Логотип Казан Утлары
Шигърият

НИК КОРДАШ ТҮГЕЛ

Алда коммунизм, Бөек ачышлар! Бик мавыктыра Киләчәк, дуслар! Гомерем авышты... Ләкин үкенмим: Өметле дә мин, Бәхетле дә мин! Тик, яшьләр, сезнең Язмышны көнлим: а Ник сезнең белән Кордаш түгел мин! Картая төштем Инде шул бераз: Биш гомер — булмый, Бер гомер — бик аз. Бәхет яшәртә, Өмет — яшәтә, Туймадым, туймам Йөзне яшәп тә! Яшьләр, мин сезнең Язмыштан көнлим, Нигә дим сезгә Кордаш түгел мин!