Логотип Казан Утлары
Публицистика

НЕМЕЦ ДУСЛАР ЯНЫНДА

 Германия Демократик Республикасының башкаласы Берлинга без — совет туристлары якшәмбе көнне, андагы вакыт белән кичке сәгать 10 да (Мәскәү вакыты белән төнге 12 дә) килеп төштек. Ял көне булуга карамастан, безне тын урамнар, кешесез тротуарлар каршы алды, йортларда утлар сүнгән иде инде. Сәгать унда ук шәһәр халкының йокларга ятуына гаҗәпкә калдык һәм бу турыда сорашырга керештек. Немецлар иртә йокларга яталар, иртә торалар икән. Берлин... Бу шәһәр, бер яктан, заманында эшчеләр хәрәкәтенең, революция дулкыннарының бер үзәге булган. Монда фәнни коммунизмга нигез салган бөек Маркс укыган. Икенче яктан, бу шәһәр кешелек дөньясының иң әшәке дошманы, бер дә гаепсезгә миллионнарча кешеләрне корбан иткән, бик күп илләрнең туфракларын кан, яшь белән сугарган фашизм туган урын... Совет илчелегендә эшләүчеләр безне Грюнаудагы яшьләр тулай торагына урнаштырдылар. Иртәгесен, Берлиннан бер сәгатьлек юл үтеп, Потсдамга килдек. Безнең ГДР белән танышуыбыз инглиз стилендә салынган Сесилиан-Хоф дигән мәрмәр сарайны караудан башланды. Монда икенче бөтен дөнья сугышыннан соң Потсдам [конференциясе булган. Монда Германиянең язмышы турында сүз барган. Хәзер бу сарайда — ГДР Халык Армиясе музее. 176 бүлмәле бу сарайның кайбер бүлмәләре туристлар тору өчен гостиница хезмәтен үти. Геринг һәм Геббельс кебек фашиз^м атаманнары 30 нчы елларда күңел ачкан бу зиннәтле сарайда сугыштан соң милитаризмны һәм фашизмны төбе-та- мырлары белән йолкып ташлау турында, Европада яңа демократик немец дәүләте төзелүгә булышуны максат итә торган иң гадел карарлар кабул ителгән. Менә өч бөек держава: СССР, АКШ һәм Англия хөкүмәтләре җитәкчеләренең тарихи утырышлары үткәрелгән түгәрәк өстәлле зал (Франция Гитлерга каршы коалициягә кермәгәнлектән, ул чагында өстәлгә өч кенә флаг куелган булган). Журналист сыйфатында монда АКШның хәзерге президенты Дж. Кеннеди дә булган. Экскурсияне йөртүче ак чәчле немец хатыны «фашист» дигән сүзне ачы нәфрәт белән әйтә, фашизмның ерткычлыгы турында күз яшьләре белән сөйли. Аның тавышында дулкынлану сизелә. Безгә ул Сталин, Трумэн, Черчилль (соңыннан Эттли) утырган кабинетны да күрсәтте. Соңыннан без 100 гектар мәйдан җирне били торган паркка чыктык. Ямь-яшел үлән, башлары тигез итеп кыркылган куаклар, яфраклы һәм ылыслы зур-зур агачлар үзләренә җәлеп итә. Бөек Шишкинның гүзәл пейзажы хәтергә килә. Шундый тын, гаҗәеп матур! Монда кайчандыр (сугыш барган, бомбалар ярылган дип уйлавы да кыен. Трептов паркы—Берлинны штурмлаган вакытта һәлак булган совет Г 144 сугышчыларына 1949 елда куелган тарихи-мемориаль һәйкәл безгә аеруча нык тәэсир итте, һәйкәл совет скульпторы Вучетич, архитектор Белопольский проекты буенча салынган. Паркка керү капкасы өстендә: «Социалистик Ватанның бәй- сезлеген һәм азатлыгын саклауда сугышларда һәлак булган геройларга мәңгелек дан!» — дигән дулкынландыргыч язу тора. Аннан