Логотип Казан Утлары
Очерк

ЧУКОТКА ЖИРЕ—МАТУР ЯК

 

Бу очеркның авторы озак еллар Якутия һәм Колымада эшли. Башта рудниклар проектлау эшендә була, аннары «Магаданская правда», ^Советская Чукотка» газеталарының хәбәрчесе сыйфатында Ерак Төньякның төрле почмакларын йөреп чыга. «Совет әдәбияты» журналы укучыларына тәкъдим ителә торган бу очеркында ул Төньякта, Чукотка ярым утравында гадәттән тыш кырыс табигать шартларында совет кешеләренең батыр эшләре, аларның кызыклы тормышлары турында яза. әр нәрсәне башлап җибәрүе авыр була. Мин дә бу очеркны ничек башлыйм икән дип озак баш ваттым. Дания, Ирландия, Голландия, Италия, Португалия, Люксембург һәм ‘Израил кебек илләрнең барысы бергә Чукотка җиренә бик иркен кереп урнаша алуы турында сөйләсәң — бу инде күптән билгеле нәрсә. Чукотканың мәйданы Татарстан кебек унбер республика мәйданына тигез дисәң дә — яңа түгел. Тизлек — араны кыскарта, диләр. Бу бик дөрес. Чукоткага барып җитү хәзер бер дә кыен түгел... Үзгәрешләргә исең китәр! Бала чакларыбызда яратып тыңлаган әкият геройлары да бу үзгәрешләргә көнләшер иде. Оча торган паласлар, Камыр батыр утырып очкан сәмругъ кошлар безнең җилдән җитез, тавыштан тиз очкан самолетларга тиңләшә аламы соң! Бу үзгәрешләр — барысы да совет кешесенең хезмәт җимешләре, һәм совет кешесе, үзе булдырган мөмкинлекләрдән кирәгенчә, тиешенчә файдалана да белә... Самолет иллюминаторыннан карап кына Чукотканы танып та, белеп тә, өйрәнеп тә булмый: сопкалар, сопкалар, тагын соп.калар; аларның очыкырые юк кебек. Җәй көннәре алар ялангач һәм соры төстә булалар, ә кыш көннәрендә күзне камаштыргыч ак ;карга күмелеп, мәгърур һәм мәһабәт булып утыралар. Елның дүрттән өч өлешендә бозлардай арынмый торган бу якларда элек даими ачлык һәм салкын җилләр генә хакимлек иткән. Җирле халык бөтенләй укый-яза белмәгән, һәрьяклап авыр язмышка дучар ителгән. Ә хәзер биредә, илебезнең һәр почмагындагы кебек, бүгенге чынбарлык хуҗа: тормыш кайнап тора, һәркайда төзелеш, һәркайда якты омтылышлы кешеләр. Һ 107 Мин нәкъ әнә шул кешеләр турында, Чукоткадагы бүгенге көннең дәртле сулышы турында сөйләргә телим. Анадырьга килгән һәр кеше мондагы музейга кермичә калмый. «Беренче ревкомчыларны ату» дигән картина янында ул озак кына тукталып тора. Нәкъ инде әнә шулар, беренче ревкомчылар, 1919 елның 15 декабренда биредә Совет властен игълан итәләр. Музейдагы ул картинаны караганда әле мин ул вакыйгаларны үз күзе белән күргән .кеше Зелән очрашырмын, дип башыма да китермәгән идем. Аның белән очрашу болай булды. 1955 елда мине Чаун районына, тау эшчеләре янына, командировкага җибәрделәр. Алтмыш яшьлек .Михаил Мйхайлович Сердобольскийны мин әнә шунда очраттым. Ул Чукоткага беренче ревкомчылар һәлак булганнан соң дүрт ел үткәч, 1923 елда, килгән һәм ревком составында эшләгән. Аннан сорашып әнә шул вакыйгаларны үз күзе белән күргән Аграфена Даниловна Синиц- каяны эзләп таптым. Бик җитез хәрәкәтле бу камчадал карчыгының кулыннан газета төшми — ул үзлегеннән укырга-язарга өйрәнгән. Анадырьда Совет власте урнаштыру вакыйгалары турында миңа ул түбәндәгеләрне сөйләде. 1919 елның җәендә партиянең Приморье крае комитеты Чукоткага үзенең ике членын җибәрә. Берсе аларның рус — Михаил Мандриков, икенчесе латыш — Август Берзинь була. Аларга шундый задание бирелә: ышанычлы кешеләрне туплап, Колчакка баш ия торган өяз управлениесен бәреп төшерү, Совет власте урнаштыру һәм бөтен тундраны советныкы итү. Караңгылык, наданлык хакимлеге астында яшәгән Чукотка халкы Ленин һәм большевиклар турында, патшаның бәреп төшерелүе турында бары тик 1918 елда, Октябрь революциясеннән соң бер ел үткәч кенә, ишетәләр. Ә тундрада, тагы