Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңылыклары

МӘСКӘҮДӘ КАРЛ МАРКСКА ҺӘПКӘЛ АЧЫЛУ ТАНТАНАСЫ 29 октябрьдә. Мәскәүнсң Свердлов мәйданында. даһи фикер иясе, фәнни коммунизмга нигез салган Карл Маркска мәһабәт һәйкәл ачылды. Монумент 1920 елның 1 маенда Владимир Ильич Ленин тарафыннан нигезе билгеләнгән урынга куелды. Митингны кыскача кереш сүз белән КПССның Мәскәү шәһәр комитеты секретаре П. Н. Демичев ачты. Ул КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре. СССР Министрлар Советы Председателе Н. С. Хрушевка сүз бирә. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты һәм Совет Хөкүмәте тапшыруы буенча иптәш Н. С. Хрущев һәйкәлне ача. Жыелган кешеләр алдында тоташ гранит таштан ясалган сигез метрлы монумент. Марксның фигурасы бераз гына алга чыгып тора. Куе кашлары астыннан акыллы, уйчан күзләр карый. Постаментның алгы ягына «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» дигән сүзләр, ян ягына — «Карл Маркска — Советлар Союзы Коммунистлар партиясеннән һәм халыкларыннан» дигән сүзләр язылган. Монументның як-ягында ике гранит пилон урнашкан. Аларның берсенә Фридрих Энгельснең «Аның исеме дә, эше дә гасырлар буе яшәр!» дигән сүзләре, икенчесенә В. И. Ленинның «Маркс тәгълиматы бөтенесеннән көчле, чөнки ул дөрес» дигән сүзләре язылган. Мәйданда оркестр яңгырый, җыелган кешеләр зур күтәренкелек белән партия гимны «Интернационал»ны җырлыйлар. Иптәш Н. С. Хрущев митинг трибунасыннан речь сөйли: — Кешелек дөньясы, — ди ул, — Карл Марксның гаять зур хезмәтләрен беркайчан да онытмас, аның образы һәр коммунистның, һәр намуслы кешенең йөрәгендә яши һәм мәңге яшәр! Карл Маркска һәйкәл салу белән без фәнни коммунизмга нигез салучыга тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Бу һәйкәл һәрвакыт революцион марксизмның, пролетар интернационализмның изге принципларына партиябезнең һәм халкыбызның турылыклылыгы символы булыр. Карл Марксның һәм Фридрих Энгельсның бөек тәгълиматын — мәңгелек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин тарафыннан үстерелгән тәгълиматны кулланып, безнең илебезнең эшчеләр сыйныфы, дөньяда беренче булып, властьны үз кулына алды һәм куәтле социалистик дәүләт төзеде. 1920 елның маенда Карл Маркска һәйкәл нигезен салганда бу мәйданда ясаган чыгышында Владимир Ильич Ленин болан дигән иде: «Халыкара бәйрәм көнендә без социалистик җәмгыять оештыру бурычын хәл итә алачагыбызны, Карл Маркс истәлеген хөрмәт итүебезне һәркемгә исбат итәргә тели- хбез». Марксизм-ленинизм байрагы астында, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә совет халкы социалистик җәмгыять төзеде һәм коммунизм төзүгә кереште. Карл Маркс һәйкәлен ачканда без горурлану белән: бу көннәрдә Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXII съезды МарксЭнгельс-Ленинга мәһабәт яңа һәйкәл сала, дибез. Бу һәйкәл — партиябезнең яңа Программасы — коммунизм төзү программасы. Карл Марксның скульптура образы Мәскәү дә торачак һәм кешеләр монда бөек фикер иясенә һәм революционерга ихтирамнарын һәм рәхмәтләрен белдерү өчен