Логотип Казан Утлары
Хикәя

АВЫЛ ХИКӘЯЛӘРЕ

 

ОЗАТУ

Ямь-яшел бәбкә үләне белән капланган киң авыл урамы. Сары кузаклардан сырга киеп утырган, вак яфраклы акация агачлары арасында кызыл калай түбәле өй күренә. Капка төбендә тирән генә ящик арбага җигелгән, каеш камытлы, каеш шлеялы күк ат тора. Аның тирәсендә ирләр, хатын-кызлар, бала-чагалар ыгы-зыгы киләләр. Аларның һәрберсенең кулында әйбер: берәүләре карындык аркылы мае бәреп чыккан тозлаган каз-үрдәк, икенчеләре яңа гына аертылган бал тутырылып, авызы бәйләнгән пыяла банка, төргәк-төргәк карлыган каклары, ат казылыклары тоткан. Арада култык асларына йомшак бәрән йоныннан бәйләнгән оеклар, бияләйләр кыстырып килгән карчыклар да бар. Әйе, берсенең дә кулы буш түгел. Алар өйдән кемнеңдер чыгуын көтәләр. Әле бик иртә, кояш күтәрелеп кенә килә. Капка төбендә кешеләр артканнан-арта, күбәйгәннәи-күбәя. Урам уртасыннан үтеп баручы ашлык төялгән автомашиналар, ак зонтлы кызыл комбайннар шушы капка турында туктап калалар. Кабиналардан, кузовлардан сикереп кешеләр төшә һәм капкага таба юнәләләр. Менә капкадан аз гына шадрарак йөзле, кылыч кебек юка борынлы, озын буйлы бер кеше чыга. Аны як-ягыннан бик күп кешеләр урап алган. Көтеп торучылар кочак- лаша-кочаклаша аның белән саубуллаша башлыйлар. Җиңнәре сызга- нылган бик күп таза беләкләр берберсе белән аркылы-торкылы килеп буталып бетәләр. Китүче белән кемнәрнең саубуллашуын һич кенә дә аерып булмый. Барысы да ашыга, барысы да үз сүзен әйтә: — Фәтхерахман, кайткач та хат язып җибәр, — ди берәү. Икенчесе: — Юк, поездга утыру белән открытка сал! — дип, аның сүзенә төзәтмә кертә. — Киләсе җәйгә дә кайтырга тырыш, хәзер, үзең беләсең, бернәрсәгә дә кешегә чыгасы түгел! — Хатыныңа, балаларыңа сәлам әйтергә онытма! — Ай күрде, кояш алды, дигән кебек булды бит, Фәтхерахман. Бигрәк тиз китәсең, дустым. Ялың ике ай булса, туйганчы күргән булыр идек. Китүче кеше, рәхмәт әйтә-әйтә, болай ди: — Ике ай да булыр, өч ай да булыр. Хәзер үзегез белән сөйләшкәнчә, коммунизм чоры керә. — Тизрәк шулай булсын иде, Фәтхерахман! — дип шаулашалар. Я 74 Арбага салынган әйберләрне — күчтәнәчләрне аралап, кайсын кая күчергәләп, ике кеше менеп утыра. Ат кузгала. Ат белән бергә автомашиналар, комбайннар, лафетлар, җәяүле кешеләр кузгала. Шоферлар, кабиналардан башларын чыгарып, комбайнчылар, штурвалларга басып, кулларын болгый-болгый китүче белән әллә тагын йөзенче тапкыр инде саубуллашалар. Ат әкрен генә атлый бирә. Кешеләр, арба үрәчәләренә тотынып, китүченең җилкәләренә кага-кага баралар. Аларның кулларында кабыгы әрчелгән йомыркалар, урталай киселгән кып-кызыл помидорлар, эре төшле кыярлар күренеп-күренеп китә. Безнең белән бергә шушы авылда кунып чыккан очраклы юлдашыбыз, шушы күренешкә шаккатып карап тора да, урта яшьле ир кешедән сорый: — Кемне озатасыз? — Бәй, шахтер Фәтхерахманны! — Кая китә? — Бәй, эшли торган урынына. Ул Чиләбе ягында, җир астында комбайн йөртә. Җир астында йөртеп кара син комбайнны! — Агай-энесе, туганнары, дус-ншләре бик күп ахры? — Бөтен авыл! Шахтер Фәтхерахман дим бит инде, мин сина! — ди әлеге ир кеше.