да арырак яшәүчеләр бу үзгәрешләр турында бары тик Мандриков белән Берзинь килгәч кенә беләләр. Алар бирегә килеп җитү белән яшерен рәвештә актив эшкә керешәләр. Чаунлы Михаил Куркутский, украин Геннадий Фесенко белән Василий Бучек, камчадал Николай Кулиновский, норвегияле Аренс Вольтер, осетин Якуб Мальсагов һ. б. составында Революцион комитет төзелә. Җирле халыкка таянып һәм аларның ярдәмендә Ревком өяз управлениесен кулга ала. Контрреволюцион управление җитәкчеләре халыкның туры хөкеме нәтиҗәсендә атыла. Ревкомның хезмәт кешеләренең өметләрен, хыялларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән беренче декретларын чукчалар, эскимослар, бөтен җирле халык зур шатлык белән каршы ала. Әмма Ревком бары тик ай ярым вакыт кына яшәп кала. Совет власте дошманнары —сәүдәгәрләр, балык промышленниклары, Ново-Мариинскидагы кешеләрнең тундрага ак төлке ауларга китүләреннән файдаланып, баш күтәрәләр, 1920 елның 2 февралендә Ревком членнарын ерткычларча җәзалап үтерәләр. Ләкин беренче ревкомчылар чәчеп калдырган орлыклар җирдә күмелеп калмый, тиздән алар шытым бирә. Халык аларның изге эшен онытмый. Шул ук елның җәендә Анадырьда власть яңадан Советлар кулына күчә... ...Округ газетасы редакциясе мине болан көтүлекләренә җибәрде. Анда барып җитү өчен турыдан гына да 130 километр юл үтәргә кирәк иде. Бу командировка минем өчен Чукоткада, әллә кем әйтмешли, беренче чиркәнчек алуым булды. Тундраның нәрсә икәнен мин анда беренче мәртәбә күрдем. Аның очы-кырые күренми, бик еракта-еракта, офыкта ул күк йөзе белән тоташа. Без. колхоз каюры 1 Семен Григорьевич Красногоров белән, юлга чыктык. Ул инде дистәдән артык ел биредә яши икән, Чукотканы аркылыга да, буйга да йөреп чыккан, җирле халык телен шәп белә. Ике көн буена ял иткән этләр авылдан чыгу белән, бер-берсе белән ярышкандай, бик кызу юыртып киттеләр. Берничә сәгатьтән җил чыгып, минут саен аның көче арта барды, тирә-юнь кар бураны белән капланды. Җилгә карап бару һич мөмкин түгел—‘битне .каты салкы-н пешереп-пе- шереп алгандай итә иде. Этләр җилгә ян белән «борылдылар. Бәхеткә, юл өстендә колхозның көмешсыманкара төлкеләр асрый торган фермасы бар икән. — Җил тынганчы биредә көтик, — диде каюр һәм миңа этләрне бәйләп куярга, аларны ашатырга кушты. Иртәгә иртәнгә буран туктар әле. дигән уй белән йокларга яткан идек, ялгышмадык, чыннан да иртән көн аязган иде. Эссе, тәбәнәк землянкадан тышка чыккан идем, саф һава рәхәтләндереп җибәрде, күңел .күтәрелеп китте. Эчемнән генә ниндидер җыр көйли-көйли барасы ягыбызга карап торганда, Семен Григорьевич та чыкты. — Хәерле иртә, — дип каршы алдым аны. — Алла кушсын, — дип мыгырданды ул һәм кар астыннан чыгып торган баганага таба юнәлде. — Ни эшләдең син? Этләр кайда? Карга күмдергәнсең бит аларны. Каюр этләрне бәйләп .куйган урында карны чокый башлады. Каеш очын табып, чишеп алгач, селтәп җибәргән иде, кар астыннан ниндидер җанварларга охшаш этләр килеп чыкты. Аларның йоннары кар белән: укмашып каткан иде. Мин бу минутта ул гөнаһсыз хайваннарга карата чынчынлап кызгану хисе кичердем. Кичтән этләр җилдән качып якындагы чокырга кереп .