киләчәкләр. Ләкин партиябез коммунизм төзү Программасын кабул итүе белән сала торган һәйкәл чын мәгънәсендә мәңгелек. Коммунизмның җиңүе белән безнең Ватаныбыз шундый космик биеклеккә күтәрелер ки, барлык илләр халыклары, кайда гына яшәсәләр дә, коммунизмның мәһабәт бинасын күрәчәкләр. Бу мәңге яшәячәк марксизм- ленинизм тәгълиматының данлыклы яңа тантанасы булыр. Советлар Союзында коммунизм төзү бөтен планетабызда Тынычлык, Хезмәт, Азатлык. Тигезлек, Туганлык һәм барлык халыкларның Бәхете урнашачак вакытны якынайтыр. Иптәшләр, хезмәт кешеләренең кулы^ белән коммунизм төзү кебек мәһабәт һәйкәл салудан да зуррак бернәрсәнең дә булуы мөмкин түгел. Яшәсен мәңге тере һәм үсә баручы марксизмленинизм тәгълиматы! Митингта шулай ук Германия Социалистик Бердәм партиясе Үзәк Комитетының беренче секретаре Вальтер Ульбрихт, Бөек- британия Коммунистлар партиясе Башкарма Комитеты генеральный секретаре Джон Голлан иптәшләр речь белән чыктылар. 157 * * * Карл Маркс һәйкәле скульптор Л. Е. Кербель. архитекторлар Р. А. Бегунец, Н. А. Ковальчук, В. Г. Маркаревич һәм В. Н. Маргулис проекты буенча эшләнде. ТЫНЫЧЛЫКНЫ ЯКЛАУЧЫЛАРНЫҢ СОВЕТ КОМИТЕТЫНДА Совет язучылары, кино эшчеләре, художниклары һәм композиторлары тынычлыкны яклау хәрәкәтенә актив катнашалар. Алар соңгы елларда гына да тынычлык өчен көрәш һәм халыклар дуслыгын ныгыту темасына багышланган күп кенә яңа әсәрләр бирделәр. Тынычлыкны яклаучыларның Совет Комитеты сәнгать эшлеклеләренең зур группасын Мактау грамоталары белән бүләкләү турында карар кабул итте. Соңгы вакытларда совет кино эшчеләре тынычлык сөюче барлык халыкларны яңа сугыш уты кабызучыларга каршы көрәшкә, бердәмлеккә өндәгән берничә яңа фильм күрсәттеләр. Бүләкләнүчеләр арасында «Безнең Никита Сергеевич» исемле документаль фильмны ижат итүчеләр — язучы В. Захарченко, режиссер И. Сеткина, героик Куба халкының агрессорларга каршы көрәшен чагылдырган «Ялкын эчендәге утрау» фильмы режиссеры Р. Кармен, журналист Г. Боровик һ. б. лар бар. Мактау грамоталары совет композиторларыннан В. Тормиска «Тынычлык көне» кантатасы, В. М\раделига «Бухенвальд набаты» жыры, А. Шниткега «Тынычлык жырлары», С. Туликовка «Азатлык жиле» исемле җыры, А. Островскийга Куба турындагы жырлары өчен бирелде. Америкада һәм Цейлонда булып кайткан художник В. Горяев үзенең яна рәсемнәре өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Тынычлыкны яклаучыларның Совет Комитеты Мактау грамоталары шулай ук художниклардан О. Верейскийга, В. Ивановка һәм П. Оссовскийга тапшырылды. БҮГЕНГЕ КӨН ГЕРОЙЛАРЫ ТУРЫНДА ОЧЕРКЛАР «Правда» газетасы «Безнең көн геройлары» исемле китап бастырып чыгарды. Анда «Правда» редакциясенә килгән, шулай ук СССР Журналистлары Союзы, газета һәм журнал редакцияләре тарафыннан тәкъдим ителгән иң яхшы очерклар тупланган. Бу очеркларда бүгенге көн геройлары — коммунизм төзүче замандашларыбызның хезмәттәге батырлыклары сурәтләнә. Китапта укучыларның шигырьләренә, хатларына, җәмәгать эшлеклеләренең, халык хуҗалыгы, фән һәм культура’эшчеләренең анкеталарына шактый киң урын бирелгән. Җыентыкка 