ДӘРДМӘНД КЫЗ ЯНЫНДА

Ике тәрәзә арасында, зәңгәр парчалы кәгазь ябыштырылган стена* да, зур гына көзге тора. Аның рам читләренә ике яклап яшькелт-сары кукуруз чәчләре эленгән. Алар ефәк чуклар кебек таралып торалар. Көзгенең астына күп кенә төрле-төрле рәсемнәр тезелгән. Бүген авылга күчмә театр килгән икән. Буйга җиткән ике яшь кыз, аллыартлы шушы көзге алдына басканнар да, клубка барырга хәзерләнәләр: киенәләр, ясаналар, купшыланалар, матурланалар. Менә аларның берсе көзге алдында үзе генә кала. Алма кебек пешкән йөзле, чия кебек кызыл иренле, ап-ак иякле, дулкынланып торган калын толымлы бу кыз көзге алдында нәзек бармаклары белән үзенең чәч юлларын ача. Аның толымнары шулкадәр озын ки, алар кызның муеннарын, аркаларын, билләрен каплап торалар. Шушы кызга карагач, шагыйрь Дәрдмәнд искә төшә һәм ихтыярсыз аны кабатлыйсың: Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан, Биткәенең пң очында миң яраткан. Саклар өчен зифа буен яман күздән. Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан.

КОЕ СИРТМӘСЕ

Иң гади авылларның берсе. Урам уртасыннан экскаватор канау казып үткән. Канау эчендә бастырык юанлыгы су торбалары күренә. Бу урында, канауның нәкъ уртасында, сиртмәле урам коесы туры килгән. Коены күмгәннәр, ә сиртмәсен, канауның кырыендарак булганлыктан, әле хәзергә шул килеш калдырганнар. Сиртмә «Кайда минем коем?» дигәндәй, калын кыршаулы имән чиләк тагылган ак чылбыры белән канауга иелеп тора. Шулай итеп, гомер буе шушы коедан су алган авыр чиләк тә, аны бер төшереп, бер күтәреп килгән озын сиртмә дә икәүләп аптырап калганнар. Вакыт-вакыт хатын-кызлар, кызыл балчык өеме өстенә менәләр һәм, канауга карый-карый, андагы сварщикларга, слесарьларга дәшәләр: — Бу урамга ничә фонтан куясыз? 75 —* Тыкрык арасы саен берне! — диләр канау эчендәгеләр. Күзләрне чагылдырып электр уты чытырдый, канау эчендә аксылсаргылт чаткылар чәчри...

МАЛАЙНЫҢ ХЫЯЛЫ

Без кунарга кергән хуҗаның бердәнбер малае бар. Аңа, ун яшь тулып, унберенче киткән. Беренче күрүдә үк ул мине әллә ничек якын итте һәм бик тиз ияләште. Иртән шул малай белән яланга чыгып киттек. Менә инде агара башлаган арыш басуы буйлап үргә күтәреләбез. Малай, кулын сузып, сыртка таба күрсәтә: — Әнә, анда бер кара әйбер кыймылдаганны күрәсезме, абый? — ди. — Күрәм, күрәм, — дим. — Безнең күршебез Шәкүр абый ул. — Анда нишли соң ул? Бәй, күрмисеңмени? Арыш өлгерә бит. Уракка төшәргә юл ача... Безне, малайларны, әллә нишләп яратмый ул. — Аның яратмаганын син каян беләсең? — Беләм инде. Бер генә тапкыр да комбайнына утыртып йөргәне юк. «Кысылырсыз, имгәнерсез» — дигән була. Юри шулай ди ул. Сөйләшә-сөйләшә урманга килеп керәбез. Малай бик җәелеп үскән киң тармаклы, саргылт бер үләнне йолкып ала да сүзне шуңа күчерә: — Бөтен үләннәрнең яфраклары, ә инде яфраклары булмаса, кыяклары була. Ә моның яфрагы да, кыягы да юк. Тырпаеп торган саргылт шырпылары гына бар. Бернигә дә ярамый бу. Аны терлек тә ашамый, чыра кебек бит... Абага диләр моны. — Абага? — Әйе, абага. — Чәчәк атамы ул? — Ата дип сөйлиләр. Тик күргән кеше юк... Җиде төн уртасында ата ди ул. Шул чакта туры килеп чәчәгенең бер генә бәбәген булса да өзеп алып кесәсенә салган кеше, башкаларга күренмичә, теләсә кайда йөри ала, ди. Менә шуны ничек туры китерергә! — Туры китерсәң, нишләр идең? — Шәкүр абыйга күренмичә генә комбайнына менеп утырыр идем.

