Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ТӘНКЫЙТЬЧЕ ҺӘМ ЯЛКЫНЛЫ КӨРӘШЧЕ

1QP/2 елның августында «СоllOOO временник» журналын укучылар Н. Лайбов дигән кешенең «Рус әдәбиятын сөючеләр белән сөйләшүче» исемле мәкаләсе белән танышалар. Бу мәкалә авторның тирән фикерле булуы, тирә-якка ачык карашы белән күпләрне үзенә тарта. Әмма авторның исеме моңа кадәр укучыларга таныш булмый. «Лайбовның мәкаләсе әйбәт тәэсир калдыра», — дип яза И. С. Тургенев Париждан һәм ул да авторның кем булуы белән кызыксына. Мәкаләнең авторы Петербург педагогия институты студенты, башлап язучы Николай Добролюбов була. Добролюбов институтта зур кыенлыклар кичереп укый. Нижний Новгород шәһәрендә яшәүче әтисе һәм әнисе икесе бер ел эчендә үлеп китә. Николайга сеңелләре һәм энеләренең язмышы турында кайгыртырга кирәк була. Аларга ярдәм итү чаралары эзләп аңа нык уйланырга, үзенә тиешле бик күп нәрсәдән баш тартырга туры килә. Шуңа карамастан, Добролюбов фәннәрне бик тырышып, яратып үзләштерә, бик күн китаплар укый, үзлегеннән фәнни эшләр белән шөгыльләнә. 1854 елда ул «Буслаев әфәндемен рус мәкальләре җыентыгына искәрмә һәм өстәмәләр», «Великорус халык поэзиясенең тәгъбир һәм әйләнмәләрдәге үзенчәлеге турында* исемле хезмәтләрен, 1855, 1856 елларда «Рус тарихи романы турында», «Рус әдәбиятын сөючеләр белән сөйләшүче» исемле мәкаләләрен яза. 1854 елда Добролюбов Белинскийиың Гогольгә язган хатын укый. Бу әсәр яшь егетнең дөньяга карашы формалашуына зур йогынты ясый. Институтның II курсында укыганда ук, башка студентлар белән берлектә, Добролюбов, Тихо- мандрицкий дигән инспекторның тупаслыгын гаепләп, директорга жалоба яза. Бу вакыйгадан сон күп тә үтми, Добролюбов «Галиҗәнап Николай Иванович Гречка 50 яшь тулу көненә» исемле сатирик шигырен яза. Бу шигырендә ул әдәбиятта полиция ролен үтәп йөрүче әлеге бәндәдән үткен итеп көлә. Аны тиран Николай I нең турылыклы колы дип атый. Бу шигырь тантаналы мәҗлес вакытында Гречнык үзенә тапшырыла. Яшь Добролюбов кыюлыгы, тирән фикер йөртә белүе белән студент 125 иптәшләренең ихтирамын казана һәм институтта «Добролюбов түгәрәге» оеша. Түгәрәк членнары Белинский әсәрләрен, Фейербах философиясен өйрәнәләр, Герцеиның Лондонда Ирекле рус типографиясендә басылып чыккан китапларны укыйлар. Институттагы алдынгы кыю яшьләр шул түгәрәк тирәсенә туплана. 1855 елда Добролюбов турыдан-туры түгәрәкнең эшчәнлеге белән бәйле булган «Слухи» («Хәбәрләр») дигән яшерен газёта чыгара башлый. Бу газетада ул самодержавиене, крепостной стройны гаепләп чыга. Газетада басылган мәкаләләрнең исемнәре генә дә аларның патша хөкүмәтенә каршы булуларын әйтеп тора: «Полежаев» (Герценның «Төрмәләр һәм сөргеи- нәр»еннәи кыскача өземтәләр), «1817—1825 елларда Россиядә яшерен оешмалар», «Хезмәттәге талау» 11. б. лар. 1855 елның январенда институтның җитәкчеләре Гречның юбилей көненә язылган шигырьнең авторы Добролюбов икәнен беләләр. Добролюбовның бүлмәсен тентегәндә күп кенә тыелган шигырьләр табыла. Шуннан соң яшь егет кулга алына һәм аиы институтта карцер хезмәтен үти торган лазаретка ябып куялар. Сөргенгә озатылудан аны укытучыларның яклап чыгуы гына коткарып кала. Озак та үтми, Добролюбов әлеге Гречка хат яза. Бу хатында ул Николай I заманындагы режимны кискен фаш итә, Россияне төрмәгә әверелдергән патша политикасын гаепли һәм хатка «Анастасий Белинский» (грекча «Кабат терелгән Белинский») дип кул куя. Хат Гречка почта аша тапшырыла һәм ул бу турыда шунда ук жандармнар идарәсенә хәбәр итә. Ләкин авторның кем икәнен белә алмыйлар. 