200 ләп автор катнашкан. Күренекле журналистлар һәм язучыларның әсәрләре белән беррәттән анда яшь каләм көчләре ижат шкән кызыклы һәм хәтергә кереп калырлык материаллар басылган. Китапны күп санлы документаль фотоочерк- лар. рәсемнәр бизи. Җыентык КПССның XXII съездына багышланган. «КОСМИК ЭРА ИРТӘСЕ» КИТАБЫ «Космик эра иртәсе» — кешелек тарихындагы бөек вакыйга — Советлар Союзы гражданнары Юрий Гагарин һәм Герман Титовның космоска очулары турындагы җыентык әнә шулай дип атала. Ул СССР Журналистлары Союзы тарафыннан хәзерләнгән һәм Дәүләт политик әдәбият нәшриятында чыгарылган. 750 биттән торган бу китапка совет һәм чит ил матбугатында басылган күп санлы материаллар тупланган. Алар совет фәненең бөек җиңүенә сокланудан кешеләр йөрәгендә туган уй һәм хисләрне чагылдыралар. Китапта Советлар Союзы Коммунистлар партиясенә һәм халыкларына, барлык илләрнең халыкларына һәм хөкүмәтләренә, бөтен прогрессив кешелек дөньясына КПСС Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы һәм Советлар Союзы Хөкүмәте мөрәҗәгате, шулай ук КПСС Үзәк Комитетының, СССР Верховный Советы Президиумы һәм ССР Союзы Министрлар Советының «Восток» һәм «Восток-2» корабль- спутникларында кешенең космик очышын уңышлы үткәрүдә катнашкан барлык галимнәргә. конструкторларга, инженерларга, техникларга, эшчеләргә, барлык коллективларга һәм оешмаларга, совет космонавтлары Ю. А. Гагаринга һәм Г. С. Титовка котлаулары, иптәш Н. С. Хрущевның гсройкосмонавтларга котлавы, аның Ю. А. Гагарин һәм Г. С. Титов белән телефон аша беседалары. официаль белдерүләр, документлар һ. б. лар бирелгән. Аерым бер бүлектә совет конструкторларын, эшчеләрен һәм галимнәрен данлыклы җиңү белән тәбрик итеп, коммунистлар һәм эшчеләр партияләреннән, дәүләт һәм политик эшлеклеләреннән, чит ил хезмәт ияләреннән килгән котлаулар урнаштырылган. Җыентыкка моннан тыш күренекле совет галимнәренең мәкаләләре, совет язучылары- ның һәм шагыйрьләренең публицистик әсәрләре, Советлар Союзы Герое, очучы-космо- навт Ю. А. Гагаринның «Космоска юл» дигән язмасының аерым бүлекләре кертелгән. Җыентыкның соңгы бүлегендә басылган «Җир тирәли 17 әйләнеш» исемле язмалар Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт Г. С. Титовка багышланган. «Космик эра иртәсе» җыентыгына Н. С. Хрущев һәм 10. А. Гагаринның Кызыл мәйданда ясаган чыгышларының фрагментлары һәм космонавтның «Восток» корабле бортыннан тапшырулары язылган грампластинкалардан торган махсус кушымта теркәлгән. МУСА ЖӘЛИЛГӘ ҺӘЙКӘЛ АЧЫЛДЫ Оренбург өлкәсе. Шарлык районы Мостафа авылы. 29 октябрьдә бирегә, совет халкының сөекле шагыйре, Советлар 158 Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган авылына Чапаев исемендәге колхоз членнары, район үзәгеннән Һәм Оренбургтан килгән күп санлы кунаклар җыелды. Шагыйрь М. Җәлилгә һәйкәл куюга багышланган тантаналы митингны район советы башкарма комитеты председателе II. П. Каразайцев ачты һәм КПСС райкомы секретаре Г. А. Яковлев герой шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләде. Аннан сон сүз ВЛКСМ райкомы