Логотип Казан Утлары
Шигърият

БУРЯТ ШАГЫЙРЬЛӘРЕ

АРСАЛАН ҖАМБАЛОН

ТУГАН ЯГЫМ

Атлармынмы синнән читкә тик бер адым, Мәңге бергә булмабызмы, Туган ягым! — Бала чакта йортыбыздай күзгә минем Гөлле далаң балкып яткан газиз җирем! Биек таулар, тораташлар, дымсу үзән, Карт кыялар астындагы һәрбер үлән— Әнкәм кулы җылысыдай бар да якын, Бар да таныш алар миңа, Туган ягым! йөрәгемдә син һаман да яз күк якты, Туган-үскән изге җирем — Байкал арты! Күккә таба таулар чөйгән горур Саян, Далаларда мираж балкый әллә каян... Мәңге бетмәс хәзинәләр синең җирдә, Эзләп табар байлыкларга чик юк бер дә. Горурланам һәркем белән мин дә бүген,— Сокландыра синең ачык зәңгәр күгең. Алкын сулы елгаларың — синең даның, Хәтерләтә русның киң һәм ачык җанын. Монда күрәм тирән мәгънә, символ күрәм, Байкал арты, Туган ягым, Туган тирәм! Зерентуй тау, Селенга чүл буйларына, Явыз патша богау салгач кулларына, — Зур юл үтеп, декабристлар сиңа килде, Язмышыңны уртак бүлеп, сәлам бирде. Өлкән дуслар йөрәгеннән илһам алып, Революция ялкынында бергә янып; Ранжуровлар байрак итеп Ленин исемен, Көрәшләргә тупладылар халык иркен. Халкың хәзер очар коштай азат синең, Байкал арты, туган-үскән җирем минем! 1 Р а н жу р о в - күренекле бурят революционеры. 92 Азат яшәп, хезмәт итеп, байый барып, Руда казып, үрчетәбез сыер-сарык. Юмарт бурят, сәламнәрен, йөрәк нурын Дустым руска күндерим дип, суза кулын. Бик-бик ерак: елга-күлле, таулы-ташлы Булса да юл Башкаладан безгә чаклы — Ерак юлдан чакрым арты чакрым үтеп, Тәмле туолэй III китерәбез бүләк итеп. Рәхмәт, Мәскәү, тугры сиңа халкым анты, —* Туган-үскән газиз җирем — Байкал арты! ШИРАБ НИМБУЕВ БАЙКАЛ ЯРЫНДА Байкал! Байкал! Монда таулар, таулар! Биек сыртлар, текә кыялар. Монда җилләр, күккә бизәк итеп, Төркем-төркем болыт җыялар. Кычкыралар өстә кыргый кошлар Гаҗәпләнеп минем килгәнгә; Ташка баскан килеш, диңгез күзләп, Иртә таңга сәлам биргәнгә. Давыл сизәм кошлар тавышында, Кайный диңгез, күбек күтәрә; Төньягыннан шаулы җилләр исеп, Байкал шулай кинәт үзгәрә. Гүли, шаша көчле Төньяк җиле, Куып китә дулкын тауларын; Иштәм артта нарат шыгырдавын, Җил-давылда тайга шаулавын. Нинди гүзәл Байкал табигате! — Күкне кисә яшен уклары. Иштәмсыман: менә йөрәк җырлый, Балкый җайда илһам утлары. Шаула, Байкал! Икәү синең белән Олыларбыз Ватан шөһрәтен; Без бу җирдә хаклы бөек юлга, Дулкыннарың горур гөрләсен! Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәләре. АЛЕКСЕЙ БАДАЕВ ВАСЫЯТЬ Төтенедәй бабам трубкасының, Суза учак күксел төтенен. Күптән вакыт, ләкин, ни өчендер, йоклый алмый үтә бу төнем. III Т у ® л э й — хөрмәтле кунакларга куела торган традицион ашамлык. 