ятканнар икән. Аларны мин, рәтен белмичә, бик түбәнтен бәйләп куйганга, кар күмеп китә башлагач, өскә күтәрелә алмаганнар, шулай итеп кар астында калган булганнар икән. Кайберәүләргә тундра җансыз бушлык, гаҗәеп бертөрле географик, киңлек булып күренә. Янәсе, нинди ях<шы нәрсә булсын анда: бу якка карыйсың — сопкалар да таулар, теге якка карыйсың — таулар да сопкалар. күңелсез бушлык. Юк, күңел күзе күрмәгән, туң йөрәкле кешегә генә Чукотканың шулай тоелуы мөмкин. Ул «бер дә күңелсез түгел, һәр көн, һәр сәгать сиңа билгеле булмаган, син әлегә кадәр күрмәгән яңалыклары ачыла анын. Чукотка табигатенең матурлыгын сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Андагы төсләрнең гармониясен бертөрле художник та полотнога төшерә алмас иде. Күрсәң иде мондагы кояш чыккан вакытларны. Бу күренешне бары тик Төньяк балкышы белән генә чагыштырырга мөмкин. Юрий Гагарин һәм Герман Титов Җир өстеиә космостан караганда, мөгаен, шундый ук матурлыкны күргәннәрдер. Тундрада тормыш сулышы бер генә минутка да тынып тормый. Әнә, поскан урыныннан кинәт кенә куян .сикереп чыга да чабып китә. Этләр аның артыннан ташланалар — искәрм.ичәрәк, авызыңны ачып барсан, нартага 4 5 ныклабрак тотынып өлгермәсәң — тәгәрәп төшеп калуыңны көт тә тор. Мондый вакытта таяк тыгып карны тырнатудан мәгънә юк. Этләр куян куып рәт чыкмаслыгын сизгәч кенә үзләреннән үзләре акрынаялар. Куян тоттырамы соң аларга! Җигеп йөри торган этләрнең иректә дә куян куып тотканнарын күргәнем юк. Тундрада, ачык -яланда кар өстенә утырып кайнар чәй эчүдән дә рәхәт нәрсә юктыр. Өйдә дә чәй андагы кебек, тәмле булмый.. Салкын 4 Каюр — этләр жигеп юлчылар йөртүче. 5 Нарта — этләр яки боланнар жигеп йөри торган чана. 1С8 109 һавага пар бөркеп торган бу сихәтле эчемлек арыганны бетереп кенә калмый, җиңеләйтеп тә җибәрә, тәнгә яңа -көч өсти. Тундра хуҗалары гаҗәп 'игътибарлы-һәм кунакчыл халык. Чукчалар арасында язылмаган бер закон бар: ярангага VI кем генә кермәсен, аны ’бик ачык 1Йөз (белән .каршы алалар, бар булган сый белән-кунак итәләр. Юлчының үз ашамлыгын өстәлгә .куюын бервакытта да сорамыйлар. Аларны кунак бервакытта да тыгызламый. Киресенчә, кунак турында -алар чынчынлап кайгырталар. Ял итү өчен түрдән, иң яхшы урынны тәкъдим итәләр. — Кешегә -ярдәм итәргә кирәк, — ди андагы халык. Чу.котка — чын-чынлап соклангыч җир ул. Күз алдына китерегез: аяз күктә якты .кояш. Аның нурлары ак .кар өстендә чагылып күзне чәнчә. Тыптын. Үзеңнең Төньякта —тундрада икәнлегеңә ышанасы да килми. Башыңнан бүрегеңне аласың да, аны болгый-болгый юлыңны дәвам итәсең. Күңелең иркенәеп китә, шатлыгың эчеңә сыймый. Ирексез- дән җырлап җибәрәсең: — Нинди иркен минем туган ңлем... Куеланганнан-куелана бара торган эңгер-меңгер (вакытында да тундрада күңелсез түгел. Көтмәгәндә 'башка бик кызыклы уйлар килә, салкынга да, җилгә дә карап тормыйсың, кесәңнән блокнотыңны чыгарып, шул уйларыңны теркәп куярга ашыгасың. Менә түбәндәге өзек 1958 елның 9 февралендә язып куелган. «Чәйдән соң көтүлеккә киттем. Кызларныкы төсле чибәр йөзле Ваоя Сельга исемле яшь егет дежур тора .иде. Бер (яшьлек болан баласына сокланып .карап торам. Ул уйнаклап чабып йөри, шаяра: танавын югары күтәрә дә күкрәген алга киереп яшен тизлеге <белән үгез янына таба йөгерә, аңа килеп бәрелергә барлы-юклы бер метр калгач, кинәт борылып, читкә атыла. Менә ул кечкенә генә калкулык өстенә менеп тукталды, алгы аякларының берсе белән салмак кына бер адым атлап -куйды һәм, тагын ниндидер фантастик бию «башкаргандагы кебек, аякларын җиргә дә тидермичә, йөгереп йөри башлады. Васяның сменасы алмашынды. Без аның белән туплавы.кка' юнәлдек. Көтүдән бер йөз метр киттек тә туктап тәмәке кабыздык. Нәрсә бу? Чишмә чылтыравымы? Язгы тамчылар тавышымы? Азрак алгарак киттем. Туктадым. Әлеге тавыш һаман ишетелә. Кар астында чишмә агымы микән әллә, дип, җиргә аяк белән тибеп тә карадым. Юк. Вася миңа гаҗәпләнеп карап тора: акылдан шашамы икән әллә бу, янәсе. Яңадан аның янына кайттым. Тагын тыңлана башладым. Әлеге тавыш көтүдән килә булып чыкты: боланнарның туктаусыз йөреп торулары, кар катлавын тырнаулары, бер-берсе белән сөзешүләре, болан 'балаларының уйнаклап чабып йөрүләре — барысы бергә .