секретаре Владимир Кобозевка бирелде. Безнең өчен бигрәк тә шунысы шатлыклы, диде ул үзенең чыгышында, якташыбыз Муса Җәлилгә һәйкәл ачылу комсомол туган көнгә пәм партиябезнең тарихи XXII съезды эшләгән көннәргә туры килә. Аннан соң трибунага пионерлар күтәрелә. Алар М. Җәлил шигырьләрен укыйлар. Шагыйрьнең укытучысы, пенсионер, Ф. Сәфәров һәм Г. Гобәйдуллин леген- дар Муса турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. һәйкәл тирәсенә веноклар салынды. ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕ «МӘКТӘП КИТАПХАНӘСЕ» СЕРИЯСЕНДӘ РСФСР Мәгариф Министрлыгының балалар әдәбияты нәшрияты Г. Тукайның шигырьләр һәм әкиятләр җыентыгын рус телендә бастырып чыгарды. Шагыйрь С. Хәким тарафыннан төзелгән «Тормышка аяк басучыларга» дип аталган бу китап «Мәктәп китапханәсе» сериясендә чыккан. «Исемдә калганнар» исемле автобиографик очерк белән ачылган бу җыентыкка шагыйрьнең «Пушкина», «Көз», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?», «Китмибез!», «Пар ат», «Милләтчеләр», «Туган тел», «Сабыйга», «Эш беткәч уйнарга ярый» һ. б. шигырьләре кертелгән. Әсәрләрне рус теленә С. Липкин, А. Ахматова, В. Звягинцева, Р. Моран, Я. Хелемский, В. Державин һәм башка шагыйрьләр тәрҗемә иткән. Китапның ахырында Ә. Фәйзинең Габдулла Тукай турындагы мәкаләсе урнаштырылган. МӘКАЛЬЛӘР ҺӘМ ӘЙТЕМНӘР ҖЫЕНТЫГЫ Күптән түгел Мәскәүдә «Көнчыгыш халыкларының мәкальләре һәм әйтемнәре» дигән зур күләмле җыентык басылып чыкты. Анда Азия һәм Африкада яшәүче иллегә якын халыкның егерме меңнән артык мәкаль һәм әйтемнәре тупланган. Җыентыкка татар халкының 745 мәкале һәм әйтеме кертелгән. Алар А. Вәлитова тәрҗемәсендә бирелгәннәр. Ю. Э. Брегель тарафыннан төзелгән 736 битлек бу җыентык'75 мең данәдә басылган. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНДА 30 октябрьда Татарстан Язучылары Союзы идарәсе утырышы булды. Анда «Сер итеп кенә» һәм «Яз башы» исемле китапларның авторы Газиз Мөхәммәтшин, яшь тәнкыйтьче Нил Юзнев, балалар әдәбияты өлкәсендә актив эшләп килүче иптәшләрдән Газиз Нәбиуллин һәм С. Б. Родзиев^ ская СССР Язучылары Союзы членлыгына кабул ителделәр. ЯҢА ТЕАТР УЧИЛИЩЕСЫ СССР Культура Министрлыгы дүрт урында яңа театр училищесы оештыру турында махсус карар кабул итте. Аларның берсе Казанда ачыла. Анда укулар шушы елның 1 декабрендә башланачак. Училищеның бурычы Идел буе республикаларындагы һәм өлкәләрендәге җирле театрлар өчен яшь артистлар хәзерләп чыгарудан гыйбарәт. Рус һәм татар бүлекләреннән торган бу училищеның беренче курсына 40 кеше кабул ителәчәк. МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИНЕҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ Драматург Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 70 ел тулуга багышлап 2 ноябрьда Ленин районы Культура Сараенда зур кичә уздырылды. Драматургның тормыш һәм нжат юлы турындагы докладны Б. Камалов ясады. Кичә зур концерт белән тәмамланды. ҖЫР ҺӘМ ПОЭЗИЯ КИЧӘСЕ 13 октябрьда Татарстан Язучылары Союзы һәм Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясе Идел буе районы Культура сараенда шагыйрь Әхмәт Ерикәй иҗаты буенча җыр һәм поэзия кичәсе үткәрделәр. КПССның XXII съездына багышланган бу кичәдә кереш сүзне 3. Нури сөйләде. Ә. Ерикәй әсәрләреннән төзелгән концертта РСФСРның халык артисткасы /Мөнирә Булатова, Татарстанның атказанган артистлары Рәисә Билалова, Рәшидә Җиһаншпна, Айрат Арсланов, Филармония солистлары Әлфия Афзалова һәм Илһам Шакиров катнашты. Кичә авторның яңа шигырьләр укуы белән тәмамланды. ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР СЕМИНАРЫ Әлмәт әдәби берләшмәсендә яшь авторларның иҗатларын тикшерүгә багышланган семинарлар уздыру матур традициягә әйләнеп бара. Нефть районнарында яшәүче башлап язучыларның чираттагы семинары 23 — 26 октябрьда Ленпногорск шәһәрендә булып үтте. Анда Баулыдан, Азнакайдан, Әлмәттәи һәм Лениногорскпдан егермегә якын кеше чакырылган иде. Әлмәт әдәби берләшмәсе җитәкчесе Г. Ахуновның «Заман һәм язучы» дигән доклады белән башланган бу семинарда кырыклап хикәя, өч пьеса һәм күп санлы шигьри әсәрләр укып тикшерелде. Казаннан килгән язучылардан X. Туфан, С. Хәким, Р. Ишморат, И. Юзнев, Г. Мөхәммәтшин, кулъязмалар буенча фикер алышканда, әдәби осталык, халыкның тел байлыгын өйрәнү мәсьәләләренә тукталып, иҗади сөйләшү алып бардылар. Алар республикабызның нефть районнарында җитди әзерлекле, тормышны китап буенча түгел, чынбарлыкның үзе буемча белүче яшь буын язучылар үсеп килүе турында әйттеләр. Әлмәттә яшәүче Саҗидә Сөләйманова һәм Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләре хискә, фәлсәфи уйлануларга бай булулары белән аерылып тора. Бу авторлар совет кешесенең уй-тойгыларын лирик герой аша чагылдыралар. Шәйхи Садретдинов (Баулы) каләменә яңаны - тою. заманның күтәренке рухын, коммунизм төзүчеләрнең яңа сыйфатларын ачып бирергә омтылу хас. Ләкин бу автор кайвакыт форма белән кирәгеннән артык мавыга. Баулыдагы әдәбият түгәрәге членнары Исхак Миңлебаев, ДАөсәгыйть Хәбибуллин иҗатына күңелгә кереп калырдай отышлы детальләр куллану характерлы. Тикшерелергә куелган әсәрләр арасында очеркларның күп булуы шулай ук уңай күренеш. Очерк язарга ихтыяҗ туу — тормышны якыннан белгәндә генә була торган хәл. Ш. Садретдинов очеркларында кызыклы образлар, кеше язмышы турында уйлану бар. Тик аның телендә чамадан тыш бизәкле язарга тырышу сизелә. Аңа мөмкин кадәр гади һәм төгәл язарга киңәш бирелде. Ш. Хисамиев (Әлмәт) аерым күренешләрне тотып ала белә, ләкин аңарда әле сюжет кору осталыгы җитми. Азнакай районыннан килгән Г. Әхмәтҗанов пьесаларына Р. Ишморат һәм И. Юзиев анализ ясады. Укылган пьесалардан чыгып, авторга бүгенге көннең дулкынландыргыч вакыйгаларын сәхнәдә тамашачыга барып җитәрлек итеп язу турында конкрет тәкъдимнәр әйтелде. Нефть районнарында яшәүче яшь иҗат көчләренең куст семинары партиябезнең XXJI съезды барган көннәргә туры килде. Коммунизм җәмгыяте төзү Программасы расланган тарихи көннәрдә нефтьчеләр каласында яшь әдипләрнең җыелуы — безнең илдә хезмәт белән сәнгатьнең бергә үрелеп үсүен раслый торган матур бер мисал булып тора. