Логотип Казан Утлары
Повесть

КОЯШ КӨН ДӘ ЧЫГА

 I

Ишкәй елгасы диләр аны... Әллә кайларда, тау-таш араларыннан чылтырап бәреп чыккан чишмә сулары, рус, мукшы, татар авылларының ямьле, киң тугайларында боргалана-сыргалана, йомшак камыш-үлән- нәрне тибрәндереп, әкренләп бергә кушыла баралар. Агым су, Апчатар үзәнендә тирән генә, матур гына елгага әверелеп, Ишкәй авылына килеп җитә, аның бакча артларындагы ярларга бәрелеп үтә, аннары үз юлында исемле һәм исемсез инешләр белән очрашып, талгын гына Идел кочагына барып керә. Әйе, ямьле ул Ишкәй буйлары, тәмле ул Ишкәй сулары! Әнә бит аның һавасы да нинди саф, нинди рәхәт, җиңел!.. Колхоз идарәсе йортын каравыллап утырган сукыр Абдулла тәрәзәне киңрәк ачып җибәрде дә елга ягыннан килгән салкынча, дымлы һаваны күкрәген киереп сулап куйды. Авыл йокыга чумган. Төнге тынлыкны Ишкәй буйларыннан килгән бака тавышы һәм койма-читән артларына поскан чикерткәләр сайравы гына боза. ГЭСның олы турбинасын инде күптән туктатканнар, суны әрәм итәселәре килми, аны урып-җыю чорына, кызу көннәргә саклыйлар. Ә кече турбинаның җиңелчә гүләвен Абдулла аермачык ишетә. Анысын туктатырга ярамый: җәйге айларда аңардан колхоз фермаларына, клубка һәм радиоузел, почта кебек урыннарга энергия җибәрәләр. Станциядә хәзер кайсы дежур тора икән? Урамнардагы утны сүндерергә онытмадымы икән? Клубта кино бетеп, хдлык таралганга да байтак вакыт булды бит. Инде яшьләрнең җыр-көлү тавышлары да күптән ишетелми. Ахыры, аулак тыкрыкларда, су буйларында пышыл- даша-серләшә торганнардыр... Абдулланың хатыны Әзизә, калын кара чәчләрен мамык мендәр өстенә таратып, тирән йокыга талгандыр инде. Ә кызлары Җәмилә бәләкәй куллары белән әнкәсенең муеныннан кочкандыр... «Сау-сәламәт булып үсә генә күрсен инде!» дип пышылдады Абдулла һәм күзләрен йомды. Юк, йокы басудан түгел, шулай гадәтләнгән ул. Болай да берни күрмәгән күзләрне йомудан ни булсын дн... Кисәк кенә Абдулла утырган урынында кузгалып алды, сагаеп, башыв тәрәзәдән суза төште. Авылның югарыгы очыннан талгын-талгын көй ишетелә иде. Кайсыдыр, йөрәк моңнарын кушып, тальян гармоней 52 тарта. Тукта, бу бит таныш, бик таныш көй! Абдулла аны бирелеп, онытылып тыңлап утырды да гармоньчы Хәйрулланы күңеленнән әрләп: «Бер күргәч әйтим әле үзенә, көйнең азагын бозып уйнамасын», дип куйды. Кинәт аның үзенең дә гармонь тотасы, өздереп-өздереп уйныйсы килеп китте. Юк шул, хәзер булмый шул: бердән, баяны өйдә ята, икенчедән, идарә янында ачык һавада дистәләп машина торган чагында, каравылчыга гармонь сузып утырырга кем рөхсәт итсен ди? Әллә кемнәр җыелыр, әллә кайсы әллә ни эшләр. Ул яктай кышын җайлы инде: биредә машниа-мазар калмый, аларның берләрен гаражга урнаштыралар, икенчеләрен ремонтка озаталар, идарәдә ялгыз башың, тыныч колагың, уйныйсың да, җырлыйсың да — бер сүз әйтүче юк... Тыштан кергән озынборыннарның «энем...мм» дип эчпошыргыч безелдәүләре артык күбәеп киткәч, Абдулла: «Иртәгә агай-эненең сүзе булыр», дип тәрәзәне ябып куйды һәм, өстәл араларыннан җай гына кармаланып үткәч, урамга чыкты. Тышта, тәрәзә каршындагы эскәмья- дә, утырырга ярата иде ул. Алай-болай шалтырата калсалар, тәрәзәгә үрелеп телефон трубкасын алырга да мөмкин. Абдулла, кулындагы кәкре башлы таягына ияген куеп, тынып калды. Кисәк якында гына үлән кыштырдагандай булды һәм шундук каравылчының тез башына кайнар сулышлы йөнтәс нәрсә орынды. Абдулла этнең маңгаен табып, аны сыйпаштыргалап алды: — Килдеңме, Тарзанкай! Сагындыңмы, дускай! Тарзан алгы тәпиләрен хуҗасының иңбашларына куйды да танавы белән аның маңгаена төртте. — Төш, туган, синең белән бер дә үбешәсем килми әле. һе, әпәй кирәк булдымыни? Алайса, мә... Абдулла кесәсеннән бер кисәк икмәк чыгарып, Тарзанга каптырды. Аннары ул дустының тәпиләрен тез башына алып, сыртыннан иркәләргә, сөяргә тотынды. Әйе, Тарзан барында Абдуллага борчылырга урын юк, җаны тыныч аның. Тик менә сөйләшә генә белми эт, шунысы аяныч. Алай да хуҗасының телен яхшы аңлый ул. Абдулла, этнең сыртына йомшак кына суккалап: — Ишетәсеңме, дускай? Әнә беренче әтәчләр кычкыра башлады. Ишетәсеңме, ә? — диде. Эт, хуҗасы әйткәнне аңлагандай, җиңелчә генә шыңшып куйды. Абдулла бер урында утырудан туйган иде инде, ул, аягына басып, ваквак атлап, арлы-бирле йөренә башлады. Идарә тирәсендә шулай җай гына йөргән чагында, тегендә, йөк машинасы астына барып яткан Тарзанның ачусыз гына, кемнеңдер килүен белгертү өчен генә, бер-ике кат өргән авазы ишетелде. Абдулланың якын кешеләренә, дус-ишләренә ярсымый иде ул. Чирәмдә киез ката кыштырдады. Чак кына ишетелгән кыштырдаудан ук Абдулла килүченең кем икәнлеген таныды. Бу — бөтен авылда «Атай» дип йөртелгән, яше җитмештән узган карт — Җәлүк бабай иде. Төннәрен ул еш кына идарәгә килә, монда ялгыз утырган каравылчы белән гәпләшергә ярата иде. Менә Абдулла картның якынлашуын көтеп алды да көр тавыш белән: — Әйдүк, Атай, утырыйк эскәмьягә, — диде. Карт лаштыр-лоштыр килеп җиткәч, беравык ухылдап басып торды, аннары эскәмьягә җай гына утырды да: — Эшләр барамы, Абдулла, ул-бу юкмы? — дип сорады. — Юк, Атай, иминлек... ч — Ярый, ярый, — дип куйды карт һәм каравылчының янтыгына төртте. — Җеннәрдән дәме иминлек? Элгәреге каравылчылар биредә җен-пәрине туй ясап ята диерләр иде... Нигезе мәчет ич моның... 53 — һи, Атай, — диде Абдулла, көлеп. — Идарәдә җиде кыш тоц- дым инде. Ул арада ни хәтле ерлаганмындыр, ни хәтле баянда уйнаганмындыр, аңа нинди җен-пәриләр түзеп торсын ди?.. Мин аларның барчасын зиратка сөрдем, Атай... Шунда туйлап ятса яталардыр... — Бер дә шәп түгел әле, алайса... Миңа да озакламый шында китәргә кирәк бит... Анда да тынгылык юк дисең, җеннәр туе дисең... Абдулла, картның күңелен күрергә теләп: — Кайгырма, ике-өч төнне шунда барып уйнап-ерлап кайтсам, җеннәр өерен тагын тетәм мин.. Тыныч булыр анда да... — диде. — Юк инде, кирәкмәс... Җеннәр өерен тетәрсең син тетүен, шигем юк. Тик ерың менән, моңлы уеның менән еллар-еллар тыныч яткан атабабаларны кузгатырсың, кирәкмәс... Минем дә барасы бар, кирәкмәс... Болай шаярып сөйләшү бер бүген генә түгел иде. Алар еш кына, төн ката утырып, җыен юк-барны әйтешергә күнеккәннәр иде. Ләкин бүгенгесе Абдуллага ошамады. Сүз ничектер үзеинән-үзе зиратка,-үлемгә килеп терәлде... Ул гәпне җай гына икенчегә борырга торганда. Җәлүк бабай үзе үк көтмәгәндә бөтенләй башка яктан сорау бирде: — Иртәгә чалуга машиналар чыга ди, чынмы?.. — Чын... Ике-өч көннән печән җыярга да төшәрләр инде, көннәр генә әйбәт торсын... — Син дәме чыгасың?.. — Чыкмый булмый, Атай... Әле кичен Хәер абый килеп китте, әйтә, Абдулла туган, ди, баяның төзекме, тамагың көйлеме, ди, синнән башка печән җыеп булмас, зинһар, баяның кочып чыга күр, ди. Шулай булгач, Атай, чыкмый нишлисең? — Чык, улым, чык, халык күңелен күрми ярамый, биредә тагы үзем калырмын, — диде карт басынкы гына. — Атай, соң үзең сау да түгел... — Анысы шылай, беранча касталандым әле, риматис борчый, сулыш кысыла, тупрагым тарта торгандыр инде... Алай да синең урыныңда берәр җома торырдай хәлем бар... Мин калмый, кем калсын бире?.. — Соң минем хатын калса да була бит... —- Юк инде, ул да болынга чыксын, үзем калам, — диде карт, авыр сулап, — бәлки бусы азаккы торуым да булыр... Абдулла Җәлүк бабайның соңгы сүзләренә ни дип әйтергә дә белмәде. Карт чыннан да үлемгә әзерләнә бугай. Тавышы да авыр, басынкы... — Тыңлыйсыңмы, бер ер ерлыйм, Атай, — диде Абдулла кисәк кенә. Ләкин Җәлүк бабай аның сүзләренә каршы: — И олан, — диде. — Соң мин синең янга үзем ерлап күрсәтим әле дип килгән идем. Ята торгач, бер бәет искә төште, борынгы бәет. Көе дә хәтергә кайтты. Касталансаң, ядеңә килә икән... — Нинди бәет ул, Атай? — диде каравылчы, сагаеп, һәм картка таба елышты. — Ул бәет выта шындыен бәет, — дип Җәлүк бабай ашыкмыйча гына сөйләп тә китте. — Яшь көтүче егет булган. Борынгыда. Байга көтү көткән бу. Атасы йортында зат та юк, ярлының ярлысы инде болар, байга эшләп көн күргәннәр. Бервакыт китә бу браты менән куй- лар көтәргә. Көткән чакта бер заман былар каршысына бүре килеп чыга. Егет братын нарат башына менгезә дә үзе бүре менән орыша башлый. Куйларны бирәсе килми. Орыша торгач, бичараның хәле бетә. Бүре моның бер кулын тешләп өзә. Шыл хәлендә авылына кайтып егыла бу. Куйларны да бирми, братын да бирми. Үзе атна дигәндә гүр иясе була... Шылай диделәр атайлар. Кызганыч, бәк кызганыч бәет бу, ядеңә ал син, Абдулла... Ә еры аның болай... 