Чөнки аның тормышында яшерен-ба- тырын берни дә булганы юк. Биографиясе чордашларыныкы төсле үк. Хәйран калырлык батырлыклар да эшләмәгән, әмма аны каһарман дияргә мөмкин. Ник дигәндә, бу батырлык хезмәттәге бихисап фидакарьлекләрдән гыйбарәт. Менә шул «ваклыкларны» — көн саен, сәгать саен башкарып торган күркәм эшләрне йөрәк белән аңлагач кына, яңа танышыңның характеры ачылып киткәисыман була. Тракторчы Вазыйх Нурмачевның да бер мәлгә шундый тәэсир калдыруы мөмкин. Мин аны моннан дүрт-биш ел элек үзләренең «Коммунизм» колхозы басуында, Түбән Наратбашы белән Бикмураз авылларын бергә ялгарга теләгәндәй сузылган урман полосасы буенда очраткан идем. Урак өсте иде. Кичке күлем. Көн кызуы сүрелә төшкәч, механизатор егетләр тамак ялгап алырга утырганнар. Аннары тагын басу иңләргә ниятлиләр. Танышып алдык. Берсе Вазыйх Нурмачев, икенчесе — Вә- гыйзь Нурмачев икән. Агалы-энелеләр. — Кайсыгыз тракторчы, егетләр? — дигәч, командага күнеп әйткәндәй, икесе берьюлы: — Мин, — диделәр. Комбайнчының кем икәнен белергә теләвемә каршы да шундый ук, җавап ишеттем. Аңлаешлы иде, «машина җене кагылган» егетләр, кайда куйсаң да аптырап кала торганнардан түгел.. О 137 ш күрсәткечләрен сораштым. Гектар санын да, уңыш чыгышып да әйттеләр. Күрәм, болар учетчик исәпләп-чәйнәп биргәнне генә кабатлап утырмыйлар. Һәр сәгатьләре, һәр минутлары алдан планлашты- рылган. 1ӨГӘЛ график буенча эшләүләренә, район кырларында иң. шәп урыпсуктыручылар булуларына сокланып, мактау сүзе әйтмичә булдыра алмадым. Район газетасына язарга теләвемне белдердем. Шунда күрсәгез икән, егетләр алмаштырып куйгандай булдылар. Вәгыйзь аз гына читкәрәк китте дә, абый белән сөйләшегез әнә, дигәндәй, сүз дәшмәс булды. Ә Вазыйх: «Кирәкмисәнә, мактамагыз. Тауны таш иткәнебез бармы әллә?» — дип каршы төште. Аннары, соргылт куе кашларын җыерып, беравык торды да, янына җәеп салган газетаны сузды. «Менә моның кебек сыпырсаң, бүтән хәл иде», — дип куйды. Үзәк газетада атаклы механизатор — Прокофий Нектов хакында язылган иде. Бу деталь „шулай ук үзенә күрә кызыклы иде. Егет батырларга сокланып карый. Димәк, аның йөрәгендә уз эшенең остасы булу теләге канатлана. Тик юкка-барга шапырынучылар чутында йөрергә нияте юк. Энекәше дә, бу җәһәттән, нәкъ абыйсы. Тыйнаклыклары, уңганлыклары белән шөһрәт алган агай-энене авыл халкы да: «Ярулла малайлары шул алар», — дип бик гади, саран сүзләр белән, әмма бик хаклы мактый. Ярулла агай җиргә ябышып яткан, игенче хезмәтенең сөенечен дә, көенечен дә бергә күтәрә алган кеше булган. Бөек Ватан сугышына киткәндә тормыш юлдашы Хөршитенә карап: «Төп оядан очмасыннар иде инде алар. Үскәч тә колхозда тамырланырлык булсыннар», — дигән. Үзе яу кырыннан әйләнеп кайта алмаган, ил өчен башын куйган. Ярулланыкылар да тылсымлы егетләр түгел, билгеле. Халык теленә мактап күтәргән сыйфатлары—тырышлык. Алар характерындагы бу сызык бик яшьли, сабый чактан ук тамырланып килә. Вазыйхның һәм Вәгыйзьнең укытучылары мәктәп елларында ук Нурмачевларның күпне белергә әрсезләнүләрен, өйрәткәнне бик тиз күңелгә салып куя белүләрен әйтәләр. Дәрескә теге яки бу әсбапны ясап килү дисеңме, дәрестән соң мәктәп мастерскоенда катнашумы — Нурмачевларга берсе дә ят булмаган. Вазыйх бу яктан башлап йөргән, үсмерләрне дә ияртә белгән. Вәгыйзьнең дә механизатор булуы, Совет’Армиясенә киткәнче үк тирә-юньдә яхшы яктан телгә керүе — һәммәсе абыйсының «коткысына бирелүдән» туган хәлләр. Хәзер Вәгыйзь хәрби хезмәттә, әмма үзләренең трактор