93 Тоям җирне җылы, назлы итеп, Кочагыдай газиз әнкәмнең, һәм кытыклый үлән, Кырылмаган Яңагыдай газиз әткәмнең. Истә әле һаман яңгырлы җәй; Миңа чалгы көйләп бирде дә, Әйтте әткәм: «Теге каенгача Артымнан бар, чабып бер көйгә». Көне артык эссе булмаса да, Кайнар тирләр акты аркамнан. Көчем дә бар, чалгы үткен иде, Ерак калдым ләкин атамнан. Мин ничек тә җиттем каенгача, Чалгым белән салып тәүге юл; Ионнары да рәтләп кыркылмаган Сарык сырты кебек (иде ул. Тагын чаптым, һәм елмайды әткәй: «Вот молодец минем улым да; Менә шулай туры, нык салып бар Покосыңны тормыш кырында!» Мин сүз бирдем әткәм киңәшенә Гомерем буе тугры калырга: Сукмагымнан нинди йөк белән дә Максатыма туры барырга. Еллар үтте. Мин дә ата булдым, Нык сакладым барысын исемдә; һәм улыма атам васыятен Тапшырдым мин печән өстендә: — «Менә шулай туры, — нык салып бар Покосыңны тормыш кырында!» Төтенедәй бабам трубкасының, Суза учак күксел төтенен. Күптән вакыт, ләкин, ни өчендер, йоклый алмый үтә бу төнем. КУЛЛАР ^*у кулларны тартынмыйча Кемгә дә була биреп, Оялмыйча була биреп; Сөялләнеп беткән алар, Кырларда иген игеп. Горурланам алар белән, Шунысы да миңа җиткән: Безнең уртак эшебезгә Еллар буе, азмыкүпме, Алар да өлеш керткән. 94 Ал-ял белмәс шушы куллар һәркайда кирәктеләр; һәм, кытыршы булсалар да. Улым тугач, аны сөеп, Иркәләп тирбәттеләр. Металл, тау-таш өемнәрен Кузгаткан, мәгънә биргән Куллар болар. Кирәк чакта Лотос таҗын — чәчәкләрен Иркәли, сөя белгән, Мәрхәмәтле куллар болар; Ә тугач авыр еллар, Алар яме, күрке өчен, Илебезнең ирке өчен Винтовка кыскан куллар. Бабам минем, маллар асырап, Күченеп гомер сөргән... Кыргый дала тулпарларын Буйсындырган бу кулларны Миңа бит бабам биргән. Хәзер галәм корабларын Җибәрүче бу кулларны, Соңында гомерем1нең, Калдырырмын нәселемә, Планетаның байрагыдай, Мәңгелегедәй Җирнең! Гали Хуҗиев тәрҗемәләре. СОЛБОН АНГАБАЕВ ҮЗЕҢӘ ЧАКЫР МИНЕ баргузин, Туган ягым син, Онытылмас ягым минем. Язгы яңгырлар соңында Яшәреп киткән иген һәм йомшак җилең гел шулай Кырларга тартыр мине... Шул чакта, бер улың итеп, Үзеңә чакыр мине. Әнкәм ерак офыклардан Күз алмый кинәнгәндә; Юл буендагы башаклар Җыр булып тирбәлгәндә, — Хисләрем һаман да сиңа Ияртеп кайтыр мине... Комбайннар гөрләгәндә Үзеңә чакыр мине. Иркәм чал Байкал ярында Каршылар мине кичен. 95 Аңа бирелгән вәгъдәмнең Ныклыгын сынар өчен, Кирәк икән, утларга сал, Суларга батыр мине... Яшьлегең монда көтә, дип,. Үзеңә чакыр мине. БЕЗНЕҢ БАЛАЧАК ^4выр еллар... Тормыш эзеннән Атларга мин иртә өйрәндем, һич онытмам, ахры, әнкәмнең Сугыш бара, улым, дигәнен. Карый идем, күзем тутырып, Тузан күмеп киткән юлларга... Балачакта кем соң теләми Күгәрченнәр очырып уйнарга?! Сугыш сүзе әле бөтенләй Миңа таныш түгел чагында, йөгереп йөри идем көнозын Әтиемнең аты янында. Әнкәм әйтте бер көн сулкылдап: — Насыйп булсын исән кайтырга.... Шуннан бирле кабат күрмәдем Әткәмне дә, аның атын да. Үз-үземне, гүя, онытып, Үкседем мин яшел болында. Гөл-үләннәр башын калкытты Күз яшемә шаһит булырга. Кайгы белән янды җир өсте, Җыр тавышы тынды басуда... Без, малайлар, кырга сибелеп, Сынау бирдек заман каршында. Сугыш шулай авыр эш белән Алмаштырды безнең уенны. Безнең өчен хәтта таңнар да Сүнмәс янгын булып тоелды. Өмет уты белән киптердек Маңгай буйлап аккан тирләрне. Еларга да безгә ул чакта, Көләргә дә вакыт тимәде. ...Җирдә һаман көрәш барганда Җырым каршы чыксын сугышка... Тынычлыкны сөеп, яшьтән үк, Солдат булып яшим тормышта. 