кушылып, таң алдыннан яки -кичке эңгер-меңгер тынлыгында әнә шундый чишмә чылтыравы төсле тавыш чыгара икән». Әмма Чукотка үзендә яшәүчеләрне иркәләп кенә тотмый. Ул «кырыслана да белә. Бу нәрсә бигрәк тә төнья.к һәм көнчыгыш районнарга —: Чукотский, Провиденский, Беринг районнарына карыш Офыктан кургашка охшашлы пәрдә күтәрелә икән — кар явасын көт тә тор. Кар ике-өч көн буена туктаусыз ява. Ниһаять, менә көн аяза, кояш чыга, кешеләр иркен сулап җибәрәләр. Ул да булмый, төньяктан җил күтәрелә, яуган карларны кабат күккә күтәрә,- яланнар буйлап бөтереп йөртә дә сопка аръягына илтеп сылап куя. Мондый көннәрдә күмер һәм боз запасың булмаса, бик кыенга килә. Буран эчендә күмер казып алып кайтсаң, аның яртысы кар була. Елгалар бозланып каткан булганлыктай, Чукоткада кыш көне чәйне боз эретеп кайнаталар, ә запаста бозың булмаса, җитәрлек кадәр су әзерләү өчен кар эретә башласаң, шактый VI Яранга — тундрада яшәүчеләрнең күчмә торагы. 110 азапланырга туры килә. Мондый буранлы көннәрдә агач өйләрдән җил җылыны куып бетерә, мичне өзлексез ягып торырга -кирәк була, өзлексез янып кызудан мич калтырана башлый. Чукоткада буран гаять куркыныч. Лаврентий районында мәгариф бүлеге мөдире булып эшләүче Владимир Пискунов 150 километр ераклыктагы Янракыннот авылына җирле Советларга сайлауларны оештыруда ярдәм күрсәтү өчен җибәрелә. Бу араны этләр матур .көн булса 18—20 сәгатьтә үтәләр. Ә менә Владимир һәм аның каюры юлда хәбәрсез югала. Алар буранга очрыйлар. Каюр шулай да, тәҗрибәсенә ышанып, юлын дәвам итәргә була. Буран һаман котыра. Ниһаять, этләр талчыгып, туктап калалар. Юлчылар, матур көнгә ышанып, үзләре белән йоклау капчыгы да, палатка да алмаган булалар. Ике көнлек азы.к запасы да бетә. Өченче көнне этләр азыгын — копальгин (диңгез хайваннары ите) ашыйлар. Ә буран туктамый да туктамый. Копальгин ашалып бетә. Мондый хәл унбер .көн дәвам итә. Юлчылар өч этне суеп ашыйлар. Шуны да әйтергә .кирәк, гадәти көннәрдә чукча бервакытта да терлеккә кул күтәрми. Ниһаять, буран туктый. Юлчылар Ныглиган борыны янындагы аучылар өеннән бары бер километр ера.клыкта адашып йөргәннәр булып чыга. Чукоткада батырлык күрсәтү көндәлек, гадәти нәрсә. <Менә моңа тагын бер мисал. Чукот районы үзәгеннән өч йөз километр ераклыкта Нешкан поселогы урнашкан. Комсомолка Валентина Бошко фельдшер булып эшкә шушы поселокка килә. Әлбәттә, яхшы җиһазландырылган больницаларда да эш табылган булыр иде аңа. Андый больницада эшкә урнашкан булса, ул әйбәт квартирада яшәр иде, киноларга, театрларга йөрер, паркларда ял итәр иде. Ләкин аның йөрәге иң кыен шартларда яшәргә һәм кешеләргә хезмәт күрсәтергә ашкына. Җилле, салкынлы сентябрь көнендә, көзге пальтодан килеш, вельботка утырып, ул мең километрга якын диңгездә йөзә. Менә алар билгеләнгән урынга килеп җитә язалар, төшәргә әзерләнә башлыйлар. Әмма шул вакыт бер зур дулкын килеп җитә һәм вельботны диңгезгә каплый. Кыю кыз югалып калмый, үзе турында уйлаудан бигрәк, даруларны коткарырга тырыша. Өч айдан соң Валяны район үзәгенә, комсомол конференциясенә чакыралар. Юл уртасына җиткәч буран күтәрелә. Җиденче көнне генә алар юлларын дәвам иттерәләр. Валя икенче тәнәфестән соң гына залга килеп керә. Гади ситсыдан тыйнак итеп тегелгән күлмәк кигән, битләре янып торган бу кыз, ишек янагына сөялгән килеш, чыгыш ясаучының сүзләрен тыңларга керешә. Бары тик күзләрендә генә аның арыганлык сизелә... Егерменче елларда Чукоткага укытучы булып килгәндә хәзер инде танылган язучы Тихон Захарович Семушкин белән тел галиме Петр Яковлевич Скорик Валя кебек үк яшь булалар, һәм алар җирле халыкның культура үсеше өчен, зур авырлыкларга карамастан, бөтен тырышлыкларын биреп озак еллар буена анда эшлиләр. Хәзерге яшьләрдә бу якны өйрәнү, үзләштерү буенча олы буыннарның традициясен дәвам итәләр. Округта җирле милли кадрлар да җитешә һәм үсә. Утызынчы елларда бердәнбер интеллигент, чукчалардан СССР Верховный Советында беренче депутат Тевлят.