54 Җәлүк бабай тамагын кыргалады, утырган җирендә кузгалып алды, аннары, авыр, зур кулын Абдулланың иңбашына салды да, бәетне әкрен генә көнли башлады... Картның йөрәк өздергеч моңлы тавышы каяндыр ерактан, күкрәк төбеннән, калын булып, калтыранып чыга, ул үзе еш-еш авыр итеп сулап куя — болар бичара көтүченең язмышын тагын да кызганычрак нтә иде... Менә ул, бер мизгелгә туктап, уфылдап алды һәм әкрен генә: — Төбе болай аның, Абдулла, тыңла, йөрәк маем, — диде. Әтием, бу...у...ра...а бурарсы:::ың, Дүрт тәрәзә...ә уярсы...ыы...ц, Узган-баргааан бүреләрдн...иин Мәйнем хәлиеее сорарсы...ыыың... Карт тынып калды, Абдулла исә, иреннәрен әкрен генә тибрәндереп, көйне дәвам итте. Бераздан ул: — Булды, Атай, көйләп чыгыйммы? — диде. — Булдымы? Алайса, кушылып көйлик... һәм төнге тын һавада җитмеш яшьлек карт белән ир уртасы кешенең моңлы тавышы бергә кушылды... Бәетне көйләп кенә бетергәннәр иде, карт, Абдулланың тез башына сугып алды да, аягүрә басып:. — Инде тегендә таң да беленә башлады, кайтам мин, — диде. — Ник, утыр әле, — диде Абдулла, күңелсезләнеп. — Кайтам, бәет тә ерланды, кайтам... Җанны ястык тарта вет, риматисны толыпка төреп, тыныйм әле бер... Исән бул, туганкай!.. — Хәерле төн, Атай!.. ...Тирә-юнь тып-тын. Ишкәй буйларыннан яңгыраган бака тавышлары да, бакчалардагы үлән-сабак арасындагы чикерткәләр сызгыруы да ишетелми хәзер. Кече турбинаны да туктатканнар. Ләкин Абдулла бу тынлыкка алданмый, аның сак, үткер колагы әллә нинди тавышларны да тотып ала. Бүген, басу ягында трактор гөрелтесе һәм еракта тимер юлда вагоннар дөбердәве, паровоз кычкыртулары тынган арада, төнге табигать сулышы бигрәк саф, ачык сизелә: якында үлән-яфраклар арасында ниндидер бөҗәкләр кыштырдый, ә тегендә, Ишкәй аръягында җиңелчә шаулап утырган тирәклектә чут-чут сандугач сайрый. Абдулла, сандугач тавышына колак салган көе, әле генә янында утырып киткән авыл карты Җәлүк, дөресләп әйткәндә Җәләлетдин бабай турында тирән уйларга бирелде. Кайсы әйткәндер, кайчан әйткәндер аңа «Атай» дип? Бик тә белеп, бик тә чынын әйткән ул авылдаш: Атай! Бөтен авыл өчен, халык өчен янып йөргән кешегә шулай дими, ничек диясең? Ә сукыр Абдуллага ул тегеләй дә атай, болай да атай. Ул бит аның әтисе белән герман сугышында бергә дары төтенен иснәп, бер көлдә пешкән бәрәңге ашап йөргән. Гражданнар сугышында да алар бергә кан койганнар, бер көнне кылычларын кынга тыкканнар. Ә соңыннан? Соңыннан да авылда яңа тормыш нигезләрен бергә корып йөргәннәр, авыл юксылларының башында торганнар... Ә тиф зәхмәте котырган язны? Ул чакны ярты авыл гүргә кергән; кешеләрне, кәфенлек булмаганга, чыптага төреп кенә күмгәннәр. Халыкны коткару өчен азыктыр, дарудыр эзләп йөргән бу ике солдат никадәр көч, никадәр егетлек күрсәткәннәр. Тик берсе. Абдулланың әтисе, йөргән җирендә егылып калган. Кабарга бер валчык ризыклары булмаган семьяда атаны да, балаиы да кара зәхмәт кызганып тормаган... Әтисе һәм ике апасы якты дөнья белән саубуллашканда, Абдулла әле яңа гына туган сабый булган... Ул көннәрдә, шулай, берәүләр җан биргән, икенчеләре тугач та ятим калган. Абдулланың әнисе пичек чыдагандыр: бала китерүе өстенә авыр зәхмәт, кайгы- хәсрәт... Исән калган ике улы да чәүкә балалары кебек ач, ялангач, ябык, хәлсез... Үлем инде бу семьяны бугазыннан буды дигәндә, Җәлүк 55 солдат каяндыр табып бер капчык арыш биреп киткән. Эсседә янып корый башлаган үләнгә шифалы яңгыр яуган шикелле булган бу. Андый кешегә «Атай» дими буламыни? Әйе, Абдулланың әтисе Фәхри солдат дөньяга ятимнәр калдырып киткән, дусы Җәлүк солдат аларны күтәреп алган. Тик Фәхри солдат кече малаеның сукырлыгын белдеме икән?:. Абдулла моны бервакыт әнисеннән дә сораган иде, әмма мәрхүмә аермачык кына берни әйтә алмаган иде: «Әтиеңнең йөзен үзем дә күрәлми калдым, үзем дә үлем түшәгендә идем», дигән иде ул, уфтанып. Әмма Җәлүк бабай: «Булмас, белми үлгәндер... Атаң җан биргәндә сиңа җиде генә көн иде, сабыйның сукырмы, түгелме икәнен тиз генә каян беләсең аны...» — дип җанны бераз тынычландырган иде. Чыннан да белми үлгән булса, яхшырак. Бәлкем, белгәндер, сизгәндер, үлгәндә дә сукыр ятимнең киләчәге өчен, караңгы язмышы өчен газапланып-әрнеп үлгәндер?.. «Юк, әткәй, — дип эндәшәсе килде Абдулланың ерак еллар язында дөнья куйган Фәхри солдатка. — Син кабереңдә тыныч йокла... Мин менә үз тамагымны үзем туйдырам, хезмәттә торам. Тынычта, рәхәттә мин. Хатыным бар, кызым бар. Кызымның күзләрен ачык зәңгәр диләр...» Идарә йорты артындагы тыкрыкта, канатларын кага-кага, әтәч кычкыра башлады. Моны ишетүгә Абдулла, уйларыннан аерылып, елмаеп: «Нурбидә түтәй әтәче башлагач, хәзер тотынырлар инде», дип куйды. Дөрестән дә, Нурбидә түти әтәче тынарга да өлгермәде, күршедән тагын берәү яңгыратты дөньяны, аңа шундук өченчесе, дүртенчесе кушылды. Абдулла таң әтәчләренең шатлыклы кычкыруын тыңларга бик ярата. Менә ул аягүрә басты да, таягына таянган хәлдә, аз гына елмаеп, әтәчләрне тыңларга кереште. Әйе, таң әтәчләре гаҗәеп матур кычкыралар. Яшьләрнеке картлар ’тавышын узып китә, җиңә, яшьләр тавышы шат, гайрәтле, көчле, әмма картларныкы шомарак, бизәклерәк... Шунысы кызык тагын: әтәчләр бер генә кычкырып калмыйлар, нидер көтәләр дә, канатларын кагып, тагын кычкыра башлыйлар. Озакламый әтәчләр тавышы тынып калды һәм шул чакны аръякта тирәклектә сандугач сайравы көчәеп китте. Абдулла ныклабрак колак салса, берәү түгел, берничә. «Әтәчләрне дә уздырасыгыз килдемени, былбылкайлар», — диде Абдулла, сөенеп. Ай-Һай, нинди генә аваз чыгармыйлар, тавышны ничек кенә бизәмиләр алар! Ай-Һай, былбыл булсаң иде, белер идең кеше күңелен ничек тибрәндерергә... Абдулла бөтен күңелен кошлар моңына биреп, дөньясын онытып басып торды. Кинәт аның йөзенә салкынча, дымлы җил бәрелеп үтте, тәне калтыранып куйды, әмма ул баскан җирендә кымшанмады. Сандугачларның шатлыклы да, назлы да, гайрәтле дә сайравына саба’җиленнән яфраклар шыбырдавы, тирәкләр шаулавы кушылды, һәм Абдулла түзмәде, әсәрләнеп, яраткан «Таң» көен сузып та җибәрде... Абдулла җырны дәвам итәргә дип тирән сулыш алды һәм кисәк тынып калды: тегендә, һич көтмәгәндә, Тарзан ярсып, буылып өрә башлады. Кемдер машиналар янына.