96 ЙОЛДЫЗЛАР ЯНДЫР КҮГЕААДӘ И>олдызлар яндыр күгемдә, Чык булып төш таңнарда. Чишмәдән алган суыңны Куш син эчеп карарга. Шиңмәс чәчәкләр сайлап уз Киң тугайлар аркылы. Мин ерак юлга чыкканда Иярлә син атымны. Сәлам диярмен тауларга, Котлармын диңгез ярын. Синең өчен дә кабатлап, Сәлам диярмен тагын. Кояшта һәм караңгыда Дәшәрмен сине сөеп. Синең өчен җир-анага Әйтермен рәхмәт диеп. Таш кыяларга уярмын Икебезнең исемне... Ә соң син таптыңмы миндә Үзең сөйгән кешеңне?! Рәшит Гәрәй тәрҗемәләре. ВЛАДИМИР НАМСАРАЕВ ЯҢА ӘКИЯТ Язгы йолдызлар керфек кагалар, Сулый иркенләп бурят даласы. Безнең төннәрдәй гүзәл төннәрне Кайларда, дустым, тагын табасың! Алтын нәкыштәй бизәлгән күгем,- Тоям мин нурлар симфониясен. Серле бушлыктан һәр маяк безне Кул изәп, гүя, көтә диярсең. Булган шундый чак, шундый заманнар: Әзер ач дала сине йотарга... Богау чыңнары туган халкымны Дәшкән көрәшкә — корал тотарга. Ала кулына бөек юлбашчы Олы язмышын чал Җир шарының. Октябрь таңы ягына күчә Тартылу көче бөтен дөньяның. Балкып кабына җирдә мәхәббәт — Исме Ленинның күчә телләргә. Таба зур бәхтен минем халкым да, Яшәрә далам сулмас гөлләрдәй. 97 Үстем далада әкият тыңлап, һәрбер батырның исме күңелдә. Чынга әйләнде матур хыяллар, Яшибез яңа әкият илендә. Түгел төшемдә, күрәм өнемдә: Космик кораблар иңли галәмне. Минем туганым, җирдән аерылып, Илтә йолдызга безнең сәламне! Ильич лампасы нурлары белән Ач дала халкы үз бәхтен тапты. Бурят төннәре булыр идеме Шундый кояшлы, шундыен якты! ВЛАДИМИР ЖАЛСАНОВ САХАЛИН ТӨНЕ Кичке мәлдә, Эңгер куерганда, — Уйнап арыгай бала диярсең,— йоклап китмәс өчен, Тырыша-тырыша, Зәңгәр күктән түгеп Күз яшен; Тирбәлә ул, Гүзәл көйләр тыңлап, Диңгез дулкыннары куенында, йоклый Атау. Гүя Ил-ананың Кочагына кереп сыена. Әдип Маликов тәрҗемәләре. ЧИНГИС ГОМБОИН КАЙТЫП КИЛӘМ... />Хыр тавышы килә, таныш җыр, Туып-үскән җирем ягыннан. Ага суы аккан даламны, Тауларыммы күңел сагынган. Бу җырның мин гүзәл моңында Кыр казлары тавышын ишетәм. Алхан сыртларыннан башланган Чишмәләрем агышын хис итәм. Хис итәм мин бу җыр тавышында Таныш далам җәелеп киткәнен. Дала иңләп, шаулап, тыпырдап Ишле көтү чабып үткәнен. * Ф Чәчләремне сыйпап җил исә, Кайтып киләм еракерактан.«Көтте сине, көтте туган як», — Пышылдый җил минем колакка. «Исәнме син, туган җиркәем, Исәнмесез, саумы, дусларым», — Дип тирбәлә телем, гүя, мин Дусларымның кулын кысамын. * * * Киң, бай дала. Ага даласы. Ә мин — шушы җирнең баласы. Күкрәгемдә кайта җыр тулып, Килә шунда туктап каласы. Нинди иркен, нинди киң дала! Рәхәт тә соң аяз иртәдә. Чыңлап куя кыңгырау чәчәге Бал кортлары кунып киткәндә. Сөйли шунда, сөйли чәчәкләр Әллә нинди серле әкиятләр; Дан җырлары алар җырлыйлар,. Дусларымны минем зурлыйлар. Кай якларда гына йөрмәдем, Нинди генә илләр күрмәдем. Сүрелмәде бу хис һич миндә: Далам җыры булды исемдә, Дала күрдем хәтта төшемдә. Туган якның тартты кочагы, Үрләп янган җылы учагы. Җил дә тынган. Чыклы чәчәкләр, Җиргә иелеп, тынып калганнар. Гүя көндез балкып арганнар, Төнен бераз ялга талганнар. Көмеш инеш ләкин тынмаган, Нидер көйләп ага ул һаман: — йөрдең, егет, бик күп җирләрдә, Очрадың син бик күп ямьнәргә. Туган җирдә барын табарсың, Сөя белсәң аяы әгәр дә.

Зәет Мәҗитов тәрҗемәсе.