но була. Аның артыннан беренче очучы Тэмнэтэген, беренче сәнгать остасы Вукволл, беренче Ленин ордены кавалеры Вуквутагип, беренче укырга-язарга өйрәнгән фикер иясе, мең дәфтәр битеннән торган төрле фәннәргә карата хезмәтләр язган Тыневил, беренче язучы Юрий Рытхеу, шагыйрь Виктор Кеультут, беренче галим Ринтыргин, беренче Социалистик Хезмәт Герое, унсигез яшьлек аучы кыз Клара Кал яна һ. б. лар үсеп чыга. Хәзер Чукоткада яшәүче җирле халыкның барысы да укый-яза белә. Укыйяза белмәүче бердәнбер кеше бар, ул — Ленин исемендәге колхозда яшәүче җитмеш 111 биш -яшьлек Тевлягыргин бабай. 1958 елны, борынгы ярангалардан- <С-80» тракторына тагылган күчмә өйләргә күчкәндә, митингта ул мон- дкй сүзләр белән чыгыш ясый: — Яшьләр, мөгаен, миңа ышанмас. Сезгә без, картлар, кичергәнне кичерергә туры «килмәде. Хәзерге тормышка мин бик шатланам. Өйләрдә, ярангаларда электр утлары яна — яп-якты. Хәзер безнең бөтен тормышыбыз якты. Өйләр таккан тракторлар тундрага юнәлә. Шатланам да, кайгырам да мин: картайдым, яхшы тормышта озак яши алмам инде. Тыңлагыз, яшьләр, моны мин, Тевлягыргин, сөйлим... Яхшы эшләргә кирәк. Сезгә .начар эшләргә ярамый — оят. Эшегез дә авыр түгел сезнең: колхозда машиналар күп, алар кеше өчен эшлиләр. Бер кеше тракторга менеп утыра да дистәләрчә кешеләрнең эшен башкара. Әгәр дә мин, Тевлягыргин, -яшь кеше булсам, ун кеше урынына эшләр идем: яхшы тормышта яшәп тә начар эшләү оят. Яшьләр карт кеше сүзләренә колак салсыннар. Карт кеше начар сүз әйтмәс. Тыңлагыз, моны сезгә укый-яза белмәгән иң соңгы кеше сөйли!.. Тәрәзәләре, миче, электры һәм радиолосы булган күчмә өйләргә күчү идеясе иң элек Лоринода, Тевлягыргин яшәгән урында барлыкка килде. Мин тундрада иң беренче оешкан өч механикалаштырылган бригаданың эшен иң беренче күрү бәхетенә ирештем һәм яңа шартларда болан асрау үзенчәлекләре белән танышып йөрдем. Мурманскидан алып Камчаткага кадәр тундрада яшәүчеләрнең барысы да бу яңалыкны хуплап каршы алды. Болан асраучыларның тормышында, көнкүрешендә зур уңайлыклар тудырган күчмә өйләрне уйлап табучы кеше — армиядән кайтканнан соң Чукоткага килеп, үзенең бөтен эшчәнлеген бу якның тормышын үзгәртеп коруга багышлаган колхоз председателе Юрий Егоров. Бу яңалыкны тормышка ашырудан элек, ул болан асраучыларның көнкүрешен яхшырту, аларның эшләрен машинага көйләү турында озак уйлана, тәҗрибәләр ясап карый, исәпли-хисаплый. Тундра өчен ярангадан да уңай нәрсә юк, алар инде мең еллык сынау үткән, дип уйлаучылар да бар иде. Әмма Егоров аларның бу сүзләренә колак салмый, ул -алга, киләчәккә карап эш итә. Хәзер РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Чукот колхозчыларының бу башлангычын Төньяктагы бөтен өлкәләргә һәм округларга тарату һәм үзләштерү буенча мөһим чаралар билгеләде. Якын араларда болан асрау эше тулысынча механикалаштырылачак, болан асраучылар тормышына культура, фән үтеп керәчәк. Берничә ел үтәр: тракторларга тагылган өйләр Төньякта гадәти күренешкә әйләнер. Шундый механикалаштырылган бригадаларның берсендә тракторчы булып безнең якташ Григорий Гафиев эшли иде. Бригадир Уреу, учетчик Тататай, яшь көтүче Пиурэу һәм башкалар белән Гафиев яңалыкны тормышка ашыруның бөтен авырлыкларын җилкәсенә күтәрде. Гафиев менә дигән белгеч: ул армиядә танк йөрткән, шофер булган, аннары тракторга утырган. Мин аны соңгы тапкыр узган елның апрель