килеп чыккан һәм, этне тиргәп, җикеренеп тора иде. Каравылчы чаң баганасы янына барып басты да, этне өрүеннән тыеп, көчле һәм ачулы тавыш белән: — Кайсы йөри анда? Ни кирәк? — дип кычкырды. Теге кеше, авыр итекләре белән җиргә шакы-шокы басып, мышнап, якынрак килде һәм тамагын кырып, ягымлы гына: — Бу мин, карендәш... Исән-сау торасыңмы? — дип эндәште. — Исән-сау, абзый... Ә син ник болай ярлы кеше тавыгы күк бик иртәләдең әле? Йомшак тавышлы, авыр гәүдәле бу кеше Абдулланың әнисе ягыннан чыбык очы кардәше Карибулла иде. Абзый, аякларын бөкләп, чаң 56 баганасы төбенә чирәмгә утырды да, ян кесәсен кыштырдатып, тәмәке янчыгы, кәгазь тартып чыгарды. — Ярлы кеше тавыгы күк дисең, ә? Хе-хе... Иртәләмичә дә булмый шул, карендәш. Инде ничә кич Тарса тамагына мурда куям, иртән барып баксам, ни балык кермәгән, ни мурда мин куйганча түгел. — Әллә тияләрме? Кайсы икән ул юньсезе? — дип гаҗәпләнде Абдулла. — Көтүчеләр шаярта ахры. Хәзерге заман кешесенә ышан сип... Бүген таң тишегеннән торып, шунда барып ятыйм әле дидем: балыгы эләкмәсә, кешесе эләгер, кешесе эләкмәсә, балыгы эләгер, — диде Карибулла кеткелдәп һәм кинәт кенә сүзне икенчегә борды: — Ай-Һай ерлыйсың да үзең, прәме үзәкләр өзелә. Яныңа киләлмичә тыңлап тордым... Ничек әле, «Таң, таң ата, чулпан калка» дидеңме? — һе, — дип елмайды сукыр. Карибулла, төргән «кәҗә сыйрагын» төкерекли-төкерекли, сөйләнүендә булды: — Синең ерлавың да, уйнавың да шәп, кәнишне... Алай да жәллим мин сине, карендәш. Бушка тамак ертасың — шунсы жәл... Абдулла бу сүзләрдән сагаеп, кашларын җыерды: — Ә ник, каравылда торган хезмәтем өчен түлиләр ич. Аннары колхоз ара-тирә булышкалый да... — Синең урыныңда булсам, күптән койрыгымны сыртка салган булыр идем мин... Талант бит син, талант. Монда төн караңгысында әрәм ятасың... — Нишләргә дисең син? Тагы шуны димлисеңме?.. — Их, яши белмисең, карендәш, яши белмисең... Абдулла беравык эндәшми торды, аннары тотлыгып: — Малаең Гафият беләнме? — дип сорады. — Эһе... Сиңа сүз юк бит, ташла да кит. Акча кирәк диген, ызбаны рәтлисе бар, к чорту матери сезне диген — җибәрерләр. Ул миңа ярамый, «труддинең юк дип, фәлән дип, төгән дип», перәме җанны киптерделәр. Сиңа ярый, син бит, как никак, сукыр кеше... — Миңа ызбаны колхоз сала, киләсе елны... — диде Абдулла. — һавадагы торнага ышангансың икән... Чыгып керегез дим, вагоннарда, пароходларда йөрерсез. Беләсең, Гафият тә гарип кеше, аның да бер күзенә падхадәче итеп кара чүпрәк бәйләрбез, ә? Булса да булыр икән эт эчәгесе кебек бәйләнчек кеше!.. Карибулла Абдулланы күптәннән инде котыртып килә иде: ул унике-унөч яшьлек малае Гафиятне сукыр җырчыга ияртеп юл йөрергә, табыш җыярга чыгарырга тели иде... Абдулланың эчендә ярсу купты, шушы мышнап утырган карендәшен чаң баганасы төбеннән артына типкәләп куасы килде. Әмма ул тамак төбенә утырган төенен йота алмыйча: — Шуннан... — дип кенә әйтә алды. — Шуннан шул... Хәзер тимер юлда да, пароходларда да халык инә тыгарлык түгел, көненә аккурат йөз-йөз илле манит төшерәсез дә торасыз... — Шуннан? — Акчаны кайткач бүлерсез. Бер җәйдә ярыйсы гына баеп китәр гә була... Талант бит син, талант, халык синең ишене үлеп ярата, акчаны кызганмас, карендәш итеп әйтәм. Теге вакытта йөрдең бит, беләсен инде... — Шуннан? — Таптың сүз: шуннан да шуннан... Ташла дим бу эшеңне, кеше бул, тормыш ит дим, карендәш!.. Карибулла, шырпы кабызып, тәмәкесенә ут алды да янында таякка таянып басып торган каравылчыга соңгы сүзләре ничек тәэсир итте икән дип, башын артка каерып, югары карады, әмма карепдәшенен 57 йөзен күрмәде: Абдулла, Тарзаины ияртеп, идарә йорты каршындагы эскәмьягә таба китеп бара иде инде. Карибулла аны-моны әйтмәде, ләкин, монда утыруны артык санап, урыныннан кузгалды һәм, сукыр каравылчы белән бүгенге сөйләшүеннән канәгать булгандай, мыек астыннан гына елмаеп, шакы-шокы үз юлы белән атлады. Абдулла эскәмьягә барып утырды да таягына ияген куеп, хәрәкәтсез калды. Карибулла әйткәннәр аның күңелен җәрәхәтләп, күкрәгенә ачуташ булып кунды, һәм ул нәрсәнең зәһәрле ачысы торган саен көчәя бара идех... II Сугыш көннәре иде. Абдулла — мыегы әле яңарак кына чыгып килгән яшь егет — 1943 елның җәендә, сукырлар мәктәбен тәмамлап, авылына кайтты. Кайтса, кая барырга, ни кылырга белмәде: карт әнисе түшәктә ята, абыйсы Сабир фронтта, аңардан хат та, хәбәр дә юк... Ары сугылды, бире сугылды егет, колхоз ындырына барып җилгәргеч әйләндергәләп йөрде, капчык тотып торгалады, әмма авыру ананы туендырырлык, тәрбияләрлек бернинди җай тапмады... Бер кичне, ул тальянда уйнап, моңланып утырганда, боларга колхозда бригадир булып йөргән Җәлүк карт килеп керде. Ул култык астына бер түгәрәк ипи дә кыстырган иде. —Улым, — диде ул, икмәкне өстәлгә куеп, ян сәкегә утыргач. — Болан булмый... Бак, әиәең каста ята, кабарга берниегез юк... Абдулла пошынып: — Булмый, Җәлүк бабай, — дип килеште. Чаршау артында яткан карчык, бу сүзләрне ишеткәч, ютәлли- ютәлли: —Ни кылыек инде, Җәләлетдин? Беләсең, сугыш... — дип сукранды. Җәлүк карт боларга ни кылырга кирәклеген алдан ук уйлап куйган иде булса кирәк, ул, боргалаиып-нитеп тормады, турыдан-туры: —Чык син, Абдулла, халык арасына, — диде. — Тимер юлда, парахудларда йөрерсең, уйнарсың, ерларсың... Халык буш итмәс. Бүген ансыз булмый... —Соң... соң, — Абдулла тотлыгып калды, башын түбән иде. Әмма авыру ана калтыранган тавыш белән улы әйтәсе сүзләрне үзе әйтте: —Соң бу хәер сорашу була ич... Юк, Җәләлетдин, ярамас эшкә димлисең... Бригадир карт, олы гәүдәсе белән бәләкәй, караңгы өйнең сайгакларын шыгырдатып, ишекле-түрле бер-ике әйләнде дә чаршау янында тукталды. — Ярамас эш түгел бу, Хәдичә туды каем, бик ярый... Шыны аңла син, быел гына колхозның булышырга рәте булмас. Фронт дип тырышабыз, берсесе шунда китә, үз җаегызны үзегезгә карамый булмас сезгә... Тамак ул көненә өч-дүрт кат сорый ризыкны... Аннары ул, Абдулла янына килеп, егетнең иңбашына орынды: —Хәер сорашу түгел бу, улым, кайгырма, син уйнарсың, ерларсың... Башкача булмый, улым... Егетнең киң маңгае җыерчыкланган, ул иренен тешләп уйга чумган иде. — Кеше ни әйтер, авылдашлар ни диер, оят бит, — диде ул, сукыр күзләрен бер ачып, бер йомып. Мәктәптә укыганда ул сукыр иптәшләреннән халык арасында шулай йөрүнең яхшы һәм яман яклары турында күп ишеткән иде. Берсе дә мондый эшне мактамаган иде. Бу күңелсез эшне үз башына төшәр дип һич тә уена китермәгән иде Абдулла. 58 — Рәхмәт әйтер, гарип булса да, карт әнисен тәрбияли бу егет, диер. — Җәләлетдин карт сукыр егет янына утырды да, тавышын әкренәйтә төшеп, эчке бер җылылык белән өстәп әйтте: — Аннан соң, халыкның, сугышка китүче солдатларның күңелен күтәрү кирәкмәс Эшмени? Ә син булдырырсың, улым... Елат та, көлдер дә син... Кайгы-хәсрә- тен тарат кешенең, аны җиргә ныграк басып йөрердәй ит син... Булдырырсыңмы шыны? — Тотынсаң, булдырасың инде... — диде егет. — Выта, шыл ай диген!.. ...Икенче көнне Абдулла, култык астына гармоней кыстырып, бер телем икмәк салынган күн сумкасын җилкәсенә асып, станциягә баручы пар үгез җигелгән арбага чыгып утырды... Шул китүеннән озак еллар йөрергә туры килде аңа. Сугышны уздырды һәм сугыш беткәч тә әле бер-ике ел кулыннан гармоней, җилкәсеннән сумкасын төшермәде. Идел буйларында, Мәскәү — Урал арасында ул тукталмаган, аның аягы басмаган берәр шәһәр калдымы икән? Поездларда, пароходларда уйный-җырлый ничәмә мең чакрым юл үтмәгәндер ул. Ә баер өченмени? Карибулла, бәндә кисәге, ялгыш уйлый — Абдулла баер өчен йөрмәде... Карт әнкәсенә вакытыннан элек кара гүргә керергә юл куярга тиеш идемени ул? Юк, Абдулла моңа юл куймады. Ул атна-ун көнгә бер кайтып, әнисенә ризыктыр, дарудыр калдырып, аны көченнән килгәнчә тәрбияләп киткәләде. Шуңадыр ахры, үлем түшәгенә яткан карчык тәмам савыгып, аягына басты һәм сугышта җиңеп кайтучыларның сәламен алгач та әле байтак гомер исән-сау яшәде, тик фронтовик улы гына кайтмады аның, герман туфрагында ятып калды... Юк, халыкны алдау кебек кара уйлар күңеленә дә кермәде Абдулланың. — Карибулла, юха еландай болгатмасын дөньяны!.. Ул чакны Абдулла бик яхшы тоеп йөрде: аның моңлы да, шатлыклы да тавышы күпләргә көч бирде, күпләрнең сынык күңелләренә дәва булды... Шулар турында сөйли торган истәлекләр аның йөрәк түрендә аз сакланамыни?.. Шулай, көннәрдән беркөнне ул Воронеж ягына барган поездның хәрбиләр төялгән вагоны янына тукталган иде. Солдатлар, офицерлар, егетнең култык астында гармонь кисәген күреп, аиы шундук җилтерәтеп эчкә алып керделәр... Фронтка китешләре икән... — Эх, бер уйначы, туган!.. — диделәр алар. Кая ул уйнамаган? Абдулла бик сөенеп русына русча, татарына татарча, башкортына башкортча, украинына украинча уйнап, җырлап чыкты. Ә бер офицер үзеннән: — Утесов җырлаган «Здравствуй, здравствуй, друг мой дорогой»ны белмисеңме? Шуны җырласаң иде син, ә! — дип үтенде. — Тырышып карарбыз, — диде аңа Абдулла. Тәрәзә янына утырып, ашкынулы матур җырны җырлаганда, вагон эче тып-тын калды. Шәп җырлады, тырышып җырлады Абдулла ул көнне. Ахырда киң күңелле сугышчылар гармоньчы егетнең тормышы турында сораштылар һәм: — Безнең истәлек булыр үзеңә, — дип бүләкләр тоттырдылар. Офицер аның җилкәсенә җылы френч элде, ә бер татар егете биленә яссы каеш буып калдырды. Абдулла, күңеле тулып: — Җиңеп кайтыгыз инде, дуслар, бик рәхмәт, — дип кенә әйтә алды... Шушындый очрашуларны онытып буламыни? Шуңа күрә, халык аның җырын, уенын яратканга, кирәксенгәнгә күрә йөрде дә ич ул. Инде сугыш сөреме таралып, тыныч тормышка күчкәч, Абдулла үзе дә тойды: аның җырлары, моңнары поездларда, пароходларда инде хәзер сәер, ят яңгырый иде, һәм ул, бу эшен ташлап. 