1855 елны Добролюбов «Оленин табуты янында уйлану» исемле шигырен яза, ләкин патша хөкүмәтенә каршы үтә кискен ташлануы аркасында ул басылмый, бары тик 1865 елда гына бу шигырь дөнья күрә. 1856 елның апрелендә Добролюбов Н. Г. Чернышевский белән таныша һәм шул көннән башлап «Современник» журналының актив авторына әйләнә. Добролюбов белән Чернышевский арасындагы дуслык мөнәсәбәте шундый ныгый, Добролюбов үзенең көндәлек дәфтәренә: «Әгәр дә Чернышевский үлсә, мин аны бабама караганда йөз мәртәбә артыграк кызганыр идем»,—дип язып куя. «Современник» журналының һәр санында Добролюбовның рецензияләре, мәкаләләре басыла. Бу журналдагы эшен ул революцион пропагандист эше итеп саный. 1860 елда С. Т. Славутинскийга язган хатында Добролюбов болай ди: «...без халыкны уятырга тиешбез. Безгә рус тормышындагы төзәтүне һәм яхшыртуны таләп итә торган фактларны тупларга, укучыларны әңдәнә-тирәгә игътибар белән карарга чакырырга, төрле җирәнгеч күренешләрне фаш итәргә кирәк... — укучыга ул шакшылыклар җирәнгеч булып тоелсын, алар үзәгенә үтүдән укучы сикереп торсын да, ниһаять, әйтсен: «Нәрсә соң бу, каторга бит! Шушы пычрак эчендә яшәгәнче юк булуың яхшырак», дисен. Менә шуңа ирешергә кирәк һәм минем тәнкыйтьләремнең дә, «Современник» һәм «Свисток»тагы политик мәкаләләремнең дә рухы шулардан чыга». Добролюбовның шушы үтә кыю фикерләре аның философия, тарих, экономия фәне, тәрбия мәсьәләләренә карата язган күп санлы мәкаләләрендә, рецензияләрендә ачык чагыла. Добролюбовның эшчәнлеге Россиядә беренче революцион вакыйгалар җитлеккән һәм революцион шартлау якынайган чорга туры килә. Бу чорны характерлап, В. И. Ленин болай дип язды: «Европада демократик хәрәкәтнең җанлануы, полякларның ризасызлыгы, Финляндиядәге ризасызлык, бөтен матбугатның һәм бөтен дворяннарның политик реформалар таләп итүе, «Колокольный бөтен Россиягә таралуы, цензура үткәрә торган мәкаләләр белән дә чын революционерлар 126 тәрбияли белгән Чернышевскийның көчле пропагандасы, прокламацияләр килеп чыгу, крестьяннар чуалуы,... студентлар арасында тәртип- сезлекләр — мондый шартларда иң сак һәм иң аек политик та, революцион шартлау бик мөмкин һәм крестьяннар восстаниесе бик җитди куркыныч, дип табарга тиеш булыр иде». (В. И. Ленин, Әсәрләр, 5 том, 29—30 б. б.) Революцион демократлар халыкны самодержавиегә, крепостной правога каршы көрәшергә чакыралар. Чернышевский «хәлләрне үзгәртергә» өнди, Некрасов үзенең шигырь һәм поэмаларында алдагы сафландыргыч давыллы көннәр образын сурәтли. Добролюбов «Оленин табуты янында уйлану» исемле шигырендә (алпавыт Оленин крестьяннарга ерткычларча мөнәсәбәте өчен крепостнойлар тарафыннан үтерелә) болай дип яза: Хурлыклы табут янында Шатлыктан балкый йөзем,— Күреп Россия язмышында Яка үзгәреш эзен. һәм ул чыннан да халыкның көрәшкә уянуын зур сизгерлек белән күрә, крестьян массаларына: «Уян, Русь! Күтәрел, туган җир!» дип чакыру ташлый. Крестьян массаларының революциясе Россияне караңгылыктан һәм коллыктан коткарачагына, якты, киң юлга алып чыгачагына Добролюбов чын күңеленнән ышана. Халык революциясе идеясе, восстаниегә чакыру, халык көченә нык ышану, революцион вакыйгаларны түземсезлек белән көтү— Добролюбов иҗатының асылын тәшкил итә. Белинский һәм Чернышевскийныц революцион традицияләрен дәвам иттереп, Добролюбов сәнгатьнең