аенда күрдем, ул күрше Коряк милли округыннан килгән делегацияне озата бара иде. Ә коряклар болан асраучылыктагы эшләрне машинага көйләү тәҗрибәсе белән танышырга килгәннәр иде. Гафиев ал арга Ринтытегин бригадасында тагы да камилләштерелгән «Егоров фургон- өен» сынап күрсәтте. Ул вакытта ук инде «бу уңган егет өченче колхозчыны трактор йөртергә өйрәтә иде. Хәзер ул техник базасы елдан-ел үсә барган бу колхозның механигы итеп билгеләнгән. Гафиев эшләгән Лорино колхозы — Чукоткада иң зур хуҗалык. Кереме аның узган ел яңа акча белән өч мең сумнан артык булган. Төньяк өлкәләрендә, шулай ук Чукоткада да, илебезнең төрле милләт кешеләре яши. Хәтта анда чит илләрдән килеп яшәүчеләрне дә очратырга була. Бер танышым миңа Дежнев борынында — Науканда үзенең семьясы белән Волл исемле норвегияле торганлыгын сөйләде. 112 Минем танышым Норвегия телен, ә Волл рус телен белмәгән. Шулай да алар бер-берсе белән аңлашу чарасын тапканнар — икесе дә бик яхшы белгән чукча телендә сөйләткәннәр. Чукоткада безнең якташларыбыз—татарлар да күп. Аларның тырыш хезмәтләрен күреп мин якташларыбыз өчен чын-чынлап горурландым. Әйе, совет кешесе һәр җирдә яши ала. Яшәү генә түгел, әгәр кирәк икән, ул хәтта боз өстендә дә бакча үстерә, аны чәчәк атарга, җимеш бирергә мәҗбүр итә. Безнең кешенең мөмкинлекләре чикләнмәгән. Безнең якташларыбыз анда төрле эшләрдә эшлиләр. Җәнлек тире- .ләре хәзерләү белгече Гайфуллин — Чукотканы аркылыга-буйга йөреп чыккан кеше. Ул ишде озак еллардан бирле Чукоткада яши. Гайфуллин көнчыгыш тундрада күп кенә чукчаларның татар фамилияләре йөртүләре турында сөйләде. Алар үзләре фамилияләренең (кайдан һәм кайчаннан бирле (килүләре турында белмиләр дә икән. Моңа карата Гайфуллин шундый фикер әйтте: Семен Дежнев экспедициясенә татар казаклары да катнашкан. Аларның монда утырып калып, семья корып жибәргән булулары мөмкин, диде. Мин моны чыннан да шулай булган дин ышандырырга, расларга ! җыенмыйм. Гайфуллинның бу фикере фәнни ачышларга, әлбәттә, нигезләнмәгән. Шулай да аның әйткәннәре, мөгаен, тарихи дөреслеккә беркадәр туры да килә торгандыр... Чукотканың территориясе зур, аның мәйданы 721 мең квадрат метр. Бу якларның югары индустриясе үсеше турында сөйләп тә торасы юк. Ә Чукотканың үсеш перспективасы гаять киң. Россиянең алдынгы интеллигенция вәкилләре бу якны өйрәнү, тикшерү өчен элек тә гомерләренең иң матур елларын багышлаганнар. Рус сәяхәтчеләренең зур : героизмы, какшамас ихтыяр көченә ия булулары турында сөйләүче кайбер документлар әлегә ка<дәр сакланып калган. Андый сәяхәтчеләрнең берсе — Камчатка һәм Чукотканы тикшерүче Н. Ф. Калинников булган. Ул 1912 елда басылып чыккан «Безнең Ерак Төньяк-Көичыгыш» ; исемле китабында болай дип яза: «Ерак Төньякны елның дүрттән өч өлешендә бозлар каплап тора, аның климаты кырыс, алмашынып торучан, үсемлеге .ярлы, сирәк, халкы аз, анда чын-чынлап салкын җилләр, кар бураннары хакимлек итә, беренче карашка сүз күтәреп әйтерлек табигый байлыклар юктыр да кебек. Гүя табигать биредә кешене бар нәрсәдән мәхрүм итәргә тырышкан. Юк, бу алай түгел. Монда табигать бары тик үзенең байлыкларын ераграк кына яшергән, ул аларны ялтыравыклы күргәзмә итеп тотмый, ә бик белеп кенә, кирәк кадәренчә генә файдаланырга бирә. Ул кешедән нык уйланып эш итүне, күп көч салуны таләп итә. Әгәр кешенең моңа түземлеге җитә икән, табигать биредә бик юмарт. Әмма без табигатьтән бу байлыкны сораганыбыз юк. Бу якларда безнен индустриаль тәҗрибәләр юк белән бер. Шулай булгач, бу якларга карата нинди дә булса нәтиҗә чыгарырга тырышу мәгънәсезлек булыр иде. Алясканы сатып җибәрүебез мондый мәгънәсез нәтиҗә ясавыбызның ачык мисалы