арырак кайгылы ана статуясы. Җир йөзендә тынычлык урнаштыру өчен сугышларда һәлак булган балаларын юксынып күпме яшь түккән бу ана. Дөньядагы аналар алдында фашистлар үзләренең җинаятьләрен бервакытта да юып бетерә алмаслар! Менә сугышчыкоткаручының бронза монументы. Аның биеклеге 13 метр. Сугышчының бер кулындагы кылыч һәхМ аяк астындагы свастика ватыклары дәһшәтле дошманның җиңелүен символлаштыра, ә сугышчының икенче кулы белән яшь баланы күтәреп торуы дөнья өстенә тынычлык һәм бәхетнең килүен күрсәтә. Курган биеклеге, сугышчы фигурасы белән берлектә, — 28 метр. Аның эчендә почетлы каравыл тора. Биредә чәчәкләрнең исәбе-хисабы юк. Мозаикадан ясалган фигураларга карагач, йөрәк әллә нишләп китә, күздән яшь килә. Чөнки безнең арабыздагы иптәшләрнең күбесенең әтиләре, якын туганнары сугыштан кайтмады, батырларча һәлак булды. Менә бусы рейхстаг өстенә җиңү байрагы кадаган өч сугышчыга куелган лавр веногы. Аның белән янәшә чәчәкләр бәйләме. Чәчәкләр төбендә гади бер кәгазь ята, аңа «Кадерле совет сугышчыларына Мәскәү артистларыннан», — дип язылган. Чыгу юлындагы капкада түбәндәге сүзләрне укыйбыз: «Сезнең бөек батырлыгыгыз мәңгелек, Сезнең даныгыз гасырлар буе яшәр, Сезнең истәлекне Ватаныбыз мәңгегә саклар!» Без Бранденбург капкасына якынлашабыз. Ул Берлинны икегә — Көнчыгышка һәм Көнбатышка бүлә. Менә ул тарих үзе, XX йөз уртасындагы Европа, ул безнең күз алдыбызда: капка Германияне капма- каршы «ике өлешкә аера. Бранденбург капкасының уң ягында, Көнбатыш Берлин территориясендә рейхстаг бинасы күренә. Хәзер ул буш, гөмбәзе төзәтү өчен алынгань Рейхстагтан ерак булмаган бер урында совет танкистларына һәйкәл куелган. Безне йөртүче, Тышкы сәү« дә институты студенты Эрих ерактагы калкулыкны — сугыш вакытында Гитлер качып яткан бетон подвалны күрсәтә. Халыкның нәфрәте кешелекнең явыз дошманына карата шулкадәр көчле, хәтта немецлар үзләре үк калкулык тирәсендәге барлык агачларны һәм үләннәрне тамырлары белән йолкып алганнар. Гитлер турында бернәрсә дә искә төшереп тормасын, дигәннәр алар. Без Берлинның кыска, ләкин киң үзәк урамы Унтер дсн Линдеинән барабыз. Ул көнбатыштан Бранденбург капкасына тоташа... Күп катлы яңа йортларны карыйбыз. Иске Берлиндагы йортларга караганда хәзер салынган йортлар гаҗәп матур. Аларның якты һәм зур тәрәзәләрендә һәм ялтыравыклы ак ташларында кояш нурлары уйный. Зәңгәр күзле, шат күңелле Эрих һәм аның ачык йөзле хатыны Берлинның менә шул яңа төзелешләре турында онытылып сөйлиләр. Маршрут буенча Дрезденгә тизрәк барырга ашкынабыз. Ул Германиянең иң матур шәһәрләреннән берсе. Анда бөтен дөньяга билгеле булган Дрезден картиналар галереясы урнашкан. Ул галереяны карау турында кем генә хыялланмый. Менә без Дрезден шәһәрмузеенда. Бу шәһәр-музей үзе борынгы немец сәнгатен һәм культурасын күз алдына китерә, ул барокко стилендә салынган. Дрездендә Казанда яшәгән кадәр халык яши. Ләкин шулай да урамнарда кешеләр аз күренә. Бу борынгы» шәһәрне бомбага тотмау турында Совет — Америка хөкүмәтләре арасында махсус килешү булуга карамастан, 1945 елның 13 февралендә Англия һәм Америка гаскәрләре аны бөтенләй диярлек җимергәннәр, һава һөҗүме вакытында 45 мең халык һәлак булган. 