59 бөтенләйгә туган авылына кантын керде. Юк, баемады да, артмады да, вөҗданы саф, намусы керсез иде аның. Сугышка китүче яшь бер солдат бүләк итеп биргән баянны гына күтәреп кайтты. Әнә ул хәзер дә бу баянны аның төсе итеп тота. Карибулла шуларны аңлый торган кеше түгел шул, Абдулланың үзенә дә ул бер табыш чыганагы итеп кенә карый торгандыр әле. Чыннан да шулайдыр... Бер заман ул карендәш дип тә, сукыр дип тә тормады, Абдулланы шундый авыр хәлгә төшерде, аны үлсәң дә онытмассың... Монысы аның бола'й булды. Сугыштан соң байтак еллар үткәч, Абдулла бер докторга барып күренде. Доктор аның күзләрен озак кына карагач, җентекләп тикшергәч, егетнең күңеленә ут салып: — Сиңа, егетем, Одессага барырга кирәк. Филатовның гына сине күзле итүе мөмкин, — диде. Бу күренүдән соң күзле булу теләге Абдулланы шул тикле биләп алды, егет шул хәтле өметләнеп, җилкенеп китте, хәтта төнге йокылары качты. Иске тальяны белән бердәнбер сарык бәрәнен сатып, күрше- күләннән дә бераз әҗәткә алып торгач, юллык акча тупланды. Инде бөтенесен әзерләпнитеп бетергәч кенә, әллә каян гына Карибулла кардәшләре килеп чыкты да татлы теле белән: — Сәфәрең ерак, ялгызыңны әллә нишләтүләре бар, үзем юлдаш булырмын, — диде. Тимер юлларда, шәһәрләрдә бер ялгызы гына йөрергә күнеккән булса да, Абдулла каршы килмәде, ризалашты. Утырып киттеләр... Карибулла зур агач сандыгын тимер чыбыклар белән урап, дәү генә йозак белән бикләп алган иде, шуңа сылтау итеп, Абдуллага: — Акча сандыкта безнең, ачып тормыйк, тамаклык кына болай да табарбыз әле, — диде һәм бераздан аны вагоннарда җырлап йөрергә кыстый башлады. Абдулла, карышып: — Баян да юк, ерламыйм, китер чемоданны, үзем ачам, — диде. — Эш чемоданда түгел... Иш янына куш булыр дигән идем, карендәш, карышма инде, — диде абзый кеше, тасма телләнеп, һәм тагын да ныграк үгетләргә тотынды. Егет, җене котыртыпмы, әллә абзыйның сүзеннән туепмы, күнде, буйсынды. Ул вагоннан вагонга күчеп, җырлап йөрде, ә теге үзенең иске киез эшләпәсенә акча җыйды. Шулай йөри торгач, байтак акча тупладылар ахры, чөнки абзыйның тавышы ук үзгәрде, калтыранулы мышнауга әверелде... Харьков вокзалында Карибулла тагын тотынды, тагын ялагайланды. Абдулла, бәхетсезлегеиә каршы, бусында да каршы тора алмады. Ул вокзал каршындагы мәйдан почмагына барып басты да, гадәтенчә моңга, хискә бирелеп, җырларга тотынды. Эшләпәгә акча төшү-төшмәве дә, юлдашының әллә кайларга китеп йөрүләре дә аны кызыксындырмады. Тик әйләнәтирәсенә җыелган халык арасында ачык авызларның, чемоданнарын югалтып, ах-вах килүләрен ишеткәч кенә ул тынды. Абдулланы шундук милиция бүлегенә алып керделәр һәм, әлеге караклыкта аның да катнашы юкмы икән дип, байтак кына тик- шереп-нитеп азапладылар. Ахырда егетнең гаепсезлеген аңлагач, чыгарып җибәрделәр. Абдулла ул көнне, җир ярылса, җир астына төшеп китәрлек булды. Юлдашын аннан да, моннан да эзләштерде, әмма Карибулла чемоданы-иие белән юкка чыккан иде. Егет бер тәүлек буе узен-үзе сүгеп, юньсез юлдашын тиргәп, вокзалда буталып йөрде дә, тәмам хәлдән тайгач, ачудан бар дөньясына төкереп, кире авылына кайтып китте... Бу бәхетсезлеккә очрамаса, Одессага барып җиткән булса, кем белә, бәлки аңа да дөнья яме ачылган булыр иде. Ә хәзер менә академик Филатов та исән түгел икән инде...Ул арада берәр атнадан авылга Карибулла да кайтып җитте. — Ике көн качып йөрдем... Сиңа нәрсә, сукыр кешегә алай да ирек, болай да ирек. Ә миңа? Нәхак-ка эләгәсең килмәс шул, — дигән булды ул Абдуллага һәм шундук үпкәсен дә әйтеп салды. — Дурак, Одессага баралар аны, мин сине расходланып әнә кайлардан эзләп йөрдем... Абдулланың ачуы басыла төшкән иде инде, ул аны-моны әйтеп тормады. Ләкин берничә көннән ул күрше-күләннән Карибулланың шактый ук баеп кайтуын ишеткәч, Харьков вокзалындагы вакыйганы исенә төшереп, ярсудан күлмәгенә сыймас булды: шундый хыянәткә барсын әле кеше!.. Ә бит оныткан шуны, тагы килгән... Хатыны, кызы һәм колхозда әйбәт кенә хезмәте булган кеше янына шуларны ташлап китәргә өндәп килгән... Их, дөнья, шушындый бәндәләреңне ничек күтәреп йөртәсен син?? III Әүвәл-әүвәлдән үк шулай килгән: Ишкәй халкы болынга төшүне сагынып көтеп алган, төшкәч, көндезләрен җиде кат тир түгеп җен кебек эшләгән дә кичләрен су буена, шалашлар тирәсенә кайтып тамак туйдырган, ты-н алган, ә соңыннан уен-җырын башлап җибәргән. Ти.к ул чакларда, көн яктысында тасма-тасма бүленгән болында үзалдына канлы тир агызган кешеләр төн караңгысында гына, уен-көлкедә, җырда гынд бергә кушылганнар, дуслашканнар, кавышканнар... Еш кына төрле тартышлар, орышлар, бер-береңнәи үч алулар ул кичләрнең ямен бозып торган. Болар юк хәзер, хәтфә болынны тасма-тасма бүлүләрнең эзе дә, тамгасы да калмаган; бер-береңнең өлешенә теш кайраулар, көнләшүләр, кысанлыктан килгән гауга-орышлар күптән онытылган. Хәзер барыңа да тигез, барыңа да иркен. Әйе, ямьле дә, күңелле дә ул болын өсте!.. Моңа бик ышанмасаң, әнә Апчатар яисә Бүрәнә тау башларына менеп бас та, Ишкәй буйларында җәелеп яткан яшел тугайларга сибелгән ал, зәңгәр, ак, сары һәм тагы әллә нинди төсләрдәге чәчәкләргә кара син. Яшел тугайлар кояш нурларында искиткеч матур, чәчәкләре соклангыч гүзәл күренерләр сиңа. Ул чәчәкләрне төшеп иснисең, кочагыңа җыясың килер. Төш син, бас син болын туфрагына, атла син әлеге чәчәкләргә таба һәм шунда кинәт хәйран булырсың син: түгел икән, чәчәкләр сибелмәгән икән, язгы чәчәкләр кебек матур булып, алтын куллы, кайнар канлы буй кызлар, яшь киленнәр сибелгәннәр икән хәтфә болынга... Сукыр Абдулланың Апчатар яисә Бүрәнә тау башларына үрмәләгәне дә, түбән карап яшел тугайларның сокландыргыч гүзәллеген күргәне дә юк, әмма шул гүзәллекне йөрәге белән тоеп, әлеге «яз чәчәкләренә» багышланган үз җырын җырлый-җырлый килә ул: Тугайларда үстеңме, чибәркәй?.. Җиләк булып пешкәнсең, чибәркәй, Йөрәгемә ут салды карашың, Суырып үпми дәва юк, чибәрем, җиләгем... Абдулланың кәефе шәп бүген. Маңгай тире агызып эшләгән халыкның күңелен күтәрәсе, «алтын куллар»ның дәртен, куәтен арттырасы бар аның, шуңа ашыга ул, шуңа ерактан ук баянын сузып җибәргән, тамагына көй салган. Утырган атының алынкы-салынкы гына баруын сизгәч, Абдулла, җырын бүлеп, онытылып утырган малайга: — Әй, син, сыер җиктеңме, әллә алашамы? — диде. Малай дилбегәсен тарта төшеп: — Алаша...—диде. I 61 — Алайса, куала, ник утырасың җебеп?.. Ат юыртып киткәч, Абдулла җиңел арбада тирбәлгән көе баянда янә җитез-җитез уйнарга тотынды: Суырып үптем, ялкыным көчәйде, Үзец дә әллә, чибәркәй, ут инде... Кирәк түгел, су сипмә, май гынам, Икәү бергә яныек, алтыным, канатым!.. Абдулла белми, сизми әле. Болындагылар аның тавышын ерактан ук ишеткәннәр; йөзләрендә елмаю балкыган, күңелләре кытыклана башлаган. Менә инде ул якынлашып та -килә, җыры әрәмәлектә яңгырый: Тугайларда үстеңме, чибәркәй?.. Кибән башында торган бер агай, маңгай тирләрен сөртеп, түбәндәге ике егеткә эндәшә: — Туктагызчы, беранча тын алыйк, зых бетте, — ди. — Алсак алыйк... — ди тегеләре. Астагылар да, өстәге агай да, сәнәкләрен печәнгә кадап куялар да, тынып калалар... Кара-каршы баскан буй кызлар, яшь киленнәр үзләре эшлц бирәләр, үзләре, иреннәрен тибрәндереп, әледән-әле әрәмәлек ягына күз салалар... Килеп җиткәнлекләрен Абдулла үзе дә сизде, ул баянын кысып куйды да, якында гына хатын-кыз авазларын ишетеп,.