түгелмени?.. Безнең таулар үзләрендә төрле метал- ларны саклап яталар. Аляскадагы табыш эзләүчеләр белеп эш итәләр. Шулай булмаса, монда ябырылырга ашкынып торырлар идемени алар?! ' Аларга ишекне ачып кына куй, иртәгә үк безнең якка да күчеп килер- ; ләр, кыяларга үрмәләрләр, иң караңгы почмакларга үтеп керерләр, кирәкле чыганакларны табып, Аляскадагы кебек үк биредә дә тырмана ; башларлар. Безнең яр буйлары балыкка да Америка яр буйларыннан ярлырак түгел; урманнарыбыз Колымадан Анадырьга кадәр, меңнәрчә мильгә сузыла; безнең пушнина әлегә кадәр аларның базарларын тәэмин итә. Кешегә бу шартларда эшләү өчен мөмкинлекләр генә бирегез,— ул монда килеп урнашыр һәм биредә тормыш башланып китәр». Чукотканы социалистик рельсларга бастыру өчен совет «кешеләренә зур эшләр башкарырга туры килде. Мин Чукоткада бары тик алты гына ел яшәдем. Шул вакыт эчендә генә дә ул танымаслык булып үзгәрде. 1959 елда январь аеннан май аена кадәр нарталарга утырып Провидение бухтасы — Шмидт борыны маршруты буйлап сәяхәт иткән вакытта бу үзгәреш аеруча күз алдыма ачык булып килеп басты. Чукотканы хәзер яңа төзелешләр чолгап алган. Нинди генә файдалы казылмалар юк биредә! Уннарча геологик партияләр яңадан-яңа казылмаларның зур запаслы чыганакларын табып, картага төшерә торалар. Чукотка ярым утравында Менделеевнең периодик таблицасына кергән барлык элементлар да бар. Шуңа күрә дә шул бу җидееллыкта Магадан өлкәсенә дәүләт тарафыннан капиталь төзелешкә 'билгеләнгән средствоныц яртысыннан артыгы Чукот милли округына туры килә. Чукоткада җир асты байлыкларын эзләүче геолог-разведчикларга җәмәгатьчелек тә зур булышлык күрсәтә. Мәсәлән, соңгы вакытларга кадәр Чукот районының төньягында күмер юк дигән караш яшәп килә иде. Комсомолның район комитеты секретаре Константин Кузнецов җитәкчелегендәге геологик походка катнашучылар бу якта да күмер таптылар. Узган ел Чукоткада яши башлавына егерме биш ел тулу юбилеен үткәргән Мария Федоровна Клейн мине үзенең бай китапханәсе белән таныштырды. Мин анда 1913—14 елларда бу тирәләргә сәяхәт иткән инженер Б. Горовскийның «Онытылган рус җирләре» исемле кечкенә генә бер китабын таптым. Ул бу китабында болай дип яза: «Картага күз төшерү дә Чукотка ярым утравының җир астында Аляскада булган байлыкларның барысы да барлыгын әйтергә җитә». Аннары ул «безнең, рус җиренең яр буйларында байлыкның зур булуы, әмма алар белән үзебездә яшәүчеләргә караганда чит ил кешеләренең күбрәк таныш булулары» турында ачынып әйтә. Әйе, ул вакытта, патша Россиясендә бу чыннан да шулай була. Патша Россиясенең аларны үзләштерү өчен көче җитми, һәм ул бу якта яшәүчеләрнең язмышы турында ул заманда борчылмаган да. Ә хәзер анда җирле халыкның культурасын, көнкүрешен үстерү буенча яңадан-яңа чаралар үткәрелә. 1960 ел җирле халыкны ярангалардан яхшы итеп салынган агач йортларга күчерү елы булып тарихка кереп калыр. Радио һәм электр булмаган авыллар Чукоткада инде күптәннән юк. Чукча балалары мәктәпләрдә белем ала, җирле халыкка йөзләрчә медицина эшчеләре хезмәт күрсәтә. Революциягә кадәрге караңгы тормыш, иртәгесе көндә ачтан үлмәү турында өзлексез кайгыру — хәзер истәлекләрдә генә калган. Совет кешесе үзе өңен генә түгел, бөтен илгә файда китерү турында кайгырта. Ул һәрвакыт иптәшенә ярдәмгә килә һәм үзе дә бүтәннәрнең гарылган компрессорлар барлыкка китерә. Тау эшчеләре ул компрессорларга югары бәя бирәләр. Карт эскимос Аныния әле дә хәтерли: ул үзенең дусты Ангу ярдәмендә Чукоткадагы беренче колхоз өчен Америка моторы белән эшли торган бердәнбер япон машинасын төзәтеп эшкә яраклы хәлгә китерә. З..