материалистик асылы турындагы положениене үстерә. «Рус әдәбияты үсешендә халыкчаи- лыкның катнашу дәрәҗәсе турында» исемле мәкаләсендә ул болай дип яза: «Тормыш әдәбият теориясе буенча бармый, ә әдәбият тормыш юнәлешләренә бәйле рәвештә үзгәрә...» Добролюбовча, матурлык идеаллары катып калган төшенчә һәм күренеш түгел, ул кешенең практик эшчәнлегеиә бәйле рәвештә үзгәрә, үсә. Сәнгать ул аерым, үзенчәлекле ысуллар ярдәмендә тормышны таныпбелү. «Художник хәзерге моментны гына сурәтли торган фотография пластинкасы түгел,—дни яза Добролюбов. — Әгәр дә шула>1 булса, әдәби әсәрләрдә тормыш та, мәгънә дә булмас иде». Сәнгать, әгәр дә ул чын сәнгать икән, чынбарлыкны үсеш процессында чагылдыра һәм таныпбелә. Сәнгатьнең нигезе — тормыш дөреслеге. Әмма тормыш дөреслеге төшенчәсен дөрес аңларга кирәк. «Караңгылык патшалыгы» исемле мәкаләсендә Добролюбов ул төшенчәне болай нигезли һәм аңлата: «Язучының карашы күренешләрнең асылына никадәр тирән үтеп керүе, аның үз әсәрләрендә тормышның төрле ядларын никадәр киңрәк сурәтли алуы буенча фикер йөртсәк, шул язучының ни дәрәҗәдә талантлы булуын әйтергә була». Әгәр дә язучы үз заманының алдынгы иҗтимагый интересларына хезмәт итәргә тели икән, ул тормыштагы теләсә кайсы күренешне сурәтли алмый. Аның әсәрләрендә билгеле бер заманның һәм халыкның табигый омтылышлары чагылырга тиеш. Әдәбият һәм сәнгать күренешләренә бәя биргәндә Добролюбов һәрвакыт халыкның якты киләчәге өчен революцион көрәш позициясеннән килеп эш итә. Сәнгатьне иҗтимагый күренеш дип таныганы һәм аны җәмгыятьнең аңын формалаштыручы актив көч итеп санаганы хәлдә, бөек тәнкыйтьче художество иҗаты эшендә язучының дөньяга карашы зур роль уйнаганын аеруча басым ясап әйтә. «...Художникның гомуми аңлавы, — дип яза ул,—дөрес икән һәм ул тулысынча аның табигате белән бәйле икән, ул вакытта... әсәрдә чынбарлык ачыграк һәм җанлырак чагыла, һәм бу чагылыш фикер йөртә белүче кешене җиңелрәк дөрес нәтиҗә ясарга китерә һәм, шулай итеп, тормыш өчек зуррак әһәмияткә ия була». Добролюбовның эстетик өйрәтүендәге революцион фикер шуңардан гыйба 127 рәт: тәнкыйтьче сәнгать һәм аны анализлау ярдәмендә укучыны ул вакытта хакимлек иткән тәртипләрне дөрес аңларга, аларга каршы чыгарга чакыра. Добролюбовның Россиядәге әдә- битарихи процесска карата фикерләре «Рус әдәбияты үсешендә ха- л ы к ч а н л ы к н ы ң катнашу дәрәҗәсе турында» исемле мәкаләсендә ачык һәм тулы чагыла. А. Милюковның «Рус поэзиясе тарихы очеркы» дигән китабы уңае белән язылган бу мәкаләсендә тәнкыйтьче рус поэзиясен халыкчанлык күзлегеннән карап тикшерә. Халыкчанлык төшенчәсенә ул язучының халык таләпләрен аңлавын, язучының халыкка якынлыгын, киң халык массаларының шул язучы әсәрләрен киң белүен кертә. Добролюбовча, Державин, Карамзин, Жуковский үз иҗатлары белән халыктан ерак торалар, чөнки алар халыкчан түгел. Добролюбов әйткәнчә, әдәбиятны халыкка якынайфу буенча Пушкин зур эш башкара. Чөнки ул «...