^ычкырып эндәште: — Әй, билләрен биштән буып эшләүче кызлар, түтәйләр, саулар- мысыз?! Хатын-кыз көттермәде, шундук: — Бик саулар, үзең ни хәлдә? — Әйдүк, хуш киләсең, Абдулла,—диештеләр. Ат Ишкәй буенда тезелешеп утырган шалашларга таба юл алды. Абдулла, болынчыларның эндәшкән беренә елмаеп сәлам бирә-бирә, арбада селкенгәләп баруында булды. Менә ул баянын бер читкә куйды да болынның хуш исле һавасын комсызланып исни, сулый башлады. Кинәт ул хуш исле тымызык һавада: — Әтә-әй, әтә-әй!..— дигән, көмештәй саф яңгыраган аваз ишетте. — Кызым, Җәмилә, бире кил!—дип кычкырды Абдулла, атны туктатып. Болын уртасыннан җигүле атка таба өстенә зәңгәр күлмәк кигән, башына ак яулык япкан, җитез күбәләксыман бер кызчык йөгерә иде. Менә ул арба янына уйнаклый-сикерә килеп җитте дә, бәләкәй кулларын сузып, әтисе кочагына ташланды. Кызны таза кулларына күтәреп алгач, Абдулла, аның маңгаеннан үбеп: — Куяным, килдеңме? Күңеллеме монда? — дип сорады. «Куянның» тыны беткән иде, ул еш-еш. сулап: — Кү...ңел...ле, б...бик!—диде. — Әнәең кайда? — Ә... әнә тегендә... — Җиләк җыйдыңмы? — Җыйдым да ашап бетердем... —- Алайса төш, мине яратмыйсың икән, җиләкне яратасың икән,— дигән булды ата кеше. — Төшмим... Яратам сине дә, җиләкне дә, — диде кыз, аннары зур өянке төбеннән күтәрелгән төтенгә таба кулын сузды: — Анда казан ягалар, аш пешерәләр, мин ул ашны ашамыйм... — Ник? — Аңа куй салдылар... Ата кеше көлмичә түзә алмады: — һәй, кызым, өйдә бик тәмләп ашыйсың бит аны... 62 Кыз, арбадагы ящиклардан -килгән тәмле исне сизеп, җете кызыл иреннәрен турсайтты да сүзне икенчегә борды: — Әтәй, кәнфит 'бирче!—диде. — Бакчы, хәйләкәрне, үзе кәнфит ди, үзе җиләк тә калдырмаган,— диде Абдулла, юрамалый үпкәләп. Шулай да кесәсеннән шундук бер уч кәгазьле кәнфит чыгарды. — Рәхмәт, әтәй... Кызчык, бер уч кәнфиткә ия булып алгач, әтисе янында озак торуны кирәксенмәде ахры, арбадан шуып төште дә иптәшләре янына йөгерде. Кабарып, киңәеп утырган зур бер өянке тирәсенә шалашлар тезелгән. Якында гына, яр читендә, өч казан асканнар—өсләреннән кайнар бу күтәрелә. Аш-су әзерләп йөргән Мәймүнә түтәй, булышчылары — ике киленчәктән аерылып, ат каршысына килде дә: — Әйдәгез, әйдә, күптән көтәбез сезне... Чәй янында ш<икәр-кәнфит- сез булмый ул, — диде. — Кибетче көттерде, ләгънәт, — дип төкеренгән булды дилбегә тоткан малай һәм, арбадан төшеп, атны туара башлады. Абдулла баянын бер читкә илтеп кунды да һавага таралган тәмле истән тамагы кытыкланып: — Оҗмах ашларын пешерәсез ахрысы, абыстүтеш, — диде. — Болыныбыз да оҗмахтан ким түгелдер әле, — диде Мәймүнә түтәй һәм, кулын каш өстенә куеп, кояшка карап алды: — Чакырам, оланнар, карыннары ачыккандыр инде халыкның... Кояшта каралган тулы йөзле, түгәрәк гәүдәле киленчәкләр икесе берьюлы: — Чакыр, түтеш, чакыр! — Алар килгәләгәнче ботка да өлгерер, — диештеләр. Мәймүнә түтәй, алъяпкычларын җилфердәтеп, кызларча җил-җил басып килде дә арбага менеп, кулындагы җиз ләгәнгә уклау белән сугарга тотынды: — Әһә-һә-һәй!.. Аш өлгерде-е-е-е-ү!.. Әһә-һә-һәй!.. Ат туарып яткан малай, эшен ярты юлда калдырып, түтәй янына сикереп менде дә ләгәнгә үрелде: — Каны, минем тавыш шәбрәк, бирче! — диде. Тик Абдулла гына бер читтә нишләргә белмичәрәк басып тора иде. «Юри ашарга гына килгән .күк булды әле бу, — иртәрәк чыгасы калган», дип уйлап куйды ул, пошынып. Гармоиьчының боегып торуын күргон Мәймүнә түтәй аның киң, таза күкрәгенә төртеп узды. — Абдулла, йөрәк маем, ни абдырадың? Сыздырт әйбәтрәк, күңеллерәк көйгенәңне!.. — Марш уйныйммы? — Юк ла инде, нинди марш булсын, җырлап уйначы дим... Баян кул астында гына ята иде. Абдулла аны күкрәгенә алып төймәләреннән җиңел генә бер сыдырып узды да күңеленә килгән беренче көйне уйнап җырлый башлады. ...Озак көтәргә туры килмәде, хуш исле ашлар пешеп яткан казаннар янына болынның төрле почмакларыннан печәнчеләр җыела башлады. Килгән бере кипкән тамагыннан көр тавыш чыгарырга тырышып, елмаеп, Абдуллага сүз кушып үтте. /Киз ләгән какканнан соң ун-унбиш минут чамасы вакыт узуга яр буе халык белән тулды. Калын коңгырт чәчләрен баш артына йомрылап төйнәгән, маңгаена төшереп ак кыек япкан тулы гәүдәле бер хатын халык а.расыннаи аерылып чыкты да җай-җай гына җырчы артына килеп басты һәм үрелеп тегенең күзләреннән кысты, гүя ул анык сукыр икәнлеген белми иде. Абдулла уйнаудан шып туктады һәм: 63 — Әзизәкәй, нәзкәй бил, «килдең дәмени? — диде. — Ай-Һай, паравыз миче күк кайнар да икәнсең үзең... Хатын кулларын ычкындырды, аның песнәк йомыркасы төсле сипкелле йөзендә елмаю балкыды: — Курыкма, өтелмәссең... — һе, өтсләмме соң... — Абдулла, баянны җиргә куеп, хатынына таба борылды: — Юынырга барасыңмы? — Бармыйча, әнә кыз-хатын өере белән китте дә инде... — Алайса, мин дә синең белән... Барыбер кыз-хатынны «үрмим мин... Әзизә рәхәтләнеп бер көлде дә, иренең күкрәгенә сугып: — Кояштан оял, ичмасам, — диде. Әзизә, кызы Җәмиләне халык арасыннан табып алгач, аны ияртеп, таллы.к артындагы борылышка, хатын-кызлар су коена торган якка юнәлде. Абдулла исә ирләр янына яр астына төште дә тигез, уңай җир таһкач, чишенә башлады. Су өсте бу тирәдә тәмам кайнап тора: печәнчеләрнең таза куллары, йомры башлары, кояшта каралган җилкәләре — барысы бергә буталган, барысы да хәрәкәттә 'иде. Абдулла чиркәнә-чиркәнә бил тиңентен суга керде дә, кисәк кулларын җәеп, вак дулкыннар өстенә сузылып ятты һәм янбашына борылып шәп кенә йөзеп китте. — Әйдә, Абдулла абзый, чум тизрәкГ — Каерып иш, туган! — диештеләр якын-тирәдә тибрәнгән башлар. Абдулла малай чакта ук әле шактый яхшы йөзәргә өйрәнгән иде. инде олыгайгач сынатасы килмәде, гайрәтләнеп: — Кайсыгызны тотыйм?! — дип кычкырган булды. Әлбәттә,-аңа тоттырырга теләүчеләр булмады, әмма ул йөзеп барган шәпкә бәрелеп орынып узучыларга: — Әһә, тагын берсе капты! — дип кычкыра иде. Бераздан Абдулла ярның, киемнәренең кайдалыгын үзенчә чамалады да кирегә йөзеп китте. Ярга аз гына калып килгәндә, кайсыдыр аны кисәк кенә башыннан тотып суга чумдырды. Абдулла сынатырга теләмәде, өскә калку белән үк тегенең өстенә ташланды һәм, җилкәләреннән эләктереп, аска батырды. Суда бераз тоткач, җибәрде. — Белдеңме »ииде? Шәпме?—дип сорады ул, шатланып. Теге ухылдый-ухылдый: — Ай-яй, Абдулла, көч икән үзеңдә! Батырасың дип торам,—диде. Абдулланың тәне эсселе-суыклы булды. Ул ни әйтергә белмичә ык- мык итеп торды да: — Син икәнсең, Хәер абый, кичер инде... Белмәенчә колхозны парторгсыз калдырасы икәнмен, — диде. —- Аптырагансың икән, мин батып авылда парторглар бетәр димени?.. — Алай да ә-рәм ич... — Әрәм дисәң генә инде... Әйдә, чыгабызмы? — Кинәндек, чыксак та ярый... Колхозның ГЭС башлыгы парторг Хәер Әхәтов, саргылт ябык йөзле ир уртасы кеше, бирегә икенче бригада болыныннан килеп чыккан һәм мотоциклыннан төшү белән үк су коенырга керешкән иде. Ул, Абдулланы кулыннан тотты да: — Юынгач, яңадан анадан туган күк буласың,—дип сөйләнә-сөй- ләнә, аны киемнәр янына алып килде. — Көннәре бик кызу тора шул, — диде Абдулла, буйлы ак күлмәгенең җиңнәрен эзләштереп. — Тегендә, икенче бригадада, ничек соң? Эшләр әйбәтме бара? — Ярыйсы, әйбәт. Көннәр болай торганда печәнне тизрәк җыеп 64 бетерергә кирәклеген халык аңлый ич... Җиде кат тир түкмичә булмый инде, үзең дә беләсең... — Шулай, маңгайдан тире ага инде колхозчының... Әхәтов киенеп бетерде до^сирәк чәчләрен тигез итеп тарап куйды, аннары бер чүәген таба алмыйча аптырашта калган иптәшенә ярдәмгә килде. — Син, Абдулла, ни әйтерсең? Халыкка ничегрәк хезмәт күрсәтсәк әйбәт булыр икән? — дип сорады ул, су читенә үк тәгәрәп төшкән чүәкне иясенә тоттырып. Абдулла калын кашларын җыерды: — Ничек дип, минеке билгеле инде, уйнармын, җырлармын... — Юк, мин икенче нәрсә турында... Мин биредә халыкара хәл турында сөйләмәкче идем, шуны кичкә калдырыйкмы әллә дим? Хәзер, күрәсең, эссе, чыдарлык түгел... Кичке салкында әйбәтрәк булмасмы дим... — Бик әйбәт булыр... Синнән соң мин үземнекен башлармын... — Шулай итик, булмаса... — 1ик мин нишләргә, нәрсә уйнарга да белмим әле,—диде Абдулла, көрсенеп. — Ә син ни сорыйлар, шуны уйна — иң шәбе шул,—диде Әхәтов. — Яшьләрдән дә җырчылар күп монда, концерттан 'бер дә ким булмас... Бераздан Абдулла: — Иртәгә мин кая: икенче бригадагамы, өченчегәме?