бригадасына гүя тылсымлы җепләр белән бәйләнгән. Хаты саен һаман колхоздагы хезмәттәшләрен сораша, эшләре хакында бәйнә-бәйнә язуларын «даулый». Вазыйх Нурмачев— 1954 елдан бирле механизатор. Тәҗрибәле җитәкче Солтан ТаҗетДинов бригадасында эшләү — ә бу коллектив үзенең бердәмлеге, оешканлыгы белән аерылып тора — аңа кодрәтле техниканың бөтен катлаулылыгын, барлык нечкәлекләрен җентекләп өйрәнергә ярдәм иткән. Дөрес, абынган чаклары да, сөрлеккән минутлары да булган аның, тик андый вакытлар бармак белән генә санарлык. «Коммунизм» колхозының трактор отряды — елның елында Буа районында ремонтны тиз һәм яхшы итеп башкару өчен ярыш инициаторы. Урып-җыюны алар районда беренчеләр булып төгәллиләр. Та- җетдииов бригадасы ашлаган һәм эшкәрткән басуларда, корылык каныккан елларда да, гектарыннан кимендә 16—19 центнер бөртекле ашлык уңышы, кукуруздан 700—800 центнер яшел масса алына. Монда Вазыйх Нурмачевның көче дә кергәнлеге ачык. Болар барысы да — аның биографиясендәге матур юллар. Шулай да, әгәр анкета тутыра калсак һәм анда «Тормышта иң хатирәле аегызны әйтегез» дигән бер пункт өстәсәк, Вазыйх Нурмачев 1957 елның көзге көннәреннән берсен атар иде. 138 1957 ел! Бөек Октябрьга кырык яшь тулыр алдыннан иксез-чиксез Ватанны иңләп яңа хәрәкәт колач җәйде. Мәскәү — Сортировочный депосындагы бер бригада членнары үзләренең коммунизмча яшәргә һәм эшләргә теләүләре турында белдерәләр, коммунистик хезмәт коллективы дигән мактаулы исемне яулап алу өчен, илдә беренчеләрдән- булып, көрәш башлауларын хәбәр итәләр. Солтан Тажетдипов бригадасы яңа хәрәкәткә Буа районында беренче булып кушыла. Тик, кушыла дигәч тә, бер селтәнүдә, бер кизәнүдә генә булмый ул. Күп уйланулар, байтак фикер каршылыклары аша киләләр аңа. Яна эшнең асылын, турысын әйтик, тиз генә абайламаучылар да була. Вазыйх үзе дә шуларның берсе була, дисәк тә ярый. «Ничек инде ул коммунизмча яшәү? Иртәрәк сөйләмибезме бу хакта. Әле бит...» Бөтен бригада белән җыелып, беренче тапкыр киңәшкәндә, Вазыйх Нурмачев шулай икеләнә. Ә аннары, яңача эшләүнең- һәм яшәүнең төп билгеләре ничек булырга тиешлеге хакында күмәкләшеп фикер алышулардан соң, алга куелган максат аныклана төшә. Барыннан да битәр, бик яхшы эшләргә! Монысы аңлашыла. Комсомол сафына кергәндә, нәкъ шулай тырышырга ант иткән иде ул. Сынатканы юк, сынатачагы юк! Комсомол комитеты секретаре Солтания Хәбибуллина белән икәүләшеп Владимир Ильич Ленин әсәрләрен укыганнар иде алар. Даһиның җәмгыять файдасына аңлы хезмәт турындагы сүзләре, әйбәт ашлаган туфрак куенына төшкән орлыктай, егет күңеленә гомергә сеңеп калдылар. Бертуктаусыз укырга, белемеңне күтәрергә! Монда инде бәләкәй генә чатаклык чыгарга әзер тора. Көндезге урта мәктәпкә керү кадәре- се барып чыкмаячак. Вазыйхны хәзер иптәшләреннән, тракторыннан аерып алалмыйсыз. Алай гына да түгел, йорт башы ич ул. Тормышны алып барырга кирәк. Кичке класслар булмый әле ул елны. «Юк!» Бу сүзне кайчак юлга киртә итеп куялар. Гүя шуны сикереп үтеп булмый. Ә бит теләгәндә бөтенесен дә эшләргә мөмкин. Тормышта теләк кенә булсын, теләк булса, ташны тишәсең. Димәк, иптәшләр белән бергәләп, мәктәптә кичке класслар ачуга ирешергә кирәк. Егет шундый карарга килә. «Үзең алда бару гына җитми. Артта калган иптәшеңә дә булыш. Бер кеше — бөтен кеше өчен, коллектив — бер кеше өчен!» Бу максатны да Нурмачев ачык итеп күз алдына китерә, чөнки кем — кем, ә механизатор күмәклек көченең, бербереңә булышуның кадерен белә инде. Алар коллективы безнең