халык көнкүрешенең чын таләпләрен, чын характерын тирәнтен аңлап эш итә». Пушкинның политик шигырьләренә ул зур бәя бирә, «һәйкәл» шигырендә шагыйрьнең җәмгыять алдында үзен җаваплы сизүе чагылуы турында әйтә. Добролюбов Пушкинны рус реалистик әдәбиятына нигез салучы дип атый. Добролюбов Гоголь иҗатына да югары бәя бирә, Кольцов иҗатын зур игътибар белән өйрәнә, Лермонтов иҗатында чагылган халык тормышын яхшы аңлауны, тормышка гумаилы карашны мактый. Добролюбов өчен Тарас Шевченко—үзенең бөтен көчен, белемен, талантын, тормыш тәҗрибәсен халык өчен биргән шагыйрь. «Кобзарь» китабына язган рецензиясендә Шевченко турында ул болай ди: «Чын-^ын- лап халыкчан шагыйрь... Аның уйлары һәм хисләре тулысынча халык тормышы белән аваздаш. Ул халык арасыннан чыккан, халык белән бергә яшәгән, үзенең фикерләре белән генә түгел, тормыш хәле белән дә халыкка тыгыз бәйләнгән». Шулай ук Некрасов йөзендә дә Добролюбов чын халык шагыйрен күрә. Аңа язган хатларның берсендә ул болай ди: «...Сөекле рус шагыйре, поэзиябездәге иң яхшы башлангычлар вәкиле...» «Отечественные записки» журналының апрель санында Гончаровның «Обломов» романы басылып бетә. «Современник» журналының май номерында ук бу романга карата Добролюбовның «Нәрсә ул обломовщина?» дигән мәкаләсе басылып чыга. Тәнкыйтьче романны тормыш белән бәйләп анализлый, Гончаров романының художествообразлар системасын революцион демократ позициясеннән карап тикшерә, обломовщинаның әшәке социаль күренеш икәнлеген ачып бирә һәм аны юк итәргә чакыра. Н. А. Добролюбовның «Караңгылык патшалыгы» исемле мәкаләсе социаль тигезсезлеккә каршы кискен протест булып яңгырый. Бу мәкалә А. Н. Островскийның 1847— 1858 елларда иҗат иткән 13 пьесасын өйрәнү, тикшерү нигезендә языла. Ул Островский пьесаларында көчләү, я./}ган, дорфалык, деспотизм хөкем сөргән «караңгылык патшалыгы»ндагы; коточкыч тормышның фаш ителүен исбатлый. «Яктылык та^ җылылык та, киңлек тә юк; кысан һәм караңгы төрмәдән дым һәм черек исе аңкый. Аның эченә иркен һавадан бер тавыш та, якты көннең бер нуры да үтеп керми. Анда вакыты белән тормыш чүп-чары белән әлегә буялырга өлгермәгән һәр кеше йөрәгендә була торган изге ялкынның очкыннары гына ялтырап китә. Кайчагында дөреслек һәм яхшылык нурлары бер генә минутка балкып китә дә, җәфа чигүче тоткыннарның караңгы шәүләләрен яктыртып җибәрә. Шушы бер минутлык яктырту ярдәмендә без монда туганнарыбызның газап чигүен күрәбез... — һәм шул коточкыч хәлне күрүдән йөрәкләребез авыртып кысыла... Аларга юаныч көтәр җир юк, җиңеллек тә эзләр урын юк: алар өстендә котырынып һәм башбаштак рәвештә төрле торцовлар, большовлар, брусковлар. уланбе- ковлар һ. б. лар кебек акыллы хокукларны һәм таләпләрне таны 1 28 маучы һәртөрле мәгънәсез тинтәклек хакимлек итә». Островский иҗатына Добролюбов бер елдан соң тагын мөрәҗәгать нтә. «Караңгылык патшалыгында яктылыкның бер нуры» исемле мәкаләсен ул бөек драматургның Гроза» драмасы уңае белән яза. Бу хезмәтендә тәнкыйтьче «караңгылык патшалыгы» турында шул ук фикерен дәвам итә, шул караңгы тормышның инде җимерелә башлавын, аңа яктылык үтеп керүен күрсәтә. Хәзергә әле бу яктылыкның бер нуры гына. Әмма тормыш «хәлиткеч эшләр»гә чакыра, һәм озакламый «чын көн килер», башбаштаклык, деспотизм патшалыгы җимерелер. Бу сафландыргыч яшеннең беренче очкыны — Добролюбов әйткәнчә, гади һәм самими рус хатыны Катерина һәм аның трагик язмышы. Катерина образында тәнкыйтьче үзен күптән дулкынландырган уңай герой турындагы фикерләренең чишелә башлавын күрә. Ләкин Катерина көрәшче түгел, ул — рус кешесенә иске, кабанихалар тәртибе шартларында яшәү өчен мөмкинлек булмавын раслаучы образ. Добролюбов яңа герой — көрәшче образының тууын бөтен күңеле белән тели, һәм озакламый аның бу теләге тормышка аша диярлек: Тургеневның «Давыл алдыннан» исемле романы басылып чыга. Тургеневның ул яна романына карата Добролюбов «Кайчан инде чын көн килер?» исемле