С. нз ярдәмен өзлексез сизеп яши. Ерак Төньякта яшәгәндә мин илебезнең алдынгы экономик районнар сафында баручы туган Татарстаныбызның уңышларын күзәтә һәм алар белән горурлана идем. Татарстан промышленносте эшләп чыгарган продукция кайларга гына китми! «Татарстанда эшләп чыгарылган» дигән маркалы әйберләрне файдаланмый торган өлкә, мөгаен, юктыр. Нефть әйберләре турында әйтеп тә торасы юк инде. Республикабызның туганнарча ярдәме Чукоткада да нык сизелә. Промышленностебыз өчен кирәкле сирәк очрый торган металларны чыгару өчен шахтерлар йөзләрчә метр тирәнлеккә җир астына төшәләр. Куәтле перфараторларның эшләве өчен тыгызландырылган һава кирәк. Ә аны Казанда эшләп чы Хәзер алар икесе дә югары класслы оста механизаторлар. Аныния механика мастерское мөдире, ә Ангу токарь булып эшли. Алар эшли торган бай мастерскойда Татарстанда ясалган станоклар да бар. Татарстанда эшләнеп чыккан мех әйберләре, радио-зондлар да Чукоткада киң кулланыла. Чукоткада халыкка медицина хезмәте күрсәтү торган саен үсә бара. Бу максат өчен биредә уннарча миллион сум акча тотыла. Революциягә кадәр анда бары тик ике фельдшер эшләгән булса, хәзер фельдшерлык пункты яки участок больницасы булмаган авыл юк. Самолетлар да, вертолетлар да, катерлар да авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен барырга әзер тора. 1959 елның көзендә шундый бер вакыйга була. Ратманов утравындагы поляр станциясеннән телеграмма алына: станция начальнигы Медведев авыр хәлдә. Ашыгыч рәвештә ул урынга вертолет җибәрелә. Әмма каты җил булганга вертолет җиргә төшә алмый. Начальникның гомерен саклап калу өчен капитаны эскимос Напаун булган «Ретивый» катеры юлга чыга. Яшь хирург Виктор Якушин тормышын куркыныч астына куеп катердан ярга ташлана, һәм ул Татарстаннан килгән медицина кораллары белән уңышлы итеп операция ясый, аннары операция ясаган урынны Казан кетгуты белән тегеп куя. Чистай шәһәре. Аны хәзер кем генә белми икән! Үзендә эшләнә торган сәгатьләрнең яхшы сыйфатлы булуы белән бу шәһәр чын-чынлап дан казанды. Ул сәгатьләрне җәнлек аулаучы да, очучы да, болан асраучы да, геолог та йөртә. Болан көтүчеләр ул сәгатьләрне бигрәк тә яратып сатып алалар — ул сәгатьләр вакытны да дөрес күрсәтәләр, ватылмыйлар да. Миңа район үзәгендәге универмагта болан асрау остасы Етынкеуның ничек итеп сәгать сайлавын карап торырга туры килде. — Миңа «чиста» сәгать бирсәгез иде, — диде ул сатучыга, Чистай сәгатенә ишарәләп, — минем дустым Николай Рязанцевның сәгате чиста, бик дөрес йөри. Чукоткада фотография белән шөгыльләнүчеләр дә күп. Мин үзем дә күп еллардан бирле инде юлга чыкканда фотоаппаратны калдырганым юк. һәм, әйтергә кирәк, мин бик күп пленкалар белән эш иттем. Әмма Казан фабрикасында эшләнгән пленкалардан да яхшыракны күргәнем юк. һәртөрле шартларда да бу пленка үзенең сыйфатын югалтмый. Аны «картаймый торган пленка» дип атыйсы килә. Бу пленканың гарантия срогын ике тапкырга рәхәтләнеп озайтырга мөмкин — аның сыйфаты начарланмаячак... Узган елны мин, семьям белән, Лениногорок шәһәренә кайтып урнаштым. Әмма Чукотканы онытып булмый, чөнки безнең ашкынып торган яшьлек елларыбыз шунда узды. Мин тагын, берничә ел үткәч, анда барып кайтырга уйлыйм: без киткәч булган үзгәрешләрне күрәсем килә. Хәер, мин алармы, Чукотканың киләчәген, болай да ачык күз алдыма китерәм. Андагы омтылышлы үсешнең чиге юк. Чукоткадагы әлегә кадәр билгеле булмаган урыннар бөтен илебезгә шаулар әле. Геологларның ялкынлы сүзләре хәтеремә килә: «Төсле металлургия үзәге Чукоткага күчәр, күрегез дә торыгыз», — дигәннәр иде алар. Татарстан нефть чыгару буенча алдынгы урынны алып торса, Чукотка илебезнең металл кладовоена әвереләчәк. Совет кешесенең колачы киц. аның мөмкинлекләренең чиге юк!