—дип сорады. — Икенчегә... Ә берсекөнгә өченче бригадага барырсың. Шулай итмичә ярамый... Тегендә дә күңелле булсын... — Мин каршы түгел, шулай итәрбез, Хәер абый... Яр өстенә Мәймүнә түтәй килеп чыкты һәм, бөерләренә таянып, башын чайкап: — Инде сезгә аерым учак ягыйммы, ә? — диде. — Хәзер, түтеш, хәзер... Ярга менеп килгәндә Әхәтов Абдуллага таба иелеп: — Хәзергә син үзең кара инде бире, яме? Мин аз-маз капкалыңм да өченче бригадага барып киләм, — диде. Абдулла нык тавыш белән: — Беренче кат түгел, сынатмабыз, — диде. IV Мәймүнә түтәй белән ике яшь килен пешергән аш-суны дөнья бетереп мактый-мактый тамак туйдырганнан соң печәнчеләрнең кайсы кая таралды. Алар көн эссесендә өянке, куак төпләрендә яисә шалаш тирәләрендә, күләгә, җиләс җир табып, тын алырга, бераз хәл җыярга телиләр иде. Абдулла карлыган яфраклары, гөлҗимеш чәчәкләре кушып кайнатылган хуш исле чәйне эчеп алгач, калай кружканы каплап куйды да урыныннан кузгалды. Аш-су хәзерләүчеләргә «Аяк-кулларыгыз сырхауны белмәсен, мең яшәгез!» дип ул өянке төбенә юнәлде. Биредә бер төркем яшь җилкенчәк ниндидер кызык сөйләшеп, көлешеп, шаярып ята иде. Алар Абдулланы кулыннан эләктереп, сөйрәп уртага керттеләр. — Әйдә, утыр җәйрәп, синнән башка булмый монда... Гармоньчы аякларын сузып, җәелеп утыруга кайсыдыр баянны китереп тә тоттырды: — Башла, Абдулла абый, бер юаныек әле!.. Абдуллага ялындыру ише нәрсә ят иде, ул баянны бер-ике тартып куйды да: — Мин нәрсә, мин әзер... Йә, ни тыңлыйсыз, әйтегез, — диде. Яшьләр бер-берсенә елмаеп карашып алгач, төрле яктан: — Үзең яратканны уйна! — Күңеллерәкне сиптерт, абый, — диештеләр. Сукыр, көлемсерәп: — Соң, минем яратмаган ерым да юк ич, нишлим икән, — диде. Ул «боларга ниндиерәк көй уйнарга икән соң?», дип баш ваткан арада, кызы Җәмилә әллә каян килеп чыкты да әтисенең муеныннан кочып: — Әтәй, «Әпипә»не уйначы, минем биисем килә, — диде. Кызый шыпыртлап кына әйткән булса да, аны бөтенесе дә ишетеп алды һәм шундук шатлыклы авазлар яңгырап китте: — һәй, уңган кыз, шулай диген! — Җәмиләкәй бер тыпы-рдатсын әле, уйначы бию көйгенәсен!.. һич көтмәгәндә шундый батырлык күрсәткән кызын Абдулла аркасыннан сөеп, битеннән үбеп алды. Җәмилә вак-вак атлап уртага чыгып басты да, кулларын бил турысына куеп, башын кыңгыр салып, көтеп торды һәм, җитез көйне әтисенең уйнап жибәрүе булды, кисәк кенә сикереп биеп китте. Печәнчеләр күптәннән көтелгән, сагынылган дәрт һәм шатлык белән дәррәү кузгалышып кул чабарга, такмакларга тотындылар: Бас, кызым, Әпипә, Син басмасац, мин басам... Әзизә бер кырыйда утыра иде, ул аягүрә басты да биюче нәниенә көч бирергә тырышып: — Выт шылай, кызым, выт шылай!.. — дип торды. Әниләренең, туган апаларының итәк-чабуына елышкан бала-чага мондый күренешкә гамьсез генә карап тора ала димени? Кинәт әле тегеннән, әле моннан уртада тирбәлеп, сикереп торган күбәләк янына бүтән төстәге, бүтән җитезлектәге күбәләкләр куна башламасынмы?.. Озакта үтмәде, китте бию, китте шау-гөр!.. Нәниләрнең аяклары бутала, алар чабылган үләндә сөртенеп, егылып китәләр, әмма туктамыйлар, ялт кына сикереп торалар да әүвәлгедән дә җитезрәк кыланып биюләрен дәвам итәләр. Каядыр читкә, аулак куак төпләренә таралышкан олырак агай-эне дә бер ялгызына мышнап кырын ятуга караганда өянке төбендәге шаушуны артыграк күрде ахры,—халык ишәйде, түгәрәк тыгызланды, айһайлар арта төште. Нәниләр хәлдән тайганчы биеделәр. Гармонь тавышы тынып, Абдулла күлмәк җиңе белән маңгай тирен сөрткәндә, вак-төяк эшләрен әлегә куеп торган Мәймүнә түтәйнең сокланып: —Әкәмәт икән болар, бик тә әкәмәт инде, — дигән тавышы ишетелде. Ул да булмады, әле күптән түгел генә туган авылына ялга кайткан Шәүкәт студент тынлыктан файдаланып: —Абдулла абый, «Ике дә генә егет»не ерласаңчы, яман да сагындым шуны,—дип үтенде. Печәнчеләр утырган җирләрендә янә кузгалышып алдылар, артта- гылар якынрак килде, басканнар чүмәкләште. Барысының да сулышлары кысылды, карашлары сукыр җырчыга төбәлде. Ә җырчы тамагын кырып «куйды, башын алгарак сузды һәм баянын салмак кына тарткан чагында аның борын яфраклары калтырангансымап күренде — һавада талгынталгын көй агылып китте: Ике дә генә егет печән чаба, \ Алимәкәй, бибикәй, нәзкәй бил, Үтәр-үтмәс аларныц чалгысы-ыыу... ". .с.ә-. № п 65 66 Үтәр дә генә иде, әй чалгысы. Ал н мәкәй, бибнкәй, нәзкәй бил, Башларында яшь кызлар кайгысы-ыыу... Монлы җырга ияреп күңелгә ниләр генә килми, күңелне нәрсә генә кытыкламый... Абдулла һаман җырлый, һаман үзәкләрне өздерә... Менә ул берничә җыр башкарганнан соң, кулларын баян өстенә куеп, янә тынып калды һәм шул чакны гармоньчы янына кай арададыр күчеп утырган Мәймүнә түтәй басынкы гына: — Инде ял ит, йөрәк маем, күңелне «бик «үрдең,— диде. — Әллә үзем «Әтеки» әйтеп багыйммы?... Мәймүнә түтәй борынгы мишәр җырларын байтак белә, тавышы да болай ярыйсы гына шома, тик «Былбыл сайраганда тургай тынып торса да була», дип. үз-үзенә моңаеп кына, Абдулла көйләренә эчтән кушылып кына утырган иде. Ләкин азакта, әллә артык моңланып киткәнгә инде, кайдадыр төптә, күңел тирәнлегендә, янә йөрәкне әчеттереп нидер кузгалып куйгандай булды. Түтәйнең шул күңел әчесен басу өчен бераз бушанасы, сафланасы килә иде. — Җырла, абыстүтеш, — диде Абдулла. — «Әтеки»не ишетәселәре- без бик килә... Башкалар да аңа шундый ук җылы сүзләр әйткәч, чәчләренә чал кергән карчык сабыр, йомшак тавыш белән: — «Әтеки»нең төрлесен ишеттем мин, — диде.— Ә 'бусын үземне туйлап биргәндә генә ерладылар... Уналты гына яшь иде әле үземә, әллә кемгә бирәләр, әллә кемгә кол буласың... Ядемдә, үзләре, дусларым, чәчемне үрәләр, үзләре ерлыйлар. Иреннәремне тешли-тешли канатып бетергәнмен, үзем елыйм да, ерлыйм да икән... Тыңлагыз, алайса, күгәрченкәйләрем... һәм Мәймүнә түтәй аякларын бөкләп утырган көенчә, салмак кына селкенә-селкенә, борынгыда яшь кәләш кичергән кайгы-зарны түгә башлады. Җырда яшь күңелнең нечкәлеге, сафлыгы да, авыр язмыштан сыкрануы да, ата-анадан рәхимлек үтенүе дә, атаның боздан салкын катылыгы да бар иде. Аларны ишетү кызганыч та, авыр да иде. Мәймүнә түтәй «кыз елатучы» әбинең соңгы җырын җырлаганда күбәүләрнең күз төпләре юешләнгән иде... Ду-ду гына итәр, ай ду итәр, Барып кунар микән дугага? Ата-анасы белә микән? — Балалары төшә тобага... Ах, кәбәм, атакай, Балагыз төшә тобага... Җырны тәмамлагач, Мәймүнә түтәй, башын түбән игән килеш, хәрәкәтсез калды. Аның алга таба калкып торган очлы ияге дә, борын тирәсендәге тирән җыерчыклары да сизелерлек булып дерелди иде... Артта өянке төбендә үк утырган бер агай тирән сулап: — Бар иде заманалар... — дип ухылдап куйды. Яшьләрнең дә күңелләрен авыр тойгылар «баскан иде, аларның да бер мизгел читлеккә ябылып торган күңел кошларын тизрәк иреккә очыртып җибәрәселәре килә иде. — Уйна «Шахта»ны,—диде арадан бер егет. Икенчесе аңа өстәп: — «Рәйхан» белән «Арча»ны да калдырмассың әле,—диде. Ә бер кыз тагы: — Абдулла абый, кәбәм, иң башта «Умырзая»ны уйнарсың, яме? — дип үзенекен алга сөрергә тырышты. — Берсе-бер калмас, дускайлар,—диде Абдулла, җилкенеп,— Мин уйнармын, бергәләп ерларбыз... ризамы? 