15 километрга сузылган мәйданда әле хәзер дә икенче бөтен дөнья сугышының эзләре саклана: җимерелгән йортларның таш стеналары ыржаеп тора, алабуталар усеп утырган ташландык җирләр җәелеп ята. Кайчандыр Фридрих Бах әргәндә уйнаган София чиркәве ватылган. Эльба аркылы салынган күперләрнең кайберләре әле дә ватык. Шулай да биредә төзү эшләре күзгә ташлана. Тарихи әһәмияте булган күп кенә йортлар торгызылган. Киң колач белән яңа төзелеш бара. 120 гектар мәйданда Медицина академиясе, Югары техника мәктәбе, студентлар өчен тулай тораклар, магазиннар, театр, кино, кафе һ. б. белән берлектә Студентлар шәһәрчеге төзелә. Без Ю. Гагарин урамыннан барабыз. Балалар тимер юлы күренә. Дрездендә балалар өчен махсус җәйге театр салынган. Ул 5 мең кеше сыйдырышлы. Эшчеләр поселогы салынып ята. Картиналар галереясе өчен матур, нәфис корпуслар, павильоннар ансамбле — Цвингер торгызыла. Англия-Америка самолетлары ул гүзәл сәнгать хәзинәләрен дә аямаганнар. Җимерелүләр шулкадәр күп, Цвингер ансамблен тәмам аякка бастыру өчен кимендә тагын 15—16 ел кирәк, диләр. Урын җитмәгәнлектән, күп кенә картиналар әле махсус урыннарда саклана, алариың бер өлеше башка илләрдә күрсәтелеп йөртелә. Дрезден картиналар галереясен карарга бик күп делегацияләр килә. Без дә бу гүзәл картиналарны карыйбыз. Яңарыш чорындагы бөек художниклардан Тициан, Джорджоне, Рембранд, Рубенсның әсәрләренә сокланабыз. Монда Италия һәм Нидерландия сынлы сәнгате мәктәпләренә нигез салучыларның картиналары куелган. Испаниянең беренче класслы портрет осталары Веласкес эшләре һәм Рубенс шәкерте Ван Дейк рәсемнәре үзләренә җәлеп итә. Бөтен дөньяга танылган бөек художник Рафаэльнең «Сикстина мадоннасы» шулкадәр °ста Һәм гармонияле эшләнгән, алдыңда җанлы кеше басып тора диярсең. Мадонна, кулына баласын тоткан хәлдә, әйтерсең лә болытлар 10 - -с. ә.- № п. өстеннән килә. Аның гәүдәсе гаҗәп гүзәл һәм нәфис. Картина үзенең табигыйлеге, гадилеге белән күңелгә сеңеп кала. Шушы гүзәл сәнгать җәүһәрләрен совет сугышчылары саклап алып калганнар һәм 1958 елның декабрендә хөкүмәтебез аларны бөтенләйгә немец халкына кайтарып бирде. Без монда «Совет халкы коткарып алып калган һәм немец халкына кайтарып биргән Дрезден галереясе шедеврларын халыклар дуслыгы һәм тынычлык өчен зур рәхмәт әйтеп саклаячакбыз», — дигән сүзләрне укыдык. Барлык заманнарның чын сәнгать әсәрләре һәрбер культуралы кешенең йөрәгенә һәрвакытта да якын. Киң, якты тәрәзәләрдән сибелгән кояш нурлары күңелне рәхәтләндерә. Без, аяз күк йөзенә карап: «Юк, сугыш дәһшәтләре яңадан кабатланмаска тиеш!» — дибез. Дрезден — Германиянең культура һәм фән үзәкләреннән берсе. Монда 1930 елны Икенче халыкара гигиена