зур мәкаләсен яза. Тәнкыйтьче Тургеневның заманны тирән хис итә һәм аны җанлы итеп сурәтли алуын аның талантының зур уңышы саный, язучының яңа иҗади интересларын хуплап каршы ала. Тургенев Елена Стахова, Инсаров кебек шул заманга хас алдынгы кешеләрне тасвирлый. Елена— көчле характерлы, батыр, шул ук вакытта самими хатын — Инсаров йогынтысы тәэсирендә үзен бөек, изге максатка багышлый һәм сөекле кешесенең ватанын азат итү өчен көрәшчеләр сафына баса. Ә соң аның үз ватаны ни хәлдә? «Эчке төрекләр»гә каршы көрәшү өчен «рус Иисаровлары кирәк»,— ди Добролюбов, бу сорауга җавал биреп. Бу геройлар үз артларыннан рус кешеләрен эчке дошманнарга каршы көрәшкә күтәрсен — ул әнә шуңа чакыра. Добролюбов «чын көп» киләсспә нык ышана: «Давыллы иртәгесе көн ерак түгел, аны бүгеннән бары тик төн генә аерып тора», — ди ул. Бу мәкалә асылда тәнкыйтьченең «революцион васыяте» булып.чыга. «Современник» журналының революцион демократик программасы белән килешмәгән Тургенев, Лев Толстой, Григорович мәкалә басылып чыкканнан соң редакцияне ташлап китәләр. Әмма аларның аерылып китүе революцион демократларның көчен какшата алмын. «Современник» журналының бу мәкалә басылган саны апрель аенда дөньяга чыга. Ә май урталарында (1860 ел) Добролюбов, авыруы көчәеп китү сәбәпле, чит илгә китеп бара. Авыруы өстенә аны патша жандармериясе туктаусыз эзәрлекли. Бу вакытта жандармнар корпусы штабы начальнигы А. Е. Тимашев Панаевка: «Журналны Добролюбов, Чернышевский һәм аларның бөтен шайкаларыннан чистартырга кирәк»,— дип киңәш бирә. Некрасов белән Чернышевский бу эзәрлекләүләрдән вакытлыча котылу һәм дәвалану өчен Добролюбовны көчләп диярлек чит илгә китәргә күндерәләр. Әмма , чит илләрдә булу гына Добролюбовның сәламәтлеген кайтара алмый. Ул инде соңгы айларын яши. Н. А. Добролюбов чит илләрдә йөргәндә Прагада була, ярты елга якын Италиядә тора. Рус тәнкыйтьчесенең күзәтүчән һәм сизгер < акылы Европа илләрендәге үскән- > нән-үсә барган эчке ритмны ачык сизә. Ул үзенең «Современник» өчен язган чит илләр тормышы турындагы күзәтүләрендә Италиядә жәе- леп бара торган милли азатлык хәрәкәтен анализлый, халык көрәшен тоткарлаучы Көнбатыш Евро* па либералларын фаш итә. 1861 елның августында Добролюбов Петербургка кайта. Урында ятып авырган хәлдә дә ул Досто- евский турында «Кыерсытылган кешеләр» дигән мәкаләсе өстендә эшли. Үләренә өч көн калганда аның янына Н. В. Шелгунов килә һәм шагыйрь М. Михайловның кулга алынуын әйтә. Бу хәбәрнең Добролюбовка ясаган тәэсире турында ул болай дип яза: «...Диваннан күтәрелеп, ул миңа карады... аның матур, акыллы күзләрендә якты киләчәккә өмет һәм ышаныч нурлары балкый иде...» 1861 елның 29(17) ноябренда Добролюбов үлә. Бөек рус революцион демократы, әдәби тәнкыйтьче Н. А. Добролюбов үлгәннән соң 40 ел үткәч, бөтен дөнья пролетариатының бөек юлбашчысы В. И. Ленин болай дип яза: «...Бөтен укымышлы һәм фикерләүче Россия... башбаштаклыкка көчле нәфрәт саклаган һәм «эчке төрекләргә» — самодержавие хөкүмәтенә каршы халык восстаниесен ялкынлы рәвештә теләп көткән язучыны кадерле күрә»... (В. И. Ленин, Әсәрләр, 5 том, 329 бит, Татарстан китап нәшрияты, 1954). Добролюбовның дәртле хыялы безнең көннәрдә тормышка ашты. Добролюбов үзенең бөтен көчен, белемен, талантын халыкка бирде. Ә бу халык хәзер азат тормышта яши, коммунистик җәмгыять төзи. Кешелекнең якты киләчәге өчен көрәштә Добролюбовның исеме алдынгылар сафында бара.