5» 67 ...Эш вакыты, кояшка кырын ятыр чак түгел. Печәнчеләр беравык ял итеп алгач, эш .коралларын яңадан кулларына тоттылар, атлар яңадан җигелде, болын яңадан җанланды. Абдулла, баянын күкрәгенә күтәргән килеш, яшьләр белән җырлый-җырлый, ерактагы чүмәләләргә таба атлады. Халык үз эшенә керешкәч, ул, кызы Җәмилә белән, бер куак күләгәсенә барып утырды. Ләкин озакламый тиктормас Җәмилә, иптәшләренә ияреп, җир җиләге жыярга .китеп барды. һава тын, бөркү. Ичмасам, аз гына жил исеп китсен икән... Абдулла йомшак үләнгә яткан көйгә гадәтенчә әйләнә-тирәдәге тавышларга колак салды. Һавада бал кортлары, төклетуралар безелди, үлән арасында чикерткә сызгыра, таллыкта ара-тирә саескан шаңгырдап куя. Көтмәгәндә куак артыннан үлән кыштырдаган, чыбык-чабык чатнаган тавыш ишетелгәндәй булды һәм Абдулла, сагаеп, торып утырды. Ныннан да кемдер, әкрен генә кыштырдап, аның янына килә иде. Менә ул туктап калды, тал ботагын йол-кып-сындырып алды һәм теш аралый гына сызгырып куйды — Абдулла аны шундук таныды. —Гафият, синме? Ни йөрисең, кил бире,—дип эндәште ул, тавыш килгән якка борылып. Гафият, аксаклый-аксаклый килеп, Абдулла янына утырды һәм кулындагы тал ботагы белән селтәнгәләргә тотынды. — Черки икән монда!—диде ул сузып «кына. —Миңа тимиләр алар: көн эссе бит... Ә син чүмәлә тарттырмыйсыңмыни? Ташладыңмыни? Әллә, начар куалый дип, сөрделәрме үзеңне? —Куаламас!.. Мин атны Вагыйзгә биреп тордым. Бик ялынмаса, бирмәс тә идем. Ул, ачык авыз, атсыз калган. Җебеп торсаң, атны эләктерерсең монда!—диде Гафият, эре генә итеп һәм бер читтә яткан баян янына күчеп утырды. — Абдулла абый, аз гына уйныйм әле!.. — Уйна, Гафият... Бәләкәй чагында ук бер аягын арба тәгәрмәченә кыстырып имгәтүдән аксак булып калган җитез һәм шаян табигатьле бу малайны Абдулла, әтисе Карибулланың яманлыкларына да карамастан, читкә какмый, һаман да үз итә, ярата иде. Гарип кешегә киләчәк тормышында файдасы булыр дип, ул аны үткән көздән баянда уйнарга да өйрәтә башлаган иде. Гафият, баянны аяк-куллары белән авыр гына тарткалап, белгән берничә көен уйнап чыкты да кыяр-кыймас кына итеп: — Абдулла абый, без кайчан .китәрбез, ә?—дип сорап куйды. — Кая? — Кая булсын, парахутларда, тимер юлларда йөрергә... Абдулланың тәне буйлап салкын йөгерде, йөрәге урыныннан кузгалды. «Малаен да котыртырга өлгергән икән» дип, Карибулланы күңеленнән каһәрләп алды ул һәм шактый кырыс тавыш белән Гафияттән сорады.- — Сине бирегә кем җибәрде? Әтиеңме? —Юк, үзем килдем... Әтәй миңа кичә үк әйтте: Абдулла абзаң белән китәрсең дип, кайчан китәсен үзегез сөйләшегез дип. —Ярар, әтиең әйтсә әйтер... Соң синең үзеңнең андый сәфәргә китәсең киләме? Гафият беравык эндәшми торгач, әкрен генә: —Килә, — диде. — Минем дөнья күргем кели... Аннан әтәй әйтте: әйбәт табыш белән кайтсагыз, миңа менә дигән гармонь алып бирермен дип... —- Ах, Гафият!—диде Абдулла, ачудан төбе-тамыры белән бер уч үлән йолкып. — Син бик яшь бит әле, дөньяның ни икәнен күрерсең әле —- өлгерерсең... Ә гармоньны этнең үз акчасына алып бирсен. Тормышыгыз начар түгел бит сезнең... 68 — Ничә әйттем, алмый бит ул... — Алмаса, алмас... үсеп егет булгач, үзең тапкай акчага алырсың. Ә хәзергә минекендә өйрәнсәң дә була бит, миңа жәл түгел, өйрән... Аннан, Гафият, ул бит кәеф-сафа сөрергә чыгу түгел. Анда бит мескен, бичара булып йөрергә кирәк, хәзер бигрәк тә... Теләнүдән ким түгел ул. Шуңа кызыгасыңмы? Менә син малай-шалай арасында үзеңә «аксак» дип, гарип дип әйтсәләр, хәзер әтәч булып барып ябышасың, сугышасың... Ә анда юк, анда син җәйнең җәй буена мескенләнеп йөрерсең. Җитмәсә, әтиең сине тагы да мескен итәр өчен сау күзеңә кара чүпрәк бәйләргә, ди... Аңлыйсыңмы шуны, ә?.. Бу сабый ни әйтер дип, Абдулла, тынын кысып, өметләнеп, көтеп торды. Юк, алма агачыннан ерак төшми шул, — Гафият әтисе кебек үк үҗәтлек, кирелек белән шыпырт кына әйтеп салды: — Ансына гына түзәсең инде... Малайның җавабыннан Абдулла шартларга җитте, күкрәк эчендә буран уйнатып, ярсуы купты, һәм ул, никадәр сабыр булса да, үзен үзе тыя алмыйча: — Кит янымнан!.. Бар, хәзер үк әйт әтиеңә: моннан болай андый сүзләр белән яныма килсәгез, таяк белән орып башыгызны тишәрмен... Бар, ычкын! — дип кычкырды. Үлән кыштырдатып, Гафиятнең әпен-төпен киткән тавышы ишетелде. Берничә көннәр элек Карибулла белән сөйләшкәннән соң Абдулланың күңел түренә кунган ачу ташы тагын кузгалды, зәһәре йөрәкне тагып телгәли башлады, һәм ул, авыр уйларын селкеп ташларга теләгәндәй, кинәт торып басты да баянын култык астына кыстырып, хезмәт шау- шуы ишетелгән якка, печәнчеләр янына китеп барды... V Туры алаша үр өстендәге яшел арышлар арасыннан беравык юыртып барды да көтмәгәндә салмак адымга күчте. Шулчак җиңел арбада, яңа чабылган йомшак печәндә, тирбәлеп килгән юлчы башын күтәреп алга карады. Караса, хәйран булды: каршысында кояш нурларыннан ялтырап яткан елга буенда, зәңгәрсу рәшә эчендә, зур гына авыл җәелеп ята иде. — Ишкәй авылы шушы (инде,—диде ат тотучы егет, чыбыркы сабы белән алга ишарәләп. Арбада аяк селкеп килгән юлчы җәйгечә җиңел, ыспай киенгән, илле— илле биш тирәләрендәге, күпереп торган чал чәчле ир кеше иде. Ул, салам эшләпәсен кулында әйләндергәләп: — Матур күренә, суы да шәп ахры, — дип куйды. — ГЭСлары бар, ике турбиналы... выта, ап-ак булып ялтырап тора,— диде егет, сокланып. Күрәсең, күршеләрен ул ярата иде. — Ә тегесе, шифер түбәлесе, клуб, салынып бетә инде... Октябрь бәйрәмен шунда уздырмакчылар... — Елгасы бар, клубы бар... Җыры, әкияте булырмы икән? —диде юлчы, шөбһәләнеп. — Елгасы, клубы булган җирдә җыр, әкият булмыймы соң?—диде егет һичнинди шөбһәгә урын калдырмый торган ышану белән. — Болар-, да берчесе булыр, боларны борында да әтүле халык дигәннәр. — Шулай диген... Ат үрне бик җайлап, чамалап кына төште дә, түбәндә тигез, такыр үзән юлы белән тагын юыртып китте. — Әйдә, алаша, әйдә!.. Авылга дәшми-тынмый гына якынлашып килгәндә, арттан җыр тавьь шы ишетелде. Борылып карасалар, артларыннан өч машина килә. Ку» 69 зовларына халык төялгән, алдагысында кызыл флаг җилферди. Егет, машиналарга юл бирү өчен, атны кырыйга чыгарды. — Болынчылар... Боларныкы иртә беткән, безнеке бетсә, берсекөнгә генә бетәр әле, — диде ул, фуражкасын баш артына чөеп. Абзый исә, утырган җиреннән күтәрелә төшеп: — Җырларын тыңла син, җырларын!—диде. Алдагы машина болар янына килеп тә җитте. Аңарга рәт-рәт тезелешеп яшь кызлар, яшь егетләр урнашканнар, алда аркасын .кабинага терәп, саргылт чәчен җилфердәтеп бер ир кеше утырган. Тезләренә куелган баянны җай гына тарткалап, ул .көчле, гайрәтле тавыш белән, ә бер-ике егет аңа кушылып кына җырлыйлар иде: Килсен болыт, яусын яңгыр, Китсен урман буена... Көтмәгәндә җырга бөтенесе дә, хәтта арттагы машиналарда кайтучылар да кушылды һәм егетләрнең кайсыдыр куш бармаклап сызгыртып та җибәрде: Безнең болан яшәвебез Калсын гомер буена... Их! Соңгы өлеш кабатланып, аз гына тынып торуга алдагы машинадан гармоньчының чиста, көчле тавышы яңадан күтәрелеп чыкты: Биек тауның башларында Чәчәк атсын әнисләр... Азаккы машинада халык күп түгел иде, бөтенесе диярлек олырак хатыннар, агайлар гына иде, әмма болары да дәртләнеп җырлыйларсы- ман иде: Чәчәк аткан әнисләр тик, Яшәсен коммунистлар!.. Их! — Шәп, бик шәп! —диде юлчы, җырны онытылып тыңлап торгач.