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Шушы елның 5 — 26 октябрендә татар шагыйрьләре X. Туфан, С. Хәким Татарстан һән Башкортстан районнарында булып кайттылар. Аларның укучылар белән очрашулары Азнакайда башланды. Биредә алар интернат-мәктәптә чыгыш ясадылар. Аннан соң X. Туфан һәм С. Хәким партиябезнең тарихи XXII съезды ачылу көннәрендә Әлмәттә үткәрелгән сәнгать бәйрәменә килделәр һәм төзүчеләр белән ике очрашу үткәрделәр. Ирләр һәм хатын-кызлар тулай торакларында булып үткән бу очрашуларда алар төзүчеләрне хезмәттәге уңышлары белән котладылар, татар Азучыларының партия съездына нинди яңа әсәрләр белән килүләре турында сөйләделәр, үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. Әлмәттә шулай ук алар яшь язучы Ш. Бик- чуринның «Тальян моңы» исемле музыкаль комедиясен карадылар. Комедия куелу уңае белән монда композитор Ә. Бакиров һәм драматург Р. Ишморат та килгән иде. 18 октябрьдә X. Туфан һәм С. Хәкимне Башкортстан АССР, Бәләбәй педучилище- сының әдәбият түгәрәге членнары кунакка чакырды. Педучилище укучылары үзләренең яраткан шагыйрьләрен бик җылы каршыладылар, аларның чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Кунаклар соңыннан Октябрьск шәһәре белән таныштылар. Лениногорск нефтьчеләре клубында уздырылган очрашу тыңлаучыларда аеруча дулкынландыргыч тәэсир калдырды. Тормыш һәм поэзия турындагы сөйләшү С. Хәким,. X. Туфан, Р. Ишморат, яшь язучылар семинарын үткәрүдә катнашкан Г. Мөхәммәт- шин, И. Юзиев, Г. Ахунов һ. б. ларның әсәрләрен тыңлау белән тәмамланды. Шундый ук очрашулар Шөгер культура йортында һәм нефть районнары авылларында да булды. . & * $ Партиябезнең тарихи XXII съезды көннәрендә КПССның Казан Шәһәр Комитеты һәм Татарстан Язучылары Союзы татар- язучыларының республикабыз предприятиеләре эшчеләре белән очрашуын үткәрде. 26—27 октябрьдә язучылар төрле комбинатларда, завод, фабрикаларда, төзелеш участокларында булдылар. Коммунистик хезмәт предприятиесе дигән мактаулы исемне яулап алган 13 номерлы тасматуку фабрикасына Ф. Хөсни, 3. Нури, М. Садри килде. Алар алдынгы коллектив членнарын үзләренең яңа әсәрләре белән таныштырдылар, татар совет әдәбиятының бүгенге торышы турында сөйләделәр. Язучы Г. Галеев, шагыйрь Г. Хуҗиев чыгышлары 1 нче номерлы төзү тресты эшчеләпендә зур кызыксыну уятты, алар бу авторларның хикәя һәм шигырьләрен яратып тыңладылар. Казан Дәүләт киез һәм киез итек комбинатында Р. Гәрәй, С. Шакир тыңлаучыларга партия, тынычлык һәм яшьлек темаларына багышлап язган шигырЪләреи укыдылар. 1 нче номерлы тимер-бетон әйберләр ясау заводы эшчеләре А. Гумеров, Ә. Исхак, Ә. Бикчәнтәева белән очраштылар. Биредә «Совет әдәбияты» журналы битләрендә басылып чыккан әсәрләр турында фикер алышу булды. Чыгып сөйләүчеләрдән Абдуллина, Хәсәнов һ. б. иптәшләр татар совет язучыларына киләчәктә юмор-сатира өлкәсендә активрак эшләргә кирәклеген әйттеләр, язучыларның предприятиеләргә ешрак килүләрен сорадылар. Шундый ук очрашулар Куйбышев исемендәге химия заводында, җитен комбинатында, 2 нче номерлы төзү тресты эшчеләре тулай торагында һ. б. урыннарда булып узды.