«ҮЗЕ!»

Авыл амбулаториясе. Монда ике врач эшли. Алар икесе ике төрле кеше. Вера исемле яшерәге бик кырыс табигатьле һәм төксе йөзле. Халык арасында «Үзе» дип йөртелә торган өлкәнрәге, киресенчә, кояш кебек якты чырайлы һәм тәмле телле. Авыруларны кабул итү бүлмәсендә, стена такталарының берсендә ботак урыны — бармак бите белән генә капларлык кечкенә ярык калган. Җыештыручы апа көн саен иртә белән шушы ярыкка бөтереп газета кисәге тыга. Авырулар аны көн саен алып идәнгә ташлыйлар һәм, ярыктан карап: — Бүген Үзе түгел икән,—дип офтаналар да, икеләнебрәк булса да, бүлмәгә —врач янына керәләр. Кайберләре исә кермичә кайтып китә. Ә инде «Үзе» кабул итә торган көн булса: — Бүген Үзе карый икән, — дип бик канәгатьләнеп, кичкә кадәр көтеп, һич кенә дә зарыкмыйча, чиратта утыралар. Бу тирәдәге авылларда тәпи йөри башлаган баладан алып таяк таянган картка кадәр ул врачны беләләр, аның турында һәркайда дип кенә сөйлиләр. Ул кәгазьгә теркәлмәгән, ләкин кеше теленнән төшми торган исем. Менә шушы «Үзе» дигән бер сүзне яулап алу өчен бу врачка авыл амбулаториясендә пичәмә еллар эшләргә, пичәмә кешеләрне үлемнән алып калырга, пичәмә төннәрен авырулар янында йокысыз үткәрергә туры килгән! Моны ул үзе генә белә торгандыр!..

АНДА, АВЫЛДА...

Туганнан бирле шәһәрдән чыкмаган кечкенә кыз авылдан — ерак әбиләреннән — ике ай вакыт эчендә бөтенләй үзгәреп кайтты. Кыз баланың йөзе, беләкләре, балтырлары, муен тирәләре кояшка каралган, ул ничектер тазарып, үсеп киткән иде. Кичке ашка утыргач, әнкәсенә авыл турында ул үзенчә сөйләп бирде: — Анда, авылда, сөзмә-катык оеталар, кызыл эремчек кайнаталар, кычыткан ашлары пешерәләр, карлыган каклары коялар, шомыртлар киптерәләр, умарталар менәләр, тегермәннәргә баралар. Анда идәнне безнең кебек щетка белән түгел, әрем себеркесе белән себерәләр. Ул тузанны бик тиз җыеп ала, өстәвенә өй эчендә тәмле ис калдыра. Анда, авылда, мунчаны үзләре ягып керәләр. Мунчадан чыккач, газированный су урынына туйганчы салкын әйрән эчерәләр. И бер тиен дә акча алмыйлар. Анда песи балалары, көчекләр бергә уйныйлар... Әнкәсе рәхәтләнеп тыңлап утырды. Ашап туйгач, кыз бала тагын нәрсәнедер исенә төшереп: — Бер кызык әйтимме, әнкәй? — диде. — Әйт, кызым, әйт, — диде әнкәсе. Кечкенә кыз үзе белән бергә уйнаган иптәшләре авызыннан отып кайткан такмакны кабатлап: — Юа ашасам — юанаям, кукы ашасам —• кукраям, кузгалак ашасам— кузгалам, балтырган ашасам — батыраям, дип йөрдек без, әнкәй, урман буйларында... хи-хи-хи, — дип көлеп җибәрде һәм әнкәсен кочаклап алды