— Ахрысы чыннан да былбыллар тыңларбыз биредә... — Былбыл булырмы, тургай булырмы, баргач күрерсез,—диде егет. — Шулай, баргач күрербез... Әйдә, дус кеше, уйнат дилбегәңне!.. Авыл уртасындагы идарә йортына җиткәч, абзый атның туктавын да көтмәде, җиргә егетләрчә җиңел генә сикереп төште дә, соры пиджагының тузанын кага-кага, як-ягына каранып алды. Баягы өч машина идарә йорты янындагы гаражсыман бер сарай алдына килеп туктаган иде. Кай арада таралып өлгергәннәрдер, тирәләрендә кеше-кара күренми, авыл тып-тын, авылда көн кызуына чыдарлык түгел иде. Юлчы абзый чаң баганасына атны бәйләп маташкан егет янына килде. — Син (инде, дус кеше, бераз көт, мин озакламам, чыгармын,—диде ул һәм, тегесе риза булгач, -арбадагы печән арасыннан фотоаппаратын эзләп алды да вак-вак атлап баскычка таба юнәлде. Идрәнең зур, якты бүлмәсендә киң өстәл артында Алып батырны кыдай олы гәүдәле бер агай көрәк кадәр кулы белән счет төймәләрен шакы-шокы бәргәләп утыра иде. Ул керүчегә күзләрен кыса төшеп бер карады да һич уйламагандай шактый нәзек тавыш белән: — О-о, кунак бар икән, хуш киләсез!—дип өстәл артыннан чыкты. Күрешеп, үзенең кем икәнлеген әйткәч, юлчы абзый: — Миңа колхоз җитәкчеләренең берәрсе белән сөйләшеп аласы иде, — дип куйды. — Председатель үзе юк әле, ә парторг биредә, рәхим итегез! «Алып батыр» ян яктагы ишекне ачып җибәрде. Монысы колхоз председателенең кабинеты иде. Анда, язу өстәле артында күлмәк изү 70 ләрен җилбәгәй җибәреп, җиңнәрен сызганган ир уртасы кеше нәрсәдер язып утыра иле. Юлчы буяулы идәнгә вак-вак басып аңа таба атлады. — Казан, кунагын көтмиләр дә бугай? Исәнмесез!—диде ул, ике кулын да алга сузып. — Якуп Сәйфи. Теге тиз генә аягүрә басып, елмаеп, юлчы янына килде дә үзен колхозның парторгы Әхәтов дип күреште. Әхәтов кунакка утырырга урын тәкъдим иткәч: — Ялгышмасам. сез Казаннан, фольклор җыеп йөрүче, шулаймы? — дип сорады. — Кара син, ә! Килеп керергә өлгермәдем, «инде беләсез дә, — диде Якуп Сәйфи, сәерсенеп. — Белмәскә, инде күптәннән көтәбез. Райкомнан әллә кайчан кисәтеп куйдылар: сынатмагыз, янәсе, булышыгыз... — Соң ничек? Авылыгызда миңа кирәкле материаллар булырмы? Бармы?.. Хәер Әхәтовның кояшта каралган җитди йөзе яктырып китте, коңгырт күзләре җанланды. — Та-былыр... Җыры да, әкияте дә, үзгәсе дә табылыр... Капчыкларыгыз гына тишек булмасын... Бер мизгёл көлешеп алгач, Әхәтов алгы бүлмәдән бухгалтерны чакырып алды, күрәсең, ул эшне тиз йөртергә яратучылардан иде. — Гали, кунакны урнаштырырга кирәк, Әзизәне җибәр, белешсен, Мәймүнә түтәй кеше кертергә ризамы? Кертсә, самавырын куя торсын... Аннан соң продуктлар да язарсың... Якуп Сәйфи тез башына сугып алды. — Хафаланмасагыз иде, миңа ничек тә ярый... — Юк инде, кадерле кунакны ходай ихтыярына калдыру юк инде. Мәймүнә түтәй өендә дуадак каз кебек бер үзе генә тора ул. Аннан соң тагы, Мәймүнә түтәй сезгә бик кирәкле кеше булып та чыгар әле... Да, Гали, Әзизәгә әйт, Абдулласын тиз заман җибәрсен бире. — Ярый, әйтермен,—диде бухгалтер. «Алып батыр» чыгып киткәч, Әхәтов: — Сезнең магнитофон да бар дип ишеткән идем, язарга туры кил- гәлиме соң? — дип сорады. — Көйнең әйбәте туры килсә язып алам, әлбәттә... Сездә электр да бар икән, язарга уңай булыр, — диде Якуп Сәйфи һәм, тәрәзәне ачып, үзен озата килгән егетнең тагы бераз көтүен үтенде дә парторгтан колхоз хәлләрен сораша башлады. — Болай эшләр начар түгел безнең, тик менә бер нәрсә эчне пошыра әле, нишләргә дә белгән юк, — диде Әхәтов, тәрәзәгә усал караш гашлап. — Анысы ни тагы?.. Әхәтов җавапны бераз көттереп бирде: — Бездә бертөрле халык эчке белән бик дус... Яшьләрне эштән чыгаралар. Чума кастасыннан да яман булып чыкты бу алкоголь дигәннәре... — Шулай укмы?.. — Шулай, — диде Әхәтов, йөнтәс беләген өстәлгә куеп. — Инде көрәшә башладык, кысабыз... Бүген менә печәнне җыеп бетереп кайттык, үзгә елларны 'бу чакта чалуда эчү дисеңме, орыш-гауга дисеңме, берчесе калмый иде. Быел бер грамм бирмәдек үзләренә. Яхшы эшләре өчен бик әйбәт итеп аш-су әзерләттек, сыйладык та өйдәге чагаларына дип канфит, прәннек өләштек... Хатын-кыз бик куанды, ир-ат аны- моны әйтмәде әйтүен, кырын карап тамак кыруны гына белде. Шулай да берничәсе атлары белән калды әле болында. Әйберләр белән кай 71 талар, шулар эчне пошыра... Каршыларына бармыйча булмас... Кайтышлый берәр авылга сугылмагайлары дибез. Анда керә калсалар, аракысын да, үзгәсен дә табарлар... — Азгынрак кешеләр күрәсең, — диде Якуп Сәйфи, башын чайкап. — Үзләре белән бер бригадир да калды калуын, тик ансының да, шешә күрсә, бәбәкләре зәңгәрләнә. Әйттек үзләренә, эчә-нитә калсагыз, үпкәләмәгез, җыелышка куячакбыз дидек... Алай да председательне генә көтәм дә барабыз әле, зна.кумы-мазары аз түгел ал арның ул авылларда... — М-мда, шәп түгел икән ул ягы... Якуп Сәйфи ике тез башына таянган хәлдә түбән карап уйга калды... Нинди киңәш әйтергә моңа? Дөрес эшлисез, шулай кысарга кирәк дияргәме? Әллә җиңелрәк юл юк микән, халыкка алай «каты орыну шәп булмас бит дияргәме?.. Әммә Якуп Сәйфигә киңәш әйтеп торырга туры килмәде, ишек ачылып китте һәм аннан, кулына таяк тотып, ябык йөзле, киң җилкәле бер ир уртасы кеше «килеп -керде. Килеп керде дә бүлмә уртасында туктап калды. — Мин килдем, ни йомышыгыз бар, Хәер абый? — диде ул һәм тузып төсен җуя башлаган пиджагының төймәсен бөтерергә кереште. — йомыш юк, Абдулла, кунак бар, — диде Әхәтов һәм Якуп Сәйфигә таба борылды. — Безнең авылның ерчысы Абдулла Иртуганов була бу... Якуп Сәйфи урыныннан торып сукыр кеше белән күреште дә гаҗәпләнеп, сокланып- — «Төнге председатель», атаклы җырчы дип сине, дус кеше, күрше авылларда ук ишеткән идем инде. Менә син нинди пәһлеван икәнсең, •— диде. — Әйдә, утыр, диван менә монда... Диванга утыргач, Абдулла беравык эндәшми торды: әле генә колак төбендә яңгыраган йомшак тавыштан ул нигәдер бик нык каушап -киткән иде. — Аз-маз ерлый <идем шул, — диде ул, ниһаять. — Юк ла инде, аз-маз түгел лә инде, яшермә, Абдулла, — диде Әхәтов. — Бу абзый Казаннан килгән, ерлар, әкиятләр язып йөри, аннары алар-ны китап итеп чыгаралар, ди... Син бит грамотный кеше, аңларга тиешсең... Абдулла борын гына тартып куйды, эндәшмәде. — Без синең белән килешербез әле... Шулай бит, дус кеше? — диде Якуп Сәйфи. — Соң... кирәк булгач, нишлисең инде, сатып алган тамак түгел бит, — диде сукыр, бераз тотлыгып. Әхәтов урындыгы белән Абдулла янына күчеп утырды да: — Әллә абзыйга ерлап ук күрсәтәсеңме? Безнең як көйләрнең берәрсен, ә? — дип үтенде. — Белмим шул, булырмы икән. Болыннан да арып кайтылды, — Абдулла кулы белән кояшта кызарып көрән төскә кергән йөзен сыпырып куйды. — Алайса, бик теләсәгез, «Алтын кармак»нымы әллә?.. — Әйбәт булыр... Ул артык ялындырып тормады, тамак кырып алды, муенын суза төште һәм көйне башлап та җибәрде. Алтын кармак салдым зур суларга, Ак балыгын алдым кулларга-а-а-у... Якуп Сәйфи кулларын кушырып җырчыга текәлде. Бу көйне аның ишеткәне бар иде, әлбәттә. Ләкин хәзер ул икенче төслерәк, башкача- рак яцгырыйсыман иде. Әллә ялгышаммы?.. Юк, ни генә булмасын, бу егет җырны оста итеп, моңлы, бизәкле итеп башкара... Җыр тәмамлануга ул сукырның беләгеннән кысып, дулкынланып: — Егет тә икәнсең, Абдулла, иртәгә үк язабыз... Шәп, бик шәп! — диде... Кичен Якуп Сәйфи җәйге ялларын үз авылларында «үткәрүче укытучылар белән очрашып, танышып йөрде. Укытучылар, китапханә, медпункт эшчеләре — гомумән авыл интеллигенциясе халык иҗатын, бигрәк тә җыр, такмак, табышмакларны җыешуда зур булышлык күрсәтә торган иде. Шунлыктан ул эшне иң әүвәл шулар белән танышудан башлый иде. Ә төн караңгысында, йокы алдыннан, Якуп Сәйфи урамга йөреп керергә дип чыкты, һава саф, тын, рәхәт иде. Уты сүндерелгән идарә йорты турысына җиткәч, ул туктап калды: монда кемнәрдер әкрен генә җырлый иде. Якуп Сәйфи якынрак килеп ни җырлаганнарын тыңлап карарга да уйлаган иде, ләкин машиналар торган яктан яман итеп эт өрергә тотынды. Шундук идарә тәрәзәсе дә ачылып китте һәм аннан ачуланып: — Кайсы йөри анда? Кем ул?—дип кычкырдылар. Якуп Сәйфи, караңгыда үзен сиздермичә китсә, яхшырак булыр дип тапты. «Эндәшкәне Абдулла, ә тегесе, карлыккан тавыш белән җырлаганы кем булды икән?» дип уйлады ул, кызыксынып...

(Ахыры киләсе санда)