күргәзмәсендә беренче талкыр «пыяла кеше»не күрсәткәннәр. Бөтен дөнья күләмендә гаҗәеп вакыйга булган бу «пыяла кеше» хәзер Дрездендә Гигиена музеенда саклана. Кешелекнең якты акылы иҗат иткән ул «кешс»не без бик озак карап тордык. Ул пластмассадан ясалган, гәүдәсе үтә күренә, скелеты җиңел металлдан, нервлар һәм кан әйләнеше бик нәзек тимер чыбыклардан эшләнгән. Моның өчен 18.000 метр тимер чыбык киткәнлекне әйттеләр безгә. Хәзерге вакытта галимнәр «пыяла ир кеше» гәүдәсен ясыйлар икән. Экскурсия җитәкчесе һәм эшчеләр белән сөйләшкәндә безгә хәзер ГДРда сәламәтлек саклау, кешенең гомерен озайту һәм рак авыруын бетерү буенча зур эшләр барганын әйттеләр. Яшь демократик дәүләттә әле белгечләр җитешми. Ләкин андый вакытлыча кыенлыклар шактый булса да, немец дусларыбыз зур рух күтәренкелеге белән эшлиләр. Дрездендә безне тимер юл транспорты эшчеләре белән очрашуга чакырдылар. Совет — немец дуслыгы оешмасы председателе без торган урынга — яшьләр тулай торагы 145 146 Радебоильгә килде. Аны күрү белән «Гутеи Абенд!» дип исәнләштек. Ул, бу сүзләрне ишеткәч, ягымлы итеп безгә карап елмайды. Безнең һәрберебезнең кулында Дрезден шәһәренең планы. Ә күкрәкләребездә Совет-немец дуслыгы оешмасы значогы. Монда безне бик кунакчыл төстә, зур чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар. Табын янында сувенирлар алмашу башланды. Без «Казан» дигән фото-открыткага «Яшәсен дуслык!» дип немецча язгач, безнең белән сәйләшүче экономист Хельмут Мюллер бик шатланды һәм «Тынычлык» дип тә өстәргә кушты. Без тәрҗемәчеләрсез дә бик яхшы аңлаштык. В. И. Ленин һәм Ю. Гагарин рәсемнәре төшерелгән совет значоклары немец иптәшләргә бик ошады һәм алар тагы да күңеллерәк итеп сөйләшә башладылар. Монда төнге унберләргә кадәр совет һәм немец җырлары яңгырады. Без күптәнге дуслар кебек сөйләштек. Киткән вакытта истәлек итеп «ТАССР» дигән альбом калдырдык. Безне Германия Демократик Республикасында барлык җирдә дә ачык йөз белән каршы алдылар. Бу безне генә түгел, бөек Ватаныбызны да олылау, хөрмәтләү иде. Без моны Ноештадт шәһәрендәге авыл’ хуҗалыгы машиналары комбинатына барганда аеруча сиздек. Ул ГДР- да авыл хуҗалыгы машиналары ясап чыгара торган иң зур предприятие. Без комбинатка иртә белән килдек. Бераз яңгыр сибәләп тора иде. Директор урынбасары, туристларны сәламләгәннән соң, шаярып әйтте: «Шундый мәкаль бар: суның күп булуы дуслыкка зыян итми, диләр». Залда утыручылар елмаеп куйдылар. Аннан соң безне иптәш Ойме тәбрикләде. «Безнең максатыбыз,— диде ул, — тынычлык өчен көрәшү! Советлар Союзындагы дусларга әйтегез, алар безгә ышана алалар!». Аның сүзләрен көчле кул чабулар күмде. Соңыннан безгә Ойме иптәшнең фашистларга каршы эш алып барган өчен берничә тапкыр коп- цептрацион лагерьда утырып чыкканын әйттеләр. Безгә ике группага бүленергә киңәш иттеләр. Беренче группага техниканы яхшы белүчеләр, икенче группага калган башка иптәшләр керде. Безнең туристларның барысының