кешеләрдә тәрбияләнергә тиешле бу зур сыйфатның кыйммәтен яхшы аңлаучылардан тора. «Тормышта үзеңне үрнәк итеп тотарга. Семьяга, бала-чагага, хатын- кызга ихтирамлы булырга!» Ул кадәресе белән дә Вазыйх бик риза. Аның үз-үзен тотышыннан бүгенгәчә зарланган кеше юк. Киләчәктә булмас та булмас. Ә семья коруны, үзен аның башлыгы итеп күргәне хәлендә, ул елларны әле Вазыйх тиздән тормышка ашачак хыял дип саный иде. Әмма мәхәббәтенең ныклыгына шиге юк иде аның. Ул әнә шундый уйланулар аша яңа хәрәкәтнең ташкынына килеп тоташты. Коллектив өчен моңача булмаган җитди сынау башланды. Киеренке хезмәт белән узды ул чор. Ә инде бригадага мактаулы исем биргән көнне һәр механизатор бик озак онытмас. Шулай да Вазыйхтан «Гомереңнең иң истәлекле көне дип кайсы көйне исәплисең?» — тарыС °РаСаҢ’ УЛ’ гадәтенчә саР ан гына елмаер да, болай җавап кай- — Көне дигәндә, Кремльдә коммунистик хезмәт бригадалары һәм ударникларының Бөтенсоюз киңәшмәсе ачылган көн. Сәгатьләр дип сорасагыз, пикита Сергеевич Хрущев чыгышын тыңлаган сәгать. Минутлар дип кызыксынсагыз, шул киңәшмәдә «Хезмәттәге батырлык өчен» медален күкрәгемә кадаган минут. Әмма бу сүзләрне берәү дә мактануга юрамас. Юк, борын чөю ят бу механизаторга. Ул сүзләр — хезмәттә яуланган зур бәхетнең күңелле канат кагышы. Хөкүмәтебез башлыгы Вазыйх кебек меңнәрне күз алдында тотып әйтте бит: «Бирегә киңәшмәдә катнашучылардан, ике меңнән артык кеше җыелган. Болар — заманыбыз алдынгыларының гаять зур армиясенең чәчәге, горурлыгы», — диде Никита Сергеевич. Бу бәяне олы фидакарьлек белән генә акларга мөмкин икәнлеген Вазыйх Нурмачев акылы белән дә, йөрәге белән дә тойды. Аның киңәшмәдән кайтуын балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче хатыны Флюра да, әнисе дә түземсезләнеп көттеләр. Колхозга кайтып төшүгә, иптәшләре аны мең төрле сорауга күмделәр, чын күңелдән кулын кыстылар. Бары тик нәни Зөһрә генә, әтисенең найлардан әйләнеп кайтуын абайламыйча, бишегендә елмаеп ята бирде. Хәер, берни дә аңламады дип әйтү сабыйны рәнҗетү булмагае. Зөһрә дә’ бик тырышып-тырмашып әтисе түшендәге медальгә үрелеп азапланды. Әйтерсең, ул да хезмәт сөючән әттәсен котлый иде. Ә Вазыйх, кызын кочагына алып, аның белән сөйләшкәнсыман, үз алдына әйтә куйды: — Менә шулай, Зөһрә сылу. Тагын да шәбрәк эшләргә кирәк. Сез үсеп җиткәндә тормыш ал да гөл булсын өчен тырышмый ярамый... Вазыйх әйткән сүзен җилгә очыра торганнардан түгел. Былтыр да, быел да җимертеп эшләде. Бүгеннәрдә исә кәефе бермә-бер күтәренке, чөнки ул партиябез съездын хезмәт уңышлары белән каршылый. — Менә монда, — ди ул, зәңгәрсу тышлы китапны күрсәтеп,— барсы да бик шәп әйтелгән. — Аннары ул, КПСС Программасы проектын ачып, үзе билгеләр ясап узган урыннарга туктала. Коммунистик җәмгыять төзүченең мораль кодексына соклануын сөйли. Иң ахырдан Программа проектындагы менә бу юлларны басым ясап укый; «һәр совет кешесе үзенең хезмәте белән коммунизм тантанасын якынайта». Китапның тышлыгына аз гына мазут табы тиеп киткән. Эштән кайтышлый алып, комбинезон кесәсенә салган булгандыр, күрәсең. Ул кадәресен төпченеп тормадым. Әмма шул кадәресе бәхәссез: эшчән кулда ул китап. Анда язылганнарны чынга әверелдерүдә коммунистик хезмәт ударнигы Вазыйх Нурмачевның көчен, сәләтен, кирәге калса, гомерен дә аямаячагы ачык. Хезмәт батыры белән очрашудан туган барлык уй-фикер һәм тәэсирләрне анкета юллары гына сыйдыра алмас иде. Шуңа күрә анкетаны бер читкә куеп, Вазыйхның үзе турында сөйләргә булдым.