да диярлек (күбесе кызлар) беренче группага кергәнен күреп, немец иптәшләр гаҗәпкә калды. Озата баручылар Харьков политехник институтын тәмамлаган немец, инженерлары пде. Аларның берсе ВЪльфганг Шуман — комбинатның партоешма секретаре. Аңа бары 24 кенә яшь. Авыл хуҗалыгы машиналары комбинаты территориаль яктан бүленгән 7 предприятиедән тора. Комбинатның салынуына ун елдан артык инде. Анда 6500 кеше эшли. Цехларга кереп эшчеләр белән дусларча сөйләшеп йөрдек. Аларның күбесе, производстводан аерылмыйча, Завод академиясендә үзләренең квалификацияләрен күтәрәләр. Без монда токарьлар һәм мастерлар хәзерләүче курсларда укучыларны күрдек. Комбинатның инженерлары буш сәгатьләрендә эшчеләрне укыталар. Алар моның өчен хезмәт хакы алмыйлар. Комбинаттагы эшчеләрнең күбесе социалистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен көрәшәләр. Шулар арасыннан бер бригада ике ел эчендә үз участокларын эштән буш вакытта автом атл аштырырга йөкләмә алган. «Электроцентраль» цехында, Ю. Гагарин исемендәге бригада членнары янында да булдык. Алар: «Социал изм төзүчеләрчә эшләргә,, укырга һәм яшәргә!» — дигән девиз бел әп эшлиләр. Цехка керү белән Ю. Гагарин портреты күзгә ташлана. Өстәлдә көндәлек дәфтәре. Культура сараенда, комбинат работниклары белән очрашкан вакытта, шул бригаданың бригадиры түбәндәгеләрне сөйләде: «Без сезнен коммунизм төзүнең бөек планын — 7 еллык планны арттырып үтәп баруыгызга сокланабыз. Безнең бригада социализм һәм тынычлык өчен ю* 147 көрәшә. Без һәрвакытта да беренче совет космонавты Гагариннан үрнәк алабыз». Ул Ю. Гагаринның ноябрь аенда ГДРга килгәч, бу комбинатка да килеп чыгуын үтенеп язган хатны Мәскәү радиосына бирүне һәм аны Ю. Гагаринның үзенә тапшыруны сорады. Аннан соң алар автомобиль җиһазларына ремонт ясау буенча совет эшчеләренең үз тәҗрибәләре белән уртаклашуны сорап, Казан предприятиеләренең берсенә тапшыру өчен хат бирделәр һәм эшчеләрнең тормышы, яллары белән кызыксындылар. Комбинат каршында бик яхшы ашханә эшли. Аида ашларның 30% бәясен профсоюз оешмасы түли. Күп кенә семьялар шунда тукланалар. СССРда җәмәгать туклануының торышы турында ашханәнең өлкән повары бик кызыксынып сорашты. ГДРда халыкның тормышын яхшыртуга, урамнарны төзекләндерүгә зур әһәмият бирәләр. Без Ноеш- тадта эшчеләр кварталында булдык, эшчеләрнең квартиралары белән таныштык. Квартиралар яшәү өчен уңай, якты һәм чиста. Немецләр һәр җирдә пөхтәлек һәм чисталык саклыйлар, чәчәкләрне бик яраталар. Комбинат эшчеләрендә кунакта чакта да ак эскәтергә, аш өстәленә матур итеп чәчәкләр тезеп куйганнар иде. Соңыннан безгә чәчәкләрне үзебез белән алырга куштылар. Чәчәкләр бирү тост күтәргән вакытта хуҗаларның яхшылык һәм җиргә тынычлык теләү билгесе дип әйттеләр. Без Эльба елгасы буена салынган һәм үзенең нәфис фарфоры белән дан тоткан Мейсен шәһәрендә дә булдык. Бу шәһәрдәге сервиз, статуэтка һ. б. лар матурлыгы белән таңга калдыра. «Әкиятләр эчендә ярты сәгать» дигән хәлдә барыбыз да залдай чыгып киттек. 6 август көнен — совет халкының зур җиңүгә ирешкән, икенче космонавт Герман Титовның галәмгә очкан көнен без ГДРда аеруча шатлык белән үткәрдек. Без ул көнне Саксония Швейцариясе тауларында һәм Эрнст Тельман исемендәге Халыкара туристлар лагере Хонш- тейнда идек. Хәзер яшьләр тулай торагы урнашкан замокта сугыш елларында фашистлар концлагере булган, монда гитлерчылар коточкыч җәзалар кулланганнар, 13 немец патриотын һәм комсомоляшьләр оешмасы члены, немец халкының куркусыз кызы, 16 яшьлек Эрика Хергезельпе ерткычларча үтергәннәр. Майор Герман Титовның галәмгә очуы турындагы хәбәрне без көчле дулкынлану белән каршы алдык. Шатлыкның иге-чиге юк, бер-беребезне кочаклап үбешәбез һәм «Ура!» кычкырабыз. Франция, Польша, Венгрия һәм башка илләрнең туристлары башта аңламый тордылар. Безнең иптәшләр аларга Герман Титовның — икенче Гагаринның галәмгә очуын кул хәрәкәтләре белән аңлаткач, алар да бик нык шатландылар, кул чаба һәм безне тәбрикли башладылар. Торакларыбызга кайтырга җыенган гына идек, әле күптән түгел генә без булган комбинатның директор урынбасары белән партоешма секретаре килеп (ял көне булуга карамастан) барыбызны да «Восток-2» спутниккорабленың космоска җибәрелүе белән котладылар һәм кызыл чәчәк букеты бирделәр. Без немец иптәшләргә музыкаль уенчык-спут- ник моделен бүләк иттек. Бер мәлгә тынлык урнашты һәм Кремль баш- нясындагы курантлар сугуы ишетелде. Менә йөрәкләрнең иң түренә үтеп таныш моң агылды. Нинди киң ул минем Туган илем, Урманы күп, кыры, суы күп. Кеше шундый иркен сулый торган Башка илләр әле җирдә юк. Бездән совет җырларын башкаруыбызны үтенделәр. Таулы Саксониядә Гитлер режимы вакытында үлем лагере урнашкан урында бөек держава — Советлар Россиясе турында җыр яңгырады. Күп кенә немец иптәшләр Советлар Союзына килергә теләүләрен белдерделәр. Авыл хуҗалыгы комбинаты предприятиеләре директорларыннан берсе Мәскәүдә булуы, аңа Советлар Союзының тырыш, эшчән, кунакчыл кешеләре ошавы турында сөйләде. Немец яшьләре Советлар Союзы белән аерата кызыксыналар. Яшь пионерлар безне шулкадәр яратып каршыладылар, алар Советлар Союзы пионерлары белән хат алышырга теләүләрен әйттеләр һәм «СССР пионерларына бездән кайнар сәлам!» — диделәр. Ватаныбызга кайтыр алдыннан иптәш Ойме безнең янга тагын килде. Ул комбинат эшчеләре исеменнән «ГДР» альбомы бүләк итте. Без бөтен группабыз белән аны пристаньга кадәр озата бардык. Тарихи Эльба елгасы буенда «Тынычлык!», «Мир», «Фрейден», «Дружба», дигән сүзләр яңгырап торды. Бүген империалистлар яңадан дөньяны канга батыру, өченче бөтен дөнья сугышын башлап җибәрү турында хыялланалар. Ләкин алар- ның явыз ниятләре барып чыкмас! Демократик Германия хезмәт ияләре тынычлыкны саклау өчен бөтен көчләрен бирәләр. Карт бер немец коммунистының сүзләре әле дә хәтеребездә: — Советлар Союзындагы дусларга әйтегез, без һәрвакыт тынычлык өчен көрәшәчәкбез!